ТАТ РУС ENG

Кашшаф Гази Тукай турында (Аның бөеклеге нәрсәдә)

Тукай үлүгә байтак еллар узган иде инде, ләкин аңа тулы рәвештә бәя бирүләр булмады, аны такдир итү, аның әдәбиятта тоткан урнын билгеләү күренмәде. Халык дошманнарыннан арынгач кына, халык үз шагыйренә тиешле бәяне бирүгә иреште.
1938 елда үткәрелгән Тукай көннәре чын магнәсе белән халык бәйрәменә әүрелде. Ул көннәр киң катлау массаны әдәбиятка, шуның белән бергә тормышка якынайтты, әдәбият кешеләренә ничек карарга өйрәтте, барыбызга да ныклы тәрбия бирде.
Чыннан да Тукай үзе исән чакта да, үлгәннән сон да, үзенә чиксез мәхәббәт саклаган халыкның игтибарын бу дәрәҗәдә көчле итеп күрә алмаган иде әле. Халык мәхәббәтенең көчле ташкынына теге яки бу киртәләр каршы торалар иде.
Мин хәзер шул 1938 елдагы көннәрне күз алдыма китерәм. Кызганычка каршы, безгә Тукай турында сөйләнгән докладларның саны маглүм түгел. Бу кирәк иде. Ә бит һәрбер доклад тәрбия бирә, өйрәтә, тормышка,, әдәбиятка мәхәббәт арттыра, яшәү теләген көчәйтә, илне сөю хисен тирәнәйтә!.. Андый докладлар юбилей көннәрендә күп булды. Мин хәзер күз алдыма колхозларны, завод-фабрикаларны, меңләгән уку йортларын китереп бастырам. Яларның һәр кайсында да Тукай турында сөйләделәр, аның әсәрләрен тыңлап хисләнделәр. Ул докладлар безне күп нәрсәгә өйрәттеләр. Без иң элек үзебездәге әдәби көчләргә ничек килергә кирәклеген өйрәндек. Язучыларга тиешле бәя бирә белүнең, аларга дөрес караш утыртуның ничаклы әһәмияте барлыгына  төшендек.
Тукай көннәре бөтен халыкны җанландырды. Бу көннәрдә язучылар да үзләренең иҗат көчләрен арттырдылар. Үзләренең иҗат планнарыннан тыш күп кенә әсәрләр язуга керештеләр. Шул җөмләдән Тукай иҗатын тикшерү нигезендә яңа көчләр дә күтәрелеп чыкты. Дистәләрчә мәкаләләр, гыйлми тикшеренүләр ясалды. Г. Халит иптәш 5 мәкалә язды. Яңардан кала Л. Җәләй, X. Хәйри, Ф. Хөсни, Я. Әхмәт, И. Газый, Гимадиев, Ф. Ябдрахманов һәм башка иптәшләрнең мәкаләләре .чыкты. Болар Тукайны аңлауда, аны өйрәнүдә ныклы ярдәм күрсәтә торган материаллар булып торалар, әлбәттә. Ләкин шуның белән эш беттеме? Юк! Боларның    күбесе      башлангыч эшләр   генә   әле.
Минемчә, кайбер тикшеренүләр иске традициядән, тупас социологизмнан арынып бетмәгәннәр һәм “тарихи фактларны булып үткән тарихи вакыйгаләр обстановкасы шартлары күзлегеннән карап түгел, ә бүгенге көн күзлегеннән карап” («ВКП(б) тарихының кыскача курсы» чыгу уңае белән партия пропагандасының куелышы турында ВКП(б) Үзәк Комитеты карары) тикшерү төсе алалар. Шуның нәтиҗәсендә, Г.Тукайның үлүенә 25 ел тулып узганнан соң да, аның турында дистәләрчә мәкаләләр, йөзләрчә докладлар сөйләнгәннән соң да ике төрле фикерләр теге яки бу урында яшәп киләләр.
Тукайның «милләтчелеге», аның “либераль буржуа белән аралашып эшләве кебек нәрсәләрнең зур проблема итеп куелуларын күрергә була. Бу, әлбәттә, «тарихи фактларны булып үткән тарихи вакыйгаләр обстановкасы шартлары күзлегеннән карап» эшләмәүне ачык раслый.
Тукай көннәре узганнан соң, безнең идеология фронтыбыз, әдәбиятыбыз бөек документ белән баетылды. Партиянең Үзәк Комитеты күзәтүендә «ВКП(б) тарихының кыскача курсы» басылып чыкты. Бу әсәр безне большевизм белән коралландырды. Ул — безнең зур ярдәмчебез. Ул эшебезгә булышлык, омтылышыбызга юнәлеш биреп тора. Язучыларга, аларның иҗатларына бәя бирүдә дә бу бөек әсәр чиксез ярдәм итә. Тукай иҗатын тикшерүдә дә „ВКП(б) тарихы» безгә зур кыюлык бирә.
Дөрес, Г. Тукайның халык шагыйре булулыгын моңа чаклы да юкка чыгаручы булмады. Хәтта, халыкның явыз дошманнары да аның халык шагыйре булулыгын юкка чыгара алмадылар. Ялар ике йөзлелек күрсәтеп, бер яктан Тукайны — халык шагыйре диделәр, ләкин икенче яктан, астыртын методлар белән аңа яла ягып килделәр. Яны халыктан аерырга тырыштылар. Ләкин аларның пычрак уйлары барып чыкмады. Халык дошманнары    фаш    ителде,   пычрак   ниятләре   җимерелде.
Г. Тукайны олылау, аны бөтен йөрәк белән кабул итү — халык шагыйре исме бирү белән генә чикләнми. Бу бик җиңел, хезмәт сорамый торган эш. Шагыйрьнең бөтен образын бирергә, аның бөтен эшен гәүдәләндерергә кирәк. Яның омтылышының еракка китүен, карашларының тирәнлеген, фикерләренең безнең арага да килеп керүен, ниһаят, аның эчке тойгыларын, йөрәк кичерешләрен күрсәтергә кирәк!..
Кеше — гаҗәп катлаулы хисле була. Шагыйрь исә аеруча. Тукайның хисләре үзе яшәгән чорга тулысыңча ятышып торалар. Ул катлаулы хисләр күрсәтә, чөнки еллары да шундый катлаулы булалар.
Чыннан да, менә 1905 нче еллар. Бу еллардан? «беренче рус революциясе илебезнең үсешендә бөтен бер тарихи полоса булып торды» («ВКП(б) тарихы. Кыскача курс». 106 бит). Билгеле, бу еллар шагыйрьгә чиксез дәрт, кыю омтылыш бирәләр. Йөрәкне дәртләндерә торган уйлар, фикерләр белән баеталар. Тукай канатлана, аның дәртле хисләре ага башлый. Ул үз өмитенең тормышка ашуына ышаныч баглый.
Китте хәсрәт, әлемнәр (ачы газаплар),
Ирекләнде галәмнәр…
Ләкин алар озакка бармыйлар. Реакция еллары килеп җитә. «II Дәүләт думасын куганнан соң һәм Дәүләт думасындагы социал-демократик фракциядән үч алганнан соң, патша хөкүмәте пролетариатның политик һәм экономик оешмаларын көчле рәвештә җимерә башлады» («ВКП(б) тарихы». 110 6.). Россия коточкыч вакыйгаләр   белән   тула.   Билгеле,   мондый  шартларда алырлык үзләрендә көч тапмадылар. Шуңа күрә дә, мәсәлән, Ф. Әмирханның халыкка мөраҗәгат итүе һичбер уңыш китермәде, чөнки ул халыкның реакцион өлешенә таянды. Ул серияләп «халык» кызлары образын бирергә тырышты. Ләкин болар алга омтылучы, прогрессив халыкның карашына ябышмый торган «Зөһрә» ләр, «Зөлхәбирә»ләр, «Татар кызлары» иде. Болар, Ф. Әмирхан белән берлектә, халыкка өмитсезлек уты чәчәләр иде, халыкның үз көченә ышануын юкка чыгаралар иде.
Сәгыйт Рәми дә шулай ук. Үзенең көчле талантын халык хәрәкәте белән кушып үстереп җибәрә алмады. Ул ялкынлы протестларын, бунтарлыгын, анархистик кыюлыгын шыңшу белән тәмам итте.
Дәрдмәнд иҗатын карыйк. «Саф сәнгат» ноктасыннан караганда, Дәрдмәнднең идеаль төстә язылган шигырьләре бар. Без аның зур мастерлыгын, зур стилист булулыгын юкка чыгармыйбыз. Ул татар әдәбиятында аерым бер урында үзенең соклангыч стиле һәм өмитсез фәлсәфәсе белән тора. Яның кыска, ләкин тирән һәм киң магнәле шигырьләре бөтен дөньяга һәм бөтен кешелеккә баглы фәлсәфи фикерләр кузгата. Ул бөтен дөнья өчен хас булган проблемаларны актарып чыгара. Яларны ул үзенә генә хас бер виртуозлык күрсәтеп, укучыны таң калдырып, кыска-кыска җөмләләр эченә сыйдыра белә. Ул безнең татар әдәбиятында, шигырь хосусиятенең иң нечкә оттенокларын саклап эш итә торган шагыйрь булып тора. Яның әсәрләрендә сәнгат бар, матурлык бар. Вкусны канәгатләндерә алырлык мастерлык чагылуы бар. Ләкин Дәрдмәнднең иҗаты Тукай иҗаты кебек демократик иҗат түгел, ул массага карата язмады, массаны күрмәде, үз алдына яшәде, үз фәлсәфәсен, буржуа карашын яктыртты. Ул дөньяның фанилыгын, тирә ягыңны чолгап алган тормыш белән ризаланырга кирәклеген гәүдәләндерде. Шуңа күрә аның шигырьләре халыкка барып җитмәде, популяр булмады. Яның шигырь стиле күпертелгән матурлык эчендә бикләнеп калды.
Менә, Тукай яшәгән чорның иң күренекле кешеләре шулар. Тукай, билгеле, бу кешеләрдән бик күп өстен тора. Ул халык тарафыннан кабул ителгән, халыкның үз кешесе, үз ерчысы, үз даһие…
Ф. Әмирханнар,   Дәрдмәндләр,  Рәмиләр тормышны Тукай дәрәҗәсендә аңлый алмыйлар. Тукай ул горур басып тора, ул авырлыклардан да, кимсетелүләрдән дә курыкмый. Ул еракка, алга өмит белән карый ала. Ул халыкның идеяләрен, омтылышларын күреп, аңлап эш итә һәм прогрессив идеяләр өчен көрәшә!.. Буржуа һәм вак буржуа язучылары бу дәрәҗәгә күтәрелә алмыйлар. Алар — халык көченә, аның прогрессив катлавына бәя бирә белмиләр, нәтиҗәдә төшенкелеккә биреләләр.
Тукай заманындагы язучыларны ныклабрак өйрәнә башласак, тагы бер нәрсәне күрәбез. Ул язучылар — һәр кайсы җәмагәтчеләр. Ялар иҗтимагый тормышның бер ягыннан торып көрәшкә катнашучылар. Ф. Әмирхан буржуа, вак буржуа яшьләрен оештыра. С. Рәми шулай ук. Дәрдмәнд кадетлар партиясенең Үзәк Комитеты члены һәм Дума члены… Күрәсез, алар үз заманының яхшы ук зур фигуралары. Ләкин аларның иҗтимагый көрәштә катнашулары бер як белән генә бара. Ялар халыкның прогрессив катлавына таянып эш итмиләр, бәлки аннан качып яки каршы килеп, реакционлыкка   чумып бетәләр.
Г. Тукай бу яктан да, үзенең замандашларыннан бик күп өстен тора. Ул инде, башкалар кебек бер яклы һәм бер «катлы гына җәмагәтчел түгел. Яның җәмагәт эше аерым кешеләр интересына, үз мәнфәгатен саклауга буйсынмый, бөтен халык интересын кайгыртуга буйсына. Тукайны тулыландырган, аны киң даирәле кеше иткән нәрсә дә, әнә шул заманның «барлык интереслары белән яшәвендә»  (Энгельс).
Ф. Энгельс үзенең «Табигат диалектикасы» исемле китабында урта гасырлардагы уяну эпохасының бөек сәнгат мастерлары турында болай  ди:
“Ләкин алар өчен бигрәк тә характерлы нәрсә шул ки, аларның бөтенесе дә диярлек үз заманнарының барлык интереслары белән яшиләр (курсив минеке. Г.К.), практик көрәштә катнашалар, теге яки бу партия ягында торалар, һәм кайсы сүз һәм каләм белән, кайсысы кылыч белән, ә кайсысы һәм тегесе һәм монысы белән көрәшеп киләләр. Алардай төгәлләнгән кешеләр ясый торган тулылык һәм характер көче шуннан килеп чыга”.
Энгельснең урта гасыр художникларына биргән характеристикасы Тукайга да бик тапкыр килеп тора.
Тукай да үз заманынын бетен интересы белән яши, заманының куәтле көрәшләре эчендә кайный. Менә бу хосусият аны башкалардан бик нык аерып тора. Шуның өчен дә аның әсәрләрендә без тулылык күрәбез, шуңа күрә дә без аның әсәрләреннән тирән фикерләр табабыз, дәртле көрәш ялкынының куәтен сизеп торабыз. Шул вакыттагы тарихи обстановканың тулы чагылышын тоябыз.
Тукай иҗат иткән чорның гаят авыр бер чор икәнен истән чыгармаска кирәк. «1908—1912 нче еллар революцион эш өчен иң кыен чор булды» («ВКП(б) тарихының кыскача курсы»). Билгеле бер политик позициядә торып көрәшү өчен гаят авыр чор ул. Әмма Тукай, тормышка буйсынып, пассив булып яшәүне тагын да авыррак күрә. Ул — пассивлыкны күрә алмый, ул мещан-обыватель тормышын күтәрә алмый, андый Һава аны реакция кебек үк изә, газаплый. Шуның өчен дә ул үз чорының мөмкинлегеннән чыгып эш итә, чорына карата чамадан тыш кыюлык, куркусызлык күрсәтә.
Бу кыюлыкны Тукайга гына ирек бирелүдән дип аңларга ярамый. Ул үз чорының иркә баласы түгел! Киресенчә, Тукай беренче адымнарыннан ук капиталистик тормышның кысрыклавын сизә. Буржуа-капиталистик тормыш аны үзенең чылбырлары белән богауларга омтыла, шагыйрьне агуларга тырыша. Тукай исә ирек тели, ачык һәм тулы итеп үз фикерен әйтәсе килә, ул халыкның тормышын ямьләндерергә, аларның күңелләрен җанлы хисләр белән тутырырга тырыша.
Бөтен яктан кысрыклап, изеп килүче патша хөкүмәте каршында Тукай тез чүкми. Ул үзенең демократик авазларын ишетелерлек итеп кычкыра, залимнар адресына каратып, куркынычлы сүзләр әйтә. Патша хөкүмәтенең “ваструклары”, дар агачлары шагыйрьнең каләмен туктата алмыйлар. Буржуа матбугатының өрүе дә аны өркетми. Ул 1906 нчы  елда:
«Язам, юк, туктамыйм мин һич алардан бер дә   котчыкмай,
Нигәдер җаннарым бу куркулардан бер дә   сызланмай»
дип яза. Иң ахыргы чиккә чаклы халыкны якларга уйлаганын әйтә. Һәм ул шулай булды да. Тукайның иҗаты моны ачык күрсәтә.
«Государственный Думага» дигән шигырен карыйк. Тукай бу шигырьдә көчле сатира аша Дәүләт думасының эшсезлегеннән көлә, аның булдыксызлыгын әйтә, һичбер революцион эш эшли алмаслыгын күрсәтә. Шуның өстенә шагыйрь өзгәләнеп-өзгәләнеп тормышның яхшыга таба һичбер үзгәрешсез калуыннан сыкрана.
Ник безне кызганмадың соң
Коллыктан коткармадың?
Их, син Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
Залим башлыкларны тотып
Ник йөрәген ярмадың?
…Бирәм дидең, вагдә бирдең
Күрсәт җирең, кайда? Бир!
(1806).
Тукай иҗатында халык зарын чагылдыра торган шигырьләр очраклы бер нәрсә түгел. Аның барлык шигырьләре диярлек халыкка кайтып кала. Һәм ул реакцион чорның кабахәтлекләренә каршы халык хисләрен тупларга тырыша. Ул үзенең художество осталыгын халыкның тойгысын оештыруга файдалана. Ул зур, тирән фикерләрне нечкә хисләр аша бирә. Аның шигъри моң, музыкасында халыкның йөрәге тибүе сизелә, йөрәк дулкыннары яңгырый.
Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра,
Ялтырап, күзләрне чагып тугры юлдан яздыра,
(«Алтынга каршы»)
дигән кебек юллары белән капитализмга каршы чыкты. Болардан башка бик күп шигырьләрдән өзекләр алып карарга мөмкин. Ул шигырьләрдә дә барлык төр реакционлыкка каршы кискен көрәшкә чакыру авазлары яңгырый, җир өчен, ирек өчен, прогрессивлык өчен кайнар, ялкынлы сүзләр әйтелә.
Моңа чаклы әле Г.Тукайның җыентыкларына кертелми килгән бер шигырьне искә алмыйча булмый. Ул — «Китмибез» шигыре. Яның исме үк кискен, ныклы позициядә торганлыкны күрсәтә!
Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр,
Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! Диләр.
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен,
Мондагы ун урнына, ул җирдә унбиш шпион.
Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре,
Камчылар   шул иске камчы, башкалык тик фәсләре!
Янда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер,
Өч мужиктан соң кисәкне тарткалаучылар, шөкер!
Без җүләрме үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу  җирдән чыгып тагын сәкаргә (тамуг) ник керик?
Без күчәрбез, иң элек күчсен безем әмсарымыз (шәһәрләребез)
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгысарымыз (үткәргән тарих).
Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл (үлем),
Бәйләмеш бу җиргә безне  тәңребез (гыйззе вә җәл (Гыйззәтле һәм бөек))
Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, әй груһе русияһ (Кара йөзләр, кара груһлар)
Яп-ачык бу бер җаваптыр,   сүздә түгел басмада,
Если лучше вам, туда сами пожальте, господа!
(1907).
Монда без аның батырларча кыюлык күрсәтүен, царизмның йөзенә карап, аның нагайкалар, шпионнар иле булуын, “халыклар төрмәсе” булуын әйтеп бирүен күрәбез. Бу шигырь патриотлык хисе белән сугарылган, монда “бөтен русия” патриотизмы ачык яңгырый. Бу — черносотенецларга каршы көрәшкә чакыра. Патша Россиясен гаепләү акты булып тора…
Мондый характердагы шигырьләреннән башка Г. Тукайның тагын публицистик мәкаләләрен һәм прозалы сатирик парчаларын истә тотарга кирәк. Шул рәвешчә ул гади шагыйрь генә түгел, шулай ук гади күзәтче генә дә түгел. Ул үзе яшәгән чорның иҗтимагый тормышында актив катнашучы. Ул политик эшләрнең бөтенесенә дә кагыла һәм үз фикерен әйтеп килә. Ул татар һәм бөтен Россия мөселман буржуазиясенең “Иттифакый мөслимин” партиясенә каршы көрәшә. Яларның матбугаты белән сүз көрәштерә, кадимче муллалар, ишаннарның бозыклыгын фаш итә, аумакай милләтчеләр, сатлык социалистларны да яңаклый, байларны, кеше мәсхәрәләүче барлык эксплоататорларны ачы рәвештә тешли. Шулай итеп, Тукайның барлык эше социал-политик тормыш эчендә бара, шул чорның көрәш күренешләре белән характерлана.
Тукай ачынып, йөрәге белән сыкрап, шул вакыттагы тормышның   хезмәт   халкы   өчен   газап   булуын   ачык гәүдәләндерә. Тукай капитализмның кешелеккә киртә булып торуын бөтен тулылыгы белән аңлый һәм шуны сурәтли. Капиталистик шартларда чын туганлык, чын азатлыкның булмавына да ышана, ул адым саен бер кеше тарафыннан икенче берәүнең мәсхәрәләнүен, алдануын, җәберләнүен күрә. Шул чорда саф хисләрнең юкка чыгуын, изге күңелле кешеләрнең тормыш басымы астында, веҗданнарына каршы килеп, бозык эш эшләргә мәҗбүр булуларын аңлый.
Ләкин, Тукай, коточкыч кабахәт куе караңгылык пәрдәсен ничек ертып чыгу фикрендә эзлеклелек күрсәтми. Социал тигезсезлекне бетерү өчен туган, халыкның бәхетен яулап алу өчен тарих тарафыннан куелган пролетариатны һәм аның революцион көчен аңлап бетерә алмый. Ләкин ул халыкның чиксез көчен күрә, иңми көченә, сәләтенә ышана һәм шул ышаныч белән яши.
Менә шушы хәлләр Тукай әсәрләрендәге типларны билгелиләр. Кеше образларындагы характерларны утырталар.
Тукай әсәрләрендә кеше образына почетлы урын бирелә. Шагыйрь шул чорның үрнәк булырлык кешеләрен, геройларын эзли. Ләкин Тукай эзләгән геройлар капиталистик тормыш эчендә газапланалар. Капитализм яхшы рухлы кешеләрне, талантларны буа, ул аларны үтерә. Шуның өчен дә Тукайның яхшы күңелле кешеләре, уңай образлары тормыш һәм байлар тарафыннан изелгән, мәсхәрәләнгән итеп биреләләр. Алар шул юрмышка ят кеше булып килеп чыгалар. Моны Тукайның һәрбер шигыреннән күреп була. “Эштән чыгарылган татар кызына” дигән шигырендә ул бай тарафыннан мәсхәрәләнгән татар кызы образын   гәүдәләндерә:
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең…
Күбесенчә Тукай гомум образлар бирә. Ул бөтен халыкның изелүен, бөтен ил белән газаплануның үзәк өзгеч картиналарын сурәтли:
Көзге төн; ямьсез, караңгы.
Өй түрендә җил елый,
Жил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил елый.
“Золым” шигырендә “Мискин фәкыйр”не, “Сайфия”дә “мазлум мужиклар семьясе”н күрсәтеп, аларның аһ-зарларыннан коточкыч  картиналар   бирде.   Шагыйрь  үзе турында да гаят тирән сызлану белән:
Күз яшең дә кипмичә еглап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше! дип язды.
Шул чорда яшәү мөмкин түгеллеген Тукайның күп кенә шигырьләрендә күреп була. Яхшы фикерле кешеләр, халык өчен чын күңелдән хезмәт итәргә теләүчеләр— тормышта ят кеше булып яшиләр, үзләренә елылык таба алмыйлар.
“Мин караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә
Нечкәреп күңлем    елыйм да, бер сүз әйтәм   лампага”
(“Кичке теләк”) дигән юллар безгә бөтен трагик күренешләре   белән аңлашылалар.
Шуның өчен Тукай, тормышны караңгылыкка өстерәүче реакцион көчләргә, халыкны алдап, аны буарга йөрүче буржуаз-милләтчеләргә каршы ташлана. Шул типларны бөтен тулылыгы белән гәүдәләндерә. Ул аларгә кат-кат туктый, аларның бөтен кабахәт сыйфатларын ачып сала.
Бәдбәхет, мәлгун кеше кем, дусларым?
Бер авылның чалмалы карт марҗасы!
(Кайда? кем?)
Бу юллар шул вакыттагы реакцион көчләргә юнәлгән һәм муллалар образын тулы гәүдәләндергән. Шуңа ук тагын “Ишан” шигырен өстәргә кирәк. Ул үзе ике генә юллык шигырь, ләкин үзенең куе образ бирүе, аз сүз эченә тирән магнә салуы белән характерлы:
Күзен йпмган,   муен    бөккән,    башында   чалма    чорналган.
Кибән чалма, кибәк башта: ишан булган имеш хайван.
„Мактанышу» шигырендә Г. Тукай ишаннарның тагын башка хосусиятләрен дә күрсәтә. Ишан белән ишәк мактанышалар. Ишәк үзенең йөгәне белән мактана. Ишан исә ишәктән калышырга теләми, ул үзенең чалмасы астында ат урларлык йөгән барлыгын әйтә:
Булсаң син хайван надан,
Синнән бигрәк мин надан…
Без халыкны алдыйбыз,
Ягуны без бал» дибез;
Корсак тулгач милләткә:
Син аш-сусыз кал дибез.
Шул характерда ишанның мактанулы сүзләре бирелә. Шагыйрь ишанны һәм ишанлыкны кыйный. Ишанның үз сүзләре белән кыйный, халык өстендәге паразитлар икәнен гәүдәләндерә. Гомумән, муллалар, дин башлыклары Тукайның күп шигырендә биреләләр һәм алар, югарыда әйткәнчә, халыкның омтылышына киртә салучылар булып, аны артка өстерәүчеләр булып гәүдәләнәләр. „Кисекбаш» поэмасындагы Кисекбаш образы да шул ук характерда бирелә. Яның да бозыклыгы, тискәрелеге, халык алдаучанлыгы, тупаслыгы, наданлыгы гәүдәләнә. Шул ук поэмадагы Печән базары әһелләренә карарга мөмкин. Тукай, ул кешеләрдә дә уңай сыйфат тапмый, алар да иҗтимагый тормышның алга китүенә тоткарлык ясаучылар булып кына күренәләр.
Ләкин эш шушы муллалар, сәүдәгәрләр белән генә бетми. Тормышны болгатып йөрүче кешеләр күп.
“Ул зиялыдыр беләмсез, магрифәт хикмәт” сата,
Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә ак яка, –
(Улмы ул) дигән юлларда үткер сүзләр белән коры куык очыручы образ бирелә. Тукай андый зиялылардан көлә, аларның, җәмгыят өчен бер нәрсә эшләмәүләрен әйтә, аларның кешелексез булуларын күрсәтә.
Әгәр күрсәң кызарган йөз, бер дә алданма, “Оялгандыр”, димә ялгыш, „җибәргәндер»  дисәң әүла, (“Багзе зиялыларымыз”) ди ул. Буржуа интеллигентларының чын йөзләрен күрсәтеп, тулы образларын гәүдәләндергәннән соң, Г. Тукай халык исменнән эш итәргә ярата торган, ләкин аз гына да халык өчен кайгырмый торган гласный тибын бирә. Гласныйның үз сүзләре аша, Тукай аларның эшлексезлекләрен, халык турында аз гына да уйламауларын күрсәтә:
Качма, ләкте миңа бу язгы сайлауда гласныйлык,
Югары мәртәбә килде олуглык һәм важныйлык.
Керештем әһле ислам файдасын саклау вә яклауга,
Яңа көч берлә башладым гырылдарга да йокларга.
Бу юллар шәһәрне идарә итүчеләргә ачык характеристика бирә. Кыска һәм ачык. Үтергеч сатира белән “тормышны идарә итүче” образы күрсәтелә.
Тукай иске феодал калдыклары образын капиталистик шартларда яшәүчеләр итеп күрсәтте һәм аларга үтергеч характеристика бирде. Ул шулай ук буржуаз, алпавыт иленең “алдынгы” дип йөртелгән кешеләрендәге реакционлыкны да ачып салды. Кара груһлыларның буржуаз-милләтчеләрнең, сатлык социалистларның чын йөзләрен күрсәтеп, бөтен пычрак фигуралары белән халык алдына чыгарып бастырды. Яларның халыкка иң явыз, иң кабахәт дошман булулыклары сурәтләнде. Халык хезмәтчесе, дигән исемне дәгва кылып йөргән милләтчеләрнең, “бер-берен чәйнәп” йөри торган “бишенче елдагы күп әүлия” ларның чын теләкләрен ачып салды. Мондый милләтче типларны Тукай күп кенә шигырьләрендә бирде. Ләкин үтергеч характеристика “Милләтчеләр” шигырендә тупланган. Янда ул халыкка мөраҗәгат итеп яза һәм болай ди:
“Милләтчеләр сине фәкат алдый гына,
Дигән булып: „җанланасың син тиз менә!»
Ялданма син, калган акчаң өчен алар,
Укыйлар ич баш очыңда ясин гына!»
Хәзер бу шигырьнең тирән магнәсе, авторның еракка карый белүе тагы да ачык күренә. Әйе, милләтчеләр халыкның актык акчасын талау өчен тырыштылар. Октябрь Революциясеннән соң ул милләтчеләр явызлыкның иң кабахәт чигенә килеп җиттеләр. Ялар халыкның актык акчасын гына түгел, халыкның үзен дә, җирен дә чит илләргә сатарга азапландылар. Ялар үтерүче агентларга, юлбасарларга, котырган палач бандаларына әйләнделәр.
Тукай үзенең шигырьләрендә шул вакыттагы тормыш вәкилләрен куркусыз рәвештә гәүдәләндерә тора. Яның үткен каләменә эләкмәгән бер генә тупас тип та калмый. Чынбарлыкны яхшы белгәнгә күрә типлары да тулы, җанлы булалар, шул чорны дөрес гәүдәләндерәләр. Шуңа күрә Тукай шигырьләре революциягә кадәрле татар халкы тормышы энциклопедиясе булып тора һәм шул чорны өйрәнгәндә Тукай шигырьләре безгә зур ярдәм итәләр. Тукайның типлар галлериясе зур, анда портретлар күп, һәм алар капиталистик тормышның бөтен кабахәтлеген ачып салалар.
Г. Тукай бу хезмәте өчен ул вакытта фәкат эзәрлекләнеп   кенә   яшәде.   Яның   хезмәтен такдир итмәделәр.
Ялай гына да түгел, аны эзәрлекләделәр. Буржуаз? милләтчеләр, патшаның котырган ялчылары аны күрә алмадылар һәм аңа каршы агулы сугыш ачтылар. Тукайны юлдан алып ташларга тырыштылар. Тукай бу кысуны, бу эзәрлекләүне нык сизә иде, ләкин бер вакытта да ул үз фикереннән кайтмады һәм үзен агуларга йөрүче: сыйныф каршына килеп тез чүкмәде. Тукайның түбәндәге юллары аның тирәсендәге атмосфераны ачык.  күрсәтәләр:
“Ни чаклы изсә дөнья, ирке бар, куркытмыйдыр безне,
Елар җирдә көләм мин, һич чытып тормый аңар йөзне.
Минем гомрем караңгы төн, кояшым һәм аем тугмас,
Шуңар да шөкер итәм мин, бу төнем йолдызлы, йолдызлы» Озаттылар миңа кул төрле мәлгун көч, кара көчләр,
еләп сүндермәгә куңлемдә янган изге йолдызны».
(«Күңел йолдызы», 1909).
Мәлгун кара көчләр чын-чынлап Тукайның изге теләкләрен сүндерергә тырыштылар. Ләкин кара реакция чоры да, буржуа-милләтчеләр дә Тукайның халык көченә ышануын сүндерә алмадылар. Тукай ахыргы сулышына чаклы халыкның ышанычлы ерчысы булып калды, аңа үзенең иң елы хисләрен юнәлдерде. Хезмәт ияләрен яклаудан, аларга яхшы сыйфатлар бирүдән* елы хисләр җибәрүдән туктатмады. Шуның өстенә:
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен багре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,
Без аның бик зур фәхерле чын бриллиянт кашлары!
(“Татар яшьләре”, 1912).
дип Тукай татар яшьләренең киләчәк эшенә зур бәя биреп, чиксез ышаныч баглап китте, һәм аның бу ышанычы юкка чыкмады!
Дөрес, Тукай иске дөньяны җимерүче вәкилләрнең, типларын сурәтләмәде. Ләкин ул аларның килүен сизеп торды. Ул үзенең бөтен көчен тормышны идарә итүче сыйныфны өйрәнүгә, аларның көчле һәм көчсез якларын күрсәтүгә, барлык агулы зәһәрләрен фаш итүгә юнәлдерде. Ул хезмәт ияләре халкына үзләренең чын дошманнарын танырга зур ярдәм күрсәтте һәм бу хезмәтен халык бер вакытта да онытмас.
Габдулла Тукайның иҗат гомере гаят кыска булды. Ул барлыгы 6—7 ел язды. Ул патша Россиясенең, татар буржуазиясенең корбаны булды.
Ләкин ул аз гына гомерен, кыска гына иҗат юлын һич кайчан юылмаслык әсәрләр белән бизәп калдырды. Ул үз чорының иң культуралы кешеләреннән берсе буларак исем алды, замандашларының алдыннан барды, алдынгы фикер йөртте. Ул — фикер йөртүче, шул дәвернең алдынгы уйларын оештыручы булды. Тукай, халык массасының алдынгы, прогрессив өлешендә туып килә торган карашларны беренче булып тотып ала белде, аны үстереп җибәрде һәм шулар белән халыкның хисләрен эксплоататорларга каршы туплады.
Менә   шуның   өчен   дә   Г.Тукайның   иҗаты, югары художестволы булу белән бергә, зур бер тарихи чорны тулы итеп гәүдәләндерә. Ул иҗат — 1905 нче һәм 1917 еллар арасындагы чорның капитализмга, байларга, муллаларга, реакцион күренешләргә каршы көрәшү идеяләрен, азатлыкка, яктылыкка чыгу омтылышларын гениаль төстә чагылдырып бирүе белән характерлы. Бу ике   революция   арасындагы  чор вакыйгаләргә гаят тә бай булды. Янда без 1905 елгы  революциянең күтәрелүен    күрәбез. Янда  “революция октябрьдәге гомуми-политик стачкадан декабрьдәге   кораллы восстаниегә таба күтәрелүгә   барды”. Яннан   соң   реакция еллары башланды, бу авыр чор Тукайның иҗат иткән елларының иң күп өлешенә төште (1908—1912). Ә Тукай иҗатының    шул   чорларга  ятышлы булуын югарыда күреп үттек инде. Шул вакыттагы иҗтимагый-политик көчләрнең барышы аның иҗатына көчле   тәэсир иткәнен дә күрдек.   Революциянең   күтәрелү, төшүе   белән Тукай иҗаты да күтәрелгән, төшә барган. 1905 нче елгы революция вактында аның авазы  көчле рәвештә, ышаныч белән, җиңүче авазы  булып яңгыраган. Реакция еллары аның лирикасына үз печатен суккан. Ләкин халык эчендә хәрәкәт башлану   белән   Тукайның рухы яңадан күтәрелеп киткән, ул яңа рухлар, яңа дәртләр белән,  “кояшның чыгасына ышанып”,  “хөр   яшәү  даулашларының” киләчәгенә күңлен беркетеп, заманының, киң масса хезмәт халкының   рупоры   булып   әүрелгән. Менә аның бөеклеге дә шунда!..
Кызганыч, Тукай үзе теләгән, бөтен йөрәге белән омтылган хөр яшәүләрне күрә алмады. Ул “Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия!” дип Россиянең хөр мәмләкәт булуын теләде, ул шуңа омтылды! Ләкин хөр мәмләкәт — хөр Россия! дәүләтен — хезмәт ияләренә бәхет өләшүче СССР дәүләтен күрү шатлыгына ирешә алмады. Ул — вакытсыз һәләк булды, һәм үлгән вакытта яшьләргә васият әйтеп калдырды.
Капитализмның “җыланнары” шагыйрьнең үзен генә түгел, иҗатын да юкка чыгарырга хәзер иделәр. Шуңа күрә ул, шул тормышка нәфрәт әйтеп, аның яхшылыгыннан барлык өмитен өзеп, түбәндәгечә язды:
Күп “җыланнар” сызгырып читтән карыйлар бәхтемә,
Борыла-сырыла бәдбәхетләр үрмәлиләр тәхтемә…
Дөньядан туйдым, өмидем юк, алар күпсенсә дә,
Тик мин үлгәчтен, карагыз, типмәсеннәр нагшемә!
(“Дошманнар”, 1912).
Бу юллар аның васияте итеп каралырга тиеш. Монда ул шул чорның „җыланнарын» фаш итү белән бергә, үзенең үтенечен дә ачык белдерә. Ул әнә шул “җыланнар” минем нагшемне (үле гәүдәмне) типкәләп йөртмәсеннәр, дигән теләк куя!..
Әйе, Тукай тирәсендә “җыланнар” күп иде. Ләкин хәзер ул заманнар, ул еллар кире кайтмаслык булып уздылар инде. Ул чор кешелек тарихында иң кабахәт кара тапларның берсе булып калды. Хәзер алар кайтмаячак! Барлык капиталистик илләр культураны җимерергә тотынганда, халыкның талантларын сүндергәндә, аларга каршы кискен көрәш ачканда, хәзер Советлар Союзы халыклары үзләре эченнән яңадан-яңа талантлар үстерәләр. Кешелек дөньясын таңга калдырырлык иҗат эшләре белән тулы геройлыклар күрсәтәләр.
Капитализм тарафыннан үтерелгән Тукай да бары Советлар илендә генә үзенә тиешле бәясен ала һәм Совет халкы аның иҗат җимешләрен югары күтәреп, социалистик культура төзи. Совет халкы Тукайның „нагшен» дә, иҗатын да халык дошманнарының, культура палачларының пычрак кулларыннан  саклый һәм Тукай безнең белән бергә яши!

1939

(Чыганак: Гази Кашшаф. Каләм мастерлары. Критик мәкаләләр. Казан: Татгосиздат, 1940. – 119 б.)



Комментарий язарга


*