ТАТ РУС ENG

Максуд Мәхмүд Патриот шагыйрь


Татар халкының бөек улы Габдулла Тукай, үзенең әдәби хезмәте ун елга да тулып житмәвенә карамастан, тагар әдәбияты күгендә мәңге сүнмәс нурлы кояш булып калды.
Нәрсәдә иде соң Тукайның кече, һәм ни өчен ул татар хезмәт ияләренең йөрәгендә шундый тирән урын алды? Тукай үз халкының зарын-моңын, аның бәхеткә, яктылыкка омтылуын җырлады, албасты булып халык җилкәсенә атланган кара көчләргә каршы аяусыз көрәш алып барды.
Ижат тормышының беренче адымнарын Тукай якты өметләр белән башлады. 1905 елда ул:
… Кайда китте цензурлык,
Коллык-тарлык, ким-хурлык? …
Тигез булды законда,
Татар, рус, япон да… —
дип, коллыкның бетүенә, милләтләрнең хокукта тигезлегенә ышаныч белдерә. Ләкин матур өметләр тормышка ашмый калалар. 1906 елның көзендә инде Тукай «Государственная Думага» дигән шигырендә татар крестьяны исеменнән:
Ач-ялангач мужикларга
Кайда  ирек, кайда жир?
Бирәм,  дидең, вәгъдә бирдең,
Күрсәт  жирен, кайда? Бир! —
дип яза. Кара реакция еллары килә. Татар халкы икеләтә изелү астында интегә. Хокуксызлык, ачлык, ялангачлык хөкем сөрә. Тукайның йөрәге халык йөрәге белән бергә тибә. Сихерле сазның нечкә кыллары жәмәгать тормышындагы бөтен күренешләргә җавап биреп яңгырыйлар. Тукай халык белән бергә көлә, бергә елый.
Көзге төн. Мин  йоклый  алмыйм.
Өй түрендә җил елый.
Җил еламый,  ач үлемнең
Куркусыннан ил елый.
Тукай үзенең изелгән халкын чиксез ярата, аның көченә ышана. «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», — ди Тукай. Халык иҗатының бай хәзинәләреннән ул рәхәтләнеп файдалана. «Шүрәле», «Су анасы» кебек шедеврларны турыдан-туры фольклор нигезендә яза. Тукай иҗатындагы тирән халыкчанлыкның һәм бу иҗатның халык өчен үз булуының сере дә менә шунда.
Татар халкын тирән сөю белән сөйгән Тукайда милли чикләнүчелекнең эзе дә юк. Ул бөек рус халкының чиксез бай культурасына зур хөрмәт белән карый, Россия халыкларының язмышлары рус халкының язмышы белән өзелмәслек багланган икәнлеген ачык аңлый. Тукай үзенең иҗат юлын Кольцовның «Мужик йокысы» дигән шигырен тәрҗемә итеп башлый. Пушкин белән Лермонтовны ул һәрвакыт үзенең остазы дип саный.
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кебек, нурны алардан икътибас иткән бу баш, —
ди ул.
Толстой үлеменнән соң ул тирән дулкынлану белән «Мөбәрәк тәсбих өзелде» нәсрен яза. Бөек рус әдәбияты хәзинәләрен татар хезмәт ияләренә җиткерү буенча Тукай зур хезмәт күрсәтә.
Үз халкын сөю Тукайны чын патриот ясый. Ул үзенең «шүрәлеләре, җен-пәриләре» булган Кырлай урманнарын, тирә-якка нур чәчеп торган Казанын, Волга буйларын ярата, бөек Ватанны — Россияне ярата. Татар хезмәт ияләрен Төркиягә күчәргә котыртучы карагруһларга ул «Китмибез!» дигән шигырендә, безгә анда тормыш тагын да кыен булачак, безнең омтылганыбыз — Россиянең азат ил булуы, дип җавап бирә. Икенче бер шигырендә Тукай болай дип яза:
Рус белән тормыш  кичердек сайрашып.
Тел, логать, гадәт вә әхлак алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез…

* * *

Тукайның үзе исән чакта тормышка ашмаган теләге моннан 26 ел элек үтәлде. Россия азат илгә әйләнде. Бөек рус халкының ярдәме белән татар халкы үз җилкәсендәге албастыларны алып ташлады. Татар халкы якты мәктәпләргә, киң клубларга, матур балалар бакчаларына ия булды. Газетадан да курка торган «мескен мужиклар семьясы» культуралы, бәхетле эшчеләр һәм колхозчылар семьясына әйләнде. Ачынулы «Форьяд» моңын көйләгән татар кызы уңган трактористка, агроном һәм дәүләт эшлеклесе булды. «Ач үлемнең куркусыннан» елаулар бетте, илдә шатлык гөрләде. Бөек Конституция нурларында СССР халыкларының культуралары чәчәк атты.
Бәхетле, тыныч тормыш төзегәндә явыз фашист килде. Ул безнең бәхетебезне юк итәргә, безне яңадан кол лыкка төшерергә теләде. Ләкин бу булачак түгел! Бөек изге сугыш бара. Бу сугышта татар егетләре юлбарыстан да гайрәтлеләр. Бу сугышта бөек патриот Тукай безнең белән. Аның иҗаты халык бәхетен саклап калырга, кара көчне җир йөзеннән юк иткәнче сугышырга өнди.
                                                                                                  

1943, «Совет сугышчысы» газетасы

(Чыганак: Мәхмүд Максуд. Әсәрләр. Бертомлык (1919–1959). – Казан: – Тат кит. нәшр. – 1960. – 663 б.).



Комментарий язарга


*