ТАТ РУС ENG

Хисамов Нурмөхәммәт Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе

Тукай – XX йөздә татар шигърияте яңарышын иң югары кимәлдә гәүдәләндергән сәнгатькяр. Шигъриятебез үсешенә ул ясаган этәргеч һәм йогынты шундый тирән булды ки, татар поэзиясе бүген дә шушы маяның тиңсез колачын үзләштерү һәм үстерү дәрте белән яши. Татар шигыре яшәешендә Тукайдан соң аның казанышларыннан үсеп чыккан буыннарның берничә пассионар кабынышы булып алды. Такташлы, Җәлилле буыннардан соң 60 нчылар буыны шушындый кабынышларга туры килә.
Шигърият белеме инде күптән Тукайны дөньяның иң бөек шагыйрьләре сафында күрә. Без аны хаклы рәвештә дөнья шагыйре итеп саныйбыз. Төрки халыклар өчен ул аларның үз шагыйре, язма мәдәнияте электән килгән төрки халыклар шигъриятенә аның йогынтысы органик һәм бәрәкәтле булды. Үзбәк, төркмән, уйгыр һәм хәтта таҗик әдипләре урыс һәм Аурупа шагыйрьләрен Тукай аша үзләштерүләрен язды.
Тукай – төрки шигърияттә гарузның XX гасырдагы соңгы шагыйре. Бу шигърият тарихында эпохаль пассионар кабынышлар, 4-5 гасырга бер күзәтелә. XI гасырда Йосыф Баласагунлы килсә, XV гасырда – Нәваи, XX гасырда – Тукай. Ул бөтен төрки шигъриятнең 1000 еллык үсешенә йомгак ясый.
Шигърияттән, публицистика һәм чәчмәдән торган бу иҗатның үсешен концептуаль-мәгънәви яктан күзәтеп чыксак, сүзне аның публицистикасыннан башларга тиешбездер. Чөнки шигъриятендәге тирән мәгънәләрне төшенүгә публицистикасы төгәл ачкычны бирә.
Тукай – милли уяныш җырчысы булып мәйданга чыккан шагыйрь. Ул, иҗтимагый-мәдәни офыкка даһиләрчә киң караш ташлап, татарның тарихта нәрсәләр югалтканын һәм нинди хәлдә калганын гаҗәеп төгәл күргән иҗатчы. Аның 1906 елда Уральски шәһәрендә
чыга торган «Фикер» гәзитендә бастырган «Хиссияте миллия» исемле программ мәкаләсе яшь зыялыларның манифесты булып яңгырый. Ул артталыкның сәбәбен һәм бу хәлдән чыгу юлларын гаять төгәл күрә. Шагыйрь универсаль фактор итеп укуны саный. Ул әлеге публицистик мәкаләсендә чоры өчен үткен һәм хәзерге заман өчен дә актуаль вә
татарның милли табигатен чагылдырган афористик формулалар эшли: «Укымак – фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак – үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак. Укымак – үткәннәрдән кичеп, киләчәкләр – истикъбальләр тугърысында пәйгамбәрлек итмәк…» «»Укымак» ләфзы астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр…»
Укуның, белем алуның асыл мәгънәсен, ягъни иҗтимагый әһәмиятен Тукай тирән  төшенеп яза: «Бу… безнең азат булуымызга вә бюрократия золымыннан, башка милләтләр илә берлектә, безнең дә котылуымызга иң беренче вә иң тугъры юлдыр».
Әлеге өзекләр шагыйрь иҗатының гаҗәеп бөтенлеген күрергә ярдәм итә торган ачкыч та. Шагыйрь, татарның милли уянышы, азатлыгы, күтәрелеше хакында хөкем йөрткәндә, «башка милләтләр илә» эш итүне күздә тота. Ул – иҗатының буеннан–буена эзлекле интернационалист. Әлеге мәкаләдә күзгә чалынып үткән мотивлар «җирдән күккә җибәрмәк», «пәйгамбәрлек итмәк», «үз халкымызга хезмәт итмәк» Тукай иҗатында зур-зур идея һәм тематик блоклар булып үстерелә. «Әйдә, халыкка хезмәткә» («Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр»), «Пәйгамбәр» шигыре, «…йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә» («Мәхәббәт шәрхе») Һ.б., һ.б.
Табигый ки, Тукай милләт алгарышын әдәбияткә бәйли. Ориентир буларак, аның күз алдында урыс әдәбиятенең XIX һәм XX йөз башы казанышлары тора. «Безнең милләт тә, башка милләтләрдәге кеби, хамисез, мәлҗәэсез, фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрьне бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең
тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, … яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга, вә гайреләргә, вә гайреләргө мохтаҗ».
Тукай иҗаты, шәхесе һәм чоры татар әдәбият фәнендә, иҗтимагый һәм фәлсәфи фикер тарихында җитәрлек тирән һәм төрле яклап яктыртылган. Бу феноменның контур сызыклары шактый төгәл һәм тулы билгеләнгән. Чөнки шушы бәрәкәтле теманы һәм затлы, алай гына да түгел – изге бурычны үз өсләренә үтә җитди һәм талантлы галимнәр алган. Җәмал Вәлидидән башлап, Хатип Госман, Гали Халит, Якуб Агишев, Ибраһим Нуруллин, Рәфыйк Нәфигов, Рөстәм Башкуров кебек күренекле тикшеренүчеләр шагыйрь иҗатының мәгънәви эчтәлеген, сәнгатьчә гүзәллеген, фикри колачын ачуга бөтен гомерләрен багышлады. Бу исемлек янына Резидә Ганиева, Наиб Лаисов кебек әдәбият белгечләрен өстәргә кирәк. Алар Тукай шигъриятенең ике мөһим өлкәсе – сатирасы һәм лирикасы турында махсус хезмәтләр язды.
Кыскасы, татар, киңрәк – совет әдәбият фәнендә, хәзер исә – Русия әдәби фикер дөньясында «Тукай нинди шагыйрь ул?» дигән сорауны куюның кирәге юк, чөнки әсәрләренең тәрҗемәсе, галимнәрнең төпченүе һәм халыкның төшенүе аның бөек һәм даһи сәнгатькяр икәнен инде күптән раслады.
Әмма бөек сәнгатькяр буларак, аның иҗат серләре чиксез, чөнки ул үз чорыннан күпкә өстен торып иҗат иткән, чорына, иҗтимагый гамәлләренә, әхлакка киләчәктән торып бәя биргән. «Ваксынмыйм» дигән шигырен генә искә төшерик. Шунлыктан Тукай феноменын кайта-кайта фикердән кичерүгә, иҗатының төрле һәм яңадан-яңа якларын тикшерүгә булган ихтыяҗ бервакытта да туктамаячак. «Аның бөеклеге нәрсәдә?» дигән сорауны һәр чор яңартачак һәм шуңа җавап эзләячәк.
Тукай бөек иҗади мирас калдырган, һәм шуның үзәгендә, һичшиксез, иң зур һәм мөһим урынны шигърият били. Ил һәм дөнья мәдәниятендә ул бөек шагыйрь буларак тәкъдир ителә. Шунлыктан иҗатының киң һәм иң тирән өйрәнелгән өлкәсе дә шигърият. Әмма бу өлкәдәге карашларны конкретлаштыру һәм тирәнәйтү өчен мотлак публицистикасына, чәчмәсенә, аеруча хатларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шагыйрьнең «Китмибез!» шигыренең азаккы юлларындагы иҗтимагый иман формуласын гына алыйк:
Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и горуһе ру сияһ!
Бу аның Русия Дәүләт Думасындагы Пуришкевич кебек карагруһ депутатларның татар халкы адресына ташланган провокацион репликасына җавабы. Хәлбуки, ул бәхәс кайнарлыгы белән генә яңгыраган аваз түгел. Ул – татар халкының, аның алдынгы зыялы көчләренең иманы. Һәм бу юллар хәзерге Думада татар халкына һәм Татарстанга карата ташланган бөһтан шартларында өр-яңа аваз булып һаман актуаль яңгырый.
Тукайга килгәндә исә, әлеге патриотик, гали яңгырашлы юллар аның Русия шагыйре дә булуын, Русиянең чын ватандар улы булуын күрсәтә. Һәм бу караш аңарда һич тә «аның дипломатлыгыннан һәм сәяси эшлекле» (С.Рәмиевкә язган хатын искә төшерик) булуыннан гына килгән конъюнктур бизәкләр түгел, бәлки, аның тирән иманыннан туган юллар. Моның шулай икәнлеген без аның матбугаттагы беренче чыгышларыннан ук күрәбез. Япон сугышы һәм аның аяныч нәтиҗәләре турындагы «Мөхәрәбә вә Государственная Дума» исемле мәкаләсе «Әлгасрел җәдид» журналында 1906 елда басылган. 20 яшьлек шушы публицистның югары дәрәҗәдәге сәяси аеклыгы һәм икътисади фикерләвенең җитлеккән булуы таң калдыра. Әмма хикмәт анда гына түгел, җавапсыз сәясәтче һәм комсыз байларның Русиягө һәм урыс халкына китергән зур зыяннары өчен ул ихлас күңелдән көенә: «…алтынга коенган һәм күмелгән бу вәхшиләр 100 миллионлык бөек Русияне, алдап, …Япония белән сугыштыра алдылар». «Хәзер һәр җирдә: авылларда, шәһәрләрдә кулсызларга, аяксызларга, мәңге зәгыйфь булып калганнарга очрау бик җиңелдер», – дип сыкрана ул. Шагыйрь шул рәвешле Русия ватандашы булып, кеше булып хөкем йөртә. Шуннан аның «Пушкинә» дигән шигырендәге шушы юлларның тирән мәгънәсе аңлашыла төшә:
Мәрамем-матлабым анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең;
Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне, дине мәнсүбең?
(Бар теләк-максатым минем – тезмәң, чәчмәләрең синең;
Минем эшмени тикшерү – карашыңны синең, динеңне?)
Шагыйрь интернационализм белән органик рәвештә сугарылган киң карашлы зыялы, гражданин булып күз алдына баса.
Аның асыл карашлары һәм югары заты публицистикасында һәм хатларында гәүдәләнә. «Мич башы кыйссасы» дигән язмасында шагыйрь бер авылдагы урыс агае белән әңгәмәсен китерә. Шунда ул урыс агаена Русиядә урыслар белән татарлар бердәмлегенең ил куәте өчен ни чаклы мөһимлеге турында сөйли: «Без – руслар белән татарлар – һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз».
Гомеренең азагына ул урыс-татар мөнәсәбәтләре тарихын даһиларча гомумиләштереп, туган халкы һәм урыслар өчен гасырларга исәпләнгән гамәл өлгесен шулай формалаштыра:
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып…
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп…
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –
Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!
(«Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре»)
Татар халкының тапсыз намусы һәм милли хокуклары мәсьәләсе биредә кистереп әйтелгән. Бу фикер һәм мотивлар татар халкы һәм Татарстан өчен бүген дә үткен һәм актуаль яңгырый.
Шагыйрьнең сугышка мөнәсәбәте дигәндә, ул, гомумән, сугышка каршы, пацифист рухлы зат. Менә аның «Кышка бер сүз» шигыре:
Тиз югал, и кыш бабай, син ал да тиз кач карт башың,
Барыбер күрсәң качарсың, язны – гөлләр патшасын!
Бер дә юк ул патшаның мылтык-кылыч, алмаслары,
Һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре.
Сурәттәге камил нәфислекне инде әйткән дә юк, шагыйрьнең тынычлык, коралсыз яшәү хыялы чагыла бу шигырьдә. Татар шигъриятендә бу мотив Кол Галидән бирле килә.
Тукайның дөньяга карашы аеруча аның хатларында тулы ачыла. Әдәби барышка ул үзенең шигъри иҗаты белән генә түгел, хатлары аша да актив йогынты ясаган. Аның –замандашлары, каләмдәшләре белән язышуыннан шигъри иҗат, урыс шигърияте, дөнья әдәбияте турындагы төшенчәләре, мәгълүматы ничаклы тирән һәм төгәл булуына сокланасың. Компетентлы сәнгатькяр буларак, аның урыс шигъриятендәге күренешләргә үз карашы бар. Мәсәлән, С.Сүнчәләйгә язган бер хатында ул: «Никитиннең фитри (тумыштан бирелгән. – Н.Х.) таланты, минемчә, Пушкиннан бер дә ким түгел. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу шактый кирәкле фактор» (1911 ел, 4 март).
Яки Сүнчәләйгә язган икенче бер хатында мондый фикерләрне укыйбыз: «С.Р.нең (Сәгыйт Рәмиевнең. – Н.Х) вәзеннәр тугърысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләр өчен хорей, дактиль-фәләннөр ясалмаган чакта вәзен вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк. Фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифадә кирәк… Тургеневнең көйсез язылган „Отцы и дети» әсәре прозамыни? Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим – поэзия» (1911 ел, 1 гыйнвар). Урысның хәзерге әдәбият галимнәренә ятыша торган фикерләр бу. Менә шагыйрьнең дөнья әдәбиятен тәрҗемә итүгә кагылышлы тагын бер киңәше. Ул Сәгыйт Сүнчәләйгә болай яза: „Шильон мәхбүсе»нә, минемчә, иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз. Әүвәлдә 4-5 сәтырлык (юллык. – Н.Х.) шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйт Рәмиев Пушкин „Пәйгамбәр”ен тәрҗемә, мин фәкыйрь дә Лермонтов „Пәйгамбәр”ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олугъ поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз» (1910 ел, 4 декабрь). Ниһаять, Байронның «Шильон мәхбүсе» тәрҗемә ителеп бетә. Тукай аңа хатында: „Шильон мәхбүсе”н „Гасыр” (нәшрият. – Н.Х.) дөньяга чыгарса, Сезне беренче муәффәкыятегез (уңышыгыз. – Н.Х.) белән тәбрик итәчәкмен», – дип яза (1911 ел, 22 гыйнвар). Соңрак поэма тәрҗемәсе басмасына Тукай кереш сүз яза һәм бу казанышны хуплап чыга: «Менә шушы бөтен дөньяга „байронизм» мәзһәбен (юнәлешен. – Н.Х.) тудырган… бөек, югары вә гүзәл бер хисне руи зәмингә (җир йөзенә. – Н.Х.) агызып җибәргән кешенең кулга алырлык берәр әсәре безнең татар теленә күчерелгәне бар идеме? – Әлбәттә, юк иде. Инде бу бурычны Сьгыйть әфәнде үтәде».
Озакламый Тукай үзе дөньякүләм әдәби факторга әйләнә. XX йөзнең бөек әдибе Максим Горький үзенең С. Сергеев-Ценскийга язган хатында бу дөньяның сүз сәнгатькяренә һәрвакыт рәхимсез караганлыгына дәлил итеп, Тукайның «Өзелгән өмид» шигыреннән: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы», – дигән өзекне китерә. „Вәгазьчеләр сәнгатькярләрне бугазыннан ала», – дип зарланасызмы? Кадерле С.Н., бу бит һәрвакыт шулай булган. Бу дөнья – сәнгатькярләр өчен түгел, аларга анда һәрчак кысан һәм җайсыз булган – шуның саен аларның роле хөрмәтлерәк һәм каһарманракта. Бер Казан татары – шагыйрь, ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә: „Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы», – дип бик яхшы әйткән».
Тукай асылда милли шагыйрь булганга интернационалист шагыйрь. Югарыда китерелгән урыс-татар мөнәсәбәтләренә кагылышлы уй-фикерләре үзәгендә дә татар халкы яшәеше өчен җайлы иҗтимагый шартлар гаме ята. Ул шартларны шагыйрь урыс халкы белән тату бердәмлектә күрә.
XX йөз башының милли уяну дәвере шагыйрьләренең һәммәсенә дә татар милләтенең алгарышы өчен яну һәм иҗтиһат кылу хас. Дәрдемәндтә, Сәгыйт Рәмиевтә, Мәҗит Гафурида, Нәҗип Думавида шушы гамь, шушы иман иҗат этәргече булып тора. Әмма әлеге хисне үзендә төрле яклап һәм иң тулы гәүдәләндергән шагыйрь – әлбәттә, Тукай. Аның йөрәге халыкның иң зур күпчелеген тәшкил иткән хезмәт иясе өчен әрни.
— Иң сөекле эшче әүладым бу ел ач калды, – дип
Изге, шәфкатьле анабыз – мәрхәмәтле җир җылый.
(«Көзге җилләр»)
Яки:
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе.
Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,
Җан ачып: «во как!» дисез, мәзлум мужиклар семьясе.
(«Сайфия»)
Татар халкының, милләт алгарышының барлык мөһим мәсьәләләре шагыйрьнең һәрчак күз уңында. Татар милли әдәби теленең үсеш юлларын ул хәзерге тел гыйлеменә хас югарылыкта аңлый. Аның «Туган тел» дигән изге гимнын әйтмим дә, хатларында да бу хактагы хөкемнәре гыйльми төгәллеге белән шаккатыра. Сәгыйт Сүнчәләйгә язган бер хатында ул болай ди: «Сезнең шигырьләрегездә мин провинциальный һәм төп халык телендә булмаган сүзләр табам. Аларны катыштырмасагыз икән… Мин Казанны тәхте пай (башкала. – Н.Х), һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган һәм киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дйл саныйм. Милли әдәбиятебез фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим. Мин… Мәҗит Гафуриның „булмый» урынына „булмай»ларын терпеть не могу» (1910 ел, 9 ноябрь).
Тукайның хатлары аның мохитен күзалларга, шагыйрьнең аннан газап чигүен күрергә һәм гаять көчле шигырьләре астында ниләр ятканын төшенергә ярдәм итә. Аның С.Сүнчәләйгә язган бер хатында шушындый мәгълүмат һәм кичерешләр теркәлгән: «Сине мин һәр тугърыда садәдил (эчкерсез. – Н.Х.) кеше таптым. Мин үзем дә Казанга килмәс борын: „Гаяз Исхаков ашый-эчәме икән?» – дигән кызык бер шөбһәле фикердә идем. Ләкин Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым. Мәгатәэссеф (кызганыч ки. – Н.Х.) алар минем колагыма: „Синең шигырьләр халыкка үтә; фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек”, – кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. „Киләчәкне тәэмин итәргә кирәк-фәлән”, — дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь (хурлыклы. – Н.Х.) иде. Мин ни эшлим аларның киләчәкләре белән? Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһәсенә тора. Миңа хәзерге вакыт кадерле… Ләкин алар миңа тынычлык бирмәделәр: „Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөҗдансыз!” Менә шулар мине ваксыттылар, изделәр». Менә кайдан килә, менә кайдан чыга аның «Ваксынмыйм» дигән бөек шигыре!
Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,
Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:
– Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт,
Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.
Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вактына,
Башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына.
Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,
Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлеге!

* * *

XX йөз башындагы әдәби процессның тизләтелгән үсешендә аның бер чагылышы һәм шарты итеп Көнчыгыш-Көнбатыш синтезын саныйлар. Бу күренеш шул чор шигъриятенең барлык күренекле вәкилләрендә дә, иң беренче нәүбәттә Тукайда, Дәрдемәндтә һәм Сәгыйт Рәмиевтә күзәтелә.
Әмма синтез ике нигезнең дә бертигез булуы дигән сүз түгел. Бу процесста Шәрекътән килә торган традиция төп нигезне, үзәк чишмәне тәшкил итә. Күпгасырлык татар классик шигърияте дә шул ук мәдәни төргә, шул ук культура даирәсенә керә.
Тукайның тулысынча диярлек гарузга нигезләнгән шигърияте һәм ритмик сурәт, һәм шигъри фикерләүнең идея-фәлсәфи конструкциясе һәм сурәтле-бизәкле гәүдәләнеше җәһәтеннән асылда Шәрекъ шигъри күренеше булып тора. Шәрекъ шигьриятенең исә әйдәүче үзәк сыйфаты – традиционлык! XX йөз башы татар шигьриятенең шушы бөек вәкиле әлеге традицион җирлектә һәм система эчендә даһиларга хас новаторлык чалымнары ясый. Ул традицион шәркый сурәтләрне үзләренең сыналган һәм гадәти контекстында куллану белән бергә бөтенләй көтелмәгән, кайвакыт хәтта сәер тоелырлык мәгънәви багланышларга алып керә, үтә тәвәккәл сурәт хәрәкәте һәм борылышларын бирә.
Гасырлар дәвамында тотрыклы традицияләр өстенлек иткән шигъри системада сурәтләр саны бик күп булмый. Әмма таланты көчле булган бөек шигыйрьләр шул сурәтләрне виртуоз оста дәрәҗәсендә уйната. Тукай шигъриятендә дә Шәрекътән килгән сурәтләр хисапсыз түгел. Аларның иң күбесе мөселман Көнчыгышының дөньяга карашын, яшәүгә, әхлакка мөнәсәбәтен билгеләгән Ислам дине төшенчәләреннән тора. Иң беренче урында, әлбәттә, илаһиятне гәүдәләндергән төшенчәләр – Алла, Коръән төшенчәләре кулланыла. Аннары – фәрештәләр, пәйгамбәрләр килә. Тормышның кызу казанында кайнаган, иҗтимагый һәм фикер көрәшенең үзәгендә хәрәкәт иткән шагыйрь өчен XX йөз башының трагик коллизияләрен йөрәге аша уздырганда, дини әдәбиятнең негатив символлары –Иблис, шайтан сурәте калкып чыга. Алар үзләренең табигый контекстында кулланылу белән бергә, бөтенләй көтелмәгән, парадоксаль контекст та хасил итә. Менә Тукай лирикасының җитлегеп кристаллашкан дәвереннән бер үрнәк:
Туйса Иблис тормышыннан, яд итә оҗмахларын, —
Яд итәм, бизсәм үземнән, мин сабыйлык чакларын.
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!..
Чәчмәгән җир күк – күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!
Монда нәрсә нәрсәгә каршы куела? Тормыш авырлыклары, борчулар һәм гөнаһ баскан лирик каһарман шәхесе – аның ваемсыз, саф балачагына. Һәм шуңа параллель итеп шагыйрь гөнаһ вә вәсвәсә гәүдәләнеше Иблисне ала. Дөресрәге, шагыйрьнең, лирик каһарманның халәте шушы модель, шушы сурәт нигезендә ачыла. Моны XX йөз башы шагыйре генә эшли ала. Урта гасыр булса, дин һәм гавам аңында каһәрләнеп килгән бу зат белән үзен тиңләштергән өчен шагыйрьне кичермәсләр иде. Әлеге төшенчәләрне янәшә алуның җирлеген Тукай гуманизмыннан эзләргә кирәк. Ул әлеге затта, үзенең шул чордагы халәтенә хас фаҗигалелек, трагизм күрә. Үз-үзеннән тую, бизү мизгелләре аны саф балачагыннан, үткәннәреннән якты хатирә эзләп юануга этәрә. Баланың дөньяга мөнәсәбәтендәге сафлык, яктылыкка, шуны гәүдәләндергән сурәтләрнең нәфислегенә карагыз! Һәм шул халәтне фәлсәфи төшенү, шуның фәлсәфи сурәте нинди тирән!
Тукайның бала сурәтен күзаллавы, аның лирикасында бала һәм балачакның яктыртылуы – үзе бер зур тикшеренү темасы. Сез шигырьләрнең исемнәренә генә карагыз: «Бала оҗмахта», «Сагыныр вакытлар» һ.б.
Сабый төшенчәсен фикердән кичергәндә, Тукай кешелекнең иң бөек гуманистлары, нәфислектә иң камил сәнгатькярләре югарылыгында эш итә.
Сабыйга эндәшеп язган «Таян Аллага» шигырендәге шушы юллардан да өстен камиллек булырга мөмкинме икән?!
Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Әдәбияткә Ислам аша кергән төшенчәләр шагыйрьнең мәхәббәт лирикасында да киң урын ала. Мәсәлән, гашыйк кешенең сөеклесе каршындагы халәтен ул намазга оеган гыйбадәтче рәвешендә сынландыра. Әйтик, әле генә уен-көлке сөйләп утырган гашыйк каршына җанашы керә, һәм егет шундук җитдиләнә, үзгәрә:
Нишләсен, җанаш хозурында аңар лазем намаз;
Бер азан әйткәч, колак каккач, мөселман уйнамас.
Тукайның мәхәббәт шигырьләрендә сөеклесенең сурәте иң изге биеклеккә күтәрелә. Чагыштырулар да дини тәкъвәлек күзлегеннән гафу ителгесез күренерлек тәвәккәлләр. Шагыйрьнең бу өлкәдә кыюлыгы шул дәрәҗәгә барып җитә ки, ул Коръәндәге «ля шәркыя, ля гарбия» (Шәрекътә дә, Гаребтә дә юк) гыйбарәсен сөеклесенә мәдхия, дип шәрехли:
Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияңи?
Ул синең васфеңдә: «ля шәркыйя, ля гарбия», – ди!
Мәхәббәт – гомумән, Тукай өчен илаһи хис. Ул аның чыганакларын, урынын гел күктән эзли. «Йолдыз ул, күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә», – ди «Мәхәббәт шәрхе» шигырендә. Әйе, Һенрих Һәйне шигъриятенең рухын, аңардагы «мәхәббәт шәрхен» Тукай дөрес төшенгән. Шагыйрьнең лирик сурәтләре, чагыштыру һәм метафораларының илаһи төшенчәләр даирәсеннән алынуы әлеге хискә әнә шушындый карашыннан килеп чыга. Аның яшьлек шигырьләре арасында «Дәрдемәнд дәгелмием?» дигән камил бер әсәре бар. Анда мондый юлларны укыйбыз:
Тәңре гыйшкында шөһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем.
(Аллага гыйшык юлында Гәрбәладә шәһит булсалар,
Мин мәхәббәт, бәла юлында шәһитмен, – ди.)
Гәрбәла – Гыйрактагы бер шәһәр. Анда өмәвиләр кулыннан хәзрәте Галинең уллары – Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныклары Хәсән-Хөсәен һәлак була. Шигыйләр анда хаҗга йөри. Тукай мәхәббәт юлында корбанга әзерлеген менә шушы шәһитләр язмышына һәм ихтыярына тиңли. Шул рәвешчә, Ислам тарихы фактлары аның шигъри фикерләвендә югары әхлакый-эстетик кыйммәткә ия чагыштыруга, мәгълүм дәрәҗәдә шигъри оппозиция, антитеза элементына әверелә.
Тукайның шигъри фикерләү тирәнлеге даими ачыклауга, шәрехләүгә мохтаҗ. Без шулар аша гына аның даһилык колачын тулырак иңли алачакбыз. «Көзге җилләр»дәге гади искәрмә белән чикләнеп узыла торган шушы юлларга күз салыйк әле:
Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?!
Мөркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль җылый.
Тәүрат һәм Коръән аша Ибраһим вә Исмәгыйльнең пәйгамбәрләр булуын беләбез. Ләкин алар ни өчен «елый»? Чөнки сүз илдәге ачлык чорына туры килгән корбан гаете хакында бара. Бу бәйрәм – Ибраһим белән Исмәгыйльнең шатлык бәйрәме. Беренчесе үзенең Аллага тугрылыгын улын корбан итеп раслау мәҗбүриятеннән, зарурлыгыннан котылган, икенчесе – исән калган. Һәм шушы вакыйга легенда күләмендә илаһияткә тугрылыкны ятимнәр һәм фәкыйрьләр хакында кайгыртып раслау дәверен башлап җибәрә. Корбан гаете – асылда шатлык бәйрәме, шәфкать, мәрхәмәт бәйрәме. 1911 елны Идел буендагы ачлык бәйрәмнең әнә шул мәгънәсен юкка чыгара. Бәйрәмгә нигез салган пәйгамбәрләр шунлыктан елый. Даһи каләменнән чыккан гади генә ике юл ил һәм кешелек күләмендәге шушы тирән фаҗигане чагылдыра.
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасына караган кайбер әсәрләрендә Көнчыгышның легендар каһарманнары белән чагыштыру традация рәвешендә дини әдәбият персонажлары белән янәшәлектә алына, ул янәшәлекләр исә классик фарсы шигърияте стилендә сурәтле хәрәкәткә китерелә. «Бер рәсемгә» шигырендә, мәсәлән, ул болай:
И кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм,
Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.
Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,
Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.
Булсайде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсме моның,
Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына…
Күрсәйде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү!
Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын алласына.
Шушы сурәт-төшенчәләр шагыйрьнең хис-кичереш дөньясы киңлеген, аның күз күреме җитмәслек чикләрен сыза, абсолют дәрәҗәгә ирештерә. «Кулың» шигырендә ул кызның кулына карата: «Бер фәрештә күңледәй пакьтер кулың», – ди. Аның сафлыгын, гүзәллеген, камиллеген ул шушындый сәмави, изге төшенчәләр аша күрә. Мондый чагыштыру һәм парадокслар шагыйрьнең үз күңелен, аның чиксез киңлеген, сафлыгын, бөтенлеген төсмерләтә.
Тукай үтә нечкә хисләргә сугарылган мәхәббәт шигырьләрендә дә традицион гыйшык каһарманнары сурәтен үз чорының иҗтимагый-мәдәни төшенчәләренә үреп бирә. «Мәхәббәт» шигырендә аның шундый юллары бар:
Барча әхраре мәхәббәт миннән уңда, зан итәм, –
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн! – мин аларның таңчысы!
Игътибар итегез: XX йөз башы татар җәмгыятендәге уңнар, суллар – ягъни радикаллар һәм соңгыларының Гаяз Исхакый катнашындагы «Таң» гәзите шушы нәфис мәхәббәт шигыре каһарманының нинди ашкынлык белән януын төсмерләтә. Әдәбиятнең камил сурәтләре янына шагыйрь үз чорының кискен иҗтимагый агымнары һәм шуның иң күренекле гәүдәләнешләре булган затларны янәшә куя, шул үрелеш аша үз сурәтенең зурлыгын, хис кайнарлыгын шәйләтә.
Тукайның шәкерт чагындагы хатлары һәм «Исемдә калганнар» дигән хатирәләре җан тетрәткеч документлар булып кала. Аларда ятим баланың таянычсыз, артык тамак булып кагылу-сугылулары, олылар назына һәм бер локъмә тәгамгә мохтаҗ халәте, кулдан-кулга күчеп йөрүләре йөрәк өзгеч фаҗига һәм үкенечләр тулы язмыш булып күз алдына баса. Сабый һәм үсмер чагы шушындый газаплар тирәнлегеннән узганга, ул халык хәсрәтен дөньяның бер шагыйрендә дә булмаганча, ачы һәм әрнүле хисләргә төреп чагылдыра алган. Татар халкының бу баласын шушындый тетрәнү белән яратып үз итүе тикмәгә түгел: ул Тукай язмышында үз тарихи язмышының чагылышын күргән. Аның шигърияте аша үзенең бөтен каһарман һәм фаҗигале тарихын танып белгән.
Шагыйрьнең хатлары һәм «Исемдә калганнар» дигән чәчмәсе бу оланны саклап калган изге затларның – ике Саҗидә апасының, Кырлайдагы Сәгъди карт гаиләсенең, Казандагы Мөхәммәтвәли белән Газизә исемле игелекле кешеләрнең (шагыйрь аларны әти һәм әни дип искә ала), Уральскидагы апасы белән җизнәсенең, Гурьевтагы ике туганының һәм башка бик күпләрнең якты сурәтләрен теркәп калдырган. Менә ул «Исемдә калганнар»да үги әбисе мохитендә бер Саҗидә апасының мәрхәмәтле, йомшак җанын ничек тасвир кыла: «Саҗидә апайның, үги әбидән яшереп кенә, мине юатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эш юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.
Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башлады исә, хәзер күземә ап-ак саф бер фәрештә күренә».
1903 елның 30 июнендә Уральскидан Өчилегә апасы Саҗидәгә язган хатында мондый юллар бар: «Мөшфика (шәфкатьле. – Н.Х.) апаем! синең сабый вакытымда һәм хәзер дә иткән изгелекләреңне кабердә ятсам да онытмам. Анам дарел-бакага рихләт иткәч, бабайлар өендә бәңа мәрхәмәт күзе белән караучы юк иде, мәгәр син бар идең. …җәберләренең җәрәхәте җәннәте гаденгө (оҗмах. – Н.Х.) керсәм дә йөрәгемнән китмәс».
Уральскидагы шәкерт Габдуллага Гурьев шәһәреннән 10 сум акча җибәргән туганнары Әхмәди белән Әүхәди Абдуловларга 1904 елның 26 апрелендә язган хатында
буласы шагыйрь болай ди: «Имди сездән үтенечем: бән бичараны үзеңездән гайре адәмнең күзенә тилмертеп карата күрмәңез». Шул хатында ул бай кардәшләренә югарыда телгә алынган ярдәмнәре өчен Мотыйгулла хәзрәт һәм хәлфәләренең кылган догасын да язып сала.
Шагыйрьнең ятимлегенә кагылышлы мәгълүматларны тыныч күңел белән уку мөмкин түгел. Әмма шунда бер бөек хакыйкать тә ачыла: ул безнең туган халкыбызның җан юмартлыгы, инсани галилеге. Шушы бәхетсез сабый бары халкыбызның олы җанлылыгы аркасында исән кала һәм бөек шагыйрь булып җитешә. Тикмәгә генә мени ул соңрак:
Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем, —
дип язган?!

* * *

Гадәти тикшеренүләрдә без Тукайны башлыча даһи лирик буларак карыйбыз, һәм бу асылда хаклы да. Чөнки шагыйрьнең дөньяга карашы, иҗтимагый һәм эстетик идеалы позитив рәвештә аның лирикасында гәүдәләнә. Хәлбуки, ул – дөньяның аз санлы мәгълүм даһиларына хас булганча, шигъриятнең ике төрендә дә бердәй талантлы иҗатчы. Ул бөек лирик булган кебек, шул ук дәрәҗәдә даһи сатирик та. Һәм, әйтергә кирәк ки, шагыйрь иҗатының бу тарафы да әдәбият белемендә эре планда яктыртыла торды. Мин Резидә Ганиеваның «Тукай сатирасы» дигән монографик хезмәтен һәм Гали Халит белән Ибраһим Нуруллин хезмәтләрендә бу өлкәнең шактый урын биләвен күздә тотам. Аларда Тукай сатирасының XX йөз башы татар иҗтимагый көрәшендә башкарган вазифасы, татар һәм Көнчыгыш сатирик традицияләрен дәвам иттерү, урыс һәм Көнбатыш сатира мәктәбен үзләштерү, татар әдәбиятендә реалистик иҗат методының шәкелләнүенә сатираның йогынтысы кебек принципиаль-концептуаль мәсьәләләр карала.
Шулай да, Тукай сатирасының төп иҗтимагый-тарихи җирлеге нәрсәдә соң? Бу сорауга төгәл җавап бирү өчен без XX йөз башы татар әдәбиятенең гомуми торышына күз салырга тиешбез. Анда исә әдәбиятнең барлык жанрларында да сатира көчле агым буларак гәүдәләнә. Тукайга мәсләге белән иң якын торган Фатих Әмирханны алыйк: «Фәтхулла хәзрәт» повесте, Галиәсгар Камалның комедияләре, Шакир Мөхәммәдов хикәяләре («Батыргали агай»), Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» әсәре һ.б. сатира һәм юмор әсәрләре. Татар дөньясына куәтле аваз салган сатирик журналлар иҗтимагый-әдәби тормышның аерылгысыз юлдашлары булган.


(Чыганак: “Мәдәни җомга, 22 апрель, 2011 ел)



Комментарий язарга


*