ТАТ РУС ENG

Мансуров Зиннур Хәтерне ваем яшәтә

Һәрбер иҗатчының да төп әсәрләре була. Зур талант көчен чагылдырган андый үрнәкләр бөек шагыйребез Габдулла Тукайда да бар. Дөрес, җирдәге татар милләте өчен аның һәммә сүзе кадерле. Монысы – бәхәссез. Шулай да әлеге мәкаләне язарга сәбәпче булган шаһ-әсәрләрнең берсен башта ук горурлык катыш канәгатьләнү белән атап үтәсе килә: ул – “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы.

Ошбу сатирик әсәрнең язылу тарихы әдәби җәмәгатьчелеккә шактый яхшы таныш, һәр нәрсәнең дә үз мөддәте бар. Шагыйрь күңеле дә тиктомалдан кузгалмый. Табигый ки, ерак Уральскидан янә Казанга әйләнеп кайткач, Габдулла Тукайның иҗади эзләнүләре сизелерлек көчәя. Шуларның нәтиҗәсе буларак, аның һөҗүи темаларга тартылуы да чагыштырмача нәтиҗәлерәк рәвеш ала. Хәер, моның өчен җәмгыятьтә дә ихтыяҗи җирлек була. (Өстәвенә, шагыйрь үзе дә шундый әсәрләрне сорап торган басмада – “Яшен” исемле сатирик журнал редакциясендә сәркәтип булып эшли). Бу җәһәттән шушы чорның рухи-әхлакый вәзгыятен Фатих Сәйфи-Казанлы бик төгәл аңлатып узган: “Йөрәкләргә үтә торган ачы көлү, елатырлык көлү, юк итеп ташларлык көлү, көлгән чагында татар тормышының тынчып-сасып беткән якларын айкап ташларлык җилле, давыллы көлү кирәк иде. Билгеле, мондый чакта гөнаһсыз, “тешсез”, уйнап шаяру алымы белән юмор рәвешендә генә көлү зур тәэсир итә алмый! Бу күренешкә каршы ригаясез сатира, үтереп ташларлык сарказм кирәк иде”.

Күп кенә бәяләмәләрне тәкрарларга туры килә: Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы әлеге таләпләргә тулысынча җавап бирә, һәм аны халык әле язу карасы кипкәнче үк күренекле вакыйга буларак кабул иткән.

Үзе дә искәрткәнчә, шагыйрь җәмгыятьнең төрле катламында шау-шу тудырган бу әсәрен мәгълүм “Кисекбаш китабы”на күпмедер дәрәҗәдә назыйрә рәвешендә язган. Төрки-татар дини-дидактик әдәбияте ядкәре саналган әлеге мәҗмуга (ХIV–ХV гасырлар) кардәш телле халыкларда бик тә яратып укылган. Аның бериш кадими мәдрәсәләрдә дәреслек төсендә файдаланылуы да мәгълүм. Борынгы рухи мирасыбызны нечкәләп белгән Габдулла Тукай

менә шушы китапның вәзен-өслүбенә яңа эчтәлек сала, үз заманында яшәп яткан күп кенә мәгълүм шәхесләрне поэмасына төрле дәрәҗәдәге персонажлар итеп кертә. Анда әллә кемнәр бар: цирк хуҗасы Никитин да, Карәхмәт кушаматлы төрек көрәшчесе дә, Дию образында төсмерләнгән “божий фирка” башлыгы Гайнан ишан Вәисев тә, Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди да, “Камчылы ишан” Габдессаттар Хуҗаев та, “ат кәмите”ндәге урыс пәһлеваннары Зайкин, Пугач, Медведев та, бөтен малын азгыннарча туздырып бетергән сәүдәгәр Кәчимский Ибырай да…

Замандашлары сөйләгәнчә, шагыйрь әлеге поэмасын моңарчы кичермәгән илһамлы һәвәсләнү белән санаулы көннәрдә язган һәм аннары бик кызуланып ни майтарганына беркадәр сәеррәк халәттә гаҗәпләнеп тә куйган. Кара әле, артык озын булмаган бер әсәр мәйданына нинди затларны сафка тезеп куйган бит! Кулына каләм алганда үзен кодрәтле арыслан итеп тойган Габдулла Тукай куркып та китә, чөнки үз замандашлары саналган бу шәхесләр артында үчләнергә сәләтле зур көч тора ләбаса. Җитмәсә, Карәхмәт атлы пәһлеван аның күршесендә генә – «Болгар» кунакханәсендә берничә бүлмә аркылы тора. Ачуыннан китереп орса, шундук бифштекска әйләнерсең… Аңлашыла ки, бу шөбһә “шагыйрь сабыйлыгы”ннан, вәсвәсәгә бирелүдән генә килә. Һәйһат, куркытырсың кайбер әсәрләрен “Биик усал” тәхәллүсе белән язган, хәтта абруйлы затлар өстенә зәһәр үтен сыткан Тукайҗанны!

Әлбәттә, Габдулла Тукай гадәти булмаган яхшы әсәр язуын вөҗүде аша сиземли, күңелендәге зур канәгатьләнү хисен ул “Кисекбашка гыйлавә”сендә дә ачыктан-ачык белдерә.

Рәт-рәт итеп гаскәрен куйгач тезеп
Һәм дә җиткезгәч аякка торгызып,

Шунда сәргаскяр үзенчә бер горур
Берлә гаскәргә карап читтә торыр.

Бу “Кисекбаш”ны язып, мин дә шулай
Аз гына горурланып тордым бугай…

Истәлекләрдән күренгәнчә, Габдулла Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын, беренчеләрдән булып, үзе белән даими хезмәттәшлектә торган Гыйльметдин Шәрәфкә укый. Югары зәвекъле нашир яңа әсәрне хуплый һәм эченнән генә анда үтемле тауар күрә. Гәрчә поэма Галиәсгар Камал димләве буенча языла башласа да, автор аны үзләре бергәләп чыгарган “Яшен”гә бирмәскә карар кыла. Мөгаен, иптәшләре киңәш иткәндер: әгәр журналда бүлгәләп чыгарсаң, янәсе, кызыклы әсәрнең тәме китәчәк, һәм шагыйрь аны китап итеп бастырыр өчен, үзе дә сизмәстән, Гыйльметдин Шәрәфкә сатып куя. Сүз дә юк, яңа поэманың сине һәрдаим “савып” торган нәширгә ошавы бик табигый, шунлыктан, Габдулла Тукай аның бәясен киңрәк даирәдә сынап карарга була.”Печән базары” ислахчылар тарафыннан оештырылган “Әдәбият-сәнгать түгәрәге” утырышында укып тикшерүгә куела. “Бүгенгедәй исемдә, – дип искә төшерә шул ук Гыйльметдин Шәрәф, – иптәшләр һәммәсе Тукайның укып бетергәнен көтә алмый, укыган арада туктатып кул чабалар, Тукайның бетмәс-төкәнмәс һөҗүви куәте белән восторгка киләләр… “Түгәрәк”тә Тукайның “Печән базары” кадәр… тәэсир калдырган әсәрне хәтерли алмыйм”. Чыннан да, тәҗрибәле нәширнең тоемлавы дөрескә чыккан: “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасы 1908 елның 22 октябрендә 5 мең данәдә аерым китап булып басылган, һәм шул заман өчен гаять зур саналган тираж бер ай эчендә бөтенләй таралып та беткән. Мондый хәлгә матбага хуҗасы үзе дә шакката. “Тукайның әлегә кадәр басылган егермегә якын әсәре арасында, – дип сокланган ул, – беренче чыгуында иң күп таралганы “Печән базары” булды”.

XX гасыр башы татар дөньясындагы “искелек пәрдәсен күтәреп халыкка күрсәткән” әлеге поэмага нәширләр генә түгел, шул чорда яшәгән мәшһүр каләм осталары да шагыйрь әле исән чакта ук югары бәя биргән. “Вакыйгән да, бу әсәр татар әдәбиятендә шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә максудына иң моаффикъ чыкканыдыр, – дип язган аның ахирәт дусты Фатих Әмирхан “Әльислах” гәзитенең 1908 елгы 52 нче санында. – Тукаевның бу әсәрен һәм “Яшен”дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңа татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады”.

Асылынсаң асылын агачның асылына, дигәндәй, “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын “инәсеннән җебенә кадәр” тикшереп, безнең төрле буын галимнәребез үзләренең фәнни-аналитик фикерләү куәсен күрсәткән, һәм менә мин дә шул әсәр турында язам. Шушы урында кайбер укучылар сорау да бирергә мөмкин: нигә әле озаклап сөйли бу күп тапкыр бәһаләнгән поэма хакында? Бераз гына сабыр итче, кариэм, төп фикергә якынлашып киләбез.

Әлеге дә баягы “Әдәбият-сәнгать түгәрәге” мәҗлесендә өр-яңа поэма тыңлап хушланган яшьләр Купеческое собрание бинасында “Әльислах” гәзите файдасына әдәби-музыкаль кичә оештырырга карар кыла. Әлбәттә инде, халыкны әлеге чарага күбрәк тартырга кирәк. Үзеннән-үзе аңлашыла, әгәр бу кичәдә әле генә табадан төшкән “Печән базары” укылса, кешеләр дә күп киләчәк, гәзит редакциясенең төрле ихтыяҗларына тотыласы керем дә бермә-бер ишлерәк булачак. Яңа әсәренең тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителәсенә мотлак ышанган Габдулла Тукай да күпчелеген Печән базары халкы тәшкил итәчәк тамашада чыгыш ясарга ризалык бирә. Афишалар таратыла… Халык кичәгә агылып килә. Уңыш көткәннән дә зуррак була.

…Менә шагыйрь Купеческое собрание бинасында кичәнең өченче бүлеген, ягъни сәхнәгә чыгар вакытын сабыр гына көтеп утыра. Хәер, аның сабырлыгы артында борчылу сизелеп тора. Кирәк бит, ул тәртип сакларга куелган яшьләрнең берсе янына килеп: “Яхшылап кара әле, Карәхмәт килмәгәнме?” – дип сорап куя. И, сабый шагыйрем, фәрештә валчыгым! Синең “кечкенә Апуш”лыгың монда да чыккан. Каушау халәтеннән айнып җитә алмаган кунакны тарихка кереп калачак “шигъри номер”га чакыралар. Бушап калган сәхнәдә, ниһаять, Габдулла Тукай үзе! Шагыйрь салмак кына укырга керешә: “Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә…” Берникадәр мисраг яңгырагач, көчле алкышлар башлана. Чыгышны кул чабулар белән бүлү поэманың ахырына кадәр дәвам итә. Шул кичәдә катнашкан Фатих Әмирхан андагы хәлләрне болайрак искә ала: “Тукаев бу әсәрен… укыганда халык, җөмлә тәмам булганын да көтә алмыйчан, самими бер көлкегә тотылып, бөтен залны тутырып кул чабалар һәм, укучыны бүлеп, әллә никадәр вакытлар туктап торырга мәҗбүр итәләр иде…”

Дөрестән дә, Габдулла Тукай әлеге кичәдә гаять зур шөһрәт казанган. Шагыйребезнең бу кадәр алкышларга күмелү очрагы, мөгаен, мондый ук дәрәҗәдә инде бүтән кабатланмагандыр. Аның төшенкелеккә бирелә башлаган күңеле күтәрелеп китә, “ярты җырда” бимазалаган йөткерүе дә кимегәндәй була. Кем белә, халыкның мәхәббәтен моңарчы күрелмәгән микъдарда тою, шифалы бәлзәмдәй, шагыйрьнең кыска гомерен дә беркадәр озайткандыр.

Кадерле укучым, инде хәзер озынга киткән мәкаләнең төп сөземтәсенә – кулыма каләм алдырган төп сәбәпкә килеп җиттек. Күргәнебезчә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Купеческое собрание бинасының бусагасын атлап кергән һәм аның мәртәбәле сәхнәсеннән атаклы “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укыган. Ишек тоткаларында бу сөекле затның бармак эзләре калган, бина диварларына аның дулкынланудан кызышкан тән җылысы сеңгән. Ә инде шагыйрьнең моңлы йомшак тавышы монда әле дә бәргәләнеп йөридер күк. Биредә “Карәхмәтнең көтмәгәндә килеп чыгуын” борчылып көткән чакта аның еш дымланучан маңгаеннан тир бөрчекләре дә тамгандыр. Хәтта әле “Дюшес” папиросын тартканда чыккан төтен дә безнең сизгер борынга килеп керер кебек тоела.

Аек акыллы кеше төшенәдер, чөнки үзеннән-үзе сорала лабаса: Казанның Островский урамындагы элекке Купеческое собрание бинасына Габдулла Тукайга баглы истәлек тактасы куярга кирәк! Белгәнебезчә, бүгенге көндә биредә Яшьләр театры урнашкан. Шул рәвешле мәңгеләштерү чарасына керешү өчен, күрәсез, мантыйкка туры килгән ныклы нигез бар. Русиядә мондый такталар бихисап. Шәхсән үзем Германия, Чехия, Австрия, Польша кебек Аурупа илләрендә махсус карап йөргәнем бар – бу дәүләтләрнең башкалаларында шундыйрак мәгълүмат язылган мәрмәр ләүхәләр адым саен диярлек очрап тора. Әнә бит, Пугачев эзләре буйлап йөргән шагыйрь Александр Пушкин, Казанга килгәч, Александра һәм Карл Фукслар йортында булып чыга. Биредә истәлек тактасы торамы? Әлбәттә. Ә Тукаебыз аннан киммени соң? Бу хакта ул үзе дә әйткән бит: “…күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән…” Шагыйрь Владимир Маяковский “Красная Татария” гәзите редакциясенә кереп чыккан, һәм шуны раслаучы истәлек тактасы әлеге йортның диварына элеп тә куелган. Ә чынлыкта Габдулла Тукай Купеческое собрание бинасына кереп кенә чыкмаган бит. Ул анда “Сәйяр” труппасы тарафыннан “Кызганыч бала” пьесасы буенча куелган спектакльне дә тамаша кылган; мондагы фойеда аның Сәгыйт Рәмиев белән урыс шагыйрьләре турында кызып-кызып бәхәсләшкәнен күрүчеләр дә булган. Әйе, безнең пайтәхетебезгә килүчеләрне санап бетерерлек түгелдер. Алар арасында төрлесе бар. Алайга китсә, Иван Грозный да Казан Кремле диварына “Здесь был я” дип яздырта алыр иде…

Тарихи расламалар күрсәткәнчә, Казанда Габдулла Тукайга бәйле урыннар байтак булган: Печән базары, кечкенә Апушны сыендырган һөнәрче Мөхәммәтвәли йорты, “Болгар”, “Свет”, “Амур” кунакханәләре, “Шәрекъ” клубы, Панаев театры, “Әльислах”, “Кояш” гәзитләре һәм “Яшен”, “Ялт-йолт”, “Аң” журналлары редакцияләре, “Милләт”, Иван Харитонов типографияләре, “Китаб” ширкәте, “Мәдрәсәи Мөхәммәдия”, Фатих Әмирхан, Мәхмүт Дулат-Алиев яшәгән йортлар (шагыйрь аларга килгәләгән), Клячкин хастаханәсе… Гомере буе үз почмагын таба алмыйча интеккән Габдулла Тукайның “Китаб” ширкәте конторасы бүлмәсендә, Ботан бакчасындагы җәйге дачада һәм ике тапкыр мещанка марҗалар фатирында яшәп алганлыгы да мәгълүм. Әлбәттә, әлеге истәлекле урыннар исемлеге тулылыкны дәгъва кылмый. Санауны дәвам итәргә мөмкин. Әмма шунысы кызганыч, аларның шактые инде мәңгелеккә юкка чыккан. Белгәнегезчә, “Болгар” номерлары да нигезенәчә җимертелде. Язулы мәрмәр такталарны күтәреп тора алырлык тарихи биналар да инде сирәгәеп бара. Бу җәһәттән ышанып әйтергә була: элекке Купеческое собрание бинасы, шөкер, әле бик мәһабәт күренә. Соңгырак чор эклектика өслүбендә төзелгән әлеге архитектура корылмасына (1824 ел) ике гасыр эчендә өч тапкыр зурлап реконструкция үткәрелгән. Ул әле бик таза. Шагыйрьгә баглы истәлек тактасын, иншалла, озак еллар күтәреп торачак.

Татар халкының рухи биеклеген гәүдәләндергән бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлеге хәзерге бәрәкәтсез заман шартларында тагын да игътибарлырак булуны таләп итә. Тарихи ядкәрләрне үзебез дә җуябыз, аларны вакыт та юк итешә. Мин инде “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасының чын-чынлап даһилык үрнәге булуын тәфсилләп аңлатырга тырыштым төсле. Дөресрәге, аның асыл кыйммәтен янәдән искә төшердем, чөнки ул минем бәяләүгә мохтаҗ түгел. Купеческое собрание бинасында үткәрелгән кичәнең нинди әһәмияткә ия икәнлеген дә кат-кат искәрттем. Әле 2008 елда гына кабатланмас бу вакыйгага 100 ел тулды, һәрхәлдә, минем тарафтан биреп үтелгән шәрехләүләр истәлек тактасын эшләргә нигезләмә булсын. Ә аңа мондый сүзләр язылырга тиеш:

Бу бинаның сәхнәсеннән 1908 елның 14 октябрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үзенең атаклы “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укыган.

Со сцены этого здания 14 октября 1908 года великий татарский поэт Габдулла Тукай читал свою знаменитую поэму “Сенной базар, или Новый Кисекбаш”.


Хәтерлисездер, үзен һәрчак горур тоткан Габдулла Тукайның “Пушкин вә мин” шигырендә “Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше” дигән сүзләр бар. Ә аның онытылмас шагыйрь булуы бездән һәм үзебез тәрбияләгән яңа буыннардан да тора бит. Гомумән, хәтерне халык өчен борчылу, милли гамь яшәтә түгелме?

 

(Чыганак: Мәдәни җомга, 10 апрель,  2009 ел)



Комментарий язарга


*