ТАТ РУС ENG

Хәмидуллин Лирон Шагыйрьнең сөекле апалары



Олуг шәхесләребезнең тормыш-көнкүрешенә бәйле хатирәләрне язганда без аларның якыннарын сирәк искә алабыз. Мәсәлән, Мөхәммәтгарифулла мулланың беренче хатыны Гафифәдән туган балаларны – Габдулланың абыйсы белән апасы барлыгын күпләр белми дә диярлек. Гафифә Ямаширмә авылы мулласы Сираҗетдин кызы була. Гариф мулла белән Гафифәдән ике бала – Мөхәммәтшәриф исемле олан белән Газизә исемле кыз кала. Габдулла туганда алар инде кечкенә Апушны кулда күтәреп, арбада тартып йөрерлек яшьтә була. Ләкин Гарифулла мулла вафатыннан соң ук бу гаилә таркала. Мөхәммәтгариф мулланың улын бертуганы Зариф үз карамагына ала бугай. Ләкин берничә елдан соң ул бала да авырып үлеп китә. Мөхәммәтшәрифкә ул вакытта 17 яшьләр тирәсе була. Ә ятимә Газизәне 90 нчы еллар башында анасының туганы, Казан мулласы хатыны Хадичә үзләренә асрамага алып китә. Бу вакытта аңа 11-12 яшьләр чамасы була. Ул 1877-1878 еллар тирәсендә тирәсендә дөньяга килгән.
Газизә кайда гына яшәсә дә, энесе барлыгын онытмаган. Бибимәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә киткәнче, алар берникадәр вакыт өчәү бергә дә гомер иткән булса кирәк. Аннары Апушның Кушлавычтагы Шәрифә карчыкта асрамада авыр шартларда, интегеп яшәвен дә Газизә күреп-белеп торгандыр. Үзе күрмәсә дә, ятим мулла баласын ул рәхимсез карчыкның ничек итеп сансыз тотуын Кушлавыч халкы сөйләми калмагандыр, мөгаен. Һәм киләчәктә бу вакыйгалар «Исемдә калганнар»да да Газизә сөйләгәннәргә нигезләнеп язылган булса кирәк. Чөнки Тукайның бит инде кабат Кушлавычка кайтып яшәгәне булмый. «Артык бала булганлыктан, ул (карчык) мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән. Туңсам… җыласам да: «Кадалмас әле, килмешәк», дигән «шәфкатьле» фикердә булган… Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-өч ярым яшемдә генә булганмын дип уйлыйм», — дип искә ала бит Г.Тукай ул елларны.
Сасна авылында, әнисе карамагында берәр ел чамасы бәхетле генә яшәп алганнан соң, Габдулла тормышында янә күңелсез көннәр башлана. Үз бабасы, Өчиле авылы мулласы өендә дә аңа, «артык кашык»ка, якты йөз күрсәтүче булмый. Кайбер истәлекләргә караганда, бу вакытта Тукайның бабасы ишле балалы хатынга өйләнгән. «Үги әбинең алты күгәрченнәре арасында мин бер чәүкә булганга, мине, җыласам, юатучы, ашыйсым эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган. Мине эткәннәр дә төрткәннәр. Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм. Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган… Бабайлар өендә миңа мәрхәмәт күзе илән караучы юк иде, мәгәр син бар идең… апам».
Шулай итеп, Габдулла, үз бабасы өендә дә якты чырай күрмичә, берничә ай яшәп ала да, теләсе кем кулына асрамага бирелер өчен дип, Казанга озатыла. Әби-баба ул чакта: «Үги бала асрасаң, авызың-борының кан булыр, үги бозау асрасаң, авызың тулы май булыр», – дип, кайбер тар күңелле кардәшләребез кабатларга яраткан мәкальне истә тоткандыр, күрәсең. Ә бәлки тормышның катлаулылыгы, мохтаҗлык аларны шулай эшләргә мәҗбүр иткәндер. Мәгълүм ки, 1890-91 елларда Идел буе өлкәләрендә аяусыз корылык була, иген уңмый. Күп кенә урыннарда халык ачтан интегә башлый.
Габдулланы Казанда тату, эшчән, җитеш тормышлы гаилә кабул итеп ала. Ир бала тәрбиялиселәре килгән бу гаиләдә Габдулла үзен баштарак бик тә бәхетле хис итә. Асрамага алган ата-ана, чыннан да, мәрхәмәтле кешеләр булып чыга. Нәкъ менә шул елларда Газизә апасы да аны кабат исенә төшерә. Анарның Яңа Бистәдәге фатирына килгәләп йөри. Әлбәттә инде, 13-14 яшьлек яшүсмер кыз энесенең Казанда яшәгәнлеген йә Кушлавычтан килеп-китеп йөрүчеләр аша, йә хат-хәбәрләр аша белгән булгандыр. Ләкин Казанда узган бәхетле көннәр икесе өчен дә бик кыска гомерле булып чыга. Тукайның ни рәвешле яңадан авылга, Кырлайга кайтып китүе барыбызга да мәгълүм. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» әсәрендә бу вакыйгага күп урын бирелгән. Ә ни сәбәпле Газизәнең әнисе ягыннан туганы йортын калдырып, мең чакрымдагы Җаек буена – Уральски каласына сәфәр кылуы миңа мәгълүм түгел. Ул анда, әтиләренең сеңлесе Газизә һәм җизнәләре Галиәсгар Госманов чакыруы буенча, 1892 елда китә.
Уртакул сәүдәгәр Госмановлар гаиләсе бу вакытта Уральски каласының үзәк өлешендә, ике катлы үз йортлары белән яши. Гаиләдә ике кыз, Габдулладан бераз гына өлкәнрәк уллары була. Соңыннан Тукай Казаннан юллаган  хатларында  бик хөрмәтләп: «Сөекле гаммәм (атам белән бертуган) апам», – дип искә алган Газизә Госманова йортына кече Газизә дә килеп сыена. Җитеш тормышта яшәүче Госмановлар гаиләсенә бу вакытта әле йорт эшләрен эшләшердәй кеше кирәкми. Аларда андый эшләрне ялланган бер ир белән хатын башкарып килә. Бәлки, өлкән Газизә аны, туган агасының кызын, үз кызларына иптәш булсын дип чакырып китергәндер. Кече Газизәгә Казаннан килгәндә 14-15 яшьләр чамасы була.
Монда килгәч тә, кече Газизә «кеше кулында ятимлектә интегүче энесен» дә әледән-әле искә төшерә. Аны жәлләп һәм сагынып елап та алгалый. Шулай 2-3 ел дәвам иткәннән соң, үз уллары да авырып, үлеп киткәч, Госмановлар Уральскига Габдулланы да чакырып китерергә карар кыла. Шул рәвешле, кечкенә Апуш Җаек тарафының мәрхәмәтле, «җылы җилле, җылы агымлы Гольфстримы» хәятенә барып эләгә. Галиәсгар җизнәсе аны тирән белемле Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә һәм мәдрәсә карамагындагы 3 сыйныфлы урыс мәктәбенә урнаштыра. Шундагы уңай мохит йогынтысында тиздән Тукай шагыйрь буларак таныла башлый.
Әйе, мәдрәсә тотучы Мотыйгулла хәзрәтнең дә, аның Каһирәдә укып кайткан улы Камилнең дә Габдуллага йогынтысы әйтеп бетергесез зур була. Мотыйгулла хәзрәтнең югары сыйныфта укучы шәкертләргә, шәрекъ әдәбияте үрнәкләреннән мисаллар китереп, шигырь төзелеше үзенчәлекләрен өйрәтүен дә Тукай белән бер чорда укучы шәрикләре искә ала. Кайсы мәдрәсәнең кайсы мулласы әле Исламга турыдан-туры мөнәсәбәте булмаган дәресләрне укытып маташкан? Татар дөньясында андый мисаллар бик сирәктер. Габдулла Кариев 1913 елда «Мәктәп» журналында басылган истәлегендә: «Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим… Ул заманнарда иң хөр мәдрәсә алар мәдрәсәсе иде», – дип яза. Мәдрәсә китапханәсенең гарәп һәм төрек телләрендә басылган гәзит-журналларны, Русиядә чыга башлаган «Тәрҗеман», «Шәркый рус» гәзитләрен даими алдырып торуын да әйтә Г.Кариев. Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин 1905 елның көзендә нәшер итә башлаган гәзит-журналлар эшендә Тукайның бик теләп катнашуын да искә ала. «Фикер» гәзите чыга башлагач, Г.Тукайның баштарак 5 сум эш хакы алып, хәреф җыючы вазифасын үтәвен, 2 айдан соң 10 сум акча алып, мөсәхлих (корректор) булып эшләвен яза. «Шул 10 сумга ул мәдрәсә ятагында бик иркен торды. Остазы Камилгә багышланган «Мөхәрриргә» шигырен язгач, Камил аның хезмәт хакын 20 сумга күтәрде. Без икәү «Казан» кунакханәсенә күчеп яши башладык», – дип искә ала Г.Кариев…
Тукайның кече апасы Газизәне озакламыйча Уральски кешесенә кияүгә бирәләр. Апасы белән җизнәсе аны бик ишле гаиләдән булмаган, бераз гына сату-алу эшенә дә күңеле яткан егеткә «озатырга» тырышкан бугай, һәрхәлдә, кияү Габдерахман Зәбиров һәм аның гаиләсе аларга таныш була.
Өлкән Газизә белән аның ире Галиәсгарның ни дәрәжәдө туган җанлы булуын искә төшерү өчен тагын бер мисалга тукталып үтик. XX гасыр башында Казан артындагы бер авылда (ул авылның исемен онытканмын инде) Галиәсгарның бер якын туганы вафат була. Бераздан соң Госмановлар ул туганнарының да улы белән кызын үзләренә чакырып китерә. (Бу вакытта кече Газизә кияүгә чыккан була инде.) Һәм шушы вакыйгадан соң берәр ел чамасы үткәч, гаилә башлыгы Галиәсгар Госманов та үлеп китә. Бу ишле гаилә бик авыр хәлдә кала. Шул үкенечле вакыйга Габдулла язмышында да чагыла. Ул мәдрәсә ятакханәсенә күчеп, ике кыш чамасы апаларыннан аерым яши. Әлбәттә инде, аны апалары бөтенләй үк ятим итми. Ул аларның икесенә дә барып-килеп йөри. Аның истәлекләрендә Габдерахман җизнәсе белән дустанә мөнәсәбәттә булулары, еш очрашып торулары хакында да бәян ителгән. Газизә апаем минем өс киемнәремне карап, юып, ямап тора иде, дигән җөмләсе дә кайсыдыр бер истәлегендәме яки хатындамы теркәлгән. Габдулла Кариев истәлекләрендә дә Тукайның ике Газизә апасына багышлы юллар бар.
Шул рәвешле, безгә бүген Габдулла Тукайны якын иткән өч апасы булганлыгы мәгълүм. Үги әбисенең өлкән кызы Саҗидә, әтисе Гарифулла мулланың сеңлесе Газизә һәм бертуган апасы Газизә. Хәтерләвемчә, 1930-40 елларда язучы һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Гали шагыйрьнең апасы Саҗидәне эзләп таба һәм күләмле генә истәлекләрен бастырып чыгара. Уральскидагы Госмановлар гаиләсе турындагы язмалар Уральски вакыйгаларына бәйле истәлекләрдә еш телгә алына. Г.Тукай «Әсәрләр»енең 1986 елда нәшер ителгән 5 нче томында олы апасы Газизәгә Казаннан язган ике җылы хаты да урын алган. Анда «күчтәнәчләрегезне алып торам, яңа чыккан китабымны җибәрәм», дигән юллар да бар. Ул елларда, бәлки, шагыйрь кече апасы Газизә белән дә хатлар алышкандыр. Ләкин алар әлеге томның «Хатлар» бүлегендә теркәлмәгән. Тукайның балачагын яхшы хәтерләгән Госмановлар кызлары һәм аларның балалары язмышы да миңа мәгълүм түгел.
Ә Газизә Зәбирова озын гомерле була, 1960 еллар башында гына фани дөньядан китә. Хәтерлим әле, 1970 еллар тирәсендә бугай, аның улы Хөсәен (архитектор иде шикелле), әнисе истәлекләренә нигезләнеп, Казан матбугатында Тукайга багышлап бер-ике мәкалә дә язып бастырган иде. Обсерватория станциясе тирәсендәге «Совмин хезмәткәрләре» дачасында аның иркен генә бакчасы да бар иде. (Шул ук «дачада» язучылардан Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Гази Кашшаф, Салих Баттал, Геннадий Паушкиннар да яшәде.) Хөсәеннең кызы Әлфияне әле 3-4 ел элек кенә шул дача тирәсендә «774 нче чакрым» дигән электричка тукталышында очраткан да идек. «Татар энциклопедиясе»ндә хәбәр ителгәнчә, Әлфия Зәбирова 1941 елда Свердловски шәһәрендә туган, Татарстанның атказанган архитекторы. «Казанстройпроект» институтының баш архитекторы вазифасын үтәгәндә Кремльдә Президент кабулханәсен үзгәртеп кору эшен башкара (1999). Язучы, хәрби очучы, сугыш ветераны Юрий Белостоцкмйның хатыны. Без Ю.Белостоцкий белән бер үк елларда Язучылар берлегендә эшләдек. 1970 елларда, беренче хатыны белән арасын өзгәннән соң, ул каләмдәше Г.Паушкинның бакча күршесе кызы Әлфиягә өйләнгән иде. Шул ук елларда ул, бабасы Хөсәен сөйләгәннәргә нигезләнеп, «Советская Татария» гәзитендә Г.Тукайга багышлап күләмле генә мәкаләсен дә бастырып чыгарды. Әлбәттә инде, ул мәкаләдә Тукайның туган апасы Газизәгә багышланган юллар да бар иде.
Киләчәктә, сөекле Тукаебызның замандашлары тарафыннан язып калдырылган истәлекләрне кабат бастырганда, аның сөекле апалары булганлыгын да онытмасак иде.

 

 (Чыганак: “Мәдәни җомга, 22 апрель, 2011 ел)



Комментарий язарга


*