ТАТ РУС ENG

Кәримов Камил Козел белән баран (Тукайга ияреп)

Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте моннан бер гасыр элек язылган. Ләкин андагы вакыйгалар безнең көннәргә бик тә туры килә. Тукай ул — әүлия — бүгенге базар реформасын алдан ук күреп бара, әкият белән үреп бара:
Борын заман бер Ир белән Хатын торган,
Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган…
Нәкъ безнең тормыш инде бу!..
Г.Тукай һәр гектардан 68 шартлы центнер уңыш җыеп ала белә торган Арча районын ташлап, хәерче Казанга күчеп килә. Шуңа күрә аның әсәрләре үзе кебек ярлы халыкны яклау хисе белән сугарылган…
Әкияттә ачлы-туклы яшәп яткан Ир белән Хатын тоталар да Кәҗә белән Сарыкны урманга куып чыгаралар… Ышанасы килми! Соң, егетләр, кайсы гына хәерче һәр килосы айлык пенсия хакына торган ике түшкә итне күрәләтә урманга чыгарып ташласын?! Юк, куып чыгармаган! Кәҗә белән Сарык үзләре чыгып качкан, хуҗаларының изүенә түзә алмыйча! Ник качмасын бичара хайван? Сарык, мескен, үзен шашлык итеп ашаганнарын көтеп ятсынмы? Кәҗә дә кача. Көнгә бер тапкыр ашатып, көне-төне имиеңне кармалый башласалар, чит илгә чыгып качарсың! Әле дә ярый Кәҗә халкы урлаша белә. Урлаша белгән хайваннар әйбәт яши безнең илдә! Сарык та, батыраеп, Кәҗәгә ияргән, тукта, чү, кешечә яшәп булмасмы дигәндер инде…
Халык әйтә: Кәҗә тәкәсенә Сарык иярмәс, ди. Ә бу әкияттә киресенчә, Тукайның Кәҗә белән Сарыгы ничек кавышканнар соң? Хәер, шагыйрь — чын әкият остасы. Әкиятләрдә бар да мөмкин… Аккошны яратсаң — сылу кызга әверелә, Бакага өйләнсәң — Хан кызы булып чыга, Камырдан әвәләп батыр малай ясыйсың… Ә чынбарлыкта исә, бөтенләй киресенчә… Хан кызы дип өйләнсәң, Аждаһа булып чыга, Асыл егет, ир булгач, Дуңгызга әверелә, ә малай ясаганчы әле тугыз ай буе камыр әвәләргә туры килә…
Г.Тукай әкиятләрне яратып яза. Ул демократлар кебек алдый, коммунистлар кебек куркыта, президентлар кебек юата. Аның әкиятләре күп түгел. Тукай чаманы белә. Юкса матур киләчәк турында күпме әкият сөйләргә була инде халыкка?!
Ярый, сүз башына әйләнеп кайтыйк… Кәҗә белән Сарык, ямаулы капчык асып, спонсор эзләп киткәннәр. Капчыктагы бүре башын да ачыкларга кирәк. Каян килгән ул?
Моңарчы татар әдәбияты тарихында бүреләрне суеп ашап, башларын капчыкка салып йөрү очраклары юк иде. Минемчә, бүгенге бизнесменнар, рэкетирлар, диллерлар һәм киллерларга охшарга тырышып кына Кәҗә белән Сарык теге капчыктагы бүрене тереләй тотып ашаганнардыр. Нишлисең бит, базар урманының үз законы бар… Тукайның чак кына әүлиялыгы җитеп бетмәгән: Татарстан байрагында бүреләр нәселе — Ак барсны күрә торып, теләсә кайсы Сарыктан Бүреләрне обижайть иттермәскә иде…
Әкият дәвам итә. Кәҗә белән Сарык бер аланга килеп чыга. Алан уртасында зур учак. Ә учак тирәсендә өч-дүрт бүре 8 Март көнен бәйрәм итеп утыра. Асылмалы казанда ботка пешә. Ләкин ботка итсез! Г.Тукай монда бүре мафиозникларның саранлыгыннан әче сарказм белән, ягъни итсез ботка белән көлә!
Боткага ит булды дип сөенәсе урында Бүреләр мафиясе Кәҗә белән Сарыкны ташлап кача. Ни өчен? Тукай үзе бу сорауга болай дип җавап бирә:
Асраганнар бер Кәҗә берлә Сарык —
Болар булган берсеннән-берсе арык, —
ягъни Казан тирәсендәге колхозларда мал-туар бүреләр куркырлык арык булган дияргә тели автор, һәм ялгыша. Бүре сөяктән курыкмый, иптәшләр. Әкиятне алга таба укысак, без чын җавапны да табарбыз:
Микикики, микикики, микикики,
Капчыктагы бүре башы бит унике…
Аңлагансыздыр, Кәҗә белән Сарык рэкетирлар була! Алар шушындый янау белән бүреләрне куып, урман хуҗалыгын бер үзләре хосусыйлаштырып куя.
Тукай Кәҗә белән Сарыкны олылап әкиятнең буеннан-буена исемнәрен баш хәрефләр белән яза. Шагыйрь ни әйтергә тели?
Бүреләр мафиясенең боткасын татыгач, Кәҗә белән Сарык өйләренә, ягъни элеккеге хуҗаларына кайтырга һич теләми. Алар хәзер үзләре хуҗа. Талау кәсебе белән көн итә башлагач, Кәҗә белән Сарык хәйран баеп, Кәҗәбез -«Козел», сарыгыбыз — «Баран» булып, кысык күзле машиналарга гына утырып йөрерләр. Идел буенда бюджет акчасына өч катлы коттедж күтәрерләр. «Сарык» акционерлык җәмгыятендә Кәҗәбез генераль директор булыр, хайваннар җыенында сайлауларда катнашыр, һәм без алар каршына буш капчык күтәреп киләсе кешеләр…
Кәҗә белән Сарык әкиятенең азагы юк. Ул кинәт өзелә. Бүгенге көн турында язылганга күрә цензура кискендер инде. Шунысы билгеле: тора-бара Кәҗәнең кулы артык озынайгач, налог инспекциясе хезмәткәре — Былтыр — аны бүрәнә ярыгына кыскан…
Хәер, монысы инде башка әкият…


(Чыганак: Идел, №4, 2011)



 

Комментарий язарга


*