ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт Шигърияттә Тукай феномены

Әй Тукай, ил һәм гасырда ялкының янган Тукай,
Ай-кояштан, хөррияттән яктылык алган Тукай!
Шигъриятең турылардан турырак бер юл табып.
Караңгы төн караңгысын яшендәй ярган Тукай!
Үлемсезлек, бөеклекнең ачкычын алган Тукай,
Әй Тукай, ил һәм гасырда ялкының янган Тукай!

Шәрәф Мөдәррис.

 

Нинди шагыйрь соң ул безнең Тукаебыз? Тукай — шигърият тарихында бер могҗиза ул. Мин иң әүвәл татар шигъриятен күздә тотам. Талант куәте белән ул — иң югары кимәлдәге даһи. Күтәргән фәлсәфи-инсани фикерләре белән дә, сәнгатьчә оста, нәфис һәм көтелмәгән ачышлары белән дә. Традицияләрне үзендә туплап, тулы чагылдыруы белән дә, милли шигырьне яңа баскычка күтәргән новаторлыгы белән дә даһи шагыйрь ул Тукай. Әмма бу сәнгати-фәлсәфи һәм иҗтимагый-инсани күренешнең, феноменның эчтәлеге моның белән генә чикләнми. Иң әүвәл аның уникаль биографик язмышы һәм ул язмышның әлеге шигъри феноменда чагылышы милләтне һәм дөнья халкын хәйран калдырырлык фаҗигале булуын алыйк. Профессор Ибраһим Нуруллин: дөнья шигърияте тарихында бүтән, тагын бер шушындый трагик шәхесне табуы кыен, дип язган иде. Икеләтә-өчләтә изелүдәге татар халкы язмышын ул үз язмышында тамчыда чагылдырган кебек чагылдырган, гәүдәләндергән шагыйрь.

 

Шәрәф Мөдәрриснең югарыда китерелгән «Тукай» дигән шигырендә бу феноменның асылы шактый төгәл яктыртылган.

 

Татар шагыйренең бөек классикка мәхәббәтен аңлау да, аңлату да кыен түгел. Әмма дөнья Тукайны үзенең бөек шагыйре итеп таныймы? Без аңа халыкара ихтирамның тирән икәнлеген беләбез. Ләкин дөнья аны даһи биеклектә күрәме? Чын биеклеген тулы бәяләп бетермәсә дә, дөнья аңлый, соклана. Бөек халыкның бөек шагыйре Сергей Есенин татар шагыйренең русчага тәрҗемә ителгән беренче шигырьләрен укып карауга: «Нинди бөек шагыйрь ул Тукай!» — дигән. Ул тәрҗемәләр арасында Павел Радимов башкарган «Өзелгән өмид» шигыре дә булган. Үзе даһи шагыйрь икенче даһине танып алган. Яки менә Матвей Грубиан дигән гаять талантлы яһүд шагыйренең «Казанда» шигырен алыйк:


Когда я прохожу по улицам Казаны,
Мне внятен, как родной, язык моих друзей.
Вот площадь предо мной открылась как сказанье.
Там каменный поэт влюбленными глазами
В город свой глядит, закутан в плащ теней.
Скажи мне, ты читал когда-нибудь Тукая?
Его живой строкой я покорен опять.
Слова летят сквозь ночь, как молнии сверкая,
И над моей душой им власть дана такая,
Что здесь и сам бы мог татарином я статъ.

 

Чит халык шагыйре Тукай шигъриятендә нинди сыйфатларны күрә соң? Тукай шигыренең караңгы күкне ярып яшьнәгән ярсу үткенлеген күрә. Һәм тагын нәрсәләр игътибарга лаек? Тукайның Казан чынбарлыгы белән бердәмлеге, татар халкының рухын чагылдыруы, аның абруен гәүдәләндерүе яһүд шагыйренә нык тәэсир иткән. Дөньяга сибелгән һәм тарихта күп җәбер-золым күргән халык шагыйре татар халкының хәлен яхшы аңлый, аның шагыйренә булган мәхәббәт яһүд шагыйренең үзен татар итәрдәй көчле. Янә шунсы игътибарга лаек: Шәрәф Мөдәрриснең әле күреп үткән шигырендәге мотивлар белән Матвей Грубиан шигырендәге чагыштырулар хәрефкә-хәреф диярлек тәңгәл килә:

 

Караңгы төн караңгысын яшендәй ярган Тукай!

Слова летят сквозъ ночь, как молнии сверкая…

 

Чагыштыруларның мондый тәңгәллеге очраклы була алмый: яшендәй якты үткенлек — Тукай шигъри теленең асыл сыйфаты. Әйтергә кирәк ки, Тукайның үз шигырьләрендә дә яшен сурәте еш яшьнәүчән. Өметле күз карашын татар яшьләренә төбәгәндә, ул гасыр башындагы яшьтәшләренә шундый ышанычлар баглый:

 

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, —
Без аның бик зур фәхерле, чын брилиант кашлары! —
ди ул.

 

Үзенчәлекле фәлсәфи-сәнгатьчә яңгыраш, нәфис сурәтләр һәм, кирәксә, ихтыяр-гайрәт мотивлары гасыр башының зур шагыйрьләре Дәрдемәнд белән Сәгыйть Рәмиевтә дә күзәтелә. Тукай таланты, Тукай шигъриятенең эчтәлеге алардан ни белән аерыла соң?


Бу шагыйрьләрнең өчесе дә милләтнең лаеклы яшәешкә хокукын раслаучылар, аның ихтыяҗларын, тарихка, язмышка, дәүләткә карата дәгъваларын гәүдәләндерүчеләр. Әмма Тукай шигъриятендә тарихи зар да, яшәешкә һәм яңарышка ихтыяр да иҗтимагый актив, максималистларча кискен гәүдәләнә. Әйтик, Сәгыйть Рәмиев лирикасында шәхеснең мохиткә, иҗтимагый шартларга ярсу таләпләре һәм ризасызлыгы яңгыраса, Дәрдемәндтә мәсьәләләр тарих һәм галәм киңлегендә куелып, фәлсәфи планда яктыртыла. Тукайда милләтнең аеруча җәберләнгән һәм рәнҗетелгән өлеше — гади халык, хезмәт иясе кайгылары үзәккә куела. Менә аның «Көзге җилләр» шигырен генә алыйк. Ул 1911 елгы ачлык шартларында язылган.

 

Игътибар итегез: шагыйрьнең бәгъре кемнәр өчен сыкрый — ачлыктан иң күп интегүче хезмәт кешесе өчен көенә:

 

Иң сөекле эшче әуладым быел ач калды, диеп,
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

 

Шагыйрь — матурлыкны, нәфислекне яклаучы. Ул — эстет җанлы зат. Ачлыкның иң тирән фаҗигасен ул гүзәллекнең һәлакәт чигендә тартышуы рәвешендә тасвирли:

 

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!

 

Шул ук вакытта Тукай — кайсы шагыйрьгә караганда да татар милләтенең уртак фаҗигасен, аның тарихка булган тирән рәнҗүләрен һәм киләчәккә өметләрен тулырак чагылдырган шагыйрь. Ул — милләт шагыйре. Әле генә яһүд шагыйреннән китерелгән бер үрнәктә бүтәннәрнең аны татар милләтенең байракчысы итеп күзаллавын күреп киттек бит.

 

Тукайның милләт шагыйре булуы аның барлык әсәрләрендә дә чагыла дияр идем мин. Шулай да менә аның «Милли моңнар»ына гына игътибар итеп карыйк.

 

Сүз татар җырлары, хосусан «Зиләйлүк» хакында бара. Татар җырының тирән моңында шагыйрь өч йөз еллык милли изелү эзләрен, халык чиккән бик күп михнәтләрнең, түккән күз яшьләренең чагылышын күрә. Яки шагыйрьнең: «Мин татарга бәхет, шатлык телим; мин татарга тәхет, шаһлык телим», — дигән юлларында бәйсезлек һәм дәүләтчелек гамен күрмибезме?!

 

Тукайның демократик һәм милли идеаллары юлында, әлбәттә, беренче нәүбәттә рус самодержавиесенең рәхимсезлеге киртә булып торган. Шул ук вакытта милли мохиттә дә аның дошманнары аз булмаган. Шагыйрьне алар ни өчен күрә алмаган, яки шагыйрь аларга нәфрәтле мөнәсәбәтен ничек белдергән?

 

Милләтнең азатлыгы һәм алгарышы өчен янып йөрүчегә еш кына һәм башлыча татарның үз кешеләре тышау булып төшкән. Бу хәл хәзер дә шундый ук рәхимсезлек белән эшләнә. Мәскәү матбугатында безнең суверенитет идеясен мәсхәрәләп язучылар арасында «зыялы» исемен күтәргән милләттәшләребез дә бар. Тукай үзләренең идеалсызлыгын заманга сылтаучылардан һәм мохиткә яраклашырга өндәүчеләрдән җәфа чиккән. Аның «Ваксынмыйм» шигыре бу яктан характерлы. Аңда шагыйрь үз чорына киләчәктән торып бәя бирә:

 

Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа.
Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:
— Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт,
Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вактына…
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

 

Тукай — авылдан чыккан шагыйрь. Дөрес, ул шәһәр тәрбиясе алган. Аның шагыйрь буларак җитешүе, белем алуы, мөстәкыйль хезмәткә аяк басуы Уральски шәһәренә бәйле. Әмма татар халкының иң зур күпчелеге ул чорда авылда яшәгән. Шунлыктан шагыйрьнең авыл тормышы һәм авыл халкына мөнәсәбәте ул, гомумән, туган халкына мөнәсәбәте дә булып аңлашыла. Бу мөнәсәбәт аңарда мәхәббәт рәвешендә дә, катлаулырак та чагыла.
Менә аның «Сайфия» шигырең генә алыйк.

 

Тукай авылның фәкыйрьлегенә көенә. Картинаны ул кәеф-сафа чигүче байга контраст рәвешендә тасвирли:

 

Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе.
Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,
Җан ачып: «во как!» дисез, мәзлум мужиклар семьясе.

 

Ләкин Тукай авыл мужигын идеаллаштырмый, «,,Йолдыз»дан да курка» шигырендә авыл агаеның либераль-демократик, нигездә җәмгыять тәртипләренә лояль «Йолдыз» гәзитен өендә күрүдән коты алынуын яза.

 

Тукай иҗаты асылда төрки-татар шигъриятенең мең еллык үсешенә йомгак булып тора. Без моны Тукай шигъриятенең иҗат өчен мөһим булган барлык сыйфатларында да күрәбез. Менә иң беренче күзгә ташланган шигырь үлчәмен, шигырь калыбын гына алыйк. Тукай башлыча ике юллы шигырь строфасы белән эш итә. Шул нигездә эшләнгән лирик әсәрләрендә буйдан-буйга икенче юллары рифмалашкан газәл өлгесе дә, касыйдә калыбы да аңарда мул төрләндерелә. Мәсәлән, әле генә күреп киткән «Көзге җилләр» газәл өлгесендә эшләнгән. Шигырь үтәдән-үтә бер рифмага корылган очраклар Тукайда аз түгел. Форма мәсьәләсендә Тукай, бөтен Мөселман Көнчыгышына хас булганча, гаруз системасы эчендә иҗат итә. Бу система буенча, строфаның төзеклеген иҗекләр саны тәңгәллеге, ритмик төзеклекне озын һәм кыска иҗекләрнең тәртипле чиратлашуы хәл кыла. Гаруз шигыре татар халык шигыреннән нык кына аерыла. Төп аерма икешәр юллы строфада гына түгел, башлыча ритмик тыныш-паузаларның сүз уртасына туры килүендә. Ягъни гаруз шигырен укыганда, ритмик буыннарны саклау һәм шигырьнең музыкаль яңгырашын төгәл бирү өчен сүз уртасында да тыныш ясарга кирәк. Менә бер мисал. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» дигән шигырьнең беренче строфасын гаруз нигезендә дөрес уку өчен, ритмик буын азагында тынышларны шулай ясарга тиешбез:

 

Көч белән бер/гә гүзәллек/не җыйган диң/гез кеби,
Ул иде өс/тен вә кул җит/мәс кеше, йол/дыз кеби.

 

Хәзерге заманда Тукай шигырьләре безнең чор шигырен, ягъни халык шигырен укыган кебек, сүзләр тәмамланган җирдә тыныш ясап укыла. Әйтик, әлеге мисал шулай яңгырый:

 

Көч белән бергә / гүзәллекне җыйган / диңгез кеби,
Ул иде өстен / вә кул җитмәс кеше, / йолдыз кеби.

 

Дүртәр ритмик буыннан торган шигырь юллары тәңгәл булмаган өчәр буын булып яңгырый. Әйе, мәгънә ачык аңлашыла. Әмма Тукай шигыренең иң гүзәл ягы — ритмик музыкальлек югала. Юкса, Тукай шигырьләренең барысы да саз аккомпонементына көйләнгән. Шагыйрь тикмәгә генә үзенең шигъри илһамын «Саз» дип атамый бит!

 

И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?

 

Тукай шигыренең Шәрекъ поэзиясе традицияләрен чагылдыруына бу — ышандыра торган дәлил дип уйлыйм. Тукайның шигъри фикерләве тулысынча диярлек Шәрекь традицияләренә нигезләнгән, шәркый сурәтләр белән сугарылган. Иң беренче нәүбәттә бу ислам рухындагы сурәтләргә карый: Аллаһ, фәрештәләр, Иблис, шайтан, пәйгамбәрләр, тарихи изге шәхесләр, төшенчәләр шуңа керә. Менә ул баланың гөнаһсыз сафлыгын ничек тасвирлый:

 

Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең.

 

Яки «Дәрдемәнд дәгелмием?» дигән мәхәббәт шигырендәге шушы юлларны алыйк:

 

Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем?

 

Хәзерге Гыйракның Кәрбәла шәһәрендә өмәвиләр тарафыннан хәзрәти Галинең улы Хөсәен үтерелә. Ягъни пәйгамбәрнең оныгы шәһит китә. Шагыйрь үзенең мәхәббәт юлында шәһитлеген шушы тарихи фаҗигале коллизиягә каршы куя, дөресрәге шушы янәшәлектә бәяли.

 

Тагын да характерлырагы шул: Тукай төрки шигърияттә мең ел дәвамында яктыртылган сюжет һәм легендар-әфсанәви коллизия һәм сурәтләрне үзенең диалектик фикерләвендә дәлилле шигъри чарага әверелдерә. Матурлыкның конкрет һәм нисби төшенчә булуын ул шундый мисал аша дәлилли:

 

Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса.

 

Ләйлә кебек гүзәл кызга дөнья бәя бирә алмас иде, ди. Әгәр каршында шашып гашыйк булган Мәҗнүн булмаса.

 

Бу — XX йөз башы шагыйренең даһи гомумиләштерүе. Шушы лирик тезисның барлыкка килүе өчен мең еллык әдәбият тарихы кирәк булган. Әлеге шигырьнең тирән фәлсәфи мәгънәсен, драматизмын композитор Рөстәм Яхин нечкә күреп алган һәм аны гүзәл романс итеп яңгыраткан.

 

Шагыйрьнең яңа гасыр шигъриятенә нигез салуын шул ук параметрлар эчендә, шул ук схема нигезендә барган яңарышларда күрәбез. Иң элек, форма дигәндә, югарыда телгә алган «Милли моңнар» халык шигыре калыбында язылган. Бу классик татар-төрки — гомумән шәркый шигърият өчен принципиаль яңалык. Татар поэзиясенең XX гасыр дәвамындагы үсеше башлыча 10-9 иҗекле шушы дүртьюллы строфага таянып бара.
Сурәтле фикер һәм фәлсәфи мәгънәләр, дисәк, Тукай да, Дәрдемәнд тә, Сәгыйть Рәмиев тә — Көнчыгыш-Көнбатыш әдәби-шигъри синтезын интенсив рәвештә үзләрендә гәүдәләндергән шагыйрьләр. Алар дәртләнеп һәм эзлекле рәвештә татар шигырен аурупалаштыралар. Яшь Тукайның шигъри чагыштыруларына күз салыгыз. Ул татарга эндәшеп болай ди:

 

Чыксын шәмсең, эрсен кар,
Шалтырап аксын ермаклар;
Ятмасын мәңге, җитәр! —
Мисле сәлеҗ Сангатар.

 

Ягъни Сен-Готард (Альп) тавындагы кар кебек, ди шагыйрь.

 

Ниһаять, иң мөһиме, Аурупа шагыйрьләре белән фәлсәфи-хисси аваздашлык эзләве, үзенең халәтенә, кичереш һәм гамәлләренә Байроннан, Һөтедән, Һәйне һәм Шиллердән, Пушкин һәм Лермонтовтан, Шекспирдән һәм бөек фикер иясе Толстойдан таяныч эстәве һәм табуы шагыйрьнең эзләнүләр процессы гөрләп барганын күрсәтмиме? Гомумән исә дә, Тукайның шигъри таланты лирика белән сатирада бердәй чагылуы дөнья шигъриятендәге Һәйне талантын хәтерләтә.

 

XX йөз башында куәтле Тукай шигъри мәктәбе хасил була. Аның иң көчле вәкиле, әлбәттә, Шәехзадә Бабич. Ярсу һәм камил шигъри ритмда булсын, иман һәм инсани кичерешләрдә булсын, ул турыдан-туры Тукайдан үсеп чыга. Яшь Исәнбәтнең дә башлангыч чор шигърияте тулысынча Тукай шигъри тылсымы эчендә үсә.

 

Тукай иҗаты, аның феномены татар халкын даими кызыксындырып, әсәрләндереп, борчып, дулкынландырып килә. Соңгы вакытта нишләптер аның иҗаты белән махсус шөгыльләнү сүрелде дигән шелтә мотивы да яңгырый.

 

Әйе, бу икърарда хаклык бар. Дөрес, мин Тукайны гыйльми фикер дөньясында яктырту туктады, димәс идем. Мәсәлән, Тукай музее һәм вакыфы ел саен Тукай укулары уздыра, һәр шундый чара шагыйрьне тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Ә инде шагыйрь иҗатын максатчан һәм даими тикшерүчеләр калмады, дигәндә, кызганыч ки, бу нигездә хак. Якуб Агишев һәм Рөстәм Башкуровлар, Гали Халит һәм Ибраһим Нуруллиннар инде арабызда юк. Тукайга махсус хезмәт багышлаган Наиб Лаисов кебек галимнәр бүтән проблемалар белән шөгыльләнә. Бер Резидә Ганиева гына теманы ташламый. Өзеклек тирәнәймәсен өчен, Тукай иҗатын өйрәнүче махсус аспирантлар алабыз. Өйрәтер кешеләр барында, яңа белгечләр үстереп калырга тиешбез. Әле күптән түгел генә Р.Ганиеваның бер шәкерте «Тукай иҗатында Коръән мотивлары» дигән темага кызыклы диссертация яклады. Иң мөһиме — киң колачлы «Тукай энциклопедиясе» эшләнә. Аны тәҗрибәле әдәбиятчы-текстолог Зөфәр Рәмиев җитәкли.

 

Тукай — ул даһи сүз сурәтчесе. «Җәйге таң хатирәсе» дигән шигыре берүзе дә моңа ышандыргыч дәлил була ала. Чөнки бу шигырьдә тасвир колачы гаять киң, шагыйрьнең сулышы көр. Иҗатка һәм яшәүгә этәргеч бирә торган манзара күз алдына баса.


Тулаем исә, Тукай иҗаты — үзенең эчтәлеге белән дә, гасырдан-гасырга актуаль яңгырашы белән дә бетмәс-төкәнмәс хәзинә ул.

 

(Чыганак: Нурмөхәммәт Хисамов: галим, шагыйрь, шәхес. – Казан, 2007. – 304 б.)




Нурмөхәммәт Хисамов – филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Комментарий язарга


*