ТАТ РУС ENG

Хәйри Х. Г.Тукай традицияләре һәм татар совет поэзиясе

Классик әдәбият традициясе мәсьәләсе барыннан элек әдәби мираска дөрес мөнәсәбәт белән аерылгысыз бәйләнгән. Коммунистлар партиясе бөтен тарихы дәвамында иң прогрессив культураны яклап килде, халыкларның элек ирешкән иң алдынгы рухи казанышлары, гүзәл традицияләре нигезендә яңаны тудырырга, яңаны үстерергә өндәде. Октябрь революциясенең беренче көннәреннән үк партия һәм Совет власте практик эшләрендә әнә шуны үткәрде. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, безнең илдә иң алдынгы культура һәм иң алдынгы, чын мәгънәсендә халыкчан, югары идеяле әдәбият туды һәм үсте. Совет әдәбияты илебездәге халыкларның классик әдрби традицияләре җирлегендә һәм бөтен дөнья прогрессив әдәби-иҗат казанышларының бай тәҗрибәләре нигезендә үсте һәм үсә.
Бөтен дөнья әдәбиятының прогрессив традицияләрен файдалану, бөек казанышларын, тәҗрибәләрен өйрәнү бурычы бүген дә көн тәртибеннән төшмәгән. Ул социалистик реализм әдәбиятының яңа үсеше өчен көрәштә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. КПССның яңа Программасында әйтелгәнчә, «халыкчанлык һәм партиялелек принципларына нигезләнгән социалистик реализм сәнгатендә тормышны художестволы су рәтләүдәге кыю новаторлык бөтен дөнья культурасының барлык прогрессив традицияләрен файдалану һәм үстерү белән бергә бәйләп алып барыла».
Безнең әдәбиятыбыз, аерым алганда поэзиябез өчен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай традицияләре аеруча әһәмиятле. Тукай традицияләре һәм татар совет поэзиясе проблемасы — махсус өйрәнүне сорый торган бик киң һәм катлаулы проблема. Бер мәкаләдә генә аны тулы итеп яктырту һич мөмкин түгел. Бу мәкаләдә мин ул проблеманың кайбер якларына гына тукталып үтәргә телим.
Тукай мирасы да совет әдәбияты хәзинәсендә күренекле урын били; ул, бөтен совет халыкларының рухи байлыгының аерылгысыз бер өлеше сыйфатында, безнең заманда яңа яңгыраш белән яши.
Татар халкының, хезмәт ияләренең Тукай иҗатына мөнәсәбәте Октябрьга кадәр үк бик ачык билгеләнгән иде. Халык Тукайны үзенең яклаучысы, сөекле җырчысы итеп таныды. Бөек шагыйрь образы халык күңелеңдә мәңге тере булып, биеклеккә, бәхеткә, гүзәллеккә рухландыручы көч булып яши. Совет тормышы шартларында аның ижатын аңлау, аның халыкка якынлыгы тагын да киңрәк, тирәнрәк, көчлерәк ачылды. Аның классик әсәрләре, Октябрьга кадәр күз алдына да китерергә мөмкин булмаган дәрәҗәдә һәм күләмдә, миллионлаган тираж белән төрле басмаларда, төрле телләрдә киң халык массасына җиткерелде. Тукай иҗаты мисалында партиябезнең классик әдәби мираска карата дөрес мөнәсәбәте аеруча ачык чагыла.
Бүгенге реакцион буржуаз галимнәрнең элекке реалистик классик әдәбиятка, гомумән реализмга, социалистик (реализмга каршы һөҗүм белон чыгулары идеологии көрәшне чагылдыра, реакцион империалистик идеологиянең дөньядагы революцион көчләргә каршы чыгуын күрсәтә. Мәсәлән, буржуазиянең күренекле әдәбиятчысы профессор Адольф Стендар-Петерсен Л. Н. Толстойның «Яңадан туу» романы турында «кыргый халык әсәре», «кыргыйлык фәлсәфәсен яклаучы» әсәр дип язып чыкты. Француз әдәбиятчысы Җильбер Мейер, Бальзактан өйрәнерлек нәрсә юк, социаль типларны сурәтләү — язучының көчсезлеге, дип язды. Төркиядә исә реакцион әдәбиятчылар чын халыкчан әсәрләрне, революцион язучыларны бөтенләй танымаска, иң әшәке милләтчелек идеологиясен, пантюркизм шовинизмын тараткан әдипләрне үрнәк итеп күтәрергә маташалар. Шуңа күрә анда татар әдәбиятының К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Гафури кебек классикларын читкә этәрергә азапланулары безне бер дә гаҗәпкә калдырмый.
Октябрь революциясенә кадәрге татар революцион демократик әдәбиятының халыкчанлык, реализм принциплары татар совет әдәбияты тарафыннан дәвам иттерелеп, яңа сыйфатлар бглэн, социалистик революция чынбарлыгы, марксизм-ленинизм идеяләре белән яктыртылган сыйфатлар белән үстерелде. Октябрьның беренче көннәрендә үк революцион, большевистик татар матбугаты Г. Тукайга югары бәя биреп язды. «Эш» газетасы (1919 ел, 17 апрель) «Тукай — халык шагыйре» дигән мәкаләсендә «Тукайның чын демократ, халык көрәшчесе» икәнен, революция шагыйре булуын әйтте. «Татарстан» газетасы (1923 ел, 9 апрель) Тукай «халыкка ак юл күрсәтте… Ул рухы һәм җисме белән безнеке иде», дип язды.
Буржуаз милләтчеләр Тукай исемен үзләренә яраштырып, бу бөек шагыйрьне милләтчелек идеологиясе кешесе итеп күрсәтергә азапландылар, «Тукай — ул сыйнфый аермалыкны танымаучы милли шагыйрь», дип бик күп кычкырдылар. Октябрьдан соң әдәбиятка килгән бер төркем яшь революцион әдәби көчләрдә исә Тукайга һәм гомумән элекке әдәби мираска карата пролеткультчылык белән бәйле «суллык», вульгар социологизм карашлары чагылып үтте. Дөрес, аларның бу ялгыш адымнары озакка сузылмады. Үз вакытында Тукай турында нинди генә бәхәсләр булмасын, хезмәт халкы Тукайны үзенең бөек улы, кадерле җырчысы-көрәшчесе итеп танудан бервакытта да чигелмәде һәм халык белән бергә алдынгы интеллигенция, партия таләпләрен дөрес аңлаган алдынгы өлкән буын язучылар, барлык совет язучылары Тукайны бөек халык шагыйре, ирек җырчысы итеп бәяләделәр. Хәзер инде безнең әдәбият белемендә Тукай турында, Тукай мирасы турында шактый уңышлы тикшеренүләр бар, Г. Тукай мирасын туплау нигезендә марксистик-ленинчыл дөрес, фәнни караш урнашты. Сугыштан соң дөньяга чыккан Я. Агишев, М. Гайнуллин һәм Җ. Вәзиева хезмәтләре, Ә. Фәйзи, Г. Халит, Г. Кашшаф, X. Госман, Ә. Исхак, К. Фасеев, И. Пехтелев, И. Нуруллин, Р. Башкуров һ. б. тикшеренүләре Тукай турындагы фәнебезнең үсә баруы турында сөйлиләр. Ә инде А. Толстой, А. Фадеев, Н. Тихонов, А. Сурков, М. Ауэзов, Б. Гафуров, С. Вургун, С. Кудаш, Б. Кербабаев. С. Мюканов, Г. Мөсрепов, Г. Голәм, Р. Рза, М. Турсунзадә кебек совет әдәбиятының күренекле вәкилләре тарафыннан теге я бу күләмдә Тукайга биргән бәяләрен дә өстәсәк, гомумән, совет әдәбияты фәнендә Тукай мирасы турында бик ачык фәнни концепция беркетелгәнен, расланганлыгын күрү кыен булмас.
Ләкин, шулай да, бу Г. Тукай темасы хәзер тулысынча ачылды инде дигән сүз түгел. Бигрәк тә Тукайның бөек шагыйрь буларак поэтик табигатен ачу юлында безгә әле күп эшләргә кирәк.
Халыкчанлык һәм реализм өчен, халык азатлыгы, халык бәхете өчен көрәш, гуманизм һәм халыклар дуслыгын ныгыту, бөек рус халкына, аның культурасына тирән хөрмәт белән карау, «Яшәсен туган ил, туган тел! Яшәсен халык әдәбияты!» — Тукайның менә бу төп принциплары, идеаллары татар совет әдәбияты өчен дә ят түгел һәм алар яшь совет әдәбиятының нигез ташларын салырга ярдәм иттеләр, органик рәвештә аңа тоташтылар.



{mospagebreak}

Барыннан элек, Г. Камал, М. Гафури, Ш. Бабич, М. Укмасый, Б. Рәхмәт, Ярлы Кәрим, Н. Исәнбәт, Ф. Бурнаш, К. Әмири, С. Кудаш һ. б. иҗатларында демократик әдәбиятыбызның, шул җөмләдән Тукай иҗатының да, җанлы традицияләре Октябрьдан соңгы беренче көннәреннән үк, яңа шартларда дәвам иттерелүен әйтергә кирәк. Аларның һәркайсыньщ, үзләренә генә хас шигъри алымнары, үз тавышлары булу белән бергә, Тукай поэзиясенә дә якын торулары бәхәссез иде. Г. Камалның сатирик, агитацион шигырьләре аеруча характерлы. Аларда Тукай стиле, шигъри алымнары яңача яңгырый башлый. Ул пародия, ирония, публицистика алымнарын Тукай тәҗрибәсе рухында куллана. Революция дошманнарына каршы Г. Камал рәхимсез ут ача, аларны сатирик образлар аша фаш итә. «Тәкый гаҗәп», «Кисекбаш», «Җизнәкәй», «Кызыл алма», «Бәдәвам», «Бакырган» һ. б. шигырьләрендәге пародия, бәет, такмак алымнары, сатирик образлар Тукай рухында эшләнгәннәр. Гражданнар сугышы фронтларында туган яшь көрәшче шагыйрьләрнең (Иосфи, Фидаи һ. б. бик күпләр) шигырьләрен искә төшерегез. Аларның барысы да диярлек Тукай поэзиясе белән авыз ачканнар, шигырьләрен Тукай стилендә, Тукай рухында иҗат итә башлаганнар.
Һ. Такташ, Ф. Бурнаш, К. Нәҗми, М. Җәлил, Г. Кутуй да Тукай поэзиясеннән читләшмәгәннәр, һәркайсы үз таланты үзенчәлеге рухында, үз тәҗрибәләре нигезендә аңардан азыкланганнар, Һ. Такташ, К. Нәҗми, Г. Кутуй 1922—1923 еллардагы декларацияләрендә Тукай шигыренең «искергәнлеге», революция чоры өчен хас яна поэтик музыка туарга тиешлеге турында никадәр кискен язмасыннар, үзләренең иҗат практикаларында алар классик татар поэзиясенең тәҗрибәсен, иң яхшы традицияләрен кире кагу юлына басмадылар. Тормыш, иҗат практикасы алариың декларатив тезисларын һәм реализмга чит әдәби агымнар йогынтысында язылган шигырьләрен бик тиз кире какты. Тукай иҗатында үстерелгән халыкчанлык һәм реализм принциплары, иҗтимагый тормышта шагыйрьнең урыны халык белән бергә, көрәшчеләр сафында, поэзия тормыш өчен кебек идея-эстетик таләпләре һ. Такташ, К. Нәҗми, Г. Кутуй өчен дә чит түгел иде. Аларның иҗатларында да Тукайдан килгән сугышчан гражданлык поэзиясе традицияләре дәвам иттерелде. Поэтика ягыннан да аларның шигырьләре шул нигездә нәфисләнә, төрлеләнә, төгәллек, бөтенлек, сәнгатьчә гадилек белән матурлана барды, һәм алар совет поэзиясен моңарчы булмаган яңа үрнәкләр белән баеттылар. Такташның «Гасырлар һәм минутлар»дан башлап «Киләчәккә хатлар» поэмасына кадәрге аның бөтен поэзиясе моны бик яхшы раслый.
Октябрьдан соң әдәбиятка килгән яшь көчләр революцион пафос белән тулы, романтик рухлы әсәрләрен яздылар. Алар искене җимерү һәм яңаны тудыру өчен көрәшүчеләр сафында булдылар. Ләкин аларның иҗат тәҗрибәләре әле зур түгел иде, революцион чынлыкны ничек итеп җырлау, сәнгатьчә ничек итеп, нинди чаралар белән сурәтләү мәсьәләсе алар өчен бик үк ачык түгел иде. Яңа эчтәлеккә тиешле форма эзләү, аны табарга омтылу «газабы» бу чорда аеруча нык сизелде. Бу турыда К. Нәҗми үзенең 1932 елда чыккан шигырьләр җыентыгына язган кереш сүзендә бик дөрес әйтә:
«Ләкин бик томанлы гына булса да, беренче шигырьләрем газета йөзен күрү белән, минем башта шундый сорау кабынды:
—    Нәрсә турында һәм ничек итеп язарга?
—    Кемнәрдән  үрнәк  алырга?
—    Ни өчен    мине Тукай,    Дәрдмәндләрчә язу канәгатьләндерми?   
Мин бу сорауга ул елларда… Пролеткульт, «Кузница», футурист, имажинист төркемнәренең иҗатларыннан җавап эзләдем. Октябрь революциясе, гражданнар сугышы тудырган темаларны яңа әдәби калыпка салып язу өчен әллә ничә төрле тәҗрибәләр эшләп карадым. Ул чакта әле мин форма һәм стильдәге яңалык мәсьәләсен хәзерге көндә дә бик киң җәелгән «зиләйлүкчелек»не (8—9 иҗек белән язуны) җимерү, бетемнәрдәге тавыш охшашын элекке кысан рамкасыннан чыгару төсендә генә аңлап килдем».
Билгеле, моңа әдәби мирас тәҗрибәсен кире кагу, аңа бәя биреп җиткермәү кебек җитди ялгышлар да килеп тоташты ул елларда. Ә бу исә бер төркем яшьләрнең иҗатына тискәре йогынты ясады (К. Нәҗми, Г. Кутуй һ. б. иҗатларында). Партия күрсәткәнчә, совет әдәбиятын классик әдәбият традицияләреннән, бай тәҗрибәсеннән башка үстерү мөмкин түгел иде.
Иҗатының җитлеккән чорында да К. Нәҗми рус һәм татар әдәбияты классикларыннан һәм башка халыкларның гүзәл әдәби үрнәкләреннән өйрәнүен туктатмады. Аның Г. Тукай иҗатын никадәр тирән аңлавы, Тукай поэзиясе белән рухлануы «Халык шагыйре» дигән мәкаләсендә дә ачык күренә.
«Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән сыйфатларның нигезендә, — ди К. Нәҗми,—татар халкының азатлык өчен көрәш юлындагы кичерешләрен тирән художество чынлыгы белән әйтеп бирү көче ята. Укучылар аның әсәрләрендә бөтенләй яңа, үзенчәлекле мәгънә, моң ишетәләр, һәркемне Тукай илһамының чиксез куәтле булуы, хисләренең сафлыгы, уйларының яктылыгы, фантазиясенең байлыгы, тормыш белән тирәннән танышлыгы таңга калдыра.
Тукай лирикасы хәзерге көндә дә үзенең дулкынландыргыч көчен бөтен тулылыгы белән саклый. Ул үзенең эчке тойгыларын югары социаль әһәмияткә ия булырлык, халык кичерешләрен сыйфатларлык көч белән әйтеп бирә белә» (К. Нәҗми әсәрләре, IV том, 1960, 203 бит).
Г. Тукай иҗатының әнә шул сыйфатларына басым ясап әйтү аеруча әһәмиятле. Бигрәк тә яшь шагыйрьләребезгә ул турыда искәртү артык булмас. Тукай осталыгыннан өйрәнү мәсьәләсе бит аның шигъри алымнарын, ничә санлы иҗектә язуыннан өйрәнү белән генә чикләнми. Безнең өлкән шагыйрьләребез һәм алдынгы яшьләребез, Тукай поэтикасының үзенчәлекләрен тирәнтен белүләре белән бергә, Тукай поэзиясенең реалистик, халыкчанлык көченә, шагыйрьнең халык белән бергә яшәвенә, эчке тойгыларны, омтылышларны югары идеал белән органик бәйли белүенә, лирикасының социаль әһәмияткә ия булуына җитди игътибар биргәннәр һәм бирәләр.
Шигырь өлкәсендә күп экспериментлар ясаган, шигырь технологиясе, образлар системасы белән тышкы яктан, бер караганда, Тукайдан ерак торган X. Туфан мөнәсәбәте дә бик әһәмиятле. Ул да үзенең поэзиясен, иҗат тәҗрибәсен Тукайдан аермый, Тукай традицияләре дәвамы итеп исәпли. Чынлап та ул шулай иде.
X. Туфан үзенең иҗаты белән дә моны раслап килә. Юк, ул Тукайны кабатламый, новатор шагыйрьгә хас булганча, үз сүзе белән әйткәндә, Тукай эстафетасын югары күтәреп, алга бара, классик традицияләр казанышы, тәҗрибәсе нигезендә үз чорына лаеклы яңаны тудыра. X. Туфан «Тукай биргән эстафетаны» ничек аңлавын «Эстафета» (1956) дигән шигырендә аеруча матур итеп, мәгънәле итеп шигырь теле белән әйтеп бирде:

Бүген  Казан  мәйданында  мин
Сәлам  биреп
Сиңа
Баш иям,
Тукай  биргән эстафетаны
Югалтмаган хәлдә,  Россиям.

Татар совет поэзиясе ветераннарыннан берсе X. Туфан халык шагыйре, Россия шагыйре Тукай иҗатында югары күтәрелгән патриотизм, халыкка хезмәт итү, рус һәм татар халыкларының туганлык, дуслык идеаллары эстафетасын дәвам иттерүе турында җырлый; Тукайны дәвам иттерүе белән горурлана. Бу пафоста Тукайның да яшәүчән көче сизелеп тора. Тукай үзенең остазлары итеп Пушкин һәм Лермонтовны саный. Ул Л. Н. Толстой иҗаты каршында да баш иеп, аның бөеклегенә соклана, революцион демократ Некрасов («Тукай һәйкәле янында», «С. Ә.» № 11, 1960, 13 бит.), Белинский иҗатлары белән кызыксына, пролетариат әдәбиятының атасы Горький да аңа кадерле. Рус классик әдәбиятының югары эстетик идеаллары аны рухландыра. Татар әдәбиятында да шундый чын әдип, композиторлар, халыкка хезмәт итүче художниклар булырга тиешлеген яхшы аңлап, аларның килүенә нык ышаныч белән карый. Тукай татар әдәбиятын алдынгы рус әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрелүен тели һәм шул юлда армый-талмый эшли, башкаларны шуңа өнди. Бүген без, татар совет әдәбиятының Бөтенсоюз мәйданына чыгуы, рус әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрелүе турында кайгыртмыйбызмыни? Әлбәттә, тырышабыз, һәм Тукай теләгенең безнең заманда реаль чынлыкка әйләнүен күрәбез, шуның бәхетле шаһиты без. Безнең поэзиядә Тукай исеме белән бергә, Һади Такташ, Муса Җәлил һ. б. исемнәре еракларга яңгырый, кардәш республикаларда да аларны беләләр. Герой шагыйрь Муса Җәлил — хәзер бөтен дөнья әдәбиятында иң якты исемнәрнең берсе.
Тукай иҗатындагы Туган иленә, туган халкына бирелгәнлек, реакцион көчләргә, төрле изүчеләргә каршы шлешмәүчән көрәш алып бару пафосы, халык тормышы белән тыгыз бәйләнештә булу, тормышны дөрес чагылдыру, халык көченә ышану, сәнгатьтә югары идеялелек һәм әдәби осталыкны туктаусыз күтәрү өчен көрәш традицияләре алдынгы татар совет шагыйрьләре тарафыннан лаеклы рәвештә дәвам иттерелә, яңа баскычка күтәрелә. Тукай традицияләре белән безнең хәзерге поэзиябез арасындагы органик бәйләнешнең көче, новаторлыкның башлангычлары барыннан элек әнә шуларда күренә.
Тукай иҗаты күпкырлы. Жанр төрлелеге ягыннан да зур үрнәк ул. Тукайның лирикасы да, сатирасы да, проза һәм публицистикасы да тирән эчтәлекле һәм сәнгатьчә оста эшләнгәннәр. Тукайның тел осталыгы, халык ижатын яхшы белүе һәм халык тормышын иҗат кешесе буларак тоя, аңлый белүе укучыларны, язучыларны элек-электән үзенә тартып килә һәм сокландыра. Бигрәк тә яшьләр өчен — зур бер мәктәп ул.
Тукай калдырган иҗат хәзинәсен, аның бөтен байлыгын безнең шагыйрьләр тирәнтен аңлап, өйрәнеп беткәннәр инде, кирәген алганнар, дип кем генә хәзер тынычландыру сүзен әйтер икән? Яңаны ачканда элекке матур традициягә, бай поэтик тәҗрибәгә таянмыйча мөмкин түгел. Традиция һәм новаторлык—бер-берсе белән аерылгысыз бәйләнгән төшенчәләр. Ә бездә әле бүген дә кайбер шагыйрьләр моңа игътибар биреп бетермиләр. Поэтика буенча «экспериментлар», эзләнүләр кайчак формаль як белән, «коры» технология белән чикләнелә, тормышчанлык, эчтәлекнең характеры, поэтик идея пафосы хәлиткеч роль уйнавы «онытылып» куя. Шуңа күрә булса кирәк, С. Хәким каләмдәш иптәшләренә, Тукайны искә төшереп, бик хаклы рәвештә болай ди:

Синнән  соңгы  шигырь диңгезендә
Шактый  очрый әле сай җирләр;
Син ул чакта  ачык күргәнне дә
Күрми   бүген   кайбер   шагыйрьләр.



{mospagebreak}
Тукай — тирән лирик шагыйрь. Аңарда политик лирика, гражданлык лирикасы аеруча көчле. Ә аның классик сатирасына безнең әдәбиятта тиңдәш юк. Шуңа карамастан, Октябрьга кадәр һәм аннан соң да безнең әдәбиятта Тукайның лирикасын танымаучылар булган. «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы тирәсендәге «сәнгать сәнгать өчен», шигырь «рухи нәзакәт» өчен дип кычкыручылар, Тукайны кимсетергә тырышучылар турында әйтеп тә торасы юк. Әле 1918—23 елларда да Тукай өчен лирика чит нәрсә, Тукай лирик түгел, дип раслаучылар булган. Мәсәлән, Г. Рәхим һәм Җ. Вәлидинең кайбер элекке мәкаләләрендә бу күренә. Хәтта Тукайга иң югары бәя биргән һәм хөрмәт иткән Ф. Әмирхан да: «Тукайның бөтен мәҗмугаи әшгарен (шигырьләре җыелмасын. — X. X.) күздән кичергәндә, андагы лирикага фәкыйрьлек күзгә бәрелми кала алмый»,— дип язган («Тукай вә хатын-кызлар», 1918).
Мондый карашлар, әлбәттә, дөреслектән бик ерак.
Тукайның көчле лирикасын һичбер кем инкарь итә алмас. Аның лирик героен тикшереп карагыз. Кем ул, нинди идеал кешесе ул һәм Тукай аны нинди сурәтләр, нинди кичерешләр аркылы тасвирлый? Һичшиксез, аның лирикасында чын халык улы, халык көрәшчесе образы бөтен рухи баплыгы, тирәнлеге белән гәүдәләнә.
Тукай лирикасының татар совет шагыйрьләренә йогынтысы аеруча уңышлы, нәтиҗәле. Шагыйрьләребезнең бик күбесе иҗатларын Тукай лирикасы белән азыкланып башладылар һәм үз иҗат йөзләрен билгеләделәр. Дөрес, һәрбер чын шагыйрь зур остадан үзенчә өйрәнә, бер-ике шагыйрьнең үрнәкләре, тәҗрибәсе белән үзен чикләми. Мәсәлән, Һ. Такташ Уфа яшь язучыларына язган хатында нинди дә булса бер әдәби мәктәпкә иярмәвен, үзе дә иҗатын аерым мәктәп итеп исәпләргә каршы булуын әйтә. Ул яшьләрне рус классикларыннан да, татар классикларыннан да һәм рус совет поэзиясеннән дә өйрәнергә өнди. М. Җәлилне дә бер «мәктәпкә» беркетү дөрес булмас иде. Тукай иҗатын бөтен йөрәге белән тоючы, традицияләрен дәвам иттерүгә поэзияне ниндидер схема кысасы эчендәге бер нәрсә итеп түгел, реаль тормыш ихтыяҗы итеп караучы һәм аңлаучы шагыйрьләр бездә аз түгел. Һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Бурнаш, Ф. Кәрим, Ә. Фәйзи Тукайны дәвам иттерделәр; Тукай нигезләгән чын халыкчан поэзиябезнең яңа мөмкинлекләрен ачтылар, аны яңа сыйфатлар белән баеттылар, аның мәйданын тагын да киңәйтә төштеләр. Хәзерге поэзиябездә бу юлда унышлы эшләүче, татар совет поэзиясен алга илтүче талантлы шагыйрьләребез бар. Олырак буыннардан X. Туфан, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, Ш. Маннур, С. Баттал, алар сафына баскан С. Хәким, Г. Хуҗи, Н. Дәүли, М. Садри, Ә. Давыдов, 3. Нури, Ш. Мөдәррис, 3. Мансур, Н. Арсланов һ. б. бар.
С. Хәким яңа поэтик фикерләр, яңа тормыш материаллары нигезендә Тукай поэзиясе традициясеннән килгән һәм Такташ, Җәлил үстергән халык җыры аһәңен, лирик җыр агышын тагын да көчәйтеп, яңа бизәкләр белән баетты. «Пар ат», «Шагыйрьнең балачагы» поэмаларында бу лиризм, халыкчан җыр авазы аеруча матур сизелә. Бүгенге тормыш яктылыгында, яңа авыл кешеләренең кичерешләре аркылы элекке заманга, Тукай заманына күз ташлауга һәм бөек шагыйрь образын иҗат итүгә багышланган бу ике поэма С. Хәкимнең үзенчәлекле талантын киң ачып җибәрде.
Тукай лирикасының матур дәвамы, Тукайга эчке рухи якынлыгы, шигърият музыкасы якынлыгы белән С. Хәким иҗаты бигрәк тә аерылып тора, дисәк, һич ялгыш булмас. Монда Тукайча язу, аңа иярү турында сүз бармый. С. Хәким никадәр Тукайга якын булса, аның поэзиясе белән никадәр рухланса, шулкадәр үк ул кабатланмаслык үзенчә бер бөтен шагыйрь, лирикасы да — С. Хәким лирикасы. С. Хәким өчен Тукай иҗаты — «елларның ул безгә, чорларның ул кайнар җаны аша саркылган» булуы белән якын һәм кадерле. Ул хәзер инде «күп яшәгән ветераннар белән бар дөньяны «Шүрәле» гизә» икәнен яхшы тоя, ягъни Тукайның бүгенге яшәешен үзенчә күрә белә.
Чынлап та:

«Шүрәле»гә тиңләшәсең килсә,
Бел, сәнгатьтә нинди үр барын:
Үт Кырлайдан Канадага чаклы,
Канаданың яктырт урманын.

Киң караш, Тукай лирикасының югарылыгын, бөеклеген һәм торган саен аның географиясен, төрле халыкларга барып җитүен дөрес төшенгән һәм шул биеклектә торып, шагыйрь бурычын аңлаган һәм киң перспективасын күргән шагыйрь генә шул биеклеккә менә ала һәм аның тавышы да еракка ишетелә… С. Хәким — моны иҗаты белән раслаучы тынгысыз һәм талымсыз шагыйрь.
Г. Тукай үзен «мин дипломат та, политик та, шагыйрь дә» дип атаган. Чынлап та ул шундый булган. Бу яктан да аның традициясе безгә бик якын. Рус әдәбиятының бөек классиклары Пушкин, Лермонтов һәм Некрасов «халык һәм шагыйрь» проблемасын үз чорларының иң алдынгы идеаллары нигезендә, иҗтимагый тормышка актив мөнәсәбәттә хәл иткәннәр, мәңге онытылмаслык поэтик ачышлар ясаганнар, яңа иҗат юлларын ачканнар. Алардан өйрәнгән, үзен аларның шәкерте дип исәпләгән Г. Тукай да шул ук бөек традицияне дәвам итеп, чын халыкчан, реалистик, демократик поэзиябезгә нигез салган һәм классик үрнәкләрен тудырган.
Тукай поэзиясендә нигезләнгән халыкчан гражданлык поэзиясенең безнең чорда иң югары ноктага күтәрелеше,— ул, һичшиксез, Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим поэзияләрендә. Тукай эстафетасы аларның иҗатында социалистик реализм поэзиясенең героик поэзиясе булып күтәрелде. Ф. Кәрим сүзләре белән әйткәндә, «Тормышны бөтен авырлыгы, матурлыгы белән ярату» таләбе, тормышны сеючәнлек, марксистик аң, совет строе тудырган тарихи оптимизм сыйфатлары конкрет поэтик фикер, идея-эстетик югарылыкларын билгеләделәр. Бу инде, һичшиксез, традиция белән чикләнү түгел, бу — поэзиябезнең яңа күтәрелеше, яңа сәхифәләрне ачу, чын новаторлык поэзиясе.
М. Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган һәм бөтен дөньяга билгеле булган шигырьләре дә, әлбәттә, классик поэзия традицияләреннән һәм совет поэзиясе тәҗрибәләреннән тыш тумаганнар, алардан аерым яшәмиләр. М. Җәлил үзенең иҗаты үсеше тарихында, рус классикларыннан өйрәнгән кебек, Тукайдан да өйрәнгән. Аның героик поэзиясе, новаторлыгы безнең поэзиябезнең иң яхшы үрнәкләре, казанышлары нигезендә үскән. Халык иҗаты мотивлары, образлары нигезендә язылган «Хат ташучы», «Алтынчәч» һ. б. әсәрләрдәге иҗади принципларда Тукай белән уртаклык, аның тәҗрибәсен үстерү ачык күренеп тора. Мәсәлән, «Алтынчәч» әсәре турында М. Җәлил үзе болай ди: «Бу әсәр реаль тормыш белән хыялның, тарих белән әкият мотивларының бердәмлеген эченә ала. Тормыш һәм тарихтагы реаль вакыйгалар анда әкияткә хас нечкә романтика белән сугарылганнар. Тарихи вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәр, халык әкиятләре, мотивлары белән сугарылып, халыкның җиңү һәм ирекле тормыш турындагы татлы хыялын сөйли» (Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр, 3 том, 1956, 379 бит).
Тукай һәм Җәлил! Хәзер бу исемнәрне еш кына янәшә куялар. Монда бик тирән мәгънә бар. Француз язучысы Луи Арагон, итальян шагыйре Жерманетто, Азербайҗан шагыйре С. Вургун, рус шагыйре Н. Тихонов һ. б. нәкъ шулай яздылар, ике чорның батыр ике бөек шагыйре дип атадылар. Әйе, М. Җәлилнең героик поэзиясе безнең әдәбиятта яңа этапны билгели, ул хаклы рәвештә совет иленең, татар халкының социализм чоры тудырган бөек шагыйре! Пушкин, Шевченко, Тукай васыятьләре кебек яңгыраган, эчке рухы белән дә аларга якын, аларның традицияләрен безнең чорда лаеклы рәвештә үстергән шагыйребез сүзләрен искә төшерәсе килә:

Янып калсын гомерең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.
Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас,
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,   
Каберенә эзне суытмас!

М. Җәлилнең дә чын халыкчан поэзиясе Тукай поэзиясе кебек үлемсез.
Тукай поэзиясе, Тукай образы безнең шагыйрьләргә илһам бирә, шигъри сүз осталыгының үрнәге булып тора. Безнең әдәбиятта Тукай образын тудыруга багышланган әсәрләрнең арта баруы Тукай мирасы, тормышы, тере образы белән кызыксынуы көчәя, тирәнәя баруы турында сөйли.
Биредә тагын Ш. Маннур поэзиясенең формалашуына Тукай белән Такташ иҗатлары көчле йогынты ясавын да аерым әйтеп үтәсем килә. Тукай белән Такташны биредә янәшә кую табигыйме? Әйе, бик табигый. Ш. Маннур поэзиясе үзе шуны раслый.
Маннур:

Китерде мине ерактан   
Ленин, Горький яктысы   
Һәм Тукаең, Такташыңның   
Җырларының чаткысы,—   

дип бик дөрес әйтә.
Маннур — безнең поэзиягә яңалык өстәгән күренекле шагыйрь. Ул — Тукай һәм Такташның үзенчә өйрәнгән, үзенә якын якларын иҗади үстергән шагыйрьләребездән берсе. Аның иҗатына бигрәк тә Такташ поэзиясе көчле йогынты ясады.
Поэзиянең чишмәсе, төп чыганагы халык тормышында. Ләкин бу классик әдәбият теге я бу шагыйрьгә, язучыга илһам бирми, ижади чыганак була алмый дигән сүз түгел. Алдынгы, прогрессив әдәби традиция халык тормышыннан, культурасыннан аерым яшәми. Иң яхшы традицияләр халык күңелендә яңача бөреләнеп үсәләр, үз чорының икенче сыйфатлары белән баетылып, яңа традицияләргә юл ачалар. «Халык белән бергә көрәшкә һәм азатлыкка мәгърур атлый» (Ш. Маннур) торган поэзия үлми, ул — мәңгелек.
Классик әдәбиятның иң яхшы традицияләре нигезендә үскән совет әдәбиятының инде үз традицияләре дә бар. Без, ничектер, моңа игътибар биреп җиткермибез. Әйе, безнең поэзиядә Г. Тукай традицияләре дә, Һ. Такташ һәм М. Җәлил традицияләре дә бар. Алар үзара аерылгысыз бәйләнгән. Аларның традицияләре безнең бүгенге поэзиядә иҗади дәвам иттереләләр, шагыйрьләребез аларның иң яхшы үрнәкләреннән өйрәнгәннәр һәм өйрәнәләр. Ә. Фәйзи, Ф. Кәрим, X. Туфан, Ш. Маннур, С. Хәким, Ә. Ерикәй, Ә. Исхак һ. б. аларның гүзәл традицияләрен дәвам иттерәләр һәм шул ук вакытта, новаторларга хас булганча, поэзиябезне яңа образлар, яңа фикер-хисләр белән баеттылар, поэтик иҗатыбызның яңа мөмкинлекләрен ачтылар һәм ачалар. Такташ һәм Җәлил иҗатларының йогынтысы безнең талантлы яшьләребездә аеруча нык сизелә (3. Мансур, И. Юзиев, Г. Афзал, Ш. Галиев, Ә. Маликов һ. б.). Бу начар түгел. Ләкин биредә, бигрәк тә яшьләргә, тагын шуны да искәртеп үтү артык булмас: традиция, әдәби иҗат йогынтысы, өйрәнү катып калган нәрсә түгел, элекке узышларны, уңай тәҗрибәләрне механик рәвештә кабатлау да түгел. Традиция аннан файдалану дәвам итүне, яңаны тудыруны күз алдында тота. Шулай булгач, мәсәлән, Такташны гади кабатлаудан аның начар «күчермәсен» бирү кебек нәрсә килеп чыгар иде, шагыйрь өчен ул үсү, алга китү булмас иде.



{mospagebreak}

Һәрбер чор үзенең үсеш тарихында язучы алдына яңа бурычлар куя. Тормыш таләп иткән, тормыш тудырган иҗтимагый бурычларны хәл итү, чагылдыру сәнгатьтә яңа юллар, сурәтләү чаралары табуны һәм яңа художестволы ачышлар ясауны сорый. Бу күптәннән билгеле булган хакыйкать, ләкин аны кат-кат искә төшерергә кирәк. Заманыбызның кешесен, героен, аның җанлы поэтик образын чын сәнгать сүзе белән ачып бирү бурычы зур осталыкны таләп иткәнлеген аңласак та, практикада без әле бик сүлпән эшлибез. Соңгы вакытта чыккан кайбер шигырь һәм поэмаларыбызга киң колач, көчле хис, тирән философик фикер җитми. Поэзиябезнең бай традицияләре нигезендә жанр төрлелеге турында да җитди уйланырга кирәк безгә. Ни өчен бүгенге поэзиябездә, мәсәлән, кечерәк күләмле, ләкин зур эчтәлекле лирик поэма-монолог, драматик поэма, сатирик поэма, баллада жанрларындагы әсәрләр бик сирәк күренәләр?
Тукай традицияләре уңае белән, сатира мәсьәләсенә дә кыскача тукталып үтәсе килә. Сатирик поэма, фельетон, памфлет, мәсәл һәм пародия — сатирик жанрларның иң үткен, укучыга тиз җитүчән төрләре. Тукай бу өлкәдә чагыштыргысыз зур осталык күрсәтте. Конкрет фактларга таянып, «көннең кадагына» суккан, иске дөньяның череклеген, реакцион вәкилләрен, мещан типларын фаш иткән аның фельетон һәм памфлетлары бүген дә зур кызыксыну белән укылалар. Октябрь революциясеннән соң Тукай сатирасы традицияләренең гүзәл дәвамы, революцион көрәш идеаллары белән яңаруы Галиәсгар Камал иҗатында ачык күренде («Декламацияләр» җыентыгы һ. б.). Шулай ук Н. Исәнбәт, К. Нәҗми, Һ. Такташ, К. Тинчурин һ. б. сатира-юмор жанрларына җитди игътибар биреп эшләделәр һәм совет әдәбияты сатирасының матур үрнәкләрен тудырдылар. Татар совет әдәбияты тарихында да сатира-юмор өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләр аз түгел. Бу мәсьәлә бездә әле төпле өйрәнелмәгән бер тармак булганлыктан, күрәсең, кайбер хезмәтләрдә сатира жанрының үсешенә бәя биреп җиткермәү чагылып киткәлидер. Мәсәлән, әдәбиятны җентекләп тикшерергә яратучы әдәбиятчы Р. Бикмөхәммәтов бер мәкаләсендә болай дип язган иде: «Татар совет поэзиясендә юмор киң тарала алмады. Бер Такташ кына бу жанрдан файдалана белде. Ул юмористик шигырьләр язды, юмор элементлары аның зур полотнолы әсәрләрендә дә бар. 30 нчы һәм 40 нчы еллардагы шагыйрьләрдә исә юмористик әсәрләр чагыштырмача сирәк очрый, бәлки Ә. Фәйзи, С. Хәким, Ф. Кәримнәрдә генә бардыр. Такташтан соң, шундый зур юмористик шигырьләр циклын, беренче булып, сугыш чорында Җәлил тудырды» («СССР халыклары язучылары» җыентыгы, рус телендә, Мәскәү, 1957, 279 бит).
Чынлыкта мондый куелыш дөреслеккә бик үк туры килми. Татар совет поэзиясенең бөтен үткән юлын күз алдына китергән кеше Яндагы жанрлар төрлелеген, шул исәптән сатира һәм юмор әсәрләренең дә төрлелеген күрмичә үтә алмас. Дәрес, поэзиядәге сатира үсеше эзлекле түгел, ләкин атаклы шагыйрьләребезнең күпчелеге өчен иң яхшы, таза юмор сыйфатлары хас.
Шигырь яки проза белән язылган фельетон, пародия һ. б. төр юмористик, сатирик әсәрләр безнең бүгенге әдәбиятыбызда, сан ягыннан күп булмаса да, чыга торалар. Соңгы елларда бу жанрда уңышлы гына әсәрләр бирүчеләр итеп М. Әмир, Н. Исәнбәт, Ә. Исхак, А. Әхмәт, С. Баттал, Г. Насрый, Ш. Мөдәррисне күрсәтергә мөмкин. Безнеңчә, бигрәк тә Ә. Исхак белән Ш. Мөдәрриснең һәм соңгы елларда Ш. Галиев, Г. Афзал һәм 3. Нуриның бу өлкәдәге эшләре күзгә ташлана. Ә. Исхакның бик күп мәсәлләре, юмор белән язылган шигырьләре, эпиграммалары поэзиябездә күренекле урын алып тора. Иске калдыкларга каршы көрәш пафосы көчле аларда.
Үзен шагыйрь, әдип яки әдәбиятчы дип исәпләгән кеше Тукайның сүз культурасы, сүз сәнгате осталыгын да күрмичә үтә алмый. Тукайның мәңге онытылмаслык, йөрәктән чыккан: «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» дигән сүзләре, аның халкына, туган теленә мәхәббәте коры сүз булып кына калмады, шагыйрь ана теленең бөтен гүзәллеген, киң мөмкинлекләрен ачты. Татар әдәби теле тарихында Тукай яңа чорны ачты, ул әдәби телебезне халыкчан итү, демократлаштыру юлында принципиаль көрәш алып барды һәм чын халыкчан әсәрләрнең классик үрнәкләрен тудырды. Төрле пантюркистлар татарларга төрек телен көчләп тагарга маташканда» Тукай моңа каршы чыкты һәм татар әдәби теленең үсеше өчен көрәште.
«Тукай тезмәдә заманында,— дип язды проф. Г. Сәгъди,— татарга яңа, садә әдәби тел эшләп бирде. Безне җиңел әдәби сөйләргә, садә бер рәвештә әдәби көйләргә өйрәтте. Анда чәчмәдә дә садәлек вә осталык күрәбез. Хәтта чәчмәсе тезмәсеннән дә җиңелрәк вә садәрәк. Соңыннан күп шагыйрьләребез тезмәдә аңа ияреп, аның юлы белән киттеләр» («Безнең юл», 8—9 нчы саннар, 1923 ел).
Билгеле, Тукай теле буш урында тумады. Ул — борын-борыннан килгән, Габделҗәббар Кандалый, Каюм Насыйри һ. б. ныклап эшләгән хәрәкәтне дәвам иттерүче һәм әдәби телебезне яңа баскычка күтәрүче иде. Аның иҗатында татар теленең мөстәкыйль бер тел булуы, халыкчан тел үсеше тантанасы гәүдәләнде. Шагыйрьнең телен шактый киң тикшергән күренекле галимебез Ш. Рамазанов Тукай теленең төп чыганаклары һәм принциплары турында болай ди: «Тукай, билгеле, үзенең телен, образлы-поэтик лексикасын өр-яңадан уйлап чыгармады. Халык теле, гади сөйләү теле һәм «китап теле» белән файдаланды. Сүзләрне, фразеологияне, грамматик формаларны һәм поэтик синтаксисны шушы чыганаклардан алды; халык телен, татар хезмәт ияләренең җанлы сөйләү телен төп чыганак итеп файдаланды… Гади сөйләү теле һәм көнкүреш сүзләренең әдәби телгә килүе өчен Тукай киң юл ачты, һәм алар «китап теле» элементлары белән кушылып, әдәби тел тукымасы булып әверелделәр» (Ш. Рамазанов, «Татар теле буенча очерклар», Татгосиздат, 1954, 64 бит).
Менә бу принциплар башка демократик язучылар иҗатларында да тормышка ашырылды. Алар, әлбәттә, совет әдәбияты өчен, безнең язучыларыбыз өчен чит нәрсәләр түгел, һәрбер язучы үзеннән элекке әдәби тел традицияләренә таянып эш итә һәм үз заманындагы әдәби тел нормаларыннан читтә яшәми. Ләкин бу хәл язучының телендә «тар нормалар» эчендә бикләнүгә, катып калган бер рәвешкә, җайсызлыкка китерә дигән сүз түгел. Чын иҗатчының теле дә һәрвакыт тормыштагыча җанлы, хәрәкәтчән, төрле формада яңалыкны өсти, үстерә баручан була. Тукай иҗатында да, Һ. Такташ, М. Җәлил, X. Туфан, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, С. Хәким һ. б. бик күпләрнең поэзияләрендә дә ул шулай.
Татар совет поэзиясенең теле Октябрьга кадәрге тел культурасыннан, әдәби мирасыбыздан үсеп чыкты. Тукай иҗатында җитлеккән поэтик тел белән хәзерге поэтик телебез арасында аерылгысыз органик бәйләнеш яши. Дөрес, совет телчесе Ш. Рамазанов әйткәнчә, Октябрьдан соң татар әдәби теле зур үзгәрешләр кичерде. «Тормыш, көнкүреш һәм идеология өлкәсендәге тарихи бөек үзгәрешләр белән бәйләнешле рәвештә, татар әдәби телендә яңа фактлар туды, әдәби телебез яңа кыйммәтләр белән баеп, яңа сыйфатлар казанды. Шулай да, хәзерге әдәби телебездәге фактларны, категорияләрне иллюстрацияләү өчен Тукай иҗаты бай хәзинә һәм кыйммәтле әдәби үрнәк булып тора» (Ш. Рамазанов, «Татар теле буенча очерклар», Татгосиздат, 1954, 91 бит).
Чынлап та, безнең хәзерге әдәби телебез шактый үсте, алга китте. Элек булган «китап теле» белән халык сөйләү теле арасындагы (кайбер диалект үзгәлекләрен исәпкә алмаганда) аермалык хәзер юк инде; хәзерге әдәби телебезнең кайбер үзенчәлекле «аермалыгы» да инде халыктан ерак түгел, аңа чит түгел, чөнки халыкның җанлы сөйләү теле дә бик нык үзгәрде, яңарды һәм төрле кардәш халыклар белән, бигрәк тә бөек рус халкы белән, социалистик тормыш мөнәсәбәтләре нигезендә аралашуның, дуслык-бергәлекнең тирәнәю һәм көчәю процессында бик нык үсте һәм яңарды, һичшиксез, бу үсеш процессы торган саен көчәя барачак. Ә ул әдәбиятка, язучыларның теленә һәм шигырь теленә дә тәэсир итә.
Тукай традицияләре мәсьәләсе уңае белән татар совет поэзиясендәге шигырь төзелеше, гомумән поэтикадагы традиционлык һәм яңачалык турында да сөйләргә кирәк безгә. Махсус өйрәнүне сорый торган, ләкин күптән өлгергән мәсьәләләрнең берсе бу.
Татар шигыре төзелеше турында соңгы елларда бик файдалы дискуссия булып үтте. X. Госман, X. Курбатов мәкаләләре һәм Н. Исәнбәт, X. Туфан, Г. Шамуковның чыгышлары, X. Госман һәм Ә. Исхак китаплары татар шигыре төзелешенең үзенчәлекләрен, эчке закончалыкларын дөрес аңларга ярдәм иттеләр. Безнең шигырь төзелеше силлабик системага нигезләнгән булуы классик поэзиябез һәм халык иҗаты традицияләре белән дәлилләнеп яхшы исбат ителде. X. Госман, Ә. Исхак һәм X. Курбатов күзәтүләре бигрәк тә әһәмиятле. X. Госман, мәсәлән, татар шигыре үлчәвен икегә бүлә: дастан шигырь (яки классик) һәм халык җыры үлчәве. Шуның белән бергә ул, ритмик ачык иҗек закончалыгы, төрле стопаларның төрлечә чиратлашуы нигезендә бу ике үлчәүнең бердәмлеге дә булуын раслый; классик шигырь үлчәве һәм халык җыры үлчәве бердәмлеген новаторларча эзләү юлында беренче булып Тукай уңышлы ишләвен әйтә. Шуннан соң инде, Тукай һәм С. Рәми тәҗрибәләре бездә акцентлы шигырьне үстерүгә юллар ача (бигрәк тә Һ. Такташ иҗатында). Эзлекле нигезле караш бу. Билгеле, бөтен мәсьәлә дә моның белән хәл ителеп бетми әле. (Җәя эчендә иң элек шуны әйтеп китик: әдәби төрне аңлаткан «дастан» атамасын шигырь үлчәвенә карата куллану уңышлы түгел, безнеңчә, «классик үлчәү» дип алу мәгънә ягыннан җайлырак.) Бик күп сорауларга җавап табылмаган әле: классик шигырь үлчәвенең төп чыганаклары нәрсәдән гыйбарәт? Акцентлы шигырь өчен нәрсә характерлы, анда нинди яңалык бар? Татар совет поэзиясе югарыда аталган классик үлчәүдән файдаланамы? Ничек файдалана? Гомумән, бүгенге поэзиябез, новаторлык поэзиясе буларак, шигырь төзелеше системасына үзенчәлекле нинди яңалыклар өсти? Иҗат практикасындагы яңа эзләнүләр нәрсә турында сөйлиләр?
Һәркемгә билгеле, милли телдәге кебек милли шигырь төзелеше эчке закончалыклары да тиз генә үзгәрә торган нәрсәләр түгел. Ул — зур тарихи процесс җимеше. Шулай да шигырь төзелеше системасын, шигъри сөйләмне мәңгегә катып калган бер нәрсә итеп аңлау зур хата булыр иде. Яңа тарихи шартларда халык тормышы, көнкүреше үзгәрүе, культура үсеше, телнең һаман баеп үсә баруы һәм башка халыкларның иҗат казанышлары, тәҗрибәләре белән уртаклашу, ә безнең чорда — социалистик милләтләрнең үзара якынлашуы процессы һ. б.— боларның барысы да, һичшиксез, әдәбият белән сәнгатькә дә җитди йогынты ясамыйча калмыйлар. Милли үзенчәлекләрне, башкалардан үзгәлекләрне генә эзләү белән үзен чикләүче кеше генә моны күрмичә үтүе мөмкин. Халыкларның үзара элемтәләре, бер-берсенең культурасына йогынтысы мәсьәләсе Тукай заманында да, аннан элек тә бик кискен куелган, безнең заманда исә ул тагын да киңрәк, тирәнрәк итеп куела.
Татар шигыре төзелеше турындагы соңгы вакытта басылып чыккан мәкаләләрдә рус шигыре системасының татар шигыре системасына берничек тә йогынты ясый алмый дип исбат итүләр очрый. Тел мәсьәләсендә дә шундый тенденция сизелеп үтте. Дөресме бу? Шигырь төзелеше мәңгегә катып калган, дигән караш түгелме бу? Бары тик «үзенчәлек», «үзгәлек» кабыгына төренү бәласе түгелме бу?
Атаклы шагыйрьләребезнең иҗатлары мондый карашның һич дөрес түгеллеген сөйлиләр. Алар шигырь формасын баету, Тукайдан килгән традицион үлчәүләрнең яңа мөмкинлекләрен ачу рухындагы эзләнүләрендә рус поэзиясе формаларына да мөрәҗәгать итәләр, яңа музыкаль яңгыраш, яңа ритмика, яңа строфика һ. б. табалар. Акцентлы шигырьләрдәге яңалыклар да шуның белән бәйләнмәгәнме соң?
Тукай үз вакытында бик кызыклы күзәтү ясаган. «Шигырьләребез» дигән мәкаләсендә ул болай ди:
«Безнең татарларның шигырь сөйли торган бәхерләре гаять гүзәлдер. Бер татар шигырен әллә ничә төрле көйләргә җырларга мөмкиндер. Безнең татарлар җырлый торган көйгә рус шагыйрьләренең бик күп шигырьләре килеп кенә торадыр. Мәсәлән, Пушкинның бер шигырен татар көе белән җырлыйбыз:

Еду, еду в чистом поле…
«Җизнәкәй» (2 кәррә).
Колокольчик динь-динь-динь…
«Балдызым, ялгызым» (бер кәррә).

Моннан башка да рус шагыйрьләренең шигырьләре татар көенә бик матур киләдер» (Г. Тукай әсәрләре, Таткнигоиздат, 3 том, 1956, 143 бит).
Җыр ритмикасыз була алмый. Ритмика билгеле иҗекләр, басымнар гармониясен, чиратлашуын сорый. Басымнар законы татар җырына, шигыренә туры килми, анда иҗекләр саны хәл итә, диләр. Моңа беркем дә каршы түгел. Ләкин һәр очракта да иҗекләр генә хәл итәме? Татар шигыре иҗегендә, шигъри сүздә гомумән басымнар булмыймы? Тукай күзәтүләре нәрсәне аңлата? Кайбер кешеләр уйлаганча, татар музыкасы пентатоника чикләреннән чыга алмаган кебек, татар шигыре дә иҗекләр саны (силлабика) закончалыгы кысасында гына яшәргә тиешме? Мәгънә бөтенлеген тудыруда эчке мелодия, ритмика рольләре ничек?
Бу сорауларга тулы җавап бирер өчен совет поэзиясенең дә тәҗрибәләрен, үсеш тарихын җентекләп өйрәнергә кирәк. Моңарчы басылып чыккан хезмәтләрдә күренгәнчә, борынгы поэзия үрнәкләрен генә өйрәнү берьяклылык тудыруы ихтимал. Тукай поэтикасының байлыгы, эчке мөмкинлекләре дә бөтен тулылыгы белән өйрәнелеп, ачылып бетмәгән әле.
Тукай да бит поэзиянең әзер кануннары белән үзен чикләмәгән, элекке тәҗрибәләрдән файдаланып, яңаны тудырган. Моны безнең әдәбиятчылар, шагыйрьләр генә түгел, кардәш әдәбиятларның белгечләре дә таныйлар. Азербайҗанның халык шагыйре Сөләйман Рөстәм күптән түгел генә бик дөрес язды:
«Габдулла Тукай да, Сабир кебек үк, китаптан килми, һәм, аның кебек үк, көнчыгыш поэзиясенең әзер кануннары буенча язган шагыйрь түгел.
Бу ике шагыйрь классик поэзия мирасын новаторларча файдаланганнар. Габдулла Тукай да, Сабир да тормышның иң ачы көннәрен кичергәннәр, үз чорларының кара сәхифәләрен актарганнар, алпавытлар, байлар һәм патша чиновникларының дәһшәтле вәхшәтләрен үз күзләре белән күргәннәр һәм үзләренең хөр каләмнәре белән халыкны шул кара көчләргә каршы көрәшкә чакырганнар» (С. Рөстәм, «Йөрәк сүзе» мәкаләсе, «Совет әдәбияты» журналы, 4 нче сан, 1961).
Шигырь теориясе, поэзия традициясе җиңел генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, әлбәттә. Ничек кенә катлаулы булмасын, ул хәл итүне сорый торган өлгергән мәсьәлә. Аның теоретик яктан да, практик яктан да әһәмияте бик зур.
Тукайның поэтик осталыгы, теленең, сурәтләү чараларының байлыгы һәм төрлелеге элек-электән күпләрне (башка милләт иҗатчыларын да) үзенә тартып килде. Тукай мәктәбе яңа яшь талантларны рухландырып үстерде. Тукай үз заманында да ялгыз түгел иде. Безнең чорда аның халыкчанлык көче тагын да тулырак ачылды һәм аның мәңге үлмәслек мирасы совет халкының талантлы улларының иҗатлары белән тоташты. Тукай поэзиясендәге төгәллек, нәфислек, чын реализм, халыкчанлык, югары идеаллар белән, халык сулышы белән янып яшәү пафосы бүгенге шагыйрьләребез өчен дә үрнәк булып тора.

1961

(Чыганак: Хәйри Х. Иҗат чишмәләре. —  Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1975. – 246 б.). 



Комментарий язарга


*