ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты

(Тукай эстетикасы турында мәкаләләр җыентыгыннан)


Тукай эстетик принципларының формалашуында роль уйнаган факторларның тагын берсе — рус классик әдәбияты.
Тукайның рус әдәбияты белән таныша башлавы аның Уральскида яшәгән чорына туры килә. 1897—1898 еллар чамасында («чамасында» дибез, чөнки чыганакларда бу турыда төрлечә әйтелә) Габдулла «Мотыгия» мәдрәсәсе каршындагы өч еллык рус классына йөри башлый һәм тиз вакыт эчендә укырга һәм язарга өйрәнә. Классны тәмамлап чыкканда инде ул рус телен чагыштырмача яхшы үзләштергән була.
Оренбург (хәзерге Чкалов) татар учительская школасын тәмамлаган Әхмәтша учитель җитәкчелегендә Тукай рус әдәбияты, рус поэзиясе белән таныша башлый. Истәлекләрдә рус классында йөри башлавының беренче елында ук, форматлары белән календарь зурлыгындагы рус китаплары алып кайтуы һәм кичләрен шуларны укуы турында белешмәләр бар. Нинди китаплар булгандыр алар, әйтүе кыен, әмма Тукай укыган китаплар арасында башлангыч мәктәпләр өчен кулланма итеп чыгарылган уку китаплары булган дип уйларга нигез бар (К. Д. Ушинский. «Родное слово», Д. И. Тихомиров. «Вешнкә воды», Старосивильский. «Учитель детей» һ. б.). Шагыйрьнең күп кенә тәрҗемәләре әнә шундый китапларда урнаштырылган әсәрләр нигезендә эшләнгәнлеге моңа дәлил була ала. Тукай кулына кергән андый уку китапларында бик күп рус шагыйрьләренең һәм прозаикларының әсәрләре урнаштырылган. Крылов, Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Некрасов әсәрләре аларда күренекле урын алганнар. Болар барысы да Тукайда рус әдәбиятын тагын да тирәнрәк өйрәнү теләген тудырмый калмаган, билгеле. Истәлекләрдән күренгәнчә, Тукай шәкертлек елларында ук инде Пушкин һәм Лермонтовның калын-калын томнарын укый башлаган. Пушкин белән мавыгуының никадәр җитди булганлыгын «Пушкинә» шигырендә ул үзе дә әйтә:

«Кыйраәт әйләдем, әзбәрләдем бән җөмлә асарең»*.
(* Укыдым,   ятладым   мин  барлык  әсәрләреңне.)

Рус әдәбиятын уку, өйрәнү Тукайда рус классикларының аерым әсәрләрен тәрҗемә итү һәм аларга ияреп язу теләген китереп чыгарган, әлбәттә. Бу бәйләнештә иң элек И. А. Крылов мәсәлләренең прозалаштырып эшләнгән тәрҗемәләрен һәм Кольцовның «Что ты спишь, мужичок» исемле шигыренә нигезләнеп язылган «Мужик йокысын» күрсәтергә кирәк.
Бу ике зур художникның әсәрләрен тәрҗемә итү, беренчедән, Тукайда дөреслек тойгысы тәрбияли, чынбарлыкны реалистик чагылдыру омтылышын тудыра. Эш шунда ки, Тукай Крылов мәсәлләрен һәм Кольцов шигырен сүзгә-сүз тәрҗемә итми, бәлки шул заманга хас булганча, татарлар тормышына җайлаштырып үзгәртә. Бер төркем мәсәлләрен дөньяга чыгарганда «Әльгасрел-җәдит»журналының 1906 ел 2 санында Тукай үзе бу турыда болай ди: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗип (Хөрмәтче.) Крылов шәһирнең (Мәшһүр, данлыклы.) әсәре мәргубәләреннән (Килешле.) мәалән (Ирекле рәвештә.) тәрҗемә улынмыш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә (Тормышына.) борыбрак язылмыштыр». Ул үзгәртүләр, Тукайның үзенчә әйтсәк, татар тормышына борып җибәрү, бер яктан, мәсәлнең моралендә, «нәтиҗәсе»ндә шагыйрь үзе яшәгән тирәлеккә хас булган мәсьәләләрне куюда, икенче яктан, мәсәлнең төп өлешендә, татар милләтенең төрле катлаулары тормышы өчен характерлы буяулар салып, милли колорит тудырырга тырышуында күренә. Мәсәлән, шагыйрь «Мужик йокысы» шигырендә «Бражку ковшиком пьют» кебек татар крестьяны тормышы өчен хас булмаган детальләрне һәм образларны төшереп калдырып, үзеннән күп кенә нәрсә өсти.
Димәк, яшь Тукай Крылов һәм Кольцов әсәрләрен тәрҗемә итү процессында чынбарлыкка җитди игътибар итәргә, тормыш күренешләре турында уйланырга һәм, ниһаять, үзе күргән, үзе аңлаган нәрсәләрне дөрес, реалистик чагылдырырга өйрәнә.
Крылов Һәм Кольцов әсәрләре моннан кала Тукайга әдәбиятта халыкчанлык мәсьәләсен аңларга беренче этәргеч булып торалар. Чөнки Кольцов һәм Крылов — чын мәгънәсендә халыкчан шагыйрьләр. Гаять әһәмиятле факт: Тукайның барлык башлангыч тәрҗемәләре саф татар телендә булып, халыкның сөйләм теленнән алынган әйләнмәләр, образлы тәгъбирләр белән бизәлгәннәр. Шул чорга караган күпчелек оригиналь әсәрләре исә я төрек телендә, яисә киң күпчелеккә аңлашылмый торган корама телдә язылган. Ә халыкның сөйләм теленә нигезләнгән әдәби тел, билгеле булганча, халыкчанлыкның бер сыйфаты ул.
Рус халкының ике бөек язучысының иҗатлары белән танышу, реализм һәм халыкчанлык принципларыннан тыш, әдәбиятның кайбер башка мәсьәләләрен үзләштерүдә дә Тукайга зур ярдәм иткән. Мисал өчен Крыловның турыдан-туры эстетик темаларга язылган мәсәлләренең яшь шагыйрь тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләрен карап китик.
Крыловның «әдәби» мәсәлләре арасында тәнкыйть темасына багышланганнары шактый зур урын тота. Бу типтагы мәсәлләр Тукай тарафыннан тәрҗемә ителгән елларда татарларда вакытлы матбугат булмый һәм, димәк, әдәби тәнкыйть тә җәелмәгән була әле. Шуңа күрә шагыйрь ул чакта, табигый, мәсәлләрнең бу ягына артык игътибар итмәгән. «Свинья» мәсәленең түбәндәге гаять әһәмиятле «морале»нең Тукай тәрҗемәсендә булмавы шуны күрсәтсә кирәк:

Но как же критика
Хавроньей не назвать,
Который, что ни станет разбирать,
Имеет дар одно худое видеть?

Ләкин мондый мәсәлләрдәге эстетик идеяләр, һичшиксез, яшь шагыйрьнең аңына сеңеп калганнар һәм, журнал көрәше көчәеп, әдәби-тәнкыйть дөньяга килгәч, калкып чыгып, Тукайның әдәби-тәнкыйть карашларының формалашуына ярдәм иткәннәр. Менә аның «Ишәк Һәм Сандугач»* (* Тукайның мәсәлләреннән өзекләр   академик басманың II томыннан алынды.) (Крыловта — «Осел и Соловей») мәсәле. Әсәрнең ахырындагы мораль Крыловтан тәрҗемә ителгән: «Ярабби, син безне дә мондый хакимнәрдән сакла». Җиде-сигез ел үткәч, Тукай яраксыз тәнкыйтьчене характерлый торган ишәк образын «Ишикатка мөтәгалликъ (Тәнкыйть   хакында.)» исемле шигырендә куллана: «Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк». Бу мисалларның механик параллель генә булмаганлыгына ышану өчен, Тукайның Крылов мәсәлләрендәге образ һәм детальләрне бик еш куллануын искә төшерик («Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый (Очраклы рәвештә.) кунган ул» — «Өмет», 1908; «Без ел буе аюның дуга бөгүе кеби эшләгәнбез» — «Бәйрәм, без вә руслар», 1908 һ. б.). Ул гына да түгел, «Интикатка мөтәгалликъ» шигыре үзе үк Крыловның «Цветы» исемле мәсәле нигезендә язылган, һәм ул тәрҗемә түгел. Тукай, мәсәлдән поэтик образны гына алып, оригиналь шигырь тудыра. Әгәр Крылов:
 
Таланты истинны за критику не злятся:
Их повредить она не может красоты;
Одни поддельные цветы
Дождя боятся, —

дигән юллар белән чын сәнгатькә теләктәш тәнкыйтьне күздә тотса, Тукай моның белән генә чикләнми, бәлки демократик әдәбиятка дошман лагерьдагы тәнкыйтьчеләрне фаш итү бурычын да куя:

Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең  булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк.

Күренә ки, Крылов әсәрләре Тукайның тәнкыйть принципларының, тәнкыйть турындагы фикерләренең туып, үсеп, билгеле бер формага керүләрендә эзсез калмаганнар.
Крылов мәсәлләре аша Тукай полиция-бюрократия дәүләтендә сәнгатьнең һәм художникның язмышы турындагы идеяләр белән дә таныша. Бу яктан аның «Мәче илә Сандугач» исемле мәсәле аеруча характерлы. Мәче ничектер Сандугачны тотып ала да аңа сайрарга куша. Тырнакларның авырттыруына түзә алмыйча, Сандугач, билгеле, чырылдый гына. Шуннан соң Мәче, «сынадым, белдем, Сандугач, синең сайравың татлы түгел икән, инде татып карыйм әле, итең тәмлеме икән дип, бәхетсез шагыйрьне валчыгын да калдырмыйча» тәмам итә. Биредә Тукайның сандугачны «шагыйрь» дип атавына һәм мәсәлнең «морале»нә игътибар итик: «Дуслар! Уйлап карыйк әле, мәче тырнагында сандугач сайрармы?» Сүз коллыкта иҗат итәргә мәҗбүр булган шагыйрь турында бара. Моннан соң бу мәсьәлә Тукайны аның саен ныграк борчый барган булса кирәк. 1906 елда ул, Лермонтовның «Г. Павлову» исемле шигыреннән файдаланып, «Шагыйрьгә» әсәрен яза. Биредә Тукай, шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп, бу исемгә кызыкма, шагыйрь дип аталма, ди, чөнки:

Явар өстеңә бөһтаннар (Ягу.), хәсәтләр (Көнчелек.),
Корылыр юлыңа һәртөрле сәтләр (Койма, стена.).

Шул ук елны ул Пушкинның «У-шик» шигырен «Мәхбүс» (Тоткын.) исеме белән ирекле рәвештә тәрҗемә итә. Бу әсәр дә шул ук настроениенең чагылышы булырга тиеш.
Бөек мәсәлченең әсәрләреннән Тукай тагып сәнгатьлелек, әдәби осталык турындагы идеяләрне дә таба. Менә «Күке» (оригиналы — «Кукушка и Орел») мәсәле. Каракош Күкегә сандугач хезмәтен тапшыра. Ләкин Күке Сандугачка сайрарга керешкәч, кошлар аңардан бот чабып көләләр. Күке Каракошка үзенең зарын сөйли, ә теге аңа болай ди: «…Мин сине Сандугач дәрәҗәсе илә хөрмәтли аламын, ләкин Күкене һичбер вакыт Сандугач ясарга кодрәтем юк!» Шушыңар охшаш мотивны без Тукайның «Мөтәшагыйрьгә» (Ялган шагыйрьгә.) (1907) исемле шигырендә дә очратабыз. Талантсыз шагыйрьгә төбәп, ул болай ди:

Тәшәгырь ишә (Шагыйрьләнеп маташма.), зинһар,  кермә шагыйрь
битлегенә син,
Кисәрләр  койрыгыңны,  кермә  былбыл читлегенә син.

«Мәче илә Сандугач» мәсәле бу бәйләнештә дә кызыклы. «Син мине музыкага әһел түгел, иш түгел дип уйлама, — ди Мәче. — Мин үзем дә эчем пошкан вакытларда бертуктамый мыраулап, мияулап йөримен». Әнә шул мәче һәм аның мыраулавы, талантсыз шагыйрьләрне һәм аларның балта белән юнып эшләнгән әсәрләрен тәнкыйть итү рәвешендә, Тукайда еш кына очрый («Мыраулый башла бик ямьсез, алып үрнәк Бәширидән» — «Киңәш», 1910, һ. б.). «Бер татар шагыйренең сүзләре» исемле шигырендә дә Тукай, иҗат газапларын тасвирлау өчен, шул ук образларны куллана:

Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,
Әллә ничек, мыр-мыр итеп, мәче чыга.

Шулай итеп, Тукай әдәбиятка беренче башлап аяк баскан вакытында ук инде рус әдәбияты аша реализм, халыкчанлык, әдәби тәнкыйть, поэтик осталык һәм башка эстетик идеяләр белән таныша. Ләкин шуны астына сызып әйтергә кирәк: бу идеяләр яшь шагыйрь тарафыннан аңлы рәвештә үзләштерелеп җитмәгән, эстетик карашлар системасы төсенә кермәгән була әле.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>




{mospagebreak}

1906 елның икенче яртысында Тукай, үзенең нигездә формалашып җиткән революцион-демократик карашлары яктылыгында, элекке эстетик идеяләрен ачыклый, үстерә, үзгәртә, тирәнәйтә, баета башлый. Бу чорда аның игътибар үзәгендә торган мәсьәлә — поэзиянең һәм гомумән әдәбиятның иҗтимагый роле. Дөрес, Тукай иҗат эшенә башта ук әдәбиятның кирәклеген аңлап керешкән иде. Ләкин бу чорда инде ул әдәбият һәм сәнгатьнең халык массаларына хезмәт итәргә тиешлеген ачык әйтә башлый. Ул гына да түгел, күп кенә әсәрләреннән күренгәнчә, Тукай әдәбият алдына ачыктан-ачык революцион-демократик таләпләр куя.
Әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле мәсьәләсен куюда һәм хәл итүдә шагыйрь, үзенең революцион-демократик карашларыннан тыш, рус классикларының эстетик карашларына да таянды.
Дөресрәге, Тукайның рус   әдәбиятына мөрәҗәгать итүе үзенең    формасы, эчтәлеге һәм юнәлеше белән аның революцион-демократик позициясе белән билгеләнде. Эш шунда ки, теге яки бу язучының рус   әдәбиятына мөрәҗәгать итүе генә әле ул язучыны прогрессив лагерьга кертергә хокук бирми.   Эре    буржуа    вәкиле Дәрдмәнд, мәсәлән, Пушкинның күп кенә шигырьләрен тәрҗемә   итте. Ләкин ул шул ук вакытта «сәнгать сәнгать өчен»    позициясендә калды. Аның   Пушкиннан   тәрҗемә   итеп яки файдаланып язылган шигырьләрендә, мәсәлән, азатлык мотивларының исен дә сизеп булмый. Лермонтовтан берничә тәрҗемә биргән С. Рәмиев турында да    шуны ук әйтергә    мөмкин. Парчалар исеме астында    эшләнгән тәрҗемәләрендә ул хәтта үзенең анархо-индивидуалистик һәм дини-мистик карашларын пропагандалауда Лермонтовны корал итү   омтылышы да ясады. Бу язучылар, бу   шагыйрьләр рус әдәбиятының классик вәкилләренең иҗатына мөрәҗәгать иткәндә дә үзләренең   эстетик принципларыннан бер карыш та читкә чыкмыйлар.
Халык эшенә бирелгән демократ язучылар һәм шагыйрьләр исә әдәбиятны азатлык өчен көрәш коралы итеп карадылар һәм алдынгы рус әдәбиятына, аның гражданлык пафосына турылыклы булып калдылар, ул гына да түгел, алар бөек реалистлардан өйрәнүне принципиаль югарылыкка күтәрделәр.
Прогрессив рус әдәбияты традицияләрен өйрәнү өчен көрәшүчеләрнең иң күренеклеләреннән, әлбәттә, Тукай булды.
«Пушкинә»    шигырендә Тукай    Пушкинның бөек талантына соклануын гына белдереп калмады, бәлки Пушкин    поэзиясенең зур көчкә, гаять зур иҗтимагый әһәмияткә ия булганлыгын да әйтеп чыкты:

Сәнең әшгарыңа бәнчә агач даш билә рәкъсандыр,
Агач рәкыс итмәк шагыйрь улан инсана ноксандыр*.
(* Минемчә, синең шигырьләрең алдында агачлар һәм ташлар бииләр. Агачлар биемәслек итеп язу шагыйрь булган кешегә кимчелек.)

Пушкинның «Про себя» исемле шигыреннән файдаланып, шул ук елның ахырында язылган «Үз-үземә» исемле шигырендә исә Тукай үзенең һәм үз поэзиясенең халык бәхете өчен көрәштә алырга тиешле урыны турында фикер йөртә.

Хисапсыз  күптер минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасын вавы, валлаһе әгъләм.

1909 елда Тукай Лермонтовның «Пророк» шигырен үзгәртеп тәрҗемә итә. Пушкинның да нәкъ шул исемдә шигыре бар. Уральскида вакытта ук инде Пушкинның күп әсәрләре белән яхшы таныш булган Тукай «Пророк»ны да белгән булырга тиеш. Ә инде Лермонтов шигырен файдаланып әсәр язганда Пушкинның шул шигырен искә алмаган яки күздән кичермәгән дип һич уйлап булмый. Татар халык шагыйре иҗатына берничә мәкалә багышлаган И. Г. Пехтелев Тукайның «Пәйгамбәр»не язганда Пушкин шигырен дә файдалануы турында туп-туры әйтә* (* И. Пехтелев.  Пушкин,    Лермонтов, Тукай.    Татгосиздат,   1949,   100 бит.). Пушкин «Пәйгамбәр»енең эчтәлеге шундый: фәрештә, пәйгамбәр булачак шәхеснең телен суырып алып, акыллы еланның угын куя, ә йөрәге урынына утлы күмер сала. Шул вакыт өстән, югарыдан мондый сүзләр ишетелә:

Восстань, пророк, и виждь и внемли,
Исполнись волею моей
И, обходя моря и земли,
Глаголом жги сердца людей.

Пәйгамбәр образында Пушкин, әлбәттә, шагыйрьне күздә тота, һәм шигырьдә художниклар агулы сатира һәм ялкынлы сүзләр ярдәмендә тормыштагы явызлыкка каршы көрәшергә тиешләр, дигән идея үткәрелә.
Шушы берничә мисалдан гына да әдәбиятның иҗтимагый ролен аңлауда Пушкин иҗатының Тукайга ярдәме зур булганлыгы ачык күренә.
Әгәр әдәбият һәм    сәнгать    халыкка хезмәт итәргә, аны үз бәхетен яулап алу өчен көрәшкә тупларга тиеш икән, бу бурычны алар халыкчан булганда гына һәм реализм белән сугарылганда гына үти алалар. Әнә шул бөек хакыйкатьне үзләштерүдә дә Тукай, һичшиксез, рус әдәбиятыннан, аеруча Пушкин һәм Лермонтов әсәрләреннән ярдәм алган. «Бер татар шагыйренең сүзләре» исемле шигырендә ул, мәсәлән, турыдан-туры болай ди:

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам

Бу чорда, бер яктан, Тукайның үз иҗаты халыкчанлаша, реализмы киңәя һәм тирәнәя бара; ә икенче яктан, шагыйрь шушы ике бөек принципка бәйләнешле теоретик фикерләр дә әйтә башлый. 1907 елда ул «Шигырьләремез» исемле мәкалә белән чыга һәм, әдәбиятта халыкчанлык принципларын теоретик нигезләргә омтылып, халык иҗатына бер караш ташлый. Шунысы бик әһәмиятле: бу очракта да Тукай рус классик поэзиясен һәм рус халык поэтик иҗатын үрнәк итеп ала. Мәсәлән, татар халык җырларының бер үзенчәлеге аларның теләсә нинди көйгә җырлана алуларында икәнлеген билгеләп үткәч, ул болай яза: «Безнең татарлар җырлый торган бик күп көйгә рус шагыйрьләренең бик күп шигырьләре килеп кенә торадыр». Иллюстрация өчен ул Пушкинның «Бесы» исемле шигыреннән бер строфа ала да аның һәр юлына популяр татар җыры «Җизнәкәй»нең рефренын кушып карый. Халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп әсәр тудыруда Тукайның шул ук Пушкин һәм Лермонтов тәҗрибәләренә таянуы турында әйткән сүзләрен югарыда китергән идек инде* (* Академик басма, I том, 428 бит.).
Бу чорда Тукай поэтика, шигъри форма мәсьәләләренә дә игътибар бирә башлый. Чөнки яңа, демократик эчтәлекне гәүдәләндерү өчен Көнчыгышның поэтик кануннарыннан аермалы булган яңа поэтиканың кирәклеген ул ачык сизә инде. Биредә дә, халык авыз иҗаты әсәрләреннән тыш, рус классик поэзиясе аңа үрнәк булып тора. Бу яктан «Әльгасрел-җәдит» журналының 1906 ел 11 санында басылган «Кичке азан» шигыренә бирелгән искәрмәсе бик кызыклы. Бу шигырь Лермонтовның «Звезда» («Вверху одна…») шигыренең үлчәве һәм ритмы белән язылган. Шигырь ахырында Тукай «Звезда»ны тулысынча китерә һәм мондый искәрмә бирә: «Русларда вә башка мөтәмәтдин (Мәдәниятле, цивилизацияле.) милләтләрдә һәр сатыры (юлы) ике сүздән (Стопа мәгънәсендә.) гыйбарәт, ләкин гаять мәгънәле шигырьләр вардыр. Мин монда, нәмүнә өчен Лермонтовның бер шигырен алып, шул ук мотивка «Кичке азан» сәрләүхәсе (Исеме.) илә гаҗизанә (Көч җитмичә генә, авырлык белән генә (тыйнаклык саклап әйтелгән).)   бер шигырь яздым»* (* Академик басма, I том, 381 бит.).
Димәк, Тукай 1906—1907 елларда, рус классикларының эстетик принципларына таянып, әдәбият һәм сәнгатьнең күп кенә мәсьәләләрен җитди рәвештә куя башлый инде.
Ләкин Тукайның бу чор эстетик карашларында, алда күреп үткәнебезчә, мәгьрифәтчелек чикләнгәнлеге үзен нык кына сиздерә әле. Бу, аеруча, әдәбиятның иҗтимагый ролен билгеләвендә күренде. Мәгърифәт чараларының үзалды гына торганда капитализм тудырган әшәкелекләрне, ямьсез күренешләрне юк итеп, кешеләр арасында хезмәттәшлек, дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре урнаштыра алуына карата туган шиге белән бәйләнешле рәвештә аны җәмгыять һәм әдәбият, буржуаз җәмгыятьтә поэзиянең һәм шагыйрьнең язмышы мәсьәләсе борчый башлады. Дөрес, Тукай бервакытта да әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен инкарь итү юлына басмады. Әдәбиятның зур көчкә ия булганлыгына ул һәрвакыт тирән ышанып эш итте. Ә шулай да Тукай тарафыннан әдәбиятка йөкләнгән бурыч белән аның реаль мөмкинлеге арасындагы каршылык кала килде, һәм шагыйрьгә бу каршылыктан чыгу юлын табарга кирәк иде. Шагыйрь туктаусыз эзләнде һәм җавап табу өмете белән рус әдәбиятына мөрәҗәгать итте. Тукайның җыентыкларына кермәгән бер мәкаләсе бу яктан аеруча кызыклы. Без Байронның «Шильонский узник» поэмасының тәрҗемәсенә язылган сүз башын күздә тотабыз. Тукай бу мәкаләдә Байрон поэзиясе белән җәмгыять арасындагы каршылык, Байронның яшәп килүче тәртипләргә көчле протесты турында сүз алып бара һәм Пушкин белән Лермонтовның поэзиясендә дә шул мотивларның зур урын тотуын әйтә. Лермонтовның «Не думай, чтоб я был достоин сожаления» дип башланган шигыреннән:

Гляжу назад — прошедшее ужасно;
Гляжу вперед — там нет души родной!

юлларын китерә дә болай ди: «Иштә (Менә.) Лермонтовның дөньяга вә тормышка карашы. Ягъни ул да Байрон белән бер хисле вә бер җанлы: дөньяда мәңге табынырлык бер изге идеал юк, һәммәсе төпсез, нигезсез, — ди ул. Ул да, Байрон кеби, дөньяга каршы көлми, бәлки каш җыерып кына, ачу аралаш күзләр белән карый»* (* Байрон. Мәхбүс   «Мәгариф» басмасы,  1911, IV бит.). Ягъни, Тукай фикеренчә, Лермонтов, Байрон кебек үк, гадел булмаган строй шартларында талантын канатландыручы мөмкинлек таба алмый, изүчеләр җәмгыяте аның изге теләкләрен, якты идеалларын буып тора.
Димәк, Тукай буржуаз җәмгыять белән сәнгать арасындагы мөнәсәбәт, буржуаз тәртипләр яшәгәндә сәнгатьнең язмышы турында күп уйлаган. Шулай ук аның 1908—1913 елларда Пушкин һәм Лермонтовның эстетик темаларга багышланган әсәрләренә игътибар итүе, кайберләреннән файдаланып, шигырьләр язуы бу фикерне тагын бер кат раслый.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>




{mospagebreak}

Пушкинның күп кенә шигырьләрендә («Поэт», «Поэту», «Чернь») шагыйрьнең изүчеләр җәмгыятеннән бәйсезлеген, поэзиянең «автономия»сен таләп итү идеясе үткәрелгән. Бу идеяләр, һичшиксез, Тукайның омтылышларына аваздаш булып, аңа көчле тәэсир иткәннәр. Мисал өчен Пушкинның «Поэту» шигыре белән Тукайның «Шагыйрем, кодсиятең…» (1908) дип башланган әсәрен чагыштырып карау да җитә. Ике шигырьдә дә бер үк үткәрелә һәм уртак образлар да очрый. Мәсәлән,

Ты царь: живи один. Дорогою свободной
Иди, куда влечет тебя свободный ум,

Баш имә, зур син, бу әдна  җанлылар дөньясына
Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа*.
(* Академик басма, I том,  115 бит.)

Ләкин Тукай, шагыйрь һәм художник буларак, шагыйрьнең һәм поэзиянең капитал дөньясында азат була алмаганлыгын, мәгърифәт чараларының үзләре генә дөньяны үзгәртеп кора алмаячагын ачык күрә башлый. «Пәйгамбәр» (1909) шигыре — әнә шуның чагылышы. Бу әсәр — Лермонтовның «Пророк» исемле шигыренең ирекле тәрҗемәсе.
Оригиналның эчтәлеге шуннан гыйбарәт: пәйгамбәр, кешеләрнең бозыклык һәм явызлык эчендә яшәүләренә ачынып, гаделлек һәм мәхәббәткә өнди башлый. Ләкин кешеләр аны ташлар атып куып җибәрәләр. Әгәр аңа, үзе яшәгән сахрадан килеп, шәһәр урамыннан үтәргә туры килсә, картлар, мыскыллап, бармак төртеп күрсәтәләр дә балаларына әйтәләр: әнә карагыз ул юләргә, безне ышандырмакчы булды. Күрегез, ничек таланган. Аның кебек булмагыз.
Тукай шигыренең дә эчтәлеге шуңа кайтып кала. Ләкин ул, пәйгамбәрнең халыкны яхшылыкка өндәвенә аеруча басым ясап, оригиналның бу өлешен киңәйткән һәм детальләштеребрәк биргән:

Шул ук сәгать үземнән, башкалардан баш-күз алдым да
Сөйләргә башладым хакны, кешеләрнең күз алдында.
Кирәк баймы,  фәкыйрьме,  падишаһмы — күрсәтәм гаибен;
Укыйм ялкынлы аятьләр, карау юк һич берәү кәйфен.
Керештем мин мәхәббәткә, карендәшлеккә  өндәргә,
Ашамын, эчми көндез, кич белән баш куймый мендәргә.

Ләкин бу пәйгамбәр дә Лермонтов пәйгамбәре язмышына очрый: аны да куып җибәрәләр.
Тукайның бу шигырьгә никадәр әһәмият бирүе аның 1911 елда язылган «Сәгъде Вәккас әфәндегә» мәкаләсендә дә күренә: ул биредә «Пророк» шигыренең бер строфасын, үзе әйтүенчә, хәтереннән китергән.
Шагыйрьнең эстетик карашларындагы үсеш аның иҗатында критик реализмның тагын да тирәнәюенә, ныгып, чәчәк атуына сәбәп булды. Критик реализмны теоретик яктан нигезләүче Белинский болай ди: «Фактлар сүзләрдән үтемлерәк сөйлиләр; әхлакый әшәкелекне дөрес сурәтләү аңа булган барлык һөҗүмнәрдән дә куәтлерәк»* (* В. Г. Белинский. Сочинении в трёх томах, 1948, I том, 139 бит.). Гаделлеккә, кешелеклелеккә, туганлык һәм дуслыкка чакырып, турыдан-туры вәгазьләү максатка китерә алмавын аңлап, Тукай да чынбарлыкны дөрес, реалистик чагылдыру белән укучыны уйландыру, яшәп килүче стройга карата аңарда күрәлмаучылык тәрбияләүне алга сөрә башлый.
Әдәбиятның иҗтимагый роле турындагы фикерләренең үзгәрүе, тирәнәюе һәм баюы тагын Тукай иҗатының халыкчанлык ягыннан да алга китүенә этәргеч булды.
Реализм һәм халыкчанлык принципларын Тукай, художник буларак, практик тормышка ашыру белән беррәттән, аларны теоретик яктан нигезләү юнәлешендә дә шактый эш башкарды. Тукайның халыкчанлык һәм реализм турындагы фикерләренә тукталмастан, әнә шул фикерләрнең туып, билгеле бер формага керүләрендә рус әдәбиятының зур роль уйнаганлыгын күрсәтә торган кайбер фактларны гына китереп үтәбез.
1908—1913 елларда Тукай Пушкин һәм Лермонтов әсәрләрен өйрәнүгә аеруча игътибар бирә һәм бу ике бөек шагыйрьнең әсәрләрен тәрҗемә итүне һәм файдаланып язуны дәвам иттерә. «Теләү бетте (Пушкиннан моктәбәс)», «Җил (Пушкиннан моктәбәс)», «Ике иптәш арасында (Пушкиннан)», «Мәҗлес», «Алдандым (Лермонтовка тәкълит)», «Соңра (Лермонтовтан үзгәртелгән)», «Пәйгамбәр» кебек тирән эчтәлекле һәм югары художестволы әсәрләре әнә шуның җимешләре булып торалар. Тәрҗемә иткәндә һәм файдаланып язганда, Тукай, әлбәттә, оригиналның идеясе, художество үзенчәлекләре турында тирәнтен уйланган. Шагыйрь һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәт турында фикер йөрткәндә, Пушкин һәм Лермонтовны телгә алуы, соңгысының әсәреннән өзекләр китерүе («Шильонский узник» тәрҗемәсенә язылган сүз башы — «Мокаддимә»), эчтәлек һәм форма турында сүз алып барганда «Пророк»ка мөрәҗәгать итүе («Сәгъде Вәккас әфәндегә») шул турыда сөйли.
Пушкин һәм Лермонтовның реализмы һәм аларның халыкчанлыгы турында да шагыйрь, һичшиксез, нык уйланган. «Мәкаләи махсуса»да ул, мәсәлән, Г. Камалның «Дәҗҗал» исемле пьесасының җитәрлек кадәр реалистик булмаганлыгын исбат итү өчен, Пушкин һәм Лермонтов тарафыннан иҗат ителгән Демон образына мөрәҗәгать итә. Яки менә аның «Халык әдәбияты» турындагы лекциясен алыйк. Биредә Тукай, халык поэтик иҗатының язма әдәбиятка тәэсире мәсьәләсенә тукталып, халыкның иҗат принциплары нигезендә язылган әсәрнең халык күңеленә якын булуын әйтә һәм фикерен Кольцовның «Что ты спишь, мужичок?» һәм Пушкинның «Песня девушек» әсәрләре белән ныгыта.
Н. В. Гоголь иҗаты рус критик реализмының үсешендә яңа этап булып тора. Тукайның реализм турындагы фикерләренең формалашуында бу бөек художник та,   һичшиксез,   шактый роль уйнаган. Дөрес, Тукайның Гогольгә мөнәсәбәте мәсьәләсе бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек, һәм шуңа күрә фактик    материал да бик аз. Ә булган кадәресе Гогольнең Тукайга йогынтысы булганлыгы турында сөйли. Шагыйрь бер урында, мәсәлән, юморының көче ягыннан Ф. Әмирханны    Гогольгә    охшата* (* Татар  әдәбияты.    Дәреслек-хрестоматия.    XX  йөз. Төчүчеләр:  М. Гайнуллин, Җ. Вәзиева,  1947, 463 бит.).    «Хәйран булып калдык» исемле мәкаләсендә ул Гогольнең   «Записки    сумасшедшего»   повестендагы советник    Поприщин    образын   файдалана* (* Академик басма, II том, 398 бит.). Ниһаять, аның «Ревизор» турында әйткән сүзләре бик кызыклы. Гогольнең иҗат методын күздә тотып, ул, бер истәлек авторының әйтүенчә, болай дигән: «Гоголь үз каһарманнарының битләрен үзе бик яман пычрак белән буйый да үзе шулардан көлә»* (* «Вакыт» газетасы, 1914, № 1461, 15/1У.).
Үзенең идея-эстетик позициясе белән Тукай рус революцион-демократик поэзиясенең башында торган Некрасовка аеруча якын. Ләкин «Некрасов һәм Тукай» темасы хәзергә кадәр ныклап эшләнгәне юк әле. Шулай да кайбер фактлар* (* 1905 елда Тукай Некрасовның «Наборщик» шигырен яратып укыган диләр (Р. Нәфиков. «Г. Тукайның Уральскида эшчеләр белән аралашуы», «Совет әдәбияты», 1954, № 10). И. Пехтелев Тукайның кайбер шигырьләре белән Некрасов шигырьләре арасында охшашлык таба һәм Некрасовның татар халык шагыйренә йогынтысы булу ихтималын әйтә (И. Пехтелев. «Пушкин, Лермонтов, Тукай». Татгосиздат, 1949, 19—22 битләр). Моннан кала тагын Тукайның «Бабай» шигыре Некрасовның «Дедушка»сыннан файдаланып язылган дигән фикер бар (Академик басма, I том, 432 бит).) Тукай Некрасовны белгән, һәм Некрасов поэзиясе тегеләйме-болаймы аңа йогынты ясамый калмаган, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирәләр.
Тукайның бөек пролетариат язучысы Горький белән кызыксынганлыгын да әйтергә кирәк. Ул берничә мәкаләсендә Горькийны зур хөрмәт белән телгә ала. «Казанга кайтыш» исемле автобиографик мәкаләсендә мещаннар һәм мещанкалар турында сүз кузгата да «Максим Горькийны укыганда — шуларга нәфрәтем» дип куя. Димәк, Тукай Горький әсәрләрен укыган һәм буржуа-мещан тормышын реалистик чагылдыруга аңардан өйрәнгән. Ә буржуаз мөнәсәбәтләрнең асылын ачып бирүдән тыш, Тукай яшәгән чорда критик реализмны күз алдына да китереп булмый.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



 


{mospagebreak}

Ниһаять, тагын бер гаять кызыклы проблема — бөек революцион демократ тәнкыйтьчеләр Белинский, Чернышевский, Добролюбов һәм Писаревларның Тукайга тәэсире проблемасы. Бу мәсьәлә дә Тукай турындагы әдәбиятта күтәрелә башлады инде. И. Пехтелев үзенең «Пушкин, Лермонтов, Тукай» исемле китабында (1949), мәсәлән, Белинскийның Тукайга идея тәэсире булганлыгын әйтә. Ләкин Пехтелевның кайбер фикерләренә төзәтмә биреп китү кирәк. Китапта шундый юллар бар: «Тукай Казанга килгәнче үк инде Белинский әсәрләре белән беркадәр таныш булган, хәтта аның Пушкин турындагы тәнкыйтьләрен дә укыгандыр дип уйларга мөмкин» (33 бит). Автор бу фикерне Тукай турындагы истәлекләрнең берсендә әйтелгән түбәндәге сүзләргә нигезләнеп яза: «Казанның буржуа яшьләре Пушкинны «күп сөйләнгән нәрсә», дип кенә уздыралар; аның үзе турында түгел, аның хакында Белинский, Писаревларның тәнкыйтьләрен генә чагыштыралар, берсе Белинскийның сүзене мәгъкулли, икенчесе Писаревны куәтли иде». Ләкин бит әле моннан гына Тукайның Уральскида вакытта ук Белинский әсәрләрен укыганлыгы килеп чыкмый. Өстәвенә, шул ук мәкаләдә мондый юллар да бар: «Габдулла әфәнденең ул вакытта бу ике шагыйрьгә (Пушкин һәм Лермонтовка. — И. Н.) бик мәхәббәт куеп сөйләүләре һәм Белинский әсәрләре белән бөтенләй таныш түгеллеге хәтеремдә калган».
Димәк, Тукай Белинскийны Уральскида чакта ук укыган дип, кистереп әйтергә нигез юк. Инде Казанга килгәч, аның бөек рус тәнкыйтьчеләренең әсәрләре белән танышуы турында шик тә булырга мөмкин түгел, әлбәттә. Шул ук истәлектә шагыйрьнең түбәндәге сүзләре китерелә: «Айлар, еллар үтте, әлеге яшьләрне мин бөтенләй таныдым. Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларын сөйләшеп йөргәннәр икән… Алар «аттестатчылар», берничәсе дә шул ук «аттестатчылар»ның мәҗлесендә йөреп, «аграрный вопрос», «эффектиый» дип урынлы-урынсыз мондый сүзләр кыстырып сөйләүче ябалаклар булып чыктылар». Әнә шул гимназиягә имтихан бирергә хәзерләнеп йөрүче буржуа яшьләренең бушлыгын аңлар өчен, билгеле, Тукайга Белинский, Добролюбов, Писарев әсәрләре белән теге яки бу дәрәҗәдә танышырга кирәк була. 1911 елда Белинскийның тууына 100 ел, ә Добролюбовның үлүенә 50 ел тулу датасының билгеләнеп үтелүен дә искә алсак, Тукайның бу тәнкыйтьчеләрнең күп кенә әсәрләрен укыганлыгы турында ышанып әйтә алабыз.
Белинский тарафыннан теоретик нигезләнгән эстетик мәсьәләләр — әдәбиятның иҗтимагый роле, реализм, халыкчанлык, әдәби-тәнкыйть принциплары татар халкының бөек шагыйренә, һичшиксез, зур йогынты ясаганнар һәм аның эстетик карашларының тәмам формалашып җитүендә әһәмиятле роль уйнаганнар.
Тукайның рус әдәбиятын өйрәнүе һәм рус әдәбиятының Тукайга тәэсире әдәби традицияләрнең күчеше мәсьәләсенә генә кайтып калмый. Бу — татар халкының бөек рус халкы белән дуслыгы гасырлардан килә, татар халкы рус халкы җитәкчелегендә генә бәхетле тормышка ирешәчәк, дигән гомуми хакыйкатьнең бер чагылышы. Татар революцион демократлары тарафыннан тирән үзләштерелгән бу хакыйкать Тукайның «Китмибез!» шигырендә гаять үткен итеп бирелгән.
Әнә шуңа бәйләнешле рәвештә татар демократик әдәбияты да рус классик әдәбияты йогынтысы астында, аның үрнәгендә генә уңышлы үсә ала иде. Тукайның рус әдәбиятыннан алып эшләнгән тәрҗемәләре, файдаланып язылган әсәрләре, рус әдәбияты һәм аның классик язучылары, әдәби шедеврлары турында әйткән фикерләре, — болар барысы да татар әдәбиятын рус язучылары һәм тәнкыйтьчеләре тарафыннан эшләп чыгарылган алдынгы эстетик идеяләр белән сугару кебек максатка хезмәт иттеләр.

(Нуруллин И. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).





 

Комментарий язарга


*