ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Буыннар шагыйре


Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бүген йөз ел. Бүген бәйрәм, халык бәйрәм итә. Илдә яз, табигать бәйрәм итә. Мондый бәйрәмнәр тарихта күп түгел. Тукайның «Бәйрәм бүген» исемле бер шигыре бар. Күптән язылса да, ул нәкъ бүгенге бәйрәм турында:
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? —Мин беләм:  бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Тукай бәйрәменә игъланнар, афишалар кирәк түгел, Тукай исеме чыгу белән халык, тарих үзе хәрәкәткә килә. Бүген дә халык белән мәйдан тулган. Мин беләм, бу мәйданда минем кебек Тукай йөз еллыгын көтеп алучылар күптер. Алар ветераннар, сугышларны кичкән кешеләр. Үзләренең исән калуларына, бүгенге бөек тантананы күрүләренә сөенәләрдер. Мин беләм, бу бинаның теге ягында басып торган бөек Пушкин да уйга талган бүген, тугандаш халыкның бөек шагыйренең язмышы турында уйлана. Алар чорлар аша сөйләшәләр. «Неподкупный голос мой был эхо русского народа». Неподкупность — халыкка тугры калу, аңа хезмәт итү, халыкның намусы, вөҗданы булу — бу шагыйрьләрнең төп сыйфаты. Дөреслек, хакыйкать турында күпме сөйләнәбез, кайвакытта бер Тукайга борылып карау да җитә. Тукай тулы килеш хакыйкатьнең үзе.
Бу мәйданда ветераннарның уллары-кызлары, оныклары. Тукайның туган көннәрен киләчәктә алар бәйрәм итәчәк. Тукай — буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк. Без ветераннарны Тукай үзенең бу җирдә бар булуы белән бәхетле итте, яшь, яңа буын, сез дә Тукайдан аерылмагыз, сезнең күңелләрдә Тукай рухы гасырлар аша барсын.

16 апрель, 1986

(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).  



Комментарий язарга


*