ТАТ РУС ENG

Низамов Илдар Татар редакторы кем ул?


Матди байлык булдыручыларны – дөнья тоткаларын һәркайсыбыз белә: эшче, игенче. Бөтен кешелек аларга мәңгелек бурычта; вакыт-вакыт алар хезмәтен күрмәмешкә сабышу, санга сукмау зур гөнаһ; мондый мөнәсәбәт беркайчан да яхшы нәтиҗәгә китерми.
Рухи азык булдыручыларны – ягъни матбугат, китап чыгаручы йөзләрчә белгечләрне – эшне оештыручыларны, халыкка җиткерүчеләрне бер исем белән «мөхәррир-редактор» дип гомумиләштереп булыр иде. Аларга карата да җәмгыятьтә мөнәсәбәт, гомумән алганда, фәкать уңай гына. Татар редакторы – ул милли мәдәниятнең тулаем да, тарихи яссылыкта да йөзен, хәсиятен билгели торган шәхес. Бүген туксан ел буе – бөтен бер гасыр диярлек «Ватаным Татарстан» дигән, милләттебездән, халкыбыздан аерылгысыз бер тарихи күренеш бар икән, аның бүгенге һәм тарихи асылын, әлеге дә баягы, шул халык вәкилләре – авторлар белән рәттән җигелеп тартучы редакторлар хасил итә. Моңа без бөтен халык белән бергәләп газетаның юбилеен билгеләп үткән көннәрдә генә  дә күпме шундый затның исемен ишетеп инандык.
Егерме ике ел инде Казан дәүләт университетында «Татарча әдәби редакцияләү» курсын укытам. Редакторлык эшенә бөтен гомерен биргән, университетның борынгы, шөһрәтле нәшриятенең иң тәҗрибәле редакторы булган, бу курсны да озак еллар укыткан, йөзләрчә редактор тәрбияләп җитлектергән филология фәннәре кандидаты Мөнҗия Борһан кызы Мәрдиеваның эшен дәвам иттерүем белән горурланам.
Ел саен һәр кереш дәресне бер гыйбарә белән башлап җибәрәм. «Татарда редакторлык эшенең мең елдан озаграк тарихы бар», дим. Кол Галинең «Йосыф кыйссасы» поэмасының дөньяга пәйда булу факты истә тотыла. Язма мең ел буена кулдан-кулга, ягъни редактордан-редакторга күчеп эшкәртелгән, камилләштерелгән. Аның Татарстан саклагычларында гына да бер-берсеннән шактый аерылган 400 ләп варианты бар.
Татар редакторы дигәндә күз алдына янә дә халкыбызның дөньяда иң мул хәзинәләреннән берсе – ким дигәндә егерме томлык басма тәшкил итәрлек авыз иҗат хәзинәсе, аны җыючылар, теркәүчеләр, язып-сөйләп шомартучылар, ягъни редакцияләүчеләр килеп баса.
Редактор-мөхәррир төшенчәсенең инде безнең аңда берегеп килүенең төп сәбәпләре – китап басу, матбугат, сәхнә иҗаты белән бәйле бер гасыр ярымлык тарихы бар: тәүге редакторларыбыздан Каюм Насыйриның календарьлары, бөреләнеп тә чәчәк ата алмаган, кулъязма яисә гектографта гына басылган газеталарыбыз; ниһаять, Исмәгыйль Гаспралының «Тәрҗеман»ы, аннан соң инде берсе артыннан берсе зур көрәш нәтиҗәсендә дөнья күрә барган «Нур», «Әльислах», «Кояш», «Йолдыз», «Тормыш», «Аң», «Сөембикә» газета-журналлары һәм башкалар, һәр газета, журнал, китап иҗтимагый вакыйга-күренеш буларак кына түгел, аларны оештырып, укучыга әзерләп бирүче редакторлар исеме белән дә милләт аңында теркәлә, берегә бара. Аларның милләт хакына, ана телебез хакына башкарылган олуг тырышлык, хезмәт җимеше булып буыннан-буынга җиткерелә. Милләтнең горурлык билгеләре Каюм Насыйри, Исмәгыйль Гаспралы, Ризаэтдин Фәхретдин, Гатаулла Баязитов, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Мулланур Вахитов һәм дә башкаларны мәдәният йолдызлары дип беләбез. Бәхәссез ки, бу шөһрәтле шәхесләребез, беренче чиратта, язучы-әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллим, руханилар; шулай да халык аларны мөхәррир-редакторлар дип тә кабул итә: татарның мөхәррирлек-редакторлык, матбага эшчәнлеген шулар йөзендә күзаллый. Боларга Вәли Шәфигуллин, Муса Җәлил, Шәмси Хамматов кебек яңа заман редакторлары килеп тоташа.
Кереш дәресне менә шушындый чын-чыннан кызыксынырлык, горурланырлык фактлар белән кабызып җибәрәм дә кырт туктап, уйга калам. Моның сәбәбен әйтеп, студентларымны да уйларга мәҗбүр итәм: итекченең итеге юк, дим, мең елдан озаграк тарихы булган редакторлык эше, татар редакторлары турында бер саллы китап-хезмәт юк, дим. Шунда ук эш тә тәкъдим итәм – менә егерме ел инде бу курсны тәмамлаганда һәр студент бер редакторны, аның эшчәнлеген өйрәнеп реферат яза, курс, диплом эшләре башкаручылар да табылып тора. Инде шактый материал тупланды, үзенә бер мәҗмуга була алырлык. Бу хакта җәмәгатьчелеккә, беренче чиратта, нәшриятләрнең, матбугат әһелләренең үзләренә белеп тору кирәктер.
Шул ук вакытта бүген безнең алда татар редакторлык тарихының борынгы-башлангыч дәверләрен, бай тәҗрибәсен төпле өйрәнү бурычы да тора. Дөрес, бу темага фән бөтенләй кагылмаган дию дөрес булмас. Халык язмышында, милләт тәрәккыятендә мәдәният зур әһәмияткә ия булганга, мөхәррирлек эшчәнлеген барлау-өйрәнү кыйбласына Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин кебек үзләре бөек мөхәррирләр, библиографлар йөз тоткан. Аларның хезмәтләрендә татарның кулъязма китап хәзинәсе, беренче басмалар, аларның авторлары һәм дә редакторлары турында бай мәгълүмат табарга була. Ризаэтдин Фәхретдиннең күп томлы «Асар» хезмәте генә дә ни тора!
Үзебез шаһит булган чорда инде редакторлык, нәшрият эшчәнлеге белән кызыксынучы, максатчан юнәлешләр – әдәби тәнкыйть, библиографиянең үз белгечләре бөреләнде, кайбер фәнни, фәнни-журналистик хезмәтләр барлыкка килде. Академик Әбрар Кәримуллин, профессорлар Ибраһим Нуруллин, Миркасыйм Госманов татар мәдәниятенең һәм әдәбиятының йөзен билгеләүче мөхәррир-редакторларыбыз Хөсәен Фәезханов, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай турында документаль әсәрләр язуга ирештеләр.
Сизәмсез, элгәрге редакторларыбыз турында иң дөрес хакыйкатьне, реаль тасвирны үзләре дә әдип-язучы, бергә-бергә иҗат иткән каләмдәше, яисә мөхәррир-редактор язып калдырган. Әйтик, язучы һәм шагыйрь Зариф Бәширинең мемуар язма-истәлекләре бүген дә кызыксынып укыла, чөнки ул үзе дә Казанда, Уфада, Оренбурда күп кенә газета редакцияләрендә эшләп, төрледән-төрле әдипләр, мөхәррирләр белән аралашып яши. Ул Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Шәһит Әхмәдиев, Мөхәммәтҗан Сәйдәшев кебек шәхесләрне нәкъ менә редакция шартларында, иҗади, редакторлык эше халәтендә, матбагачылар мохитендә күзәтә алган.
Мондый чын тормышчан факт, детальләргә бай, тасвирлы язмаларны безгә Исмәгыйль Рәмиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Рәис Даутов кебек үзләре дә күренекле язучы-журналистлар, мәшһүр редакторлар булган шәхесләр дә калдырды. Аларның хезмәтләрен әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, гыйбрәтле тәҗрибәсен эшебездә кулланасы да кулланасы. Үзләре чын үрнәк. Мөхәммәт Мәһдиевнең: «Элекке татар матбугатын, профессор Рәфыйк Нәфыйговтан кала, минем кадәр укыган кеше юктыр», – дигәне истә калган. Бу, чыннан да, шулай. Югыйсә ул атаклы редакторлар Фатих Кәрими, Фатих Әмирханнарның чын асыл иҗади йөзен шулай ачык, тасвирлы итеп ачып бирә алыр идемени! Галиәсгар Камал турындагы язмасын зур җаваплылык белән махсус «Г.Камал – журналист» дип төгәл атарга җөрьәт итә алыр идемени!
Гомерләрен нәшрият-китап дөньясын өйрәнүгә, матбугат тарихына биргән Альберт Фәтхи, Үзбәк Гыймадиев, Рашат Гайнанов, Розалина Нуруллина, Мөнҗия Мәрдиева, Рәиф Мәрданов һәм башка тикшеренүчеләребез татар редакторлары темасына шактый бай хәзинә туплауга ирештеләр. Бу иҗади чыганаклар белән танышкач, татар редакторы энциклопедиясен чыгарырга да вакыт җиткән икән, дигән фикергә киләсең.
Шәхсән үземдә мондый фикер менә 2008 елда, аерым алганда март аенда, өч сәбәптән тагын да беректе: татарларның ике олпат газетасы – «Кызыл таң» белән «Ватаным Татарстан»ның оешуына 90 ел тулды, киң җәмәгатьчелек катнашында фәнни-гамәли хисаплар, зур тантаналар булды. Күз алдына китерегез: бер гасыр диярлек чор! Ике газетабыз өчен дә күпме сынаулар. Халык, милләт башыннан узган нинди генә вакыйгалар аларның битләрендә теркәлмәгән дә шул язмышны журналистлар үзләре дә башларыннан кичермәгән. Шуңа күрә дә татар халкы ике газетаны да ярата, хөрмәт итә, аны оештыручыларны, мөхәррир-редакторларын онытмый.
Ике газетада да җәмгысы 14 ел журналист булып эшләвем, редакторлык эшен иҗатымның беренче көннәреннән үк өйрәнүем миңа дистәләрчә редактор-хезмәткәрләрнең эшен күзәтергә, бүген алар турында язарга мөмкинлек тә, хокук та бирәдер. Шунысы аеруча әһәмиятледер, юбилей чаралары, бигрәк тә фәнни-гамәли конференцияләр редакторлык эшен фәнни тикшеренүләр юнәлешендә дә бай материал калдыра.
Бер генә фактка аерым тукталу зарур: юбилей уңаеннан татар газеталары арасында беренче тапкыр «Кызыл таң»ның кыскача энциклопедиясе басылып чыкты. Анда татар матбугаты тарихына, редакторлык эшчәнлегенә, 350 мөхәррир-редакторның тәрҗемәи хәленә һәм иҗат эшенә караган ифрат мул материал тупланган. Боларга бу язмада аерып тукталып тормыйбыз – матбугатка махсус рецензия-бәяләмә тәкъдим итәргә җыенабыз.
«Ватаным Татарстан»га да шушындый мәгьлүмати басма әзерләп чыгарырга вакыт. Заманында редакциянең үз хезмәткәрләре һәм ветераннар башлангычында редакциянең, дөресрәге, газетаның бик бай фондлы музее булдырылган иде. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында аның эшчәнлеге туктады. Торгызырга, аны тагын да баетырга кирәк иде – ул бит бер редакциянең генә түгел, барлык укучыларның тарихи хәзинәсе.
«Ватаным…»ның фаразый энциклопедиясен күз алдына китерәм дә инде. Анда, һичшиксез, аның башлангычы – «Эш» газетасын оештырып җибәргән Камил Якуб, Вәли Шәфигуллин кебек җәмәгать эшлеклеләре – татарның беренче журналист-редакторлары беренче рәттә булыр. Беренче сәхифәләрен Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Фәтхи Бурнаш, Галимҗан Нигъмәти, Фатих Сәйфи-Казанлы, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Мөхәммәт Садри, Габдрахман Минский, Шәрәф Мөдәррис һәм башкаларның исемнәре бизәр. Инде саналган «классиклар»ның кайберләрен үзем дә күреп белеп, анарның редакция шартларында, нәкъ менә редактор буларак ничек эшләүләрен, авторларга, яшь журналистларга мөнәсәбәтен, эш алымнарын тоярга, киңәшләрен, таләпләрен үтәргә туры килде.
Ә аннан соң Шәмси Хамматов, Рәис Сабиров, Мөнир Әһлиуллин кебек баш редакторлар, Флорид Әгъзәмов, Рафак Тимергалин, Гарәф Шәрәфетдинев кебек баш редактор урынбасарлары белән, Мәрьям Дибаева, Миншәех Зәбиров, Марат Әмирханов, Рәшит Зәкиев, Ислам Әхмәтҗанов, Хәлим Гайнуллин, Касыйм Тәхау, Рәшит Гарипов, Дамир Шәрәфетдинев кебек күренекле журналистлар белән редакциядә алты ел янәшә утырып, бәхәсләшә-киңәшләшә иҗат ителде. Безнең арттан инде үзләре энциклопедиядә лаеклы урын алырлык күренекле редактор-журналистлар каләм чарлый-чарлый җитлекте. Алар белән каләмдәш буларак та, остаз буларак та аралашып, бергә-бергә иҗат иттек. Менә аларның кайберләре – Миңназыйм Сәфәров, Илсөяр Хәйруллина, Габделбәр Ризванов, Люция Фаршатова…
Татар редакторлары турында уйланып, бу язмага тотынуымның өченче сәбәбе дә бар. Быел март аенда татарның тагын бер атаклы мөхәррир-редакторы, иң төгәле, редакторларның «атасы» Рәис Даутовның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттек. Нәшрият «казанын»: китапны басарга әзерләү, текстны төзәтү, аны төрле экстралингвистика, полиграфия чаралары белән тулыландыру, бизәү, авторлар белән эш итү технологиясенең чын белгече, боларны нәзари яктан төшендерүче, ярты мең китапны үз кулы белән эшкәртеп-төзәтеп бастырган, өстәвенә йөзләрчә кулъязманы төзәтергә авторларына булышкан, дистәләрчә редакторларны эшкә өйрәткән, бихисап авторны язарга, язганын төзәтергә күнектергән, чын мәгънәсендә энциклопедик белемле, эрудицияле, галим-мөгаллим иде ул. Без Татарстан китап нәшриятендә унбер ел бергә эшләдек. Аның редакторлык эшчәнлеге чын-чыннан олы бер мәктәп булды.
Редактор төшенчәсе, Рәис Даутов аңлавынча, бик гади дә, шул ук вакытта иң кирәкле, алыштыргысыз, катлаулы да бер вазыйфа. «Редактор ул китапның сәнгати эчтәлеге, техник эшләнеше, бизәлеше ягыннан мөмкин кадәр югары дәрәҗәдә сыйфатлы, культуралы итеп басылуын тәэмин итүче. Бу мәгънәдә редактор – чыннан да, язучының, авторның беренче ярдәмчесе…» – дип билгели ул. Ягъни редактор, бер караганда, гадәти хезмәткәр кебек үк. Баксаң, аннан башка, аның катнашыннан башка китап та, газета да, хәтта газетадагы гап-гади мәкалә дә дөнья күрә, укучысына барып җитә алмый икән. Юкка гына китапның азагындагы чыгарылыш мәгълүматында, автор белән бергә, аның «атасы-анасы» – редакторның да исем-фамилиясе куелмыйдыр. Газетада баш редакторның, ә кайберләрендә бүлек редакторларының исем-фамилияләре куела-куелуын, тик язманың, әйткәнебезчә, автор белән бер дәрәҗәдә җаваплы, булган материалны укучыга сыйфатлы итеп җиткерү өчен күп көч салган редакторы күрсәтелми; бу гаделсезлекне төзәтергә кирәк, дигән тәкъдим бер генә тапкыр әйтелмәде инде.
Рәис Даутов үзе кебек үк тәҗрибәле, нәшрият эшенә күп көч куйган Наис Гамбәров белән әңгәмәсендә («Эш турында «эшчән керпе» белән сөйләшү», Казан утлары, 1998, №3,151-167 б.) редакторның җәмгыятькә кирәкле белгеч икәнен бик гади мисаллар белән төшендереп бирә: «… соңгы вакытларда төрле вак нәшриятләрдә редакторсыз, яисә тәҗрибәсез редактор кул астында чыккан китапларга, бигрәк тә дини басмаларга күз салсаң, сүзләр язылышында, җөмләләр төзелешендә, хәтта тыныш билгеләре куелышындагы бихисап хаталарны, чатаклыкларны күреп, чәчләр үрә тора!» Аның шунда ук әйтелгән янә бер фикере бүген бик әһәмиятле: «Бу әле нәшрияттә шулай. Газета-журналларда киткән хаталар турында әйтеп тә тормыйм. Димәк, нәширнең эшен җайга салу, редакцияләү принципларын системалаштыру өчен фәнни үзәкне булдыру якындагы төп бурычларның берсе булып кала бирә» (Шунда ук, 162 б.).
Рәис Даутов, тарихка, редакторлык эше принципларын, технологиясен фәнни һәм гамәли нигездә төшендереп бирүче, редакторлар тәрбияләү һәм өйрәтү мәктәбен озак еллар әйдәүче булуы өстенә, үзенең мәшһүр остазларын, гомумән дә, татар мөхәррир-редакторларын, шулар рәтендә мәшһүр һәм гади автор-әдипләрне дә барлаучы, алар турында белешмәләр төзеп чыгаручы энциклопедик библиограф буларак та кереп калды. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары турында биобиблиографик мәҗмуганы әзерләгәндә 300 дән күбрәк язучының тәрҗемәи хәле, иҗат казанышлары турында ифрат бай мәгълүмат туплады. Гомеренең соңгы елларында Татар энциклопедиясе институтында эшләгәндә, «Татар энциклопедия сүзлеге»нең әдәби эшкәртү буенча баш мөхәррире буларак, Рәис ага тарихи әһәмиятле академик чыганакны үзенең шушы күркәм хәзинәсе белән баетты.
Аннары, ул күренекле журналист һәм библиограф Исмәгыйль Рәмиевнең татардагы нәшер эшчәплегеннән, матбугат тарихыннан, редактор-мөхәррирләр дөньясыннан бай мәгълүмат туплап, автор исән чагында бастырып чыгара алмаган «Әдәби сүзлеге»н редакцияләп, үзе гомер буе җыйган мәгълүматын өстәп, 2001 елда бастырып чыгаруга ирешә. Бу тупланма татар редакторлык эшчәнлеге турында бүген бик кирәкле энциклопедияне төзү өчен фәнни нигез ташларының берсе була.
Язмабызның үзәк соравына да (башисемгә кара) тәмам якынайдык шикелле. Әле бәян ителгәннәрдән чыгып һәм татар мөхәррир-редакторлары, аларның тәҗрибәсе турында, моңа кадәрге эзләнү, күзәтү нәтиҗәләренә таянып, алга бер сорау куеп карыйк: аларның нинди сыйфатларын яшь редакторларны тәрбияләү, укыту өчен тәкъдим итү зарур? Әлбәттә, төп сыйфатларның һәркайсы – үзенә аерым зур тема, киләчәк эше. Бүгенгә аларны тезислап кына барлап китик:
— татар редакторы буыннан-буынга милләт баласы, халык хезмәтчесе, аның белән бер сулышта, бер язмышта яшәүче булды. Халыкка кыен, аңа да рәхәт түгел; милләт алгарышта, ул да яңача фикерли, хөр атлый; киресенчә, илдә демократия кысыла башладымы, иң әүвәл китапка, газетага – киртә, богау; редакторның авызы томалана, кулы бәйләнә; ул эштән куыла. Милли, дини матбугат беренче чиратта эзәрлекләнә. Инкыйлабый борылышлар, репрессияләр кәсәфәтендә, сугышларда кырылган татар редакторларының саны әле барлап та бетерелмәгән. Бер «Кызыл таң»ның гына да өч баш редакторы-утыз җиденче ел корбаны. «Ватаным…»ныкылар дистәгә тула. Аның беренче баш редакторы («Эш» газетасын оештыручы, аңарчы Мулланур Вахитов белән бергә «Кызыл байрак» газетасын чыгарган, «Татарстан хәбәрләре»нең баш редакторы булган, егерме бишенче елларда Нәшрият комбинатын оештырып җибәргән) Вәли Шәфигуллин – чорының иң көчле сәясәтчесе, журналисты. Ул – үзе текст төзәтүче, үзе текст өстендә эшләүчеләрнең җитәкчесе. Менә шундый эшлекле зат – авторитар режимның корбаны.
Бөек Ватан сугышы кырларыннан күпме редактор әйләнеп кайтмаган: шагыйрь-редактор Муса Җәлил, нәшрият редакторлары – шагыйрьләр Фатих Кәрим, Нур Баян, Гадел Кутуй… Бер язмада исемнәрен санап та бетереп булмаслык корбаннар. Аларның күпчелеге бит әле редакторлык эшен фронт шартларында, алгы сызыкта да дәвам иттергән – татар фронт газеталарының фидакарьлеге турында әле бик тә аз телгә алына, аларны әле өйрәнергә дә өйрәнергә…
— халык баласы булуы, үз язмышын милләте белән бәйләве татар редакторының яңа сыйфатларын барлыкка китергән. Аерым алганда, безнең мөхәррир-редакторлар – ул халык җанлы, аның мәнфәгатен үзенекеннән өстен күреп, өстен куеп яшәүче. Безнең аңда «автор белән ипләү» дигән, бер караганда, үтә рәсми, асылында исә чын мәгънәсендә халыкчанлыкны, редактор эшенең эчке хасиятен ачык чагылдырган төшенчә яши. Һәр редакциядә автор, аның хаты изге санала.
Хәтерлим, Никита Хрущев җитәкчелек иткән заманда бервакыт халыкның җитәкчелеккә мөрәҗәгатьләрен санга сукмау, битарафлык көчәеп китте, хәтта «аноним хатларны – кәрзингә!» дигән күрсәтмә бирүгә кадәр барып җиттеләр. Бу хәл кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Урта Азия республикаларында, бәгъзе редакцияләрдә укучы хатларына карата карашны үзгәртүгә китерде. Кәсәфәте дә озак көттермәде – укучылар ваз кичеп, кайбер газеталар ябылуга дучар булды.
Шөкер, татар матбугаты мондый казага тарымады. Бүген дә күпчелек газетаның «төп азыгы» – ул хатлар. Атнага бер махсус хатлар бите туплап чыгару һәр газетаның диярлек гадәтенә кергән. Ә бит һәр сәхифә – ул аны оештыручы журналист-редакторның көче-хезмәте нәтиҗәсе, иҗат җимеше. Ара-тирә булса да шул оештыручыларның исемнәрен күрсәтеп, фотоларын урнаштырып, кайбер басмалар бик дөрес эшли.
Ә хатка, анда белдерелгән фикер-тәкъдимнәргә игътибар – авторны санга сугу дигән сүз. Хат йөзендә тере адәм баласы тора – моны аңлау татар редакторының канында. Безгә ул Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимовлардан күчә килгән. Йөзләрчә халыкчан мөхәрриребездән нигә нәкъ менә шушыларны әйттем әле дисәк, үзе дә  күренекле редактор булган Зариф Бәширинең әлеге остазлары турындагы хатирәләрен күз алдына китердем. Аның күп санлы күзәтүләреннән бер генә фактны тәкрарлап китим: «Бер көнне без, Хәбиб Исхакый белән «Әльислах» газетына бардык… Бераздан Вафа Бәхтиярев, аннан сон, Габдулла Тукай килеп керделәр…». Исәнләшү, хәл белешүләр. Иҗат турында гәп китә. Хәбиб Тукайга бер шигырен бирде дә: «Вакытыгыз булса, менә шуны укып, җитешсез җирләрен күрсәтсәгез, яхшы булыр иде, Габдулла әфәнде», – диде.
«Тукай мондый нәрсәләрне беркайчан да өстән генә карап үткәрми. Ул аны бөтен игътибарын салып, кабат-кабат укып чыга, аңлашылмаганрак җирләрен авторның үзеннән кайта-кайта сорый, мактарлык җирен мактап, җитешсез җирләрен күрсәтеп, ничек кирәклеген төшендереп бирә. Бара-тора ул Хәбиб Исхакыйга да шактый зур әһәмият биреп, аның әсәрләренә каты гына тәнкыйтьләр ясый башлады. Шул ук вакытта ул яшь шагыйрьгә материаль ярдәм итү юлларын да табарга тырыша иде. Татар телендә чыга торган газет-журналларда бик сирәк кешеләргә генә гонорар бирелә, күтәрелеп кенә килә торган яшь язучылар гонорар алу дигән нәрсәне уйлап та карамыйлар иде…» («Замандашларым белән очрашу», Казан, 1968, 210 бит. Сүз уңаеннан: бу китап та Рәис Даутов редакторлыгында чыккан).
Күпчелек редакторларның кешелек сыйфатларын автор буларак та, редакция хезмәткәре буларак та шәхсән үзем дә шактый тойдым. «Кызыл таң» газетасының атаклы редакторы Таһир Ахунҗановның күркәм сыйфатлары турында хезмәттәшләренең сөйләгәнен еш ишетергә туры килә. Дәлилләр үземдә дә җитәрлек: яшәү шартларын кайгыртуы дисеңме; хезмәткәргә эшне сәләтенә карап куша белүе дисеңме (иң катгый штат расписаниесен үзгәртүгә ирешеп булса да, ул «редакторның махсус хәбәрчесе» дигән урын «табуга» ирешеп, редакциядә очерк бүлеге булдырды); иҗади хезмәтне гадел бәяләргә тырышуы дисеңме…
«Ватаным Татарстан» газетасының баш редакторы Шәмси Хамматовның кешелеклелеге, олы җанлылыгы турында газетаның 80 еллыгын билгеләп үткәндә «Олы булсаң, кече була бел» дигән язмамда язган идем (В.Т., 1998, 11 март). Республиканың күп кенә күренекле җәмәгать эшлеклеләре – редакторлар, галимнәр, оешма җитәкчеләре, журналистлар – күпчелеге «Ватаным…»да эшләгән. Аның кайгыртуы белән үсеп киткән шәхесләрнең барысы да Шәмси агада кешенең киләчәген уйлый белү, аның белемен үстерү турында кайгырту сәләтен билгеләмичә калмый. Остазның күп кенә шәкертләре Мәскәү, Ленинград югары уку йортларында, академияләрдә өстәмә белем алды; ул яшьләрне илкүләм югары уку курсларында системалы укыту гадәтен кертте.
Шулай бер елны, гади хезмәткәр булсам да, ул мине дә Куйбышевтагы югары курсларга укуга җибәрде. Шунда укып ятканда курс җитәкчесе һәм үз исемемә телеграмма килеп төшмәсенме: мине партия өлкә комитетында редакциянең бүлек мөдире итеп раслаганнар икән. Әлбәттә, бу вакыйга белән редактор мине Казанга кайткач кына котлый алган булыр иде. Юк, ул үз хезмәткәренең абруен бүтән өлкә-республика журналистларына күрсәтеп, күтәреп җибәрү мөмкинлегеннән файдаланган. Мине телеграмманы барлык курсантлар алдында укып, котладылар. Иҗат кешесен үсендереп, илһамландырып җибәрергә күп кирәкмени! Моны тойган, белгән җитәкче, чыннан да, олы җанлы, кешелекле зат инде ул!
— татар редакторының янә бер әһәмиятле сыйфаты – аның үз эшенә мөкиббән китеп, халык, милләт алдында җаваплылык тоеп, тирәнтен белеп, яратып, ихластан башкаруы. Бу, иң әүвәл, халыкта, татар телендә «мөхәррир», «редактор» сүзләренең уңай эчтәлекле булуы белән дә дәлилләнә бугай. Гәрчә аларда мәгънә төсмерләре берникадәр аерылса да. Мөхәррир – ул халык яшәешен кайгыртып, аны үзгәртүгә-яхшыртуга юнәлдерелгән үз фикере-идеясе булган, шуны тормышка ашырырга омтылып, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек башкарган, шул идеясен үзе язып, редакцияләп, үзе үк җәмгыятькә җиткерү чараларын күргән абруйлы шәхес. Менә кем ул халык аңында мөхәррир! Ризаэтдин Фәхретдинне, Фатих Әмирханны, Фатих Кәримине, Галимҗан Ибраһимовны, Гаяз Исхакыйны мин бернинди икеләнүсез «мөхәррир» дип атыйм. Бу төшенчәне Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Хәсән Сарьян шулай аңлаганнар һәм шулай язганнар да. Габдулла Тукайның Гаяз Исхакыйга багышлап язган «Мөхәрриргә» дигән шигыре бу төшенчәнең бөтен асыл сыйфатларын ачып бирә. Күренә ки, бүгенге «редактор» төшенчәсе «мөхәррир»гә  тәңгәл килми, аерма бар – аларны бер мәгънәле дип санау дөрес түгел; һәркайсын үз урынында кулланырга кирәк. Бүгенге редакторлар арасында да мөхәррирләр бар, тик вазыйфа башкаручы һәр редакторны мөхәррир дип атап булмый, аны халык кына билгели ала.
Ничек кенә булмасын, иң әһәмиятлесе: ике төшенчәнең дә уртак үзәге – ул бу шәхесләрнең халык җанлы, милләтпәрвәр булулары, белемле-грамоталы-эрудицияле дип танылуларында. Укытучы-мөгаллимнәрне «Сез иң галим кеше икәнсез!» дип күтәргән шагыйрьгә охшатып, горурланып, мин дә редакторларны «Сез иң белемле, иң галим кеше икәнсез!» дияр идем.
Редакторлар да төрле иҗтимагый-сәяси шартларда, төрле мохиттә, киң колачлы эш алып барырга сәләтле, талантлы сәнгати иҗат кешеләре. Тарихи шәхесләрдән мисалларны күп китердек. Бүген дә үзе язучы-шагыйрь, үзе үк текст язуны-төзәтүне-басуны оештыручы, үзе үк шул эшләрне башкаручы булган белгечләребез аз түгел. Бу бит чын мәгънәсендә табигый талант, күп акыл көче һәм физик гайрәт сорый торган эшчәнлек. Өстәвенә әле заман таләпләре дә үзгәрә-өстәлә тора: безнең күпчелек редакторларыбыз матбугат белгечләре генә түгел, нәшрияттә, радио-телевидениедә, шулар белән бәйле фәнни, җәмәгать, җитәкче оешмаларда эшләргә сәләтле.
Халыкның игътибары һәм ихтирамы редакторга аның авыр, җаваплы хезмәтендә илһам, көч бирә.

 

(Чыганак: Милли матбугат: хәзергесе һәм киләчәге. «Ватаным Татарстан»газетасының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгышлар. — Казан: Идел-Пресс, 2008). 



Комментарий язарга


*