ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт Татар әдәбияты тарихында XX йөз башы шигърияте

(«ХХ йөз башы татар поэзиясе» җыентыгыннан)

 

Татар әдәбияты тарихында XX йөз башы нинди урын тота? Бу — бик колачлы сорау. Аңа җавап биргәндә, әдәбиятыбыз тарихының борынгы һәм урта гасыр дәверен, XIX йөзне күздән кичерергә һәм татар әдәбиятының гасырыбыз дәвамындагы үсешен күздә тотарга тиешбез.
XX йөз башында татар әдәбияты гигант сикереш ясый. Үсеш инерциясе, алгарыш куәсе узгандагы озын гомерле һәм бай мираска таянмаганда бу мөмкин булмаган эш. Ходайга шөкер, безнең андый мирасыбыз бар. Болгар дәүләте дәвере дә, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары да безгә бөек мәгънәви мирас калдырган. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы да, Котбның «Хөсрәү вә Ширин»е дә, Хәрәзми һәм Хисам Кятиб поэмалары да, Сәйф Сарай «Гөлстан»ы да, Мәхмүд бине Гали чәчмәсе дә, Мөхәммәдьяр һәм Кол Шәриф шигърияте дә — халкыбызга һәрвакыт үзенең бөеклеген тоеп яшәргә нигез биргән бәрәкәтле байлык. Шушы мәгънәви мая татар халкына, дәүләтсез калып бәйсезлеген югалткач та, бөтенләй гаҗизлеккә төшмәскә, яшәүгә һәм җиңүгә ихтыярын җуймаска ярдәм иткән. Бары шушы ихтыяр һәм тыелгысыз тернәкләнү инерциясе генә XIX йөздә элекке биеклекләрне кайтарырга, Габдерәхим Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Әбелмәних Каргалый, Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый, Акмулла кебек шагыйрьләр һәм олуг фикер ияләре йолдызлыгын кабызырга мөмкинлек биргән. Бары шушы алшартлар нигезендә генә XX йөз башы татар әдәбияты кебек балкулы феномен дөньяга килә алган.
Дөрес, болар артында мәгълүм иҗтимагый шартлар, сәяси-икътисади тормыштагы зур җанланыш ята. XIX гасыр дисәк, феодаль торгынлыкны кузгатып, капиталистик мөнәсәбәтләр урнашу һәм татар халкының милләт буларак формалашуын истә тотарга тиешбез. Ә инде XX йөз башында Россиянең икътисади, иҗти-магый-сәяси тормышындагы зур үзгәрешләр, беренче Россия инкыйлабы милли уянышка этәргеч бирә, татар халкына күз карашын Европадагы алдынгы илләр, милләтләр тормышына юнәлтергә һәм үзе өчен җитди гыйбрәтләр алырга сәбәпче була. Шул чор кичерешләре, милләтнең җанын тарихи перспективасызлыктан коткару нияте тикмәгә генә кискен һәм хәтәр рәвештә Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән кисәтүчән публицистикасын китереп чыгармаган бит! Милли уяныш, дөресрәге милли яңарыш идеологы үзенең халкын шул рәвешле гайрәтле гамәлгә, мәгърифәткә, европачыл иҗтиһатка чакырган.
Ә шулай да узгандагы әдәби мираска, сүз сәнгате үсешенә XX йөз башы әдәбиятының мөнәсәбәте нинди? Гасыр башындагы үсеш, күтәрелеш инерциясен, һичшиксез, шушы мирас тәэмин итә. Әмма әле без күзәтә торган чор ул мирасны ничек күтәреп ала, яки дәвам итә? Әллә нәрсәнедер кире дә кагамы?
XX йөз башы татар әдәбияты барлык күпгасырлык үсешкә йомгак ясый, аның барлык мөһим үзенчәлекләрен бергә төйни һәм яңа шартлар нигезендә трансформацияли. Бу башлыча шигърият казанышларында күзәтелә. Без алдарак урта гасыр әдәби ядкярләрен санап чыктык. Ә төрки әдәби традицияләр, шигъри стилистика үсеше аннан да элекке дәверләр казанышына, Орхон-Енисей язмаларына, хәтта тагын да борынгырак — һун дәверенә барып тоташа. XX йөз башы шигърияте шуларның барын да үзенең сәнгатьчелек хәзинәсенә ала. Бу Тукайда, Дәрдемәндтә һәм алар мәктәбенә тартылган күпсанлы башка шагыйрьләрдә күзәтелә.
XX йөз башы татар тормышында көч алган омтылышларга күз салсак, ашкынып европалашуны күрербез. Бу — мәгърифәтчеләр эшчәнлеге нәтиҗәсе, бу — гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтләре йогынтысы, бу — татар зыялыларының Париж, Истанбул һәм башка Европа үзәкләрендә белем алу нәтиҗәсе, бу — рус уку йортлары, рус матбугаты белән танышып бару, алар белән бәйләнештә булу нәтиҗәсе. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан әсәрләрендәге үзәк мотивларның берсе дә шул.
Тукай шигырьләреннән кайберләренә куелган җәя эче искәрмәләренә күз салсак, «Шекспирдан», «Гетедан», «Толстой сүзләре», «Толстой фикере» яки «Пушкиннан», «Лермонтовтан» дигән сүзләрне укырбыз. Шигъри мотивларны исә Һенрих Һейне, Байрон исемнәренә бәйләү очрый. Сәгыйть Рәмиев Шиллернең романтик сюжетларын ала. Сәгыйть Сүнчәләй Һейненең «Әлмансур»ын тәрҗемә итә. Дәрдемәнд китапханәсендә Гете, Һейне әсәрләре булган. Ул Пушкинны, Фетне, Тютчевне яраткан һәм тәрҗемә иткән. Бу нәрсә дигән сүз? Татар шигыре үзенең гасырга хас йөзен барлыкка китерә, ике бөек шигъри дөнья: Шәрекъ һәм Көнбатыш традицияләрен үзендә туплый, бергә үрә һәм шигъри үрелешнең уникаль үрнәкләрен бирә дигән сүз. Дәрдемәнднең табигать лирикасында Гетены хәтерләткән галәми колач, табигать авазлары белән кушылып киткән тирән уйланулар, кичерешләрнең катлаулы үрелеше бер дә юктан барлыкка килмәгән бит. Әгәр бу шагыйрьне күздә тотсак, табигать тасвирын хасил иткән төсләр үрелешендә XX йөз башы Европа, хосусан француз шигъриятендә барган сәнгати эзләнүләрнең кайтавазын да, импрессионистик-сюрреалистик төсмерләрне дә абайлап була. Болар аның шушы шигырендә аеруча тоемлана:

Сеңеп җиргә, менеп җилгә, булып бу,
Агып кичмәктәдер гөрләп агымсу.
Агач, ташлар тынып, таулар да тыңлар,
Менеп таштан, очып ташка, төшеп су,
Ага гөрләп, ага зарлап агымсу,
Китә йомгакланып-йомгакланып бу.
Кайчан, балкып, җиһанга тулды якты,
Килеп, нур агълаган тауларны бакты,—
Дәрийгъ (1), нур күз яшен бәллүр санды,
Кереп әлванга (2), ал канга буянды.
Ишет төннәрдәге былбыл фиганен (3),
Аның да бакчы, залим, якты җанын,
Очып, чүлләр кичеп, таулар ашып,
Килеп төшкән микән, башкай адашып?
Ят илнең яд итеп якты кояшын,
Камышлы суларын, кырчынлы ташын,
Тавышлар чыңрауын ул саф һавада,
Сагышлар яңратып иркен далада,
Ерак диңгездә ул кышлар кичергән,
Чит илләрдән гариб моңар китергән.


((1) Дәрийгъ — кызганыч.
(2) Әлванга — төсләргә.
(3) Фиган — ярдәм сорап ялвару.)

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



 

{mospagebreak} 

Сезанн, Моне, Ренуар, Модильяни киндерләрендәге төсләр, табигатьтәге үзгәреш-күренешләрдә кеше җанына хас хәрәкәтләр күрү, былбыл язмышына бәйле мотивларда чагылган инсанчы җаны бу әсәрне XX йөз башы шигъриятенең мөһим ачышлары рәтенә куя. Моңа охшаш әсәрләр татар әдәбиятындагы көнчыгыш-көнбатыш синтезының мөһим гәүдәләнеше булып торалар, һәм бу синтез — безнең әдәбияттагы тизләтелгән үсеш факторы да.
Татар әдипләренең Европа әдәбияты белән шулай якыннан һәм тирән танышуына нинди шартлар ярдәм иткән соң?
Югарыда әйтеп узганча, татар зыялыларының Көнбатыш Европа уку йортларында белем алуы да, аеруча рус телен, рус әдәбиятын белүләре дә ярдәм иткән. Күбесенчә диярлек, әдипләр Көнбатыш авторларын русча тәрҗемәдә укыган. Әмма алай гына түгел. Без татар әдәбиятының төрек әдәбияты белән тыгыз бәйләнештә үскәнлеген истән чыгармаска тиешбез. Язучыларыбыз Европа әдипләренең иҗаты белән дә төрекчәгә тәрҗемә аша таныша алганнар. Бигрәк тә француз әдәбияты төрекчәгә мул тәрҗемә ителгән. Аерым әдипләргә төрек язучыларының да конкрет тәэсирен күзәтергә мөмкин. Гаяз Исхакыйда, Галимҗан Ибраһимовта, Галиәсгар Камалда мондый йогынты булган. Прозада һәм драматургиядә, аерым алганда, Әхмәт Мидхәт иҗаты белән багланышны күрсәтәләр. XX йөз башы әдәбиятының урта гасыр татар һәм, гомумән, Шәрекъ әдәби мирасына йомгак ясавы турындагы фикерне дәвам иткәндә, Тукайның бер генә лирик шигыренә күз салыйк. Ул — «Булмаса» дигән әсәр. Шагыйрь анда, матурлыкның тулы һәм чын сурәте шагыйрь күңелендә генә була ала, дигән фикерне үткәрә. Һәм, гомумән, матурлык төшенчәсе дә абсолют түгел, бәлки мәгълүм чагыштырмада гына үзенең чын зурлыгын таба, ди шагыйрь:

Бирмәде Ләйлә кеби Мәхбүбәгә дөнья бәһа.
Ул болай бер кыз гына, каршында Мәҗнүн булмаса.

Шул рәвешчә, Тукай Шәрекъ поэзиясенең меңьеллык тарихы дәвамында эшкәртелгән гашыйклар сурәтен үзенең даһи гомумиләштерүе өчен дәлил буларак файдалана.
Без XX йөз башы әдәбиятыннан нигездә шигъриятне алып хөкем йөртәбез. Ә, гомумән, бу чор жанрлар төрлелеге яки нисбәте җәһәтеннән ничегрәк күз алдына килә соң?
Куелган шушы сорауда бер күзәтү дә бар. Татар әдәбиятының үзенә генә хас мөһим сыйфаты аның һәр дәвердә башлыча шигърият әдәбияты булуында. Моны хәзер әдипләр дә еш кына икърар итә. Бу — безнең традициябез. Узганнан калган мирас та — башлыча шигърият. Монда татар теленең фонетик нәфислеге, эзлекле сингармонизмы, ипле морфологик, синтаксик табигате һәм, нигездә, кыска сүзләрдән торуы да роль уйнагандыр. Бу якны бик күп төрки халык вәкилләре билгеләп үтә. Әмма жанрлар дигәннән, XX йөз башы кебек җитлеккән әдәби дәвер өчен төрлелек, барлык жанрларның да нык үсеше хас. Кайсы гына жанрны алма, әдәбиятның алга барышында классик өлге булырлык әсәрләр туган. Прозада — роман, хикәя, новелла; драматургиядә драма, комедия, трагедия анык формалашкан. Публицистика, әдәби тәнкыйть, театр тәнкыйте мәйданга чыккан.
Әмма чор героен, чын әдәби каһарманны лирика биргән. Ни өчен дигәндә, башка жанрларның күпгасырлык тәҗрибәсе булмаган. Төрле әсәрләрдә чор героен әдипләр төрлечә биреп карыйлар. Әйтик, Галимҗан Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр»ендә мохитнең рәхимсез корбаны булган талантлы, романтик каһарман сурәтләнә. Фатих Әмирханның «Тигезсезләр»ендә үзенчәлекле тәҗрибә ясала. Әмма чор каһарманы үзенең катлаулы шәхесе, трагик һәм оптимистик башлангычы, кичерешләр гаммасының байлыгы, милли фидакярлеге һәм киң иҗтимагый-фәлсәфи күз күреме белән Тукай лирикасында тулы чагылыш тапкан. Шушы каһарманның әхлакый-фәлсәфи дөньясын баета, тирәнәйтә төшә һәм яңа төсмерләр өсти торган каһарманнар Дәрдемәнд һәм Сәгыйть Рәмиев лирикасында гәүдәләнә. Лирика каһарманга үзе хакында үзенең «мин»е аша, үз теленнән сөйләргә, үзен бернинди арадашчысыз укучы каршына бастырырга сәләтле.
XX йөз башы татар шигъриятенең иң күренекле вәкилләре булып хаклы рәвештә Г. Тукай, Дәрдемәнд һәм С. Рәмиев санала. Алар гасыр башы шигъриятенең йөзен билгеләгәннәр, аңа тон биргәннәр. Әмма әдәби барыш җанлы процесс буларак кайнап торган. Тугыз-ун гасырлык бай традицияләр тармакланышы, әлбәттә, бу өч исем белән генә чикләнә алмаган, алардан башка да күренекле шәхесләр аз булмаган. Әйтик, Мәҗит Гафури кебек киң колачлы, күпкырлы әдипләр янында Нәҗип Думави шикелле үзенчәлекле шигъри талантлар каләм тибрәткән. Әлеге затларга якын һәм имандаш күпсанлы шагыйрьләр шушы калку исемнәр арасын тутырып торган, аларның йә берсенә, яисә икенчесенә тартылып иҗат иткәннәр. Иң көчле шигъри мәктәп, һичшиксез, Тукай мәктәбе ул. Шул чорда иҗат иткән яшь шагыйрьләрнең төрле басмаларда дөнья күргән шигырьләренә күз салсак, Тукай ритмнары, аңа хас мотив һәм аһәңнәр ярылып ятканын тоемларга мөмкин. Даһи талантка ия Бабич, яшь Исәнбәт һәм Мирхәйдәр Фәйзиләр шигъри авазларын Тукай исеме белән башлыйлар. Беренче икесендә Тукай һәм Дәрдемәнд тәҗрибәсе бергә дә үрелеп китә. Н. Думавида халык шагыйре белән бәхәскә керү очраклары бар. Исәнбәттә исә С. Рәмиев мотивлары да чагылып ала.
М. Гафуриның яшьлек чоры шигырьләрендә XIX йөз мәгърифәтче шагыйрьләреннән, башлыча Акмулладан килгән башлангыч нык сизелә. Тукай вафатыннан соңгы лирикасы вакыт-вакыт бөтенләй Тукайча ук яңгырап куя.
Шигъри мохитне тутырып торган шагыйрьләр арасында Давыд Гобәйди, Заһидә Бурнашева, Габдулла Харис, Зариф Бәшири, Зыя Ярмәки, Мәхмүдә Мозаффарова кебек колоритлы исемнәр бар.
Татар әдәбиятының XX гасыр дәвамындагы алга таба үсешендә гасыр башы әдәбияты нинди роль уйнаган соң?
Әдәбиятның алга таба үсеш юлы ничек аталганын без беләбез инде. Аны «Совет әдәбияты» дип атыйбыз. XX йөз башы әдәбиятының бу дәвергә тәэсире гаять тирән булды. Социалистик реализм әдәбиятын мәгълүм коммунистик идеягә иллюстрация итәргә омтылу ничаклы көчле булмасын, XX йөз башы традициясенең сәламәт көче, әдипләрнең таланты һәм иске традициядә тәрбияләнгән укучының зәвыгы бу чор әдәбиятын саклап калды.

(Чыганак: Ил корабын җил сөрә: ХХ йөз башы татар поэзиясе. — Казан: Мәгариф, 2001).




 

Комментарий язарга


*