ТАТ РУС ENG

Нәҗми Кави Халык шагыйре

Халык хәтерли иде: Казандагы сукно фабрикасы эшчеләренең күтәрелешен, коллык газапларын, Бездна фаҗигасен…
Ил өстендә һаман әле бөек демократ Герценның ялкынлы чакыру авазы чаң төсле шаулый иде: «Зиһен тарала, тамырларда кан ойый… Канга сусаган бу флигель-адъютантлар кайда тудылар икән? Бу палачлар кайда тәрбияләнделәр икән? Кем аларны бу хәтле ерткычлыкка өйрәтте икән?..
Патша хөкүмәте икейөзле, надан һәм пычрак җанлы булганга күрә дә шундый үтерешләрне оештыра…
Ә сез, һичбер кайчан алпавытлар, палачлар хөкүмәтенә буйсынмаган, күп җәфа чиккән бәхетсез туганнар, бу яңа күтәрелеш көнен, 12 апрель көнен онытмагыз. Рухларыгызны төшермәгез. Бездна авылында газапланып үтерелгән кешеләрнең: — Ирек! Ирек! — дигән авазларын истә тотыгыз!»
Бер-берсенә тоташып, кабынып торган хәрәкәтләр эченнән хезмәт ияләренең бөек юлбашчысы Ленин күтәрелеп чыга. Аның катнашы белән Казанда 1887 нче елда оештырылган демонстрация азатлык көрәше тарихында яңа чорны ачып җибәрә.
Нәкъ шул елларда Казанда Өчиле авылыннан килгән ямщик:
— Асрарга бала бирәм, кем ала? — дип кычкырып, ятим Габдуллага тәрбияче эзләп йөри.
Ачлык, авыр тормыш бер аны гына түгел, бик күпләрне туып-үскән авыллардан аера, читкә, эшкә куа. Бакудагы нефть промыслоларында эшләүче татарларның гына саны да ун меңнән ашып китә. Бөек Ленин тарафыннан язылган ул еллардагы революцион листовкалар рус һәм татар эшчеләрен берләшергә чакыралар:
— Бердәмлек белән без дошманны җиңәрбез, богауларны өзәрбез. Яшәсен барлык милләт эшчеләренең туганлыгы!
Шуңа кушылып, 1903 нче ел язында, Казанка елгасы буендагы учак каршында, большевик Кировның тавышы яңгырый:
— Тормышны  өр-яңадан   үзгәртеп   корырга   кирәк.
Тормыш барлык өлешсезләр һәм изелгәннәр өчен бәхетле һәм шатлыклы булырга тиеш.
Давыллы вакыйгалар эчендә бишенче елның таңы ата. Большевиклар партиясе халыкны кораллы восстаниегә чакыра.
Әнә шул авыр көрәшләр, бөек бәрелешләр җирлегендә Габдулла Тукайның иҗат юлы башланып китә:
Тор, уян, күтәрел! — Бу аның сүзе иде.
Мазлумнарга якты, нурлы көннәр килде, азатлыкның кояшы туды инде. — Аның шигыре иде бу.
Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъвәт  итте  безне кемдер  изге  нам  белән, —
дип сагынып искә төшерә аны шагыйрь.
Татар халкы аның шигырьләреннән үз йөрәгендәге якты тойгыларның, татлы хыялларның, дулкынлы теләкләрнең кыю җырын ишетте:
Чебен җанымны  чын юлда  бирәм  мең кәррә, кызганмыйм,
Минем чын мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай, —
дип, үзенең юлын билгеләгән һәм шул юлда җанын да кызганмыйча бирергә хәзер торган бу тәвәккәл йөрәкле, саф вөҗданлы шагыйрь үзенең беренче әсәрләреннән үк халык күңелендә тирән мәхәббәт казанды. Аның бер мәкаләсендә: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча торып…» дип башланган җөмлә бар. Бер хатында ул, хаклы горурлык тойгысы белән, үзенең шагыйрь генә булмыйча, бәлки, политик һәм җәмәгать эшлеклесе дә икәнлеген әйтә. Беренче революция көннәрендә һәм аннан соң язган әсәрләре аның халык бәхете өчен көрәш юлына үзенең бөтен гомерен тулы килеш багышлаган шагыйрь икәнлеген раслыйлар.
Бәхетлемен, шушы хәлдән бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы  юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын, —
дип язды Тукай.
Бу аңны аңарда, сабый чактан ук ятим калып, кулдан кулга күчеп, кечкенәдән үк үз ризыгын үзе табып яшәргә мәҗбүр иткән авыр тормыш еллары тәрбияләделәр. Халык акылы, халык йөрәге тудырган җырлар, әкиятләр чишмәсеннән ул үзенә җан азыгы таба.
Ишеккә барсам — ишек   бикле,
Тәрәзәгә барсам — тимерле  —
дип җырлаучы эшчеләрне, Җан Таһир белән Җан Зөһрә турында гаҗәп моңлы итеп, көйле китап укучыларны ярата ул.
Шуларга кушылып, үз әйләнәсендәге тормыш турында, азатлыкка, яктылыкка омтылучы халык турында җырлыйсы килә аның. Йөрәкләрне дулкынландырырлык итеп, өздереп җырлыйсы килә. Шул ярсулы теләк Уральск мәдрәсәсендә укыган елларда кәгазь битләренә күчә башлый.
Ләкин ничек язарга ул җырны? Борынгы үрнәкләр буенчамы? Гарәп һәм фарси мөнәҗәтләренә охшатыпмы? Мәгарриләрне, Хәйямнарны, Ширазиларны өлге итепме?
Үз тавышын халыкка ишеттерерлек җанлы тел, көчле сурәт, фикер яктылыгына ятышлы образлар эзләп уздырган йокысыз кичләрнең берсендә Габдулла Тукай үзенең чын остазларын таба.
— Азатлык кошлары без, әйдә, әйдә! — дип эндәшкән төсле тоела аңа бөек Пушкин.
Баш өстендә аның алтын кояш нуры,
Ә түбәндә — якты   зәңгәр сулар   ага.
Ләкин ул бит — тынгысыз җан, — давыл сыман,
Әйтерсең лә тынычлык бар давылларда! —
дигән юлларны укый ул Лермонтовтан. Шулардан үрнәк ала Тукай һәм үзенең югарыга үрләп баруын сизә.
Татар халкы үзенең сөекле шагыйре Габдулла Тукайны һәрвакыт көчле сагыну, тирән ихтирам һәм мәхәббәт белән искә ала.
Тукай йөзендә безнең халык үз башыннан кичергән авыр еллар моң-зарын җырлаучыны гына түгел, бәлки, шул чагындагы золымга, коллыкка, һәртөрле изелүгә каршы көрәш җырчысын да тапты.
Тукай шул заман тормышының көзгесе булып кына калмады, ул үзенең шигырьләре белән халык йөрәгендә алдагы ирекле тормышка өмет һәм ышаныч тойгысын тәрбияләү югарылыгына да күтәрелде.
Тукай әрнеп сөйләрлек дәрәҗәдә аз яшәде. Аның туган елы — 1886, ә үлгән елы — 1913. Ләкин шушы кыска гомернең иҗат эшенә туры килгән җиде-сигез елы эчендә дә татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тудырырга өлгерде ул.
Максим Горькийнын шундый бер хикәясе бар. Ул анда, үз җирләренә чит ил баскыннары һөҗүм итеп бәреп кергәннән соң, дөм караңгы урманга китәргә мәҗбүр булган кешеләрне сурәтли. Шуңарчы иркен далада, якты кояш астында тыныч хезмәт белән гомер сөргән ул кешеләр бик авыр хәлгә төшәләр. Бөтен әйләнә-тирә сазламык, куе агачлар белән уралган. Кешеләр чирләп һәм ачыгып үлә башлыйлар. Бу хәл кайбер йомшак характерлыларны ачлыктан егылып үлгәнче, далага кайтып кол булу настроениесенә төшерә. Шул чагында көчле ихтыярлы яшь егет Данко үзенең якташларын азатлык юлына чакыра. Кешеләр аңар иярәләр. Күп корбаннар сорый торган авыр юл була бу. Дөм караңгы урман эчендә, күк күкрәве астында Данко:
– Кешеләр өчен нәрсә эшли алам соң мин? — дип уйлый һәм кешеләргә мәхәббәт уты белән янучы йөрәген  тартып чыгара да   баш  өстенә — югарыга   күтәрә. Ул кояш төсле, хәтта кояштан да яктырак яна.
– Торыгыз! Дөньяда һәрбер нәрсәнең чиге бар, бу караңгы урманның да чиге булырга тиеш. Киттек! — дип кычкыра Данко һәм, ялкынланып янган йөрәген югары
күтәргән килеш, кешеләрнең азатлыкка бару юлын яктыртып, алга атлый. Ул аларны мең төрле авырлыклар аркылы азат тормышка  алып чыга һәм ирекле җиргә, ирекле дөньяга шатлыклы караш ташлап, горур тавыш белән көлә дә бәхетле елмаеп үлә.
Тукайның иҗат гомере дә Данко йөрәгенә охшый. Аерма тик шунда гына: Тукай үзе шундый зарыгып көткән һәм хәзер безнең буын яши торган ирекле заманга килеп ирешә алмады. Бөек революцияне, татар халкына чын азатлык биргән совет строен күрергә аңар дүрт-биш еллык кына гомер җитми калды.
Ләкин ул, 1905 нче ел революциясенең кыска вакытлы таңын күреп, шуңардан үз иҗатына азык алырга, илһам алырга өлгерде. Кара реакция елларында да ул шул беренче революция тудырган азатлык дәрте белән яшәде.
Халык массаларының иҗат көченә ныклы ышаныч, һәртөрле изелүгә каршы көрәш, туган илгә кайнар мәхәббәт мотивлары белән сугарылган һәм шул мотивларны югары художестволы әсәрләрендә чагылдырган бөек рус әдәбияты Габдулла Тукайның үсешендә хәлиткеч роль уйный. Бөтен дөнья күләмендәге иң алдынгы, иң көчле әдәбиятны тудырган Пушкин, Лермонтов, Толстой, Горькийларның даһи иҗатларында Тукай өчен иксез-чиксез илһам хәзинәсе ачыла. Татар поэзиясендәге бөек борылыш шулай башланып китә. Татар әдәбиятының якты кояшы шулай туа.
Габдулла Тукайның беренче шигырьләре басылып чыгуга кырык елдан артык вакыт узуга карамастан, ул кояшның кайнар нурлары сүрелмиләр, татар совет әдәбиятының үсешен төсмерләүче иң яхшы әсәрләрдә балкыйлар.
Тукайның иҗаты — татар халкының культура үсеше тарихында иң якты сәхифә. Ул хәзерге татар поэзиясенә нигез салып кына калмады, бәлки, аны рус һәм Европа әдәбиятлары классикларының әсәрләре белән баетуда да беренче башлап капка ачты.
«Пушкинга» дигән шигырендә ул аңар тиңдәшсез шагыйрь булганы өчен афәрин укый һәм үзенең омтылышы, дәрте аның дәртләре белән бер үк төсле булуын әйтеп, — мин синең барлык әсәрләреңне күңелдән ятладым, мин синең гөлбакчаңа кереп, җимешләреңнән авыз иттем, — ди.
Тукайны халык шагыйре дәрәҗәсенә күтәргән сыйфатларның нигезендә татар халкының азатлык өчен көрәш юлындагы кичерешләрен тирән художество чынлыгы белән әйтеп бирү көче ята. Укучылар аның әсәрләрендә бөтенләй яңа, үзенчәлекле мәгънә, моң ишетәләр, һәркемне Тукай илһамының чиксез куәтле булуы, хисләренең сафлыгы, уйларының яктылыгы, фантазиясенең байлыгы, тормыш белән тирәннән танышлыгы таңга калдыра.
Тукай лирикасы хәзерге көндә дә үзенең дулкынландыргыч көчен бөтен тулылыгы белән саклый. Ул үзенең эчке тойгыларын югары социаль әһәмияткә ия булырлык, халык кичерешләрен сыйфатларлык көч белән әйтеп бирә белә. Тукайның мәхәббәт темасына багышланган шигырьләрендә дә дөнья әдәбиятындагы иң зур художниклар тудырган әсәрләр белән янәшә торырлык җәүһәрләр балкый.
Халык әдәбиятының бай чыганагыннан сайлап, соклангыч дәрәҗәдә матур һәм оста язылган Тукай әкиятләре бу жанрда татар телендәге әсәрләрнең иң күренекле үрнәкләре булып киләләр. Ничә буын укучылар аларны үзләренең хәтерләрендә саклыйлар. Яшь балаларга гына түгел, зурларга да чын художество ләззәте бирүче ул әсәрләрнең композиторларга, драматургларга, сынлы сәнгать осталарына тема булып хезмәт итүе Тукай иҗатында нинди зур яшәү көче ятканлыгын ачык күрсәтә.
Гомумән, Габдулла Тукайның бөтен иҗаты фикер аныклыгы, стиль камиллеге, тойгыларның самимилыгы, сурәтләү чараларының бер үк вакытта гади һәм чын художество югарылыгында торуы белән аерыла.
Тукайның юмор һәм сатира әсәрләре дә бер укудан ук хәтердә калучы үткен һәм тапкыр сүзләр белән характерлы. Ул ике юллык шигырь белән дә тискәре образларны иң типик бер хәлендә, җанлы итеп күз алдына бастыра. Шул замандагы сорыкортларга, милләтчеләргә, карагруһчыларга, сатлык җаннарга бер атуда барып кадалган ук төсле үткен җырлары, памфлетлары, көлке әсәрләре татар халкының фикер үсешендә тирән эз калдырдылар.
Халык теләге өчен көрәшкән, халыкны агарту, алга алып баруга булышкан кешеләргә килгәндә, Тукай нур белән чигеп эшләгән төсле якты сүзләр куллана. Большевиклар партиясенең Казан комитетында агитатор булып эшләгән һәм татар телендәге беренче большевистик газетаны редакцияләгән Хөсәен Ямашев турындагы шигырен шуның бер мисалы итеп алырга мөмкин.
Бишенче   елда   кызгылтланып   йөргән   буржуа   укымышлылары, реакция башлангач, өске кабыкларын салып,  яңадан  үз  асылларына   кайтып  төшкән  чагында, азатлык  турындагы  һәрбер  сүзгә  реакцион  көчләрнең котырынган һөҗүме башланган елларда, Тукай үзенең мазлум мужиклар семьясына, ут-төтен белән кайнаган Казан эшчеләренә турылыклы булып калды.  Бу авыр сынау елларында ул бөек рус әдәбиятыннан, рус большевиклары белән бер сафта баручы Ямашевлар батырлыгыннан, рус халкы белән татар халкының самодержавиегә, капитализмга каршы көрәшләрдә чыныккан дуслыгыннан көч, дәрт, таяныч, илһам, якты киләчәккә ышаныч тапты. Шул ышаныч аңар 1912 нче елда, яңадан революцион күтәрелеш чоры башлангач:
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмазлары! —
дип, утлы җырлар язарга көч бирде. Ул безнең буын бәхетенә туры килгән азатлык елларын халык белән бергәләп сагынып көтте. Каты авыру үлем түшәгенә аударганнан соң да:
Хисапсыз күп  минем халыкка вәгъдәм.
Терелсәм, әллә нәрсәләр язармын әле,—
дигәнөмет белән яшәде.
Кайчан соң, я фәкыйрь милләт, бәһарең?
Кайчан китәр кичең, килер нәһарең?
Килермәллә кабергә мин сөрелгәч. —
дип, тәкатьсезләнеп көтте ул безнең заманны, азатлык таңнарын, азатлык язларын.
Кайвакытлар һәр сәгадәттән өмитемне өзәм
Әллә кайда шунда икъбал атлы чулпаным килә.
Ялтырый ул күкләремдә, күп өметләр арттыра, —
дип, үзен алдагы бәхетле киләчәккә барып җитү өмете белән юата-юата көтте.
Тукай шундый сагынып җырлаган, ләкин көтеп ала алмаган ирекле заманга татар халкы бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә килеп иреште.
Без, Тукай сагынып көткән ул якты заманны күрү бәхетенә ирешкән кешеләр, сөекле шагыйребезне әнә шул якты җырлары өчен, халыкка турылыклы батыр хезмәте өчен тирән ихтирам белән искә төшерәбез.
Һавада азатлык җырлары күкри торган заман килеп җитте. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә яулап алынган бу бәхетле, ирекле тормышта без Тукайның үзебезгә никадәрле якын һәм кадерле шагыйрь булуын көннән-көн арта барган көч белән сизәбез. Татар халкының без яшәгән тормышка килү юлындагы омтылышын, дәртен, өметен, теләкләрен, туган илгә мәхәббәтен, хезмәттә тырышлыгын, бөек рус халкы белән дуслыгын, көрәшләрдәге фидаи батырлыгын җырлаган Тукай безнең йөрәгебездә, формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культурабызның түрендә яши.
Ватан сугышы фронтларында батырлык могҗизалары күрсәткән егетләрнең атакага Тукай шигырьләрен җырлап ташланулары очраклы хәл түгел иде. Донбасс шахтерларының, дошманга калдырмас өчен, кыйбатлы машиналар һәм сугыш кораллары белән берлектә көтепханәләрне һәм алардагы Габдулла Тукай китапларын үзләре белән бергә алып чыгулары шулай ук очраклы факт түгел иде.
Хәзер, бөек җиңүдән соң башланган тыныч төзелеш, иҗат хезмәте елларында, Тукай әсәрләре безне хезмәт батырлыкларына рухландыручы, туган илебезне тагын да куәтлерәк, ямьлерәк итү юлында эшкә дәртләндерүче көчле чыганакларның берсе булып кала.

1946


(Чыганак: Нәҗми К. Әдәбият дөнясында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976 б). Татар халык шагыйре Г. Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән языла һәм 1946 елның 14 апрелендә «Кызыл Татарстан» газетасында басыла. Мәкалә К. Нәҗминең «Якты сукмак» (1951 һәм 1953) исемле җыентыгына һәм «Әсәрләр»енең IV томына кертелә. «Әсәрләр» буенча урнаштырыла.)

Комментарий язарга


*