ТАТ РУС ENG

Мөдәррисов Шәрәф Тукай эзләре

«…Ябык чана зинданында, төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек». «Исемдә калганнар» дигән биографик очеркында Габдулла Тукан әнә  шулай  яза.
Без исә анда 180 минут эчендә барып җиттек. Казанда безне кар катыш яуган яңгыр белән салкын җил озатып калды;  Уральскида исә яңа гына яфрак яргап агач ябалдашлары арасыннан колак тондыргыч булып яңгыраган кошлар чыр-чуы   каршы  алды.
18 көн һәм 180 минут! Ничаклы зур ара! Гади арифметик аерма гына түгел, космик күләмнәр белән үлчәнә торган аерма. Дөрес, Тукай Уральскига килгән 1805 елдан алып хәзерге көнгә чаклы 66 ел вакыт үткән, бу чор эчендә кешелек җәмгыяте шактый алга китте. Әмма безнең илебез бу арада өч революция кичерде, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы ялкыннарын үтте, ярым феодаль строй кара урманыннан узып, якты коммунистик строй иртәсенә чыгып басты. Карындык тәрәзәле өйдә чыра яндырып, чабатадан йөргән хәерче Россияне хәзер картлар гына хәтерли торгандыр. Иярле атка атланып яки дөя үркәчләрө арасына кысылып, ачык дала өстеннән атналар, айлар буе сәяхәт итү заманнары, хәзер инде ерак тарих булып кына калды. Безнең күгебездә хәзер — беренче класслы әйбәт самолетлар, яшен тизлеге белән очкан мәһабәт «ТУ»лар; яшен тизлегеннән кызурак очып барган ракеталар; һава катлавын ярып орбитага чыккан, Айга барган, аның икенче ягын рәсемгә төшергән, Кояш юлдашы булып киткән, Зөһрә йолдызга таба юнәлгән, тере җан ияләре белән Җир өстенә кире әйләнеп кайткан дистәләрчә спутниклар, космик корабльләр… Алай гынамы соң әле?
…Менә Уральскида язгы матур, аяз көн. Радио аркылы безгә күптән таныш булган мәгърур курант чыңнары яңгырап китә. Сугыш елларының тантаналы җиңү көннәрен хәтерләтеп, Левитанның мәһабәт тавышы яңгырый:
—Мәскәү  сөйли. Мәскәү сөйли.
Көнбатыш Казахстан өлкә башкарма комитеты бинасы алдындагы мәйдан, Ленин исемендәге, Чапаев, Фурманов исемендәге бакчалар, шәһәрнең үзәк урамы — Сталин проспекты минут эчендә халык белән  тулды.
—   Бортында  кеше  булган   «Восток»   космик-корабле   орбитага   чыгарылды!
—  Галәм киңлегендә — Советлар Союзы гражданы,   коммунист Юрий Гагарин!
Уральск хезмәт ияләрен иксез-чиксез шатлык урап алды, беренче башлап космоска юл ачкан бөек халкыбыз һәм газиз туган илебез өчен хаклы горурлык хисләре тышка бәреп чыкты. Радио бөтен шәһәр өстенә, Урал, Чаган буйларына тантаналы марш авазлары яңгырата. Сталин урамының элек «Бәрхет ягы» дип аталган ягына халык сыймый. Биредә элек көяз киенгән байлар, байбәтчәләр, баштан-аяк бәрхеткә чорналган «гали зат» ханымнар,  туташлар     гына    йөргән.
Гади киемле эшчеләрне, эшкә барган-кайткан мастеровой кешеләрне, ярлы шәкертләрне казах-кыргызны, әдәп-инсаф саклап тормый, тротуардан төртеп кенә төшергәннәр. Хәзер бу яктан шәһәрнең чын хуҗалары — этчеләр, хезмәткәрләр, студентлар үтеп йөри. Урамның икенче ягындагы тротуар да шундый ук иркен, тигез булуга карамастан, күбесенчә бу яктан йөрү бер традиция булып калган. Кичләрен урамның бу ягы матур итеп киенгән казах, рус һәм татар яшьләре белән тула. Менә әле хәзер да Советлар Союзының беренче космонавты Юрий Гагарин исеменә казахча, русча, татарча әйтелгән соклану, татлану, горурлану сүзләрен адым саен ишетәсең. Кайчандыр бирегә «ябык чана зинданында» интегеп килгән һәм килгәч тә үксезлек-ятимлек язмышы белән каңгырып йөргән нәни Габдулла яңадан искә төшә. Безнең бөек шагыйребез элек бу «Бәрхет ягы» дигән тротуардан йөргәнме, юкмы — әмма бүген ул, шатлык, горурлык кичереп, бөтен халык белән бергә атлый һәм безнең белән бергә үзенең тирән шатлыгын шигырь юлларына тезеп  әйтә:            
Бар күңеллелек  бөтен дөньяда,
бар  ямь бүген.   
Нәрсәдән   бу?   Мин   беләм:
бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мокатдәс хис белән
һәрбер кеше хайран бүген;
Уйный сазым да минем
бәйрәм көен: бәйрәм бүген!



{mospagebreak}


***

 

Уралып-уралып аккан салкын елга, ярында зифа агачлары шаулап, суында балыгы кайнап торган данлыклы Урал елгасы… Җәен монда кеше, суга кереп, бер-ике мәртәбә кул-аяк белән талпына да, елга аша Азия читенә барып чыкканын сизми дә кала. Хәер, җитез аккан елга үзе үк сине Азия континенты ярына илтеп ташлый.
Урал елгасы. Атаклы Җаек. Моннан Европа ягына әрсез монгол  атлары йөзеп чыккан; гасырлар буена, Европа белән Азияне тоташтырып, сәүдә кәрваннары узып йөргән. Легендаларга караганда, әнә теге, чал Урал ярына салынган борынгы чиркәүдә Степан Разин белән Җаек казагы кызына никах укыганнар. Идел—Җаек арасындагы иксез-чиксез далаларда Емельян Пугачев егетләренең сөрән салган горур авазлары яңгыраган. Кыңгыраулар чыңгырдавы астын да бирегә шагыйрь Василий Жуковский килгән; менделе-төштеле дала ландшафты буйлата чакрым арты чакрым үтеп, Александр Пушкин кибеткасы тирбәлеп узган. Уральскида телче-галям Владимир Даль, бөек рус язучысы — Лев Толстой, үзенең бөтеп аңлы гомерен сөргендә үткәргән язучы, революцион-демократ Владимир Короленко  торып киткән.
Уральск. Руслар, казахлар, татарлар, башкортлар элек аны «Җаек» дип атап йөрткәннәр. Пугачев явыннан соң «Җаек» исеме Әби-патшага шул чаклы мәхәббәтсез булып тоелган ки, ул махсус указ белән Җаек елгасының да, Җаек шәһәренең дә  исемнәрен  алмаштыра.
Уральск. Биредәге мәйданнарда казак атаманнар халык бәхете өчен көрәшкән батырларны казык башларына утыртканнра, кылыч белән чапкалап үтергәннәр, дарга күтәргәннәр. Көнбатыш Казахстанның бу иң борынгы шәһәрее элек-электән сыйнфый-милли азатлык өчен көрәшнең бишеге булып саналган. Бирегә Үзәк Россиядән политик тоткыннар җибәрелгән, монда алдынгы фикер ияләре, “Халык ирке” батырлары, революцион демократлар сөргендә яшәгәннәр. Габдулла Тукай килгәгдә инде, шәһәрдә политик атмосфера шактый куера башлаган була. Килгәненең беренче елында ук шагыйрь политика өчен Пенза губернасыннан сөрелгән учитель Әхмәтша Сираҗетдинов йогынтысына бирелә. Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәнең рус классигында укыган чакта ук кечкенә Габдулла Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Салтыков-Щедрин, Достоевский әсәрләре белән сихерләнә башлый. 1903 елда “Уралец” газетасы типографиясе каршында социал-демократлар группасы барлыкка килгәч, Габдулла Тукай алар сферасына тартыла. 1905 елгы тарихи вакыйгаларны инде ул җитлеккән шагыйрь һәм демократик революцион эшлекле булып каршылый. Тукай революциягә ялкынлы шигъри сүзе белән генә түгел, бәлки царизм башбаштаклыгына каршы сугышчан листовкалар язу һәм бастыру, “Марсельеза”, “Варшавянка” җырларын тарату, эшчеләр арасында агитация алып бару белән турыдан-туры үзе дә катнаша. Булачак бөек шагыйрьнең ялкынлы шигъри юллары шул чакны ук инде. Уральскида чыга торган газета-журналлар – “Фикер”, һәм “Яңа тормыш” аркылы Россиянең төрле почмакларында яшәүче татарларга барып җитә. Казан әдәби җәмәгатьчелеге аның гүзәл әсәрләрен түземсезлек белән көтеп ала һәм яратып укый. Күп тә үтми, Идел-Кама якларына очырган шигъри күгәрченнәре артыннан шагыйрь үзе дә Казанга кайтып китә. Уральскида мәңге җуелмаслык булып, Тукай эзләре кала…



{mospagebreak}

 

***

 

Тукай эзләре… Уральскида Тукай торган, Тукай торган, Тукай хезмәт иткән, Тукай исеме белән булган урыннар шактый гына. Тукай бала чакта ярлары буенда чабып, уйнап йөргән Урал елгасы дисеңме, “Мотыйгыя” мәдрәсәсеннән якындагы гына агып яткан, Тукай үзендә күп тапкыр су кергән Чатан елгасы дисеңме, Тукай беренче мәртәбә маевкада катнашкан, “Хан әрәмәлеге” дип аталган җирләр дисеңме – алар барысы да бу көннәргә чаклы бөек дусларының якты истәлеген кадерләп саклыйлар төсле.
Менә асты таш, өсте агач булган ике катлы йорт. Биредә Габдулланың җизнәсе – Галиәсгар Госманов семьясы яшәгән. Почиталин урамындагы 66 нчы номерлы бу йорт бүген дә яхшы сакланган. Нәни “Апуш” яшәгән аскы каттагы бүлмәдә хәзер пенсионер Евстафий Никифорович Щуренков семьясы тора. Бу гади рус кешесенең барлык семья членнары татар халык шагыйренең биографиясен язхы беләләр, аны чын күңелдән хөрмәт итәләр, әсәрләрен укыйлар, рус һәм татар телләрендә чыккан китапларын үзләрендә булдырырга тырышалар.
Тукай торган йортка күптән инде мемориаль такта куелган. Квартира хуҗасының әйтүенә караганда, озакламый йортка капиталь ремонт ясалырга тиеш.
…Орджоникидзе урамындагы ике катлы, таш йорт – элекке Мотыйгулла Төхфәтуллин йорты. Сул якта – элеккеге типография бинасы. Тукай бу йортта бик күп мәртәбәләр була һәм биредә үз кеше санала. Монда ул үзеннән дүрт яшькә өлкән булган Камил Төхфәтуллин белән дуслаша. Яңалыкка, яктылыкка омтылучы;  артта калганлыкка ихлас күңеле белән нәфрәтләнүче, уйланучы Камил Мотыйгый ул чакны яшь Тукайга гаятҗ көчле тәэсир калдыра. Үзенең тынгысыз характеры белән, фәннән кинәт музыкага, җырдан кинәт шигырьгә кискен сикерешләр ясап, яшен төсле җемелдәп киткән табигый талантлары белән Камил Мотыйгый Тукайда иҗатка булган омтылышны үстерә. Камил җырга аеруча сәләтле була. Ул җырлый башласа, тәрәзә пыялалары зыңгылдый, аның гигант тавышы, Шаляпин сәләтенә охшашлы олы, киң әһаңе бүлмәгә генә сыймый. Ул, үзенең яшь дусты Габдулланы ияртеп, Урал, Чаган буйларына чыга. Монда инде аның куәтле тавышы үзенә чиксез иркенлек таба, елга дулкыннары өстеннән “күбекләр күтәреп”, “Хан әрәмәлеге” куакларын “җиргә иелдереп”, ерак-еракларга яңгырый:
Җитен күлмәкне җил ала,
Илтеп дәрьяга сала.
Безнең болай йөрегәннәр
Сагынып сөйләргә кала.
Камил Мотыйгый, типографиянең рәсми хуҗасы һәм нашире буларак, социал-демократлар оешмасы белән тыгыз элемтә тота. Рус һәм татар телләрендә прогрессив газета-журналлар чыгара, революцион листовкалар бастыра. Була шундый хәл дә: революциядән соңгы елларның катлаулы шартларында Тукай белән Мотыйгый арасыннан “кара мәче үтеп китә”. Ләкин Камил гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең яшьлек дустын сагынып, яратып, хөрмәт итеп яши. Тукай Уральскидан китү белән Камил Төхфәтуллин үзе дә жандармерия тарафыннан бик нык әзерлекләнә. Ниһаять, аның кулына “бүре билеты” бирәләр. Камил Мотыйгыйның теге яки бу шәһәрдә хәтта концерт кую өчен дә егерме дүрт сәгатьтән артык торырга хакы булмый.
Төхфәтуллиннар йортыннан ерак та түгел, ике катлы, соры таш бина. Анда элек “Мотыйгыя” мәдрәсәсенең рус классы урнашкан булган. Тукай монда Әхмәтша учительдән русча дәресләр алган, беренче мәртәбә шунда рус һәм көнбатыш әдәбиятының гүзәл үрнәкләре белән танышкан.
Сталин урамы белән Коммунистлар урамы чатында – зур, ак бина, элек тә, хәзер дә — шәһәр типографиясе. Хәзер анда ике өлкә газетасы – “Октябрь туы” (казах телендә) һәм “Приуральская правда” да (рус телендә) басыла. Тукай шунда соңыннан революционер-большевиклар булып үскән рус дуслары – Алексей Батин һәм Александр Гладышев белән таныша, алар белән бергә революцион хәрәкәтләрдә катнаша.
Ленин урамында элеккеге коммерция банкы бинасы урнашкан. Бер заман бу йортның подвалында “Фикер”, “Әлгасрел-җәдид”, “Уклар” чыга. Некрасов аллеясендә элеккке “Казан” миһманханәсе- гостиница бинасы бар. Бу йортта Габдулла Тукай үзенең адашы Габдулла Кариев белән бүлмә алып тора. Татар тыкрыгында җиргә сеңеп утырган бер катлы кечкенә генә өй сакланып калган. Бу – Мотыйгуллла Төхфәтуллинның элекке йорты. Тукай бирегә бала чакта ук еш кына килеп йөри, остазы Мотыйгулла хәзрәттән шигырь техникасын, гарәп, төрек, татар шигырь төзелеше кануннарын өйрәнә, чит ил телләрендә чыккан газета-журналлар белән таныша. Хәзер анда җизнәсе Галиәсгарның туганы – Хәмит Госманов семьясы тора.
Уральск шәһәр музееның “1905-1907 еллардагы революцион хәрәкәт” дигән бүлегендә Шилова, Шилов, Мавринский, Даниленко, Гладышев, Покатилов кебек революционер-большевиклар белән бергә, нәкъ уртада, беркадәр өскәрәк калкытып, бөек шагыйрьнең рәсеме куелган. Рәсем астында: “Габдулла Тукай. Татар әдәбияты классигы, 1905 елгы революцион хәрәкәттә актив катнашучы”, — дигән язу бар.
Габдулла Тукайның Уральскидан китүенә 55 ел чамасы вакыт үткән. Ләкин шулай булса да биредә аны белүчеләр бар әле. Кызганычка каршы, без Батин һәм Гладышев белән очрашырга соңга калганбыз, әмма, бөек шагыйрьне белгән яки һич югында томанлы рәвештә генә хәтерләгән кешеләр биредә шактый гына.
Гариф Төхфәтуллин – партия стажы белән Октябрь революциясенә яшьләш коммунист. 1920 елның мартында партиянең тарихы IX нчы съездында катнаша. Мәгълүм ки, бу съездда Владимир Ильич Ленинның атаклы ГОЭЛРО планы кабул ителә. Гариф абзый шунда Ленинны күрә, 45 ел буена культура- мәгариф өлкәсендә эшли. Иптәш Төхфәтуллин Габдулла Тукайны бик яхшы хәтерли, чөнки башта, әйткәнебезчә, Тукай Төхфәтуллиннар семьясының якты дусты була. Гариф абзыйның әйтүе буенча, Габдулла, егет булып үсеп җиткәч, Әсма дигән бер кызга гыйшык тота башлый, ара-тирә моңсу гына итеп, аның турында җырлап та ала:
Әсмабикә асыл кия,
Итәге җиргә тия;
Кисә — кия, тисә – тия,
Аны егетләр сөя.
Шагыйрь Әсмага тәкъдим ясый. Ләкин кызның туганнары “егете – үксез” дип, “беркеме дә юк” дип, риза булмыйлар.
8 нче март урамында пенсионер Галимҗан абзый Нугаев тора. Аның бөтен үсентеләре утыртылган ящиклар, чүлмәкләр, табаклар, чиләк белән тулы. Галимҗан абзый чәчәк үстерү буенча шәһәрдә беренче урынны алган. Өлкә газеталары аның тәҗрибәсе турында махсус мәкаләләр белән чыкканнар.
— Менә монда, ди Галимҗан абзый, 16 төр георгин бәрәңгеләре саклыйм. Һәр ел шушы чәчәкләрнең иң матурын, иң озак гомерлеген Тукай хакына багышлыйм.
Галимҗан абзый мәдрәсәдә Габдулла белән бергә укыган. Алай гына да түгел, аңа җәйге айларда, хәлфә урынына калып, Габдулла үзе дә дәрес биргән.
Безгә тагын Габдулла Тукайны күреп белгән берничә кеше белән сөйләшергә туры килде. Ләкин инде ни хәл итәсең? – Кеше картая бара, 55-65 еллык чорны хәтерләү авыр. Тукай инде яши һәм сулый торган кеше булып түгел, ниндидер символик, легендар образ булып әверелгән.
КПССның Көнбатыш Казахстан өлкә комитетында татар шагыйре Габдулла Тукай исемен горурлык белән искә алалар. Өлкә комитеты секретаре иптәш Җумагалиев безне Уральскида Тукай көннәрен үткәрү программасы белән таныштырды.
— Без аны, — диләр өлкә комитетында – бөек татар шагыйре һәм зур революцион эшлекле итеп беләбез.    



{mospagebreak}

***


Шәһәр гостиницасы — «Казахстан», үзенә курә бер кан тамыры булып, узе аркылы көн саен уннарча, йөзләрчә кешене үткәреп тора. Монда төшкән кешеләргә, аларның ашыга-ашыга каядыр чабуларына, телефон аркылы кычкырып-кычкырып сөйләшүләренә, ниндидер оешмалар белән «ызгышуларына» карап та, син Көнбатыш Казахстан өлкәсенең язгы сулышын тоясың. Өлкәдә хәзер шау-гөр килеп язгы чәчү бара. Кара түбәдән, Җаңакаладан, Җаныбектан, Чапаев, Фурманов районнарыннан командировкага килгән вәкилләр, делегатлар, депутатлар ниндидер кичектермәс бурычларны хәл итү өчен ашыгалар.
Кичләрен инде гостиница бүлмәләре арыган-талган кешеләр белән тула, күңелле әңгәмәләр, кызыклы сөйләшүләр китә. Безнең каян һәм ни өчен килгәнне белгәч, казахы да, русы-татары да Тукай турында сөйли башлады.
Гали  Абдерәхимов ерак  Чыңгырдау районыннан  килгән.  Аның  биредә эше күп, чырае — җитди, кырыс,  ачулы.   Ләкин   ул  Тукай   исемен ишетүгә үк, казахларга хас балаларча самими бер рухлану белән “үлән   айтып”   жибәрә:  Валлаһи,  и  валлаһи, и валлаһи,
Бәхте  барлар кырда җәйли,
валлаһи!
Каратүбә   егете,   аның   фамилиядәше   Мирхәйдәр   Абдерәхимов   шигырьне казахча   укый   башлый:
 Ак нан кусый асайтындай таза һауа,
Җер жап жасыл, кос та сайрар, уаллаһи!
— Гаҗәпләнмәгез сез, — ди Җаңакададан килгән татар егете Фәрит Гомәров, — казахларга Габлулла Тукай әсәрләрен Жакан Сыздыков аударып бирде. Ягьни, «тәрҗемә итте» дигән сүз була инде ул. Гали Абдерәхимов, күрәсең, Тукай   шигырьләрен   татарча    да   бик яхшы белә:
 Ак болыт,  күчмә   казахлардай күчеп,
Бер  кунарлык җирне  сайлый, валлаһи!
Аз  гына бер җил исү  берлән үлән
Җирдә   уйный   кайньш-кайный, валлаһи!
Алкышлаулар да, хуплау авазлары да урынсыз тесле биредә. Казахлар, тып-тын калып, тирән уйга баталар. Бәлки алар күз алдына эле күптән түгел генә аулак булып яткан, бүген инде өсләрендә трактор тавышлары гөрләп торган, илебез өчен гигант ашлык хәзинәсе булып әверелгән иксез-чиксез далалары килеп баскандыр. Гали Абдерәхимов үзе дә әнә, башын иеп, уйга талган. Бәлки ул бу минутта үзенең Тукай яшьтәше булган герой әтисен исенә төшергәндер. Аның әтисе Абдерахман Кузаиров беренче бөтендөнья сугышына лашман итеп алына, соңыннан йөзбашы булып күтәрелә, киеренке сәгатьләрдә революцион солдатлар ягына чыга, 1917 елда партия сафына керә. Абдерахман Кузаиров легендар Чапаев дивизиясендә командир була, Чапаев белән бер үк сәгатьтә диярлек Лбыщинскида үлем каршылый. Чапаев, яраланып, Урал суына батып һәлак була; аның дусты, көрәштәше Кузгаировны акказаклар кылыч белән тураклыйлар. Уральскидаң бераз түбәнрәк, Чапаево шәһәрендә, туганнар каберлегенә куелган һәйкәлдә батыр казах сугышчысы Абдерахман Кузаировнын да исеме бар… Ватан сугышы герое лейтенант, коммунист Гали Абдерәхимов каһарман әтисенең истәлеген изге итеп саклый, аның улы. 18 яшьлек комсомолец Абад — төзәлеш техникумы студенты. Ул да, безнең бөек Ватаныбыз хакына бабасы кебек, әтисе кебек онытылмас батырлыклар күрсәтергә   хыяллана.
Каратүбә егете Мирхәйдәр Абдерахимов исә һаман да Габдулла Тукай шигырьләрен берәм-берәм искә төшерә, аларны матур итеп, күңелдән   казахча  укый:
—  Иш кумән жок  боя тарихи бирликкә,
Туысканбыз   тизилгәндәй   бир җипкә!



{mospagebreak}

 

 ***

Иртә белән урамга чыгабыз. Һәр чат гнен диярлек китап, газета киосклары,   өлкә   газеталары   ялкынлы шапкалар белән чыга: “Безнең бурыч – 58 миллион 200 мең пот ашлык хәзерләү!”. “Чәчү эшләре көне-төне үткәрелсен!”, “Быел безнең өлкә дәүләткә 64 мең 500 тонна ит, 40 мең тонна сөт сатарга тиеш”. Ленин орденлы Көнбатыш Казахстан өлкәсендә авыл хуҗалыгы алдынгыларының, иптәш Хрущев катнашы белән үткән Алма-Ата киңәшмәсе рухы сизелеп тора. Шушы көннәрдә генә республика газеталары Казахстан авыл хуҗалыгы алдынгыларын теркәү өчен «Почет алтын китабы» кертелү турындагы хәбәрне игьлан иттеләр. 10—11 июнь көннәрендә Казахстан Совет Социалистик Республикасының төзелүенә 40 ел тулу уңае белән юбилей тантаналары    булачак.    Уральск   бүгеннән  үк инде, бу бөек бәйрәмне каршылап, киенә, ясана, бизәнә башлады.  Шәһәр мәйданнары, бакчалар, урамнар алдынгы   кешеләрнең   рәсемнаре, плакатлар,        лозунглар, транспарантлар   белән   бизәлә.        
Бүгенге Уральск? Әйтергә  кирәк:  гаҗәп   матур   шәһәр.   Ул   «баштан- аяк»   дип   әйтерлек   яшеллек  белән  каплап   алынган.     Шәһәр    эченнән, чыгып, бер-ике  километр   киттеңме —   син  анда   зур   төзелешләр,  икешәр-өчәр катлы яңа йортлар, әле дә исәп-хисапка кереп өлгермәгән  яңа урамнар  күреп  сокланасың.  Биредә җидееллык      планда      каралганча, Урал елгасы аркылы Европа  белән Азияне   тоташтырган   гигант   автомагистраль   күпере   салына.   Күпер республиканың кырык еллык көненә өлгерергә  тиеш.                         
Уральск арматура заводының продукциясе халык демократиясе  илләренә, Индия, Төркия, Гвинея, Әфганстан, Берләшкән гарап республикасына   чаклы   тарала.             
Революциягә чаклы Көнбатыш Казахстанда башлангыч мәктәпләр саны йөздән аз гына артык була, алар да башлыча чиркәү-мәчет карамагында тотылганнар. Хәзер бөтен өлкә башлангыч һәм урта мәктәпләр челтәре белән урап алынган. Уральскида А. С. Пушкин исемендәге педагогия институты, авыл хуҗалыгы техникумы, сәүдә-кооператив техникумы һәм күп кенә училищелар, махсус мәктәпләр эшли.
Безнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукай үзенең балачагын һәм яшьлеген үткәргән, кулына беренче тапкыр каләм ялган изге жир итеп кадерлибез без ул Жаекны! Анда гүзәл кешеләр яши, хезмәт итә. Татарстан халкы кебек үк, Уральск хеямәт ияләре шагыйрьнең тууына 75 ел тулу көнен лаеклы рәвештә каршы алдылар.

Уральск, Апрель

(Чыганак: Социалистик Татарстан, 1961, 25 апрель).



 

Комментарий язарга


*