ТАТ РУС ENG

Хәсәнов Мансур Тукай хакында сүз

 

(Мәкалә Г. Тукайның 90 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә сөйләнгән доклад буенча эшләнде)


Күп милләтле Ватаныбыз мәдәнияте тарихында шундый исемнәр бар, В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, алар «мәңге яши һәм хәрәкәт итә торган күренешләрдән саналалар, алар гомерләрен үлем өзгән ноктада тукталып калмыйлар, ә бәлки җәмгыятьнең аңында алга таба үсүләрен дәвам иттерәләр». Татар халкының бөек шагыйре, күренекле фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай шундый әдипләр рәтенә керә.
Халыкның бөек шагыйрьләре «буш урында» тумый. Аларны зур социаль һәм милли күтәрелеш дәверләре тудыра. Тукайның иҗат юлын XX йөз башындагы, В. И. Ленин сүзләре белән әйтсәк, «йокымсырау хәлендәге Россия революцион пролетариат һәм революцион халык Россиясенә әверелгән чордагы» (В. И. Ленин. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә, 23 том, Казан,   1964   ел,  256  бит) азатлык хәрәкәте ялкыны яктырта. Шагыйрьнең беренче иҗат адымнары 1905—1907 еллардагы революция тәэсирендә — татар дөньясында көчле демократик хәрәкәт башланган чорга туры килә. Шул хәрәкәт дулкынында Тукай яңа татар әдәбиятын башлап җибәрә, милли әдәбиятта критик реализмга нигез сала.
Шагыйрь үз иҗаты белән гасыр башындагы татар мәдәниятенең иң матур сәхифәләрен яза. Татар халкының күңелендә йөргән социаль теләкләрне, аның патриотик һәм милли омтылышларын, эстетик хисләрен Тукай искиткеч тулылык һәм тирәнлек белән чагылдыра. Шуңа да аның мирасының әһәмияте бер татар поэзиясе белән генә чикләнми. Аның иҗат мирасы милли әдәби телнең формалашуында һәм иҗтимагый фикер үсешендә тулы бер эпоханы тәшкил итә. Тукай, беренче булып, рус, дөнья әдәбияты классиклары һәм халык авыз иҗаты җәүһәрләренең татар әдәбиятына үтеп керүенә киң юл ача. Бу җәүһәрләрне аның поэзиясе аша татар укучылары гына да үзләштереп калмый. Әлеге мәсьәлә уңае белән күренекле әдәбият галиме И. С. Брагинский болай дип язган иде: «Габдулла Тукайның әдәби осталык ягыннан гомум Европа биеклегенә күтәрелгән һәм революцион эчтәлек белән сугарылган поэзиясе Россиянең Шәрәкъ әдәбиятларына көчле йогынты ясаган әдәби факторга әйләнә» («Вестник   истории   мировой   литературы»,   альманах,   1960 ел, 5 сан, 4 бит).
Тукай кыска, әмма иҗат ялкыны белән тулы гомер юлы үтә. Матбугатта беренче шигырьләре басыла башлаган 1905 елдан алып рәхимсез чахотка кабергә алып киткән 1913 елга кадәр вакыт эчендә шагыйрь тарафыннан йөзләгән шигырь, тугыз поэма, дистәләрчә публицистик мәкалә язылган. Аның иҗатын һич икеләнүсез гасыр башындагы милли тормышның энциклопедиясе дип атарга мөкин. Ләкин шагыйрьне бер татар дөньясы алдында торган мәсьәләләр генә борчымый, ул бөтен Россиядә, хәтта бөтен дөнья күләмендә барган вакыйгаларны иңләргә омтыла. Ул кеше күңелендәге иң яшерен хисләрне уятучы нечкә лирик, эксплуатациягә нигезләнгән тормышның гаделсезлекләрен кискен фаш итүче үткен сатирик, үз чорының иң мөһим сәяси һәм социаль мәсьәләләрен яктыртып баручы ялкынлы публицист була. Тукай шагыйрьлек талантын органик төстә көрәшченең гражданлык батырлыгы, җәмәгать эшлеклесе батырлыгы белән бергә куша, үз гомеренең бөтен мәгънәсен халкын бәхетле итүдә күрә — аның бөеклеге әнә шунда. С. Рәмиевкә язган хатларының берсендә ул зур горурлану белән: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә»,— ди. Аның бөтен иҗат эшчәнлеге шул сүзләрнең дөреслеген раслый.
Тукай иҗаты үзенең зурлыгы, тирәнлеге, гомум-кешелек әһәмияте белән таң калдыра. Аны бер күз ташлауда иңләп бетерү бик кыен, кыска бер мәкаләдә тормышының һәм иҗатының бөтен якларына үтеп керү мөмкин түгел. Шуңа күрә биредә шагыйрь иҗатына бәйле кайбер мәсьәләләргә генә тукталып үтәргә туры килә.
Тукайның иҗат эшчәнлеге башланган чак татар халкы тарихында, аның рухи тормышында һәм культурасында гаҗәеп бер дәвергә туры килә. Яңарыш чоры Европа халыклары өчен нинди роль уйнаган булса, татар халкы өчен Беренче рус революциясе еллары шундый ук роль уйный. XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында татар милләте иске Көнчыгыш артталыгыннан, феодаль йомыклыктан гомум Россия һәм дөнья прогрессы киңлекләренә таба зур борылыш ясый. Халыкның социаль һәм милли аңы уяна. Иҗтимагый фикернең үсешенә көчле этәргеч ясаган көндәлек матбугат туа. Татар театры барлыкка килә. Тарих аренасына революционерларның, талантлы әдипләрнең һәм культура әһелләренең бөтен бер плеядасы күтәрелә: Галиәсгар Камал, Хөсәен Ямашев, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гафур Коләхметов… Нибары ун ел вакыт эчендә алар яңа татар поэзиясен, проза һәм драматургияне, публицистика һәм әдәби тәнкыйтьне, тарих фәнен һәм тел белемен тудыралар. Егерме яшьлек Тукай хаклы рәвештә милли культура әһелләренең иң алгы сафына баса. Аның күпкырлы талантында халыкның яңа уянып килгән рухи көчләре аеруча тулы чагыла.
1905—1907 ел революциясе чәчкән орлыклар шагыйрьнең өлгергән, җитлеккән иҗатында мул шытым бирәләр. Изүгә нәфрәт, азатлыкка омтылыш һәм туган җиргә тирән мәхәббәт аның иҗатынык нигезен тәшкил итә. Революцион-демократик карашлары аның поэзиясенең пафосын һәм төп юнәлешен билгели.
Тукай патша Россиясенең реакцион асылын, тарих тарафыннан аның үлемгә һәм һәлакәткә дучар ителгәнлеген ачып бирә, әрнү һәм нәфрәт белән халыкның авыр хәлен сурәтли. Әмма ул бервакытта да халыкның көченә һәм потенциаль мөмкинлекләренә аз гына да шикләнми. Шагыйрьнең үлемсез әсәрләре безгә үткәндәге авырлыклар һәм кыенлыклар турында гына түгел, ә туган җирнең гүзәллеге, аның кешеләренең рухи матурлыгы хакында да сөйли:
Кысса  да  синдә   фәкыйрьлекләр,   ятимлекләр  мине,
Изсә  дә   үз   ишләремнән   хур  вә   кимлекләр   мине…
Бөрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде*;
Алды дүрт  ягымнан  ялкын,  якмады,  харкъ  итмәде**.
Бу   сәбәптән   аңладым   мин,   и  туган   җирем,   синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
(«Туган  җиремә»,   1907.)

(*Гаркъ   итмәде — батырмады.
**Харкъ   итмәде — яндырмады.)


Тукай поэзиясен туган җиргә, туган халкына мәхәббәт сугарып тора. Аның гүзәл лирикасы һәм «Шүрәле» поэмасы шул хакта сөйли. Ул әсәрләрдә һәркемгә таныш җирләрнең, бала чактан таныш табигатьнең, үзенә генә хас йолалары, гореф-гадәтләре булган халык тормышының матурлыгы яңадан ачылгандай була. Халыкка, хезмәт кешеләренә булган шушы мәхәббәт Тукай эстетик концепциясенең буеннан-буена сузыла. Шагыйрьнең: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»,— дигән мәгълүм сүзләрендә бу бик ачык чагылган. Бүген, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет кешеләре коммунизмның мәһабәт бинасын салган көннәрдә, халык массаларының иҗади куәтенә һәм зур мөмкинлекләренә шул рәвешчә тирән ышану безне аеруча нык дулкынландыра.
Тукайның бөтен шигъри эшчәнлге новаторлык характерында. Армый-талмый, өзлексез эзләнүләр нәтиҗәсендә ул татар поэзиясен революцион идеяләр, гражданлык лирикасы белән баета, татар әдәбиятында реалистик поэма, үткен политик сатира жанрын гамәлгә ашыра. Тукай шигырьләре интонацияләр байлыгы һәм эмоцияләр төрлелеге белән аерылып тора, әле моңсу, әле шаян яки ироник рухта яңгырый. Ул кеше хисләрен нечкә итеп, ихлас күңелдән тасвирлый. Аның социаль стройның бозыклыгын, тормышның консерватив формаларын фаш иткән кискен һәм үткен эпиграммалары, сатирик шигырьләре киң яңгыраш ала. «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы — шагыйрьнең иң әһәмиятле әсәрләренең берсе. Ярсулы сарказм һәм табигый көлү, политик памфлет һәм тормышчан юмор, фантастик шартлылык һәм реаль картиналар бу поэмада табигый һәм органик рәвештә бергә кушылганнар, җитди реалистик сатираның ныклы эретмәсен хасил итәләр. Тукай монда Октябрьга кадәрге татар җәмгыятенең реакцион күренешләрен хурлык баганасына тери, прототиплары реаль тормыштан алынган образларның бөтен бер галереясын тудыра. Дини поэманың сюжет һәм стиленнән файдаланып, ул дини-патриархаль катлауларның рухи хәерчелеген ачып сала, татар тормышындагы феодаль калдыкларны дөмбәсли.
Шагыйрь кеше һәм гражданин буларак, Тукай бүген безне—коммунизм җәмгыятен төзүчеләрне дә сокландырырлык күп кенә сыйфатларга ия. Аның нык һәм эзлекле патриотизмы, туган җиргә бирелгәнлеге — шундый сыйфатларның берсе. Шунысы аеруча кыйммәт: бу — чын интернационалистның патриотизмы. Шагыйрьнең милли горурлык хисе аның интернационалистлыгыннан аерылгысыз. Тукай, иң беренчеләрдән булып, үз милләтенең хәзергесе һәм киләчәге бөтен илнең тарихи юлыннан, аның барлык халыкларының азатлык өчен көрәшеннән аерылгысыз булуын аңлый:

Монда   тудык,   монда   үстек,   мондадыр   безнең   әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне тәңребез (гыйззе вә җәл)*.
Иң бөек максат безем:   хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе ру сияһ! **
(«Китмибез!»  1908.)

* Гыйззе   вә   җәп — кодрәтле   һәм   шанлы
** Ру сияһ — «кара йөз» димәктер (фарсыча). (Г. Тукай искәрмәсе.)


Шагыйрь руслар һәм башка халыклар белән дуслыкка дан җырлаучыга әверелә. Җәмгыятьне революцион үзгәртеп кору өчен барган көрәштә төрле милләт хезмәт ияләренең үзара берләшү темасы Тукай иҗатында бик көчле яңгырый. Аның буржуаз милләтчеләргә, пантюркистларга һәм панисламистларга каршы килешмәүчән көрәше тирән идея, ышанганлыгыннан килә.
Ихлас күңелле лирик һәм ялкынлы трибун Тукай бер үк вакытта тирән фикерләр һәм фәлсәфи гомумиләштерүләргә ия булган шагыйрь. Аның иҗатында халыкның күп гасырлык тәҗрибәсе, акылы чагыла. Шуның белән бергә, Шәрекъ поэзиясенә хас хикмәтле сүз традициясе Тукай иҗатында алдынгы рус һәм Европа әдәбиятларының фикер казанышлары белән байый. Кешенең тормышта тоткан урыны, замандашларының язмышы турында борчылып уйланулар шагыйрь иҗатының буеннан-буена сузыла. Һәм бу пассив борчылу түгел. Тукай иҗатында кешегә мәхәббәт һәм аңа теләктәшлек тарихи оптимизмнан, хөрлек хисеннән аерылгысыз. Ул кеше акылының бөеклеген җырлый. Яктылыкка, аң-белемгә мөрәҗәгать итү — аның поэзиясенең даими мотивлары. Гади кешене капитал дөньясыннан югары күтәрә торган хезмәтне ул шундый ук кайнарлык белән зурлый. Яшьләргә адресланган шигырьләрендә Тукай гуманистик моральне, дөньяви һәм фәнни карашларны, чынбарлыкка сәламәт мөнәсәбәтне алга сөрә.
Шагыйрь үзен халыкның якты киләчәге өчен, иҗтимагый тормышны тамырдан үзгәртеп кору өчен барган көрәштән читтә итеп күз алдына китерә алмый. 1906 елда «Мөселман иттифакы» партиясенә һәм аның җитәкчеләреннән И. Гаспринскийга багышланган «Шартлар» исемле памфлетында ул: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм», — дип яза.
Тукай инанган революцион демократ була, эшче сыйныфы партиясе сафларына баскан кешеләрне котлап язган шигырьләре белән ул марксизм-ленинизм идеяләренең бөеклеген аңлауга якын килеп җитә диярлек. Шуның белән бергә, Тукайның сәяси карашлары     хакында    сүз  йөрткәндә     без,  билгеле, шагыйрьнең   каршылыклы   якларына,   аның  дөньяга карашындагы кимечлекләргә дә  күз йоммаска тиеш. Шул   ук   вакытта   ул   кимчелекләрнең   объектив,   социаль  факторларга,  шагыйрь  яшәгән  һәм  иҗат  иткән  шартларга бәйле булуын да  онытырга ярамый. Бигрәк   тә   реакция   еллары   шагыйрь   күңелендә   газаплы   уйланулар,   тирән     рухи   яралар   калдырмый калмаган. Кайчак Тукайның шигъри уйлануларында гаделлеккә, бәхетле тормышка   шикләнү   авазлары яңгырап китә. Ул чор кешеләрендәге иң яхшы  сыйфатларны буып-үтереп торган буржуаз Рессия шартларында бу  хәл  табигый,  күрәсең.  1915 елда А. М. Горький Тукай  турында болай    дип язган иде:   «Бу  дөнья художниклар өчен  түгел,  анда  һәрвакыт  аларга  кысынкы  һәм  уңайсыз  булды — шуңа күрә  аларның  роле     мактаулырак  та,  батыррак  та. Ачлыктан   һәм   чахоткадан  үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь:  «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы!» дип бик шәп әйткән». Әлеге сүзләрне язганда А. М. Горький нәкъ шул хәлне  күздә   тоткан   да.     Буржуаз   дөньяның  тимер читлегендә  Тукайның  хөрлек  сөюче  шигъри  табигатенә тар һәм тынчу була. Әмма шундый мизгелләрдә дә   татар    шагыйренең    йөрәгендә    изү-кыерсытулар эчендә яшәгән хезмәт кешеләренә мәхәббәт уты сүнми.  Без   Тукай   гуманизмы   дип   йөрткән   якты   башлангыч   җиңеп  чыга.     Ул  халыкның  иҗади   көченә ышана. Шагыйрь,  азат  көннәр турында хыялланып:

Җиргә   рәхмәт   күк   төшәр   яшьләрнең   изге   касдлары,
Шаулап  аккан  су  булыр  тау  башлары, тау  астлары.
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар  изге  көрәшнең  хәнҗәре,   алмаслары,—
(«Татар яшьләре»,  1912)
дип яза.
Без үзебезне менә шул какшамас тарихи оптимизмның, шагыйрь һәм гражданинның менә шул ышануының рухи варислары итеп саныйбыз.
Новатор шагыйрь буларак, Тукайның роле бөяләп бетергесез зур. Ул татар поэзиясендә үзенә кадәр хакимлек иткән иске кануннарны, дини-мистик һәм сентименталь романтиканы җимереп ташлый. Ул милли шигъри культураны һәм татар шигырь төзелешен киң юлга чыгара, аның артыннан килүче шагыйрьләр бүген дә шул юлдан баралар.
Татар әдәбияты үсешенә шагыйрьнең новаторлык иҗат практикасы гына түгел, ә бәлки теоретик фикерләре дә гаять тирән йогынты ясый. Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовлар белән бергә, Тукай әдәби тәнкыйтькә, революцион-демократик эстетикага нигез сала. Аның әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә сәнгатьнең чынбарлыкка мөнәсәбәте, аның халыкчанлыгы һәм реализм принциплары кебек гаять мөһим мәсьәләләр күтәрелә һәм хәл ителә. Тукай үз чорындагы әдәбиятның күп кенә күренекле вәкилләре иҗатына төпле бәя бирә.
Тукай демократик татар культурасын үзенең поэзия, публицистика һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге әсәрләре белән генә баетып калмый. Чын интернационалист булуы аның рус һәм Европа әдәбиятына иҗади якын килүендә, күп санлы тәрҗемәләрендә һәм тәкълидләрендә дә чагыла. Ул, беренче булып, рус теленнән тәрҗемә итүне чын иҗат эшенә әйләндерә һәм бу өлкәдә гүзәл уңышларга ирешә. Тукай аркасында татар укучылары рус язучыларының В. А. Жуковскийдан алып А. М. Горькийга хәтле булган киң даирәсе белән танышалар. Әмма аның милли культураны алдынгы рус һәм Европа әдәбиятларының казанышлары һәм традицияләре белән баету өлкәсендәге роле тәрҗемәләре белән генә чикләнми. Тәрҗемә итү белән бергә, ул алдынгы рус язучыларының ачышларын һәм тәҗрибәсен үзләштерә. Әле иҗат таңында ук язылган «Пушкинә» (1906) исемле шигырендә Тукай болай ди:

Нәзыйрсез шагыйрь улдың (афәрин), Пушкин Александр!
Бәнем дә дәрде шәүкым һәм сәнең дәрдеңлә якьсандыр.
Кыйраәт әйдәдем, әзбәрләдем бән җөмлә асарең;
Кереб гөлзарыңа, бән дә тәнавел итдем әсмарең… *

(* Тиңдәшсез  шагыйрьсең  (афәрин),  Пушкин  Александр!
Минем   дәрт-омтылышым синең дәртең белән бер үктер…
Бөтен әсәрләреңне укыдым һәм күңелдән ятладым;
Гөлбакчаңа кереп, мин дә җимешләреңнән авыз иттем…)


Тукай Пушкин поэзиясенең гуманизмын, азатлык сөючәнлеген һәм тормышны раслаучан рухын үзләштерә; ул Лермонтов шигырьләренең бунтарьлык пафосын тирән аңлый; аңа Некрасов иҗатындагы нәфрәт һәм сагыш якын була; ул Лев Толстой һәм Максим Горькийга соклана. Менә шуңа да ул үз халкын алар иҗаты белән таныштырып кына калмый, бәлки алдынгы рус язучыларының иҗатына хас идеяләрне һәм образларны татар әдәбиятының асылына, туган халкының рухи тормышына ал.ып керә. Тукай үз күңеленә якын фикер һәм хисләрне Көнбатыш Европа әдәбиятының иң яхшы үрнәкләреннән, аерым алганда, Байрон, Гете, Шиллер һәм Гейне әсәрләреннән дә эзли. Аның поэзиясенең ялкынында Шәрекъ, рус һәм Европа шигъриятенең иң яхшы традицияләре бергә кушыла, һәм бу яшь татар әдәбиятының идея-эстетик мөмкинлекләрен бик нык көчәйтеп җибәрә.
Тукай иҗаты милли эстетик процессның яңа юлга чыгуы хакында сөйли. XX йөз башыннан, Беренче рус революциясе көннәреннән алып, татар халкы акрынлап дөньякүләм-тарихи процесска килеп кушыла. Колониаль артталыктан һәм милли йомыклыктан арына барып, ул дөньякүләм-тарихи вакыйгаларга катнаша башлый, гомум Россия күләмендәге азатлык хәрәкәтенең бер өлеше булып әверелә. Халыкның чын тормышын чагылдырган әдәбият та принципиаль яңа биеклеккә күтәрелә. Ул милли чикләнгәнлек һәм Шәрекъ «оригинальлеге» кысаларын җимерә. Аның тема һәм образлар диапазоны, сәнгатьчә тасвирлау мөмкинлекләре, бер яктан, халыкның яңа тарихи тәҗрибәсе, икенче яктан, дөньядагы алдынгы әдәбиятларның сәнгать тәҗрибәсе исәбенә байый. Башкача әйткәндә, милли әдәбият үсеше дөнья күләмендә барган эстетик процессның магистраль юлына килеп кушыла. Кушылу ноктасы исә — нәкъ менә Габдулла Тукай иҗаты.
Билгеле, боларның берсе дә татар әдәбияты үзенең милли йөзен, сәнгатьчә фикерләүнең гасырлар буена туплана килгән милли формаларын югалткан икән дигән сүз түгел. Заманга йөз белән борылу татар халкының рухи тормышына гасырлар буенча якын булган нәрсәләрне читкә алып ташлау түгел. Тукай бу мәсьәләдә дә иң дөрес юлны таба. Ул сәнгатьтәге милли традицияләрнең прогрессив якларын кабул итә, ләкин аларны чынбарлыкны сурәтләүнең яңа реалистик тәҗрибәсе хисабына яңарта, үзгәртә, икенче төрле рәвешкә кертә. Ул XX йөз башында формалашкан дөньякүләм әдәби-эстетик критерийлар биеклегендә торып иҗат итә, һәм бу биеклек милли әдәбият һәм сәнгатьнең алга таба үсеш юлында төп нокта булып кала. Тукайның татар әдәбияты, татар халкының рухи культурасын үстерүдәге тарихи роле шунда. Һәм аның поэзиясенең интернациональ әһәмияте дә шунда.
Кешелек җәмгыятенең дөнья күләмендәге культура хәзинәсе нәкъ менә күп төрле булуы белән .кыйммәтле дә, һәм һәр милли культура аңа үз буяуларын, үз төсмерләрен өсти. Тукай мирасы — вакыт ягыннан да һәм әһәмияте ягыннан да татар культурасының XX йөздәге гомум кешелек культурасына керткән беренче казанышы. Шул хакта сөйләүче бик күп дәлилләр китерергә мөмкин.
Ф. Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балетын күп илләрдә беләләр. Ул Европа континенты буйлап Лондон сәхнәсенә кадәр барып җитте. Ә бит «Шүрәле»-нең сәнгатьчә образлар дөньясы Тукайның даһи талант көче белән тудырылган. Ләкин хикмәт аерым фактларда гына түгел. Иң мөһиме шунда, Тукайның иҗади батырлыгы күп милләтле социалистик культураның бер өлеше булган хәзерге татар сәнгатенең нигезен тәшкил итә. Шагыйрь эшкәрткән уңдырышлы туфракта соңыннан Нади Такташ, Салих Сәйдә-шез, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов кебек бөтен союзга билгеле сәнгать осталары үсеп чыкты.
Тукай поэзиясенең интернациональ характеры төрки телле әдәбиятлар үсешенә әле Октябрьга кадәр үк йогынты ясый башлый. Аның шигъри мәктәбе бик күп татар әдипләрен генә түгел, ә бәлки башка милләтләрнең сүз осталарын да үз эченә ала. Башкорт шагыйрьләре Шәехзадә Бабич һәм Сәйфи Кудаш, үзбәк язучылары Абдулла Кадыйри һәм Гафур Голәм, казакъ совет әдәбиятына нигез салучылар Сәкен Сәйфуллин һәм Баимбәт Майлин, таҗик әдәбияты классигы Садретдин Айни, төркмән язучысы Бирде Кербабаев — үзләрен Тукай мәктәбе шәкертләре дип санаган әдипләрнең тулы булмаган исемлеге менә шундый. Тукай әле исән чакта ук төрки халыклар арасында киң таныла. Казакъ совет язучысы академик С. Моканов аны «Шәрекъ поэзиясенең титаны!» дип атады.
Россиядәге төрки телле халыкларның иҗат интеллигенциясен бөек рус культурасына якынайтуда Г. Тукайның роле бигрәк тә зур. Садретдин Айнидан Октябрь революциясенә хәтле Пушкин поэзиясен белә идегезме дип сорагач, ул: «Әйе, белә дә идем, укыганым да бар иде, Тукайдан укыдым»,— дип җавап биргән.
Тукай бөек рус әдәбиятын ихлас күңелдән пропагандалаучы була. Аның русчадан тәрҗемәләре Пушкин, Некрасов, Горький әсәрләрендәге образ һәм идеяләрне төрки халыкларга илтеп җиткерә. Шуның белән бергә, рус әдәбияты үзе дә татар шагыйре алдында бурычлы булып калмады. Тукай иҗаты шундый зур интернациональ яңгыраш алган икән, моның өчен ул шактый дәрәҗәдә русча тәрҗемәләренә бурычлы. Бу тел бүгенге көндә — шагыйрь иҗатын безнең илдәге һәм чит илләрдәге миллионнарча укучыларга җиткерүче гади арадашчы гына түгел. Рус теле бик күп милли әдәбият әсәрләренә икенче һәм еш кына тагын да көчлерәк, киңрәк сулыш бирә. Менә ни өчен бүгенге тантаналы бәйрәм көнендә Тукайны тәрҗемә иткән рус шагыйрьләренең илебез халыклары арасындагы интернациональ дуслыкны ныгытуга керткән өлешен аерым билгеләп үтәсе килә. Аларның иҗади хезмәте татар шагыйренең әсәрләрен яңа яклары белән яктыртырга булышты. Тукайны тәрҗемә итүчеләр арасында Анна Ахматова, Павел Радимов, Самуил Маршак кебек олы шагыйрьләр һәм тәрҗемә осталары булуын әйтү дә җитә.
Бөек художникларны һәр эпоха үзенчә ача. Бөек Октябрь революциясе Габдулла Тукай язмышында ифрат зур роль уйнады. Революция булмаса, шагыйрь мирасы тарих байлыгы, үткәннең бер әдәби истәлеге генә булып калыр иде. В. И. Ленин 1910 елда Л. Толстой үлеме уңае белән болай дигән иде: «Художник Толстой хәтта Россиянең үзендә дә бик аз кешегә билгеле. Аның бөек әсәрләрен һәр кешегә илтеп җиткерү өчен көрәш, миллионнарны һәм дистә миллионнарны караңгылыкка, басынкылыкка, каторга хезмәтенә һәм хәерчелеккә дучар иткән иҗтимагый стройга каршы көрәш кирәк, социалистик алмашыну кирәк». Юлбашчының бу сүзләрен Тукайга карата да кулланырга мөмкин.
Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә Тукай мирасы күпкырлы үсеш алган Татарстан сәнгатенең нигез ташына әйләнде. Гыйбрәтле бер факт искә төшә. Г. Тукайны белгән һәм аның талантын югары бәяләгән революция юлбашчысы В. И. Ленин, 1921 елның мартында РКП(б)ның X съездына килгән Казан: делегатлары белән очрашкач, татар әдәбиятының хәле белән кызыксына, Г. Тукайның эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы, дип сорый. В. И. Ленинга берничә яшь татар язучысын атагач, ул елмаеп: «Димәк, базда дары бетмәгән икән!» — дип куя.
Нәкъ менә социализм җәмгыяте Тукай чәчкән орлыкларның тишелеп чыгуы өчен уңай шартлар тудырды. Әлеге шытымнар хакында сөйләгәндә, без татар совет әдәбиятының һәркемгә билгеле уңышларын гына түгел, ә бәлки татар музыкасының, сынлы сәнгатенең, театр сәнгатенең дә уңышларын күздә тотабыз. Тукай ачкан образлар дөньясы сәнгатьнең барлык төрләрендә дәвам иттерелә. Аның иҗатының халыкчанлыгы һәм гражданлык хисе, эзлекле интернационализмы республика сәнгать осталарының бүгенге иҗатына тирән үтеп керде.
Безгә Тукай мирасындагы һәм аның гражданлык йөзендәге күп сыйфатлар — гуманизм һәм хөрлек хисе, фәлсәфи оптимизм һәм халыкка тирән мәхәббәт, Ватанны сөю һәм интернационализм хисе—якын һәм кадерле. Тукай мирасына совет Татарстанының әдәби һәм культура тормышында катнашу хокукы бирә торган бәйләнешне — халык тормышы һәм бүгенге көн белән һәрьяклы бәйләнешне — без югары бәялибез.
Җитмешенче еллардагы татар совет әдәбияты һәм сәнгатенең йөзен коммунистик төзелешнең гомум пафосы билгели, ә XXV съезд карарлары аларга алга таба үсү өчен дөрес юнәлеш бирә. Съезд культура әһелләрен «тарихыбызга, бүгенгебезгә һәм иртәгебезгә, партиябезгә һәм халыкка, бөек Ватаныбызга лаек сәнгать әсәрләре иҗат итәргә» чакырды. Шунысы куандыра, Тукай мирасы бу бурычларны үтәүдә таяныч була ала. Аңардан үрнәк алып, иҗат интеллигенциясе вәкилләре халык арасыннан, замандашла-рыбызның уй һәм теләкләреннән, бүгенге совет кешеләре тормышыннан үз әсәрләренә яңа темалар эзләп табалар.
Шагыйрь Сибгат Хәкимнең матбугаттагы бер чыгышын укучылар хәтерлидер. «Тукайларны эзлим», дигән иде ул. Шигыйрь әдәбиятка килгән яшь көчләргә Тукай югарылыгыннан карап бәя бирә, алар иҗатында Тукайдагыча гражданлык хисләрен, поэзия осталыгын күрергә тели. Бу Тукай иҗаты бүгенге көн әдәбиятының үсеш дәрәҗәсен билгеләүдә катнаша дигән сүз. Тукай критерийлары бүгенге әдәбиятка партия тарафыннан куелган таләпләргә органик өлеш булып кергән. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең иң яхшыларына ел саен Татарстан АССРньтң Г. Тукай исемендәге дәүләт премияләре бирелү үзе шуны күрсәтмимени?
Әлеге югары бүләкне бирү теге яки бу художник иҗатының партиялелеген һәм халыкчанлыгын, югары иҗат осталыгын, аның бүгенге көн белән тыгыз элемтәдә яшәвен тану дигән сүз. Әдәбиятчының һәм сәнгать кешесенең үз хезмәтенә карата таләпчәнлеге дә бу югары бәянең аерылмас бер өлеше булып тора. Сүз татар халык шагыйренә бик тә хас булган таләпчәнлек хакында бара. Шунысы куанычлы, лауреатлар арасында күп милләтле совет культурасы казанышы булып саналырлык әсәрләр иҗат иткән күренекле шагыйрь һәм прозаиклардан Әхмәт Фәйзи, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсай Әмир, Фатих Хөсни, Гариф Ахунов, Хәй Вахит, Шәүкәт Галиен,, Илдар Юзиев, Равил Фәйзуллин, тәнкыйтьче, әдәбият галиме Нил Юзеев, композиторлар Фәрит Яруллин,, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Заһит Хәбибуллин, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, рәссамнар, скульпторлар һәмг сәхнә осталары Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Николай Кузнецов, Әрнет Гельмс, Әнәс Тумашев, Сеогей Лывин, Хәлил Әбҗәлилов, Илһам Шакиров, Шәүкәт Биктимеров, Фәхри Насретдинов, Хәзби Фазлуллин, Ширъяздан Сарымсаков, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Наилә Гәрәева, Айрат Арсланов, Ринат Таҗетдинов, Марсель Сәлимҗанов, Ревдар Садыйков, Ирина Хәкимова, Ренат Ибраһимов һ. б. бар.
Тукайның әһәмияте, аның безнең әдәбияттагы, рухи тормыштагы роле үткән елларга караганда да масштаблырак, тирәнрәк, колачлырак булып килеп баса.
А. С. Пушкин бервакыт «Чын шагыйрьнең әсәрләре мәңге яңа һәм мәңге яшь булып кала» дигән» «Ваксынмыйм» (1912) дигән шигырендә Тукай да:
Анда мин мәңге кэләч һәм мәңге яшь булмак телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим,—
дип яза.
Без аның теләге үтәлде, Тукай халык күңеленә шундый кояш булып керде дип раслый алабыз. Эчтәлекләре ягыннан күп мәгънәле һәм тирән булганга күрә, аның әсәрләре мәңге яшь, мәңге яңа булып калалар. Новаторлыгы бер яки берничә әсәрдә түгел, ә бәлки автор шәхесенең, характерының, фикерләү рәвешенең   асылында   булган   бөек   художникның  язмышы әнә шундый.
Татарстан хезмәт ияләре белән бергә, бүген Тукайны бөтен совет халкы белә һәм ярата. Аның поэзиясе күптән милли чикләрне үтеп чыкты, безнең илдә, ихтимал, татар халык шагыйренең әсәрләре тәрҗемә ителмәгән тел юктыр да. Аның шигырьләре рус, украин, башкорт, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, латыш, уйгыр, чуваш, удмурт һәм башка бик күп телләрдә яңгырый. Г. Тукай әсәрләре Совет власте елларында безнең илдә 150 мәртәбә басылган. Немец һәм төрекләр, инглиз һәм венгрлар Тукайны үз телләрендә укыйлар.
Тукай әсәрләренең интернациональ яңгырашы турында сөйли торган күп мисаллар китерергә мөмкин. Аның иҗатына күп милләтле совет әдәбиятының классиклары, прогрессив чит ил әдәбиятларының күренекле вәкилләре югары бәя бирделәр.
Г. Тукай туган көн ел саен тантаналы рәвештә шигырь бәйрәме белән билгеләп үтелә. Шагыйрьнең тууына 90 ел тулу уңае белән үткәрелгән бәйрәм аеруча көчле интернациональ яңгыраш алды. Бәйрәм тантаналары бер Татарстанда һәм аның башкаласы Казанда гына түгел, ә Уфада һәм Уральскида, Ташкентта һәм Алма-Атада, Бакуда һәм Пермьдә, илнең башка шәһәрләрендә һәм республикаларында да булып үтте. Габдулла Тукайның 90 еллыгына багышланган тантаналы кичә шулай ук илебезнең башкаласы Мәскәүдә уздырылды. Кыскасы, татар шагыйренең юбилее күп милләтле бөек илебездәге әдәбият һәм культураларның чын дуслык бәйрәменә әйләнде.
Юбилей уңае белән Мәскәүдә һәм Татарстан китап нәшриятында шагыйрь әсәрләреннән һәм аның турында шактый китап басылып чыкты: Г. Тукай әсәрләренең татар телендә дүрт, рус телендә ике томлыгы, балалар өчен бизәп чыгарылган махсус китап, шагыйрь әсәрләренең сувенир басмасы, татар шагыйрьләре һәм тугандаш республикалар әдипләре әсәрләреннән «Тукайга чәчәкләр» исемле җыентык, шагыйрь иҗатына багышланган фотоальбом, Тукай сүзләренә язылган җырлар җыентыгы, «Г. Тукай турында замандашлары» исемле китап, әдәбият белгечләренең хезмәтләре һ. б.
Тагын бер күңелле фактны әйтеп үтми мөмкин түгел. Татар әдәбиятында беренче буларак, Мәскәүдә «Гүзәл кешеләр тормышы» сериясендә И. Нуруллинның «Тукай» китабы басылып чыкты.
ТАССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм Радиотапшырулар комитеты «Кырлай» исемле телевизион нәфис фильм иҗат итте. Бу фильм республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Шагыйрьнең өстәлгә куела торган бюсты, истәлек медале, значоклар, сувенир әйберләр, Тукай шигырьләре һәм җырлары язылган грампластинкалар, юбилей маркалары һәм конвертлары эшләнде. Татарстанның сынлы сәнгать музеенда республика художниклары әсәрләреннән юбилейга багышлап күргәзмә оештырылды. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни-теоретик конференция үткәрелде. Анда Тукайның тормышы һәм иҗаты турында Мәскәү, Казан, Уфа, Алма-Ата, Ташкент, Чабаксар һәм башка шәһәрләрнең күренекле галимнәре докладлар белән чыктылар.
Шагыйрьнең 90 еллык юбилеена хәзерлек уңае белән ТАССР Министрлар Советы әле 1974 елның 23 июлендә үк «Г. Тукай-Кырлай мемориалы төзү һәм Яңа Кырлай авылын төзекләндерү турында» махсус карар кабул иткән иде. Ул карар нигезендә район үзәге Арча поселогыннан Яңа Кырлайга кадәрге 22 км юлга асфальт җәелде, аның як-ягына урман полосасы утыртылды. Кырлай авылына су, канализация үткәрелде. Авылның кечкенә инешенә зур буа ясалды, аның ярларына агачлар утыртылды.
Яңа Кырлай авылын, шагыйрь яшәгән еллардагы үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, хәзерге заман таләпләре   югарылыгында   яңартуны   күздә   тотып,   төзү эшләре   башкарылды:   350   урынлы   культура   йорты, 320   укучыга    исәпләнгән,   яхшы  җиһазландырылган .кабинетлары   булган    3    катлы    мәктәп    җиткерелде. Т. Тукай музее өчен махсус яңа бина салынып, анда шагыйрьнең  тормышына  һәм  иҗатына  багышланган яңа  экспозиция  ачылды,  музей  алдына  шагыйрьнең скульптурасы  (авторы  РСФСРның атказанган художнигы Б. Урманче) куелды.
Колхозның  материаль-техник  базасын  һәм  экономикасын   ныгыту   буенча   да   чаралар   күрелде.
Болар Г. Тукайның 90 еллыгы уңае белән башкарылган эшләр. Ә бит шагыйрьнең 100 еллык юбилее дә әллә кайда, тау артында түгел, аңа нибары алты-җиде ел калып бара. Алда торган әнә шул зур бәйрәмгә хәзерлекне күздә тотып, республиканың партия һәм Совет органнары, Язучылар союзы кайбер чаралар үткәрә башладылар да инде. ТАССР Министрлар Советы 1978 елның 7 декабренда «Габдулла Тукай мемориалын тагын да зурайту, архитектура-художество ягыннан матурлау һәм Яңа Кырлай авылын төзекләндерү чаралары турында» яңа карар кабул итте. Ул карарда республика иҗат оешмалары, тарих һәм культура ядкярләрен саклау буенча Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеге, ТАССР министрлыклары һәм ведомстволары, халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты һәм башка оешмаларның тәкъдимнәрен искә алып, Тукай-Кырлай авылын төзекләндерү, аны монумен-таль-декоратив бизәү, мемориаль үзәкне баету һәм яшелләндерү, «Тукай-Кырлай» колхозының материаль-техник базасын һәм экономикасын тагын да ныгыту буенча конкрет чаралар билгеләнгән, тиешле заданиеләр бирелгән. Карар нигезендә, аерым алганда, авыл Советы һәм колхоз идарәсе, элемтә бүлеге өчен яңа административ бина, гостиница, чәйханә, сәүдә комплексы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты, укытучылар өчен торак йортлар һ. б. төзеләчәк. Урта мәктәп бинасы киңәйтеләчәк, Г. Тукай музее янында парк ясалачак. Шулай ук Арча — Тукай-Кырлай юлын төзекләндерү һәм матурландыру, Кушлавыч авылында шагыйрь туган йортны яңадан торгызу күздә тотыла.
Әйдәгез әле, бу чараларны санап чыгуларны куеп торыйк та, берничә елга алга күчеп, үзебезне Габдулла Тукайның 100 еллыгына киләбез дип хис итик. Машинабыз асфальт юлдан Яңа Кырлайга бара, ди. Ике ягыбызда куе кара урман. Агач араларыннан Тукай әсәрләренең геройлары — рәссамнарыбыз ясаган сыннар күренеп китә. Менә без Яңа Кырлайга килеп керәбез. Яшеллеккә төренгән зур, мәһабәт йортлар яныннан үтеп, чәчәкле юллардан барабыз да, һәркем өчен кадерле булган шагыйрьнең музей-йортына керәбез…
Буш хыял яки матур әкият кенә түгел болар. Безнең тормышыбызның чынбарлыгы. Партиябез һәм хөкүмәтебез кайгыртуы нәтиҗәсе буларак төзелгән Тукай-Кырлай мемориалы. Татар халкының бөек шагыйре хыялланган тормышның бер картинасы.
Тукай үз халкының әнә шундый бәхетле һәм якты киләчәге турында хыялланды, шул эшкә үзенең бөтен талантын багышлады һәм гомерен бирде. Шуңа күрә аның мирасы, аерылмас бер өлеш буларак, үз халкының бүгенге данлы язмышына, аның героик эшләренә һәм батыр хезмәтенә, бөек шагыйрьнең варислары ирешкән бөтен казанышларга килеп тоташа. Бөек Октябрь революциясе һәм КПССның мили политикасы нәтиҗәсендә татар халкы илебез халыкларының туганнарча гаиләсендә үзенә лаеклы урынны алды. Республиканың коммунизм төзелешендәге уңышлары Тукайга иң яхшы һәйкәл булып тора.
Шагыйрьнең туган җире — аның әсәрләрендә гүзәллеге макталган, авыр тормышы ачынып сурәтләнгән як — бүген иҗади хезмәт республикасына, зур иефть һәм химия, куәтле машина төзелеше, грандиоз төзелешләр республикасына әйләнде. Шуларны тормышка ашыру барышында моңарчы күрелмәгән күп милләтле хезмәт коллективлары барлыкка килде. Шундый коллектив көче белән гигант КамАЗ комплексы төзелеп яткан район хәзер Тукай исемен йөртә. Монда символик мәгънә бар. Бөек халык шагыйренең иң нәтиҗәле иҗат еллары узган, аның шигырьләрендә җырланган борынгы һәм мәңге яшь Казан бүгенге промышленность һәм алга киткән культура үзәгенә әйләнде.
Тукай чын күңелдән үз халкына бәхетле көннәр киләсенә ышанды. Без шул көннәрдә яшибез. Һәм халык аны мәңге үз йөрәгендә саклаячак. Тукай мирасы коммунизмга керәчәк һәм гасырлар буе онытылмый яшәячәк.

1976—1978


(Чыганак: Хәсәнов М. Интернационализмның җанлы традицияләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980).



 

Комментарий язарга


*