ТАТ РУС ENG

Мөхәммәтшин Зөфәр Мөһаҗирлектәге татар матбугатында Тукай темасы

Берничә мең еллык тарихы булган милли-мәдәни цивилизациянең бер өлешен тәшкил иткән татар әдәбияты узган юл да инде мең ел белән исәпләнә. Татар халкының рухый казанышлары ислам мәдәниятенә бәйләнгәнлектән, һичшиксез, аның сикәлтәле, бормалы, катлаулы үткәнен тикшергәндә, әлбәттә, Борынгы һәм Урта гасыр шәрекъ әдәби традицияләренә якын торуын, шуның дәвамы булуын ассызыкларга мәҗбүрбез. Башында Руми, Низами, Ибн Сина, Рудаки, Навои, Фөзули, Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Мәүлә Колый, Г.Утыз Имәни, Г.Кандалый, Шәмсетдин Зәки, Акмуллалар торган шигърият, чорның нинди булуына карамастан, укучыда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде, әхлакка, инсафка өйрәтте, борынгыларның матур традицияләрен киләчәккә тапшырды, мәгърифәт нуры чәчүдә үз өлешен кертте. Дөресрәге, әдәбиятның төп нигезе мәгърифәтчелеккә корылганлыгы ачык күренә иде. Хәтта XX йөзнең 60 нчы елларында мәгърифәтчелек реализмы дигән төшенчә дә әдәбият мәйданына килде. Аны XVIII йөздә француз мәдәниятенә үтеп кергән мәгърифәтчелек карашларына бәйләргә тырышу нык сизелде. Чыннан да, XIX йөзнең соңгы 80-90 елларында формалашкан татар реалистик әдәбиятында, бигрәк тә, аның прозасында, ул тенденцияне күрми үтү ярамас. Поэзиядә исә Европа тибындагы мәгърифәтчелек «реализмын» эзләү иртәрәк иде әле. Монда иң беренче чиратта, шигъриятнең туу тарихы күпкә борынгырак булуы, икенчедән, халыкның аңа табынуы, әдәбиятның башка жанрларына караганда, югарырак куюы, илаһи көч итеп тануыннан дә килә торгандыр.
Чыннан да, нәрсә соң ул мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтчелек реализмы? Бер караганда, аерма юк кебек. Алдарак язылганча, дөнья әдәбиятының нигезе мәгърифәткә корылган, ә инде мәгърифәтчелек реализмы дигәндә, билгеле бер тарихи шартларда мәйданга чыккан яңача фикерләүгә, идеологиягә хас мотивлар чагылганлыгын күрәсең. Бу фикерне башка халыкларга сеңдерергә тырышу, аны күпертү урынсыз кебек. Чөнки һәр милләтнең яшәү рәвеше, дөньяга карашы, гасырлардан-гасырларга килгән традициясе, геннарына салынган милли аңы, тәрбиясе бар. Француз, немец, рус халкының әдәби-мәдәни хосусыятьләрен, алар узган тарих, христиан идеологиясе тәэсирендә туган «бөек»лекне дүрт гасыр ярым дәвамында милли изү астында яшәгән татар халкына «менә безнеңчә яшәгез, безнең рухый мирасны кабул итегез» дип көчләү хакыйкатькә туры килер идеме икән? Юктыр мөгаен. Ләкин нишләмәк кирәк, үткәннәр никадәр генә кадерле, күңелгә якын булмасын, искечә яшәү мөмкин түгел, кешенең, милләтләрнең киләчәген тәэмин итү өчен ниндидер үзгәреш, яңалык кирәклеген тарих үзе таләп итә. XX гасыр шул борылышларны, үзгәрешләрне сораган, хәтта көтелмәгән дәһшәтләре, фаҗигалары белән тормышка ашырган гарасатлы, кешелекне кан-яшь түктергән гасыр буларак та тарихка кереп калды шикелле. Татар шигъриятенең алтын таҗы, титаны Габдулла Тукай нәкъ шул чорда яшәде, кыска гына гомерендә үз халкының моң-зарын, хәтерләргә сеңгән тарихи үткәнен, аның фәлсәфи фикерләвен әсәрләрендә гәүдәләндерде. Бу урында бер вакыйганы искә алып үтү урынлы булыр. Күптән түгел генә бер шагыйрь белән сөйләшкәндә: «Бүгенге шагыйрьләрнең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап булмый», — дигән идем. Аңардан: «Мәсәлән, мин өч-дүрт кеше өчен генә язам», — дигән җавап ишеттем. Аптыраганнан, гаҗиз калып: «Тукай ни өчендер халыкка атап язган», — димичә булдыра алмадым. Бүгенге татар поэзиясенең көчсезлеге шуңа да бәйледер, мөгаен. Икенчедән, чын лирик халыкның бөтен фаҗигасын, хәтта бу очракта милли фаҗигасын бөтен тирәнлеге белән ачып биргән шигырь язсын өчен шагыйрь үзе дә зур тетрәнү кичерергә тиештер. Өченчедән, талантлы шагыйрь булу өстенә маңгай тирләрең акканчы хезмәт итү дә сорала. Дүртенчедән, бишенчедән… Бу саннарны шактый дәвам итәргә мөмкин. Ни генә әйтсәң дә, шигърияттә генә халыкның җаны аша чыккан эчке кичерешләре, зары, шатлыгы, уй-хисләре, кайгысы-хәсрәте бар тирәнлеге белән чагылыш таба ала. XX йөз поэзиясенең патшасы Тукай исә шуларны сәнгатьчә югарылыкта тасвирлауга иреште. Сәяси вәзгыять бертуктаусыз үзгәреп торган заманнарда Тукай тудырган шигърият патшалыгына төрлечә бәя бирелде, хәтта үзе исән вакытта да шагыйрьлек таҗын төшерергә тырышучы шәхесләр дә табылды, әмма, шуңа карамастан, гасырның титаник фигурасы, татар кайда гына яшәмәсен, халык үзе таныган сыйфатта — «халык шагыйре» булуыннан туктамады.

***

Үткән XX гасыр — бер караганда, тоташ мөһаҗирлек гасыры. Халыкларны мәҗбүри дә, ихтыярый-мәҗбүри дә туган җиреннән, рухый ватаныннан аерган гарасатлы XX гасыр. Мәгълүм ки, Октябрь инкыйлабыннан соң Россиядән 2 миллион кеше чит илгә китә, 20 нче еллар урталарында башланган сәяси репрессия нәтиҗәсендә төрмәләргә төрелгән СССРның төрле почмакларына сөрүләр, «Ватан сугышы», шуларга өстәп, мәңге бетмәс «гигант» төзелешләр, инде икмәк бирүдән гаҗиз калган «чирәм җирләр»… Халыклар сөрелделәр дә, сибелделәр дә. Шул дәһшәтле гасырның барлык фаҗигаларын үз җилкәләрендә татыган һәм рухый мирасыннан баш тартмаган татар милләтен Тукай фигурасы бергә җыйган, бергә туплаган. Алар өчен шагыйрь шәхесендә, аның иҗатында калку күтәрелгән хис һәм фикер берлеге, миллилек мотивларының гәүдәләнеше халыкны бер йодрыкка тупларга, милли хис тәрбияләргә, телне сакларга этәргеч биргән. Бу тенденция 30-40 елларда мөһаҗирлектә нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналында (Берлин, 1928-1939); «Милли байрак» (Мукден, 1935-1945) газетасында һәм «Казан» (Төркия, 1970-1980) журналында Тукайга багышлап язылган шигырь, яисә мәкаләдә булсынмы, шагыйрь үлгән һәм туган көннәрен искә алу кичәләрендәме, һәр яктан ассызыклана.
Тукай татар өчен кем? Ни өчен шагыйрь шәхесенең фаҗигалы язмышы милли фаҗига буларак яңгыраш алган? Үз ватанында революционер яки вак буржуаз шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрелгәндә, ул ни сәбәпле мөһаҗирлектәге татар өчен чын милли шагыйрь буларак тәкъдир ителгән?
Шагыйрь иҗатына карата басылган мәкаләләр, аңа багышлап уздырылган кичәләр турындагы язмалар белән танышканда, ни өчен Тукайның туган көне түгел, бәлки вафат булуы искә алына дигән сорау борчыды. Дөрес, халыкның борынгыдан килгән традициясе буенча кешенең үлгән көнен искә төшергәннәр. Ләкин монда сәбәпләр башка икән. Мөһаҗирлек тормышын сайлаган милләттәшләрнең кулларында бөек шагыйрь хакында материалларның аз булуы (үләр алдыннан үзе төзеп калдырган «Мәҗмугаи асар»е (1914), аңа Җ.Вәлиди язган кереш мәкалә, кайбер истәлекләр, мәкаләләр) туган көнен төгәл күрсәтүгә мөмкинлек бирмәгән. Рокыя Мөхәммәдиш 1936 елда бастырган «Тукай көне» мәкаләсендә түбәндәгечә яза: «… Тукай вә аның иҗаты төбенә кадәр дәвам ителгән, тикшерелеп беткән бер нәрсә түгел. Иң гади генә кешенең тормышында да мәгълүм булган көн, Тукай тормышында мәгълүм түгел. Без бүгенгә кадәр шагыйребезнең кайсы айда, нинди көндә тууын да әйтә алмыйбыз. Ул үзе дә «ятимлек тормышым кайчан башланса да, башланган инде» дигән кебек, үзенең «Исемдә калганнар»ында бу хакта бернәрсә дә язмый. Җ.Вәлиди мәкаләсендә дә бер сүз әйтелми» [1]. «Яңа милли юл» һәм «Милли байрак»та басылган чыганаклар шуны раслый. Күренекле галим Миркасыйм Госманов инде 1946 елны Шәркый Төркестанда Г.Тукайның 60 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек баруын, әмма сәяси вәзгыятьнең үзгәреп китүе сәбәпле бу бәйрәмнең 1947 елга күчерелүен хәбәр итә [2: 146-150]. «Казан» журналында урын алган материаллардан күренгәнчә, мөһаҗирлектәге татар диаспорасы Тукайның туган һәм вафат көннәрен дә тиешле югарлыкта билгеләп узуларын ассызыклый.
Туган туфрагыннан, рухый мирасыннан аерылган милләт вәкилләре, телиме-теләмиме, вакытлар узу белән ватаныннан читтә, башка халыклар арасында йотылырга, йомылырга мәҗбүр. Бу хәл булмасын өчен мөһаҗирлектәге татарларның Тукай шәхесенә, иҗатына кат-кат мөрәҗәгать итүләре шуны раслый. Беренчедән, читтә телне саклап калу, икенчедән, рухый бердәмлекне югалтмау бурычы тора. Бу мәсьәлә, бигрәк тә, Ерак Шәрекъ һәм Төркиядә яшәүче татар диаспорасына кагыла. Әлеге проблеманы Хөсәен Габдуш «Тукай һәм яшьләр» исемле мәкаләсендә менә ничек күрсәтә: «…туган телебезгә күңел бирү түбәннән җимерә торган сәлиси (ачык) бер хәл бар, ул да, аянычка каршы, ата-аналарыбызның кайберләре арасында «татарча укып ни чыга?» дигән бер бозык карашның урын алып, шуның балалар, яшьләр дөньясында куертылып торуыдыр. Әҗнәби (чит) телләрне өстән-өстән генә түгел, бик яхшылап өйрәнүнең кирәклеге хакында ике фикернең булу ихтималы юктыр. Аларны өйрәнүдән «икмәк ашау» мөмкинлеге күз алдыбызда. Ләкин шуның белән бергә үз телеңне оныту, онытуны кимчелектән санамау, йомшак әйткәндә, бик түбәнлектер» [3]. Шагыйрь иҗаты мөһаҗирлектәге татар яшьләрендә һәм балаларында туган телгә мәхәббәт уятуда һәм милли хисне югалтмауда бер чара буларак файдаланганлыгы ачык күренә. Бу чаралар, никадәр генә каршылыклар, авырлыкларга очрамасын, нәтиҗәсез калмаган, әлбәттә. Мәсәлән, Шәмсия Апакай 1975 елны Казанга сәфәре вакытында Тукай булган урыннарны күрүен искә ала. Ул: «Туганнарым белән очрашу, алар белән булган сөйләшүләремнең берендә, мәшһүр шагыйрь, бала-чагыбыздан күңелебездә урын алган Габдулла Тукай белән бәйле җирләрне күрергә теләгәнемне сөйләдем» [4: 43], — дип яза. XX йөзнең 80 нче еллары урталарында башланган сәясәттәге уңай якка үзгәрешләр тәэсирендә, дөньяга сибелгән татарларның рухый ватаннарына кайтып, әби-бабалары эчкән чишмә суын эчүләре, туган туфракның җылысын тоюлары — туган телгә мәхәббәтнең сүнмәвен, милли хиснең саклануын күрсәтүче мисаллар.
Милләтнең ачы язмышына әверелгән Тукай язмышы кайда гына, нинди генә шартларда яшәүгә карамастан, бервакытта да игътибардан читтә булмады, һәрвакыт үзәк фигуралардан саналды. Ләкин шул югарылыкны саклау өчен, шигъри әсәрләрен бастыру, төрле аспектта бәя бирү, халык традицияләренә нигезләнгән бөек Тукай шигъриятен буыннардан-буыннарга тапшыру сорала. Мөһаҗәрәт өчен шагыйрьнең иҗатын җентекле өйрәнү дә, әсәрләрен нәшер итү дә — кул җитмәслек авыр мәсьәләләрнең берсе. Шулай да «күз курка — кул эшли» дигәндәй, теләгең бар икән, максатка ирешү өчен юлларын табарга мөмкин. Тукай җыентыкларын чыгару никадәр генә тормышка ашмас проблема булып күренсә дә, татар мөһаҗирләренең күпчелеге яшәгән Ерак Шәрекъ диаспорасы Тукайның үлүенә 20 ел туган көннәрдә бер көнлек газета, җыентыклар бастыру, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү нияте белән ашкынып йөрүләре — шатлыклы хәл, әлбәттә. Шуңа карамастан, матди чыганакларның аз булуы, татар диаспоралары арасындагы бәйләнешнең әле җитәрлек дәрәҗәдә түгеллеген искә алып, Г.Исхакый «Тукай истәлеге» мәкаләсендә шагыйрьнең «Мәҗмугаи асар»ен кабат бастыру иртәрәк дип саный. Ул: «… аның «Мәҗмугаи асар»ен бастырырга безнең мөһаҗәрәттә матди көч юк, дигән фикердә без. Аның кайбер әсәрләрен аерым-аерым бастыру һәм Тукайга багышлап бер китап, бер мәкаләләр җыентыгы чыгару эше кала» [5: 1-4], — дип яза. Ничек кенә булмасын, 1933 елда Токиода Тукайның «Мәҗмугаи асар»енең тулы басмасы дөнья күрә. Тукайның үлүенә 25 ел тулган көннәрдә Мукден шәһәрендә «Тукай рисаләсе»н бастыралар. 20 мәкалә һәм күп кенә шигырьләрен эченә алган 98 битле җыентыкны Ерак Шәрекъ Идел-Урал төрки-татар җәмгыятенең мәркәз әгъзалары Хөсәен Биглици һәм Сабир Җиһаншаһларнын матди ярдәмендә нәшер ителә. Мәктәп дәреслекләре төзеп бастырганда да, Тукай шигырьләре беренче урында торган. XX йөзнең 40 нчы елларында Олуг Төркестанда да Голҗа татарларының матди ярдәме белән Тукай җыентыгы басылып чыга [2: 149]. Бу традиция татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә соңрак та дәвам итә. Бер мәкаләдә ал арның һәрберсен атап үтү мөмкин эш тә түгелдер, мөгаен. Югарыда әйткәнемчә, 1933 елда Ерак Шәрекъ төрки-татарлары Тукай шәхесен мәңгеләштерү уе белән карар кабул итәләр. Алар түбәндәгеләр:
1. Тукай исеменә Аурупа яки Азиядә булган югары мәктәпләрнен берендә, Ерак Шәрекътагы барлык оешмалар белән берләшеп, бер стипендия ачу.
2. Мәхәллә хозурында бер Тукай бүлмәсе ачу.
3. Тукай исеме белән һәр ел аның үлгән көнендә ел буенда ана телендә иң оста язылган әдәби әсәргә мөкяфәт (бүләк, премия) бирү өчен фонд төзү.
4. Балаларга махсус Тукай әсәрләреннән кечкенә генә бер рисалә нәшер итү» [6: 30-31].
Дөрес, еллар үтү белән шагыйрьне мәңгеләштерү моның белән генә чикләнми; «Тукай клублары» төзелә, Тукай исемендә китапханәләр барлыкка килә.
Мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган татар халкы ватанының бәйсезлеген күрергә тели, шуңа омтыла. «Яңа милли юл» журналы һәм «Милли байрак» газетасында басылган һәрбер мәкаләдә, шул исәптән, Тукай иҗатына караганнарында да татарның милли бөйсезлеккә ирешүенә ышаныч, рус дәүләте тарафыннан үткәрелгән милли сәясәткә ризасызлык ярылып ята. Өметен өзмәгән татар үзенең дини-милли һәм мәдәни киләчәге өчен көрәшне мөһаҗирәттә дә дәвам итеп килә. Тукай шул көрәшнең башында тора. Аның образы аша милләтнең якты киләчәге күз алдына килә. Вакыт-вакыт халкының азатлыгын максат итеп куйган татар мөһаҗәрәте өчен өметсезлек тә уянып куя. Шаһвәли Келәүле шигыренә игътибар итик:

Әй Ватан, туган Ватан,
Иркәләп сөйгән Ватан!
Максаты мәрхүм шагыйрьнең
Җанланыр синдә кайчан? [7: 29]

Шул ук мотивны Солтанның (Әхмәт Виргаз) «Тукай рәсеменә» дигән шигыреннән дә күрергә мөмкин:

Әй татар, күрәмсең,
Моңлы карыйдыр күзләре.
Әй татар, белемсең,
Бу шагыйрь — ил корбаны [8].

Милли изү астында яшәгән татар өчен шагыйрь — ил корбаны. Бу фикер Х.Габдуш, Гали Биктимер, Шакир Йосыф, Рокыя Мөхәммәдиш мәкаләләрендә яңгыраш ала. Сәгадәт Чагатай, Мәдинә Салиәхмәт исә, фикерләрен бернинди пафоска төрмичә, Тукай иҗатына милли аспекттан чыгып, дөнья мәдәни цивилизациясенең бер өлеше буларак бәһәләрен бирәләр. С.Чагатай, шагыйрьнең әсәрләрендә кайбер кимчелекләрне күргән хәлдә, бары яхшы шигырьләрен генә укучыга җиткерү кирәклеген ассызыклый. Тикшерү объекты итеп лирик-фәлсәфи, сәяси яктан әһәмиятле, халык арасында киң танылу алган шигырьләре генә алына, шуларга күбрәк игътибар юнәлтелә.
Шәхеснең таланты буш урында гына дөньяга килми. Нәселдән килгән традицияләрнең дәвамчылыгы, тирәлек, шәхес яшәгән чор талантның ачылып китүенә этәргеч бирә. Тукай талантын аның ятимлегенә, авыруына, кыска гомерле булуына бәйләп карау Совет чорында аеруча ачык сизелде. Дөрес, ятимлекнең ачы хәсрәте бу очракта шагыйрьнең сәләте ачылып китүгә бер сылтау гына. Г.Тукай — мулла баласы. Җиде буыны асыл зат — мулла нәселе. Шуңа өстәп, ул яшәгән тирәлек тә, ул аралашкан мохит тә шигъри талантның Үсүеңә ярдәм иткән. Р.Мөхәммәдиш түбәндәгечә яза: «… шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән танышканда, иң төп нокта итеп, аны чолгаган мохитне, аны тудырган халыкны, ул яшәгән әсир Идел буен алу кирәк булачак. Чөнки бер шагыйрьнең дә, бер язучының да иҗаты мохиттән тыш, тирә-якның тәэсиреннән тыш ясалмый. Үзләренең эчке халәте рухияләреннән тышка чыга алмаган шагыйрь һәм язучылар өслүблвренең матурлыгына, телләренең садәлегенә карамастан, халык күңелендә урын таба алмаган кебек, халык белән бергә халык яшәгән кадәрге үк яши дә алмыйлар» [9].
Мәкалә авторы күрсәтеп үткәнчә, XX йөз башы шагыйрьләренең күпчелеге һәм соңрак шигърият мәйданына килгән шагыйрьләр халыкчан әсәрләр тудыра алмау сәбәпле, укучы күңеленә үтеп керә алмадылар. Совет чоры әдәби тәнкыйтендә, яисә гуманитар фәнендә шагыйрь ижатында халыкчанлык, ул яшәгән тирәлек, мохит, нәселе хакында фикер әйтү, акылга сыймаслык хәл иде шул.
Нишләмәк кирәк, әдәбият — әдәбият, шигърият — шигърият буларак бер нинди сәясәткә буйсынмыйча яшәргә лаек кебек тоелса да, тормышның кануннары башкача. Сәясәт корбанына әйләнгән шагыйрь шул кануннарны танырга теләмичә тарткалаша, буыла, түзә алмыйча юкка чыга. 1905-1907 елгы рухый күтәрелеш дулкыннарын күргән Тукай сәяси реакция елларында беркадәр өметсезлеккә бирелә, бу алың шигъриятендә, язмышында чагылыш тапмый калмады. С.Чагатай язганча, «хәзерге дәверебез, әдәбият дәвере булудан артыграк, көннән-көн сәяси дәвер була барганга»[ 10: 14], үз ватанында шагыйрь иҗатын бер күккә чөйсәләр, сәяси вәзгыятьнең кинәт тискәре якка үзгәрү белән җиргә салып таптарга да күп сорамадылар. Мөһаҗирәттә исә шагыйрь иҗатын саллы-саллы мәкаләләрдә югарыга күтәрергә теләсәләр дә, С.Чагатай әйткәнчә, «Тукайны коры хәтерләү, аның хакында язылган иске сүзләрне тәкрарлаудан гыйбарәт булып каладыр» [10: 17]. Ни генә булмасын, Тукайның титаник фигурасы, ул тудырган халыкчан бөек иҗат гомумтөрки дөньяга гына түгел, бәлки татар халкын дөнья мәдәниятендә танытты.

***

Мөһаҗирлектәге татар диаспорасын бер йодрыкка туплауда әһәмиятле роль уйнаган «Тукай кичәләре» һәрдаим уздырылган һәм алар үз чиратында милли-мәдәни үзәкне тәшкил иткәннәр. Чыганаклардан күренгәнчә, Тукайга багышлап үткәрелгән кичәләрнең яисә мәҗлесләрнең географиясе шактый киң. 30-40 нчы елларда Ерак Шәрекъ дәүләтләре Япония, Кытай, Кореянең күп кенә шәһәрләрендә, Польшаның Варшава шәһәрендә, Германиянең Берлин, Финляндиянең Хельсинки, Тампере, Або шәһәрләрендә, Египетның Каһирә шәһәрендә, 70 нче елларда Төркиянең Анкара, Истанбул, Америкада да Тукай иҗатын искә алуны оештырулары мәгълүм. М.Госманов мәгълүматлары буенча, Голҗа шәһәрендә дә бу истәлек көнен һәр ел билгеләп узганнар.
Бер караганда, бары хәбәр бирү рәвешендә генә язылган булсалар да, бу материаллар тарихи яктан һәрвакыт игътибарны җәлеп итә. Бүгенге вакыйга иртәгә ул тарих та бит. Димәк, узгандагы вакыйгалар инде бүген тарихи факт ролен үтиләр. Шул якларны искә алып, Тукай кичәләренә тукталу урынлы шикелле тоелды. Ни өчен? Сорауга җавапны апрельнең 15 ндә Берлинда яшәүче милләттәшлөребезнең шагыйрьнең үлеменә 20 ел тулу уңае белән уздырылган кичә турындагы хәбәрдән табабыз. «Саф, бик җыйнак эшләнгән бу чәй мәҗлесендә Тукай җырларындагы шикелле үк шатлык та, кайгы да бер үк авырлыкта тора иде. Шатлык — халыкның үлмәс рухы, сүнмәс уты, сынмас гайрәте аны, нинди генә авырлыкка төшсә дә, тагы тартып чыгара; ул аны бер генә минутка да өметсезлеккә төшерми. Менә монда читтә, тормышы һәм тормышының шартлары берлә ятрак булган бер халык эчендә дә халкыбызның барысын да бергә җыйган, аларны бер үк теләк әйләнәсенә китергән бер уртак нәрсә бар. Бу халыкның киләчәге өчен кыйммәтле бер нигез ташы — бу нигезне күрү безнең өчен шатлык. Кайгы — шагыйрьнең шигырьләренә моң биргән илнең, халыкның бүгенге хәле авырлыкта, анда рух та, сүз дә, уй да богауланган. Анда шагыйрьнең моңы да куначак урын таба алмый …» [11: 6-7]. Нәкъ менә шул сәбәпләр Тукай исеме астында берләшүгә, чит халык, чит мәдәният тәэсире астында югалып калмаска чакырган.
Гадәттә, шагыйрь истәлегенә багышланган чаралар мәктәпләрдә үткәрелгән. Тукайның балаларга атап язылган шигырьләре укылган. Бу мәҗлесләрдә өлкәннәр дә читтә калмаган. Баштарак кичәләр бер-берсен еш кына кабатласалар, соңрак үзгә төсмерләр өстәлә барган. Тукай иҗатына карата төрле темаларны эченә алган чыгышлар оештырыла, шагыйрьнең кайбер шигырьләренә сценарийләр төзеп, шуларны тамашачыга җиткерү, шагыйрьнең дә, милләтнең дә ачы хәсрәткә дучар ителгән язмышын гәүдәләндергән шигъри әсәрләрен татар халкының борынгыдан килгән көйләренә салып җырлаулар, туган җирләреннән аерылып яшәүче милләттәшләрне, хыялда гына булса да, рухый ватаннарына алып кайткан. Моңга төрелгән мондый кичәләр, мәҗлесләр һәркемнең актив катнашлыгы белән узган. Өлкәннәр, яшьләрнең эчке кичерешләрендә илне сагыну хисен уятса, балаларга исә туган телгә ихтирамны, ата-ана телен сакларга кирәклекне сеңдергән Тукай шигърияте милли горурлык, ватанпәрвәрлек миссиясен үтәгән.
Чыганакларны барлау һәм өйрәнү барышында һәрвакыт, ни өчен «Тукай кичәләре» генә оештырылган, дигән сорау борчып торды. Инде бу турында Р.Мөхәммәдиш мәкаләсендә өлешчә җавап табылган иде. Мөһаҗирәттәге милләттәшләр Тукай язмышында үз язмышларын күргәнгә, шагыйрь шәхесенә, ул тудырган иҗат мирасына башкалар белән чагыштырганда өстенрәк урын бирүеннән килсә кирәк. Икенчедән, Тукай иҗатына гомер дәвамында ихтирамын югалтмаган, Идел-Урал төрки-татарның милли горурлыгы, лидеры Г.Исхакыйның да роле зур булгандыр, мөгаен.
Шулай да «Тукай кичәләре»ндә татар халкының башка танылган шәхесләре дә искә алынып, алар рухына Коръән укулар булгалый. Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Ф.Әмирхан, Кәбир Бәкер шәхесләре, 70 нче елларда нәшер ителгән «Казан» журналында Тукай заманы шагыйрьләре дә матбугат битләрендә күренеп ала. Мәсәлән, Харбин шәһәрендә эшләп килгән «Гыйният мәктәбе»ндә чираттагы чәй мәҗлесендә Ф.Әмирханның «Гәрәфә кич төшемдә» әсәре буенча чыгышны Хөсәен Габдуш укый [12: 33]. Ни кызганыч, Ф.Әмирхан XX йөз башы татар әдәбиятында үз урынын тапкан әдип, Г.Тукайның якын дусты булуга карамастан үз ватанында шагыйрь күләгәсендә кала килә. Бу хәл коммунистлар идеологиясе хакимлек иткән чорда да, бүген дә дәвам итә бирә.
Еллар да, гомер дә бер урында гына тора алмый. 40 нче еллар уртасына кадәр гөрләп яшәгән Ерак Шәрекъ татар мөһаҗирәте сәяси вәзгыятьнең тискәре якка үзгәрү нәтиҗәсендә кризис хәленә төшә, бик күп милләттәшләр дөньяның төрле кыйтгаларына — читкә китәргә мәҗбүр ителә. Шуның белән бергә «Тукай кичәләре» уздыру да тукталып тора. Икенче Бөтендөнья сугышы башлану белән Польшада һәм Германиядә гомерен кичергән милләттәшләр дә Төркиягә, Америкага юл тоталар. Бары Финляндиядә яшәүче татарлар гына кабат күченүдән котылып кала. Милли горурлыгын саклаган, үзенең үткәненә ихтирамын сүндермәгән татар, инде Төркиядә, Америкада, Австралиядә «Тукай кичәләре»н уздырырга керешә. Шул ук рух, шул ук дәрт белән халыкны бергә туплау йөзеннән милли кичәләр оештырыла. Аның башында һәрвакыт Тукайның үлмәс исеме тора. Мәңге үлмәс Тукай татар кайда гына, нинди генә шартларда яшәмәсен халык яшәгәнчә яши, дөньяга сибелгән милләткә илһам чыганагы бирүен дәвам итә.


Әдәбият
1. Мөхәммәдиш Р. Тукай көне / Р.Мөхәммәдиш // Милли байрак. — 1936. — 1 апрель.
2. Госманов М. Ябылмаган китап / М.Госманов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. — 206 б.
3. Габдуш X. Тукай һәм яшьләр / Х.Габдуш // Милли байрак. — 1938. — 22 апрель.
4. Апакай Ш. Мин Казанда / Ш.Апакай // Казан (Төркия). — 1976. — № 17. — Б. 41-43.
5. Исхакый Г. Тукай истәлеге / Г.Исхакый // Яңа милли юл. — 1932. — № 11. — Б. 1-4.
6. Шагыйрь // Яңа милли юл. — 1933. — № 6. — б. 30-31
7. Келәүле Ш. Тукай эзеннән / Ш.Келәүле Илдәр // Казан (Төркия). -1971. — № 3 — Б. 29.
8. Солтан. Тукай рәсеменә / Солтан (Әхмәт Виргаз) // Милли байрак. — 1936. — 3 июль.
9. Мөхәммәдиш Р.Тукайны искә алганда / Р.Мөхәммәдиш // Милли байрак. — 1937. — 16 апрель.
10. Чагатай С. Габдулла Тукай / С.Чагатай // Яңа милли юл. — 1936. — № 6. — Б. 14-17.
11. Хәбәрче. Тукай кичәсе / Хәбәрче // Яңа милли юл. — 1933. — № 5. — Б. 6-7.
12. Углан. Халык җырлары һәм аның укымышлыларынын идеалы / Углан // Яңа милли юл. — 1933. — № 6. — Б. 33.

(Чыганак: Әдәби мирас һәм текстология (мәкаләләр җыентыгы). – Казан, 2008. – 164 б.).



Комментарий язарга


*