ТАТ РУС ENG

Мөхәммәтов Илдар, КДУ аспиранты Габдулла Тукай иҗатында Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия» китабы

Әдәбият тарихында халыкларның сүз сәнгатьләре, аерым язучы-әдипләрнең иҗатлары, әдәби текстлар арасындагы бәйләнешләр әһәмиятле урын тота. Кайбер очракта язучы-әдипләрнең әсәрләрен текстара (интертекстуаль) бәйләнешләр яссылыгында гына тирәнтен анализлау мөмкинлеге туа. Моның үрнәген без Г.Тукай иҗаты мисалында карап үтәрбез.
Габдулла Тукай иҗатында татарлар арасында киң таралган госманлы әдәбияты ядкярләреннән Мөхәммәд Чәләбинең "Мөхәммәдия" китабы аерым урынны били. Мөхәммәд Чәләби (Языйчы угылы Мөхәммәд) — заманасының мәшһүр суфый шагыйре. Ул Кәлибули шәһәрендә үз чиләханәсендә "үлгәнче үлү" серләренә төшенә, рухи камилләшү юлын үтә. Шушында ук үзенең атаклы әсәрен дә барлыкка китерә. "Мөхәммәдия" әдип тарафыннан өч елга якын иҗат ителеп, 1449 елның июль аенда язылып бетә. Ул нәгьт жанрында иҗат ителгән. Әдәбият белемендә нәгьт дип Мөхәммәд пәйгамбәрне мактап-мәдехләп язылган шигъри әсәрне атыйлар. Китапның башыннан азагына кадәр һәр вакыйга Мөхәммәд пәйгамбәрнең образын ачуга хезмәт итә. Тематик яктан "Мөхәммәдия" галәмнең яратылышын, пәйгамбәрнең тормыш юлын, "теге дөнья" күренешләрен үз эченә ала.
"Мөхәммәдия" китабы халкыбыз арасында кулъязма рәвешендә күпләп тарала, ә 1845 елдан Совет чорына кадәр басма китап буларак иң кимендә 24 тапкыр дөнья күрә.
"Мөхәммәдия" китабы үз заманында татар рухи тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнә. Г.Ибраһимов, аңа югары бәя биреп, болай ди: "Кәлибули шагыйренең "даһианә" язган "Мөхәммәдия"се бездә, һәм шигырь, һәм җыр, һәм музыка уларак, гасырлар буенча җан азыгы булды" [2, 353-354]. "Мөхәммәдия" халык өчен дини энциклопедия функциясен үти, мәктәп-мәдрәсләрдә дәреслек буларак кулланыла. Мәҗлесләрдә Коръән укыганнан соң "Мөхәммәдия"не көйләү гадәткә керә, моннан тыш аның җиңелрәк өлешләрен шәкертләр дә, абыстай янына җыелган кызлар да ятлыйлар һәм көйлиләр. Кызлар аннан хәтта фал да ача торган булганнар. ("Мөхәммәдия"дән фал ачу күренешен үз язмасында Г.Тукай да сурәтли.) [7] "Мөхәммәдия" китабы татарлар арасында киң таралган өчен, әлбәттә, язучыларның әсәрләренә дә кермичә калмый. Без аны Г.Кандалый, Г.Исхакый, Г.Тукай, Ф.Кәрими әсәрләрендә очратабыз.
Алда әйтелгәнчә, "Мөхәммәдия"нең аерым өлешләре ятланып көйләнгән. Үз вакытында бу хәтта модага да әйләнә. Г.Тукай турындагы истәлегендә Шәриф Каюмов шул турыда сөйли: "Г.Тукай һәрвакыт җырларга ярата. Ул вакыт безнең мәдрәсәдә «Мөхәммәдия» уку модада иде. Тукай, дәрестән бушаган вакытларда, мәдрәсә идәне буйлап йөреп, көйләп, «Мөхәммәдия» укырга ярата; безнең хәлфә Хөсәенев, Тукайга кушылып, кайвакыт Вәли белән шулай бергә җырлап йөриләр иде…
Ул вакытның мәдрәсәләрендә кулланыла торган музыка коралы — кубыз — Тукайның кесәсендә була. Көймә мәдрәсә яныннан кузгалып киткәч тә, Тукай, Гомәр хәлфә әкрен генә «Мөхәммәдия» китабыннан сыздырып җибәрәләр:

Чөн адәм җәннәтә керди,
Юҗә гыйззәтләре ирди [8,60-64].

"Мөхәммәдия" китабының менә бу "Чөн Адәм җәннәтә керди…" парчасы бик популяр була. Халык авыз иҗатын туплаучы галимнәр бу парчаны әби-бабайлар башкаруында язып алалар, җыентыкларга кертәләр [10].
Шәкертләр тормышында "Мөхәммәдия" бик мәшһүр китап булган дисәк ялгышмабыз. "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә укыганда, Тукай һәм шәректәшләре кичләрен мәҗлесләр оештыралар. Шундый кичәләргә Габдулла Кариев та килгәли: "Атнакичләрдә, башка чаршау эчләрендә моназара кылышулар булса, Тукаев чаршавы эчендә, алты-җиде шәкерт акча җыешып мәҗлес ясап, төн буена "Мөхәммәдия" укып һәм "Мөхәммәдия" көенә татар җырларын бик матур итеп җырлап утыралар иде." [8, 56] Шәкертләр тарафыннан мәдрәсәләрдә "Мөхәммәдия" көйләүләр тора-бара әдәби кичәләргә дә күчә [12]. Соңрак бу традиция шәкертләрнең иҗатына да йогынты ясый. Шәкертләрнең музыкаль-әдәби иҗаты, гомумән, көйле китап культурасының йогынтысында барлыкка килеп үсә. Мәшһүр китап көйләрен үз иҗатларында кулланып, шәкертләр аларны канунлаштыралар [3]. Әлбәттә, "Мөхәммәдия" көе бу очракта алдынгы урынны тота. XX гасыр башында популярлашып киткән кайбер әдипләрнең шигырьләрен шәкертләр "Мөхәммәдия" көенә салып җырлыйлар. Мәсәлән, Г.Тукайның "Аристократ-сорыкортлар" шигыре шундыйлардан. Музыка белгече М.Нигъмәтҗанов экспедиция вакытында аның бер үрнәген Алим Поздняков дигән кешедән язып ала. Алим ага 1917-1920 елларда бу әсәрнең популяр булуын, элек "Мөхәммәдия" яки мөнәҗәт көенә җырланганын сөйли [5].
"Мөхәммәдия" китабы Тукайның иҗатына да йогынты ясый. Аның белән Тукайның бигрәк тә башлангыч чоры нык бәйле. Г. Ибраһимовның "Татар шагыйрьләре" хезмәтендә Габдулла Тукайның башлангыч чор иҗаты, гомумән, "Мөхәммәдия" дәвере дип атала: "Тукаевның беренче адымнары, гомумән беренче дәвере, нинди агым тәэсирендә булганлыгын белү өчен һичбер мәшәкать сарыф итәргә мәҗбүр булынмый. Ул дәвердә язганнарында бик аз гына "Тәрҗеман" да бар, бик аз гына госманлы әдәбияты да күренә, ләкин иң көчлесе — "Мөхәммәдия"дер. Аның вәзеннәренең байтагы "Мөхәммәдия"чә улдыгы кебек, ифадә вә тәркибләрдә (сүз тезмәсе), өслүбтә, тәгъбиратның (фразалар) бик күбендә, хәтта гыйшык вә шикаять хакында булган шигырьләренең мәгънә вә мәфһүмнәрендэ (эчтәлек) дә җәнабе Кәлибули хәзрәтләренең күләгәсе бик ачык төшеп тормактадыр. Шуның өчен Тукаевның бу язуларын тудырган заманны "Мөхәммәдия" дәвере дип атау бер дә хаксыз булмас иде" [2, 117].
Г.Ибраһимовның Габдулла Тукай иҗатына карата әйтелгән стильләштерү (стилизация) күренеше — әдипнең үз әсәрләрендә "Мөхәммәдия" стилен куллануы — чыннан да шагырьнең бигрәк тә башлангыч чор иҗатына хас күренеш. "Мөхәммәдия"не кат-кат уку, "Мөхәммәдия"не көйләү вакыт белән, күрәсең, "Мөхәммәдия"чә иҗат итүгә дә китергән.
"Мөхәммәдия" китапларының романтик мистика, дини-әхлакый мотивлар белән сугарылган эчтәлеге алып ташланды. Илаһи көчләрнең бөеклеге, дәһшәтлеге, аларга буйсыну кирәклеге турында сөйләнгән шигъри формалар тәнкыйть, сатира максатларына юнәлдерелде. Борын-борыннан татар укучысына таныш булган көйле дини китап кысаларына капма-каршы мәгънәгә ия булган дөньяви эчтәлек салу Тукай шигырьләренең халык аңына булган тәэсирен бермә-бер арттырды" [1]. Димәк, Тукай сатираның эчке закончалыкларын бик яхшы белгән яки бик яхшы сиземләгән. Оригиналь әсәрнең һәркемгә таныш булуы һәм төп текст белән нәзыйрә арасындагы контрастлык укучыныңаигътибарын җәлеп итәргә ярдәм итә. Нәтиҗәдә, сатираның бик тә уңышлы үрнәге тудырыла. Әсәрнең тәэсир көче, күренгәнчә, интертекстуаль бәйләнеш, шагыйрьнең иҗатында башка әдәби күренешне файдалану аша арттырыла.
Габдулла Тукайның "Мөхәммәдия"гә язган тагын бер Нәзыйрәсе "Мөхәммәдия"дән" дип атала:

Диде Камил ки, йа Сәйдәш, оныттым,
Яңылдым юлый, яңлыш юла киттем.
Билем гаҗиз синең судлашуыңнан,
Хиҗаб каршысына ут ачуыңнан.
Хәзер көлмим синең сәйдәшлегеңнән,
Электә булса — булган яшьлегемнән.
Хәзер хаклыйм «Бәянелхак»ларыңны,
Тәмамилә аңа мөлхакларыңны.
Камил бәндәң ки кыйлды мәгьсыйәт уш,
Элеңдәдер, нә кыйлсаң, насыйхәт уш [6,236].

Бу шигырьдәге Камил — Камил Мотыйгый, Сәйдәш — "Бәянел хак" хуҗасы Әхмәтҗан Сәйдәшев. Шигырь 1908 елда язылган, ләкин ул 1906 нчы елда булып узган вакыйлар белән бәйле. 1906 елда "Фикер" газетасында "Тәрәкъкый хакында бер-ике сүз" дигән мәкалә чыга. Мәкаләдә хатын-кызларның иҗтимагый эшләрдә катнашмавы әйтелә, "хатыннарны әсирләр итеп асрамыйк" дип халыкка мөрәҗәгать ителә. Ә.Сәйдәшев үз газетасында моңа каршы чыга. Шуннан соң "Фикер" аннан көлеп, мыскыл итеп кечкенә генә мәкалә чыгара. Сәйдәшев Камил Мотыйгыйны судка бирә. Тик тора-бара Камил Мотыйгыйның карашлары үзгәреп, ул "Бәянел хак"та языша башлый. Шуңа нисбәтле Габдулла Тукай менә бу Нәзыйрәсен иҗат итә. Аның асылы "Мөхәммәдия"нең Адәм галәйһиссәләм белән бәйле өлешеннән алынган [6, 376]:

Диде Адәм ки: Йә Раб, онытдым, яңылдым юлы, яңлыш юла китдем,
Билем   гаҗиз    синең   хикмәтләреңдәй,   дилем   касыйр   (кыска   —   И.М.)    синең нигъмәтләреңдәй.
Вәли бән мәгъсыять (гөнаһ — И.М.) кем итдем аны, синең гыйлмең эчендәйде ниһаны (сере — И.М.),
Бәнем колың ки, кылдым мәгъсыять уш, элеңдәдер нә кылсаң, нәсыять (маңгай — И.М.) уш[11,59].

Шигырь Камил Мотыйгыйга һөҗү буларак язылган. Камил Мотыйгыйның тәүбә хәлен Адәм галәйһиссәламнең Хак Тәгалә каршында тәүбәсе үрнәгендә сурәтләү — язучы уйлап тапкан бик уңышлы сәнгати алым. Әгәр әсәрләр арасында янәшәлекләр уздырылса, Камил Мотыйгыйның Ә.Әхмәтҗанов алдында никадәр мескен хәлдә калганы аңлашыла. Әсәрнең тел тукымасы да оригиналь әсәргә бик якын, бу аның экспрессив көчен арттыра.
Текстара бәйләнешләр исәпкә алынмаган булса, Тукайның бу ике нәзыйрә-пародиясе тулысы белән аңлашылмаган хәлдә калыр иде. Андый очракны күз алдына китергәндә, әсәрләр гадәти сатира үрнәге дәрәҗәсендә генә кала, үзләренең асыл сыйфатын, тәэсир көчен югалталар.
Г.Тукай тагын бер әсәрен "Мөхәммәдия" белән бәйли. Ул — "Мөхәммәдия" көе" шигыре. Тик монысы әсәргә нәзыйрә түгел, шигырь "Мөхәммәдия" көенә җырлана дигән мәгънәдә шулай аталган. Бу әсәр дә Әхмәтҗан Сәйдәшевкә һөҗү рәвешендә иҗат ителгән:

Бабай Сәйдәш, надан Сәйдәш,
Усал эт төсле тик чәйнәш; —
Безим корган нигезләр
Бер дә селкенмәй дә чайкалмай [6, 117].

Тукайның җыр сәнгатенә бәйлелеге, шигырьләрендә дә күп очракта лирик героеннан "көйлим, җырлыйм" сүзләрен әйттерүе, галимнәр фикеренчә, китап көйләү культурасының аның иҗатында чагылыш табуы белән аңлатыла. "Тукай үзенең беренче әсәрләрен шул китапларның (көйләп укылган китапларның — М.И.) ритм, рифма һәм формасына туры китереп иҗат итә", — ди Исхакова-Вамба Тукайга багышланган хезмәтендә [4]. Тукай шактый шигырьләренең нинди көй белән көйләнгәнен үзе үк билгеләп куя. Әйтерсең, шагыйрь шигырь түгел, ә җыр иҗат итә.
Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: татар әдәбияты тарихын өйрәнгәндә без, чит төбәкләрдә барлыкка килеп, безнең җирлектә киң таралган әдәби ядкярләрне дә истә тотарга тиеш. Әдәбиятыбызны үз кысаларына гына кертеп өйрәнеп булмаганы көн кебек ачык. Г.Тукай иҗаты үрнәгендә без моны яхшы күрдек. Әдибебезнең тормышында, иҗатында "Мөхәммәдия" кебек чит төбәкләрдән сүз сәнгатебезгә кергән китапларның урынын билгеләү — шагыйрь иҗатын тагын да тирәнрәк аңлау, әсәрләрен тагын да әтрафлырак анализлый алу дигән сүз ул.

 

Әдәбият исемлеге:


1.Ганиева   Р.К.   Шагыйрьнең   рухи   дөньясы:   ("Габдулла   Тукай"   энцикл.   сүзлек-белешмәсенә әзерләнгән материаллардан) / Р.К.Ганиева. — Казан, 2001. — 55 б.
2.Ибраһимов Г. Әсәрләр: 8 томда. Т.5. / Г.Ибраһимов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1978.
3.Исхакова-Вамба Р.А. Татарское народное музыкальное творчество (Традиционный фольклор) / Р.А.Исхакова-Вамба. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1997. — С.204.
4.Исхакова-Вамба Р.А. Тукай и татарская музыка / Р.А.Исхакова-Вамба. — Казань, 1997.
5.Нигъмәтҗанов М. Татар халык җырлары / М.Нигъмәтҗанов. — Казан, 1976. — 179 б.
6.Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. Т.1. / Габдулла Тукай. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.
7.Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. Т.4. / Габдулла Тукай. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. — 82 б.
8.Тукай турында истәлекләр. — Казан : Тат. кит. нәшр., 1986.
9.Хализев В.Е. Теория литературы: Учебник / В.Е.Хализев. — М.: Высш. шк., 2005. — С.264.
10.Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр / К.Хөснуллин. — Казан: «Раннур» китап нәшрияты, 2001. — 606 б.
11.Чәләби М. Мөхәммәдия / Мөхәммәд Чәләби. — Казан: "Матбагаи Кәримия", 1909.
12.Юнусова В.Н. Ислам. Музыкальная культура и современное образование / В.Н.Юнусова. — М.: Изд. "Хронограф", 1997. — С.39.
13.Әдәбият белеме сүзлеге / Төз-ред. А.Г. Әхмәдуллин. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990. — 124 б.


 (Чыганак: Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре (Г.Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция материаллары). – Казан: Казан университеты нәшрияты, 2006).



Комментарий язарга


*