ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Тукай эстетикасы турында мәкаләләр

(Казан: Таткнигоиздат, 1956)

ЭЧТӘЛЕК

Тукай — революцион демократ шагыйрь >>>   
Әдәбиятта халыкчанлык турында Тукай >>>      
Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты >>>
Тукайның әдәби-тәнкыйть принциплары >>>
Тукайның  әдәби пародияләре >>>  
Тукай тәнкыйтендә реализм һәм типиклык мәсьәләләре >>>
Әдәби осталыкның  кайбер мәсьәләләре турында Тукай >>>     



Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның исеме татарлар яши торган географик чикләрне үтеп китте. Аның исеме хәзер илебезнең һәрьягында сөеп телгә алына һәм хаклы рәвештә Шевченко, Ахундов, Абай, Хетагуров кебек бөек шәхесләр белән бер сафка куеп йөртелә. Шушы плеяданың вәкилләре кебек үк, Тукай да көчен, талантын, бөтен тормышын халыкка бирде. Ул да үз халкының язмышы рус халкы белән берлектә демократик идеаллар өчен көрәшкә бәйләнгәнлеген көр тавыш белән әйтеп чыкты. «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!» — диде ул! Тукай, үзенчә итеп әйтсәк, «коеп куйган поэт кына түгел» иде. Ул «дипломат, политик, общественный деятель дә» иде. Мәсьәлә, билгеле, аның ялкынлы мәкаләләр, үгкен фельетоннар, кыю тәнкыйть мәкаләләре язуында гына түгел. Шагыйрьнең лирикасында да «политиклыгы, общественный деятельлеге» аңкып тора. Бу лирика — гражданлык пафосы белән нәфис сәнгатьлекне берләштерүнең гүзәл үрнәге. Тукайның шигырь һәм поэмалары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, бүген дә халык йөрәгенең «иң нечкә кылларын» тибрәтәләр.
Тукай поэзиясенең үзенчәлеген, тәэсир көчен, «сер»ен җентекләп өйрәнү һаман да әле фән алдында актуаль бурыч булып калуында дәвам итә. Әнә шул актуаль проблеманы хәл итүдә аның публицистикасы, әдәбиятка багышланган хикәя һәм фельетоннары, рецензияләре дә зур роль уйныйлар. Шагыйрьнең әдәби-эстетик карашларын өйрәнү аның иҗат юнәлешен, иҗат методының үсешен, поэтик осталыгының үзенчәлеген, әдәби алымнарының мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Татар совет әдәбият белемендә Тукайның әдәби-эстетик карашларын өйрәнүдә беренче адымнар ясалды инде. Без И. Пехтелевның «Тукай поэзиясендә эстетик идеяләр» һәм М. Гайнуллинның «Тукай—тәнкыйтьче» исемле хезмәтләрен күздә тотабыз. Ләкин халык шагыйренең иҗат мирасы эстетик идеяләргә, әдәби иҗатның теге яки бу мәсьәләләренә караган фикерләргә гаять бай, һәм шушы ике мәкалә генә аларны иңләп бетерә алмады, билгеле. Укучы игътибарына тәкъдим ителә торган бу хезмәт тә Тукай эстетикасы дигән зур проблеманы хәл итүдә соңгы сүз булудан әле ерак тора. Ул әнә шул юнәлештә бер тәҗрибә итеп каралырга тиеш.
Тукайны әдәбият һәм сәнгатьнең нинди мәсьәләләре кызыксындырды соң? Халык шагыйренең игътибар үзәгендә ике төп проблема тора иде: берсе — халыкчанлык, икенчесе — реализм. Бу бик аңлаешлы. XX йөз башларына кадәр татар язма поэзиясе, Көнчыгыш поэзиясенең төшүгә барган дәверләрендә урнашкан поэтик алым һәм чаралар йогынтысында яшәп һәм нигездә динчелек, суфичылык идеяләре белән сугарылган булып, идея-эстетик яктан халыкка ерак иде. Художестволы проза һәм драматургия дә реализм юнәлешендә беренче адымнарны гына атлый иде. Халык тормышында зур борылыш моменты булган Беренче рус революциясе әдәбият каршына да яңа бурычлар куйды. Бу революция татар әдәбиятының үсеше өчен материаль мөмкинлекләрдән тыш (вакытлы матбугат, китап басу эшенең җәелүе) яңа эчтәлек тә бирде. Әнә шул шартларда шагыйрьләр, язучылар, драматурглар алдына демократик һәм реалистик поэзиягә нигез салу, прозаны һәм драматургияне реализм һәм халыкчанлык юнәлешендә алга таба үстерү буры чы килеп басты.
Халыкчанлык һәм реализм проблемасын практик һәм теоретик планда дөрес хәл итү күп кенә башка мәсьәләләргә, башка факторларга бәйләнгән. Шулардан берсе — әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле мәсьәләсе. Художник әдәбият һәм сәнгатьнең бурычларын, тормышта тоткан урынын, иҗтимагый хәрәкәттәге ролен дөрес аңлый икән, ул, табигый, әдәбият реалистик һәм халыкчан булганда гына үз бурычын үти алачак, дигән фикергә килә. Әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен билгеләү үз чиратында художникның дөньяга карашына, бигрәк тә иҗтимагый-политик карашларына бәйләнгән. Язучы алдынгы иҗтимагый-политик позициядә торса гына, әдәбиятның бурычын прогрессив идеаллар өчен көрәшүдә күрә ала. Ләкин шунысын әйтергә кирәк: художникның иҗтимагый-политик карашлары, һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен аңлавы аңа гомуми юнәлеш бирсә дә, әдәби иҗатның специфик якларын, эстетиканың күп кенә конкрет проблемаларын турыдан-туры хәл итми. Моның өчен ниндидер әдәби, иҗади традицияләргә таянырга кирәк була. Тукай әдәбиятка килгән чорда татар халык авыз поэтик иҗаты һәм рус классик әдәбияты традицияләре нәкъ шундый традицияләр булып, татар демократик эстетикасының үсешенә зур йогынты ясадылар.
Критик-реалистик юнәлештә үсеп киткән татар демократик әдәбиятына нигез салучыларның иң күренеклесе булган Тукайның эстетик принциплары формалашуда да әнә шул факторлар хәлиткеч роль уйнадылар. Әдәбиятның иҗтимагый роле, халыкчанлык, реализм, әдәби тәнкыйть принциплары, форма һәм эчтәлек, әдәби тел турындагы теоретик фикерләре аның революцион-демократик карашлары тәэсирендә, халык иҗаты һәм рус әдәбияты тәэсирендә калыпланып, эстетик карашлар системасына әверелделәр.
Бу китапка тупланган мәкаләләрне Тукай эстетикасының иң әһәмиятле мәсьәләләре турында беркадәр системалы төшенчә бирерлек итеп урнаштырырга тырышылды.

 

(Чыганак: Нуруллин И. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).



 

Комментарий язарга


*