ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Хәким Сибгат Тукай белән янәшә


Үзеннән аерылып, кайдадыр музыкасын тыңласам, Сәйдәш  Шопеннар, Бахлар янына баса.
Мин Муса Җәлилнең алтмыш еллыгын уздырырга Германия Демократик Республикасына бардым. Күңелдә сәер хис: әгәр, дим, хәзер күзләремне бәйләп, Европа кырларына кертеп җибәрсәләр, Польшаны Шопен моңнары буенча, Германияне Бах органының югарыдан, кешелек дөньясы өстеннән яңгыраган тавышы буенча да барыбер табар идем. Ә үз җиремә, Идел буйларына килеп чыгар өчен миңа Сәйдәш маршының бер генә тапкыр яңгырап китүе дә җитә. Мин ул маршны Бөек Ватан сугышы елларында Калинин фронтының бураннары эченнән ишеттем. Кешене үстерә, күтәрә, яшәтә, омтылдыра торган илаһи рухлы музыка…
Тукайдан соң шигырь язуы кыен. «Тәфтиләү»дән соң җыр язуы читен. Сәйдәштән соң да шулай. Татар халкының тыйнаклыгы, батырлыгы, күңел байлыгы, моңы, рухының бөеклеге — аларда, халык уен үз күңелләренә алар гаҗәп оста җыйган, алардан соң шуңа күрә җиңел түгел.
Читкә барып чыксак, бездән:
—    Сез кем? — дип сорадылар.
Без үзебезнең исемнәребезне әйткәнче:
—    Без — Тукай, — дидек. — Без — Такташ, без — Җәлил, без — Сәйдәш,— дидек.
Сәнгатьтә кайчак бөеклекне күрсәтү өчен бер әсәр, бер «Шүрәле» җитә. Халкыма мин тора-тора рәхмәт укыйм. Сирәк булса, да, ул озын тарихның катлаулы юлында үзенең сүнми торган маякларын тезгән, ул маяклар яналар, берничә гасырга алга чыгып яналар.
Сәйдәш бөек Тукай белән янәшә яна.

С.Хәкимнең әлеге язмасы «Яшь ленинчы» газетасында 1970 елның 5 декабрь санында басылган.

(Чыганак: Салих Сәйдәшев турында истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).



 

Комментарий язарга


*