ТАТ РУС ENG

Хәмидуллин Лирон Күзәтүчән, эзләнүчән әдип

Исмәгыйль ага Рәмиев белән якыннан танышуым алтмышынчы еллар урталарына туры килә. «Совет әдәбияты» журналында аның патша Россиясе заманында югары белем алуга ирешкән татар яшьләре турында күләмле бер хезмәте басылып чыккан иде. Унтугызынчы йөздә генә дә Казан университетын тәмамлаган милләттәшләребез саны егермедән ашкан икән. Ә бит әле Россиядә башка югары уку йортлары да булган. Бәлки, татар яшьләре алар-да да белем үзләштергәндер. Шушы хезмәт басылганчы, безнең вакытлы матбугат битләрендә дистә еллар дәвамында бер уйдырма фикер кабатлана килде. Имеш, элекке заманнарда Россиядә югары уку йортларында укучы татар яшьләре булмаган. Алар, иске мәдрәсәләрдә укып, белемсез калганнар. Революциягә кадәр Казан университетын да бары тик ике-өч бай баласы гына тәмамлый алган, имеш. Бердән, мәдрәсәләрне яманлау, хурлау күңелдә ризасызлык тудыра иде. Язучыларның гомуми бер җыелышында шул хакта Нәкый ага Исәнбәтнең ачынып чыгыш ясаганлыгы да хәтердә. К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимовларыбыз, Г.Камал, Ф.Бурнаш һәм К.Тинчуриннарыбыз да шул яманланган иске мәдрәсәләрдә укыган зыялыларыбыз ич. Димәк, мәдрәсәләрнең дә төрлесе булган. Анда күңел биреп укыган шәкертләр арасыннан да белемле кешеләр чыккан лабаса.
Исмәгыйль аганың әлеге зур очеркы күңелләрдә йөргән шушы ризасызлыкларны да беркадәр баса төште. Шуннан соңгы беренче очрашу-танышу вакытында ук ул мәдрәсәләр тәмамлаган татар яшьләренең чит мөселман илләренең югары уку йортларына барып уку очракларын да сөйләде. Шулар турында да бер язып чыгачагын әйткән иде.
Шушы сөйләшүдән соң бераз вакыт үткәч, 1965 елның җәендә, Бауман урамындагы китап кибетенә килеп керсәм — шул ук авторның «Истәлекләр. Татарча басма сүз» дип исемләнгән китабы сатылуын күрдем. Актарып карыйм — кечерәк кенә форматлы бу юка китапка биниһая күп мәгълүмат тупланган. Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Габдулла Кариевка багышланган истәлекләр дә, татарча беренче басмаханәләр тарихы да урын алган анда. Китапны кулга алуга йотлыгып укый да башладым. «Шагыйрьнең «апартаменты» бүлеге күңелне шундук үзенә җәлеп итте. Габдулла Тукайга багышланган гаҗәеп кызыклы истәлекләр. Бөек шагыйребезне күп тапкырлар күреп белгән, аның белән аралашкан кешенең истәлекләре. Автор ике-өч җөмләдә Тукайның холкын, кыяфәтен тасвир итеп бирә белә.
«Шагыйрьне күреп белүем 1911-1913 елларга туры килә, — дип башлый ул истәлекләрен. — Тукай… бер караганда, уйчан, гамьле. Бер караганда, күзендә саркастик чаткы уйнаган Тукай иде. Тирән уйга талган чагында, аның акыл сирпеп торган күз карашы вакыт-вакыт бер ноктага текәлеп туктап кала. Шундый минутларда ул онытыламы, әллә иҗат итә идеме, билгеләве читен. Табигать аңа бөек рәссам Рафаэльме, әллә юкса Микель Анджело рәсемнәреннәнме күчереп алынган төсле матур профильле антик борын һәм киң маңгай бүләк иткән. Киң маңгай ул — акыл билгесе, диләр. Көчле характер, авыр сабырлылык акыл ияләренә хас сыйфатлар. Шагыйрьне төрле чолганышта очратырга туры килде. Әмма мин аның үтә кабынып китеп иләмсез чыгыш ясаганын йә булмаса каушап калган чагын очратмадым… Аз сүзле иде ул». Бер-ике биттә шагыйрьнең соңгы апартаменты — «Амур» кунакханәсендәге тормышы сурәтләнә. Хәзерге Мәскәү урамындагы 70 нче йортка — «Амур» кунакханәсенә шагыйрь 1912 елның җәй ахырында, Троицк тирәсендә кымызда булып кайтканнан соң урнаша. Элегрәк дусты Фатих Әмирхан да мондагы күрше бүлмәгә килеп урнашкан була. Тукайның бүлмәсе «буйга — җиде, иңе биш адым булыр». Ятак урыны фанер ширма белән бүлеп куелган. Шунда Тукай «явым-чәчемле көннәрдә авырсынып ята. Ятакта килеш укый, яза» торган була. «Мосафирханә тынгач, төнге тынлыктан файдаланып эшли. Төннең икенче яртысында да бүлмәсендә ут сүнми», — дип яза Исмәгыйль абый. Әйе, тасвир-бәяләмәләре нинди төгәл, ышандыргыч. Олуг шагыйрь бөтен барлыгы белән укучы күз алдына килеп баса. Кесәгә сыешлы кечкенә форматлы китапчыкның биш-алты гына битле бер бүлегендә икенче бер сөекле шагыйребез — «Сәгыйть Рәмиев» образы тудырылган. Эстәрлетамак өязе ахуны Сәлим Рәмиевнең дүртенче буын варислары Сәгыйть белән Исмәгыйль тәүге тапкыр 1913 елның җәендә Әстерхан каласында очрашалар. Сәгыйть Рәмиев бу вакытта Әстерханда «Идел» газетасын нәшер итә. Исмәгыйль Рәмиев, «Сәйяр» труппасы суфлеры буларак, шәһәргә гастрольгә килгән. Соңрак, шагыйрь Уфага әйләнеп кайткач, бу ике кардәш ешрак аралашканнар, билгеле. Шушы аралашулардан соң әдип күңелендә туган шагыйрь образына без дә күз салыйк. Менә алдыбызда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем алган бер шәхес: «Мавыктыргыч җанлы әңгәмәче ул. Рус, гарәп, фарсы әдәбияты белән таныш булганга, әңгәмәсе әдәби мисалларга, әйтемнәргә бай. Иптәшләренең кәефен кырмаслык үлчә үле чамада шаян табигатьлек, юмор да бар үзендә. Ыспайлап, җөпләп сөйли белгәне кебек, башкалар сөйләгәнне тыңлый белә торган чибәр гадәте дә бар. Кешенең сүзен бүлеп үзе сүзгә керешми. Һәркемгә — олысы вә кечесенә карата ачык йөзле, җылы һәм йомшак сүзле… Пөхтә һәм килешле киенә. Булганын — искесен, тотылганын да сылап-сыйпап, пөхтәләп кия белә иде. Сәхнәгә чыгып, әсәрләрен оста укучының берсе, нәфис сүз остасы булып танылганы Сәгыйть Рәмиев иде. Ягымлы тавыш белән, сүзне-иҗекләрне ачык иттереп, ашыкмыйча һәм каушамыйча тәмләп сөйли иде… Шуннан соңгы буын шагыйрьләребездән әсәрләрен матур укуда Һади Такташка җиткән берәү дә булмады. Такташның үзен тотышында, тавышында һәм нәфис сөйләвендә Сәгыйть белән ниндидер уртаклык бар иде».
Югарыда санап кителгән яхшы, күркәм сыйфатларның әлеге истәлек китабы авторына да хас булуын мин Исмәгыйль ага белән ешрак аралаша башлагач аңладым. Без хәзерге Милли китапханәнең уку залында яисә язучыларның Тукай клубында уздырылган әдәби кичәләрдә ара-тирә очрашкалый идек. Иң элек Оренбург, Башкорстан төбәкләренә бәйле вакыйгалар, ул вакыйгаларда катнашучыларның язмышлары безне фикердәш итте. Соңгы өч-дүрт ел гомерендә ул кыскача бер тарихи-биографик белешмә («кече энциклопедия») төзү уе белән яшәде. Шул эш белән мавыкты. «Совет әдәбияты» журналында әлеге зур очеркы дөнья күргәч, «өлкән әдипләрдән бер төркем дуслары — Нәкый Исәнбәт, Афзал Шамов, Әмирхан Еникиләр — аңа, үзендә булган материаллардан һәм башка чыганаклардан файдаланып, Октябрьгә кадәрге татар әдәбияты һәм мәдәни хәрәкәте буенча бер белешмәлек төзергә киңәш итәләр» дип язды соңыннан Рәис Даутов И.Рәмиевкә багышланган күләмле хезмәтендә. Әйе, шушы сөйләшү-киңәшләрдән соң булса кирәк, Исмәгыйль ага, олы яшьтә һәм авыру булуына карамастан, көн саен диярлек Ленин урамындагы В.И.Ленин исемен йөртүче китапханәгә, аннан ерак булмаган архив бинасына килеп, эшләп йөрде. Кулындагы букчасында һәрвакыт төрле китаплар, тигез, вак хәрефләр белән сырланган кәгазь битләре булыр иде. (Әйе, аның язмалары бик пөхтә, беркадәр түгәрәкли төшеп язган бертигез хәрефләре ачык, җиңел укыла торган иде. Шуңа күрәдер инде, Беренче бөтендөнья сугышы чорында хәрби хезмәттә вакытта да, Бөек Ватан сугышы елларында трудармиягә алынгач та, аны писарь вазифасын үтәргә билгеләгәннәр.) Вафатына берничә ай калганда, тупланган материалын ул кулъязма энциклопедия рәвешендә машинкада бастырып та алган иде. Ләкин аңа ул кулъязманың китап рәвешендә чыгуын күрергә насыйп булмады. 1969 елның декабрь урталарында аны буым ютәле арабыздан алып китте. Нәкъ бер ел элек без аны, Афзал ага Шамов тәкъдиме белән, СССР Әдәбият фонды әгъзалыгына кабул иткән идек. Ул эш белән миңа Мәскәү түрәләре алдына тез чүгеп берничә тапкыр барырга туры килде: алда телгә алынган юп-юка китабыннан тыш башка әдәби мирасы сакланмаган. Яңа китабы әле басылмаган иде. «Репрессияләр чорында әдәбияттан читләштерелгән зат. Хәзер, авыру сәбәпле, әкренрәк эшли.
Безнең арага кире кайтырга хакы бар», — дип дәлилли торгач кабул ителгән иде. Ләкин Әдәби фонд биргән мөмкинлекләрдән файдаланырга өлгермичә үк ул арабыздан китеп тә барды.
Исмәгыйль Рәмиев төзегән әлеге хезмәт фәкать 2001 елда гына басылып чыкты. Бик күптән көтелгән, татар әдәбиятын һәм мәдәниятен һәрьяклап колачларга омтылган ул җитди хезмәтне басмага әзерләп чыгаручы язучы, әдәбият белгече Рәис Нәүширван улы Даутов булды. «Әдәби сүзлек» исеме белән чыккан ул китап тышына хаклы рәвештә ике авторның исеме куелган: Исмәгыйль Рәми һәм Рәис Даутов. Китапны тулырак итеп чыгару максатын истә тотып, Р.Даутов аңа Исмәгыйль аганың башка төр язмаларын да беркадәр редакцияләп-эшкәртеп өстәгән. Мәсәлән, И.Рәмиевнең 1926 елда Казанда нәшер ителгән тагын бер зур энциклопедик хезмәте — «Вакытлы татар матбугаты. 1905-1925 еллар» альбом-белешмәлеге бар иде. Үзебезнең илдәге генә түгел, чит илләрдәге галимнәр дә кызыксынган бу хезмәт Совет хакимияте дәверендә башка беркайчан да кабат басылмады. (1960 елларда ул энциклопедик белешмәлеккә багышлап Англиядә бер гыйльми хезмәтнең нәшер ителүе турында Исмәгыйль ага үзе бер сөйләгән иде. Аңа ул хәбәрне Мәскәү өлкәсендә яшәүче, «Техника молодежи» журналында сирәк-мирәк кенә мәкаләләре басылгалаучы инженер кияве җиткергән булган.) 2001 елда басылып чыккан «Әдәби сүзлек»кә шул белешмәлектән дә байтак мәкалә урнаштырылган, һәм ул китапка кергән барлык мәкаләләр дә диярлек Р.Даутовның астөшермә өстәмәләре белән баетылган. Бу астөшермә өстәмәләре соңгы утыз-кырык елда ачыкланган яңа мәгълүматны эченә ала, шул рәвешле Исмәгыйль ага хезмәтен тагын да баета төшә. Мәсәлән, алтмышынчы елларда кайбер шәхесләребезнең репрессияләнүләре яки беришенең чит илдә яшәп иҗат иткәнлеге турында язып чыгу һич тә мөмкин түгел иде. Р.Даутов өстәмәләрендә андый очракларга да ачыклык кертелгән. Менә, мәсәлән, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәхрелислам Агиевка багышланган мәкаләнең Рәис өстәгән астөшермәсе «Ф.Агиев 1928 елның ахырында ОГПУ органнары тарафыннан фальсификация юлы белән оештырылып, «Солтангаливнең контрреволюцион оешмасы» дип исемләнгән мәгълүм «эш» буенча кулга алына» дип башланган, язучының соңгы чор язмышын тулы яктырткан өч зур җөмләдән торган мәгълүмат урнаштырылган. Андый мисаллар бу китапта байтак.
«Әдәби сүзлек» китабында урын алган күп кенә әдип вә шагыйрьләрнең 1969—2001 еллар аралыгында, ягъни сүзлек авторы вафат булганнан соң, шактый гына хезмәтләре кабат басылып чыкты. Р.Даутов ул китапларның да барысын барлап, астөшермә искәрмәләрендә теркәп куйган. И.Рәмиев кулъязмаларында кайбер шәхесләрнең туу, вафат булу даталары да тәгаенләнеп бетмәгән була. Китапның автордашы аларны да ачыклап чыккан, кайбер очракларда хаталану сәбәпләренә аңлатмалар да биргәләгән.
«Әдәби сүзлек»тә, нигездә, XIX йөз белән XX йөз башларында татар халкы, аның аерым шәхесләре тудырган рухи-мәдәни хәзинә үрнәкләре, шул чорда иҗат иткән иҗатчыларның кыскача биографиясе теркәлгән. Борынгы заманнарда иҗат ителеп тә, халык күңелендә сакланган, мәдрәсәләрдә укытылган кайбер бик «иске» әдәбият ядкәрләре турындагы мәгълүмат та анда урын алган.
Бу китапның соңгы өлешендә Рәис Даутовның олы замандашы Исмәгыйль Рәмиевкә багышланган тәфсилле биографик очеркы да бар. «Мәдәниятебез фидакяре» дип исемләнгән ул хезмәттән без Исмәгыйль аганың соңгы елларындагы иҗади омтылышларын да, татар халкы мәдәниятенең үткәненә карата битараф булган кайбер түрә һәм иҗатташларының аңа бу өлкәдә ничек «ярдәм» иткәнлекләрен дә белә алабыз. Татар әдәбияты һәм мәдәнияте үсеше өчен әһәмияте зур булган, ләкин утыз елга соңлап дөнья күргән бу җитди китап язмышын хәл итүчеләр исемлеген тулыландыру максатыннан чыгып, тагын бер фидакяр кешене атап үтү кирәктер, мөгаен. Исмәгыйль аганың якын кардәше (аналары бертуган), музыка белгече Фатыйма апа Вәлиева, олы агасының үксез кулъязмасын кочаклап, байтак вакыт ишектән ишеккә йөрде. Бу хезмәтнең татар халкына бик кирәкле икәнлеген расларга тырышты. Шулай оешмадан оешмага йөри-йөри, үзе дә гүр иясе булды. Аның ялгызак кеше фатирында сакланган ул кулъязмалар (шул исәптән үзенең революциягә кадәр иҗат иткән милләт музыкантларына һәм башкаручыларына багышланган язмалары) тәмам юкка чыкты шикелле, һәрхәлдә, алар саклана дип искә алучыларны мин очратмадым.
Исмәгыйль Рәмиевнең соңгы хезмәтенә автор үзе исән чакта ук тискәре бәя бирүче дә үз кешебез, мәгълүм бер галимебез булды. (Бәлки әле, аның шул тискәре фикерле «кәгазь кисәге» үк Исмәгыйль аганың «бума ютәле» көчәеп китүенә бер сәбәп булгандыр.) Ул галим биргән бәяләмәнең копиясе Ф.Вәлиева кулында да бар иде. Хәтерем ялгышмаса, бәяләмәдәге төп фикер бу хезмәтне «признанный» галим кеше язмаган, кулъязмада тупланган материал әдәбият-мәдәният дөньясын тулы барламый рәвешендәрәк иде. Ә хәзер зур коллективлар, күренекле галимнәр туплап чыгарган энциклопедияләрне тулы дип әйтә алабызмы соң? Әлбәттә, юк. Совет чорында нәшер ителгән энциклопедияләрне дә, хәзергеләрен дә «йөз процентка тулы» дип берәү дә тасвир итә алмастыр. Ә инде бер кеше тарафыннан тупланган белешмәлеккә карата бу сүзне куллану да килешми сыман. Ләкин бит ул хезмәтләрнең кыйммәте аңа карап кына бер дә кимеми. Утыз ел дәвамында дөньяга чыга алмыйча яткан әлеге кулъязма, үз вакытында басылган булса, күпме кешегә, күпме галимгә ярдәмгә килә алган булыр иде. Бүген дә ул, «Татар энциклопедиясе» томнарын әзерләгәндә дә кулдан төшми кулланыла. Бу сүзләрне мин, шул институтта сигез ел эшләгән кеше буларак, раслап әйтәм.
Шушы җәһәттән караганда да, Рәис Даутовның бу кирәкле хезмәтне соңлап булса да нәшер итәргә алынуы мактауга лаек. «Әдәби сүзлек» китабын тудыручы ике шәхес, ике әдип тә татар мәдәнияте өлкәсендә үз иҗади байлыклары белән билгеле зыялылар. Әмма ләкин Исмәгыйль Рәмиевнең узган гасырның егерменче елларындагы иҗаты белән генә бүгенге заман әдәбият сөючеләре таныш түгел. Ә шул дәвердә дә ул эзләнүчән һәм күзәтүчән әдип булган бит. Вакытлы татар матбугатын барлаган әлеге альбом моңа дәлил. Шаян, көлке хикәяләр авторы буларак та ул дан казанган. Туксан еллык юбилеен билгеләргә якынлашып килүче, халык арасында киң таралышлы «Чаян» журналын нигезләүчеләр төркемендә дә «И.Рәми» тамгасы бар.

«Татар иле», 2004, № 4



(Чыганак: Хәмидуллин Л.  Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).




Комментарий язарга


*