ТАТ РУС ENG

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Тукайлы дөнья

Ул чордагы татар тормышында, мулланың нинди кеше икәнлегенә карамастан, абруе һәм роле бик зур булган. Баланың дөньяга килүе, әдәп-әхлак тәрбиясе, гаилә кору, тормышта килеп чыккан низагларны, читенлекләрне җайга салу, фани дөньядан бакыйлыкка күчү һ.б. вакыйгалар – барысы да мулла ярдәме, аның хәер-фатихасы белән хәл ителгән. Тагын да мөһимрәге: татарның милли-мәдәни тормышын әйдәп баручы зыялы шәхесләренең дә күпчелеге шул ук муллалар һәм аларның балалары булган.

Ни хәл итсен: бер яктан, патша Россиясенең татар-мөселманнарга каршы гасырлар дәвамында алып барган ерткыч сәясәте, икенче яктан, үз алпавыт-байлары тарафыннан икеләтә изелүгә дучар ителгән халыкның бердәнбер таяныч-­юанычы, Аллаһның җирдәге илчесе — муллага сыенмый, кемгә сыенсын? Шуңа күрә халык телиме-теләмиме, мулланың үзен дә, балаларын дахөрмәт итәргә тиеш тә, мәҗбүр дә булган. Ни генә әйтсәң дә, муллалар – иң укымышлы, иң зыялы кешеләр. Алар үз төбәкләрендә генә түгел, чит ил-җирләрнең атаклы мәдрәсәләрендә белем-тәрбия алган, хаҗ сәфәре кылган, үзара аралашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән, шул гамәлләре белән халыкка үрнәк күрсәткән. Үсеп җиткәч, баласының мулла булуын теләүбик күп ата-аналарның хыялы, иң зур максаты булып саналган.

Гәрчә тормышында күңелле, рәхәт чак­лары бик аз булса да, Габдуллага, мулла баласына, кечкенәдән Хак Тәгаләнең дә, бәндәләренең дә мәрхәмәте, разыйлыгы ачык күренә.

Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф мулла да кечкенәдән зирәк, акыллы, максатчан бала булган. 22 яшендә указлы мулла дәрәҗәсенә ирешүе шул хакта сөйли. Билгеле  инде, ул мулла кызына өйләнә. Тик ни аяныч, җәмәгате бик иртә вафат була. Шуннан соң ул Өчиле авылы мулласының кызына – киләчәктә  Габдулланың әнисе булачак Мәмдүдәгә өйләнә. Тагын аянычлы хәл: сабыйга нибарысы дүрт ай ярым вакытта әтисе вафат була. Мәмдүдәгә  атасының йортына кайтып китүдән башка чара калмый. Ул замандагы  гореф-гадәт буенча, иртә тол калган мулла хатыннарына башка муллалар өйләнгән. Мәмдүдә дә Сасна авылы мулласына кабат кияүгә чыга, әмма кечкенә Габдулланы вакытлыча Шәрифә атлы бер фәкыйрь карчыкка “килмешәк ба­ла” итеп калдырып торырга туры килә. Бу – сабый баланың газаплы тормышының башлангычы. Бәхетенә күрә, озакламый әнисе аны үз янына алдыра. Тагын да  аянычлырак хәл кабатлана: дүрт яше тулар-тулмастан әнисе Мәмдүдә дә вафат була. Шуннан соң Габдулланың дөм ятим тормышы — кулдан-кулга күчеп йөрүләре башлана.

Әмма ни кадәрле генә аяныч булмасын, бу зирәк, акыллы, зиһенле, шаян да, тапкыр да мулла баласына язмыш шагыйрь булып танылу мөмкинлекләрен дә бирә. Халыкның миһербанлы, ихтирамлы мөнәсәбәтен кечкенәдән тоеп үсү Габдуллага үз-үзенә карата ышаныч та, горурлык та уята. Шул уйларын, хис-тойгыларын, шагыйрь булып өлгергәч, Тукай “Милләткә” шигырен багышлап түләгәндәй тоела:
“Барлык уем кичен-көндезен
                   сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың – минем саулык,
авыруың – минем авыруым”, –
дигән юлларда бик ачык чагыла ул.

Икенче яктан, ул милләтнең үзен шагыйрь итеп үстерүен дә бик яхшы аңлаган, шул хакта “Дошманнар” шигырендә язмышына ачынуын белдерсә дә, ихлас күңелдән милләтенә сыенуын, аңа рәхмәтле булуын: 
“Азмы какканны вә сукканны
                      күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик
                      маңлаемнан милләтем”, –
дип бик ачык итеп әйтеп биргән.

Тукай иҗатында туган җиренә карата булган кайнар хис­ләре дә киң урын алган. Аның “Туган җиремә” исемле шигырендә авылның гап-гади күренешләрен дә изгеләштереп тасвирлавы сокландыра:
“Җөмләтән изге икән ич:
                      инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен,
                      кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгаң: язың,
                      көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер,
                      чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез,
                      сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен,
                      шүрәле, сарикъларың”, –
дигән юлларны уздырып кына түгел, хәтта ки моңа бу дәрәҗәдә якын килеп язган бер генә татар шагыйре дә булмый.

Г.Тукай мохитендә аны татар халкының бөек шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән тагын бер хасият – ул халык авыз иҗаты әсәрләре, аеруча – җырлары.

Җыр-музыкага Тукай балачактан ук тартылып үсә. Ихтимал, аның сабый чакта ук әти-әнисеннән дөм ятим калган күңеле халык моңнарыннан бер юаныч, сыену эзләгәндер. Шуңа күрәдер, ул 6 яшеннән үзе дә җырлый башлый, 9 яшендә Җаекта яшәүче апасы Газизәгә язган хатында “хәзер минем белмәгән җырым калмады” дип язган. Ул аеруча халкыбыз­ның “Кара урман”, “ Әллүки”,  “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү” көйләрен тыңларга һәм җырларга яраткан. Моннан тыш ул үгет-нәсихәткә корылган, дини эчтәлектәге “Бакырган”, “Бәдәвам”, “Бүз егет ”, “Таһир-Зөһрә”, “Йосыф-Зөләйха” һ.б. китапларны тыңларга, көйләп укырга яраткан, матур итеп кубызда уйнаган. Шуңадыр, ул шигырьләрен дә халык җырларын көйләп яза торган булган, шул нигездә биш кисәктән торган “Авыл җырлары”н иҗат иткән һәм шуның белән “халык җырлары “ дигән яңа жанр­га нигез салган. Ул байтак җырчылар, музыкантлар, композиторлар белән дә аралашып яшәгән.
Тукайның җыр-музыка белән ныклап кызыксынуы Уральскида “Мотыйгыя” мәдрәсәсендә укыганда башланып китә.  Анда шәкертләр арасында XV  гасыр­да яшәп иҗат иткән төрек  шагыйре  Чәләбинең “Мөхәммәдия” китабын көйләп уку киң таралган була. Тукай да ул китапны көйләп укырга бик яраткан. Моннан тыш  ул, рус,  башкорт халык җырларын  да, Камил Мотыйгыйдан тө­рек, гарәп җыр­ларын да өйрәнгән һәм аларны, аеруча ялгыз калган чакларында, еш җырлаган.
Казанга килгәч, Тукай композитор, дирижер һәм этнограф А. Эйхенвальд һәм әле ул вакытта яшь музыкант Салих Сәйдәшев белән танышып, дуслашып китә.  Гомумән, Тукай җыр-музыканы ишетеп-тыңлап кына түгел, аңлап, фәнни нигездә кабул итеп үзләштергән. Поэзия белән җыр-музыканы тирәнтен белүе аңа шигърияттә замандашларыннан бик нык алга китеп иҗат итәргә мөмкинлек биргән.

Г.Тукай иҗаты – нигездә, моң-сагыш, яшерен мәхәббәт һәм юмор-сатира поэзиясе. Халык иҗатына хас мондый гармонияне Тукай нәкъ менә халык җырларыннан, әкият-бәетләреннән, мәкаль-әйтемнәреннән, халыкның җор, тапкыр сөйләменнән таба.

Бөек шагыйрьләрнең иҗаты шигърияткә генә түгел, әдәбиятка да, халыкның милли аңы һәм туган тел үсешенә дә гаять зур йогынты ясый. Пушкин, Лермонтов, Һете, Һейне, Петефи, Абай, Шевченко, Тукай – нәкъ менә шундыйлардан. Габдулла Тукай – халык үзе тудырган милли, чын мәгънәсендә татарның беренче халык шагыйре булуы белән бергә, Муса Җәлил язганча, “әдәби телебезгә нигез салучы” да. Шуның белән бергә аның иҗаты милли кысалар белән генә дә чикләнеп калмаган, бәлки рус һәм дөнья әдәбияты үрнәкләре белән дә тыгыз үрелгән. Аның Пушкин, Лермонтов, Майков, Крылов, Некрасов, Кольцов, Толстой, Байрон, Һейне, Шиллер, Шекс­пир һ.б. шигырьләрен, мәсәлләрен, әсәрләрен тәрҗемә итүе, алар үрнәгендә халык әкиятләренә нигезләнеп поэмалар язуы моның ачык мисалы. Ул татар әдәбиятын гына түгел, төрки халыклар әдәбиятларын да рус һәм дөнья әдәбияты, мәдәнияте белән тоташтыручы да.

Рус поэзиясендә Пушкинның даһилыгы беренчеләрдән булып төрле стильләрне кушып иҗат итүгә нигезләнсә, Тукайның бөеклеге дә халыкның җанлы сөйләм теле белән язма телне (китап телен) һәм стильләрне бергә үреп иҗат итүендә гәүдәләнә. Бу җәһәттән караганда Тукай иҗаты идея-эстетик, иҗтимагый-социаль роле белән генә түгел, ә бәлки әдәби тел, матур әдәбият өлкәсендәге реформаторлыгы белән дә зур әһәмияткә ия.

Г.Тукай да, Пушкин кебек, үзенең бөтен иҗатын кимсетелгәннәрне яклауга, кешенең кешене изүенә, явызлыкка каршы, гади халыкның бәхете өчен көрәшкә багышлаган, чөнки ул шигърияткә нәкъ менә шул бөек гуманистик, демократик идеяләр белән рухланып килә. Иҗаты киң катлау укучыга багышланган булганга, аны авыл кешесе дә, шәһәрнеке дә, шәкерт тә, мөгаллим дә, сәүдәгәр дә, приказчик та, дин вә базар әһеле дә, зыялы һәм кара эшче дә белгән, укыган, аңлаган, үз иткән. Чөнки ул шигырьләрендә гади халыкны үз итеп, байларны, өстен катлауны фаш итеп тасвирлап биргән.

Тукайның шул рәвешчә киң танылуына аның рус поэзиясенә таянып, иҗатында көнчыгыш    белән көнбатыш поэзиясен    синтезлавы, ягъни алардагы поэтик казанышларны бергә үреп иҗат итүе дә зур этәргеч ясый, аны киң колачлы, новатор шагыйрь югарылыгына күтәрә.

Әлбәттә, милләт, халык бәхете өчен көрәштә Тукай ялгызы булмаган, ул фикердәшләре Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов, М.Га­фури, Г.Камал, Ф.Әмирхан һ.б. рухи теләктәшлеген тоеп иҗат иткән.  
Аның  1909  елда язган  “Җавап” шигырендәге:
“Шигъре Лермонтов вә
Пушкин – олугъ саф диңгез ул,
Хәзрәти Пушкин вә
                     Лермонтов, Тукай –
                                     өч йолдыз ул”, –
дигән сүзләренең хаклыгын вакыт үзе раслады.

Шул рәвешчә, Г.Тукайның дөнья поэзиясе күгендә якты йолдыз булып балкуы, үз поэтик дөньясын хасил итүе – шигырьләренең һәм илһам чишмәсенең туган җиренә, газиз халкына, халык авыз иҗатына, язма әдәбиятына карата кайнар мәхәббәт хисләре белән сугарылган булуында, шуңа нигезләнеп  дөнья әдәбиятын, мәдәниятен үзләштереп, иҗатын шундый югарылыкка күтәрүгә ирешүендә гәүдәләнә.

(Чыганак: Мәдәни җомга, №16, 2016).

Комментарий язарга


*