ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Горький сабаклары

(Тәнкыйтьче Рафаэль  Мостафин  белән  әңгәмә)

Р. М. Сибгат ага! Совет язучылары союзының илле еллыгы билгеләп үтелгән бу көннәрдә без, Ватаныбызның төрле милләт һәм төрле телдә сөйләшүче әдәбиятчылары, барыбыз да Горький исемен аерым бер хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Максим Горький күп милләтле совет әдәбиятын башлап җибәрүче, безнең иҗат союзыбызны оештыручыларның берсе булды. Язучылар союзының 1 номерлы членлык билеты да хаклы рәвештә аңа бирелә.
Шул уңайдан бик үк билгеле булмаган тагын бер фактны искә төшереп үтәсе килә: Горький совет язучыларының беренче съездына делегат итеп Татарстан язучылары оешмасыннан сайлана. Очраклы фактмы бу?
С. X. Очраклы түгел, әлбәттә. Алексей Максимовичның үз теләге шундый була. Билгеле булганча, Горький, дөресрәге, ул вакытта әле Алеша Пешков, Казанда яшьлек елларын үткәрә, биредә үзенең яшьлек университетларын уза. Соңыннан ул, физик яктан Нижний Новгородта, ә рухи яктан Казанда тудым, ди. Яшь вакыттан ук ул татар халкының тормышын яхшы белә, үз әсәрләрендә күп тапкырлар татарлар турында яза…
Р. М. Бу уңайдан Алексей Максимовичның 1930 елда Татарстан республикасы туган көндә язган тәбрикләү хатындагы сүзләрне искә төшерергә мөмкин. «Татар республикасы үзенең ун ел яшәвен бәйрәм итә. Хезмәт халкының энергиясе белән тудырыла торган тарихның бу яшүсмеренең баһадир булып үсүенә мин нык ышанам.
Минем бу ышанычымны аек, чисталыкны яратучан, хезмәт сөючән, үзенең максатына ирешүдә эчке мөлаемлыкны зур түземлек белән бергә кушарга теләүчән татар халкы турында кечкенәдән үк бөтен белгәннәрем ныгыта ».
С. X. Шунысын да искә төшерергә мөмкин: үз-үзен үтерергә тырышу уңышсыз тәмамлангач, яшь Алеша Пешковның тормышын каравылчы бер татар саклап кала. Ул яшүсмерне больницага илтә, янына килеп йөри, бу хакта булачак язучының дусларына һәм танышларына хәбәр итә, шулай итеп аңа авыр рухи кризисны җиңәргә булыша.
Әмма эш бит әле ахыр чиктә биографиядә генә дә түгел. Горький татар әдәбиятын ул чорда яшәгән рус язучыларының барысына караганда да яхшырак белә. Утызынчы елларда ул Кави Нәҗми, Шамил Усманов, Сәрвәр Әдһәмова, Казанда яшәүче рус язучысы Мария Елизарова белән язышып тора. Чит илдән кайтуыннан соң озак та үтмәстән, 1928 елда Казанга килгәч, Горький татар язучылары белән очраша, Мәдәният йортында алар алдында чыгыш ясый. Бер елдан соң ул татар әдәбиятчылары делегациясен Мәскәүдә кабул итә. Һәм озак кына сөйләшә. Бөек пролетариат язучысы белән булган нәкъ менә шушы очрашу татар шагыйре Һади Такташта, мөгаен, күп кенә фикерләр, ә бәлки әле «Киләчәккә хатлар»ын язу дәртен дә уяткандыр…
Р. М. Мария Елизаровага Горький болай дип яза: «Мин чын күңелемнән татар поэзиясе һәм прозасының чәчәк атуын телим. Әмма моңа фәкать әдәбият алдында торган бурычларга җитди караганда гына ирешергә мөмкин».
С. X. Бу сүзләр Горькийның үтә дә киң күңеллелеген һәм шул ук вакытта әдәбият алдында торган бурычларга җитди каравын күрсәтә. Мәдәният йортында татар язучылары белән очрашу вакытында ул, язучы универсаль белемгә ия булырга тиеш, диде. Ул вакытта иҗат яшьләре арасында культура мирасына нигилистик караш таралган иде. Горькийның сүзләре безнең барыбыз өчен дә ачыш булып яңгырады. Аның язучылык техникасына ия булу, әдәби алмаш тәрбияләү турында әйткәннәре истә калган.
Шунысы әһәмиятле, Горький татар язучыларын ишетеп кенә түгел, ә иң элек китаплары буенча белгән. Ул, мәсәлән, Габдулла Тукай язган юлларны хәтерендә тоткан. Тукай иҗаты белән ул революциягә кадәр үк таныша. Алексей Максимовичның архивында Нәҗип Думавиның революциягә кадәрге татар әдәбияты, шул исәптән Тукай иҗаты турындагы мәкаләсенең кулъязмасы бар. Мәкаләдә Горькийның күп сандагы билгеләре, төзәтмәләре сакланган. Үз кулы белән төзәтеп, Алексей Максимович мәкаләне «Современник» журналына тәкъдим итә. Ул язган хатта мондый сүзләр бар: «Бик тә кызык, беркемгә дә билгеле түгел. Яңа!» Мәкалә 1911 елда журналның дүртенче санында чыга. Ул елларда язган хатларының берсендә Горький турыдан-туры «русның культуралы җәмәгатьчелеген бүгенге татар әдәбияты белән таныштырырга» кирәклеге турында әйтә.
Тагын бер мисал. Совет язучыларының Беренче съезды делегаты Кави Нәҗми соңрак үз коллегаларына нәкъ менә Горький тәкъдиме нигезендә съезд көн тәртибенең татар әдәбияты турында өстәмә доклад белән тулыландырылуын сөйләде. Горький моны татар әдәбиятының борынгы тарихы булуы һәм бу әдәбиятның үсеше аерым докладка лаек булуы белән аңлата. Съездда андый доклад белән Кави Нәҗми чыга. Съезддан соң Горький Кави Нәҗмине Горкидагы дачасына чакыра, һәм алар арасында ачыктан-ачык, дусларча әңгәмә була. Бу очрашу турында сөйләгәндә Кави Нәҗминең күзләре ничек очкынлануын күрсәгез иде!
Р. М. Татар җәмгыятьчелегенең аң-белемле өлеше революциягә кадәр үк инде Горькийны һәм аның әсәрләрен яхшы белә. Шул ук Тукайның мәкаләләрендә, хатларында һәм әйткән сүзләрендә Горький исеме күп тапкырлар искә алына. Октябрьгә кадәрге елларда ук инде Горькийның күп кенә әсәрләре татарчага тәрҗемә ителә. Тагын бер бигүк билгеле булмаган факт: татар профессиональ театры Октябрь революциясен Горькийның «Мещаннар» пьесасын сәхнәләштереп каршылый. «Тормыш төбендә», «Мещаннар» 1914—1915 елларда ук тәрҗемә ителәләр. Әмма патша цензурасы озак вакыт аларны куярга рөхсәт бирми. Бары тик Февраль революциясеннән соң гына Г. Кариевның күчмә профессиональ труппасы бу киртәне уза. Шулай итеп, Октябрь революциясе көннәрендә Казанда татар әдәбияты сәхнәсеннән Нилның «Кем эшли, шул хуҗа!..» дигән сүзләре яңгырый.
С. X. Мин яшь чакларда Горький татар укучыларының иң яраткан, иң укыла торган язучысы булгандыр. Әле Горький үзе исән чакта ук аның әсәрләренең алты томлыгы әзерләнде. Тәрҗемә итүдә безнең иң зур прозаикларыбыз катнашты. Горькийны пропагандалау эшенә язучы Сәрвәр Әдһәмова бик зур өлеш кертте. Горький әсәрләрен тәрҗемә итү татар әдәби телен камилләштерүдә дә зур роль уйнады.
Р. М. Бу уңайдан тагын бер сорау туа: Горькийның татар әдәбиятына йогынтысын сез тагын нәрсәдә күрәсез?
С. X. Әйткәнемчә, безнең татар әдәбиятының традицияләре борынгыдан килә. Әле күптән түгел генә татар-болгар поэзиясенә нигез салучы Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын язуына 750 ел тулуны билгеләп үттек. Күп гасырлар буе безнең әдәбиятыбыз урта гасыр Көнчыгышы традицияләренә йөз тотты. Төсмерләр, темалар, кайбор вәгазь укулар, кинаялек, образларның купшылыгы, ритмнар — барысы да шуннан. Горькийның иҗаты безнең әдәбиятыбызны барыннан да элек рус әдәбияты традицияләренә таба боруда мөһим роль уйнады. Яңа реалистик прозага нигез салучыларның берсе булган Шәриф Камалның Октябрьгә кадәр үк әле үз әсәрләренә Каспий промыселларында сезонлы эшләрдә эшләүче эшчеләр образын кертүендә дә Горькийның йогынтысы булмый калмагандыр. Драматургиябезнең атасы Галиәсгар Камал пьесаларындагы кимсетелгән кешеләр һәм босяклар образлары да күп яктан Горький пьесаларындагыларга охшаш. Татар әдәбиятында социалистик реализм методына нигез салучыларның берсе Гафур Коләхметов үзенең бер пьесасын турыдан-туры Горькийга багышлый. Шуның белән ул үзенең аның традицияләрен дәвам иттерүенә басым ясап күрсәтә сыман. Горький традицияләре Галимҗан Ибраһимов һәм башка татар язучылары иҗатында да сизелә.
Р. М. Горький иҗатының шундый көчле йогынтысы нәрсә белән аңлатыла соң?
С. Х. Горький — яңа дөнья җырчысы, изелгәннәрнең һәм ярлы-ябагайларның уй-фикерләрен чагылдыручы, һәм, әлбәттә, Горькийның канына сеңгән пролетар интернационализм хисенең дә роле зур. Горький гаять зур, бәхәскә һич урын калдырмый торган абруйга ия иде. Романтик данга күмелгән, баһадирларча, гадәттән тыш мөлаем, үзенчәлекле фигура. Инде танылып өлгергән утыз яшьлек шагыйрь Хәсән Туфан, Горький кебек үк, Россия буйлап йөри. Россиянең көньягын айкый, Кавказда һәм Урта Азиядә була. Төзелешләрдә эшли, каналлар казый һәм, бераз акча эшләп алгач, юлын тагын дәвам иттерә. Мондый мисаллар күп. Минем иптәшләрем һәм каләмдәшләрем Таҗи Гыйззәт, Мирсәй Әмир, Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов та күпмедер дәрәҗәдә Горький йогынтысын тойдылар.
Р. М. Горький сезнең өчен бүген дә шундый бөек үрнәк булып каламы?
С. X. Әлбәттә, һәр чорның үрнәк алырдай үз шәхесе була. Әмма Горький бик тә зур авторитет булды һәм шулай булып кала да. Еллар үткән саен мин Горькийны фикер иясе, философ, тормыш укытучысы буларак тагын да зуррак хөрмәтлим. Белмим, Беренче съездда ул ясаган докладны ничә тапкыр укыганмындыр. Һәр укыганымда үзем өчен бүгенге көндә актуаль яңгыраучы ниндидер яңа фикерләр табам.
Р. М. Шулай итеп әңгәмәбезгә йомгак ясасак, сез бүгенге буын өчен Горький сабакларын нәрсәләрдә күрәсез?
С. X. Кабатлап әйтүдән курыкмыйча, чын туганнарча интернационализм традицияләренә басым ясап күрсәтәм. Горький рус әдәбияты классигы гына түгел, ул — күп милләтле бөтен совет әдәбиятының аксакалы. Мәсәлән, милли язучыларның китапларын рус телендә чыгара башлау, ягъни үзара йогынты һәм үзара баетышу чарасы булган үзара тәрҗемә эше аның исеме белән бәйле. Ул «Дружба народов» журналын чыгара башлауның  инициаторы. Аның инициативасы белән тугандаш әдәбиятларның альманахлары чыга башлады, яңа нәшриятлар һәм басма органнар ачылды. Кыскасы, Горький безнең бүгенге эшләребез һәм казанышларыбызның башында тора. Әмма бер сабакны аерып күрсәтмәкче булам. Бу — Горькийча турылык, принципиальлек, таләпчәнлек. Милли язучылар белән сөйләшкәндә ул бернинди дә ташлама ясамады. Мәсәлән, ул язучы буларак инде танылып өлгергән Кави Нәҗмигә: «Әгәр рөхсәт итсәгез, мин сезгә гади итеп язарга киңәш итәр идем. Чын матурлык һәм акыллылык һәрвакыт гадилектә»,— дип язды. Таләпчән бу сүзләрдә күпме хөрмәт, ышаныч! Ул үзенең татар коллегасы белән үз тиңе итеп сөйләшә.
Алексей Максимовичның бөтен тормышы һәм бөтен иҗаты — бүгенге буын өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә дәвам итәчәк үрнәк ул.

Декабрь, 1984

(Чыганак: Сибгат Хәким. Яшә, борчулы җаным. Публицистика (1979–1986),Блокнотлар (1954-1986). – Казан: Татар. кит. нәшр. – 1988. – 432 б.).  



Комментарий язарга


*