ТАТ РУС ENG

Мозаффаров Р. Сибгат Хәким: Гомерем буе Тукайга лаек булырга тырыштым


Рамил Мозаффаров, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият институты аспиранты.




Тиздән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның һәйкәленә чәчәкләр куярлар, танылган әдипләр остазын искә алып шигырьләр укыр, аның иҗатына битараф булмаган укучылар, әдәбиятка гашыйк җаннар бәйрәменә җыелыр. Әйе, Г.Тукайның туган көнен әнә шулай  — шигырь бәйрәме дип атарга гадәтләнеп барабыз. Чөнки аның теле, рухы, традицияләре гасырлар аша сөйгән халкына күчкән, образы күренекле язучыларыбыз әсәрләрендә урын алган.
Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимнең дә иҗатында Тукайга мөрәҗәгать итү үзәк темаларның берсе булып тора. Әлеге шәхес – шагыйрьнең тормышында һәм иҗатында тугры юлны күрсәтүче маяк. Тукай, әкиятләре белән Сибгат аганыңбалачагында күңеленә ямь өстәсә, яшҗлегендә әдәбият дөньясына илтүче “пар атлар”ны да беренчеләрдән булып җигеп бирүче. Бу турыда шагыйрь үзе дә: Янда Тукай…Рухы кагына өстә, йөрәк сизә, тоя, сикерә.
Аның белән мин барырга риза
Җир читенә, дөнья читенә, ди.
С.Хәким Тукакйга багышлап өч поэма, “Тукай дәфтәреннән” исемле циклдан торган унлап шигырь иҗат итә һәм остазын үлмәс шәхес, олы шагыйрҗ итеп күрсәткән күпсанлы әдәби-публицистик мәкаләләр яза. Тукайның тарихи образын ачуга корылган, ул яшәгән заманга бүгенгекөн яктылыгыннан карап иҗат ителгән “Пар ат” һәм “Шагыйрьнең балачагы” поэмалары – С.Хәкимнең талантын киң ачып, зур өметләр уяткач, поэзия дөньясына “сихерләп” алып, зур өметләр уяткан, поэзия дөньясына “сихерләп” алып кергән тәүге әсәрләре. Каләмдәш дуслары үзара сөйләшкәндә дә: “Сигат татар поэзиясенә “Пар ат” килеп керде”, дипшаярталар. Әйе, әдипнең биредә иң нечкә хисләре – туган якка, Тукайга мәхәббәте йөрәге аша үтеп шигырь юлларына әверелгән. Табигать гүзәллеген сурәтләү аша ул сөекле остазына эчкерсез мөнәсәбәтен, хөрмәтен белдерә. Кырлай урманнарын күз алдына китерүгә лирик геройның күңелендә Тукайны сагыну хисләре уяна:
Сагына аны озын наратлары,
Мәңге яшел торган чыршысы.
Сагына Кырлай, сагына бөтен илем
Сөекле улын-халык җырчысын.
С.Хәким тарафыннан Тукайга аерым караш. Һәр әсәрендә эчке җанлылык, шагыйрьләргә генә хас ярату хисе бөркелеп тора. “Тукай миндә идеаль образ булып калды. Аңа табынган кебек мин бер шагыйрьгә дә табынмадым”, — дип яза ул. “Тукай дәфтәренең” тууы да күп нәрсә турында сөйли. Әлеге дәфтәр битләренә С.Хәким остазына бәйле мәгълүматларны, фикерләрне, уй-ниятләрен теркәп барган.
С.Хәкимнең поэзиясендә, иҗат лабораториясендә дә Тукай  шәхесе берничә яссылыкта сугыш ала. Ул аның өчен буыннар шагыйре. “Шундый шәхесләр бар әдәбият дөньясында, алар беркайчан да үзләре генә йөрмиләр, алар беркайчан да үзләре генә йөрмиләр, алар артыннан буыннар иярә, вакыт узу белән әдәбиятчылар үзләрен шул шәхесләр урынына куеп, чагыштырып, үлчәп, үлчәп карыйлар”, — дип яза С.Хәким. Чыннан да, сөекле шагыйребез бүгенгәчә халыкчан, милли рухын саклап килә. Ул әдәбият күгендә балкучы мәңгелек йолдыз.
С.Хәкимнең иҗади фикерләвендә Тукай үзе олы бер традиция. Бер яктан, ул мең еллык тарихы булган милли әдәбиятыбызны, Көнчыгыш, рус, Көнбатыш поэзиясенең матур үрнәкләре белән ныклаптанышып, аларның халыкчан көчен үз рухына буйсындыручы булса, икенче яктан, иҗатында шул традицияләрне дәвам иттерүче, киләчәк буынга тапшыручы С.Хәким өчен Тукай татар халкы белән бербөтен, ягъни  “Тукай – татар халкы, татар халкы- Тукай”. Әлеге фикер шагыйрьнең әсәрләрендә дә гел чагыла: “Тукайны үзхалкы тудырган, кулында үстергән. Аның киләчәктә үзенә хезмәт итәрен алдан белгән кебек, ташламаган, баккан, караган. Без хәзер Тукай шигырьләрен укыйбыз да: “ Каян килә мондый? дип уйлыйбыз. Ул көч – халыкта, түбән җирдә”.
С.Хәкимне барыннан да бигрәк шагыйребезнең теле сокландыра. Ул Тукай телен туган тел белән тиңли:
 Мәктәбем дә, телем дә ул-Тукай
Тукайдагы кебек тел кайда?
Мең елдан соң да синең, илем
Кайтасыңмы белән Тукайга.
Халык шагыйренең иҗатында бөек шәхеснең ачы язмышына сыкрану, сыктау да сизелә. Веймарда Гете музеен караганнан соң, Тукайның җиде квадрат метрлы бүлмәдә гомер иткәнен күз алдына китереп ул сызлануларын шигырь юлларына күчерә:
Тырыш та син, ярлы да син, халкым,
Күршеләрнең нинди бай бар да!
Берүзенә утыз өч бүлмәле
Йорт биләгән Гете Веймарда.
… Күр ни хәлдә синең бөек улың!
Кайбер әдәбият галимнәренең Тукай әсәрләренең яртысы тәрҗемәдән тора дип күрсәтүләре нык борчый. Хәзерге тәрҗемә принципларыннан караганда, турыдан-туры тәрҗемәләрнең уннан артмавы ассызыклана.
С.Хәким һәрвакыт үз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, татарның язмышы өчен борчылып, аның киләчәге хакында уйлап яшәде. Ике шагыйрьне берләштерүче уртак яклар бихисап. Әмма Сибгат Хәким беркайчан да үзен Тукай белән янәшә куймый. “Тукай дәфтәрләре”ндә ул: “Тукайны яңадан кабатларга мөмкин түгел. Кабатлау өчен Тукай булып туарга кирәк. Әмма мин бөтен гомерем буена Тукайга, аны тудырган, үстергән татар халкына, аны юлга чыгарган Казан артына лаек булырга тырыштым”, — дип яза. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сибгат Хәким хаклы рәвештә моңа иреште дә. Татар әдәбияты тарихында һәм халык күңелендә ул какшамас урын алды.


(Чыганак: Шәһри Казан, 2006 ел, 19 апрель).



Комментарий язарга


*