ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Габдулла Тукай (1886—1913)

Аның исеме хаклы рәвештә Шевченко, Ахундов, Хетагуров, Абай һ. б. ш. кебекләрнең исемнәре белән янәшә куела.
Тукай иҗаты дип атала торган күп сулы тирән елганың чишмә башы Казан артыннан, төгәлрәк әйткәндә — Кушлавыч һәм Кырлай тирәсеннән бәреп чыкты дисәк тә хата булмас. Кушлавыч авылында дөньяга килеп, башта атасыз, аннары анасыз торып калгач, булачак шагыйрьнең кулдан кулга, кешедән кешегә күчеп йөрү дәвере башлана. Кушлавыч, Сасна, Өчиле, Казан… Тукайның без белгән шагыйрь, ягъни революцион-демократ шагыйрь булып формалашуы аеруча Кырлайдагы тормышы белән бәйләнгән. Тукай үзе дә соңыннан «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным»* (* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 4 т., Казан, 1977, 23 бит.), дип белдерде. Ул Кырлайда мәктәп бусагасын атлап керә, укырга-язарга өйрәнә, дини әхлакый гына булса да, әдәбият җимешләреннән авыз итә. Биредә ул хезмәт халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәсе — җырлар һәм әкиятләр белән азыклана. Ниһаять, иң әһәмиятлесе: ул бу авылда крестьяннарның аянычлы язмышы белән, хәерчелек һәм хокуксызлык белән таныша. Таныша гына түгел, үз җилкәсендә татып, йөрәге аша кичерә. Чынлап та татар крестьянының йөрәк тибешен шулай якыннан торып тыңлау кайчан тагын туры килде соң аңа? Казахстан капка төбе — Уральскидамы? Казан арты авылларыннан яисә Казанның үзеннән килеп чыккан очраклы кешеләр сөйләве, яисә шуннан күндерелгән хатлар аркылымы? Яисә солдатка каралырга кайткачмы? Өчиледә авырып яткандамы? Әлбәттә, боларның да әһәмияте булган. Әмма Кырлайда ике елдан артык торып китмәсә, аның күзе күп нәрсә күрә, күңеле, йөрәге күп нәрсә сизә алыр иде микән?
Булачак шагыйрьнең иҗатын халыкчанлык рухы белән сугарган авыз иҗаты уңае белән дә шуларны ук әйтергә мөмкин. “Мин кечкенәдән үк җырчы идем,— дип язды ул.— Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем”* (* Шунда ук, 281 бит.). Ә җыр яисә әкият тыңлау мөмкинлекләре Кырлай шартларында җитәрлек була. Читән буйларында яисә аулак өйләрдә яңгыраган такмаклар һәм шаян җырлар, ямщикларның озын һәм сагышлы көйләре, рекрутларның гармонь моңына кушылган моң-зарлары — барысы да Габдулланың йөрәгенә һәм зиһененә сеңеп, файдалы эш эшләгәннәр: аның эстетик зәвыгын тәрбияләгәннәр, фантазиясен үстергәннәр, күңелендә халыкның бай һәм матур теленә мәхәббәт уятканнар. Ул гына да түгел, гади авыл егетләре һәм кызларының җыр яки бәет чыгаруларын күреп, үзе дә иҗатка дәртләнгән дип уйларга кирәк. Аның бу юнәлештәге омтылышлары турында замандашлары да әйтеп үтәләр* (* Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Татгосиздат, 1948, 192 бит.).
Булачак шагыйрьдә халык авыз-поэтик иҗаты белән кызыксынуның аңлы мөнәсәбәткә әверелә башлавына этәргеч булган бер вакыйга кызыклы. Уральскига чыгып китәр алдыннан Кушлавычта тукталып торган бер вакытта Габдулла «Фәвакиһел-җөласа» китабына тап була. «Актыгындагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам»,— дип язды ул соңыннан бу турыда. Сүз К. Насыйри китабының соңгы бүлеге турында бара. Биредә Г. Кандалыйның өч шигъри әсәре, берничә бәет һәм күп санда халык җырлары, мәкаль һәм табышмаклар тупланган. Бәет һәм шигырьләр көндәлек тормыштан алып саф татарча язылган булулары белән күңелен җәлеп итә. Җырлар исә Габдуллага яңа дөнья ачкан кебек була. Җырның дәрәҗәсе аның күзендә, һичшиксез, бермә-бер үсеп китә. Ниндидер Гайнетдин яисә Миңлебай, Фатыйма яисә Мәрьямнәр чыгарган җырларны китапка басканнар ич. Мактаганнар да хәтта.
Казан һәм Казан артында үткән гомерендә иң соңгы әһәмиятле вакыйга була бу. Моннан соң Габдулла тормышында яңа дәвер— Җаек чоры башлана…
Шактый бай сәүдәгәр өендә тук һәм ярыйсы гына рәхәт тормыш озакка сузылмый. Икенче елда аны, җизнәсе ягыннан булган ике ятим белән берлектә, аскы катка хезмәтчеләр янына күчерәләр. Габдулланың моңа кадәрге гомере гади кешеләр, хезмәт ияләре кулында үткән иде. Сәүдәгәр тәрбиясенә алынган булса да, күренә ки, аның Уральскидагы тормышы да шул ук эздән китте.
Булачак шагыйрьне аның саен югарырак күтәрә барган баскычларның беренчесе, әлбәттә, мәдрәсә булды. Дөрес, «Мотыйгыя»дә типик дини мәдрәсәләрдән күп аерылмый. Ләкин арурагы була. Әмма Габдулла «мәктәпләре» мәдрәсә белән генә чикләнми. Кырлайда ук «китап җене» кагылган үсмер монда чын-чыннан әдәбият дөньясына чума. Укуын дини-әхлакый әсәрләр белән ялгап җибәреп, тора-бара дөньяви әдәбиятка бирелеп китә. К. Насыйри, Ф. Халиди, 3. Бигиев, Акмулла, Г. Камал һ. б. әсәрләрен яратып укый.
Уральскида Габдулланы әдәбиятка илтә торган тагын бер ишек ачыла. Ишек дигәнебез — мәдрәсә каршындагы рус классы. Бу класска йөрүнең беренче елларында ук, календарь форматында гына булган русча китаплар алып кайтып, кичләрен укый иде, диелә истәлекләрдә. Соңрак рус язучыларының аерым китапларын да укый башлый. Аның игътибарын, беренче чиратта, Пушкин тарткан. 1899 елда, ягъни Габдулла рус классында укып йөргән чакта, Пушкинның тууына йөз ел тулу көнен бәйрәм итү дә зур роль уйнаган. Шул ук елларда булачак шагыйрь Лермонтов иҗаты белән дә кызыксына башлый. «Мин алар мәдрәсәсенә барган вакытта,— дип яза Г. Кариев,— рус китапларыннан ике калын кенәгә күрә идем. Ул Лермонтовның һәм Пушкинның мәҗмугаи асаре икән: моны мин соңыннан гына белдем»* (* Тукай турында хатирәләр. Казан, 1976, 45 бит.)
Ниһаять, Габдулланың халык авыз-поэтик иҗаты белән Кырлайда ук башланган кызыксынуы Уральскида тагын да арта һәм аңлы мөнәсәбәткә әверелә. Ул халык иҗаты әсәрләрен эченә алган җыентыкларны кызыксынып укый, кешедән ишеткән җырларны хәтерендә калдырырга тырыша, соңрак исә җырларны дәфтәргә терки башлый. Мәдрәсәдә оста җырчы булып танылган Габдуллага бу баштарак мөмкин кадәр күбрәк җыр белү, «репертуарны» баету өчен кирәк булган. Тора-бара исә аңарда җырларны матбугатка чыгару һәм аларның тәэсир көче серен аңларга тырышу теләге туган.
Шулай итеп, дини-әхлакый әдәбият, суфичылык поэзиясе, көнчыгыш, аерым алганда, гарәп, фарсы, төрек поэзиясе, XIX гасыр татар мәгърифәтчелек әдәбияты, рус классик поэзиясе һәм халык авыз-поэтик иҗаты — болар барысы бергә Тукай шигъриятенең бөреләнеп чәчәк атуына мөмкинлек тудырган туфрак, һава һәм яңгыр хезмәтен үтәделәр. Шушы мөмкинлекнең чынбарлыкка әверелүенә китерәчәк, ягъни Габдулланы кулына каләм алырга мәҗбүр итәрдәй этәргеч кенә кирәк иде.
Иң элек Мирхәйдәр Чулпаный исемле шагыйрь-мулланың йогынтысын әйтергә кирәк. Кайчандыр «Мотыйгыя»не тәмамлаган бу кеше, ел саен мәдрәсәгә килеп, озак-озак торып китә, Габдулла аның белән якыннан аралаша икән.
1902—1903 еллар тирәсендә Уральскига төрек эмигранты яшь шагыйрь Габделвәли Әмрулла килеп чыккан. Тукай аның белән дуслаша, француз һәм төрек әдәбияты турында аңардан күп кенә белешмә ала. Әмрулла үз шигырьләрен дә укыган. Поэтик иҗат, шигырьнең ничек язылуы турында кайбер киңәшләр дә биргән дип уйларга кирәк.
Ниһаять, Уральскида «әдәби атмосфера» булдыруда Камил Мотыйгый зур гына эшчәнлек күрсәткән. Үзе әдәби әсәрләр язу белән бергә, ул мәдрәсә каршында «гыйльми мәҗлес»ләр оештыра, «Мәгариф» исемле кулъязма газета, «Әлгасрелҗәдит» (кулъязма) исемле журнал чыгаруны башлап йөри, Уральскидагы әдәби көчләрне барлау, аларның язмаларын дөньяга чыгару өчен көч куя. Яшь Тукай К. Мотыйгый белән якыннан аралашкан, «гыйльми мәҗлес»ләрнең үзәгендә кайнаган, кулъязма газета һәм журналда актив катнашып, «Мәдрәсәи Мотыйгыя әдибе» булып танылган.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



{mospagebreak} 

Шагыйрьнең каләм сынау чорында язылган беренче шигьри тәҗрибәләренә тукталып китик. Яшь Тукайга йогынты ясаган факторлар бик төрле һәм еш кына бер-берсенә капма-каршы булган кебек, аның башлангыч шигырьләре дә күп төрлелек белән аерылып тора. Кулъязма матбугатта һәм замандашларының хәтерендә сакланып калган шигырьләрдә без халык җырларының да, Көнчыгыш, аеруча төрек поэзиясенең дә, иске татар поэзиясенең дә, XIX йөз мәгърифәтчелек әдәбиятының да эзләрен табабыз.
Төп тема — уку, гыйлем, мәгърифәт. Бу теманың поэтик хәл ителешендә исә әлеге төрлелек бик нык сизелә. Иң элек күзгә ташланганы шул: яшь Тукай поэзиянең ике тармагына, әгәр шулай әйтергә яраса, ике котыбына — ода һәм сатирага тартымлык күрсәтә. Мактау шигыре язганда, Көнчыгыш поэзиясеннән килә торган традиция кушканча, «күтәренке» стиль куллана, мактау объектын чамадан тыш күтәрә. Беркадәр күзе ачыла башлаган гадәти шәкерт турында ул, мәсәлән, болай ди:

Әхмәтсафа әфәнде — фазыйль (1) әдибдер кәнде (2);
Каләме — могыйне милләт (3), әзһәре хакдыр (4) бәнде (5).


((1) Фазыйль — һәр яктан килгән, һәр яктан артык.
(2) Кәнде — үзе.
(3) Могыйне милләт — милләткә булышчы.
(4) Әзһәре хак — дөреслек көзгесе.
(5) Бәнд — мәкалә.)

Яисә мәдрәсәнең яңа караучысы Вәлиулла Хәмидуллинга багышланган шигырьне карыйк.

Тасвир итде мәдрәсәе гүя бер гәүһәр фишан;
Пакьлеге, гүзәллеге вирәдер оҗмахтан нишан

(Нишан — билге, галәмәт.).

Әмма шул ук шигырьләрдә түбәндәге строфалар да бар:

Бундый әдибләр күбәйсә, сынар ишан тешләре;
Теше сынгач, онытылыр пылау һәм бәлешләре.
Әйтә иде: Мортаза бай! Мортаза бай!
Син нигә саран булдың бигрәк болай?
Нигә салдың син бәни — карамагач,
Үз малың үз файдаңа ярамагач.

Күренә ки, бу строфаларның лексик составы һәм сурәтләү чаралары ода традициясенә каршы килә. Чынында болар сатирага карый. Димәк, бер үк шигырь эчендә — сатира һәм ода. Әмма моны әле Көнчыгыш поэзиясе кануннарын аңлы рәвештә бозу итеп карарга ярамый. Тукайның соңрак язылган мактау шигырьләрендә сатира элементларының булмавы шуны расласа кирәк. Тукайның каләм сынау чорында шулай да сатира зуррак урын тота. Күргәнебезчә, ул хәтта аның мәдхияләренә дә өлеш булып кергән. Яшь Тукайның тулысынча сатира төренә карый торган шигырьләре дә билгеле. Менә аның Нурый хәлфәдән көлеп язган шигыре. Менә Мортаза бай угылының туен тасвирлаган шигыре. Соңгысында яшь шагыйрь базар әһелләренең кыяфәтен тасвирлау белән генә чикләнмичә, аларның социаль асылына да ымлау ясый:

Бар да сөйли кайда нәрсә алганын,
Бу базарда күпме табыш калганын.
Шул кадәр туйдым тире, ит исенә,—
Валлаһигазим, икенче бармамын*.
(* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 1 т., Казан, 1975, 348 бит.)

Өйрәнчек шагыйрьнең сатира өлкәсендәге тәҗрибәсе иҗатының алга таба үсеше, реализмның формалашуы өчен аеруча зур әһәмияткә ия булды. Беренчедән, аның сатирик шигырьләре «түбән» стильдә, халыкка аңлаешлы телдә язылган. Димәк, бу шигырьләрен язганда алган күнекмә, үсә барып, аңа халыкчанлык принципларын үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, сатира үзенең табигате белән үк яшь шагыйрьне реаль чынбарлыкка игътибар белән карарга, шушы чынбарлыктан тема гына түгел, бәлки поэтик чараларны да эзләргә мәҗбүр итә. Сатира объектын һәрьяклап өйрәнү яшь Тукайның гадәтенә керә башлаганлыгын күрсәтү өчен бер факт китерик. Габдулланың «зурая төшкәч» язган бер шигыре* (* 1906 елда чыккан «Кечкенә генә бер көйле хикәя» исемле озын шигъри әсәрнең беренче варианты турында сүз бара.) уңае белән Габдулланың авторлыгы мәсьәләсенә шикләнеп караган кече Газизә апасына яшь шагыйрь болай дигән: «Аларның тормышын Камил кайдан белсен, мин яздым. Мин аларга барып йөри идем ич»* (* Тукай турында хатирәләр. Казан, 22 бит.).
Тукайның беренче шигъри тәҗрибәләрендә без шулай ук халык җырлары үлчәмнәрен файдалануны да, мәкаль-әйтем һәм идиомаларны да очратабыз.
1905 елгы революциянең тәүге гөрелтесе яңгыраганда, Тукай мәдрәсәдә иде әле. Белемгә, яктыга, азатлыкка омтылучы шәкерт бу революцияне тәбрикләп каршы алды. Халык көрәше аның иҗат көчләрен кузгатып җибәрде, талантын эшкә җикте. Революциянең бер казанышы булган татар матбугаты аңа мәйдан бирде; яшь шагыйрьнең шигырьләре бер-бер артлы дөньяга чыга башлады.
Тукайның 1905 елдан башланган беренче чор иҗаты шулай ук чуар иде әле. Биредә катнаш тел белән «югары стильдә» язылган мәдхия һәм газәлләр дә, борынгы шигъри әсәрләр үлчәвенә салынган татарча шигырьләр дә, сатира һәм тәрҗемә дә бар. Каләм сынау чоры белән чагыштырганда, аерма тик шунда: мәдхия артып, сатира кими төшә. Бу бер. Икенчедән, Тукай аерым шигырь эчендә стиль берлеген бозмый. Мәдхия икән — баштан ахырына кадәр мәдхия, сатира икән — сатира. Тел турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Шагыйрьнең бу чор иҗатында өстенлек итә торган тагын бер сыйфат — үгет-нәсихәтчелек, дидактизм.
Бу сыйфатлар — стиль чуарлыгы, одага тартымлык һәм дидактизм — Тукайның иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашлары ягыннан, буржуаз-демократик революция башлануга карамастан, XIX гасыр татар мәгърифәтчеләреннән күп ерак китә алмавына бәйләнгән иде. Билгеле бер вакытка кадәр шул дәрәҗәдә калып торуы исә шагыйрьнең конституцион иллюзияләр йогынтысына төшүеннән килә иде. XIX гасыр мәгърифәтчеләре яшәп килүче политик строй сакланган хәлдә җәмгыятьне мәгърифәт ярдәмендә үзгәртеп кору турында хыялланган кебек, Тукай да, патша хөкүмәтен бәреп төшермичә үк, дума, конституция һәм шул ук мәгърифәт көче белән халык теләген тормышка ашырып булыр дип ышана.
Моннан инде Тукайның башлангыч әдәби-эстетик карашларын, аерым алганда, әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле турындагы фикерен аңлау да кыен түгел. XIX гасыр мәгърифәтчеләре кебек, ул мәгърифәт чараларыннан берсе булган әдәбият һәм сәнгатькә аеруча зур өмет баглый иде. Бүтән милләтләрнең уңышын күреп, һушыннан язган милләтне аңына китерү, ягъни алга җибәрү өчен, аның фикеренчә, «әдәбият гөл-сулары» сибәргә, «гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил» истерергә, «музыкалар илә» дәртләндерергә, «рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә»* (* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 3 т., Казан, 1976, 12 бит.) күрсәтергә кирәк. Каләм, яшь Тукайча, төп куәт, аны тик уң кулга гына тиңләргә мөмкин («Хәзерге хәлемезә даир»).
Күренә ки, Тукай хәзергә әле әдәбият җилкәсенә мәгърифәтне пропагандалау, аң-белемнең файдасын, наданлыкның зарарын аңлатудан артык бурыч йөкләми.

Яз тәгаллемләргә тәргыйб, әйлә тәкъдир кадрене;
Ит наданлыкларны тәгъриф, зәһрене яз, гъәдрене*.
(* Укырга чакырып яз, укуның кыйммәтен тәкъдир ит, наданлыкның начарлык, агу икәнен аңлат.)
(«И каләм!», 1906.)

Әдәбиятны мәгърифәт тарату һәм әхлак төзәтү чарасы итеп карау исә, мәгълүм булганча, үгет-нәсихәтчелеккә, дидактизм һәм рационализмга этәрә. Өстәвенә Тукайның остазлары XIX гасыр мәгърифәтчеләрендә дә үгет-нәсихәтчелек куәтле иде. Димәк, шагыйрьнең беренче чор иҗатында дидактизм өстенлек итүгә һич тә гаҗәпләнергә урын юк.
Дидактизм иң элек күп кенә шигырьләренең турыдан-туры чакыру, өндәү, өйрәтү, үгет бирү рәвешендә язылган булуларында күренә. 1906 елның урталарына кадәр матбугатка чыккан 21 шигырьнең унбере шундый. Болар, чынбарлыкның реаль чагылышы булудан бигрәк, мәгърифәтчелек рухында аңланыла торган эшчәнлеккә чакыруга кайтып калалар. Аларда боерык фигыль формалары өстенлек итә.

Борынгы уйкуларны төшенүбән улалым надим.

Улың бу журнала һәп мөштәриләр*.
(* Бу журналны яздырып алучы бул.)

Чуалсын мөштәри кариэләре*.
(* Яздырып алучы укучылары күбәйсен.)

И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк.

Файдаланыйк киңлектән,
Ваз кичик мин-минлектән.

Сүземә бакыңыз — юллар ачармын,
Үземә бакмаңыз — үзем начарлым.

Оялма бу киемнең тишегеннән.

Дидактик шигырьдә, әлбәттә, боерык фигыль яисә үгет-нәсихәтне белдерә торган башка фигыль формалары очрамаска да мөмкин. «Мужик йокысы»нда, мәсәлән, «Тор, уян, күтәрел!»* (* Бу сүзләрне кайбер әдәбиятчылар крестьянны көрәшкә, революциягә чакыру итеп аңлатырга телиләр.) дигән сүзләрдән кала, андый формалар юк. Әмма шигырь тулысынча дидактик характерда. Шагыйрь үзе билгеләп үткәнчә, «беренче тәрҗемә вә тәхрир» булган бу шигырен Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?» шигыре белән чагыштырып китү әһәмиятле булыр.
Оригинал 52 юлдан торса, тәрҗемә 79 юлны эченә ала. Менә Тукай тарафыннан арттырылган строфаларның кайберләре:

Тик яткач, ходаем
Бирми мал сәбәпсез;
Бишмәтең таланган,
Күлмәгең сәдәпсез.
Үзеңдә ялкаулык,
Хатныңда аңкаулык.
Кайда кышка азык
Ачлыктан сакларлык?
Син, ялкау, йоклагач,
Янчыгың сай булды.
Мал юк дип зарланма,
Үзеңнән күр аны;
Чәч иген, җир яхшы —
Алырсың дөньяны.

Күренә ки, яшь Тукай крестьянның авыр материаль хәлен, хәерчелеген аның нәтиҗәле эшли белмәве, иренчәклеге һәм ялкаулыгы белән аңлатмакчы була.
Кольцов исә крестьянны мохтаҗлыкка алып килгән сәбәпләргә басым ясамаган. Аның өчен төп нәрсә — крестьянның аянычлы тормышын төгәл һәм тәэсирле детальләр ярдәмендә дөрес итеп сурәтләп бирү. Ә Тукай, барлык ярлы крестьяннар өчен типик хәлне тасвирлаудан бигрәк, хезмәт сөймәүче аерым крестьянның хәленә игътибарны юнәлтә, шундыйларны тырышлыкка, эшчәнлеккә чакыра.
Яшь шагыйрьнең мәсәл жанрында җиң сызганып эшләве дә аның беренче чор иҗатына дидактизм хас булганлык турында сөйли. А. М. Горькийның югарыда китерелгән сүзләрен яңадан
искә төшерик. Мәсәлнең киң җәелеп китүенә XVIII йөз рус әдәбиятындагы дидактизмның бер күрсәткече итеп караган иде ул.
Истәлекләрдә әйтелгәнчә, Тукай 1905 елга кадәр үк И. А. Крыловның кайбер мәсәлләрен тәрҗемә итә башлаган. 1906—1907 елларда исә Крыловтан һәм төрек әдәбиятыннан алып проза белән тәрҗемә ителгән 70 кә якын мәсәлен матбугатка чыгара.
Ниһаять, ода-мәдхиянең активлашуы да үгет-нәсихәтчелекнең бер галәмәтеннән башка нәрсә түгел иде. Узган гасыр прозасы яисә драматургиясе уңай персонажны идеаллаштырган кебек, яшь Тукай да кемнедер яисә нәрсәнедер күккә чөеп мактый. Ул гына да түгел, шул уңай белән вәгазь әйтә, үгетли:

Габәс (1) үткәрмәялем маһ вә сали (2),
Тәрәккый идәлем, идеп тәгали.


((1) Габәс — буш, файдасыз.
(2) Маһ вә сали — ай һәм еллар.)
(«Шигырь», 1905.)

Сатира Тукайның бу кыска чор поэзиясендә җәелеп китә алмады. Чөнки конституцион иллюзияләр тәэсиренә бирелгән яшь шагыйрьгә дөнья ал да гөл булып күренә башлаган иде. Дөрес, аның «Мөридләр каберстаныннан бер аваз», «Японьяне мөселман идәчәк голяма нәрәдә?», «Хатирәи «Бакырган»» исемле өч шигыре язылды. Әмма аларда әле киң гомумиләштерү дә, элеккеләрендә табылмаган яңа сыйфатлар да юк.
Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Тукай иҗатының беренче чоры уңае белән реализм турында авыз тутырып сөйләп булмаган кебек, халыкчанлык принципларының өстенлек алуы хакында да уңай фикер әйтү кыен.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



{mospagebreak}
Мәгърифәткә чакыру, әхлак төзәтү идеяләре булса да, чорның иң зур бурычы — буржуаз-демократик революцияне ахырына җиткерү өчен көрәш авазлары бик үк ишетелми икән, Тукайның беренче чор иҗатында халыкның иң төп омтылышлары җитәрлек чагылыш тапмый дигән сүз. Форма ягы да халыкның эстетик зәвыкларыннан шактый ерак тора. Бу чорга караган 21 шигырьнең унбише иске әдәби телдә язылган. Халыкның җанлы сөйләм теленнән алынган поэтик образлар, эпитет, чагыштыру, троплар, мәкаль һәм идиомалар да аз очрый. Тукайда әле Көнчыгыш һәм үзенә кадәрге татар поэзиясендә табылмаган шигъри форма, үлчәм һәм яңгыраш юк дип әйтерлек. Күпчелек шигырьләрен ул «Ярым алма», «Бәдәвам», «Бакырган», «Йосыф — Зөләйха» китапларының үлчәменә туры китереп яза.
Әмма шунысы әһәмиятле: Тукай Көнчыгыш поэзиясенең кысасыннан читкә чыкмыйча иҗат итсә дә, аның шигырьләрендә озакламый ачылып китәчәк гаять зур талантның барлыгы ачык сизелә иде. Озакламый Тукай иҗатында халыкчанлык һәм реализм җәһәтеннән борылыш булды. Бу борылышта, бүтән факторлардан кала, беренче чор иҗатындагы уңай казанышлары да билгеле бер роль уйнады.
Әлеге 21 шигырьнең алтысы саф татарча. Ул гына да түгел, халыкның бай теленнән чумырып алып язылган бөтен бер зур шигъри әсәре бар. Аның исеме — «Кечкенә генә бер көйле хикәя». Әсәрдә халык теленнән алынган мәкаль һәм әйтемнәр, идиома һәм чагыштырулар гаҗәеп күп. «Кара карганы сабын берлән юа», «урман — өем, урыс — ирем», «Сафи — муен, Фатима апай баш иде», «яшь түгү», «башны бөгү» һ. б.
«Кечкенә генә бер көйле хикәя», югарыда әйтелгәнчә, тормышны, дөресрәге, Уральскида яшәгән Сафи һәм Фатима исемле кешеләрнең хәл-әхвәлен өйрәнү нәтиҗәсе. Димәк, яшь шагыйрь бу әсәрен чынбарлыкны объектив чагылдыру рәвешендә язарга омтылган. «Хикәя»дә без Сафи, Фатима һәм аздыручы карчыкның шактый җанлы образлары, алар арасындагы реаль мөнәсәбәтләр белән танышабыз. Әсәрнең сюжеты нигезендә яткан вакыйга да капиталистик чынбарлык өчен характерлы.
Дөрес, «Хикәя…» зур гомумиләштерү көченә ия түгел. Менә Сафи образы. Ул — сәүдәгәр, «тире сатып, йон алып, чыккан теше». Шул ук вакытта ул гаять юаш, тугры, гадел: «тиргәше юк, сугышы юк, төртеше». Мондый сәүдәгәрнең табыш артыннан куып, байлыгын арттыра алуына ышану кыен, билгеле. Димәк, Сафи типик сәүдәгәр образы булып җитмәгән. Фатима образы да киң гомумиләштерүдән мәхрүм. Аның шул хәлгә төшүенә кем гаепле? Әсәрдән аңлашылганча — үзе. Ягъни азгынлыгы аркасында ул адәм хуры булып калган. «И Фатима, кызганамын,— ник аздың?» — ди шагыйрь.
Натуралистик планда язылган «Кечкенә генә бер көйле хикәя» шул ук вакытта, күргәнебезчә, үгет-нәсихәтчелек белән сугарылган. Нәкъ XIX йөз мәгърифәтчеләренчә, азмагыз, азсагыз Фатима хәленә төшәрсез, ди шагыйрь.
Тукайның «Яз галәмәтләре» шигыре дидактизмнан бөтенләй азат. Беренче карашка, шигырьдә яз күренешләрен натуралистик сурәтләүдән башка нәрсә юк кебек. Җентекли башласак, яз күренешләре арасыннан социаль мәсьәләләрнең баш калкытканын, шагыйрьнең шул турыда уйлануларын чамаларга мөмкин. «Ярга чыгып бакылдаша» торган бакалар белән «мантыйк укыган» шәкертләрне параллель кую очрагына игътибар итик. Яшь шагыйрь иске мәдрәсәдәге уку тәртипләренә бер ук атып уза.

Толыплылар толыпларын ташладылар,
Киемсезләр иркен йөри башладылар,—

кебек юллардагы эчке мәгънәне дә сизми мөмкин түгел.
Моннан соң инде шигырьнең финалындагы табигать күренешен дә гади пейзажга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде.

Дәрьяларда бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт,—

ди шагыйрь. Бу юлларда, һичшиксез, гади язны гына түгел, бәлки җәмгыятькә Беренче рус революциясе китергән язны да чамаларга мөмкин.
«Г. Тукаев» дигән имза матбугатта беренче күренеп, ел — ел ярым вакыт үтүгә шагыйрьләр хоры эченнән яшь Тукайның тавышы аермачык ишетелә башлады. Шагыйрьнең поэтик куәте ай үсәсен көн үсте, беренче чор иҗатындагы халыкчанлык һәм реализм элементлары үрчи, ишәя барды һәм 1906 елның икенче яртысында инде аның поэзиясендә сыйфат сикереше булды.
Моңа китергән факторлар нидән гыйбарәт иде соң?
Беренчесе — һәм иң әһәмиятлесе — шагыйрьнең иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларының үсеше.
Тукай, демократик карашлы бүтән татар язучылары кебек үк, конституцион иллюзияләр йогынтысында озак кала алмады. Дума чакырылып, кызып «эшләп» ятуга да карамастан, революциянең дәвам итүе, крестьяннарның отыры активлаша баруы, Уральскидагы социал-демократик хәрәкәт, революцион вакыйгалар, яшерен, башлыча большевистик матбугат белән танышу* (* Мәгълүм булганча, Тукай 1906 елда «Война и дума» исемле большевистик брошюраның һәм А. Н. Бахның политэкономия нигезләрен популяр төстә аңлаткан китабының бер өлешен тәрҗемә итеп бастыра. Ул укыган революцион әдәбият болар белән генә чикләнмәгән.) аның иллюзияләрен какшата килделәр. 1906 елның җәендә думаның куып таратылуы тулып җиткән савытка соңгы тамчы булып төшә. Тукайга бер хакыйкать ачылып китә: патша хөкүмәте исән-имин калган тәкъдирдә бернинди дума да халыкка азатлык, крестьяннарга җир бирә алмаячак.

Ник куылдың син үзең соң,
Ник кумадың үзләрен?
Ник баш бөктең залимнарга,
Ник тыңладың сүзләрен? —

ди Тукай, думага эндәшеп («Государственная думага»).
Думаның эшчәнлегенә карата ирония белән сугарылган шигырьне Тукай түбәндәге юллар белән тәмам итә:

Әйдә, дуслар, бер тибрәник,
Акны тәңре яклар бит,
Караны бер көн каралтып,
Акны бер көн аклар бит.

Күренә ки, думага инде өмет юк, бөтен өмет «дуслар»да, ягъни халыкта, халык көрәшендә.
Конституцион иллюзияләрдән арыну бу чорда революцион-демократик позициягә басу дигән сүз ул. Тукайның революцион-демократик карашлары «Китмибез!» шигырендә аеруча калку чагылган. Рус карагруһчыларының «Монда начар икән, әнә Төркиягә китегез» дигән мәгънәдәге провокацион чыгышларына җавап итеп, Тукай «китмибез!» ди. Чөнки:

Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар — шул иске камчы, башкалык—тик фәсләре!
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!

Әнә шул килеш солтан деспотизмы астында яшәгән халыкның политик һәм экономик изелүен күрсәтү белән бергә, шагыйрь Россиядәге самодержавиечел-крепостнойлык строен да камчылый.
Китү фикерен ник кире кага соң ул? Төркия «сәкаре» (Сәкарь — тәмуг.) тагын да дәһшәтлерәк булганга гынамы? Россиядәге тәмуг белән ул килешеп калу ягындамы? Юк, аның фикеренчә, татар халкы, рус халкы белән берлектә, гаделлек, бәхет һәм азатлык өчен көрәшеп яшәү шарты белән уртак ватанда калырга тиеш. Бу фикер гаять кыска һәм төгәл итеп түбәндәгечә әйтелгән: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!»
Г. Тукай иҗатимагый-политик карашларының революцион-демократик эчтәлек алуы, билгеле, аның әдәби-эстетик карашларына да йогынты ясады. Әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен мәгърифәт тарату һәм әхлак төзәтү белән генә чикли алмый иде инде ул. Шагыйрь, котылгысыз рәвештә, әдәбиятка халыкның гомуми аң-белем дәрәҗәсен күтәрүне генә түгел, бәлки, политик аңын үстерүне, дошман тәртипләргә каршы көрәшкә чакыруны йөкләргә тиеш булды. Мондый фикерләрне без «…фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы» зур әдип һәм шагыйрьләр кирәк дип чыккан “Хиссияте миллия” исемле мәкаләсендә дә, шагыйрьнең җәмгыятьтәге урыны турындагы шигырьләрендә дә очратабыз. «Сорыкортларга» шигырендә ул, мәсәлән, үзенең тоткан юлын «бөтенләй социаллардай», ягъни социалистларныкы кебек, дип белдерә, төрмә яисә дар агачыннан курыкмавын әйтә.
«Бер татар шагыйренең сүзләре» исемле шигырендә дә поэзияне көрәш коралы итәргә тырышу фикере ярылып ята.

Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,
Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без,—

ди шагыйрь. Поэзияне, шулай ук гомумән әдәбият һм сәнгатьне, иҗтимагый тәртипләргә, политик стройга каршы көрәш коралы итеп карый башлау исә үз чиратында Тукайны халыкчанлыкка һәм реализмга этәрә иде.
Чынлап та, халыкны көрәшкә рухландыра торган идеяләр аның аңына барып җитсен өчен, иң элек әдәбият халыкчан булырга, ягъни ул халыкның эстетик зәвыкларын канәгатьләндерергә тиеш. Халыкчанлыкның мөһим чыганагы исә — фольклор.
Менә ни өчен 1906 елның икенче яртысыннан башлап Тукайда халык авыз-поэтик иҗаты белән кызыксыну аеруча көчәйде. «Әдәбият ахшамы, яки литературно-музыкальный вечер» (1906, ХХ/Х) исемле мәкаләсендә ул, мәсәлән, «…хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңга-яңга, үз ана телебездәге китаплар…» кирәклек турында әйтеп чыкты. «Шигырьләребез» (1907) мәкаләсендә инде ул, халык җырларына фәнни күз ташлау омтылышы ясау белән бергә, язма әдәбиятның халыкчанлыгы турында да кызыклы гына фикерләр әйтә.

 

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



 

{mospagebreak}
Халык иҗатын өйрәнү һәм халыкчанлык турында уйлана башлау эзсез калмады. Тукайның бу чор иҗаты инде халыкчанлыкның эчтәлеккә караган таләпләренә нигездә җавап бирә башлады. Югарыда күренгәнчә, аның поэзиясе революцион-демократик идеяләр белән сугарылды. Революцион-демократик бурычлар исә Беренче рус революциясе елларында халыкның төп омтылышларыннан күбесенә туры килә иде.
Художестволы форманың халыкчанлыгы мәсьәләсенә килгәндә дә, Тукай поэзиясенең шактый зур үзгәрешкә очраганын күрербез.
Тел мәсьәләсеннән башлыйк. Әгәр моннан элекке чорда язылган 21 шигырьнең алтысы гына саф татар телендә булса, хәзер инде 61 шигырьнең 43се тел ягыннан җиңел аңлаешлы. Иске әдәби телдә язылган шигырьләренең дә күбесендә тел тема яисә теге яки бу идея-художество максаты белән аклана. «Бөрадәранә (Бөрадәранә — туганнарча.) нәсихәт», мәсәлән, төрек шагыйренең шигыренә пародия итеп язылган. «Бер манигы тәрәкъкыйгә» һәм «Сөальләр» исемле шигырьләренең теле сатира объектына — руханиларга багышлануларына бәйле.
Катнаш телдә язылган шигырьләрнең бер өлешен мәдхия һәм мәхәббәт шигырьләре тәшкил итә. Мондый шигырьләр, гадәттә, Көнчыгыш поэзиясеннән килә торган «югары», купшы стильне ныграк саклыйлар. Әмма биредә дә инде Тукай кыю рәвештә саф татар телендәге строфалар, аерым юллар, халыкның сөйләм теленнән алынган әйләнмәләр, интернациональ яисә рус сүзләре кертеп җибәрә башлый.

Сөям мин сезне, сез — чын яшь егетләр;
Өмид бар сездә, сез — интеллигентлар.
(«Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә», 1906.)

И матур! мин янмас идем — яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!
(«Син булмасаң!», 1907.)

Күренә ки, Тукай поэзиясендә «татарлашу» процессы гаять кызу темп белән бара.
Ләкин шагыйрь теленең халыкчанлыгы өчен аңлаешлы һәм грамматик яктан дөрес булу гына җитми. Моннан тыш тел җанлы булырга, халыкның үзенә генә хас образлы фикерләү рәвешен сиздерергә, идиомалар, тәгъбирләр уңышлы кулланылырга тиеш. Бу яктан да Тукай шигырьләрендә яңалык җитәрлек.
«Сәйдәш абзыйның көлен күккә очырган дөньядыр» («Дөнья бу, йа!»), «Шаярсаң, күрсәтер «Уклар» яңак буйдан утларны» («Уклар»), «Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде» («Теләнче») кебек шигъри образларның бүтән телләрдә төгәл эквивалентын табу кыен. Мәкаль һәм әйтемнәр дә бу чорда мул кулланыла.
«Пар ат» шигырендә күзгә күренеп торган идиомалар да, мәкаль һәм әйтемнәр дә юк. Шулай да халык рухы аңкып тору ягыннан үрнәк шигырь бу. Хикмәт иң элек шунда: аерылышу һәм алдагы очрашу темасы (бу тема халык җырларында зур урын тота) поэтик яктан гаять тәэсирле итеп ачылган.
Менә шагыйрь, пар атка утырып, гомер иткән шәһәреннән чыгып китә дә Казанга юл тота. Моңсу, күңелсез, сагыш. Күзне йокы баса. Калыгу, уяну:

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм:
Аһ, бу нинди айрылу? Гомеремдә бер тапкыр күрәм.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Бу урында халык җырларында һәм бәетләрендә еш очрый торган түбәндәге ике юл искә төшә:

Авылыбыздан чыккан чакта
Карадым бер каерылып.

Югарыдагы строфалар лирик геройның «гомер иткән шәһәр»енә «каерылып карап», «таныш йортлар»га моңсу караш ташлавы тәэсирен калдыра.
Бер урында исә җыр кешенең юлдашы буларак телгә алына:

АҺ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Шулай итеп, шигырьнең темасы, аһәңе, поэтик детальләре халык иҗаты һәм җанлы сөйләм теле элементлары аны татар шагыйре күңеленнән генә чыгарга мөмкин булган шигырь иткән.
Халык авыз иҗаты Тукайның шигырь үлчәме өлкәсендәге эзләнүенә дә йогынты ясады. «Ишек бавы» һәм «Авыл хатынының бала тибрәткәндәге өмидләре» әсәрләрендә җырларның үлчәме генә түгел, бәлки барлык поэтик чаралары, хәтта аерым строфалары да халыктан алынган:

Ишек бавы бер алтын,
Безнең апай мең алтын.

Яисә:

Йокла, угълым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым.

Шул ук вакытта бу ике шигырьне Тукай халык авызыннан күчереп алган дип тә әйтә алмыйбыз. «Ризван», «вилдан», “гыйльман”, «мәрмәр», «җәүһәр», «кәүсәр» кебек сүзләр («Ишек бавы») яисә «иршатнамә алыр бу» шикелле тәгъбир халык иҗаты өчен характерлы булмаса кирәк. Өстәвенә «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өмидләре»ндә Лермонтов йогынтысын күрсәткән деталь бар. Тукайда:

Сары майдай эр, җаным,
И күңелемнең сайкалый;
Бакчы, күрче: бишеккә
Әкрен генә ай карый.

Лермонтовта:

Спи, младенец мой прекрасный,
Баюшки-баю.
Тихо смотрит месяц ясный
В колыбель твою.
(«Казачья колыбельная песня».)

Халык җырлары үлчәмен файдалануны турыдан-туры фольклор стилендә язылмаган шигырьләрендә дә очратырга мөмкин. «Тартар кошы сайрый» һәм «Государственная думага» шигырьләре шуңа мисал була алалар. Шагыйрь соңгысының исеме астына үзе үк «Ай бәгърем, Нәгыймә» көенә дип язып куйган.
Без, әлбәттә, татар халык иҗаты сюжетларына язылган яисә җырларның үлчәве һәм поэтик чаралары кулланылган шигырьләргә генә «халыкчанлык мөһере» басудан ерак торабыз. «Сәкарь», «әмсар», «әгъсар», «гыйззе вә җәл», «ру сияһ» кебек сүзләрне эченә алган «Китмибез!» шигыре дә, әйтик, «Пар ат» кебек үк, халыкчан. Беренчедән, шигырьнең төп идеясе — «хөр Русия», демократик Россия идеясе татар халкының да иң якын, иң бөек омтылышына тәңгәл килә. Икенчедән, шигырьнең теле һәм сурәтләү чаралары да күктән төшмәгән, ә халыкның үз теле арсеналыннан алынган. «Кара йөзләр» кебек идиома яисә «монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл» кебек әйләнмәләр әнә шул турыда сөйли.
Реализм мәсьәләсенә килик. Башлыча сатирик әсәрләрен күздә тотканда, Тукайның бу чор иҗатында реализмның тирәнәюе, тәнкыйди реализм таләпләренә җавап бирә торган аерым
шигырьләренең барлыкка килүе турында сүз йөртергә нигез бар.
Бу, барыннан да элек, үгет-нәсихәтчелекнең бик нык кимүендә һәм тормышны объектив чагылдыра торган шигырьләренең артуында күренә. Сатирасы, мәсәлән, ргволюцион-демократик
эчтәлек алу белән бергә, чынбарлыкның дәрес һәм фаш итүчән агылышына әверелде. Менә аның «Пыяла баш» (1906. IX), «Рәсемгә ишарә» (1906, IX) яисә бу еллар сатирасының иң матур үрнәге итеп саналырлык «Безне урынсыз яманлыйлар» (1907, XII) кебек шигырьләре.
Тукайның «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» (1907, I) исемле озын шигыренә тукталып китик. Мәгълүм булганча, 1906 елның январенда басылып чыккан «Шәкерд, яхуд бер тәсадеф» шигыренең пафосы шәкертләрне тырышып укырга өндәүдән генә гыйбарәт иде. Нәрсә укырга? Ничек укырга? Бу укудан файда чыгачакмы? Әнә шундый сораулар бөтенләй куелмаган иде.
“Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?” шигырендә Тукай нәкъ менә шул сорауларга җавап бирергә тырыша.
Беренче карашка шагыйрь шәкертләрнең үзләрен гаепли кебек:

Чаршау кордык,
Кояш безгә
Нурын чәчеп
Җибәрсә дә;
Каршы тордык,
Кудык, безгә
Яктылыктан
Ни килсә дә.

Әмма ул моның белән генә чикләнсә, реализм турында сүз була алмас иде.
Ары таба шагыйрь шәкертләрне аянычлы язмышка дучар итә торган сәбәпләрне күрсәтә. Беренчедән, шәкертләрнең материаль яктан тәэмин ителмәгәнлеге:

Ашсыз-сусыз,
Утын-шәмсез
Тар җирләрдә
Яттык сасып,
Капчык ясап
Җиләннәрдән,
Байлар саен
Теләндек без.

Икенчедән, мәдрәсәнең уку программасында тормыш өчен кирәкле фәннәрнең булмавы:

Укып мантыйк,
Булдык палач,
Чәйнәп сагызлар
Лач та лач.
Яш көннәрне
Наданлыкка
Корбан иттек тә
Чалдык без.

Өченчедән, Тукай мулла, мөдәррис һәм хәлфәләрне гаепли:

Күрдек анлардан
Тик корсак,
Алай борсак,
Болай борсак;
Ай-һай тирән
Бирән корсак,
Туймас корсак,
Тулмас корсак.

Җыеп әйткәндә, шигырь безгә иске тип татар мәдрәсәләренең яшь буынны физик һәм рухи яктан гарипләндерү урыны булганлыгын күрсәтеп бирә.
Тукай сатирасы бу чорда, урта гасырчылык калдыклары белән генә чикләнмичә, капитализм күренешләрен, буржуаз мөнәсәбәтләрне дә фаш итә башлады. Бу очракта инде тәнкыйди реализм турында авыз тутырып сөйләргә мөмкин.
Менә «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма» (1907) исемле шигырь. Яшәү җиңел һәм рәхәт, ди шагыйрь, әгәр «вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр» качсаң, «үзең алдап, башкалардан алданмасаң», үз корсагыңны зурайтырга «бар гомреңне хезмәт иттерсәң», байларга тәрилкә тотып, «ярлыларны бурлаклар дип сангалмасаң», «эчтән динсез булып, тыштан «дин», «дин», дип риялансаң һ. б., һ. б. Үзенең асылы белән үк намуслы кешегә, аның бәхетенә, гуманлыкка дошман булган җәмгыятьнең гореф-гадәтләре һәм мораль принциплары әнә шундый. Бу җәмгыятьтә хезмәт кешеләренең һәм аларны яклап тавыш бирүчеләрнең газапка дучар ителү сәбәпләрен Тукай инде, әйтик, «Мужик йокысы» һәм башка кайбер шигырьләрендәге кебек, аларның үзләренә, культура һәм әхлак ягыннан түбән дәрәҗәдә торуларына кайтарып калдырмый. Шигырьдән аңлашылганча, мәсьәлә акча-товар әйләнешендә, капиталистик мөнәсәбәтләрдә, капитал хакимлегендә. Шагыйрь ачык һәм төгәл итеп болай ди: «Читен тормыш!— капиталга чукынмасаң».
«Алтынга каршы» (1907) шигыре турында да якынча шуларны ук әйтеп булыр иде. Биредә дә «сары шәйтан»ның кешеләрне бозуы, аздыруы турында сүз бара.
Тукай реализмының үсеше белән бәйле рәвештә беренче чор иҗатында зур урын тоткан өндәү, чакыру, үгетләү формаларының хәзер нинди үзгәрешкә очравына игътибар итик. Өстән караганда риторик планда язылган шигырьләрнең күбесендә әлеге формалар, туры мәгънәсендә кулланылмыйча, бер поэтик алым рәвешен алды. Шул ук «Дөньяда торыйммы?..» шигырендә, мәсәлән, шагыйрь болай ди:

Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә,
Ялган сөйлә, күрмә зиндан, курмә төрмә;
Тип! дөньяда ач-ялангачларны белмә,
Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә!

Бу юлларны без, әлбәттә, туры мәгънәсендә кабул итмибез. Шагыйрь үзе үк соңгы строфаларның берсендә: «Мәгълүм инде, мин кушканча тормыйсың син», — ди.
Тукайның 1906—1907 еллар иҗатында һәм күләме, һәм идея-художество кыйммәте ягыннан «Шүрәле» поэмасы аерым урын тота.
Мәгълүм булганча, шүрәле турындагы әкият-легендалар һәм аларның вариантлары шактый күп. Тукай шуларның «иң мәгънәлесен», ягъни халыкның иң матур сыйфатларын чагылдырганын сайлап алган. Аннары, шигырь үлчәменә салып, ни булганны сөйләп чыгу белән генә чикләнмичә, хыялы аркылы үткәреп үзгәрткән, иҗади эшкәрткән.
Иң элек шагыйрь вакыйганы бер урынга — Кырлай авылы тирәсенә беркетеп куя: «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр». Аннары авылның климаты, табигате, гореф-гадәте, хезмәте турында язып китә. Үзенең бу хезмәттә катнашуын да онытмый:

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Әкиятләрдән аермалы буларак, поэмада без тагын вак детальләргә кадәр күздән ычкындырмыйча язылган табигать күренешләре белән очрашабыз.

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Күренә ки, шагыйрь вакыйга барачак фонны конкретлаштыра, әкият-легендадагы «саф» фантастик картина урынына көндәлек, табигый, реалистик картина тудырырга омтыла.
Ул гына да түгел, шүрәле катнашы белән булган хыялый вакыйгада да Тукай күбрәк реалистик детальләр белән эш итә.
Менә Кырлай авылы егете, «ялгызы бер ат җигеп», урманга утынга юнәлә. Барып җитә һәм «алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә» башлый. Шагыйрь аны «яшь егет», «батыр утынчы» дип атый, осталыгына, хезмәт сөюенә, ир йөрәкле, кыю кеше булганлыгына басым ясый. Әмма егет, үзе кисә торган утын кебек, хиссез, тойгысыз, катып калган кеше дә түгел. Шүрәле килеп чыккач, «сискәнеп, безнең җегет катып кала аягүрә».
Әмма ул бик тиз бу хәлдән чыга:

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

Хисләр, кичерешләр никадәр дөрес бирелгән! Башта аптырап калу, аннары сынап карау, сүзсез көрәш, ниһаять, үз дәрәҗәсен үзе белгән егетнең кыю сүзләре.
Вакыйга дәвам иткән саен, утынчы егет образы күркәмләнә, тулылана, зурая, ә шүрәле укучы күзендә һаман төшә, түбәнәя, кими бара.
Соңыннан егет горур рәвештә болай ди:

·    Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым «Былтыр» минем.
Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Шүрәле образын тудырганда да Тукай әкият-легендадан күп ары китә. Детальләштерә төшә, тагын да әһәмиятлесе — аның кешегә охшаганлыгына басым ясый: «Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе». Шүрәленең талаучыларны телгә алуы да кызыклы:

·    Бер дә шикләнмә, Җегет, син: мин карак-угъры түгел;
Юл да кисмимен, шулай да мин бик үк тугъры түгел.

Шулай итеп, әсәр баштан ахырга кадәр реалистик «лад»ка корылган: поэманың яртысын гади көнкүреш һәм гадәти табигать күренешләре тәшкил итә; икенче яртысындагы фантастик эпизод та реалистик планда тасвир ителгән. Поэмада романтик күтәренкелек урын алган икән, бу табигый хәл: әсәр халык авыз-поэтик иҗатына нигезләнеп язылган.
«Шүрәле» поэмасы Тукайның 1906—1907 еллар иҗатында халыкчанлык принципларының өстенлек алуын раслый торган иң саллы дәлил булып тора. Ул гына да түгел, татар поэзиясенең милли һәм халыкчан рәвеш алуында иң зур роль уйнаган әсәр бу. Рус поэзиясендә Пушкинның «Руслан и Людмила»сы нинди роль уйнаган булса, Тукайның «Шүрәле»се татар поэзиясендә шундый ук эш башкарды дисәк, шаять ялгышмабыз.

 

(Дәвамы киләсе биттә) >>>


{mospagebreak}
Тукай поэзиясенең бу чорда халыкчанлык һәм реализм җәһәтеннән яңа баскычка күтәрелүе, югарыда телгә алынган факторлардан тыш, рус классик поэзиясенең йогынтысына да бәйләнгән иде. Бу турыда шагыйрь ачыктан-ачык болай дип белдерде:

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам.

Чынлап та аның халыкчанлык һәм реализм ягыннан иң характерлы шигырьләре Пушкин, Лермонтов һәм башка рус шагыйрьләреннән тәрҗемә ителгән, файдаланып яисә үрнәк алып язылган. «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өмидләре», «Пар ат», «Хур кызына», «Кемне сөяргә?», «Мәхбүс», «Шагыйрьгә» һ. б. әнә шундыйлардан. «Шүрәле» поэмасы уңае белән шагыйрь үзе үк түбәндәгечә яза: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (Истинадән — таянып.) яздым»* (* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 1 т., Казан, 1975, 377 бит.).
Яңа поэтик формалар, алым һәм чаралар эзләгәндә дә Тукай башлыча рус шагыйрьләренә мөрәҗәгать итә башлады. «Мәхбүс» шигыре, мәсәлән, аабб, ввгг рәвешендә рифмалашкан дүрт юллы строфалардан тора. Һәр юлында — 11 иҗек. Пушкинның «Узник» шигырендә дә шул ук хәл.
«Кичке азан» шигыре һәм аңа язылган искәрмә бу яктан гаять кызыклы. Искәрмәдә Тукай болай ди: «Русларда вә башка мөтәмәтдин (Мөтәмәтдин — мәдәниләшкән.) милләтләрдә һәр сатыры ике сүздән («Стопа» мәгънәсендә.) гыйбарәт, ләкин гаять мәгънәле шигырьләр вардыр. Мин монда нәмүнә (Нәмүнә — үрнәк.) өчен Лермонтовның бер шигырен алып, шул мотивка «Кичке азан» сәрләүхәсилә (Сәрләүхәсилә — исемендә.) гаҗизанә (Гаҗизанә — гаҗизлык белән (тыйнаклык күрсәтеп әйтелә).) бер шигырь яздым»* (* Г. Тукай. Академик басма. 1 т., Казан, 1943, 381 бит.). Искәрмәдән соң Лермонтовның «Звезда» шигыре китерелгән.
Илдә, шул исәптән Казан губернасында реакция чоры башланганда, ягъни 1907 елның сентябрендә Тукай, солдатка каралу уңае белән туган якларыннан урап килгәч, Казанда төпләнеп кала.
Баштагы айларда шагыйрьнең күңеле күтәренке була. Казанга кайту турындагы күптәнге хыялының тормышка ашуы, культура әһелләре белән аралаша башлау, туган җирләрен күреп йөрү — болар барысы да тормышның ямьсез якларын хәзергә Тукай күзеннән яшереп тоталар. Габдулла Кариевка язган хатында ул болай ди: «Әлхәмделиллаһ! Монда күңелле. Дус-иш зыялылар күп, сөйләшәбез, укыйбыз, тәгатые әфкярда (Тәгатые әфкяр — фикер алышу.) булынабыз, кызык соң».
Әнә шул күңел күтәренкелеге аның шигырьләрендә дә сизелә. 1907 елның бөтен дәвамында (хәтта 1908 елның беренче айларында) без Тукай поэзиясендә реакция басымыннан туган моң-зарны ишетмибез диярлек. Менә ни өчен 1907 елны тулысы белән Тукайның икенче чор иҗатына кертеп карау дөресрәк була.
1908 елдан башлап инде Тукай шигырьләрендә яңа аһәң, яңа тавыш, яңа мотивлар ишетелә башлый. «Күңелсез минутта» (1908) шигырендә ул «Беттем мин, яшь малай, беттем гомергә» дип белдерә. «Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх, җәһәннәмдер миңа»,— ди «Тәрәддөд вә шөбһә» (1909) шигырендә.

Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде,
Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде?
(«Теләү бетте», 1909.)

Һава юктыр, алалмый рух сулыш та,
Кабахәт бөркү уң, сул, аст та, өст тә.
Читен хәл: гайрәтең җитсә — ерып чык,
Әгәр җитмәс исә — бет, шунда тончык!
(«Үкенеч», 1910.)

«Өмидсезлек» (1910), «Актык тамчы яшь» (1910), «Өзелгән өмид» (1910) кебек шигырьләре исемнәре белән үк шагыйрьнең эчке халәтенең нинди булганлыгын әйтеп торалар.
Күренә ки, 1908—1910 елларда Тукай поэзиясендә күз яше, кайгы-хәсрәт мотивлары, пессимизм элементлары арта төште.
Сәбәбе нәрсә иде соң?
Революциягә кадәрге тәнкыйтьтә бу нигездә биографик моментка кайтарып калдырыла иде: үтә нечкә хислелек, авыруы һәм талантына тиң килерлек белемнең булмавы* (* Вәлиди Җ. Тукайның шигырьләре хакында мөләхәзәләр. «Г. Тукай мәҗмугаи әсаре». «Мәгариф», 1914, 19—20 битләр.).
Революциядән соң Г. Нигъмәти һәм башка тәнкыйтьчеләр Тукай «пессимизмының» сәбәбен социаль-сыйнфый яктан килеп аңлата башладылар. Аларча, төп сәбәп — Тукайның пролетариат позициясенә баса алмавы. X. Хисмәтуллин һәм Я. Агишев, Г. Нигъмәтине дәвам итеп, болай диләр: «Бердәнбер һәм ахырынача революцион сыйныф — пролетариат белән бәйләнеше җитәрлек булмаган Г. Тукай… газаплану һәм эзләнүләр процессында дини тойгыларга бирелгәләде; аның шигырьләрендә төшенкелек мотивлары да урын алды»* (* Тукай Г. Академик басма, 1 т., 9—10 битләр.). Г. Халит исә, соңгылары белән килешкән хәлдә, мәсьәләнең катлаулырак икәнлеген әйтеп, Тукай пессимизмының, вак-буржуаз индивидуалист төшенкелегеннән аермалы буларак, гуманизмга барып тоташканлыгын күрсәтте»* (* Халит Г. Тукай үткән юл. Казан, 1962, 184 бит.).
Болар барысы да дөрес, әлбәттә. Әмма Тукай поэзиясендәге төшенкелек мотивлары турында сөйләгәндә, тагын бер нәрсәне искә алырга кирәк.
Тукай — беренче чиратта шагыйрь, сүз художнигы. Аның көрәш коралы — шигырь. Димәк, аның омтимизмы яисә пессимизмы, югарыда әйтелгәннәрдән тыш, үзенең төп коралы — әдәбиятка нинди мөнәсәбәттә булуы белән дә бәйләнгән. Әйтик, ул халык бәхете өчен көрәштә әдәбият алыштыргысыз куәтле корал дип ышана икән, җәмгыятьне үзгәртүнең марксизм өйрәткән юлын төшенмәгән тәкъдирдә дә, иҗатында пессимизмга җирлек була алмый. Шагыйрьнең конституцион иллюзияләргә бирелгән вакыттагы иҗатында, мәсәлән, пессимизмның әсәре дә юк иде.
Димәк, Тукайның өченче чор иҗатының үзенчәлеген, аерым алганда, пессимизм элементларының көчәю сәбәпләрен аңлау өчен шагыйрьнең әдәби-эстетик карашларындагы үзгәрешкә күз ташларга кирәк.
Тукай революцион-демократик позициягә баскач, әдәбиятның ролен политик тәрбия бирүдә, халыкны самодержавиегә каршы көрәшкә рухландыруда күрә башлады, дигән идек. Әмма азатлык һәм җир белән генә эш бетми. Моннан тыш, хезмәт ияләрен мул тормышка чыгарырга, кешеләр арасында дуслык, туганлык, үзара-ярдәмләшү мөнәсәбәтләре булдырырга, эксплуатацияне бетерергә, ягъни социализм строе урнаштырырга кирәк. («Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча…» һ. б.)* (* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 3 том, Казан, 1976, 197 бит.). Әмма ул соңгы бурычны тормышка ашыруның марксизм-ленинизм тәгълиматы күрсәткән юлын аңлаудан ерак тора иде. Димәк, бер чара кала: әлеге дә баягы мәгърифәт. Россиядә кабынып киткән революция үз эшен эшләр. Шуннан соң инде, мәгърифәт чаралары эшкә керешеп, халыкны әхлак ягыннан тәрбияләр, нәтиҗәле итеп эшләргә өйрәтер, дуслык, туганлык урнаштырыр.
Бу, әлбәттә, мәгърифәтчелек, әмма XIX гасыр мәгърифәтчелеге дә, Тукайның беренче иҗат чорындагы үз мәгърифәтчелеге дә түгел, бәлки, Белинский, Чернышевский һәм Добролюбов карашларына аваздаш булган революцион-демократик мәгърифәтчелек иде.
Моннан инде Тукайның әдәби-эстетик карашлары килеп чыга.
Аныңча, әдәбият һәм сәнгать, халыкны демократик тәртипләр өчен көрәшкә туплаудан тыш, капитализм тудырган әшәкелекләрне бетерү, кешеләрне әхлак ягыннан тәрбияләүдә хәлиткеч рольне уйнарга тиеш. Күренә ки, 1906—1907 елларда Тукай әдәбият һәм сәнгать җилкәсенә алар бу шартларда башкара алмаслык зур бурыч йөкләгән һәм бу бурычны үтәп чыгачаклар дип чын күңелдән ышанган* (* Бу чор иҗаты өчен пессимизмның характерлы булмавы, табигый, гаҗәп түгел.).
Реакция елларындагы карашларына кайтыйк.
1905 елгы революциядән соң илдә капитализмның үсеш темпы көчәеп, шуның юлдашы булган хәерчелек, бозыклык, индивидуализм һ. б. арта төште. Ә бит, шагыйрь фикеренчә, алар кимергә тиеш иде. Чөнки мәгърифәт чаралары — мәктәп, нәшрият, вакытлы матбугат һәм әдәбият белән сәнгать — юлга салынды, гөрләп үсә башлады. Әмма, мәгърифәт коралы куәтләнүгә дә карамастан, капитализм тарафыннан тудырыла торган әшәкелекләр арта гына бара. Бу ни хәл? Димәк, мәгърифәт чаралары өметне акламады. Тукай әдәбиятының мөмкинлекләренә дә шикләнеп карый башлый. Вакыт-вакыт хәтта әдәбият гомумән кирәкме? дигән фикергә дә килгәләде: «Җырлыйм, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?» — ди ул «Тәрәддөд вә шөбһә» (1909) шигырендә. «Өмидсезлек» шигырендә (1910) исә болай дип белдерде:

И каләм, син хакны язма, күз буя, юк-барны яз,
Бумыни соң тугъры ошгарны язып иншад (Иншад — иҗат итү.) җире?!

Лермонтовтан файдаланып язылган «Пигамбәр» (1909) шигыренең лирик «мин»е, алла тарафыннан пигамбәр итеп билгеләнгәч, бай, фәкыйрь, падиша булуына карамый, кешеләрнең гаебен ача, ялкынлы аятьләр укый башлый, «мәхәббәткә, карендәшлеккә» өндәргә керешә.
Ә кешеләр? Изге идеалларны кабул итеп, пигамбәр артыннан китәләрме соң? Юк, китмиләр.

Җәмигы әкърибам (Җәмигы әкърибам — барлык якыннарым.) — дуслар, карендәшләр, замандашлар
Миңа каршы котырдылар, рәхимсез аттылар ташлар.

Ахыр чиктә пигамбәргә, кешеләрне ташлап, сахрага китү һәм җанварлар белән бергә табигать эчендә яшәүдән бүтән чара калмый. Менә экономик стройны алыштырмыйча ул «ялкынлы аятьләр» ярдәмендә генә дуслык,, туганлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга хыялланган идеалистның язмышы. Мәгърифәт чаралары, шул исәптән әдәбият һәм сәнгать ярдәмендә капитализм җимеше булган әшәкелекләрне бетерергә теләгән шагыйрь дә, әлбәттә, шушы идеалист хәлендә калырга тиеш.
Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, реакция елларында Тукайның әдәбият һәм сәнгатьнең мөмкинлекләренә карата булган иллюзияләре җимерелә. Әмма шул ук вакытта әле аңарда боларның иҗтимагый ролен дөрес, материалистик аңлау да юк. Тукай иҗатында төшенкелек аһәңнәренең куәтләнүе, бүтән сәбәпләрдән тыш, әдәби-эстетик карашларындагы әнә шул үзгәрешкә дә бәйләнгән иде.
Тукайның иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларындагы үзгәреш лирикасына тагын бер җитди яңалык алып килде: анда романтизм башлангычы көчәйде. Дөрес, гомумән татар лирик поэзиясендә, аерым алганда Тукай иҗатында, романтизмның куәт алуы кайбер бүтән факторлар, әйтик, азатлык сөюче горур шәхес идеясенең куәтләнүе яисә лирик поэзиядәге дидактизмнан тәмам арыну ихтыяҗы белән дә бәйле иде.
Беренче сәбәпкә кайтыйк. Тукай әдәбият һәм сәнгатьнең мөмкинлекләренә кагылышлы мәгърифәтчелек иллюзияләреннән арынды. Әмма җәмгыятьне тамырыннан үзгәртергә сәләтле көчләр белән бәйләнеше зәгыйфь һәм шул көрәштә мәгърифәтнең нинди роль уйнарга тиешлеге аңа бик үк ачык түгел. Табигый, бер мәлгә кешене кыса, изә, коллыкка дучар итә торган җәмгыять тоташ бер явызлык булып күренә башлый. Әнә шуннан инде үзен тормышка, җәмгыятькә, дөньяга тулаем, каршы куйган лирик герой образы калкып чыга.
Менә Тукайның Лермонтовтан файдаланып язган «Соңра» (1908) исемле шигырендәге «җөмлә нәрсәдән бизгән кеше» образы.

Һәрвакыт ул инде ялгызлык сөя, золмәт сөя;
Бер пигамбәр яки бер дәрвиш кеби — газләт сөя.

Яисә менә шагыйрь тормышның тышкы ялтыравына, кешеләрнең йөзендәге көләч битлеккә ышанып, шул баткаклыкка төшүенә, шуннан еракта, йолдыз кебек биектә торып кала алмавына үкенә.

Шулай янсам, ни булды, төшми җиргә,
Якынлашмыйча һәр мәгърур сәфилгә (Мәгърур сәфил — масаючы түбән җан.)
Янып ялгыз шулай, күп еллар үткәч,
Сүнәр идем, ходайдан вәгъдә җиткәч.
(«Үкенеч», 1910.)

Үзенең каләмдәше-шагыйрьгә ул мондый киңәш бирә:

Баш имә,— зур син,— бу әдна (Әдна — бик түбән.) җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
(«…гә (Ядкяр —Шагыйрем…»), 1908.)
Бу бәйләнештә Тукайның «Бер мән (Мән — зат, кеше.)» (1910) исемле шигыре аеруча кызыклы. Менә аннан берничә өзек:

Итәм кайчак бөтен инсанга нәфрәт,
Бу нәфрәттән туа күңелемдә хәсрәт.
Тула күкрәк ачы, яшьрен зәһәргә,
Ачу зәһре ага җан берлә тәнгә.
Бөтен инсан вә җир, күккә, нөҗүмгә (Нөҗүм — йолдызлар.)
Күңел башлый, котырган күк, һөҗүмгә.

Үзе яшәгән җәмгыятьтән тәмам бизгән шагыйрьнең үткәнне сагынып куюына («Милли моңнар»), табигать һәм мәхәббәтне идеаллаштырып сурәтләвенә («Мәхәббәт», «Җәйге таң хатирәсе») тукталып тормастан, шуны гына әйтик: китерелгән мисаллардан күренгәнчә, романтизмның төп сыйфаты — кешене иҗтимагый тирәлектән бәйсез итеп, аңа каршы куеп күрсәтү Тукайның бер төркем шигырьләрендә ярылып ята. Мондый шигырьләргә С. Рәмиев үзе дә кул куярга тартынмас иде.
Әмма Тукай лирик буларак та романтизм кысасына сыеп бетә алмый. Чөнки ул халкы белән тыгыз бәйләнгән, изелүчеләрнең мәнфәгатен йөрәгенә якын ала иде. Менә ни өчен аның бу чор лирикасында да, дөньяга тулаем нәфрәттән туган уй-кичерешләр белән беррәттән, җәмгыятьнең хезмәт ияләрен газапка дучар иткән яклары тудырган кичерешләр дә ишетелә һәм аның саен куәтләнә бара. Мәсәлән, ул буржуаз җәмгыятькә хас булган төп каршылыкка — байлык һәм фәкыйрьлек, изүчеләр һәм изелүчеләр, хезмәт һәм капитал арасындагы каршылыкка игътибар итә башлады. «Кярханәдә» (1910) исемле шигырендә ул завод эшчесе образын тудырырга омтыла. Дөрес, эшчегә Тукай демократ шагыйрь, крестьян шагыйре күзе белән карый:

Аргайгандыр үзе,
Саргайгандыр йөзе;
Бөкрәйгәндер биле,
Нурсызланган күзе.

Шигырьнең «бу ямьсез тамугдан» «ямь-яшел кырларга», кошлар сайрый, «арыш, богъдай үсә, җир җиләкләр пешә» торган урынга качып котылу теләге белән тәмамлануы да шул турыда сөйли. Күренә ки, эшчеләр сыйныфының тарихи миссиясен күрсәтүдән шагыйрь әле шактый ерак тора.
«Күгәрчен» шигырендә дә Тукай социаль контраст темасын демократларча яктырта. Лачынны күреп, «мескен күгәрчен» болай дип уйлый:

Зәгыйфь, корбан булу артык, ходаем,
Булудан андый көчле һәм дә залим!

Тукайның социаль-сыйнфый каршылыклар темасына язылган шигырьләре реакция чорында өчәү генә. Шуларның «Яратырга ярый» (1909) исемлесе аерым игътибарга лаек.

Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире (1) бар,
Киемсез, калтырап торган мәсакине (2), фәкыйре бар,—
((1) Зәмһәрир — каты салкын.
(2) Мәсакин — мескеннәр.)

ди шагыйрь. Фәкыйре бар икән, бае да бар. Кышның суыгы соңгыларга куркыныч түгел.

Яратырга ярый җәйне: матур ул, анда зур ямь бар,
Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар.

Биредә инде беренче строфадагы фикер тагын да ачыклана һәм үткенәя төшә. Берәүләр таш бинада рәхәтләнеп яшиләр, икенчеләр — әлбәттә, башлыча крестьяннар — челләдә әлсерәп эш эшлиләр.

Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар!

Шигырьнең соңгы юлына карап, Тукай кеше сөймәгән икән дигән нәтиҗә ясарга ярамый. Фәкыйрьләрнең авыр хәленә ачыну белән сугарылган ике строфа яктылыгында шагыйрьнең әйтергә теләгәнен аңлау кыен түгел. Дөньяны сөймим,— ди ул,— чөнки анда адәмне адәм изү бар.
Бу шигырьне инде тәнкыйди реализмның лирикадагы матур үрнәге итеп карарга мөмкин. Чөнки ул җәмгыятьнең төп
каршылыгы тәэсирендә туган типик уй-кичерешләрнең поэтик
гәүдәләнеше булып тора.
Тукайның бу чор сатирасы исә бөтенләе белән тәнкыйди реализмга карый дисәк, шаять ялгышмабыз. Аның реакция еллары иҗатында сатира микъдар һәм сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрелде. 1908—1910 елларда язылган 150 чамасы әсәрнең 50 гә якыны, мәсәлән, сатира төренә карый. «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» һәм «Ысулы кадимче» кебек поэмаларының нәкъ шушы чорда язылуы очраклы хәл булмаса кирәк.
Әлбәттә, Тукай сатирасы башлыча шул ук объектка — реакцион руханиларга, иске тип сәүдәгәрләргә, идеология һәм көнкүрештәге урта гасырчылык калдыкларына каршы юнәлтелгән. Ләкин бу чорда Тукай буржуаз җәмгыятькә хас булган күренешләрне дә камчылый башлый.
Күп кенә шигырьләре, мәсәлән, буржуаз мораль темасына багышланган. Аерым алганда, шагыйрь чын дуслыкны икейөзлелек һәм намуссызлыкның басып китүенә ачына. Менә аның ике генә юллык «Вак-төяк» шигыре:

Бу дөньяда, табигыйдер, кеше буш булмый дошманнан;
Шулай анысы; вәләкин, и ходаем, сакла дустлардан.
«Үпкә» шигырендә шагыйрь дуслык битлеге кигән әнә шундый кешеләргә «үпкә» белдерә. Икейөзлелек, индивидуализм күренешләре тагын «Кемнән ярдәм эзләргә», «Күрсәтә», «Ачы тәҗрибә авазы» кебек шигырьләрендә үткен итеп әйтелгән. Капитал хакимлек иткән җәмгыятьтә бүре законнары, икейөзлелек һәм индивидуализм чәчәк ата икән, анда вөҗдан һәм намус дигән нәрсәгә урын юк. Тормыш диңгезендә йөзү җиңел, ди шагыйрь:

Вәләкин йөкләмә аркаңда вөҗдан,
Авыр ул бу йөзүдә кургашындан.
(«Вөҗдан зарары».)

Буржуаз җәмгыятьтә семья-мәхәббәт мәсьәләләренең ямьсез һәм авыру төс алуы шулай ук Тукай күзеннән читтә калмаган. Менә «Хәзерге өйләнүчеләр» шигыре.

Күңелләр саф чагында шәп, матур кыз сайлыйлар анлар;
«Булыр безнең хатын, булса йөзе айдай»,— диләр анлар.
Әгәр дә басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.

Әдәбият, сәнгать һәм матбугатның буржуаз җәмгыятьтәге хәле, язмышы да Тукайны бик нык борчыган. Шулай да Тукай акча капчыгына хезмәт итәргә керешкән язучыларны, журналист һәм җәмәгать эшлеклеләрен аклый алмый, буржуаз интеллигенция вәкилләрен исә хурлык баганасына кадаклап куя.

Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын,
Баюдан башкага күңлен дә салмас.
Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип исеме аңар таглыр-тагылмас,—

ди ул «Яшьләр» шигырендә. «Улмы? — Ул…» исемле шигырьдә газеталарны үзенең чүп-чары белән тутыра торган зыялының образы күз алдына килеп баса:

Ул зыялыдыр, беләмсез: мәгърифәт, хикмәт сата;
Манжет алган ун тиенгә, биш тиенгә — ак яка.

«Сибгатуллин» исемле шигырьдә дә шундый ук бер интеллигент белән очрашабыз.
Буржуа ялчыларын фаш итү ягыннан «Милләтчеләр» исемле шигырь аеруча зур әһәмияткә ия. Менә авыру татар халкы. Үзләрен халык хезмәтчесе дип йөргән милләтчеләр дәвалаган булып кыланалар. Чынлыкта исә халыкның калган акчасын үзләштерү өчен баш очында ясин гына укыйлар.
Татар халкы әкияттәге йота торган балык иркендә калган көймә хәлендә. Көймәне коткару өчен балык авызына атылып үзен корбан итәргә сәләтле «мөрәүвәтле (Мөрәүвәтле — үзен-үзе аямый торган.) бер җан кирәк». Милләтче исә моңа бара алмый. Чөнки

Милләтче бик куркак бит ул, судан курка,
Гәрчә милләт диеп авыз суын корта.

Күренә ки, Тукай, гадәтенчә, образларны мул кулланып, аерым алганда, су детален уйнатып, милләтченең, милләтне түгел, бәлки, үз корсагын кайгыртуын күрсәтеп бирә.
Тукайның реакция еллары иҗатында күләме ягыннан да, әһәмияте ягыннан да иң зур әсәре булган «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасына махсус тукталып китик.
Әсәр иске «Кисекбаш китабы»на пародия итеп язылган. Тукай борынгы поэманың үлчәмен, аерым строфаларын (күпчелек очракта үзгәртеп) һәм сюжет схемасын файдаланып, идея-художество ягыннан пародия объектына капма-каршы булган әсәр тудыра.
Сюжет схемасын дидек. Моны болай аңларга кирәк. Әсәрләрнең сюжетлары тышкы ситуацияләр ягыннан гына охшаш булып, эчтәлекләре ягыннан бер-берсенә капма-каршы. Иске «Кисекбаш»та — фантастик сюжет (Мөхәммәт пигамбәр, Гали батыр, дию, сәмруг кош, дөлдөл, зөлфәкар һ. б.). «Печән базары…»нда инде гадәти көндәлек, дөньяви сюжет. Мөхәммәтне «Көфер почмагы» каһарманнары, Диюне дини секта башлыгы Гайнан ишан*
(* Дию сараеның вывескасын укы:
«Монда сакин бужи фирка җания,
Табигыйннәр мәзһәбе Гайнания».), Галине цирк көрәшчесе Карәхмәт алыштыра. Кисекбаш та фантазия җимеше генә түгел. Бу образда Гайнан ишан тарафыннан җәберләнгән сәүдәгәр күздә тотылган.
«Кисекбаш китабы»на нисбәттә өстәлгән һәм төшереп калдырылган урыннар да поэманың реалистик планда язылганлыгы турында сөйли. Тукай, мәсәлән, детальләштерүгә зур игътибар итә, ягъни көндәлек тормыштан алынган вак, әмма әһәмиятле детальләр өсти. Менә, «полный ход килгән трамвайдан узып», баш тәгәрәп килә, менә Миңлебай Карәхмәтне чакырырга дип «чатыр-чатыр» чабып китә. Менә Карәхмәт Дию белән сугышырга дип юлга чыга, Кисекбаш җирдән тәгәрәп бара;

Башны күргәч, кузгалып гайрәтләре,
Өрде барча итчеләрнең этләре.

Малайлар таш атып калалар.
Яисә менә портрет детальләре. Башны күтәрә алмыйча, «көчләнә, тирли, батыр хәлдән тая». Дию бик зур булса да, адәм кыяфәтендә:

Салынып төшкән килешсез мыегы —
Бик озындыр, мисле күсе койрыгы.

Казанның билгеле урыннары — «Китаплар ханәсе»н, «Әль-ислах» редакциясен, Крестовников заводын телгә алу әсәрне шулай ук «дөньявилаштыра».
Ниһаять, Кабан күлен сыйфатлау белән бәйле рәвештә иске мәдрәсәләргә сатира булып яңгырый торган бөтен бер бүлек өстәлгән (IV бүлек).
Пародия объектының үз әсәре рухына туры килми торган бик күп урыннарын Тукай төшереп калдырган. «Кисекбаш китабында, мәсәлән, Гали белән Дию нәкъ фантастик әкиятләрдәгечә сугышалар. Тукай исә бу урынга җиткәч болай ди:

Язмыймын сугыш нә рәсмә булганын,
Кайсы җиңгән йә җиңелгәнен.
Гөрзи төшкәч, кайсы билдән батканын,
Кайсысының маңгаеннан батканын.

Һәм бу бик табигый. Реалист шагыйрьне маҗара үзе кызыксындырмый. Маҗара аның өчен бер чара гына.
«Печән базары…» поэмасында төп персонаж — Кисекбаш. Димәк, әсәрнең идеясе башлыча шушы образда гәүдәләнә.
«Көфер почмак»ка тәгәрәп килеп җиткәч, Кисекбаш үзенә үзе характеристика бирә. Ул туксан тугыз мәртәбә хаҗга барган хаҗи икән. Мәскәү белән алыш-биреш итә торган сәүдәгәр. Хәтта «сумына туксан тиенне» чәлгән, ягъни, үзен банкрот дип игълан итеп, ун процент биреп котылган икән. Шәһәр думасында гласный. Гомерендә унбишләп хатын алган. Шуның өстенә төннәрен «тәтәйләр» янында үткәрә, ә «көндез кеше сурәтенә» әверелә, ягъни изге кеше кыяфәтендә йөри.
Карәхмәт килеп башны күтәрә алмагач, бу могҗизаны аңлату йөзеннән ул үз портретына яңа буяулар өсти:

Бу мидә йөзләп гыйнад (Гыйнад — тискәрелек.) амбары бар,
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.
Бу мидә бардыр җәһаләт (Җәһаләт — наданлык.) ун вагон,
«Мин беләмлек» дәгъвасы — бер мең вагон.
«Иске — изге», фикре бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит — кяфер» — егерме склад…

Кисекбаш, димәк, Галиәкбәр агай, Хәмзә бай, Шкафчы, Фәтхулла хәзрәтләр «компания»сенең бер вәкиле. Ул да урта гасырчылык гореф-гадәтләренә кендеге белән береккән иске тип татар сәүдәгәре.
Кисекбашның үзенә үзе шундый характеристика бирүе беренче карашка сәер тоелырга мөмкин. Әмма монда ике моментны истә тотарга кирәк. Берсе: бу сүзләрне Кисекбаш үз яраннарына, Печән базары әһелләренә сөйли; икенчесе: поэма — жанры ягыннан фантастик сатира.
Бу алымның ничаклы зур идея-художество эффекты бирүен аңлау өчен әсәрнең түбәндәге урынына игътибар итик. Кисекбаш үзенең «матур» сыйфатларын санап бетерүгә, «Көфер почмагы» әһелләре:

…«Аһ, нинди изге баш!» — диләр,
«Тик янә урнына ябышмас»,— диләр.

Бу юллардагы үтергеч сарказмны сизми мөмкин түгел. Өстәвенә бу сүзләр Кисекбашны татарлар тормышындагы урта гасырчылык, феодализм калдыклары белән берләштерә, персонажның типиклыгын ассызыклап күрсәтә.
Моннан соң Печән базары «каһарманнары», Кисекбашның «трагедиясен» зур бер милли эш итеп карап, ярдәм итү чарасына керешәләр. Поэманың нигезендә ята торган комизм нәкъ шуннан гыйбарәт. Искелек тарафдарларының бөтен тормышы — буш куык, шәүлә, тоташ бер ахмаклык. Бу яшәеш һич тә аек акылга сыймый. Димәк, мондый яшәеш, мондый тәртипләр, мондый тормыш тамырыннан үзгәртелергә тиеш. Поэмадан чыга торган нәтиҗә әнә шуннан гыйбарәт.
Моңа тагын Кисекбаш һәм яраннарының патша хөкүмәте («Патшадан солдат сорыйк») һәм Россиянең иҗтимагый строена (дума турындагы сүзләр) таянуларын, диннең (Дию һәм камчылы ишан) иске тормыш сагында торуын раслаучы эпизодларны, иске мәдрәсәнең тәнкыйтьләнүен (күл буе шәкертләренең хыяллары) һәм Казан сәүдәгәр һәм мещаннарының эстетик зәвыкларына ымлауны (циркны бик сөяләр) да өстик.
Җыеп әйткәндә, «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» поэмасында татар феодаль-буржуа җәмгыятенең асылы сәнгатьчә гәүдәләндерелә, объектив рәвештә бу җәмгыятьнең җимерелергә тиешлеге раслана.

 

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



{mospagebreak}
Инде халыкчанлык мәсьәләсенә килик.
Казанга килгәч, Тукайда халык иҗаты белән кызыксыну тагын да көчәя төшә. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1910 елда «Халык моңнары» исеме астында җырлар җыентыгы чыга, «Халык әдәбияты» турында лекциясе укыла. Мәгърифәтне пропагандалау һәм үгет-нәсихәт белән генә тормышны үзгәртеп булачагына ышанычы беткәч, Тукайны, табигый, халыкның чын, тормышчан, реаль омтылышы нидән гыйбарәт булганлыгы борчырга тиеш иде. Җавапны билгеле күләмдә халыкның үз иҗатыннан да табарга мөмкин. Бер генә җырны игътибар белән тикшерсәң дә,— ди Тукай әлеге лекциясендә,— халыкның «…халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр»* (*Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 4 т., Казан, 1977, 266 бит.).
Халык авыз-поэтик иҗатын өйрәнү тагын, мәгълүм булганча, язма әдәбиятта халыкчанлык принципларын тормышка ашыруда хәлиткеч роль уйный. Бу мәсьәләне дә Тукай тирән аңлаган: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр»* (* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 4 т., Казан, 1977, 203 бит.).
Халык иҗатын өйрәнү, шул турыда тирәнгә кереп уйлану Тукайның үз иҗатына да йогынты ясады. Беренчедән, аның турыдан-туры фольклордан файдаланып язылган әсәрләре бермә-бер артты («Күк сыер», «Таз», «Су анасы», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Милли моңнар», «Кәҗә тугърысында», «Кәҗә белән Сарык хикәясе» һ. б.).
Икенчедән, халык иҗатын файдалану принципларында да яңалык күзгә ташлана. Әгәр элек халык иҗаты чаралары күбрәк берәр идеяне үткәрүгә сылтау гына булса («Государственная думага») яисә халык җырлары чаралары үзгәртүсез файдаланылса («Ишек бавы» һәм «Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре»), хәзер инде Тукай ул чараларны үзенчә эшкәртә, иҗади файдалана.
Менә аның «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыре. Монда шагыйрь халыкның озын көйләргә җырлана торган җырларының үлчәмен һәм ритмын алган. Шигырь 10—9 үлчәмле дүрт юллык строфалардан тора, һәр юлы халык җырларына хас буыннарга бүленә.
Сөялгәнсең (4 иҗек) чатта (2 иҗек) баганага (4 иҗек), Яфрак төсле (4 иҗек) сары (2 иҗек) йөзләрең (3 иҗек); Кызганмыйча (4 иҗек) күңлем (2 иҗек) чыдый алмый (4 иҗек); Бигрәк моңлы (4 иҗек) карый (2 иҗек) күзләрең (3 иҗек).
Шигырьнең теле саф татарча. Халыкның җанлы сөйләм телендә һәм җырларында очрый торган поэтик чара һәм образлы тәгъбирләр уңышлы кулланылган. «Яфрак төсле сары йөз», «кәеф сөрә, типтерә», «күңелне өзү» һ. б. Кызның йөзе бер генә булса да, аны «йөзләрең» дип күплектә китерү — шулай ук җырларга хас күренеш.
Шул ук вакытта шигырь типик халык җыры булудан ерак тора. Татарның озын җырларын, мәсәлән, күп кенә очракта кыскартырга мөмкин. Чөнки алар 8—7 иҗекле гадәти җырларга «гына-генә», «да-дә», «ла-лә», «лай-ләй», «ай-әй» кебек кушымчалар өстәп озынайтылган булалар. Тукай шигыренең юлларын инде кыскарта алмыйсың. Кыскарттың исә — аларның рухы гына түгел, мәгънәсе дә үзгәрә.
Халык җырларының беренче яртысы белән икенче яртысы арасында күп очракта мәгънәви бәйләнеш булмый. Тукай шигыренең һәр строфасы бербөтен. Ул гына да түгел, строфа белән строфа да бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булып, сюжет тәшкил итәләр. Безнең күз алдыннан бөтен бер драма үтә.
Капитал хуҗасы татар кызын мәсхәрәләгән дә куып чыгарган. Хәзер кыз баганага сөялгән килеш шул байны каргый. Ә яныннан нечкә күңелле шагыйрь уза. Бай исә кайдадыр типтерә.
Шигырь лексик составы һәм синтаксик-стилистик чаралары белән дә халык җырларыннан шактый аерыла. «Аз шул бездә байлар, кайсысы кем», «сизмисең бит син дә синең яннан нечкә күңел шагыйрь узганын» кебек әйләнмәләрне халык иҗатыннан, әлбәттә, табу кыен.
Күренә ки, халыкка «тәкълит итеп» язылган «Эштән чыгарылган татар кызына» шигыре шул ук вакытта татар җырларының копиясе түгел. Ул, әгәр шулай әйтергә яраса, рудадан алынган эретмә, металл. Руда белән металл арасында эчке уртаклык булса да, алар икесе ике нәрсә.
«Милли моңнар» шигыре турында да шуларны ук әйтергә мөмкин.
Турыдан-туры халык җырлары яисә әкиятләре стилендә язылмаган шигырьләрендә дә Тукай халыкчанлык юнәлешендә зур адым ясады. Теле тагын да «демократлаша», халыкның җанлы сөйләм теленә якыная төште. Төрек телендә язылган шигыре бөтенләй юк. «Бер шәехнең мөнәҗәте», «Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә», «Мигъраҗ», «Бер мән» кебек иске әдәби телдә язылган диярлек шигырьләре булса да, алар чагыштырмача җиңел аңлаешлы. Бүтән шигырьләрендә очраган гарәп сүзләре яки берәр идея-тематик максаттан яки татар телендә билгеле бер төшенчәне бирә торган сүз булмаудан яисә инде рифма, ритм таләбеннән чыгып кулланылалар.
Иң әһәмиятлесе шул: Тукай поэзиясендә татар теленең «халыкчан физиономиясе» тагын да тулырак күренә башлады. Идиома, әйтем, мәкаль һәм бүтән бер төр фразеологик әйләнмәләрне уңышлы куллануның үрнәге булган сатирасына да, халык иҗаты стилендә язылган шигырьләренә дә тукталмастан, мәхәббәт шигырьләренә күз ташлап китик. Мондый әсәрләрдә ерактан килә торган «югары» стиль гадәттә ныграк саклана торган була.
Менә аның «Бер рәсемгә» шигыре ничек башлана:

Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына;
Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына (Нәкъкаш — рәссам, художник.).

Әмма шушы «илаһи» шигырьгә Тукай кыю рәвештә «пычак керсен» идиомасын кертеп җибәргән.
«Мәхәббәт» газәлендә шагыйрь Көнчыгыш поэзиясенең уңай традицияләрен гүзәл чәчәккә әверелдергән. Шул ук вакытта бу шигырьдә дә без көндәлек тормыштан алынган «түбән» образлар табабыз, һәм алар контекстта «шигъри алтын»га әверелгәннәр.

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы.

Шагыйрь хәтта политик терминнарны кулланудан да курыкмаган. Радикаллар мәгънәсен аңлаткан «әхрар» һәм «таңчы» сүзләре — әнә шуның мисаллары.
«Сөбханалла, сөбханалла» һәм «Егет илә кыз» исемле юмористик шигырьләре дә кызыклы. Аларда Тукай сөю-сөелу, гыйшык-мәхәббәт кичерешләрен халыкның үзенчә хис итеп, аның үз сүзләре, үз образлары, үз бизәкләре белән гәүдәләндерергә омтылган.
Лирикада яңа сүзләр, яңа бизәк һәм яңа алымнар куллану ягыннан «Кулың» исемле шигырь дә игътибарга лаек. Карап торышка бу типик газәл. Купшы сүзләр дә, катлаулы метафоралар да, гипербола да бар анда.

Чын бәхетледер кулың тоткан колын;
Гайне кодсият вә гыйффәттер* кулың.
(* Гайне кодсият вә гыйффәт — пакьлек һәм сафлыкның нәкъ үзе.)
Мин кулың тоткачтан аштым күккә дә,—
Бер дә чиксез гали чарлактыр кулың.

Шагыйрь әнә шул рәвешчә мактап килә-килә дә кинәт болай ди:

Шагыйранә сүз бу, аңларсың үзең,—
Бу сыйфатлардан ераграктыр кулың.
Тукта, бер мактыйм әле дип уйладым,—
Әллә ник мактарга ансаттыр кулың!

Ягъни, шулай инде, мактау объекты идеалдан ераграк торса да, шигырь традициясе кушканча күккә чөеп мактыйсың* (* «Әльислах» газетасында (1908, 38 сан, 20 июль) Тукай шигырьнең исеме астына җәяләр эченә “Мактый беләм микән дип кенә мактаган” дип куйган.). Күренә ки, бу шигырь фактта элек-электән килә торган мәхәббәт газәлләренә пародия булып тора.
Шулай итеп, без Тукайның реакция еллары иҗатын аерым бер чор итеп карарга мөмкинлек бирә торган яңа сыйфатларны күздән кичердек. Лирикасында романтизм башлангычы куәтләнсә дә, тәнкыйди реализмның беренче яралгылары да күренә башлый. Сатирасында реализм тагын да байый, тирәнәя. Халыкчанлык ягыннан да Тукай поэзиясе яңа баскычка күтәрелә.
Тукайның 1911 —1913 еллар иҗатын аерым бер чор итеп карарга шулай ук нигез бар. Ил күләмендәге үзгәреш, шагыйрьнең шәхси тормышындагы вакыйгалар белән бергә үрелеп, дөньяга карашына һәм иҗатына йогынты ясамый калмады.
1911 елда Тукай Астраханьга бара һәм яңа тәэсирләр алып кайта. Социаль-сыйнфый контрастларны чагылдыруның классик үрнәге булган «Сайфия» шигыре, мәсәлән, нәкъ менә шушы сәяхәт уңае белән язылган.
1911 елның соңгы көннәрендә ул, Өчиле авылына кайтып, ике айга якын торып килә. «Авыл мәдрәсәсе», «Бәет» («Бу сәнә ачлык еланы…»), «Авылда авырып яту», «Бәрәңге вә гыйлем», «Йолдыз»дан да курка», «Казан вә Казан арты» кебек шигырьләре авылда яисә аннан кайтуга кәгазьгә төшерелгәннәр.
Апрель аенда Тукай, Петербургка китеп, ике атна тора. Бу Лена эшчеләрен атуга протест йөзеннән башланган стачка, митинг, демонстрацияләр чоры була. Шул вакыйгалар, фикерләрнең кайнавы, әлбәттә, тегеләйме-болаймы Тукай аңына да барып җиткән. Шагыйрь Петербургта да тик ятмагандыр, язгандыр дип уйларга нигез бар. «Аң», «Татар яшьләре», «Пушкин вә мин» кебек шигырьләрендә, мәсәлән, башкалада алган тәэсирләре аермачык сизелә.
Азатлык өчен, кешечә яшәү өчен халыкның яңадан көрәшкә күтәрелә башлавы, Тукайның күп урыннарда, шул исәптән революцион көрәшнең үзәге — Петербургта булып, күп нәрсә күрүе, ишетүе, ныклап торып уйлануы, билгеле, иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларына үзгәреш алып килде. Бу үзгәреш революцион-демократик позициядә нык басып торган хәлендә, кайбер каршылыкларыннан һәм иллюзияләреннән арыну юнәлешендә генә була ала иде.
Шулай да шөбһәләндерә торган бер факт бар. Сүз 1913 елда язылган һәм «Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак падишаһ ачты «мөнафис» нам канат» дип башланган «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» исемле шигырь турында бара. Тукайның революцион-демократик карашлары белән каршылыкка кермиме ул?
1906 елның икенче яртысында ук инде Тукай нигездә конституцион иллюзияләрдән арынып, революцион-демократик позициягә аяк басты дигән идек. «Олугъ юбилей…» шигырендә исә ул патшага өмет баглый. Тагын конституцион иллюзияме?
Егерменче еллар тәнкыйте, Тукайга вак буржуа шагыйре, милләтче һәм динче итеп караган вакытта, бу шигырьне отышлы дәлил итеп китерә иде. Соңрак, Тукай халык шагыйре, революцион-демократик шагыйрь булып танылгач, күп кенә әдәбиятчылар «Олугъ юбилей…» шигырен күрмәмешкә салышып үтү ягын карый башладылар. Г. Халит исә «Тукай үткән юл» исемле китабында бу четерекле мәсьәләдән качмый. Аныңча, беренчедән, Тукай, шигырьнең «… халык өметләре» дип аталуыннан ук күренгәнчә, шәхси фикерләреннән бигрәк, Романовлар нәселенең патшалык итүенә 300 ел тулу уңае белән халыкның көткәннәрен сөйләп бирергә теләгән. Икенчедән, «шигырьнең үзәгендә патша тәхетен һәм нәселен мактау түгел, ә туры мәгънәсендәге демократик идеяләр һәм халык өметләре ята». Ниһаять, өченчедән, тәнкыйтьче «Олугъ юбилей…» шигыренә шагыйрьнең соңрак үзе үк тәнкыйть күзе белән караганлыгы турында кызыклы фикер әйтә.
Г. Халитның бу фикерләренә тулысынча кушылу белән бергә, түбәндәге сүзләрен шик астына алырга туры килә. Ул болай яза: «… Тукайның бу әсәре патшаның ниндидер манифест, законнар чыгарып, халыкка яхшылык эшләвенә ышану шикелле конституцион иллюзияләрдән азат түгел»* (* Халит Г. Тукай үткән юл. Казан, 1962, 210—212 битләр.). Яхшы, бу конкрет шигырь азат түгел. Ә гомумән Тукайның иҗтимагый-политик карашлары азатмы, түгелме? Азат түгел икән, моннан ике ихтималның берсе килеп чыга: яки ул беркайчан да революцион-демократик карашларга килмәгән, яисә 1905—1907 елгы революция чорында ул идеяләр белән сугарылган булса да, соңрак алардан ваз кичкән.
Иң элек мәсьәләгә гади генә карыйк. Шагыйрь гомере буе халыкның бәхетсез язмышына ачынып, йөрәк канын савылдырып яшәде. Халкын бәхетле итеп күрү уе белән янды. Инде гомере бетеп килә… Ә ул заман һаман әле «яки ерак, яки юк». Шул вакыт, шау-гөр килеп, юбилей итәргә йөриләр. Иҗтимагый һәм шәхси газаплары бергә үрелеп, соңгы чигенә җиткән бер көнне шагыйрь, үз-үзенә хисап бирмәстән, шушы шигырьне язып ташлаган икән, монда гаҗәпләнерлек нәрсә юк. Күренә ки, «Олугъ юбилей…» шигырендәге патшаны мактау сүзләренең очраклылык нәтиҗәсе булуы бик ихтимал.
Әйе, хәзергә «ихтимал» дибез. Инде ары китик. Патшага өмет күзе белән карау ягыннан «Олугъ юбилей…» — Тукай иҗатында бердәнбер әсәр. Бүтән шигырьләрендә булсын, мәкалә, фельетон һәм очеркларында булсын, моны хәтерләтә торган идеяне таба алмыйбыз. Шул ук вакытта халыкның пассивлыгына ачыну, көрәшкә күтәрелүен күрергә теләү, 1905 елны сагыну очракларын күпләп китерергә мөмкин. «Китап» дигән сүзнең Корьәнне аңлатуын искә алыйк та «Казанга кайтыш» (1912) очеркына кертелгән түбәндәге ике юллык шигырьне укыйк:

Бу сәнә ачлык җыланы чын халык богърен ашый!
Кит, китап! Сабрит, дип әйтмә,— ул халык көчен ашый!

Моңа «Авыл халкына ни җитми» (1912) шигырен китереп ялгыйк. Ачы ирония белән шагыйрь болай ди:

Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Казенный булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар.
Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмед (1) итсә алланы:
Хисапсыз әйләгән ихсан (2) иманны һәм имананы (3).
((1) Хәмед — мактау.
(2) Әйләгән ихсан — биргән, бүләк иткән.
(3) Имана — салым, налог.)

Дүрт кенә юлда ничаклы тирән идея! Авыл халкы ник фәкыйрь? Чөнки, ди шагыйрь, җир аз, салым зур. Шуның өстенә сабырлыкка өнди торган әлеге китапка ышаныч — иман хисапсыз күп.
«Хәзер җиләк-җимеш вакыты» (1912) исемле фельетонда да Тукай крестьянның пассивлыгына ачына: «Бәрәңге — мужикларның гаять тә сабырлылыгы өчен килеп чыккан сабыр төбе». «Аң» шигыренең «Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән» дигән сүзләр белән башланып китүе дә очраклы хәл түгел.
Ниһаять, «Татар яшьләре» шигырендәге көрәш пафосына игътибар итик:

Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.

Бу мисаллар үзләре генә дә патшага өмет баглауның бердәнбер шигырьдә бердәнбер очрак булуы һәм ул шигырьнең Тукай дөньяга карашын чагылдырмавы турында сөйлиләр. Шуның өстенә шагыйрьнең бу шигырьгә мөнәсәбәтен чамаларга мөмкинлек биргән тагын бер факт бар.
«Ялт-йолт» журналының 1 март санында Тукайның «Юбилей мөнәсәбәте белән» исемле фельетоны басылган. Фельетонда шагыйрь юбилей көннәрендә хөкүмәттән ятим балалар өчен приют ачарга рөхсәт сорарга кирәк диючеләрдән ачы көлә. Аның симпатиясе кызлар гимназиясе мәсьәләсен куәтләүчеләр ягында.
Шул ук журналның, 15 март санында инде ул, әлеге фельетонын хөкем итеп, «… хәзер мин андагы мәгънәләрдән шактый читтә торам» * (* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 4 т., Казан. 1977, 240 бит.),— дип белдерә. Нинди мәгънәләрдән? Гимназиячеләрне түгел, бәлки приютчыларны яклыйсы калган дип әйтергә теләми ул, билгеле. Патша хөкүмәтеннән сорап алган приют кына түгел, гимназиясе дә төп мәсьәләне хәл итә алмаячак. Менә «Ике ихтар»ның мәгънәсе.
Соң ни өчен язылган ул фельетон? Шагыйрь образ телендә моны болай аңлата: «Моннан ике ай элек миңа гүя бөтен халык бердән «намаз!» дип кычкырган, мин исә сикереп торганмын да, ястүме, ахшаммы — тикшермичә, бернәрсә укыганмын».
«Олугъ юбилей…» шигыре тагын да элегрәк— «Мәктәп» журналының 21 февраль санында басылган. Әлеге «Ике ихтар»ның бу шигырьгә дә кагылуы бик табигый. Шигырьдәге патша турындагы сүзләр шулай ук «сикереп торып, тикшерми-нитми» язылган. «Олугъ юбилей…»га карата Тукай махсус «ихтар» бирмәгән икән, җиңел аңлашыла: патшаны ялгыш мактаганмын дип чыгу ачыктан-ачык патшага каршы агитация ясау булыр иде.
Кыскасы, «Олугъ юбилей…» шигыре язылуга карамастан,, яңа революцион күтәрелеш елларында да Тукай, конституцион иллюзияләрдән азат булып, революцион-демократик позициядән бер карыш та чигенмәде дип кистереп әйтә алабыз.
Чигенмәде генә түгел, бу чорда Тукай иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларында алга адым ясарга да өлгерде.
Реакция елларында шагыйрь капитализм әшәкелекләренә каршы мәгърифәтнең көчсезлеген күреп тә, ул әшәкелекләрне бетерергә сәләтле көчне таба алмыйча, ике юл чатында калды дигән идек.
Хәзер инде, халык үз хокукын яклап яңадан көрәшкә күтәрелә башлагач, дөньяны үзгәртеп корырга сәләтле көчнең, барыннан да элек эшчеләр булганын шәйли башлавы табигый хәл. Татар халкының, башлыча крестьяннарның, пассивлыгына ачынуы һәм көрәшкә күтәрелүен теләве турында югарыда китерелгән мисаллар нәкъ шул хакта сөйли.
Моннан соң Тукай әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле мәсьәләсен дә дөресрәк хәл итәргә тиеш иде. «Мич башы кыйссасы» исемле юмористик очеркында, мәсәлән, ул, бизгәктән гаҗиз булып, бер рус картының мич башында җылынып ятканда башына килгән фикерләрен яза. Менә аның кайчандыр язып ташлаган шигыре исенә төшә.

Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы,—

дип әйткән икән ул анда. «Мич башына менмәм дим имеш; менмәссең, аркаң туңса!.. Көлдем, көлдем дә:
— Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка,— дип, җитди кыяфәт алып, ишек алдындагы чанага чыгып утырдым. Кайтып киттек»* (* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 4 т., Казан, 1977, 173 бит.).
Тукайның тирән мәгънә салып, кинаяләр белән сөйләргә, язарга яратканын белгәнгә, без бу сүзләрне болай гына әйтелгән сүзләр дип кабул итә алмыйбыз. Поэзиянең бурычлары турында кайтадан уйлаудан туган фикер бу. Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка. Поэзия үзе генә, әлбәттә, капитализм күренешләренә каршы көчсез. Капитализм дөньясын икенче бер чыгыр, куәтлерәк корал гына тар-мар китерә ала. Поэзия, гомумән, әдәбият һәм сәнгать, шул көчкә ярдәм иткәндә генә файдалы эш башкарырга мөмкин.
Яңа революцион күтәрелеш елларында Тукай нигездә әнә шундый фикергә килде һәм бу аның иҗатына йогынты ясамый калмады.
Иң элек күзгә ташланганы — тарихи оптимизмның көчәюе. Дөрес, бу елларда да Тукай ачы күз яше белән сугарылган, ара-тирә өметсезлек настроениесе сиздергән шигырьләр язды.

Дөньядан туйдым, өмидем юк, алар күпсенсә дә:
Тик мин үлгәчтән, карагыз, типмәсеннәр нәгъшемә (Нәгъшемә — табутыма.).
(«Дошманнар», 1912.)

Җиргә нык басмыйм — аяк астымда йомшаклык күрәм;
И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бар шатлык күрәм.
(«Хәстә хәле», 1913.)

Бер аягы белән гүргә басып, үлем көткән шагыйрь өчен мондый эчке халәт табигый иде. Чынлап та, бу типтагы шигырьләрдәге рухи кичерешләр күп кенә очракта “хәстәлек” газапларыннан килеп чыккан. Дөрес, Тукай авыруы турында сөйләргә яратмаган кебек, язарга да яратмаган. Шулай да вакыт-вакыт физик әрнүләрен ул сиздереп куя. «Хәстә хәле» шигырен ул, мәсәлән, түбәндәгечә тәмам итә:

Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!

 

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



 

{mospagebreak}

Бер нәрсәне ассызыклап әйтергә кирәк: әгәр Тукайның яңа революцион күтәрелеш еллары иҗатында оптимизм һәм «пессимизм»ның үзара нисбәте реакция елларындагы дәрәҗәдә генә калса да, шагыйрьнең үлем көтеп яшәвен искә алып, без оптимизм турында сүз алып бара алыр идек. Әмма гаять әһәмиятле факт: Тукайның «пессимизмы» тирәнәйми генә түгел, бәлки кими. 1909—1910 елларда язылган 79 шигырьнең (балалар өчен язылганнары керми) чын мәгънәсендә өметсезлек настроениеләре белән сугарылганнары җиде. 1911—1913 елларга карый торган 91 шигырьнең исә алтысы гына шул типта.
Бу бер. Икенчедән, бу елларда Тукай киләчәккә ышаныч һәм көр күңеллелек белән сугарылган берничә шигырь язды. Элеккеге чорлардан боларга тиң булырдаен табу кыен. Әгәр ул, мәсәлән, 1910 елда язылган «Яшьләр» шигырен

Җыгылдык без, икөч чакрым да китми,—
Җегетләр! бездә көч юк,— ахры, булмас! —

дип тәмам итсә, «Татар яшьләре» (1912) шигырендә инде шагыйрь яшьләргә соклана, «хөр яшәү даулашлары»нда, булачак «изге көрәш»тә үзләрен аямыйча сугышачакларына ышана. Әнә шул шигырьне генә язган булса да, Тукай иҗатында тарихи оптимизмның көчәюе турында авыз тутырып сөйли алыр идек. Әмма бу шигырь ялгызак түгел. Менә аның «Бишенче елны» сагынып язылган һәм «инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән» дип тәмамланган «Аң» шигыре.
Менә аның үләренә ике ай калгач басылып чыккан «Даһигә» шигыре.

Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең, эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.
Әнә шул рәвешчә шагыйрь, метафорик образларны оста һәм төгәл кулланып, чын даһиның алтын ялтыравына алданмыйча, һаман алга, идеал утына таба омтылырга тиешлеген әйтә.

Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табла табылса — алла* ул.
(* «Алла» сүзе биредә идеалның мөкатдәслеген һәм бөеклеген күрсәтү өчеи кулланылган.)

«Авылда авырып яту» шигырендә Тукай «туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм» дип белдерә. 1911 елда «Яз хәбәре» исемле шигырен яза. 1912 елда аның «Яз галәмәтләре» шигыре чыга* (* 1906 елда да шул исемдә бер шигырь язган иде.).
Язны көтү темасы… Бишенче елны сагыну… Иҗтимагый идеалларның киләчәктә тормышка ашачагына өмет баглау… Болар барысы да Тукайның яңа революцион күтәрелеш еллары иҗатында тарихи оптимизмның көчәйгәнлегенә шик калдырмый.
Икенче һәм гаять әһәмиятле сыйфат — социаль контрастлар темасының, моңарчы булмаганча, зур урын тота башлавы. Реакция елларында без бу темага язылган өч шигырь тапсак, һәм аларда шагыйрьнең демократ буларак йомшак яклары нык кына сизелгән булса, хәзер инде мондый шигырьләрнең саны дистәдән артып китә. Арада «Көзге җилләр» һәм «Сайфия»кебек, байлык һәм ярлылык арасындагы каршылык идеясенең классик гәүдәләнеше булган шигырьләр дә бар.
Менә ике генә юллык «Казан» шигыре (1913). «Кярханәдә» шигырендәге идеяне дәвам иттереп, шагыйрь болай ди:

Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.

«Саф сәнгать» тарафдарларының поэзиясе белән тормыш прозасын каршы куеп күрсәткән түбәндәге строфа да кызыклы:

«Ямьле кичтә күл буенда ултырам.
Балкыйдыр ай, ялтырап тын күл ята». —
Бай абый! Бирче хәер! бик ач торам,—
Йөз чытып, бай бер тишек акча ата.
(«Шигърият һәм нәсер».)

Социаль контраст темасы хәтта «Буран» (1912) исемле «саф» пейзаж шигыренә дә барып кергән. Шагыйрь буран күренешен тасвир итә дә шигырьне түбәндәгечә төгәлләп куя:

Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә.
Мин фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!

«Көзге җилләр» шигыренә Тукай «Корбан гаете алдыннан язылган иде» дигән искәрмә биргән. Үзеннән-үзе «Бәйрәм бүген» шигыре искә төшә. Бусы 1908 елның 13 Октябренда басылып чыккан иде.
Бар кеше дә шат, һәркемнең күңелендә «мөкатдәс хис». Җил дә, йомшак кына исеп, «бәйрәм бүген, бәйрәм бүген» дип көйли.
Бу көн хәтта бай белән ярлыны дуслаштыра:

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:
«Күнле нечкәргән!» — дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

«Көзге җилләр» шигырендә инде без бөтенләй бүтән, капма-каршы фикер укыйбыз. Бәйрәм бай белән ярлыны якынайтмый гына түгел, киресенчә, социаль контрастларны ялангачландырып күрсәтә. Бәйрәм байларга — шатлык, ярлыга кайгы китерә: «Тилмереп торса бу ачлар, безгә бәйрәмнән ни ямь?!» Ярлылар әйткән тәкбир җылау булып ишетелсә, «тук вә ихлассыз халык» тәкбире көлү булып яңгырый.
Байлык һәм фәкыйрьлек арасындагы упкын түбәндәге строфада гаҗәеп төгәллек белән әйтеп бирелгән:

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый!

Экономик тигезсезлектән килә торган фаҗига картинасының тәэсир көчен тагын да арттыру өчен Тукай көзге төн һәм җил образларын уңышлы куллана. Әгәр «Бәйрәм бүген» шигырендә кояш үзенең балкуын гадәттәгедән дә арттырса, «Көзге җилләр»дә — «Көзге төн, ямьсез, караңгы…». Беренчесендә йомшак җил бәйрәм көен көйләсә, икенчесендә ачлык турында хәбәр биреп җылый.
«Сайфия» шигыре турында да шуларны ук әйтергә мөмкин. Менә пароходта кәеф-сафа сөреп дачасына ялга баручы бай. Менә ярдагы ач халык.

Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе.

Бу шигырьдә Тукай фактны раслап кына калмый, гаять уңышлы метафора ярдәмендә, байлык һәм ярлылык контрастының сыйнфый җирлеген дә ачып бирә: «Бай киенгән франтшикларча халык тирсе белән». Эксплуатация! — менә нәрсә ул контрастларны тудыра.

Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары,
Күп вакыт борчы, тозы — мискин, гидайлар яшьләре,—

дигән сүзләрне эченә алган «Толстой сүзләре» һәм «Золым» шигырьләренә тукталмастан, «Суык» (1913) исемле озын шигырьне генә күздән кичерик.
Әсәр биш бүлектән тора. Беренчесендә Печән базары һәм шәһәр урамы күренешләре тасвир ителә. Төрле катлау кешеләренең кышкы суыкка мөнәсәбәттә үз-үзләрен тотышлары күрсәтелә. Хулиганнар һәм сукбайлар, казенкага җыелып, аракы белән тән һәм җаннарын җылытмакчы булалар. Шәкерт һәм школьниклар, электән килә торган дошманлыкны онытып, колакларын саклый-саклый йөгерәләр.

Байлар кигән тиен толып, төлке толып,
Үз фикренчә, Печән базар күрке булып;
Куллар сузу, ялангачлык, ертык җилән
Күрнә аңар кызык булып, көлке булып.

Икенче бүлектә кышның крестьяннарга күп җәфа китерүе турында сүз бара. Бүрегә эндәшеп, шагыйрь болай ди:

Нигә соң син мискин мәҗбүр мужикларны
Талавыңда беләлмисең хәд-чикләрне?

Өченче бүлектә шагыйрь яңадан байларга кайта. Боларга суык рәхәтлек кенә китерә: «Әүкатлене (Әүкатле — байлыгы бар кеше.) тешли алмый салкын, суык». Үзләре юрга атлар җигеп чабалар, балалары «… йөри шаркылдашып, боз өстендә тимераяк берлән шуып».
Дүртенче бүлектә шагыйрь, укучыны ял иттереп алырга теләгәндәй, мәзәк сөйләп ала. Лирик герой җылыныр өчен берәү белән сугышырга итеп карый да, теге артыграк «җылыта» башлагач, тиз-тиз шыла.
Соңгы бүлектә Тукай, җитдиләнеп, эчкечелекнең халыкка күп зарар китергәнен әйтә.
Иң элек күзгә ташланганы — күңел көрлеге. Тукай, тормышның теңкәгә тигән якларын күз яше белән чылатмыйча гына, шуклык һәм таза юмор аша тасвир итә.
Икенчедән, шагыйрь шул заман шәһәр чынбарлыгының күп кенә характерлы якларын эләктереп китә. Шул ук вакытта бу кышкы Казанның натуралистик картинасы гына түгел, һәрбер эпизод билгеле бер эчке идея белән сугарылган. Ул идеяне алып бара торган төп поэтик мотив исә — суык.
Суык кемгә начар? Кибетчеләр, сукбай, шәкерт, школьник һәм крестьяннарга. Кемгә яхшы? Бай һәм бай балаларына. Суык, табигатьнең мәгълүм бер күренеше генә булып калмыйча, иҗтимагый күренешләр, самодержавие һәм капитал хакимлеге тарафыннан тудырылган «суык» турында уйлануга этәрә. Без карап уздырган шигырьләрдәге фикер һәм кичерешләр — җәмгыятьне тулаем кире кагудан түгел, бәлки аның конкрет социаль күренешләреннән туган типик кичерешләр. Бу күренешләрнең буржуаз чынбарлыкка хас төп каршылыкка бәйле икәнлеген искә алсак, мондый шигырьләрдәге реализмның җәмгыятьнең нигезен тәнкыйть итә торган реализм, тәнкыйди реализм икәнлегенә тагын бер кат ышанырбыз.
Тукайның сатирасы реакция елларында да тәнкыйди реализм юлыннан атлый иде. Хәзер исә, күргәнебезчә, бу метод аның лирикасына да үтеп керде. Шуңа күрә без Тукайның яңа революция еллары поэзиясендә тәнкыйди реализм өстенлек алды дигән нәтиҗә ясый алабыз.
Тукайның социаль контрастлар темасына карамаган шигырьләрендә дә реализмның үсеше күзгә ташлана.
Шагыйрьнең революцион-демократик позициядә торган мәгърифәтче булганлыгын искә алыйк та, мәгърифәт темасына багышланган ике шигыренә күз ташлыйк. Бу мәсьәләдә ул ахырынача объектив булып кала алмаска тиеш кебек: артык кадерле нәрсә аңа мәгърифәт! Әмма «Бәрәңге вә гыйлем» шигырендә (1912) ул болай дип белдерә:

Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!

«Аз гына нурландыра башла!» Димәк, вакытлы матбугат туып, җиде ел үткәч, мәктәпләр юлга салынгач, театр барлыкка килгәч һәм әдәбият күрелмәгән дәрәҗәгә ирешкәч тә, бу чаралар халыкны агарту юнәлешендә сизелерлек эш башкара алмаганнар икән.
Яисә шул ук 1912 елда язылган «Йолдыз»дан да курка» шигыренә игътибар итик.
Авылына кайтканда шагыйрь юлда бер крестьянга кунарга керә. Иртән әйберләрен җыештырганда «Йолдыз» газетасын «онытып» калдырмакчы була. Агай исә, кунак күрмәгәндә, газетаны тегенең сумкасына сала.

— Нишлисең, абзый? — дидем. Шунда агаем аптырый:
Куркынып киткән төсе, куллар да дер-дер калтырый.
— Мин, ди, салдым сумкаңа, йортымда калган, ди, «гәҗит»,
Мин түгел, ди, абразауный һәм түгелмен, ди, җәдит.

Менә ул тормыш чынлыгы! Крестьян «җәдит» мәктәпләрендәге фәннәрдән, әдәбият байлыгыннан, театрдан файдалану түгел, иң юаш һәм либераль «Йолдыз» газетасын да кулына алмый. «Иртәгә ач үлмәм дип тә» уйлый алмый торган «ач авыл, мохтаҗ авыл»га беренче чиратта мәгърифәт байлыклары түгел, бәлки бүтәнрәк нәрсәләр кирәк шул. Нәрсә кирәк икәнлеген Тукай «Авыл халкына ни җитми» шигырендә әйтеп бирде.
Ниһаять, Тукайның соңгы чор иҗатында дидактизмның тәмам бетүе, ул гына да түгел, шагыйрьнең үгет-нәсихәтчелеккә бирелгән вакытларын хөкем итеп чыгуы да реализмның баюы турында сөйли. «Уянгач беренче эшем» исемле мәкаләсендә (1913) ул, мәсәлән, «такмак бүлмәсен себерергә» керешә, ягъни җиде ел эчендә дөньяга килгән иҗат продукциясен күздән кичерә дә болай ди: «һу, монда чүп-чар! Монда әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар, бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле тәкълидләр. «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр, тагы шундый кабахәтләр…»* (* Тукай Г. Әсәрләр. Дүрт томда, 4 т., Казан, 1977, 250 бит.). Соңгы шигырьне ник тәнкыйть итә соң Тукай? Идеясе өчен дияр идең, ярлы шәкертне ул тырышып укырга өнди. Теле өчен дә дип булмый. Чөнки Тукайның үзе сөйгән шигырьләре арасында «Пушкина» шикелле бөтенләй төрек телендә язылганнары бар. Кала бер җавап: баштан-аяк үгет-нәсихәт белән сугарылганлыгы өчен яратмый. «Шәкерт…» шигыренә карата сүз тезмәсе мәгънәсен аңлата торган «тәркиб» сүзен куллануы да шуны раслый.

 

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



 

 {mospagebreak}

Тукайның иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларындагы алга китеш аның рус классик поэзиясенә мөнәсәбәтен дә беркадәр үзгәртми калмады. Югарыда әйтелгәнчә, милли һәм халыкчан поэзияне нигезләү, дидактизмнан тәмам арыну ихтыяҗы белән бәйле рәвештә элек аның игътибары Пушкин һәм Лермонтовка гына юнәлгән иде диярлек. Хәзер исә ул рус поэзиясенең Некрасов исеме белән бәйләнгән юнәлеше белән кызыксына башлады. 1911 елда бер иптәшенә язган хатында түбәндәге сүзләрне әйтүе һич тә очраклы хәл түгел: «Никитинның фитрый (Фитрый — тумыштан килә торган.) таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган». Бәхәс кызулыгы белән арттырып җибәрсә дә, Некрасов мәктәбенең иң күренекле вәкиле И. С. Никитинга шундый бәя бирү аның үз карашларындагы, иҗатындагы яңа сыйфатларны аңларга ярдәм итә.
Бу уңайдан Тукайның «Пушкин вә мин» (1912) исемле шигыре аеруча кызыклы. Пушкин «Евгениен» язса, мин фәкать бәрәңге көен генә көйлим, ди шагыйрь.

Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән;
Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм «Евгениен»,
Яүме мәхшәрсез (Яүме мәхшәрсез — кыямәт җитмичә.) онытмаслар бәрәңгемне минем.

Гомере буе үзен Пушкин һәм Лермонтовның шәкерте дип санаган Тукайга остазыннан өстенлеккә дәгъва итү юк, әлбәттә. Иң соңгы шигырьләреннән берсе «Кыйтга»да да ул Пушкин белән Лермонтовны — кояшка, ә үзен шуннан яктылык ала торган айга тиңли.
«Пушкин вә мин» шигыре шаяру рухында, юмористик планда язылган. Әмма шигырьдә җитди һәм гаять тирән идея үткәрелә. Әлбәттә, Пушкин — даһи шагыйрь, аның иҗаты — бөек поэзия, Тукай иҗаты исә тик бер җәһәттән — халыкка якынрак тору ягыннан — әйтик, Некрасовның «үч һәм нәләт» шигърияте кебек үк, поэзиянең тарихи үсешендә алга таба бер адым булып тора. Шигырьдән әнә шундый фикер чыга, һәм бу фикер, һичшиксез, дөрес.
Инде килеп, Тукайның соңгы чор иҗатындагы халыкчанлык турында берничә сүз.
Халыкчанлыкның реализм белән кулга-кул тотынып барганлыгын истә тотып, без алдан ук әйтә алабыз: Тукай поэзиясе 1911—1913 елларда халыкчанлык җәһәтеннән дә яңа баскычка күтәрелде. Фактлар да моны раслый.
Авыл темасына язылган әсәрләренең бермә-бер артып китүен генә искә алыйк. Мәгълүм булганча, татар халкының рухы, табигате, Печән базары сәүдәгәрләре яисә «зыялылар» хәл-әхвәленнән бигрәк, миллионнар белән хисапланган крестьян тормышында тулырак гәүдәләнгән була. Шуның өстенә шагыйрь крестьянның теләк-омтылышларын, кайгы-хәсрәтен тулырак һәм дөресрәк күрсәтә башлады. Димәк, Тукай иҗатында халык-чанлыкның үсеше иң элек халык тормышына тагын да тирәнрәк үтеп керүендә күренә.
Сәнгатьчелек һәм форма ягыннан караганда да бу чорга хас яңалыклар аз түгел. 1910—1911 елларда Тукайның халык иҗатын тирәнтен өйрәнүе («Халык әдәбияты» турындагы лекциясе, «Халык моңнары» җыентыгы) эзсез калмаган.
Турыдан-туры халык җырларыннан файдаланып язылган шигырьләренә («Сакмар суы көенә», “Поезд барган көйгә” «Җыр» һ. б.) дә, әкият сюжетына салып реаль чынбарлыкны күрсәтеп биргән «Казан вә Кабан арты» шигыренә дә тукталырга хаҗәт юк. Халык иҗатының рухы, алым һәм чаралары, иҗади эшкәртелеп, бик күп бүтән шигырьләренә дә үтеп кергән. Бер генә мисал китерик. Менә аның эчке драматизм белән сугарылган «Үтенеч» (1912) шигыре.

Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем:
Яшьнәмим дә, күкрәмим дә — утсыз инде күкрәгем!
Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары;
Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем.
Ак күгәрченне кулымнан алдылар, козгын биреп,
Ак кирәк дип, пакь кирәк дип, күпме күз яшь түкмәдем!..

Бу сүзләр, бу шигырь юллары халкына миллион җепләр» белән бәйләнгән шагыйрь күңеленнән генә чыгарга мөмкин.

 

* * *

 

Шулай итеп, Габдулла Тукай нибары 7—8 еллык иҗат гомерендә омтылышлы һәм катлаулы эволюция кичерде. Мәгърифәткә өндәп чыккан вәгазьчедән ул буржуаз җәмгыятьнең төп каршылыкларын шигърият чаралары ярдәмендә ачып күрсәтергә сәләтле шагыйрь-трибун дәрәҗәсенә күтәрелде. Тукай бөтен бер мәктәп тудырды, татар поэзиясендә тәнкыйди реализмга нигез салды.
Әнә шул бөек миссияне уңышлы үтәп чыгуы белән Тукай, табигый талантыннан тыш, халыкның үз улы булуына, йөрәгенең һәр тамыры белән халык тормышына тоташкан булуына бурычлы иде. Халык бәхетен идеал итү 1905 елгы революцияне шатланып каршы алуга, иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларының революцион-демократик юнәлештә кызу темп белән үсүенә, халык авыз-поэтик иҗаты һәм рус әдәбияты казанышларын, һичбер шагыйрьдә булмаганча, иҗади файдалануга һәм нәтиҗәдә поэзияне халык бәхете өчен көрәш коралына әверелдерүгә мөмкинлек бирде.
Үләреннән бер ай элек язылып, иҗатына йомгак ясау рәвешен алган «Кыйтга» шигырендә Тукай болай ди:

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.

Шәхси тормышының кара көннәрдән торганлыгы һәм дошманнарының күп булганлыгы, әлбәттә, дөрес. Моның сәбәбен аңлатканда да Тукай хаклы: «залимнәрне, өстеннәрне» чөнки якламады, якларга теләмәде!
Шигырьдәге «керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым» дигән сүзләрдә дә дөреслек орлыгы бар. Әйе, мәгърифәт ярдәмендә тормышны «пакьләү» иллюзияләре төтен булып очты.
Әмма «кайтмады үч, сынды кылыч» дип, үз иҗатының шул заманда башкарган хезмәтен кечерәйтеп күрсәтүе белән Тукай лаксыз иде. Үзе исән вакытта ук иң ерак татар авылларына кадәр үтеп кергән шигырь һәм поэмалары, халыкның йөрәге аша узып, аңына барып җиттеләр, яшәп килүче тәртипләргә карата килешмәүчәнлек хисләре тәрбияләп көрәшкә рухландырдылар. Самодержавиене һәм капитал дөньясын аударып ташларга сәләтле гаскәрне туплауда Тукайның өлеше зур булды.

 

ӘДӘБИЯТ

Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда, I том. Татарстан китап нәшрияты, 1975.
Г. Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда, 2 том. Татарстан китап нәшрияты, 1976.
Г. Тукай. Безнең милләт үглгәнме, әллә йоклаган гынамы? Петр бабайның хикәяте. Хиссияте миллия. Бик кыйбат. Әдәбият ахшамы, яки литературно-музыкальный вечер. «Тәрҗеман»ның татарларга галякасы. Шартлар. Казанда никах мәҗлесе. Шигырьләребез. Тәнкыйть — кирәкле шәйдер. Словарьдән фал ачу. Әсәрләр. Дүрт томда, 3 том. Татарстан китап нәшрияты, 1976. Исемдә калганнар. Милләтче. Мөбарәк тәсбих өзелде. Галиасгар әфәнде Камалның 10 еллык юбилее. Мөкаддимә («Арамызда әдәбият вә шигырь…»). Яна әсәрләр («Хәмитнең хәяте»). Кечкенә сәяхәт. Аз гына төзәтү. Сәгъде Вәкъкас әфәндегә. Мич башы кыйссасы. Казанга кайтыш. Мәкаләи махсуса (икенче кисәк). Хәзер җиләк-җимеш вакыты. Юбилей мөнәсәбәте белән. Уянгач беренче эшем. Халык әдәбияты. Әсәрләр. Дүрт томда, 4 том. Татарстан китап нәшрияты, 1977. Мөхарәбә вә Государственная дума. Әсәрләр. Дүрт томда, 3 том. Татарстан китап нәшрияты, 1956. Тукай турында хатирәләр. Татарстан китап нәшрияты, 1976.
Г. Халит. Тукай үткән юл. Татарстан китап нәшрияты, 1962.
Ш. Рамазанов. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле (Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары, Татгосиздат, 1948).
И. Нуруллин. Габдулла Тукай (Атаклы кешеләр тормышы). Татарстан китап нәшрияты, 1979.
Р. Башкуров. Тукай һәм рус әдәбияты. Татарстан китап нәшрияты, 1958.
Ә. Исхак. Тукайның шигъри осталыгы. Татарстан китап нәшрияты, 1963.

(Чыганак: Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. — 288 б.)





 

Комментарий язарга


*