ТАТ РУС ENG

Мөхәммәтшин З. «Милли байрак» газетасында Тукай турында материаллар

 

Октябрь инкыйлабыннан соң төрле сәбәпләр аркасында, читләргә китәргә мәҗбүр булган татар халкы беренче көннәрдән газета-журналлар чыгаруда омтылышлар ясап карый. Мәсәлән, Харбинда литограф ысулы белән нәшер ителгән «Ерак шәрык» журналы 1920-1922 елларда авырлыклар белән дөнья күрә. «Мең ел» (Харбин) 1922 елда 1 генә саны чыгып кала, «Чаткы» (Харбин) 1932-1933 елларда берничә саны, «Бәйрәм нуры» (Харбин) 1934 елда 1 саны, «Шәкертләр таңы» (Мунден) 1935 елда берничә саны белән укучы таныша алган. Күргәнебезчә, 1920-1930 елларда чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең нәшер иткән газета-журналлары күпчелеге Ерак Шәрыкка туры килә. Милләтне берләштерүгә беренче адымнар да шунда ясалган. Әмма алар төрле шәһәрләрдә таралып яшәгән татар милләтен бергә туплауга ирешә алмаган. Әлбәттә, шәһәр арасында бәйләнешнең начар булуы, икенчедән төрле төбәкләрдә яшәгән милли оешмаларда бердәм караш булмау да моңа сәбәп биргән. Бары Г.Исхакыйның Ерак Шәрыкка сәфәреннән соң (1933 ел август — 1936 елның 1 мартына кадәр) хәлләр уңай якка үзгәрә. Турыдан туры әдип тырышлыгы белән чыгарыла башлаган «Милли Байрак» газетасы бу каршылыкларны азмы-күпме артка чигереп тора. Безгә мәгълүм саннарында (1935-1945 еллар эчендә 440 саны дөнья күрә) Гаяз Исхакыйның төрле темаларны яктырткан 42 мәкаләсе урын алган. Шунысын да искәртеп куярга кирәктер: Төркиядән кайтарылган «Милли байрак»ның микрофильмасы Татарстан милли китапханәсенең сирәк китаплар бүлегендә саклана. Материалларны уку һәм эшкәртү җиңелләрдән түгел. Язмаларның күпчелеге 1936-1937 елга туры килә. Инде 1939 елның 18 нче августыннан соң әдипнең «Милли байрак» белән хәбәрләшүе сизелми. Бу, күрәсең, 1939 елда дөнья сәясәтенең сугыш һәлакәтенә күчерелүенә дә бәйледер.

Ни кызганыч, «Милли байрак» газетасында Г.Исхакыйның татар халкының бөек улы Г.Тукай иҗатына карата бернинди дә мөнәсәбәте сизелми. Дөрес, ул «Яңа милли юл» журналында Тукайның үлмәс иҗатына багышлап мәкаләләр бастыра. Мәсәлән, Х.Миңнегулов билгеләп узганча, әдипнең «Тукай истәлеге» язмасы "Яңа милли юл"ның 1932 ел 11 санында дөнья күргән. Яшь гәлимә Алсу Кәримова (Шамсутова) «Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә» [Яңа милли юл, 1938, 4 сан] мәкаләсен «Казан утлары» журналында нәшер итте. Әмма бу әле «Милли байрак»та Г.Тукай иҗаты читтә калу дигән сүз түгел. Безнең кулга килеп ирешкән саннардан чыгып фикер йөрткәндә һәр елны шагыйрь истәлегенә багышлап шигырьләр, публицистик язмалар урнаштырыла килгән. Ул мәкаләләрнең асыл нигезендә, Г.Исхакый иҗатын халыкка җиткерүдә шактый көч түккән Х.Миңнегулов күрсәткәнчә, милләт һәм шагыйрь проблемасы ята.
Кызганыч ки, «Милли байрак» газетасы битләрендә Тукайдан башка бер генә татар әдибе, яисә шагыйре хакында мәгълүмат таба алмыйсың. Ни өчен Тукай, ә башка берәр язучы түгел? Әллә туган җирләреннән аерылган ялгыз кош баласы кебек каңгырап йөргән татар баласы башка язучылар белән таныш булмаганмы, яисә аларның иҗат мирасын читкә алып китә алмаганмы? Биш гасыр милли һәм дини изү астында яшәгән татар өчен Тукай кем дигән сораулар туа. Шагыйрь XX йөз башы кискен борылышлар чатында яшәүгә карамастан, Тукай иҗатында гасырлар дәвамында күңел киңлегенең иң тирән җиренә яшеренгән моңны, бары милләт геннарында гына сакланган Россия дәүләте тарафыннан үткәрелгән милли-дини һәм социаль изүгә карата нәфрәт, ачы күз яше, аһ-зары, үткән тарихы, өметле киләчәге, гомумән, аның җаны чагылыш тапкан. Тукай образында, аның иҗатында яшәешендә әнә шуларның уртак җыелмасын күрергә мөмкин. Икенчедән, буыннардан килгән барлык җәбер-золымны үз күңеле аша уздырган һәм үзе дә зыялы нәселдән булган Тукай (Тукайның 7 буыны мулла нәселеннән), халык яшәгән тирәлекне, мохитны, аның рухи дөньясын, чын хакыйкатен үз әсәрләрендә сурәтли алган. Бу очракта газетаның мөхәррире Рокыя Мөхәммәдиш мәкаләсеннән өзек китереп үтү дә урынлы булыр: Ул «…15 апрельдә Тукай истәлекләре ясап, шагыйрьнең тормышы, иҗады белән танышканда иң төп нокта итеп, аны чолгаган мохитне, аны тудырган халыкны, ул яшәгән әсир Идел буен алу кирәк булачак. Чөнки бер шагыйрьнең дә, бер язучының да иҗады мөхиттән тыш, тирә-якның тәэсиреннән тыш ясалмый. Үзләренең эчке халәт рухияләреннән, үзләренең шәхси хисләреннән тышка чыга алмаган шагыйрь һәм язучылар өслүбләренең (стиль, ысул) матурлыгына, телләренең садәлегенә карамастан, халык күңелендә урын таба алган кебек халык белән бергә халык яшәгән кадәре үк яши дә алмыйлар» — дип шагыйрь иҗатына бәя биргәндә нәкъ шул якларга игътибар итәргә чакыра. Без, күрәсең шагыйрьнең ятимлеген, авыруын, кыска гомерле булуын сылтау итеп, Р.Мөхәммәдиш язган иң асыл фикерне икенче планга калдырып, аның шәхесенә, иҗатына карата бер яклы караш формалаштырабыз бугай. Инде андый нигезсез фикерләрдән баш тартырга вакыт та җиткәндер. Кызганыч ки, җир йөзендә күпме ятимнәр, авырулар, яисә әсирләр бар, аларның берсе дә әле халык тарихын, милләт язмышын, аның типик характер үзенчәлекләрен үз эченә сыйдырган Бөек шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрелә алганнары юк. Бардыр алар, ләкин бик сирәк. Әмма болар шагыйрьне чын шагыйрь иткән сыйфатлар түгел.
«Тукайны искә алганда» мәкаләсендә (Милли байрак. 1937 ел 16 апрель) Рокыя Мөхәммәтдиш төп прицип итеп милләт һәм шагыйрь проблемасын мөмкин кадәр калку күрсәтергә омтыла, милләт фаҗигасен шагыйрь язмышы белән бәйләп карый. Бу тенденция мәкаләнең башыннан алып ахырына кадәр дәвам итә.
Икенче зур мәкалә чит илләрдә XX йөзнең 30-40 елларда Тукай иҗатын барлауга һәм пропагандаларга зур өлеш керткән Хөсәен Габдүшнең «Тукай ил угылы» мәкаләсе [Милли байрак. 1937 ел 16 апрель] игътибарга лаек. Мәкалә шагыйрьнең үлемен искә алу уңае белән язылган. Ул: «Исемен Идел буе төрекләре тарихында мәңгеләштерсә вә аны гасырлар аркылы киләчәккә аткан бәхетле халык хадимәтчеләре җөмләсеннән шагыйрь Габдулла Тукайны арабыздан югалту көнен һәр ел билгеләп узу белән бу бөек «Кушлавыч» ятименең исемен танучы һәм хезмәтен аңлаучылардан ел күбәймәгәндер», — дип яза. Х.Миңнегулов билгеләп узганча, Х.Габдүшнең «Бөек «Кушлавыч» ятиме» исемле мәкаләсе «Яңа милли юл»ның 1936 ел 5 санында да дөнья күргән. Бу мәкалә шагыйрьгә 50 яшь тулу мөнәсәбәте белән басылып чыга. «Мәкалә шактый кызыклы, үзенчәлекле. Анда авторның үз карашы үз тоемы сизелеп тора. Текст гыйльми-тәнкыйди, публицистик, лирик-эмоциональ башлангычларның синтезыннан гыйбарәт», — дип билгеләп уза, галим. Шул ук фикерне Х.Габдүшнең «Милли байрак»та басылган мәкаләсенә карата да әйтергә мөмкин. Аның фикере күренекле галимнәр Җ.Валиди һәм Г.Сәгъди язмаларына таянып аңлатыла, ул «Тукай кем ул?» дигән сорауга җавап эзли. «Бу сөаль һәрвакыт безнең башыбызга килеп тора торган бер сөаль. Моңар һәр кайсыбызның бик дөрест кенә «шәп» кенә канатлы бер гыйбарә белән генә җавап та бирәсебез килә. Гүя шул «канатлы» сүзне тотып алып бу сөальгә каршы җавап итеп куя алсак, күңелең тынычланачак да. Аннан соң, инде тагын да рәхәтләнебрәк, тагын да иркенләбрәк Тукай шигырендә аның яратыш зәмзәмдә (моңлы тавышында) рухан йөзәчәксең, һәм шундый бер халәт, бик кирәксенү дәрәҗәсенә барып җиткән икән. Мин моны әле күптән түгел генә Украина шагыйре Тарас Шевченкога багышланган бер шигырьдән алынган өземтә тәэсирендә бигрәк ачык тойдым», — дип язган Х.Габдүш Тукайның бөеклеген раслап һәм югарыда атап үткәнчә, шагыйрь язмышын, милләт язмышыннан өстен куймый. Гомумән Ерак шәрыкта яшәргә мәҗбүр ителгән украиналылар татар милләтенә аеруча мәрхәмәтле мөнәсәбәттә булганнар. Г.Исхакый Ерак шәрыкка сәфәре вакытында алардан һәрвакыт яклау табуын билгеләп уза. Бу очракта да авторның Т.Шевченко исемен атап үтүе гаҗәп түгел.
Йомгаклап әйткәндә бөек шагыйрь иҗатына карата басылган һәрбер мәгълүматны, «Яңа милли юл»мы, «Милли байрак»мы яисә чит илләрдә нәшер ителгән башка газета журналлардан булсынмы, мөмкин кадәр барысын да тупларга, укучыга җиткерергә, фәнни әйләнешкә кертергә кирәк. Х.Миңнегулов язганча: «Бу — безнең әхлакый, инсани һәм милли бурычыбыз».

 

(Чыганак: Мөхәммәтшин З. Инсани фәннәр: эзләнү һәм табышлар. – Казан: Фикер, 2004).



Комментарий язарга


*