ТАТ РУС ENG

Нигъмәти Галимҗан Тукай иҗаты

(«Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы» исемле мәкаләсеннән)

а) Г. ТУКАЙ ҺӘМ ХУДОЖЕСТВО ФОЛЬКЛОРЫ

 

Үзенең «Юл картиналары»нда Гейне, авылларны һәм крестьяннар тормышын күзәтүдән алган тәәссөрләрен бүлешеп, болай дип язган иде:
«Хыялчан, садәдел халыкка урман һәм тау битләрендәге тәбәнәк алачыклар тынлыгы һәм тынычлыгында әйберләрнең эчке тормышы ачыла, болар читкә тибәрелмәслек рәвештә индивидуальлек алалар, кешеләрнең саф уе белән гүзәл фантазиясе боларны гаҗәп бер рәвештә алга китереп бастыра. Шулай итеп без әкиятләрдәге искиткеч һәм шуның белән бергә бик аңлаешлы нәрсәләргә килеп бәреләбез: инә белән булавка, тегүченең өеннән чыгып китәләр дә, караңгыда адашалар; салам кисәге белән күмер кисәге кечкенә елга аркылы чыкканда батып һәлак булалар; баскычтагы көрәк белән сәнәк, баскан җирләрендә бәхәсләшеп, сугышып китәләр; көзге, сораганга җавап итеп, матур кызны күрсәтә; хәтта кан тамчылары да авыр һәм шомлы телдә, куркыныч хәл һәм кызгану турында сөйлиләр!» (Г. Гейне. Сайланма әсәрләр, 4 т., 104 бит.)
Авыз-шигырь иҗатының фантастик геройлары Тукай уенда да калмый ияреп йөриләр һәм вакыты белән алар гаҗәеп иллюзияләр рәвешендә шагыйрь күз алдына килеп басалар: кышкы кырның салкын бураны шагыйрь күз алдына «табигать иркәсе» шүрәлене китереп чыгара. Зур шәһәр — Петербург урамнары анда тагын да катлаулырак фантазияләр тудыралар:
«Иртә белән сәгать сигез. Менә сиңа Петербург. Николаевский вокзал, кечкенә чакта Бәдигылҗәмалны эзләп барган Сәйфелмөлекне укыганда, Сәйфелмөлек барган пәри шәһәре әллә нинди тып-тындыр, җеннәр үз шәһәрләрендә күренеп йөрсәләр дә, безгә күренмәгәндәге кеби тавышсыз йөри торганнардыр һәм әллә нигә ул шәһәр томанлыдыр, караңгыдыр кеби тоела торган иде».
«Күккә баскыч куеп фәрештәләрнең серләрен урларга менә торган җеннәрнең өйләре дә күз җитмәслек биек була торгандыр кеби сизелә иде. Вокзалдан чыгып извозчикка утыргач, миндә дә шул хатирә яңарды», — ди һәм шуның артыннан ук: «Мине шәһәрнең мәһабәте баскан. Барысы бер төрле агач түшәүле урамнар», — дип куя. Ул үзенең Петербургтагы вакытын язганда зур шәһәрдән курыккан, аның шау-шулы урыннарында үзен ярдәмчесез калган кебек хис итеп сөйли.
Тукайда да авылга, крестьяннарның хыял, фантазиясенә, аларның ышануларына, художество фольклорына романтикларча сокланып карау бар. «Тәненә мунча» бирсә дә, җанына мунча бирмәгән, кандалалы суык номерларда торып, шагыйрь үпкәсендә туберкулез микробларын үрчетеп, аны ярым ач һәм рухан ялгыз яшәткән капитализм шәһәре тормышына каршы ул поэтик матурлап авылны куярга ярата. Аның яратып кулланган псевдонимы да бит татар фольклорының усал, кытыклан үтерә ала торган рәхимсез, капризлы «табигать иркәсе» — мифологик шүрәледән гыйбарәт. Аңа авыл һәм табигатьнең һәр күренеше дә матур, кадерле, алар аның күңелендә онытылмаслык эз калдырганнар:

«Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем,
Кая  барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем».

Тукай бу мәхәббәтен авыл табигать күренешләрен сурәтләндерүдә генә күрсәтеп калмады, бәлки татар фольклор байлыгыннан шигъри иҗатында киң файдаланды да.
«Халык әдәбияты» дигән әсәрендә ул художество фольклорына кечкенәдән үк зур мәхәббәт баглап килүен сөйли:
«Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самовар артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кылына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем.
Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде.
Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемне сөю туды».
Шул ук әсәрендә ул халык җырларына әһәмият бирергә кирәклекне күрсәтеп яза:
«Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була.
Аннан башка кайдан табасың? Безнең матбугат исемендә йөртелгән иске китапларга вә басмаларга кайтып карыйкмы? Иске китапларымыздан «Фәзаилешшөһүр»гә, «Йосыф китабы»на мөрәҗәгать итикме? «Фәзаилешшөһүр» белән «Йосыф китабы» кем телендә? Алла белә, җен телендә», — ди, һәм халык җырларының татар әдәбиятының киләчәктә үсешенә нигез булачагын әйтә, моның шулай булырга тиешлеген исбат итү өчен ул рус әдәбияты үсеше тарихыннан мисал ала:
«Русларның Пушкин вә Кольцов кеби иң зур шагыйрьләре дә, халык җырларына тәкълит итеп (Тәкълит  итеп — ияреп.), бер төрле «искусственные песни», ягъни «сонгый җырлар» яздылар. Болай халык җырларына тәкълит итеп язган шигырь, тәкълит итмичә язылган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә, халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк гүзәл тәэсир итә вә урынлашадыр», — ди.
Менә бу китерелгәннәр Тукайның халык җырлары һәм халык авыз шигырь иҗатына (шул ук әсәрдә: «халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул, әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри», дигән җөмләләргә дә карагыз) зур әһәмият биреп каравын, шулай ук фольклордан ни өчен һәм ничек файдаланырга кирәклек турындагы карашын да күрсәтәләр.
Тукай халык җырларына ияреп «ясалма җырлар» чыгару юлында эшли һәм аның бу юлдагы эшчәнлеге җырлар калыбына салынып, сатирик пародияләр мәйданга китерү белән, шулай ук халык җырларына охшатып лирик шигырьләр язу сызыгы белән бара. Беренче юл аның тарафыннан озын-озын мәкаләләр хезмәтеннән дә артыграк эш күрсәтә алучы һәм «бер-ике юллык сүзләр белән тиз генә көленеп ташланыла» торган көлке, эпиграммалар тудыру өчен кулланылды (мәсәлән, «Авыл җырлары», «Тотса Мәскәүләр якаң» һ. б.). Тукай өчен мондый җырлар «ясауның» сере бик гади:
«… безнең халыкта җырлар өчен әүвәлге ике юлның күп вакытта бер дә әһәмияте дә булмыйдыр. Әүвәлге ике юл анчак скрипка уйнаганда бер керрә кыл тартып кую кабиленнән генә бер нәрсәдер. Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый: «Сандугачлар су ташый — кайда икән су башы». Ул бу сүзләрен җырга санамый, бәлки тыңлаучыга үзеннән бернәрсә көттерә.
Тыңлаучы: «Бу нәрсә әйтмәкче була икән?» — дип көтеп торган чагында гына ул:

«Безнең җанкәй ялгыз башы —
Хозыр булсын юлдашы», —

дип куя».
Тукайның «Авыл җырлары» нәкъ шул типта язылган.
Икенче төрдәге иярүләренә татарның озын яки кыска көйләреннән берәрсе үлчәвенә салынып, гади телдә, популяр язылган лирик шигырьләре керә (мондыйларның мисаллары итеп «Мәхбүс», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Милли моңнар»ны күрсәтергә була).
Тукай тагын легенда, уйдырма һәм әкиятләрдән дә файдалана: шүрәле турындагы уйдырмадан файдаланып язылган поэтик әкият «Шүрәле», балалар өчен язган «Су анасы», татар әкиятләрендә күп очрый торган хәйләкәр таз образын биргән «Таз» әсәре, дини легенда сюжетында, ләкин аңа пародия рәвешендә язылган «Яңа Кисекбаш» поэмасы, Пушкинның самодержавиедән ирония белән көлеп язган сатирик әкияте «Золотой петушок» буенча язылган «Алтын әтәч», тормыш-көнкүреш әкиятләре тибында язылган «Кәҗә белән Сарык әкияте», язылып бетми калган «Күк сыер» әсәре әнә шундыйларга керәләр.
Татар хезмәт ияләре, хезмәт иясе крестьяны теле, аның фольклорының җанлы образ һәм сурәтләү чаралары, шулай ук халыкның оста юморы Тукай иҗатына уңай йогынты ясадылар. Мәсәлән, Тукай шигыре ритмында җырларның хәрәкәтчән җитез көй тибындагы ритмы йогынтысы зур. Шул сыйфат аның шигырьләре күпчелеген төрле көйләргә салып җырларга да уңай ясый. Шулай ук табигать күренешләрен бирүдә халыкның табигатькә мөнәсәбәте чагылышы да күренә. Табигать картиналарын һәрвакытта ул социаль тормыштагы берәр күренеш, вакыйгага бәйләп, чагыштырып яки каршы куеп бирә. Әйтик, «Буран» шигырендә кар арасыннан караган айны ул чарлагыннан көлеп карап торган байга, ә үзен михнәттә яшәүче фәкыйрьгә тиңләштерә. Яз көне сазлыклардан чыккан бакалар иске мәдрәсәнең схоласт шәкертләрен исенә төшерәләр («Яз галәмәтләре»), көздәге табигатьнең ялангачлыгы — татар мещанының башын («Көз»), сызылып аткан җәйге таңга юл ачып күтәрелгән караңгылык фанатик мулла яки ишанның «кара чапанын» («Җәйге таң хатирәсе») хәтерләтәләр. Болардан башка да ул көлке очерк, фельетоннарында мәкаль, әйтемнәрдән, фольклор, тормыш-көнкүреш образларыннан оста файдалана.
Пролетариатның бөек әдибе М. Горький үзенең язмаларында фольклорның зур әһәмиятенә, аннан файдалануның язучылар иҗатына уңышлы йогынты ясавы мәсьәләсенә аеруча игътибар белән туктала. Совет язучыларының Бөтенсоюз күләмендәге Беренче съездында сөйләгән докладында ул бу хакта шундый карашларны әйтеп китә: «…геройларның иң тирән һәм ачык, художество ягыннан камил эшләнгән типлары фольклор тарафыннан, хезмәт халкының телдән сөйләнә торган иҗаты тарафыннан барлыкка китерелгәннәр. Геркулес, Прометей, Микула Селянинович, Святогор кебек типларның камиллеге, аннары — доктор Фауст, Василиса Премудрая, ирония яратучы, бөтен эшләре уңышлы чыгучы Иван-дурачок һәм ниһаять — докторны да, попны да, полицейскийны да, җенне дә, хәтта үлемне дә җиңә торган Петрушка, — болар барысы да шундый образлар ки, аларны барлыкка китерүдә рацио белән интуиция, фикер белән тойгы гармонияле рәвештә бергә кушылганнар. Барлыкка китерүче үзе чынбарлыкның иҗат эшендә, тормышны яңарту көрәшендә турыдан-туры катнашканда гына шундый бергә кушылу булырга мөмкин». Шуннан соң Горький фольклорны авыр газап эчендә яшәгәннәр чыгарган булуына карамастан, фольклорга пессимизм ят нәрсә икәнен, чөнки «хокуксыз һәм яклаучысыз» яшәгән булуына карамастан, «коллектив үзенең үлемсез икәнлеген гүяки аңлый һәм үзенә дошман булган барлык көчләрне җиңәчәгенә ышана» икәнен күрсәтә. Шулай ук фольклорда кайчагында җир тормышына карата өметсезлек һәм шикләнү ноткалары яңгырый икән, «…бу ноталар христиан чиркәвенең (һәм шулай ук ислам диненең дә — Г. Н.) ике мең ел буена пессимизмга өндәве аркасында һәм капитал чүкече белән хезмәт халкының сандалы (наковальнясы) арасында яшәүче паразит вак буржуазия наданлыгының скептицизмы аркасында килеп кергәннәр» (М. Горький, «Совет әдәбияты» (Язучылар съездындагы доклады). Татарча басма, 15—16 битләр   (авт.).) икәнлеген сөйли.
Фольклорга мөрәҗәгать итү, аны өйрәнү һәм аннан файдалану, югарыда күргәнебезчә, Тукайга да (бер аңа гына түгел, Г. Ибраһимовка да, һ. б. ларга да) уңышлы йогынты ясадылар […] Ул фольклорны феодаль крепостнойлык калдыкларына каршы көрәштә көчле коралларның берсе итеп алды һәм татар әдәбиятын, әдәби телен киң демократлаштыру юлына чыгаруга хезмәт иттерү юлы кулланды. Тукай шул ягы белән үз заманы либераль буржуа язучыларыннан нык аерыла иде.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



{mospagebreak}

б) БАШКА ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ ТӘЭСИРЕ


— Татар художество фольклорына интерес, аны өйрәнү, аннан файдалану — шагыйрь Тукаев иҗатында зур урын тоткан күренешләрнең берсе булса, төрле халыкларның язма художество әдәбиятлары аңа тәрҗемә өчен бай материал, үзгәртеп күчерү өчен өлгеләр һәм иярү өчен үрнәкләр бирделәр. Ул госманлы шигырьләренә иярү белән башлады, ләкин бу баскычны тиз үтеп, рус һәм Европа классик шагыйрьләреннән тәрҗемә, икътибаслар (заимствование) бирә башлады. Бу шигырьләре арасында Тукайның:

«Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кеби нурны алардан  икътибас иткән бу баш», —

дип, иң  югары күргәннәре Пушкин һәм Лермонтов иде. Тукайның Пушкиннан  күчереп яки аңа ияреп язылган әсәрләреннән «Алтын әтәч», «Мәхбүс»,  «Вак-төяк», «Кисекбашка гыйлавә», «Теләү бетте», «Үз-үземә», «Кемне сөяргә кирәк», «Тәүбә вә истигъфар», «Ике иптәш арасында», «Кошчык», «Мәҗлес»ләрне; Лермонтовка ияреп яки аннан үзгәртеп, шулай ук күчереп биргән әсәрләреннән «Пар ат», «Тәәссөф», «Алдандым», «Хур кызына», «Шагыйрьгә», «Пигамбәр», «Бишектәге бала», «Вәгазь», «Соңра», «Китап» һәм «…га» шигырьләрен күрсәтергә була. Бу шагыйрьләр янына XIX йөзнең башка рус шагыйрьләре: Кольцов, Майков, Надсон, Плещеев, Крылов һ. б. лар тезелеп китә. Болар рәтенә Европаның Гейне, Шиллер, Гёте, Байрон, Шекспирлары килеп ялгана. Тукай шагыйрьләрне дә, әсәрләрне дә үзенең кичереш, настроениеләренә карата сайлый, шуның белән бергә аның тәҗрибәләре аерым зур иҗат көче куелып күп вакыт ирекле күчерү төсендә бирелә. Ул урыны белән оригиналга үзенең караш, тойгыларын кушып җибәрүдән дә тартынмый. Мәсәлән, «Әлгасрелҗәдит» журналында Крылов мәсәлләренең чәчмәле (прозаик) тәрҗемәләрен бирде. «Мәҗмугаи мөфидә» («Файдалы җыентык») исемендәге җыентыкка кергән мәсәлләрнең бер өлеше Тукайның үзе язып кушкан мораль нәтиҗә чыгарулары белән очланганнар. Мәсәлән, ул «Мәрхәмәтле төлке» мәсәле ахырына болай дип өсти:
«Бәгъзе муллалар бардыр: мөнбәргә менеп, байларга карап, аналарына карап имчәк суырып елаган балалар кеби, зәкять бирегез, дип елыйлар. Әмма үзләре кырык мең, илле меңгә малик булып та, фәкыйрьләрне кызганып зәкять бирмиләр».
«Сандугач» исемле мәсәл азагына болай дип куша:
«Әй сез, сөйгәнегездән аерылып, карт муллага дүртенче хатынлыкка барган кызлар! Сез муллага ачык йөз күрсәтеп, тәмле сүз сөйләп котылу өмет итмәгез, аның киресен кылсагыз, сезнең өчен файдалырак булыр».
Шулай ук Кольцовтан күчерелгән «Мужик йокысы» (Тукайның иң беренче язган шигырь һәм тәрҗемәләреннән) шигыренең оригиналына караганда артык 28 тезмәне эченә алуы Тукайның биредә дә коры күчерүче генә булып калмаганын күрсәтә. Берәр шагыйрь әсәренә ияреп шигырьләр язу Тукай талантының характерлы сыйфатларыннан санала. Бер шигырендә «Моктәбислектә Жуковский зур остазым минем» дип ул бик урынлы әйтә. Чөнки XIX йөзнең беренче яртысында язып яшәгән рус дворян шагыйре Жуковский үзенең икътибаслары, Көнбатыш шагыйрьләреннән тәрҗемәләре һәм аларга ияреп язуы белән дан алган шагыйрь иде. Кайвакыт Тукай икътибаслары оригиналларын хәтергә китермәслек дәрәҗәдә үзчә әһәмияткә ия булалар. Менә аның «Теләнче» шигыре. Бу — Тукай заманында татар буржуа тормышында очрый торган типик күренешләрнең берсен (татар сәүдәгәренең бөлеп, банкротлыкка чыгуын, теләнчелеккә төшүен) оста күрсәтеп биргән бер шигырь. Ләкин XIX йөзнең француз шагыйре Беранже әсәрләре белән таныш кешеләр өчен бу шигырь белән Беранженең «Теләнче хатын» исемле шигыре арасында зур охшашлык булганын табу җиңел.
Яки шундый бер мисал алыйк: Тукайның анык билгеле булмаган, ләкин эчтәлеге ягыннан үзенә игътибарны тартырга тиешле «Баскыч» исемле мәсәле бар. Бу мәсәл турында Тукайның яраткан шагыйрьләреннән Гейне «Француз эшләре» дигән әсәрендә шундый сүзләр әйтә:
«Мәсәл шулай дип хикәя" итә: бервакыт баскычның югарыгы басмалары мактанып, түбәнге басмаларга шулай дигәннәр: «Сез түбәндә, пычракта болганып ятасыз, ә без югарыда күтәрелеп иркен яшибез, басмалар иерархиясен табигать үзе шулай куйган, аны вакыт шулай кирәк дип таба, ул законлы хәл». Ләкин якыннан үтеп баручы философ, бу аристократча сүзләрне ишеткән дә елмаеп, баскычны әйләндереп куйган. Мондый хәл тормышта бик еш очрый. Җәмгыять баскычының югарыгы һәм түбәнге басмалары бер үк хәлдә бер үк карашларга киләләр…» Ике шагыйрьнең бу китергән әсәрләре арасында алдын уй (замысел) уртаклыгы биредә дә Тукайның мәсәлне язганда Гейне әсәре белән таныш булуы ихтималын көчәйтә. Бу урында шуны да әйтергә кирәк: Тукай соңгы елларда Гейне белән нык кызыксынган, кайбер шигырьләрендә, аеруча, прозасында Гейнегә иярү, урыны белән аның стилистик чараларын куллануы да күренгәли.
Гейненең «Гарц буйлап сәяхәте» белән Тукайның «Мәкаләи махсуса», «Мич башы кыйссасы», «Казанга кайтыш» әсәрләрен чагыштырып карау бу әсәрләр арасында җитди охшашлыклар барлыгын (хикәяләүне шигырь китерү белән аралаштыру һәм сыйфатлау, характеристикаларда юмор куллану һ. б.) күрсәтәләр.
Рус һәм Көнбатыш Европа классикларының   лирик иҗатлары белән укучыларны таныштыруда Тукаевның роле зур булды. Пушкин, Лермонтов һәм башка зур шагыйрьләрдән ул өйрәнде. Бу икегә кояшлар итеп карап, үзен шулардан нур алучы айга тиңләштерүе белән шагыйрь хаклы иде. Бөек шагыйрь Пушкинның, Гейненең Тукаев иҗатына уңай йогынтысы көчле булды. Ул болардан гади сурәтләрдә көчле эмоцияләр, сәнгатьчә эшләнгән формалар бирүгә өйрәнде… Шулай ук аның балалар әдәбияты буенча биргән күп тәрҗемәләре дә үзләренең гадилеге һәм шул ук вакыт сәнгатьчә эшләнгәнлекләре белән аерылып тора.


(Чыганак: Нигъмәти Г. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1958. – 278 б.).



 

Комментарий язарга


*