ТАТ РУС ENG

Хөсни Фатих Тукай турында уйлану

Апрельдә туа, апрельдә үлә. Тууы 1886 елның апрелендә булса, вафаты 1913 елның апрелендә. Шушы ике апрель арасында тулыр-тулмас егерме җиде еллык гомер. Ә шул аз гына гомер эчендә никадәр кагылу-сугылу, чит-ят бусагалар, үз әтисе булмаган кешеләргә «әти!» дип эндәшергә мәҗбүрлек, элек авылдан авылга, аннары авылдан шәһәргә, шәһәрдән янә авылга ташланулар, кырыс ятимлек, яшеренеп-яшеренеп түгелгән күз яше! Тукайны нечкә күңелле шагыйрь иткән, изелгәннәргә, җәбер-золым күргәннәргә карата шәфкатьле иткән сәбәпләрнең берсе, әлбәттә, әнә шунда. Әмма Тукайны бүген без белә һәм без хөрмәт итә торган Тукай иткән сәбәп ул гына түгел, хәтта бу башлыча сәбәп тә түгел. Сүз уңаеннан искә төшереп үтәсе килә. Тукайның биографлары, аның замандашлары һәм гомумән Тукай турында язучы әдипләр һәм шагыйрьләр моңа хәтле мәсьәләнең күбрәк шул ягына басым ясый килделәр. Әле дә исемдә: 1957 елны Мәскәүдә уздырылган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, мәрхүм Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы тикшерелгәндә, танылган әдәбиятчы Виктор Шкловский, мәсьәләнең нәкъ шул ягына игътибар юнәлтеп, халыкның Тукай кебек бөек уллары турында язганда, алар биографиясендәге гел тонык, моңсу якларга гына басым ясап, берьяклылык күрсәтмибез микән без? — дигән фикерне әйткән иде. Тора-тора искә төшә бара: чынлап та, урынлы кисәтү булды булса кирәк. Шул ук Тукаебызның үзенә, иҗатына әйләнеп кайтыйк. Әлбәттә, аның иҗатында күз яше бар


Әсирмен, ычкыналмам инде мәңге,
 Күңелсез һәр ягым, нурсыз, караңгы,—

дип өзгәләнүләр бар. Шул ук вакытта, шул ук Тукайда талпынып-талпынып сөюләр, җиргә, язга, кешеләргә, туган якка, туган авылына, туган телгә мәдхия җырлаулар азмыни?! Мәхәббәт турында язмаган шагыйрь юктыр. Хәлбуки, әйтеп карагыз: кайсы татар шагыйренең— Тукайга хәтле яки Тукайдан соң — мәхәббәт турында, йөрәгеннән өзеп, канлы һәм тыпырдап торган тере җанлы итеп:

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы,—

кебек юлларны әйтә алганы бар? Ә шулай дип әйтә алу өчен шагыйрьгә, әлбәттә, үзенә дә мәхәббәт утында янарга, яшерен янып, яшерен көюләргә дучар булырга туры килмәгәндер дисезмени?! Ә шул шагыйрьне сөя белмәүдә, мәхәббәт мәсьәләсендә кыргыйлыкта гаепләргә маташучылар да булгалады бит.
Әйләнеп карасаң, гел шул егерме җиде яшьлек кыска гомер! Әйе, шул кыска гына гомерендә ул чын-чынлап сөяргә дә, тормышның гаделсез якларын күреп көенергә дә, көенү һәм күз яше аралаш үткәреп, олы нәфрәт сүзе әйтергә дә өлгерде. Кирәксенсәгез, менә сезгә гыйбрәтле бер статистика: шул кыска гомердә, шул кагылу-сугы-лулар арасында, Габдулла Тукай ун мең юлдан артык менә дигән шигырь, бик күп басма табаклар проза әсәрләре калдырды.
Габдулла Тукайның күпкырлы һәм үз заманының четерекле якларын, иҗтимагый гаделсезлекне, тишелергә торган чуаннарны кузгатып язган иҗатына тулаем бер караш ташлаганда, күзне камаштырырлык һәм бер үк вакытта күп кенә каршылыклар да күрәсең, һәрбер бөек художник өчен диярлек хас булган катлаулылык, каршылыклы иҗат диалектикасы безнең Тукаебызны да читтә калдырмады.
Иҗатының башлангыч чорларында, әйтик, 1905 елгы патша манифестыннан соң, үтә берьяклы рәвештә очынып:

Бу хөррият манифестыгосударьдыр —
Кадерен белеп, кирәкләрне сорыйк имди,—

дип, «Дусларга бер сүз» ташлаган һәм, шул ялган шау-шуга алданып, «Максудларны хасил итү» нияте белән Петербургка — Дәүләт думасына ачык күзле кешеләрдән депутатлар сайлап җибәрергә өндәгән яшь шагыйрь соңыннан, андый иллюзияләрдән арына барып, кем белән дус булырга һәм кемнән нәрсә көтәргә икәнлеген ачыграк аңлый башлый. Бу яктан аның большевик Хөсәен Ямашевка якынаюы, борчулы минутларында аның белән очрашырга омтылуы һәм X. Ямашен үлгәч, 1912 елда, «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре» дигән шигырь язып, анда бу кешене:

Көч белән бергә гүзәллекнеҗыйган диңгез кеби,
Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби,—

дигән сүзләр белән мактавы — бик тә характерлы мисал. Шунда ук ул бу мәсьәләне үзенчә аңлаганлыгын сиздереп:

Көчле-көчсез, ярлы-бай булды һаман да бер аңар,
 һәр карашта ул иде чын керпегеннән гөл тамар,—

дип, үз карашын бәян итмичә калмады.
Яки менә татарның дини-милли бәйрәмнәре уңае белән күңеленнән кичергән хисләрен һәм каршылыклы мөнәсәбәтен алыйк. Әйтик, 1908 елда, Уральскидан Казанга кайткач, иң очынып һәм иң күп язган бер вакытында каләменнән төшкән «Бәйрәм бүген» шигырендә ул, бәйрәм дәрте белән үтә нечкәреп китеп булса кирәк, «бер теләнчене бер бай белән» кочаклаштырып, дөньяны үзенә бер ямьгә чумган идиллияле җәннәт итеп җырларга тырышса, шул елны язылган «Нәрсәдән?» дип шигырендә, бу юлы инде җиргә һәм реализмга якыная төшеп:

Нигә пивнойда татарларның авыз-борны каный?
 Бел дә тор син, изге корбан бәйрәме җиткән бүген,—

дип, бәйрәм уңаеннан сугыша-сугыша пивной    тирәсен саклаучы «агай-энене» шәп кенә чеметеп ала.    Каршы лыклы түгелме монда шагыйрьнең позициясе? Бик тәкаршылыклы.
Ә аллага мөнәсәбәттә? Минемчә, Тукайның кылдан нечкә, кылычтан үткен якларыннан берсе, аның үзен һәм бигрәк тә аның иҗатын аңлатучы кайбер кешеләрне саташтырган «сихерле карурман» нәкъ менә аның аллага мөнәсәбәтендә булса кирәк. Шагыйрь бик күп һәм бик үткен шигырьләрендә муллаларны, ишаннарны тетмәләрен тетеп сүгә, аларның барлык хәйләләрен, кара эшләрен фаш итә. Шул ук вакытта аның кайбер шигырьләрендә, ачыктан-ачык булмаса юл араларында, мәгърифәтле һәм һиммәтле дин әһелләре турында моңлану-хәсрәтләнүне дә сизеп торасың. Я ул: «Авыл халкына ни җитми?» кебек хакыйкатьне ярып салган шигырьләрендә:

…Житәр төсле түгелдер ничекхәмед итсә: алланы,
Хисапсыз Ишләгән ихсан иманныһәм имананы,

— дип җирдәге гаделсезлекләр өчен алла адресына таш ыргыта. Яки «Васыятем» кебек шигырендә ачык йөз белән «тәңренең әмеренә» борылырга чакыра.
Мондый каршылыкларны без Тукай иҗатында башка кайбер нәрсәләргә мөнәсәбәттә дә очратабыз. Әйе, Тукайда каршылыклар бар, ләкин шул ук вакытта бөек Тукайда яхшыны — яхшы, яманны—яман дип әйтә белү, үз чорының, үз халкының шатлыгын, өметләрен, киләчәген җырлау чагыштыргысыз көчлерәк. Ләкин каршылыклы якларны күрмәскә тырышу шулай ук яхшылыкка алып бармый. Шуңа күз йому аркасында Тукайның иҗатын аңлатучыларның кайберләрендә берьяклы яки хата трактовкалар килеп туды да. Бичараны «динне яклаучы шагыйрь», «милләтче шагыйрь», «вак буржуа шагыйре» итәргә дә тырышып карадылар. Болары вульгар социологизмның чәчәк аткан бер дәверендә булса, соңгы вакытта шагыйрьнең каршылыкларын шомартырга тырышу сизелгәләп китә.



{mospagebreak}
Дөрес, Г. Тукай 1905 елгы революциядән алган ялкынын һәм татар халкының үзендә уянып килгән прогрессив көчләргә, аларның киләчәгенә булган иманын соңгы сулышына кадәр югалтмады. Башта кызыл сүзләр сөйләп йөреп тә, реакциянең беренче кара канаты китереп сугу белән чигенгән «шома егетләр» артыннан китмәде, аларны уңай туры килгән саен чыбыркылый торды. Ләкин бу әле, Тукай ул чагында булып узган бозлы-яшенле давыллардан берничек тә сыгылмады, аның. иҗатында, уйлануларында, дөньяга карашында бернинди дә икеләнүләр, өметсезлеккә бирелүләр булмады, ул гел таяк кебек үрә катып калды, дигән сүз түгел.
Каршылыклы бөтенне күрә һәм ача алмыйча, шул бөтеннең өстендә шуып йөргән һәм тотып алу өчен җиңел булган аерым фразаларны яки аерым строфаларны гына эләктереп, шуларга үзләренең «концепцияләрен» коручы аерым иптәшләр соңгы вакытта Г. Тукайны «Социалистик реализм һәм социалистик эстетикага нигез салучы бөек Горькийның көрәштәше» дип тәкъдим итәргә дә әллә ни күп алмый башладылар. Профессор Иван Пехтелев исә, шагыйрьнең «Библиотека поэта» сериясендә чыккан китабына язган сүз башында, азмы-күпме китап күргән һәр татарга мәгълүм булган биографик хакыйкатьне бозып, мулла гаиләсендә туган Г. Тукайны «ярлы крестьян семьясында туган» итеп күрсәтүгә кадәр барып җитте. Үз эшен чын намус белән башкарган бөек шагыйрьгә тарихка үтү өчен, белмим, андый ялган «таныклыклар» кирәкме икән?
Шулай да ничек, нәрсә белән аңлатырга соң Тукай иҗатында сирәк булса да күренеп-күренеп калучы ул каршылыкларны? Монда безгә күптән исбат ителгән, хәзергә кадәр берәү тарафыннан да кире кагылмаган һәм киләчәктә дә кире кагылмаячак ачык бер закон ярдәмгә килә: әдәбият тормышны чагылдыра, чын әдәбият— тормышның көзгесе, дибез без. Бәс шулай икән, Г. Тукайның иҗаты, үзенең барлык шул эчке каршылыкларында, шагыйрь яшәгән тормышны чагылдырмый, дип әйтергә безнең нинди хакыбыз бар? Ә Тукай яшәгән чор, бигрәк тә аның иҗаты чын-чынлап чәчәк аткан 1905 елгы революциядән соңгы чор, шул чакның татар тормышы, Казан тормышы — бу бит әйтеп бетергесез каршылыклар белән чәбәләнгән чор. Контрастлар чоры. Күз алдыгызга китерегез: бер якта — 1903 елдан РСДРП сафларына кереп, бөтен эшен, көрәшен эшчеләр хәрәкәтенә багышлаган, рус большевиклары белән кулга-кул тотынып, әмма оештыру-агитация эшен татар телендә алып барган, русча һәм татарча камил укымышлы большевик Хөсәен Ямашев. Икенче якта — һиндстанда укып кайткан, соңыннан Хвалынск шәһәрендәге татарлар өчен-һиндстан мәдрәсәләре тибында мәдрәсә салдырам, дип куык очырып йөргән, шул максат белән агай-энедә байтак кына акча җыеп алган һәм, шул акчаны кесәсенә салып, беркем алдында да хисап бирмичә, кыяклаган аферист-буржуа интеллигенты Һинди-Минһаҗ. Бу соң шул чорның татар тормышы түгелмени?
Яки менә икенче контраст: Яна бистәнең фәкыйрь җиһазланган тәбәнәк өйләрендә, әлҗе-мәлҗе килгән керосин лампасы яктылыгында, әниләре, олылы-кечеле кызлары, бөтен семьялары белән, күзләрен бетәштереп, байларга читек, чәмчәле башмаклар кайыйлар. Ә шул -байлар үзләре Мәкәрҗә ярминкәсенә киткәч, майларын кая куярга белмәгән хатыннары, киенеп-ясанып, «Бакыр бабай» бакчасына бер кичлек «күңел юаткычлары» эзләп чабалар.
Бу да бит шул чорның Казаны!
Яки менә өченчел контраст: бер якта — шәкертләр хәрәкәте, укыту программаларына дөнья гыйлемнәре кертүне сорап, «Мәдрәсәи Мөхәммәдия» шәкертләре манифестация ясыйлар. Икенче якта — Казан мещаннары .арасында дан казанган Камчылы ишан, авырудан шифа эзләп килгән фанатик бәндәләрне камчы белән ярып, «җеннәрен качыра».
Алар да бит шул чорның Казанында кайный, шул чордагы татар тормышын тәшкил итә.
Тукай иҗатындагы каршылыкларны аңлатканда, барыннан да әүвәл, әлбәттә, шул чорның гомуми тормышындагы җитдирәк каршылыклар алгы планга килеп баса. Беренче революция булган, кузгатасын кузгаткан, кабызасын кабызган, аннары корал көче белән бастырылган. Чынлап кабынырга өлгермәгән учаклар инде сүнүгә баралар… Шул ук вакытта, ерактагы күкрәүнең күңелдә яңа өметләр кабызучы тәүге гөрелтеләрен ишеттереп, икенче революциянең — пролетар революциянең билгеләре шәйләнә бара. Демократик позициядә нык басып торган Г. Тукай шулай да дөньяга крестьянчарак (дөрес, актив крестьян, кулына сәнәк яки чалгы тотып, җир өчен дауга ташланырга әзер торучы крестьян) караштан бөтенләйгә үк арына алмады, үзе яшәгән чордагы социаль каршылыкларны һәм аларны пролетар революция юлы белән хәл итү кирәклеген бөтен ачыклыгы белән күрүгә ирешмәде. Шуның белән бергә, аның барыннан да элек шагыйрь икәнлеген, хис кешесе икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый. Шунлыктан, гаять ачык акыл һәм логик дәлилләү нигезендә фикер йөртү таләп
ителә торган очракларда Г. Тукайның каршылыклы, хәтта кайбер очракларда берсен-берсе инкарь итә торган идеяләр әйтеп ташлавы гаҗәпмени?
Тукай, җаны һәм йөзе бернинди өрпә астына да яшерелмәгән, яхшысын да, яманын да тиз күреп ала торган сизгер шагыйрь, әнә шул каршылыклы мохитта яшәде, шул мохит белән ризыкланды, һәм, әлбәттә, барысын да үзенең күңеле, иҗаты аша үткәрде. Ләкин бу, шагыйрьнең кочагына барысы да — ярлысы да, бае да, мулласы да, большевигы да бердәй тигезлек белән җай гына кереп утырган икән дигән сүз түгел. Ә инде «Печән базары яхут яңа Кисекбаш», «Ысулы кадимче» кебек сатирик поэмаларында ул критик реализмның иң югары баскычына күтәрелде. Кыскасы, без Тукайны уку белән генә чикләнеп калмыйбыз, без Тукай аша ул яшәгән чорны өйрәнәбез, бүгенге татар совет культурасына, бүгенге әдәби телебезгә без шулай ук Тукай аша үтеп килдек.
Бу уйланулардан соң күңелгә, масштабы ягыннан, безнең үлчәүләрдән әлбәттә күп зур, ләкин мәгънәсе ягыннан уртаклыгы булган бер чагыштыру килә. Мәгълүм ки, Владимир Ильич Ленин үзенең Лев Толстой турындагы данлыклы мәкаләсендә бу даһи художникның иҗатындагы һәм бигрәк тә дөньяга карашы тәгълиматындагы каршылыкларны зур дәлилләү көче белән ачканнан соң, шул каршылыкларына да карамастан, Л. Толстойның «рус революциясенең көзгесе» булганлыгын әйтә. Дөрес, Тукай Лев Толстой түгел. Татар тормышының үсеш баскычлары да, реформадан алып 1905 елгы революциягә кадәр булган рус тормышы баскычлары белән чагыштырганда, ихтимал, икенчерәктер. Шулай да бу ике художник арасында билгеле бер мәгънәви уртаклыкны күрми үтү мөмкин түгел. Безнең Тукаебыз да, 1905 елдан алып 1912 елда башланган яңа күтәрелеш чорына кадәр булган татар тормышын — андагы кузгалу һәм оеп калуларны, аның нурлы һәм күләгәле якларын көзгедәге кебек яктыртты. Димәк, без дә үз Тукаебызны «татар тормышының көзгесе» дип икеләнми атый алабыз.

1966

(Чыганак: Фатих Хөсни. Ни әйтергә? ничек әйтергә? – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974).



Комментарий язарга


*