ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Тукай иҗаты: Азатлык җырчысы

Нуруллин И. Тукай иҗаты

Эчтәлек >>>

Беренче тәэсирләр >>>
Мәктәп баскычлары >>>
Таңгы җырлар >>>
Азатлык җырчысы >>>



 

Азатлык җырчысы


«Г. Тукаев» дигән имза матбугатта беренче күренеп, ел—ел ярым вакыт үтмәде, шагыйрьләр хоры эченнән яшь шагыйрьнең тавышын аерырга мөмкинлек бирә торган әсәрләре тезелеп китте. Менә үткен политик пафослы «Китмибез» һәм заманында шәкертләрнең гимнына әверелгән «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырьләре. Менә һәр сүзе ук булып кадалган «Безне урынсыз яманлыйлар» һәм лирика өлгесе саналырлык «Пар ат». Менә авторын бик тиз татар поэзиясенең түренә мендереп утырткан «Шүрәле» поэмасы…
Ә бит Г. Ибраһимов болай дип язган иде: «Бездә һичбер шагыйрь Тукай чаклы начар, буталчык вә корама тел белән башламады»* (* Г.   Ибраһимов.   Татар шагыйрьләре. Оренбург, 1913, 51 бит.). Һәм ул хаклы иде. Әйтик, халык тормышыннан шактый ерак торган Дәрдмәнд болай ди:

Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит.
Килеп кичмешләр әхвәлен бәян ит.
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә,
Ни моңлы  уйларың бар — сөйлә безгә**.
(** «Алар кемнәр нидасы?» «Казан мөхбире»,  1906, № 33.)

Халык эченнән чыккан Тукай исә, шул ук каләмгә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте:

И, каләм! Китсен әләм, сән әйлә безне шадыман,
Без дә саяңда уладым тугры юла кадиман***.
(*** «И каләм!». «Әльгасрелҗәдит» журналы, 1906, № 2.)

Һәм гомумән, «Фикер», «Өлфәт» газеталары һәм «Әлгасрелҗәдит» журналын искә алмаганда, шул елларның теләсә кайсы газетасын күздән кичерсәк тә, саф татар телендә язылган шигырьләр белән очрашырбыз.
Халыкның җанлы сөйләм әйләнмәләрен яки халык иҗаты чараларын куллану мәсьәләсенә килгәндә дә шул ук хәл. Иҗатының беренче чорында Тукай фикер, дөньяга караш мәсьәләсендә дә күп аерылып тормый әле. Н. Думави «Байлар җире» исемле шигырендә

Җир кирәк  безнең  өчен сулу саен,
Түгел берничә елга яки аен;
Эчмәсен бояр гына аның маен,
Тырышып кулга алыйк җирне, дуслар!* —
(* «Казан мөхбире»,  1906, 28/V.)

дип аваз ташлаган бер вакытта, Тукай укырга, белем алырга өндәүдән («Шәкерт яхут бер тәсадеф»), ишаннарны сүгүдән («Мөритләр каберстаныннан бер аваз») яисә байбәтчәләрнең азып-тузып йөрүенә ачынудан («Хатирәи Бакырган») узмаган иде.
Менә 1907 елда Тукайның беренче җыентыгы («Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 дәфтәр») дөньяга килде, һәм аны тәнкыйть хуплап каршы алды.
Төрле газета һәм журналлардагы аннотацияләрдән тыш, ару гына язылган рецензияләр дә күренде. Аеруча Ф. Әмирхан рецензиясе игътибарга лаек. Ул китапчыкның уңай һәм кимчелекле якларын ышандырырлык итеп күрсәтә һәм болай ди: «…Мәҗмуга (Мәҗмуга — җыентык.) әдәбиятыбыз белән иштигаль (Иштигаль — шөгыльләнү.) итүчеләрнең җөмләсенең дикъкатьләрен җәлеп итәрлек, вә Габдулла әфәндене муаффәкыяте (Муаффәкыять — уңыш.) белән шаян тәбриктер (Шаян    тәбрик — котларга хаклы.)».
Г. Камал рецензиясендә исә мондый юллар кызыклы: язарга, шагыйрь булырга тырышучылар күп булды, ләкин күбесеннән эш чыкмады, ди ул. «Алардан фәкать өч кеше калды. Болардан берсенә (Нәҗип Думавига) нинди тамга (проба) сугарга хәзергә мин булдыра алмыйм. Минем каршымда Габдулла әфәнде илә Габделмәҗит әфәнделәр алга чыктылар. Хәзерге көндә шагыйрь исемен итлак кылырга (Итлак    кылырга — аталырга.) шул икесе лаектыр»** (** Әсәрләр. 2-том, 217 бит.).
Г. Камал белән килешми мөмкин түгел. Поэзия мәйданындагы чабышка артта калыбрак килеп кергән Тукай, үзенең күп кенә ярышташларын узып китеп, алга чыкты. Аңа җитди көндәш булырлык ике чабышкы әле чын-чыннан ярыш мәйданына килеп кермәгән иде. Мин Дәрдмәнд белән С. Рәмиевне күздә тотам. Беренчесе 1908 елга кадәр аз язды, сирәк күренде. Тәнкыйть аңа игътибар итеп өлгермәгән иде. С. Рәмиев исә «Театр» һәм «Уку» исемендәге шактый зәгыйфь ике шигырьдән башка нәрсә язганы юк иде.
Шулай итеп, Тукай гаять кыска бер вакыт эчендә фикер, шигърият һәм тел ягыннан зур сикереш ясады.
Тукайның икенче чор иҗатының эчтәлеген,  характерын, үзенчәлеген тикшерүгә керешкәнче,   әнә шул сикерешкә сәбәп булган факторларга тукталып китик.
Әлбәттә, төп фактор шул ук — 1905 елгы буржуаз-демократик революция. Искегә, каршы ярсулы һөҗүм барганда, вакыйгалар күз иярмәс тизлек белән узып торганда, һәр яңа көн берәр яңа мәсьәләне көн тәртибенә куйган айларда алдынгы карашлы язучыларның гаять тиз үсүләре табигый хәл иде.
1905—1907 елгы революция иң элек татарларда революцион-демократик иҗтимагый фикернең формалашуы өчен этәргеч булды. Революцион-демократик карашлар исә, үз чиратында, язучыларга әдәбиятның асылын, иҗтимагый ролен һәм чынбарлыкка мөнәсәбәтен дөресрәк хәл итәргә, ягъни революцион-демократик эстетик фикернең урын алуына мөмкинлек бирде. Ниһаять, җәмгыятькә һәм әдәбиятка карашларында революцион-демократик позициядә торган язучылар һәм шагыйрьләр әдәбиятны критик реализм принципларына корырга, халыкчанлык белән сугарырга кирәклекне тирән төшенеп, халык авыз поэтик иҗатына һәм рус классик әдәбиятына мөрәҗәгать иттеләр.
Инде хәзер Тукай поэзиясенең реализм һәм халыкчанлык юнәлешендә алга таба үсеп китүендә хәлиткеч роль уйнаган әнә шул факторларга тукталыйк.



{mospagebreak} 

1.

Тукай, алдынгы демократик интеллигенциянең бүтән вәкилләре кебек үк, конституцион иллюзияләр йогынтысында озак кала алмады. Җил томанны куып тараткан кебек, революцион вакыйгалар бу иллюзияләрне какшата килеп, ниһаять, юкка чыгарды.
Дөрес, беренче бүлектә әйтелгәнчә, Уральски сугышчан пролетариаты, көчле социал-демократик оешмасы булган зур шәһәр түгел. Пролетариатның көчен һәм тарихи миссиясен күрсәткән куәтле стачкалар да, власть әһелләрен тетрәткән демонстрацияләр дә, кораллы күтәрелешләр дә булмады анда. Әгәр без шагыйрьнең политик үсешен тик Уральск белән, аның эчке хәле белән генә бәйләсәк, дөрес нәтиҗәгә килә алмас идек. 1905 елның беренче яртысында ук рус телендә чыга торган «Уралец» типографиясендә наборщик булып эшли башлап* (* Р.Нафиков. Г. Тукайның Уральскида эшчеләр белән аралашуы. «Совет әдәбияты», 1954, № 10.), соңрак «Фикер», «Әлгасрелҗәдит» кебек газета-журналларда корректор, хәтта «фактический редактор да булып»** (** К. Мотыйгый. Тукай истәлеге, «Кызыл Татарстан», 1928, № 89, 18/IV.) киткән Тукай Россиядәге хәлне, һичшиксез, кичәге шәкерт яисә яшь шагыйрь күзе белән генә түгел, бәлки журналист күзе белән дә җентекләп күзәтеп барган. Редакциягә күпләп килә торган рус һәм татар газеталары, Мәскәү, Петербург, Казан югары мәктәпләреннән укып кайткан студентларның сөйләүләре, типография эшчеләре белән аралашу, социал-демократик түгәрәк белән бәйләнеш, идән асты әдәбияты, манифестация һәм митинглар моңа зур мөмкинлек биргән.
Чынлап та, 1905 елгы декабрь кораллы күтәрелешеннән соң төшүгә таба китсә дә, революция әле дәвам итте. 17-октябрь манифесты да, I Дәүләт думасының чакырылуы да революцияне туктата алмады. Крестьяннар кузгалышы исә хәтта көчәя төште. «1906 елның җәендә, — диелә «КПСС тарихы»нда, — крестьян хәрәкәте яңа көч белән кабынып китте. Европа Россиясенең барлык өязләренең яртысы—215 өяз крестьян чуалышлары белән чолгап алынды»*** (*** Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тарихы. Татарстан китап нәшрияты, 1959, 117 бит.).
Авылда туып, авыл икмәген ашап үскән, авылда күзе ачылган, крестьян тормышының ачысын-төчесен татыган Тукай бу хәлгә игътибар итми калмаган, билгеле. Манифест игълан ителде. Дума ачылды, үзенә күрә кызып эшләп ята. Ләкин шул ук вакытта революция тукталмый, крестьяннар исә активлаша баралар. Бу ни хәл? Манифесты да, думасы да көткәнне бирергә сәләтле түгел микәнни? Русчадан тәрҗемә ителеп, «Фикер» газетасының 1906 ел 28 июль санында басылып чыккан «Петр бабайның хикәяте», һичшиксез, әнә шундый шөбһәләрнең, уйлану һәм эзләнүләрнең җимеше булып тора.
Әсәрдә күрше алпавытның икмәгенә кул сузган ач крестьяннарны суктыру вакыйгасы сөйләнелә. Хикәя мондый сүзләр белән тәмам була: «Онытмагыз, балаларым, онытмагыз, менә ничек Неелово авылында бунт бастырдылар!» (111,58).
Яшь шагыйрьнең конституцион иллюзияләр тәэсиреннән арынуында, әлбәттә, Уральскидагы революцион хәрәкәтнең дә роле зур булды. 1902 елдан ук яшәп килгән ике социал-демократик түгәрәк халык арасында зур гына аңлату эшләре алып бара. 1905 елгы революция башланып киткәч, үзенең эшен киң җәелдереп җибәрә.
Типографиягә эшкә кергәч, Тукай революцион эшчеләр белән турыдан-туры аралаша башлый, социал-демократик түгәрәк белән бәйләнешкә керә* (* Тукай турында замандашлары, 72 бит.). Тора-бара ул шәһәрдәге бүтән революционерлар белән дә очраша башлый, кайберләре белән исә танышып та ала** (** Юбилей җыентыгы, 189 бит.).
Яшь шагыйрь, билгеле, Уральскида булып үткән бер генә революцион вакыйгадан да читтә калмаган. 17 октябрь манифесты уңае белән социал-демократлар оештырган манифестация дә, мәсәлән, аның күз алдында үткән. Типография түгәрәге тарафыннан шушы көнгә атап чыгарылган прокламацияне шулай ук аның белмәве мөмкин түгел. Бу документта исә мондый строфа бар:

Без земли мужики пропадают,
А дворяне и рады тому,
Что дешевле они нанимают,
Мужиков на работу свою***.
(*** Тукай турында замандашлары, 70 бит.)

Яшь Тукайның думага мөнәсәбәте үзгәрүгә һәм, димәк, конституцион иллюзияләр йогынтысыннан арынуына китергән сәбәпләрнең аеруча әһәмиятлесе революцион матбугат, бигрәк тә революцион социал-демократларның мәкалә һәм брошюралары булды. А. Н. Бахның политэкономия нигезләрен популяр төстә аңлаткан «Царь Голод, экономические очерки» дип атала торган брошюрасын тәрҗемә итеп, «Әлгасрелҗәдит» журналында бастыруына тукталмастан, Тукайның икенче тәрҗемә әсәре булган «Мәхәрәбә вә государственная дума» исемле мәкаләсенә генә бер күз ташлап китик.
Мәкаләнең оригиналы «Война и дума» исемендә булып, 1905 елда Петербургта «Молот» издательствосы тарафыннан чыгарылган. Брошюра Булыгин думасына бойкотны тормышка ашыру максаты белән язылган. Бу хәл үзе генә дә аның большевистик юнәлешле әсәр булганлыгы турында сөйли: большевиклар гына ул вакытта бойкот тактикасы тоталар иде. Автор думаның помещиклар һәм капиталистлар думасы булачагын һәм, димәк, халыкка бер мыскал да файдалы эш эшли алмаячагын ышандыргыч дәлилләр белән исбат итә.
Тукай брошюраның чамача яртысын тәрҗемә итеп, «Әлгасрелҗәдит»нең 1906 ел, 4 һәм 5 саннарында бастырган. Калган өлеше аның тарафыннан тәрҗемә ителгәнме, юкмы— әйтүе кыен. Әмма укып чыкканлыгы бәхәссез.
Брошюраның «Әлгасрелҗәдит»тә басылган өлешендә мондый фикерләр бар: беренчедән, дума һәрбер кирәкле эшләргә катыша алмас, икенчедән, ул киңәш бирүче дума гына булачак; өченчедән, хезмәт ияләре сайлау хокукыннан мәхрүм булганга, думага үз вәкилләрен җибәрә алмаячаклар. «Сүзнең төрекчәсе, — диелә мәкаләдә, — бу Думада ат уйнатаннар җөмләсе ерчә вә парәчә (Ерчә вә парәчә — җиргә һәм акчага.) кәниш (Кәниш — хуҗа.) әлле кешеләр улачак. Дума да байлар Думасы (ассызык безнеке. — И. Н.) улачак» (III, 23).
«Война и Дума» брошюрасын уку һәм тәрҗемә итү яшь Тукайга туа алмый калган Булыгин думасының гына түгел, бәлки җыелып эшкә керешкән I Дәүләт думасының асылын аңлый башлауга да, һичшиксез, ярдәм иткән.
Большевистик эчтәлекле мәкалә һәм брошюралар белән танышлыгы, әлбәттә, алда күрелгәннәр белән генә чикләнмәгән һәм алар барысы бергә Тукайның конституцион иллюзияләрен әкренләп какшата килгәннәр.
Менә I Дәүләт думасы куып таратыла, һәм бу вакыйга тулып ташырга торган савытка соңгы тамчы була. Күзләрдән пәрдә төшә, иллюзияләр томандай эреп юкка чыга. Думаның таралуы Тукайга гына түгел, бәлки демократик позициядә торган барлык татар интеллигенциясенә дә көчле тәэсир иткән, аларның да иллюзияләрен җимерә башлаган. Татар матбугаты битләрендә бу вакыйга тегеләйме, болаймы үзенең чагылышын тапкан, күп айлар буе телләрдән төшмәгән. «Государственная Дума 3 нче июльдә таратылды. Дәһа тугърысы дума куылды»* (* «Фикер», 1906, 14/VII.), — дип язды үзенең редакцион мәкаләсендә «Фикер» газетасы. Шул ук газета «Казан мөхбире»ннән (1906, № 116) «Дума ник таратылды?» исемле мәкаләне күчереп баскан. Анда түбәндәге юллар бар: «Аз җирле крестьяннар алпавытларга кол булып, аның өстенә бик күп имана түли-түли фәкыйрьләнеп беткәннәр иде. Дәүләт Думасы хәзинә җирләрене алып, үз кулы илә эшләүчеләргә бирмәкче булды. Хөкүмәт бу эшне кабул итмәде** (** «Фикер» газетасы,   1906, 21/VII.). Хәтта «Бәянелхак» газетасы да «Андан ары!..*** (*** «Бәянелхак», 1906, 17/VIII, № 56.) исемле бер шигырьдә «һай шатлык кебек иде үктәбердә», — дип сызлана, инде дума таратылды, өметләр җилгә очты, ди.
Кыскасы, I Дәүләт думасының куып таратылуы гомумән иллюзияләр белән яшәгән Россия демократик интеллигенциясенең башына суккандай итте, ә аның иң алдынгы өлеше ул иллюзияләрдән тәмам арынды. Алар күз алдында бер хакыйкать ачылып китте: патша хөкүмәте исән-имин калган тәкъдирдә, бер нинди дума да халыкка азатлык, крестьяннарга җир, эшчеләргә 8 сәгатьлек эш көне алып бирә алмаячак! Соң ни эшләргә кирәк? Билгеле инде, халыкның көчен, халыкның ярсуын әнә шул кара көчкә — патша самодержавиесенә каршы юнәлтергә кирәк. Фикер һәм карашларның шулай авышып китүе татарларда да революцион-демократик иҗтимагый фикернең формалашуы турында сөйли иде.
Биредә бер нәрсәне ачыклап китәргә кирәк. Ш. Мөхәммәдев, М. Гафури, Г. Камал кебекләр генә түгел, хәтта Тукай иҗатының да революцион-демократик эчтәлекле булуы хакында сүз чыкса, әдәбиятка бәйләнешләре булган кайбер иптәшләр шөбһәгә төшәләр: Тукайны артык кызарту, Чернышевский һәм Добролюбовлар дәрәҗәсенә күтәрү түгелме бу? — диләр.
Рус революцион демократиясенең юлбашчылары Чернышевский һәм Добролюбов «…крестьян революциясе идеясен… иске властьларның һәммәсен дә бәреп төшерү өчен массаларның көрәше идеясен…»* (* В.  И. Ленин.   Әсәрләр. Татарстан китап нәшрияты,   17 том, 97 бит.) үткәрделәр. Икенче төрле әйткәндә, бу буржуаз-демократик революция таләпләрен тормышка ашыру өчен көрәш дигән сүз. Ә соң самодержавиене аударып җир һәм ирек тартып алу шул ук буржуаз-демократик революция түгелмени? Дөрес, Беренче рус революциясе чорында мәгълүм тарихи сәбәпләр аркасында әнә шул буржуаз-демократик көрәш белән пролетариат җитәкчелек итте, бу көрәшнең авангардында ул барды. Чөнки бу революциянең җиңүе беренче чиратта пролетариат өчен файдалы иде: ул, ягъни пролетариат, самодержавиенең политик изүеннән котылып, революцияне яңа баскычка күтәреп, илдә социалистик строй урнаштырырга мөмкинлек алачак иде. Ләкин пролетариат буржуаз-демократик революцияне үзе генә түгел, бәлки барлык крестьяннар һәм аларның интересларын күзәткән партияләр һәм политик төркемнәр белән берлектә үткәрә. Димәк, пролетариатның төп максатын, тарихи миссиясен аңлау югарылыгына күтәрелеп җитмәгән, әмма буржуаз-демократик таләпләрне тормышка ашыру өчен тегеләйме-болаймы көрәшүчеләрне без революцион-демократлар дип атыйбыз. Моннан күренгәнчә, XX йөзгә кергәч, азатлык көрәшенең башында пролетариат һәм аның партиясе торган бер чорда революцион-демократ исемен алу искитәрлек зур «дәрәҗә» түгел икән. Әгәр без теге яки бу политик эшлекленең карашларында яки язучының иҗатында — 1) самодержавиене аудару, 2) җирне крестьяннар кулына тапшыру һәм 3) тормыш-көнкүрештәге барлык урта гасырчылык калдыкларын йолкып ташлау идеяләрен табабыз икән, — аны шикләнмәстән революцион-демократик лагерь вәкиле итеп карый алабыз.
Әнә шул өч бурычны тормышка ашыру өчен көрәшкә күтәрелгән демократлар яисә политик карашлары белән шул позициядә торган каләм әһелләре татарлар тормышында калкып чыктымы соң? Һичшиксез. М. Гафурины искә төшерик. «1906 елдан 1907 елга васият» исемле шигырендә ул, мәсәлән, хөкүмәтнең дума чакырудан нәрсә көткәнен ачык төшенгән:

«Баш шәһәр»дә «баш кешеләр» коты очкач,
Халыкларны туктаттылар дума ачып.

Әмма бу дума күндәм булып чыкмагач, аны тараттылар, — ди ул дәвам итеп, — «мин сезгә баш» дигән кеше саф кояшка, пычрак кулдан төшерде кер». «Баш кеше»нең патша икәнлеге аңлашылса кирәк. 19бб ел үзе башкарган һәм тәмам итә алмаган эшләрне болай билгели:

Искә алдык гаҗиз булган бик күп ачны,
Киемнән мәхрүм булган ялангачны,
Бер елда ошбу эшләр аз түгелдер,
Җиңел түгел тиз аудару зур агачны.

Васыятькә җавап итеп,  1907 ел мондый вәгъдә бирә:

Үзегезгә бик мәгълүм зур «кешегә»
Хәл кадәре батырырбыз үткер тешне.

Биредә дә «зур кеше» һәм «зур агач»  дигәннән патшаны һәм хөкүмәтне аңлау кыен түгел.
Үз газетасының баш мәкаләсендә «…һичвакытта приказчик берлә бай, крестьян берлә алпавыт, хуҗа берлә хезмәтче икесе бер яклы булыр дип уйлый алмыйм»* (* «Азат халык»,  1906, № 1.),— дип язган Г. Камалның да революцион-демократик позициягә басканлыгына шулай ук шөбһә була алмый. Социализмны күздән төшерү өчен язылган «Мәзһәб иштирәкион» исемле мәкаләсендә И. Гаспринскийнын «Таң йолдызы» һәм «Азат халык» газеталары «…иштирәкион мәсләкенә (Иҗтирәкион   мәсләге — социализм  юлы.) хезмәт өчен…    тәэсис (Тәэсис — нигезләү.) ителде»* (* «Тәрҗеман», 1906, № 75.),    дип чыгуы очраклы хәл түгел иде.
1906 елда, бигрәк тә аның икенче яртысында, җир һәм ирек мәсьәләсе Тукайны да якыннан кызыксындыра башлый. «Петр бабай хикәяте» турында югарыда сүз булган иде инде. Бу бәйләнештә аеруча аның «Государственная думага» исемле шигыре кызыклы:

Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир?
Бирәм дидең, вәгъдә бирдең,
Күрсәт җирең! Кайда? Бир!



{mospagebreak}


Россиянең политик строе турында да Тукай тирәнтен уйлана башлый. «Бик кыйбат»** (** Бу әсәрне   Л.  Толстой үз чиратында Мопассаннан   тәрҗемә иткән.) исемле тәрҗемә хикәяне генә искә алыйк. Әсәрдә нибарысы 7000 кешесе булган Монако дәүләте һәм аның короле сатирик планда тасвир ителә. Бер җинаятьчене үлем җәзасына хөкем итеп тә, хөкем карарын җиренә җиткерер өчен китәчәк расходны күтәрә алмагач, егетне төрмәгә ябалар. Вакытлар үтү белән расходның тагын да зуррак булганлыгы аңлашыла. Җинаятьчене азат итүдән башка чара калмый. Ләкин бәла: тоткын төрмәдән китәргә теләми! Хикәя мондый сүзләр белән тәмам була: «Яхшы әле бу егет бу гөнаһны баш кисәргә дә, гомерлек төрмәләргә дә акча кызганмый торган мәмләкәттә кылмаган»*** (*** «Әлгасрелҗәдит», 1906, № 10.). Биредә Россия политик строена ишарә ярылып ята.
Революцион пафос белән сугарылган «Соры кортларга» һәм «Хөрриятә» шигырьләренә тукталмастан, атаклы «Китмибез!» шигыренә генә күз ташлыйк. Казан нәширләренең берсенә язган хатыннан бу шигырьнең автор күңеленә якын булганлыгын һәм шагыйрьнең анда үткәрелгән фикердә нык торганлыгын чамаларга мөмкин. Хатта мондый юллар бар: «Тарафыңызга тагы да «Шүрәле» вә «Тәрбиятел әтфал»га» серләүхәле шигырьләремне күндердем. Шуларны «Китмибез (ассызык безнеке.—И. Н.) вә «Бездә истигъдат вар»  шигырьләре илә рисаләнең   башына     (ассызык безнеке.— И. Н.)  куярсыз»* (* Тукай турында замандашлары, 97 бит.).
Нинди фикер әйтелә, нинди идея үткәрелә соң шигырьдә? Россиядәге тормыштан зарланган татарларга Төркия тарафына юл күрсәтүче карагруһчыларга Тукай горур рәвештә «китмибез!» дип җавап бирә. Чөнки:

Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар шул иске камчы, башкалык тик фәсләре.
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!

Күрәсез, Тукай солтан деспотизмы астында яшәгән халыкның политик һәм экономик изелүен күрсәтү белән бергә, Россиядәге самодержавиечыл-крепостниклык строен да камчылый.
Әмма ник китмәскә өнди соң шагыйрь? Туган-үскән җир Россия булганга, яисә Төркия «сәкаре» (Сәкарь — тәмуг, җәһәннәм.) тагын да дәһшәтлерәк булганга гынамы? Россиядәге тәмугъ белән ул килешеп калу ягындамы? Юк, аның фикеренчә, татар халкы рус халкы белән берлектә гаделлек, бәхет, азатлык өчен көрәшеп яшәү шарты белән генә уртак ватанда калырга тиеш. Бу фикер гаять кыска һәм төгәл итеп түбәндәгечә әйтелгән: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!»
Шулай итеп, «Китмибез!» шигырендә Тукайның революцион-демократик карашлары аеруча калку һәм үткен итеп әйтелгән.
Тукайның иҗтимагый-политик карашлары турында сөйләгәндә, аның татар эсерлары — таңчыларга мөнәсәбәте мәсьәләсен читләтеп үтү дөрес булмас иде. Тукай иҗатын тикшерүче галимнәр моңарчы (бигрәк тә сугыштан соңгы елларда), азгын иптәшләренә ияреп ярамас эш эшләгән баласының гаебен яшерергә теләгән аналар кебек, шагыйрьнең таңчыларга симпатиясен күрмәмешкә салышалар, фактны «йомып калырга» тырышалар.
1906 елда Тукай «Соры кортларга» шигырендә «Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай» дип белдергән иде. «Социаллар» дигәннән ул кемнәрне күздә тотты соң? Социализм дигәннән нинди тәгълиматны аңлады?
«Һәркемнең кәнденчә вардыр лямөхәл эндәшәсе» дигән мәкаләдән* (* «Фикер» газетасының 1906 елның 31 декабрь санында басылган бу мәкаләнең Тукайныкы икәнен күрсәтүче дәлилләр түбәндәгеләр: 1) имзасы — «Бер фикерче». Димәк, авторы К. Мотыйгый була алмый, чөнки имза «Фикер»не чыгаручылардан берсе дигән мәгънәне аңлата; 2) мәкаләдә «Фикерче», ягъни К. Мотыйгый турында сүзләр бар. Димәк, ул редакциядә эшләүче берәү тарафыннан язылган. Редакциянең бердәнбер даими сотруднигы исә Тукай була; 3) мәкаләнең стиле, үткенлеге Тукай каләмен хәтерләтә. Шагыйрьнең яратып кулланган түбәндәге образы мәкаләдә очрау аның Тукайныкы булуына шик калдырмый. «…Надан шәкерт әфәнде җилкәсенә мунча себеркесе бәйләп очарга башлаган икән». Бер елдан соң басылып чыккан мәкаләсендә шул ук образ: «Алар воздушный шарлар белән очалар, без җилкәләребезгә мунча себеркесе бәйләп, куллар селкеп торабыз» (III, 161 — 162)) күренгәнчә, Тукай социализм дигәннән иң элек К. Маркс тәгълиматын күздә тоткан: «Фикер» газетасы социализмның мөкатдәс икәнен беләдер». Тора-бара милләт «…Карл Маркс мәзһәбенә яки ортодокс мәзһәбенә керергәме, анысын үзе белер». Ләкин шунда ук Тукай татар эсерлары — таңчыларны да социализм тарафдарлары итеп карый. «Казанда никах мәҗлесе», яки ««Чүкеч»тән» исемле фельетоннарында да ул таңчыларның социализмы турында сөйли.
Шулай итеп, яшь Тукай социализмны бер бөтен итеп караган, фәнни социализм белән эсерлар карашы арасындагы принципиаль аерманы күрә алмаган һәм фактта вак буржуаз социализм йогынтысында калган. Табигый, көрәш турында, социализм турында һәркемнән катырак кычкыра торган таңчыларның сүзләре аның күңеленә аеруча хуш килгән. Уральскида чакта әле ул татар эсерларының бушбугазлыгын, милләтчелек чире белән авырганлыкларын, «милләт кайгысын&raraquo; кайгыртканда либералларга таба авышканлыгын, әлбәттә, күреп җиткерә алмады.
Кыскасы, ул чорда Тукай эсерларга симпатия белән карады, хәтта үзен аларның фикердәше итеп санады. Дәлил кирәк булса, ул артыгы белән бар. Яшь Тукай татар эсерларының башлыкларыннан берсе булган Г. Исхакыйны идеаллаштырган (IV, 217). Шушы ук кешегә багышлап, «Кем ул?» исемле мәдхия язган** (** Габдулла   Тукаев   шигырьләре.   Дүртенче дәфтәр. Казан, 1907.).
«Царь-голод»ның тәрҗемәсен башлап «Таң йолдызы; газетасына җибәргән* (* Тукай  турында  замандашлары,  84 бит.). 1907 елда Тукай татар эсерлары органы булган «Тавыш» газетасының чыга башлавы уңае белән, бу газетаны котлап, «Тавыш» хакында» шигырен яза һәм шул ук газетада бастыра. Шагыйрь, эшчеләргә мөрәҗәгать итеп, «бу «Тавыш» — тик сезнең тавыш», дип белдерә һәм шигырьне мондый строфа белән тәмам итә:

Эшче туган!  Тартыш кирәк, кирәк тартыш,
Тартышмаган  эшчеләргә бик батар теш;
Изге эштер  тартышмаклык хокук өчен,
Тартыш эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!

Мәгълүм булганча, «тартышуда гына табарсың син үз хакыңны» дигән сүзләр таңчыларның лозунгысы иде** (** «Только в борьбе обретешь ты свое право» дигән эсерлар лозунгысыннан тәрҗемә.). Бу яктан «Г. Тукаев шигырьләре»нең 1907 елгы 3-дәфтәренә кертелгән «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигыре дә кызыклы. Анда мондый строфа бар:

Курыкмаслыкта күңелем мисле эс-эр (1)  минем,
Күңелем дузәх (2) авызымнан  ут чәчрәр  минем.
Дошман бозмый  фикерем, уем җәмгыятен,
Аңар каршы керфекләрем гаскәр   минем***.
((1) Мисле эс-эр — эсер кебек. 
(2) Дүзәх — тәмуг, җәһәннәм.)
(*** Шагыйрьнең академик басма җыентыгында да, дүрттомлыгында да бу строфа турында искәрмә бирелмәү гаять сәер.)

Хәтта, 1908 елда язылып, мәхәббәт лирикасының энҗеләреннән булган «Мәхәббәт» шигырендә дә сөю хисенең көчлелеген күрсәтү өчен шагыйрь «таңчы» сүзен куллануны кирәк тапкан.

Барча әхрары мәхәббәт миннән  унда, зан итәм,
Кайда Фәрһад берлә Мәҗнүн!  Мин аларның таңчысы.
(Әхрар — Төркиядәге солтан деспотизмына каршы көрәшкән бер төркемне шулай атаганнар. Радикаллар дигән мәгънәгә туры килә.)

Тукайның татар эсерлары — таңчыларга мөнәсәбәтен ачыклау нинди әһәмияткә ия соң? Бу, беренчедән, шагыйрьнең 1906—1907 елда язылган күп кенә шигырьләрен һәм гомумән бу чор иҗатын дөресрәк аңларга, икенчедән, Тукайның иҗтимагый-политик карашларын тулырак итеп, бөтен катлаулыгы белән күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Тукайның эсерларга симпатиясе үзе генә дә шагыйрьнең революцион-демократик позициягә басканлыгы турында сөйләмимени? Эш шунда: Россиянең XX йөз башы революцион-демократик хәрәкәтендә эсерлар күренекле урын тоталар иде: В. И. Ленинның түбәндәге сүзләре бу яктан гаять әһәмиятле: «Эсерларның (социалист-революционерларның) да, — ди ул, — кайбер бәйсез социалистларның да, байтак крестьян оешмаларының да политик яктан бер революцион демократиягә кушылуы һаман ачыграк сурәтләнә* (* В.  И. Ленин. Әсәрләр, Таткнигоиздат,  10 том,  404 бит.). Тагын шуны искәртеп китәргә кирәк: эсерлар программасының властьны яулап алу һәм барлык җирләрне крестьяннарга бирү турындагы өлеше большевикларның минимум программаларына туры килә. «Дәүләт думасына кемне сайларга?»** (** В. И. Ленин.    Әсәрләр, Таткнигоиздат,  11  том.) дигән мәкаләсендә В.И.Ленин ике партиянең шушы ике мәсьәләгә караган таләпләрен бер үк сүзләр белән язып китүе әнә шуны күрсәтә. Билгеле бер чорда самодержавиегә һәм эре җирбиләүчелеккә каршы революцион-демократик көрәш алып барган эсерларның «Безнең партия» исемле программ мәкаләсендәге түбәндәге юлларга Тукай теләктәшлек белдерми кала алмаган: «Бөтен дөньяга рәхәт тудырыр өчен, туганлык ясар өчен тырышкан партияләр хәзер ирекле-ирексез көчкә каршы көч (ассызык безнеке.—И. Н.) куярга мәҗбүр булалар»*** (*** «Таң йолдызы»,  1906 ел,   1   июнь.).
Җыеп әйткәндә, 1906 елның икенче яртысында һәм 1907 елда Тукай, конституцион иллюзияләрдән арынып, революцион-демократик позициягә басты. Таңчыларга мөнәсәбәтен, эсерларга симпатиясен исә әнә шуны куәтли торган өстәмә бер дәлил итеп карарга кирәк**** (**** Бу урында түбәндәгеләрне искәртеп китү урынлы булыр: С. Рәмиев озак вакыт эсерлар йогынтысында булды. Г. Ибраһимов исә 1917 елның ахырларында, 1918 елның башында гына сул эсерлар партиясе белән арасын өзде (Г. Ибраһимовның өчтомлыгына Г. Халит тарафыннан язылган кереш мәкаләне карагыз).). «Өстәмә дәлил» дибез, чөнки шагыйрьнең революцион-демократик карашлары формалашу барыннан да элек революцион социал-демократлар тәэсирендә барды.



{mospagebreak}
2.

Г. Тукай иҗтимагый-политик карашларының революцион-демократик эчтәлек алуы, билгеле, аның әдәби-эстетик карашларына да йогынты ясады.
Иҗатының икенче чорында Тукай   әдәбият  һәм сәнгатьнең иҗтимагый    роле    мәсьәләсен    ничек   хәл итте соң? Аның — әдәбият һәм сәнгать кемгә  хезмәт  итәргә тиеш? — дигән сорауга җавабында без зур үзгәреш тапмабыз. Конституцион   иллюзияләр   әсирлегендә   яшәгән чорында  ул әдәбиятның    бурычын    гомумән    милләткә хезмәт итүдә күрсә дә, халык улы һәм   демократ буларак, хезмәт ияләренең   интересын  барыннан  да югарырак куя иде.  Ләкин инде, революцион-демократик    карашлар югарылыгына күтәрелгәч, милләтнең бер бөтен булмаганлыгын, хезмәт халкы белән милләт   эчендәге консерватив көчләр һәм буржуазия арасында тирән упкын ятканлыгын күрә башлагач, Тукай әдәбият  һәм сәнгатьнең    халыкка,    тик    халыкка   гына хезмәт  итәргә  тиешлеген  ачык  һәм кискен    итеп     белдерде.      «Хиссияте    миллия» исемле мәкаләсендә  ул, мәсәлән,    болай    ди:    «Безнең милләт тә, башка милләтләр кеби, хамисез (Хами — яклаучы.), мәлҗәэсез (Малҗәэ — сыеныр урын.) фәкыйрь    вә    эшче    халыкның    (ассызык безнеке. — И. Н.)  файдаларына   тырышучы,   биш фәкыйрь кешене бер бай этенә   алмаштырыр   вакытлар   үткәнлеген аңлаучы   вә  аңлатучы    егетләргә    мохтаҗ.    Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга,    Лермонтовларга мохтаҗ» (III. 90).
Халыкка хезмәт итү өчен әдәбият ни эшләргә тиеш, бу эшне ни рәвешле башкарырга тиеш? дигән мәсьәләгә килгәндә исә, Тукайның карашы шактый нык үзгәрде. Революцион-демократик шагыйрь буларак, иҗатының бу чорында ул әдәбиятның ролен мәгърифәт тарату һәм әхлак төзәтү бурычы белән генә чикли алмый иде инде. Әгәр ул ирек һәм җир өчен самодержавиегә каршы көрәшүчеләр сафында тора икән, әдәбиятны котылгысыз рәвештә шушы көрәштә корал итәргә тиеш булды. Аның фикеренчә, әдәбият һәм сәнгать халыкның гомуми аң-белем дәрәҗәсен генә түгел, бәлки политик аңын үстерергә, кешенең иреген һәм бәхетен буып тора торган тәртипләргә каршы аякландырырга, көрәшкә рухландырырга тиеш.
Тукайның революцион-демократик позициягә күчешендә чик баганасы итеп саналырлык, «Соры кортларга» шигырендә, мәсәлән, без түбәндәге юлларны укыйбыз:

Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин,
Боларнын мәсләге безне талау бит, бер дә коткармай.
Яза күрмә, җитәр артык, Тукаев, вострок бар бит;
Куярлар астырып дарга, ятып тор бер дә кузгалмай.
Язам, юк, тукталмыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмый,
Нидәндер  җаннарым  бу куркулардан бер дә сызланмый!

Шагыйрьне һәм аның иҗатын хәнҗәргә тиңләү, бу хәнҗәрне дошманнарга каршы юнәлткән өчен төрмә һәм дар агачы янавын искә төшерү күп нәрсә турында сөйли. Дөрес, беренче карашка биредә шагыйрь руханиларга гына һөҗүм итә кебек:

Һөҗүм  кирәк ишаннарга — сорыкорт,  гөмбә башларга,
Бетер,  сындыр,  кырып  ташла,  мәгаль урра  вә билбанзай*.
(*Мәгаль урра вә билбанзай — ура, баңзай, дип кычкырып («Банзай» японнарда бездәге «ура» урынында әйтелә)).

Әмма Тукай поэзиянең бурычын руханиларга каршы көрәшүгә генә кайтарып калдырса, әдәбият һәм сәнгатьнең ролен революцион демократик рухта аңлавы турында сүз дә була алмас иде. XIX йөз мәгърифәтчеләре дә бу катлауны Тукайдан ким камчыламадылар.
Юк, сорыкортлар дигәндә шагыйрь ишан һәм муллаларны гына күздә тотмаган. Чалмалы козгыннарны фаш иткән өчен генә ник төрмәгә япсыннар да, ник дар агачына мендерсеннәр? Өстәвенә шигырьнең үзендә үк, руханилардан тыш, иҗтимагый-политик баскычның югары басмаларында торган төркемгә ымлау да бар:

Аристократ — сорыкортлар — калын корсак кечек башлар, Ашыйлар соң бирән  булган кешеләр, ну гаҗәп,  ай-яй!
Вә һәрберсе — губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр,
Тамак туйгач төкер-какыр, бөтен эч май гына, май-май.

Тагын шунысы характерлы: халык тапканны ашап баручы сорыкортлардан шагыйрь «ниең бар? Дай, сюда, дай-дай!» дигән рус сүзләре әйттерә. Ниһаять, югарыда искә алып кителгәнчә, үзенең әлеге сорыкортларга каршы көрәш программасының “бөтенләй социаллардай” булганлыгын белдерә. Ә «социаллар»ның бурычы, билгеле, мулла-мунтагай белән булышудан күп мәртәбә зуррак иде. Ләкин шулай да көрәш объектын билгеләгәндә Тукай руханилар турында ачык һәм кискен итеп әйтсә дә, аристократ һәм губернаторлар турындагы сүзләр шактый томанлырак калган әле.
«Бер татар шагыйренең сүзләре»  (1907) исемле шигырьдә инде Тукай поэзиянең   һәм гомумән әдәбиятның, роле турында   сүз алып  барганда,   руханиларны аерып куймый.

Шикләнмибез дошманнарның көченнән без,
Бу көнге  көн Гали,   Рөстәмнәргә тиң без, —

ди ул. Кемнәр соң ул дошманнар? Шигырьдә алар исемнәре белән аталмаган. Әмма үткән бүлекчәдә без революцион-демократик позициягә баскан Тукайның дошманнарын күреп үткән идек. Менә алар: крестьяннарны ачлыкка дучар иткән алпавыт («Петр бабай хикәяте»), төрле яктан урап алган «кылыч, туплар, казак, мылтык, палачлар» («Хөрриятә»), думаны куып тараткан көч, ягъни хөкүмәт («Государственная думага!»), ниһаять, милләтнең үз эчендәге барлык реакцион элементлар. Соңгысын без түбәндәге юллардан чамалыйбыз.

Күкрәк киреп каршы торам, миңа милләт
Хәзергә көн мылтык, ук атар булса да.

Шагыйрьнең бу сүзләреннән тулаем — бөтен милләт азатлык өчен көрәшә торган поэзиягә каршы булган икән дигән мәгънәне аңларга ярамый. Милләт бит хезмәт ияләрен дә үз эченә ала. Соңгылары исә азатлык җырчысына мылтык, ук атмый һәм ата да алмый иде. Үзеннән үзе аңлашыла: «милләт» сүзен Тукай бу урында «халык» мәгънәсендә кулланмаган.
Шулай итеп, иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашлары үсешендәге икенче чорда Тукай әдәбият һәм сәнгатькә кеше иреген һәм бәхетен буып тора торган иске тәртипләргә, шул заманның политик строена каршы көрәш коралы итеп карый башлады. Әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен бу рәвешле аңлау исә аны халыкчанлыкка, реализмга этәрә иде. Эш шунда: китап битләре яисә газета табагы, мәгълүм ки, кәгазь генә буларак, берни дә эшли алмый. Ә инде аларда үткәрелгән фикер һәм идеяләр халыкның аңына барып җитсә, яшәп килүче стройга карата дошманлык тойгысы тәрбияләсә, халыкны революционлаштырса, бу стройны җимерүнең зарурлыгын аңлауга китерсә һәм җиңүгә ышанычны ныгытса, әдәбият бөек көчкә әверелә. Ә соң халыкның иң зур һәм иң төп интересларын чагылдырган идеяләр нинди очракта аның күңел түренә үтеп керә алалар? Бу идеяләр халык күңеленә, аның эстетик зәвыгына туры килә торган формада гәүдәләнгән тәкъдирдә, ягъни әдәбият халыкчан булганда гына файдалы эш башкарырга мөмкин.
Тагын мондый сорау алга килеп баса: әдәбият ничек, ни рәвешле, нинди алым һәм методлар ярдәмендә әлеге идеяләрне халык аңына җиткерә ала? Билгеле, үгет-нәсихәт, абстракт өндәү яисә тырышлык, активлык, көрәш турындагы гомуми сүзләр генә биредә көчсез. Әдәбият чынбарлыкны дөрес чагылдырса, яшәп килүче политик стройның, иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең асылын ачып бирсә, бу стройның, бу мөнәсәбәтләрнең кеше бәхетенә дошман икәнен сәнгатьчә күрсәтсә генә, икенче төрле әйткәндә — әдәбият критик реализм нигезенә корылса гына, әлеге бөек бурычны үтәп чыга ала.
Димәк, Тукайның иҗтимагый-политик һәм эстетик карашларының революцион-демократик эчтәлек алуы аның иҗатында халыкчанлык һәм реализм принципларының җиңеп чыгуында беренче һәм хәлиткеч фактор булган икән.
Ләкин шул ук вакытта әдәбиятның специфик алым һәм чараларын, халыкчанлык һәм реализм принципларын үзләштерүдә яшь шагыйрьгә халыкчанлык белән сугарылган һәм критик реализм юнәлешендә ныгыган әдәбият тәҗрибәсенә таянырга кирәк булды. Андый әдәбият, әлбәттә, бөек рус әдәбияты иде. Халыкчанлыкка ирешү өчен ул шулай ук халык авыз поэтик иҗатын тагын да якыннанрак торып өйрәнергә тиеш иде. Бит халыкның ни теләгәнен, нәрсә хис иткәнен һәм шушы теләк-тойгыларын нинди чаралар ярдәмендә, ни рәвешле белдергәнен беренче чиратта фольклордан күрергә мөмкин.



{mospagebreak}
3.

Тукайның башлангыч иҗатында халыкчанлык элементлары булса да, аңа хас сыйфат әле тулысынча урнашып җитмәгән иде. Эчтәлеге белән халыкның төп омтылышларын чагылдырып бетерә алмаган кебек, формасы белән дә халыктан шактый ерак иде. 1906 елның икенче яртысыннан башлап Тукай, югарыда әйтелгәнчә, революцион-демократик позициягә басты һәм поэзиясенең идея юнәлеше революцион-демократик характер алды. Революцион-демократик бурычлар исә Беренче рус революциясе елларында халыкның төп омтылышларының берсенә туры килә иде. Димәк, Тукайның 1906 елның икенче яртысында һәм 1907 елда язылган шигырьләренең иң зур күпчелеге эчтәлек ягыннан халыкчанлыкның Н. Г. Чернышевский әйткән беренче таләбенә җавап бирә.
Халыкчанлыкның икенче сыйфатына, ягъни художестволы форманың халыкчанлыгы мәсьәләсенә килгәндә исә, биредә дә без Тукай поэзиясенең шактый зур үзгәрешкә очраганлыгын күрәбез.
Тел мәсьәләсеннән башлыйк. Әгәр моннан элекке чорда язылган 21 шигырьнең алтысы гына саф татар телендә булса, бу чордагы 61 шигырьнең инде 43 тел ягыннан җиңел аңлаешлы. Катнаш телдә язылган шигырьләрнең дә күбесендә тел тематик яисә идея-художество ягыннан аклана. «Алла гыйшкына» исемле шигырь, мәсәлән, «Өлфәт» газетасына багышланганга күрә шушы газета телендә, ягъни ярым төрекчә язылган. «Бөрәдарәнә (Бөрадәранә — туганнарча.) нәсихәт» исә төрек шагыйренең «Вакыт» (1906, 19 август) газетасында басылган шигыренә пародия булып тора, һәм, табигый, Тукай шигырьнең үлчәвен генә түгел, бәлки сурәтләү чараларын һәм телен дә файдаланган. «Бер манигы тәрәккыйгә», «Сөальләр» шигырьләрендә дә чит телдән кергән сүзләр һәм әйләнмәләр күп. Ләкин алар сатира объектының урта гасырчылык терәкләре — руханилар булганлыгына бәйле. «Сөальләр» шигыре өстәвенә иске фикерле, фанатик мулланың монологын хәтерләтә. Катнаш телдә язылган шигырьләрнең бер өлешен мәдхия һәм мәхәббәт шигырьләре тәшкил итә. Андыйлары исә көнчыгыш поэзиясеннән килә торган «югары», купшы стильгә тартымлык күрсәтә. Мондый шигырьләрдә Тукай   көнчыгыш  һәм борынгы татар поэзиясе    тәэсиреннән    котылып    җитмәсә дә, -кайберләренә кыю рәвештә саф татар телендәге строфалар, аерым юллар, халыкның сөйләм теленнән алынган әйләнмәләр,   интернациональ    яисә    рус сүзләре кертеп җибәрә башлый. Мәсәлән:

Сөям мин сезне, сез чын яшь егетләр,
Өмет бар сездә, сез интеллигентлар
(«Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә»,  1906).

И матур! Мин янмас идем, яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр, тамдыручы булмасаң
(«Син булмасаң!»,   1907).

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, Тукай поэзиясендә «татарлашу» процессы гаять кызу темп белән бара.
Ләкин поэтик телнең халыкчанлыгы өчен аның грамматик яктан дөрес һәм аңлаешлы булуы гына җитми әле. Моннан тыш ул җанлы булырга, халыкның үзенә генә хас образлы фикерләү рәвешен сиздерергә, идиомалар, образлы тәгъбирләр уңышлы кулланылырга тиеш. Тукай шигырьләренә әнә шул яктан килеп карасак, зур үзгәреш күрербез. «Дөнья бу!» шигырендә «Сәйдәш абзыйның көлен күккә очырган дөньядыр» идиомасы бар, һәм ул татар телендә генә булып, аның сүзгә сүз төгәл эквивалентын бүтән телдән табу кыен. «Шаярсаң, күрсәтер «Уклар» яңак төптән утларны» («Уклар») тәгъбире турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Халык телендә, мәсәлән, «бал-май ашап тора» идиоматик тәгъбире бар.

Байлар,  байлар бал  эчә,
Урта  байлар сыра  эчә,—

дип башланган җырны да беләбез. Әнә шул идиома, шул җыр, түбәндәгечә үзгәреп, Тукайның «Теләнче» шигыренә органик рәвештә барып кергән: «Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде».
Мәкаль һәм әйтемнәрне дә Тукай мул куллана башлый.

«Пар ат» шигырендә күзгә кереп торган идиомалар да, мәкаль һәм әйтемнәр дә юк. Шулай да шигырь халык рухы аңкып тору ягыннан үрнәк булырлык. Хикмәт нәрсәдә соң? Хикмәт иң элек шунда: әсәрдә аерылышу һәм алдагы очрашу темасы (бу тема халык җырларында зур урын тота) поэтик яктан гаять тәэсирле итеп ачылган.
Менә шагыйрь, пар атка утырып, гомер иткән шәһәреннән чыгып китә дә Казанга юл тота. Моңсу, күңелсез, сагыш. Күзне йокы баса. Калыгу, уяну.

Бер заман ачсам күзем,  бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди аерылу?Гомеремдә бер тапкыр күрәм.
Сау бул инде, хуш бәхил бул, и минем туган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.
Хуш, гомер иткән  шәһәр! Инде еракта калдыгыз;
Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
 
Бу урында татар халык җырларында һәм бәетләрендә еш очрый торган түбәндәге ике юл искә төшә:

Авылыбыздан чыккан чакта
Карадым бер каерылып.

Дөрес, бу сүзләр шигырьдә юк. Әмма югарыдагы строфалар лирик геройның «гомер иткән шәһәр»енә «каерылып карап», «таныш йортлар»га карап торуы тәэсирен калдыра.

Сездән аерылып, туганнар, җайсыз, уңайсыз тору
Бу тору,  әйтергә мөмкиндер, кояш, айсыз тору, —

строфасы да халык җырларына аваздаш. Поэтик образ буларак ай еш кына ялгызлыкны, моң-сагышны белдерүдә кулланыла. Мондый җырны гына искә төшерик:

Ай янында якты йолдыз,
Минем йолдызым гына;
Таң алдыннан ул да сүнә,
Калам ялгызым гына.

Ниһаять, «Пар ат» шигырендә җыр кешенең   юлдашы буларак телгә алына:

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын
Җырламыйдыр бер  матурның балдагын я калфагын.

Шулай итеп, шигырьнең темасы,    аһәңе,    поэтик детальләре халык   иҗаты,   һәм җанлы   сөйләм   теле элементлары аны татар шагыйре  йөрәгеннән   генә чыгарга мөмкин булган шигырь иткән.
Татар халкының авыз иҗаты Тукайның шигырь үлчәме өлкәсендәге эзләнүенә дә йогынты ясады. Иң элек баштан-аяк халык җырлары рухында һәм стилендә язылган ике шигыренә тукталыйк. Болар — «Ишек бавы» һәм «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өметләре». Бу әсәрләрдә татар җырларының үлчәмнәре генә түгел, бәлки барлык поэтик чаралары, хәтта аерым строфалары да халыктан алынган. Мәсәлән:

Ишек бавы бер алтын,
Безнең апай мең алтын
«Ишек бавы», 1907).

Йокла,  улым, йом күзең,
Йом,  йом  күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең
(«Авыл хатынының…»,  1907).

Шул ук вакытта бу ике шигырьне турыдан-туры халык авызыннан алынган дип бәяләү дә хата булыр иде. Чынлап та, әйтик, «Ишек бавы»на охшаш йола җырлары арасында гарәп-фарсы сүзләре белән дыңгычлап тутырылган куплетларны табу кыен. Тукайда исә ул бар:

Безне разый кыл, җизни,
Без каршыңда ризванбыз,
Хур янына илтәбез:
Без вилданбыз, гыйльманбыз
Безнең апай гәүһәрдер,
Тәннәре чын мәрмәрдер,
Ләгъль якут,  җәүһәрдер,
Аузы балдыр, кәүсәрдер.

Бишек җырында да сирәк булса да мондый сүзләр очрый. («Иршатнамә алыр бу»). Шуның өстенә соңгысының халыктан гына күчереп алынмаганлыгын күрсәтә торган бер поэтик деталь бар. Ул — бишеккә караучы ай. Тукай аны Лермонтовның «Казачья колыбельная песня» исемле җырыннан алган.
Тукайда:

Сары майдай эр, җаным,
И күңелемнең сайкалы;
Бакчы, күрче, бишеккә
Әкрен генә  ай карый.

Лермонтовта:

Спи, младенец мой прекрасный,
Баюшки-баю.
Тихо смотрит месяц ясный
В колыбель твою.

Халык җырлары үлчәмен файдалануны турыдан-туры фольклор стилендә язылмаган шигырьләрендә дә очратырга мөмкин. «Тартар кошы сайрый» («Фикер», 1907, 11 март) шигыре әнә шуңа мисал була ала.

Үтте төннәр, ай батар,
Чулпан калкыр, таң атар!
Тора татар, ди, тора татар, ди,
Сайрый  тартар:  «Тар-тар-тар».

Китерелгән строфаның 1, 2, 4 нче юллары 7 шәр иҗектән торып, өченче юлы 8 иҗектән тора. Бу — татар халык җырларындагы үлчәү. Дөрес, күпчелек җырларга 8—7, 8—7 үлчәве хас. Әмма җырның беренче һәм икенче юллары рифмалашса, ягъни җырның рифмалашу схемасы аава рәвешен алса, кагыйдә буларак, беренче юлның иҗекләр саны 8 түгел, бәлки 7 була. Мәсәлән:

Агыйделне киң диләр,  (7)
Аны диңгез  димиләр   (7).
Сандугачлар су ташый,  (7)
Кайда икән су башы (7).
(Тукай җыйган җырлардан; II, 278)

«Государственная думага» шигырендә шулай ук халык җырлары үлчәве кулланылган (8—7—8—7). Шагыйрь үзе үк шигырьнең исеме астына «Әй, бәгърем Нәгыймә» көенә», дип куя.
Мин, әлбәттә, татар халык иҗаты сюжетларына язылган яисә халык җырларының үлчәве һәм поэтик чаралары кулланылган шигырьләренә генә «халыкчанлык мөһере» басудан ерак торам. Мәгълүм булганча, халыкчанлык ул халыкның иҗат алымнарын механик рәвештә күчерү түгел, бәлки иҗади файдалану, язма. поэзиянең гасырлардан килә торган уңай традицияләрен халыкның поэтик тәҗрибәсе белән органик рәвештә кушып, ары таба үстерү. Тагын да әһәмиятлесе халыкчанлык ул — халыкның иң төп, иң зур, иң газиз хис-тойгыларын, теләк омтылышларын, иң бөек идеалларын югары художестволы итеп гәүдәләндерү. Бу яктан караганда, «сәкарь», «әмсар», «әгъсар», «гыйззе вә җәл», «ру сияһ» кебек укучыга аңлаешсыз сүзләрне эченә алган «Китмибез» шигыре дә, әйтик, «Пар ат» кебек үк, чын мәгънәсендә халыкчан. Беренчедән, шигырь үзәгендә торган төп идея — «хөр Русия», демократик Россия идеясе, азатлык идеясе татар халкының да иң якын, иң бөек омтылышына тәңгәл килә. Икенчедән, шигырьнең теле һәм сурәтләү чаралары да күктән төшмәгән яисә уйлап чыгарылмаган, бәлки халыкның үз теле арсеналыннан алынган. «Кара йөзләр» кебек идиома яисә «монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл» кебек әйләнмәләр татар халкының фикерләвеннән туган элементлар түгелмени?
Тукайның халыкчанлыгы турында сөйләгәндә, башлыча аның турыдан-туры фольклордан «күчереп алган» әсәрләренә тукталганбыз икән, иҗатының революцион-демократик эчтәлегенә туры килә торган поэтик алым һәм чаралар эзләгәндә шагыйрьнең халык авыз поэтик иҗатына мөрәҗәгать итә башлаганлыгын күрсәтү өчен иде. Халык интересына хезмәт итә торган поэзияне тудыру аның әдәби-эстетик принципларын иҗади үзләштермичә мөмкин булмаганлыгын Тукай, һичшиксез, аңлый башлады. Моңа тагын бер кат ышану өчен шагыйрьнең 1906—1907 еллар публицистикасына бер күз ташлау да җитсә кирәк. «Әдәбият ахшамы яки литературно-музыкальный вечер» (1906, 22/Х) исемле мәкаләдә ул, мәсәлән, болай ди: «Әдәбият ахшамы татар халкын «Фәзаиле-шөһүр», «Тишекбаш», «Мөһимәтел-мөслимин», «Бәдәвам» китапларыннан башка, хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар илә таныштырачак вә күрештерәчәктер» (III, 107). Биредә телгә алынган китаплар милләтне дин сөреме белән агулауга хезмәт итүләре белән асылда халыкка зарарлы китаплар иде. Тукай исә заман өчен «иң мөһим, иң кирәкле» әсәрләрне югарыдагыларга каршы куйганда, әлбәттә, халык интересына хезмәт итә   торганнарын   күздә   тоткан.
Халыкчанлык мәсьәләсе белән бәйләнештә «Шигырьләремез» (1907) исемле мәкалә аеруча зур әһәмияткә ия. Анда без мондый юлларны укыйбыз: «Суфи Аллаяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре бертөрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тәсауф (Тәсауф — суфичылык.) бабында гына сөйләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп, дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер (Зикер    ителер — телгә  алыныр, искә төшерелер.) иде» (III, 145). Күренә ки, Тукай XVII гасыр шагыйре, «Сөбателгаҗизин» авторы Аллаһъяр суфи һәм XVIII гасыр татар шагыйре Г. Утыз Имәнинең шигырь техникасына уңай бәя бирү белән бергә, иҗатларының идея юнәлешенә тискәре мөнәсәбәттә булган. Ул гына да түгел — Тукай алар поэзиясенең суфичылык, ягъни дөньядан бизү, социаль мәсьәләләргә кул селтәү идеяләре белән сугарылганлыгын һәм халыктан, аның, тормышыннан, шатлык, куаныч, кайгы-хәсрәтеннән ерак торганлыгын төгәл һәм ачык итеп билгеләгән.
Г. Кандалый иҗатына биргән бәясендә дә халыкчанлык турындагы фикерләренең яралгысын чамаларга мөмкин. «Фәвакиһел-җөләса» китабындагы Габделҗәббар эль Кандалый әфәнденең шигырьләре ул кадәр үк тәгаллыксыз (Тәгаллыксыз — бәйләнешсез   (халык  җырларына  хас бер үзенчәлек — җырның беренче яртысы белән икенче яртысы арасында мәгънәви бәйләнешнең, булмавы турында сүз бара).) булмаса да, шактый әдәпкә һәм әдәбиятка хилаф йирләре бардыр». «Әдәпкә һәм әдәбиятка» сыеп бетми торган урыннары дигәннән шагыйрь әлбәттә, иң элек ике җенеснең мөнәсәбәте беркадәр натуральрак итеп язылганлыкны күздә тоткан. Моннан тыш тагын мулла шагыйрьнең игенчене әшәке сүзләр белән хурлавы, аны түбәнсетүе, аның хезмәтенә, көнкүрешенә  җирәнеп каравы әнә шундый игенчеләр арасында үскән демократ шагыйрьнең намусына тигән. Халык бәхетен яклап тавыш бирергә тиешле әдәбиятның крестьянга пычрак ташлау өчен корал ителүе белән ул, әлбәттә, килешә алмаган. Кыскасы, Тукай Кандалый поэзиясендәге кайбер халыкчанлык элементларын хупласа да, бу принципка каршы урыннарын хөкем итә.
Тукай үзенең 1906—1907 еллар публицистикасында халыкчанлык проблемасының икенче ягы — әдәби форманың халыкчанлыгы мәсьәләсен хәл итү юнәлешендә дә кайбер омтылышлар ясады. Мәсәлән, ул әдәбият татар халкының җанлы сөйләм теленә нигезләнергә тиеш, дигән фикерне кат-кат әйтеп чыкты. Югарыда телгә алынган «Әдәбият ахшамы…» мәкаләсендә без дини китапларга «үз ана телебездәге» әсәрләрне каршы куйганлыгын күреп үткән идек. Яисә «Тәрҗеман»ның татарларга галәкасы» (1906, XI) мәкаләсен алыйк. «Тәрҗеман» газетасы телен татарларга әдәби тел итеп тагу өчен кызу кампания барган бер вакытта Тукай «…аның теле безнең телемегзә бөтенләй кире бер Кырым теледер», — дип чыкты (III, 116).
«Шигырьләремез» мәкаләсендә инде Тукай халык җырларына бәйләп, поэзиянең художество ягына туктала. Иң элек ул җырларның бер үзенчәлеген күрсәтеп китә:
«..Әксәр (Әксәр — күбрәк, күпчелек.) татар шигыренең бер мисрагы (Мисрагы — шигырь юлы.) икенче мисрагына аслан (Аслан — һич тә, бөтенләй.) тәгаллекъсыз уларак сөйләнмештер» (III, 143). Иң әһәмиятлесе шунда: шагыйрь халык җырларының әнә шул үзенчәлеген язма поэзиягә кертеп җибәрүне һич тә якламый. Без моны татар халык җырларын казакъ һәм рус халык җырлары белән чагыштырып, соңгыларын югарырак куюында да, Г. Кандалый һәм аңардан соң килгән шагыйрьләрнең шигырьләрендәге мәгънәви һәм композицион бөтенлекне хуплавында да күрәбез. Икенче төрле әйткәндә, Тукайның әлеге мәкаләдә үткәргән фикерләрендә поэзияне халыкка якынайту өчен халыкның иҗат тәҗрибәсенә таянырга, әмма ул тәҗрибәне иҗади үзләштерергә кирәк дигән таләпнең башлангычын, яралгысын чамаларга мөмкин.
Шулай итеп, Тукайның 1906—1907 еллар поэзиясендә халыкчанлык принциплары җиңеп чыкты. Бу үзгәреш, бу алга китеш барыннан да элек иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларының үсешенә, әдәбиятның иҗтимагый ролен революцион-демократик рухта аңлый башлавына бәйләнгән иде. Халык авыз политик иҗаты белән якыннан кызыксынуы да шул ук туфрактан үсеп чыкты: фольклордан башка әдәбиятта халыкчанлык проблемасын хәл итеп булмаганлыкны Тукай ачык күрә башлады.
Халыкчанлык     принципларын      үзләштерүдә      һәм, аерым алганда, халык иҗатына мөрәҗәгать итүнең зарурлыгын аңлауда Тукайга шулай ук рус әдәбияты, рус классикларының тәҗрибәсе   дә зур ярдәм    итте.    Мона ышану өчен халыкчанлык җәһәтеннән аеруча күренекле урын тоткан шигырьләренең нәкъ менә   рус шагыйрьләре үрнәгендә язылган булуын искә төшерү дә җитсә кирәк. Югарыда «Авыл  хатынының    бала    тирбәткәндәге өметләре» шигырендә   Лермонтов тәэсире   турында   сүз булган иде инде. Моңарчы күпләр тарафыннан    оригиналь шигырь итеп исәпләнгән “Пар ат”ның дөньяга килүендә дә рус әдәбияты, шул ук Лермонтов билгеле бер роль  уйнаган.  «Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 нче дәфтәр»   (1907)  исемле җыентыкта шигырьгә автор — «Лермонтовның    Тройка   шигырен   уку   тәэсиреннән»* (* Ни  өчендер   Тукайның революциядән соңгы  җыентыкларында бу искәрмә юк.) дип искәртә.
Бу уңайдан «Шүрәле» поэмасы һәм аңа бирелгән искәрмә аеруча кызыклы: «…мин бу «Шүрәле» хикәясен, — ди шагыйрь, — Пушкин вә Лермонтовның шундый авыл җирләрендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуларына истинадән (Истинадән — таянып.) яздым…» (1, 259).
Ниһаять, Тукайның халык иҗаты һәм аның язма әдәбиятка мөнәсәбәте турындагы фикерләрен эченә алган «Шигырьләремез» мәкаләсе дә башлыча рус халык иҗаты һәм бөек рус шагыйрьләренең тәҗрибәсе турында уйлануларының җимеше булып тора. Татар халык көйләре турында сөйләгәндә мисал итеп китерелгән өзекне, мәсәлән, ул Пушкинның «Бесы» исемле шигыреннән алган.



{mospagebreak}
4.

1906—1907 еллар татар әдәбиятында үгет-нәсихәтчелек, дидактизм һәм рационализм үзенең позициясен биреп бетермәсә дә, революцион-демократик эчтәлекле иҗтимагый һәм эстетик фикер, шулай ук рус классик әдәбияты йогынтысында күп кенә алдынгы язучылар реализм юнәлешендә алга таба яңа адым ясап, критик реализм таләпләренә җавап бирә торган күп кенә әсәрләр тудырдылар. Элеккеге иҗат принципларының басымын сиздерүләренә карамастан, М. Гафуриның «Базарга чыктым», «Бай кеше» кебек шигырьләре һәм «Ярлылар яки өйдәш хатын» кебек хикәясе, Г.Камалның «Бәхетсез егет» драмасы һәм 3. Һадиның «Яңа әсхабе кәһәф»ы әнә шундыйлардан. Бөтен татар әдәбиятында барган әнә шул процесс Тукай иҗатында аеруча ачык күренде. Дөресрәге, аңарда бу процесс икеләтә тизлек белән барды.
Моңа ышану өчен иң элек Тукайның сатирасын күздән кичерик. 1906 ел урталарыннан башлап аның иҗатында сатира сан һәм сыйфат ягыннан гадәттән тыш тизлек белән үсеп китте. Әгәр 1906 елның уртасына кадәр язылган 22 шигырь арасында бары өч сатирик шигырь тапсак, моннан соңгы 61 әсәрнең 17се сатира төренә карый. Ә публицистикасы исә тулысынча дип әйтерлек сатирик эчтәлекле.
Дөрес, Тукай иҗатында сатираның кинәт бөтен буена үсеп чыгуы «Уклар» журналының дөньяга килүенә дә бәйләнгән иде* (Журналның  1-нче саны  1906 елның июнендә чыга.)
Әлбәттә, бу журнал сатирага мәйдан бирү белән бергә, үзенең яшәве өчен шул ук сатираны таләп итә иде. Әмма Тукай иҗатында сатираның зур урын тота башлавының төп сәбәбен татарларда иҗтимагый фикернең сикереш ясавыннан, аерым алганда шагыйрьнең революцион-демократик позициягә басуыннан эзләргә кирәк. Ахыр чиктә «Уклар» журналының барлыкка килүе үзе үк иҗтимагый фикердәге әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе булды. Шул ук 1906 елның икенче яртысында тагын «Чүкеч», «Карчыга» һәм «Туп» кебек көлке журналларының мәйданга килүе бу фикерне тагын бер кат раслый.
Тукайның 1906—1907 еллар сатирасының эчтәлеге һәм идея юнәлешенә бер күз ташласак, аның революцион-демократик карашлар белән бәйләнешен ачык күрербез. Менә патша Россиясенең политик строен камчылаган «Соры кортларга» һәм «Государственная думага», демократиягә каршы матбугатны фаш иткән «Дөнья бу!», феодаль-буржуаз татар җәмгыятеннән көлгән «Безне урынсыз яманлыйлар» һ. б. шигырьләре, яисә менә аның фельетоннары. Аларда милләтнең үз эчендәге антидемократик көчләрдән тыш, патша министры Дурново, патша генералы Каульбарс яисә карагруһчылар башлыгы Пуришкевич йөзендә самодержавиенең политикасы сатира утына тотыла.
Тукай сатирасы, шул заманның политик көрәшендә бер корал булудан тыш, татар әдәбиятының үзе өчен, аның критик реализм юлыннан үсеп китүе өчен дә бер этәргеч булды. Эш шунда ки, сатира үзенең табигате белән үк әдәбиятның тормышка аеруча якын торган төре: ул чынбарлыкның реаль күренешләрен, кайбер очракларда исә җәмгыятьнең үсешен тоткарлый торган конкрет вакыйга һәм кешеләрне үзенең уты белән көйдерә. Бу фикер Белинский тарафыннан гаҗәп  кыска һәм мәгънәле итеп әйтелгән иде: «Кантемир поэзиясе сатирик характерда булуы белән генәдә риторикадан азат иде»* (* В. Т. Белинский. Собр. соч. в трех томах. М., 1918, II том, 733 бит.).
Рус критик реализмының җиңеп чыгуында сатираның роленә бәя биреп, Чернышевский да түбәндәгечә язды: «Ул (сатирик юнәлеш—И. Н.) һәрвакыт әдәбиятыбызның иң җанлы һәм тормыштан, дөресрәге бердәнбер тормышчан ягы иде»** (** Н. Г. Чернышевский. Избр. философ, соч. Госполит-издат. I том, 1950, 424 бит.).
Әнә шуңа күрә дә Тукайның сатира өлкәсендә каләмен эшкә җигүе поэзиясен тормышка якынайтуда, чынбарлыкның сәнгатьчә чагылышы итүдә әһәмиятле роль уйнады.
Ниһаять, сатира, үзенең табигате белән үк дошман көчләрнең һәм әшәке күренешләрнең тамырын корытуга чакырылган сәнгать төре буларак, тоз белән борычның ашка тәм биргәне кебек, әдәбиятның фаш итү, тәнкыйтьләү куәтен арттыра. Тукай поэзиясенең критик реализм принципларына нигезләнеп үсеп китүе өчен шагыйрьнең сатира өлкәсендә жиң сызганып эшләве шулай ук гаять әһәмиятле булды.
Тукайның 1906—1907 еллар иҗатында реализмның нигездә урнашып, ныгып китүе нәрсәдә күренә соң? Бу, беренчедән, аның поэзиясендә инде хәзер үгет-нәсихәтчелек шигырьләренең түгел, бәлки тормышның объектив чагылышы булган шигырьләрнең өстенлек итүендә күренә. Сатирик әсәрләренә озаклап тукталырга кирәкмәс. Чөнки, Белинский сүзләрен беркадәр үзгәртеп әйтсәк, алар сатира булганнары өчен генә дә риторикадан, дидактикадан һәм үгет-нәсихәтчелектән азат иделәр. «Пыяла баш» (1906, IX) шигырен генә алыйк. Биредә кулланылган иҗат алымы үзе үк шигырьдә руханиларны туры юлга өндәүдән бигрәк, аларның әшәкелекләрең күрсәтеп бирүнең өстенлек алганлыгы турында сөйли: шагыйрь хәзрәтнең баш сөяген пыяла белән алмаштыра да миендә кайнаган уй-теләкләрне сурәтләр ярдәмендә күрсәтә. «Рәсемгә ишарә» (1906, IX) шигыре дә шундый алым белән язылган. Ул «Уклар» журналына урнаштырылган карикатурага аңлатма хезмәтен үти. «Дөнья бу!» шигыре шулай ук «акыл өйрәтү»дән, нәсихәт укудан азат. Шагыйрь кыска, төгәл, тапкыр җөмләләр белән кайбер татар газеталары һәм нәширләренең реадщия ягына авышуларын дөньяга фаш итеп чыга. “Безне урынсыз яманлыйлар” (1907, XII), шигырен Тукайның бу чор сатирасының иң матур үрнәге дисәк тә, ихтимал, хата булмас. Әсәр мондый алымга корылган: шагыйрь татарларга, аларның тормышына яла ягучыларның сүзләрен «юкка чыгара». «Яла ягучылар» исә нәкъ менә татар феодаль-буржуаз җәмгыятенең чын йөзен күрсәтә торган якларын яманлыйлар. Нәтиҗәдә гаять тапкыр һәм усал сатира килеп чыккан. Берничә мисал.

Нәзафәткә  ригаять (1) юк имеш бездә, нә боһтандыр!(2)
Аның чен йорт саен безнең берәр комганымыз бардыр.
Тагын  бездә гыйлем әһле — зыялылар да юк диләр;
Утыз еллап Бохар, Каргалыда торганымыз бардыр.
Татарда акча юк, байлык та юк, дип яманлыйлар урынсызга;
Урам тулы, кулын җәеп, бурыч сурганымыз бардыр.
«Табиплык (3) фәне юк дип тә яманлый безне дошманнар, Мәрыйзларны (4) ясин берлә сугып екканымыз бардыр.
Художниклар вә рәссамнәр да бардыр, юк диялмаслар:
Мәдинә, Мәккә дип, төрле буяу сатканымыз бардыр.   
((1)    Нәзафәткә    ригаять —  чисталыкка әһәмият.
(2)    Боһтан  — яла ягу.
(3)    Табиплык — врачлык
(4)    Мәрыйзь —  авыру, чир.)

Башлап күзгә ташланган нәрсә шул: Тукай шигырьнең идеясен гәүдәләндерүгә «эшли» торган детальләрне гаять тапкыр сайлаган. Сафлык, чисталыкка комган, сынлы сәнгатькә Мәдинә һәм Мәккә шәһәрләренең зәвыксыз эшләнгән открыткалары, медицинага өшкерүче-төкерүчеләрнең ясины, тормыш өчен кирәкле фәнне, культураны алга җибәрүче интеллигенциягә Бохара җимешләре — руханилар каршы куела. Татар халкының экономик артталыгын аңлата торган детальгә игътибар итик. Әгәр шагыйрь «урам тулы хәер сораучылар» дисә, бу «маңгайга төбәп» әйтү булыр иде, строфанын сатирик куәте дә бермә-бер кимер иде. Шагыйрь алай дими. Бездә, ди ул, хәерчеләр юк, бурыч сораучылар гына бар.
Инде шигырьнең эчтәлегенә килсәк, анда Тукай феодаль-буржуаз җәмгыятьнең барлык характерлы якларын диярлек эләктереп китә алган. Татар тормышындагы фәкыйрьлек һәм мохтаҗлык, алдау һәм икейөзләнү, фән, уку-укыту эшләре, әдәбият һәм сәнгатьнең аянычлы хәле, тормыш-көнкүрештәге коточкыч артталык, — һәммәсе дә бар. Шагыйрь шул заманның объектив шартларына турылыклы буларак, татар халкын экономик һәм культура ягыннан түбән баскычта тоткан сәбәпләрнең берсенә — феодализм калдыкларына, аның идеологик өскормасы — дини гореф-гадәтләргә, терәге — руханиларга аеруча каты һөҗүм итә. Шарлатан ишан һәм динчеләр башлыгы мөфтигә җибәрелгән укларны әйтеп тә тормастан, татар феодаль-буржуаз җәмгыятен характерлаган детальләрдән күпчелегенең дини географ-гадәтләргә бәйләнешле булганлыгын күрсәтеп китү дә җитсә кирәк. Комган—шәригать кушканнарның берсен җиренә җиткерү өчен кулланыла торган «корал», Бохара — фанатик руханилар җитештерү урыны, өшкерү-төкерү — башлача мулла-мунтагай һөнәре; бозык эшләрдән «Һидая шәрхе» кебек дини китаплар саклый; татар өе бусагасыннан үтәргә рөхсәт ителгән бердәнбер рәсем — «изге» шәһәрләрнең сурәте.
Кыскасы, сатира Тукайның бу чор иҗатында политик, революцион-демократик эчтәлек алу белән бергә, чынбарлыкның дөрес һәм фаш итүчән чагылышына әверелде.
Хәзер инде турыдан-туры сатира төренә кермәгән әсәрләренә күчеп, андагы сыйфат үзгәрешләрен карап китик.
Хатын-кыз мәсьәләсенә караган шигырьләреннән башлыйк. Иң элек күзгә ташланган нәрсә шул: бу чорда инде «Мәхү идәрмисән?» (Мәхү   идәрмисән — юк итәрсеңме.) (1906, V) шигырен искә алмаганда «югары» стиль, купшы тел белән ниндидер илаһи мәхәббәтне җырлау очраклары күренми. Лермонтовтан файдаланып язылган «Хур кызына» (1906, IX) шигырен Тукайның мәхәббәт лирикасында борылыш моменты итеп санарга мөмкин. Шагыйрь хур кызының гүзәллеген нәкъ көнчыгыш мәхәббәт лирикасы рухында күккә чөеп мактап килә-килә дә, ахырда мондый нәтиҗә ясый:

Синең хөснең,  дөрес,  һәр  мәдехи  йөкли,
Вәләкин җир кызы сәннән сөекле.

Димәк, күк кызына караганда җир кызы, көнчыгыш поэзиясендәге аллы-гөлле канатларга утыртылган идеал мәхәббәткә караганда, җыр кешеләренең гадәти мәхәббәте шагыйрь өчен кадерле, якын һәм үзрәк.
«Хур кызы»ндагы каршы кую Лермонтовтан алынган бер поэтик алым гына бит ул, шуңа күрә әсәрне Тукайның «программ» шигыре итеп карап булмый, диярләр, бәлки. Әгәр без моннаң соң Тукайда «Гыйшык бу я..!», «Дәрдмәнд дәгелмием?» кебек шигырьләрнең бөтенләй очрамавын искә алсак, әлеге “икътибас”та шагыйрьнең үз хис-тойгы һәм карашларының чагылганлыгына ышанырбыз. Дөрес, аның 1907 елның мартында язылган «Син булмасаң» шигыренә дә «купшы стиль» килеп кергән. Әмма «кайвакыт мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем, син агач ат өстенә атландыручы булмасаң» кебек юллар шигырьдә гадәти «җир мәхәббәте» турында сүз барганлыгын күрсәтә. «Утырышу» (1907) шигыре исә «Хур кызына» шигырендә куелган идея-эстетик принципның практик рәвештә тормышка ашырылышы кебек тәэсир калдыра. Лирик герой, сөйгәненең ниндидер идеаль, илаһи сыйфатларын җырлауга кул селтәп, килеш-килбәтенә генә сокланып утыра.
Ләкин биредә Тукай мәхәбәтне тупасландырып тасвирлый башлаган икән, дигән фикер калмасын. Бераз соңрак язылган «Мәхәббәт» шигыре үзе генә дә андый ихтималны юкка чыгарыр өчен җитсә кирәк. Биредә сүз Тукайның мәхәббәт лирикасында шартлы-романтик стильдән реалистик стильгә күчүнең бер күренеше турында гына барды.
Тукайның уку-укыту, тәрбия һәм мәгърифәт темасына язылган шигырьләрендә бу күчешнең икенче ягы — дидактизмның позициясе тараеп, чынбарлыкның объектив чагылышы булган әсәрләрнең мәйдан алуы аеруча калку күренә. Моңа ышану өчен «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» (1907, I) шигыренә тукталып китик.
Моннан элекке бүлектә күргәнебезчә, «Шәкерт яхуд бар тәсадеф» (Тәсадеф — очрашу.) шигырендә шәкертләрнең авыр материаль хәлләре азмы-күпме күренеп китсә дә, әсәр әле тулысынча дидактик стильдә язылган иде. Шигырьнең бөтен пафосы шәкертләрне тырышып укырга өндәүгә кайтып кала иде. Нәрсә укырга? Ничек укырга? Бу укудан файдалы нәтиҗә чыгачакмы? Әнә шундый сораулар бөтенләй куелмаган иде.
«Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырендә инде нәкъ шул сораулар куела, һәм шагыйрь иске татар мәдрәсәләрендәге уку-укыту тәртипләренең яраксызлыгын ачып бирә.
Беренче карашка Тукай шәкертләрнең үзләрен гаепли кебек:

Чаршау   кордык.
Кояш безгә
Нурын чәчеп
Җибәрсә дә,
Каршы тордык,
Кудык, безгә
Яктылыктан
Ни килсә дә.

Әгәр чынлап та шулай булса, шигырьнең реализмы турында сүз дә була алмас иде. Бит кешенең аңын, гадәт-холыкларын һәм үз-үзен тотышын тирәлек, объектив шартлар, иҗтимагый тәртипләр билгели. Реализм әсәрнең геройларын әнә шул «мохит»ның дәү кулы белән әвәләнгән итеп күрсәтүне таләп итә.
Тукай шигырендә дә нәкъ менә шәкертләрне аянычлы язмышка дучар итә торган объектив шартлар күрсәтелгән. Нинди шартлар соң алар? Беренчедән, шәкертләрнең материаль яктан тәэмин ителмәгәнлеге:

Ашсыз-сусыз,
Утын-шәмсез
Тар җирләрдә
Яттык сасып.
Капчык ясап
Җиләннәрдән,
Байлар саен
Теләндек без.

Икенчедән, мәдрәсәнең    уку   программасында    тормыш өчен кирәкле фәннәрнең булмавы.

Укып мантыйк,
Булдык палач,
Чәйнәп сагызлар
лач та лач.
Яшь көннәрне
Наданлыкка
Корбан   иттек
тә чалдык без.

Өченчедән, шәкертләрне ачлы-туклы тотып надан калдыру, физик һәм рухи яктан гарипләндерүнең социаль сәпәбләре дә беркадәр ачылган. Тукай иң әүвәл мулла, мәдәррис, хәлфәләрне гаепли:

Күрдек анлардан
тик корсак,
Алай борсак,
Болай борсак,
Ай-һай тирән
Бирән корсак,
Туймас корсак,
Тулмас  корсак.

Ләкин бит руханилар үзләре дә куәтлерәк көч—экономик һәм политик власть ияләренең кулында корал иде. Дөрес, шагыйрь мәсьәләнең бу ягына аз игътибар иткән, ләкин бөтенләй үк читләтеп тә үтә алмаган:

Күрде  милләт
Арзан безне,
Агачтан яки
Таштан да.



{mospagebreak}


«Милләт» дигәндә Тукай, әлбәттә, байларны күздә тота. Бит уку-укыту эшләрен юлга салу һәм шәкертләрнең хәлен яхшыртуга тотылырга тиешле акча алар кулында иде. Ярлы эшче яки крестьян, үз баласын никадәр белемле итәргә теләмәсен, уку йортларын үзгәртеп корыр өчен ул берни дә эшли алмый. Мәдрәсә һәм шәкертләрнең хәлен буржуазиягә бәйләп каравы тагын әсәрнең берничә урынында байларны тискәре яктан бәяләүдә дә күренә. Башкача булуы да мөмкин түгел: буржуазиянең «милләт» дип авыз суын корыта торган иң «алдынгы» дигәне дә иң элек табыш дип атала торган санәмгә табына. Приказчик, конторщик булып эшләрлек бер төркем кешеләр җитешсә, аңа артыгы кирәкми. Күпчелек массаның аңа сүз кайтармый торган эш аты булып калуы хәерлерәк.
Бу әйтелгәннәр Тукайның «Мәдрәсәдән…» шигыреннән тартып-сузып чыгарылган нәтиҗә булып күренмәсен өчен, без аның «Хиссияте миллия» (1906, XI) исемле мәкаләсенә мөрәҗәгать итик. Анда шагыйрь болай ди: «…шәкертләрнең тәхсыйле кәмаләт вә гыйлемнән (Тәхсыйле кәмаләт вә гыйлем — камиллек һәм гыйлем табу.) максутлары бер таныш сыра мичкәсе булган байларның этләре хөкемендә бер хайваннары булу булмаенча, азат, сәрбәст (Сәрбәст — ирекле.), һәр байдан бай, үзенә үзе һәр падишадан артык падиша була алулары икәнлеген төшенделәр» (III, 89).
Ничек кенә булмасын, бер нәрсә ачык; шигырь безгә иске тип татар мәдрәсәләренең яшь буынны физик һәм рухи яктан гарипләндерү урыны булганлыгын күрсәтеп бирә. Ул гына да түгел, бу хәлнең шул заманның экономик һәм политик строена бәйле икәнлеген дә азмы-күпме сиздерә.
Тукайның әдәбият һәм сәнгатькә караган шигырьләре дә кызыклы. «Театр» (1907, XI) шигырен алып карыйк. Дөрес, Тукайның мәгърифәтчелек иллюзияләре, ягъни сәнгать көче белән буржуаз җәмгыятьнең асылыннан чыга торган әхлакый бозыклыкларны бетерергә мөмкин дигән җиңел ышану үзен шигырьдә нык кына сиздерә әле. Әмма шигырьнең соңгы строфасы безне сагаерга мәҗбүр итә:

Вә ләкин шарты бар: яхшы төзелсә,
Әгәр һиммәт агачыннан өзелсә,
Ул алма мөтдәте тулганда пешкәч,
Кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч.

Элегрәк Тукай мәгърифәт тарату һәм әхлак төзәтү бурычын бөтенләе белән әдәбият һәм сәнгать өстенә салып, аларның мөмкинлекләренә карата зәррә кадәр дә шик китерми иде. Биредә исә ул сәнгатьнең билгеле бер шартлар булганда гына файдалы эш башкара алуы мәсьәләсен куя. Дөрес, аның нинди шартлар икәнлеге әле тулы картина булып шагыйрь каршында гәүдәләнми—театрның идея юнәлешенә карыймы ул, әллә аның сәнгать дәрәҗәсенәме яки әйләндереп алган тирәлеккәме — болар әле бик үк ачык түгел. Ә менә «Шагыйрьгә» (1907) шигырендә бу мәсьәлә беркадәр ачыграк куелган. Тукай үзенең каләмдәшенә мөрәҗәгать итеп, шагыйрь дигән исемгә кызыкмаска, шагыйрьлек «гөнаһын» бөтен дөньядан яшерергә киңәш бирә. Югыйсә, ди ул,—

Явар өстеңә бөһтаннар (1), хәсәтләр (2),
Корылыр юлыңа һәртөрле сәтләр (3).
((1)    Бөһтан— яла ягу.
(2)    Xәсәт — көнчелек.
(3)    Сәт — киртә.)

Димәк, ниндидер көчләр шагыйрьләр тормышын агулый, халыкка хезмәт итәргә тиешле поэзиягә һөҗүм итә, аның үсеш юлына киртә булып ята.
Шулай итеп, Тукайның икенче чор иҗатында XIX гасыр татар мәгърифәтчелеге идеяләреннән үсеп чыккан дидактик шигырьләр түгел, бәлки чынбарлыкның чагылышы булган әсәрләр өстенлек итә башлады.
Тукай поэзиясенең критик реализм баскычына күтәрелүе тагын тормышны киңрәк һәм тирәнрәк чагылдыруында да күренә. Эш шунда ки, элек шагыйрь феодализм калдыкларын һәм аны да әле идеология, көнкүреш рамкаларында калдырып фаш итә, аның терәкләре — фанатик руханиларны гына камчылый иде. Хәзер исә ул моның белән генә чикләнмичә, капитализм күренешләренә, буржуаз мөнәсәбәтләргә дә игътибарын юнәлтә башлады. Чынбарлыкның бу өлкәсе дә әдәбият предметы булып китми торып, Тукай яшәгән чорда критик реализм турында сөйләү кыен. Чөнки татар җәмгыяте, үзендә уртагасырчылык калдыкларын күпләп саклап килүенә карамастан, нигездә инде буржуаз җәмгыять иде.
«Шагыйрьгә» шигырендә Тукайның буржуаз чынбарлык белән сәнгать арасындагы мөнәсәбәтне күрсәтүгә якын килгәнлеген искәртеп киткән идек. «Кемне сөяргә кирәк?» (VII, 1906) шигырендә ул буржуаз җәмгыять өчен характерлы гадәт-холыкларны һәм әхлакый принципларны фаш итә. Бу дөньяда, ди шагыйрь, кеше өчен тырыша торган, бүтәннәр кайгысын кайгырта торган, кешене сатмый торган кешене табу кыен. Шуңа күрә, ди ул:

Сиңа, дустым, бу сүз ахыргы сүзем:
Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең.

Капиталистик мөнәсәбәтләр тудырган әшәке күренешләр «Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма» (1907) исемле шигырьдә аеруча калку иттереп күрсәтелгән. Яшәү җиңел һәм рәхәт, ди шагыйрь, әгәр «вөҗданыңнан шайтан төсле тыр-тыр» качсаң, «үзең алдап, башкалардан алданмасаң», үз корсагыңны зурайтырга «бар гомереңне хезмәт иттерсәң», байларга тәрелкә тотып, «ярлыларны, бурлаклар дип, санга алмасаң», «эчтән динсез булып, тыштан «дин», «дин» дип риялансаң, һ. б., һ. б. Үзенең асылы белән үк намуслы кешегә, аның бәхетенә, гуманлыкка дошман булган җәмгыятьнең гореф-гадәтләре һәм мораль принциплары әнә шундый. Бу җәмгыятьтә хезмәт кешеләрен һәм аларны яклап тавыш бирүчеләрнең газап эчендә яшәүләре — зарури күренеш. Шигырьнең аеруча әһәмиятле ягы шунда: шагыйрь әнә шул газапка дучар иткән сәбәпләрне, әйтик «Мужик йокысы» һәм башка кайбер шигырьләрендәге кебек, кешеләрнең үзләренә, аларның культура һәм әхлак ягыннан түбән дәрәҗәдә торуларына кайтарып калдырмый. Шигырьдән аңлашылганча, мәсьәлә акча-товар әйләнешендә, капиталистик мөнәсәбәтләрдә, капитал хакимлегендә. Бу турыда шагыйрь ачык һәм төгәл итеп болай ди: «Читен тормыш! Капиталга чукынмасаң».
Күренә ки, шигырь укучының игътибарын буржуаз җәмгыятнең нигез ташларыннан берсенә юнәлтә. Шигырьне укып чыккач, яшәп килүче иҗтимагый стройны тамырыннан үзгәртми торып, ач-ялангач хезмәт ияләре бәхеткә ирешә алмаячак, дигән нәтиҗәгә килми мөмкин түгел. Бу исә дөрес нәтиҗә. Әсәрнең реализмы хакында сөйли торган иң мөһим момент та әнә шул инде.
«Алтынга каршы» (1907) шигыре турында да якынча шуларны ук әйтеп булыр иде. Биредә «сары шайтан» йөзендә шул ук капитал хакимлеге, шул ук сату-алу мөнәсәбәтләре, буржуаз җәмгыятьнең шул ук нигез ташларыннан берсе фаш ителә.

Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра;
Ялтырап күзләрне чагып, тугры юлдан яздыра, —

ди шагыйрь.
Тукай реализмының үсеше белән бәйләнештә башлангыч иҗатында зур урын тоткан «өндәү» шигырьләренә, идеяне, кулдан кулга дигәндәй, туп-туры укучыга әйтеп бирә торган боерык фигыльнең төрле формаларын мул кулланып язылган шигырьләренә һәм аларның бу чор иҗатындагы «өлешенә» һәм функциясенә тукталып китү кызыклы булыр.
Беренчедән, Тукайның революцион-демократик позициягә басуы сәбәпле мондый шигырьләрнең шактый өлешендә ул заманның иң мөһим мәсьәләләре куела. Аларда үткәрелгән идеяләр халыкның теләк-омтылышларына туры килә, һәм, димәк, ахыр чиктә алар да чынбарлыкның теге яки бу дәрәҗәдә дөрес чагылышы булып торалар. Мәсәлән, шагыйрь «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигырендә:

Әйдә халыкка
хезмәткә,
Хезмәт эчендә
йөзмәккә;
Бу юлда һәр
Төрле хурлыкка
Зурлыкларга  (Зурлык — авырлык.) түзмәккә, —

дигән чакыру ташлый. Биредә тормышчан һәм мөһим фикер әйтелгән. Халыкка хезмәт иткәндә генә интеллигенциянең эшчәнлеге мәгънәле һәм җимешле була ала. Икенчедән, социал-экономик шартлар мондый интеллигенциянең эшен гаять кыенлаштыра.
«Тавыш» хакында» шигыре баштан ахырга кадәр диярлек өндәү, чакыру, өйрәтү рәвешендә язылган. Әмма бу шигырьдә без эшче халык аяусыз көрәш юлы белән, генә үзенең бәхетен яулап ала алачак, — дигән фикер укыйбыз.
Тышкы яктан караганда, риторик планда язылган шигырьләренең күбесендә әлеге өндәү, чакыру, өйрәтү, шуны белдерә торган фигыль формалары, туры мәгънәдә кулланылмыйча, бер поэтик алым рәвешен алып китә.
«Кемне сөяргә кирәк?» шигырен шагыйрь «Үзеңне сөй! Ярат үзеңне-үзең» дигән сүзләр белән тәмамлый икән, без дөньяга, җәмгыятькә кул селтә, халык газапларына күз йом да үзең белән генә булышып, үзең өчен генә яшә, дигән мәгънә чыгарсак, хата булыр иде.
Яисә менә «Дөньяда торыйммы?» — дип киңәшләшкән дустыма» шигырен алыйк. Андагы

Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә,
Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә;
Тип дөньяда, ач-ялангачларны  белмә,
Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә! —

дигән юлларны да без туры мәгънәсендә кабул итә алмыйбыз. Шагыйрь үзе үк моннан соңгы строфаларның берсендә «Мәгълүм инде, мин кушканча тормыйсың син», ди.
Күренә ки, шигырьләрнең һәр икесендә «киңәш бирү» алымы буржуаз җәмгыятькә хас булган индивидуализмны, «кеше кешегә бүре» принцибын күрсәтү өчен кулланылган.
Югарыда әйтелгәннәр безне мондый нәтиҗәгә китерә: иҗатының икенче чорында Тукай поэзиясендә башлангыч чор иҗат принциплары бөтенләй үк юкка чыкмаса да, критик реализм принциплары нигездә өстенлек алды. Бу хәл, алда күргәнебезчә, иң элек шагыйрьнең иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларының үсүенә, яңа баскычка күтәрелүенә бәйләнгән иде. Моннан тыш тагын рус классик поэзиясенең роле дә гаять зур булды. Соңгысының тәэсире, аерым алганда, Тукай поэтикасының формалашуында да күренде. Мәгълүм булганча, яңа эчтәлек яңа форманы таләп итә. Тукай иҗатына революция китергән яңа эчтәлек шулай ук көнчыгыш һәм иске татар поэзиясенең гасырлар буе эшләнеп килгән поэтик алым һәм чаралары ярдәмендә генә гәүдәләнеп бетә алмый иде. Чынлап та, әйтик, гадәти җир мәхәббәтен шагыйрь көнчыгыш поэтикасы рамкаларыннан бер карыш та читкә чыкмыйча, традицион газәл чаралары ярдәмендә генә җырласа, ни булыр иде? Әлбәттә, бу мәхәббәт үзенең көндәлек, гади тормышчан сыйфатларны югалтып, шул ук идеаль, илаһи бер кыяфәт алыр иде. Әнә шуңа күрә дә Тукай «Татар кызларына», «Утырышу» кебек мәхәббәт шигырьләрендә газәл формасыннан баш тартты. Бу форманы файдаланган очракта да, «Син булмасаң» шигырендәге кебек «тупас» сүзләр, көндәлек «прозаик» детальләрне кертеп җибәрүдән тартынмады. Тукайның мәхәббәт лирикасы көнчыгышның шартлы-романтик стиленнән арына бару белән бергә, рус поэзиясе тәҗрибәсе хисабына байый килә. «И матур! иренмәче еш-еш кына көзгегә бак!» дип башлана торган шигырь (1907) әнә шуның ачык мисалы булса кирәк. Шигырьнең эчтәлеге көнчыгыш поэтик кануннары ноктасыннан караганда газәл формасын сорый. Әмма шигырь, «Лермонтовтан икътибас» буларак, газәл рәвешен алмыйча, 15— 15 үлчәве белән һәм үзара рифмалашучы ике юллы строфалы итеп язылган.
Бу чорда Тукай көнчыгыш, аерым алганда, төрек поэзиясенә үзенең мөнәсәбәтен публицистик планда да белдерә башлады. Бер төрек шигыренә пародия итеп язылган «Бөрадаранә (Бөрадаранә — туганнарча.) нәсихәт» (IX, 1906) исемле шигырендә ул, мәсәлән, болай ди:

Шимди  сез ләхдә  кадәр мәтдахы залим улдыгыз,
Залимә коллык фәкать тәкъриреңез, тәхриреңез.
(Хәзер инде сез изүчене кабергә чаклы мактаучы булдыгыз,
 Сезнең бөтен сөйләгән һәм язганнарыгыз изүчегә коллык итү генә (1,231).)

Шигырьдән күренгәнчә, Тукай инде бер төркем төрек шагыйрьләренең халыктан, халык тормышыннан аерылган булып, реализмнан ерак торганлыкларын төшенә башлаган.
Шул ук вакытта шагыйрь үзенең рус әдәбиятына мәхәббәтен, бу әдәбиятның бөек вәкилләренә булган тиргән ихтирамын һәм алардан өйрәнүен кат-кат белдереп чыкты.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен  югарыга үрләп барам,  —

диде ул «Бер татар шагыйренең сүзләре»ндә. Тукайның бу чор иҗатында реализм принциплары өстенлек алган икән, моның белән ул беренче чиратта нәкъ менә шушы ике бөек шагыйрьгә бурычлы. 1906 елның икенче яртысыннан башлап 1907 ел ахырына кадәр язылган шигырьләренең унөче Пушкин һәм Лермонтовтан тәрҗемә ителгән яисә үзгәртеп эшләнгән. Өчесе Лермонтов тәрҗемәсе аша Байрон белән Шекспирдан алынган. Әмма барыннан да әһәмиятлесе шул: критик реализм турында сүз йөртергә мөмкинлек бирә торган шигырьләренең күбесе тегеләйме-болаймы нәкъ менә Пушкин һәм Лермонтов исемнәре белән бәйләнгән. «Хур кызына», «Кемне сөяргә?», «Пар ат», «Мәхбүс», «Шагыйрьгә» һ. б. әнә шундыйлардан.
Яңа поэтик формалар, алым һәм чаралар эзләгәндә дә Тукай бу чорда башлыча рус шагыйрьләренә мөрәҗәгать итә башлады. Үлчәү һәм ритмика мәсьәләсенә игътибар итик. Дөрес, тәрҗемә яисә ияреп язылган шигырьләренең дә күбесендә ул оригинальный үлчәвен түгел, бәлки традицион үлчәүләр кулланды. Әмма җентекләп тикшерү хәтта мондый шигырьләренең үлчәү һәм ритмикасына да рус поэзиясенең тәэсир ясаганын күрсәтеп бирер иде. «Мәхбүс» шигыре, мәсәлән, аавв, ссдд рәвешендә рифмалашкан дүрт юллы строфалардан тора. Строфаның һәр юлында 11 әр иҗек. Пушкинның «Узник» шигырендә дә нәкъ шул хәл.
Әйе, Тукай рус шигырьләренең үлчәвен һәм ритмикасын махсус өйрәнгән. «Кичке азан» шигыре әнә шул турыда сөйли. «Әлгасрелҗәдит» журналының 1906 елгы 11 нче санында Тукай бу шигырьгә мондый искәрмә бирә: «Русларда вә башка мөтәмәтдин (Мөтәмәтдин — мәдәниләшкән.) милләтләрдә һәр сатыры ике сүздән  (Стопа мәгънәсендә.) гыйбарәт, ләкин гаять мәгънәле шигырьләр вардыр. Мин монда нәмүнә (Нәмүнә — үрнәк.) өчен Лермонтовның бер шигырен алып, шул ук мотивка «Кичке азан» сәрләүхәсилә (Сәрләүхәсилә— исем.) гаҗизанә  (Гаҗизанә — гаҗизлек белән  (тыйнаклык күрсәтеп әйтелә).) бер шигырь яздым». Искәрмәдән соң Лермонтовның «Звезда» шигыре китерелгән.
Бу чорда Тукай критик реализм принципларын практик рәвештә тормышка ашыру белән бергә, бу иҗат юнәлешенә карата кайбер фикерләр дә әйтә башлады. «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырендә ул, мәсәлән, үзенең талант рәвешен, иҗат характерын болай билгели:

Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм!
Ул тугрыда бик явыз, ай һай явыз мин!

Аннары «Ачы булгач күңелем, шигырем ачы чыга, — ди дә мондый нәтиҗә ясый:

Шулай итеп ачы-төче язсам да мин,
Чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.

Икенче төрле әйткәндә, реалист шагыйрь тормышны ничек булганча, аның ачы һәм төче, якты һәм караңгы яклары белән чагылдырырга тиеш.
«Әдәбият ахшамы, яки литературно-музыкальный вечер» мәкаләсендә түбәндәге юлларны укыйбыз: «Әдәбият ахшамы татарларны, гомердә булмаган Зәркум батырлар, дию батыр, аждаһа баһадирлар берлә түгел, бәлки булган һәм кылган начар мөгамәләләре йөрәкләребезне ярып, бәгырь каныбызны эчкән ишан батыр, мулла батыр, ахун баһадирлар белән таныштырачактыр» (III, 107). Димәк, феодаль-патриархаль искелекне җиң сызганып яклаучыларның берсе — руханиларының реакцион йөзен фаш итүне Тукай әдәбиятның бер бурычы итеп алга сөргән икән. Үзеннән үзе аңлашыла, демократик хәрәкәтнең дошманнары әдәбиятның әнә шул юнәлештә үсүе белән килешә алмадылар. Шундыйларның берсе Хөҗҗәтел-Хәким Мәхмүдов «Өлфәт» газетасында «Заманымызның әдип вә мөхәррирләренә гаит» исемле бер мәкалә белән чыкты. Анда түбәндәге юллар бар: «Бу көн яңа күзләрене ачып газета укымая башлаян бер милләтә «тәнкыйть вә критика» диярәк тагъны (Тагъны — орышу, сүгү, шелтә.) вә тәшнигатә (Тәшнигать — кыйнашу.) истиһза (Истиһза — мыскыл итү.) вә тәхкыйрата (Тәхкәйрат —  хурлау.) алыштырып як дигәренең (Як   дигәренең — бер-береңнең.) гаеп вә косурларыны (Косур — кимчелек.) тикшермәя, кимчелек вә кабахатене, арамия гадәтләндереләчәк улынырса, һич шөбһә юктыр ки, гадават (Гадават — дошманлык.) вә тәфрикәя (Тәфрика — аерымлык, таркаулык.) яңадан бер чыгар ачылмыш улыр»* (*«Өлфәт», 1906, № 33.).
Бу язма чыгу белән Тукай каләмгә ябыша һәм «Заманымызның әдип вә мөхәррирләренә гаит» мәкаләсенә гаит» исемле мәкаләсендә X. Мәхмүдовка «очып куна», юлбарыс кебек ташлана.
Билгеле, мондый җавап, әйтик «күңел тарлыктан», тәнкыйть сөймәүдән туган хәл түгел иде. Тукай үзе үк «…безем яздыкларымызда да косур һәм дә бөек косурлар ула белер» дип, яшь әдәбиятның кимчелекләрдән азат булмаганлыгын икърар итә. Әмма ул X. Мәхмүдов күрсәткән «косур»ны, ягъни әдәбиятның фаш итүчән юнәлеш белән үсеп баруын кимчелек итеп күрсәтүне ачу белән кире кага. «Һәр мөхәррирең кәнденнә (Кәнденчә — үзенчә.) бер мәсләке (Мәсләк — тоткан юл.), бер юлы вардыр», — ди ул. Әлеге мәкалә авторының тоткан юлы — динне һәм руханиларны яклап чыгуы исә, дин белән сәүдә итү генә, — ди Тукай. «Мөбарәк улсын, бөрадәр, сәүдәңез» Мәкалә мондый сүзләр белән тәмам була: «Без галәме мәдәниятең әлифбачыларыгез. Айлар, еллар, кәчәр, әлифбадан кәчәрез, бөедекчә бөерез. Бер заман «Фәзаилеш-шөһүр»ең әдәби бер рисалә вә «Бәдәвам» илә «Кисекбаш»ың милли шигырь мәҗмугалары йирен тотдыкларыны да оңытмамалый!..» («Без культура дөньясының әлифбачысы гына  әле.  Айлар, еллар үтәр, әлифбадан  үтеп югары    күтәрелербез.    Бер    вакытларда «Фәзаилешшөһүр»нең бер әдәби әсәр, «Бәдәвам»  һәм   «Кисекбаш»ларның милли шигырь җыентыклары   урынын    томанлыкларын да онытмаска  кирәк»  (III, 332).).
Шулай итеп, Тукайның 1906 елның икенче яртысы һәм 1907 елны эченә алган икенче чор иҗатында критик реализмның нигез ташлары салынды.



 {mospagebreak}

5.

Тукайның икенче чор иҗаты турында сөйлибез икән, аның бер әсәренә «Шүрәле» поэмасына махсус тукталып китми мөмкин түгел. Мәгълүм булганча, нәкъ шушы әсәр Тукай исемен татар дөньясының иң ерак почмакларына илтеп җиткерде, сабыйлардан башлап ак сакаллы картларга кадәр, телләрдән төшми кабатлана башлады. Бу хәл, әлбәттә, Тукай халыкчанлыгы һәм реализмының поэмада аеруча ачык, тулы һәм уңышлы гәүдәләнгән булуына бәйләнгән иде. «Шүрәле» поэмасының татар поэзиясе өчен әһәмияте тагын шуның белән дә күтәрелә: халык әкиятләре сюжетын поэтик калыпка салу юнәлешендә ул беренче тәҗрибә һәм уңышлы тәҗрибә булды. «Шүрәле» поэмасының халыкчанлыгын һәм реализмын аңлау өчен иң элек әсәргә нигез булып яткан әкият   белән танышып китик.
«Шүрәле» турындагы халык иҗаты әсәрләре шактый күп. Мондый әсәрләр типик әкиятләр булмыйча, алар бу жанрның әкият-легенда дип исемләнә торган төренә карыйлар. Беренчедән, алар кыска; икенчедән, сюжет ягыннан гади булып, бер ситуация, бер вакыйга белән генә чикләнәләр; өченчедән исә, сөйләүче тарафыннан, булган эш, дип тәкъдим ителәләр. Соңгы моментта аларның борынгы мифология белән турыдан-туры бәйләнешен күрми мөмкин түгел.
Шүрәле турында әкият-риваятьләрне һәм аларның вариантларын нигездә дүрт төркемгә аерырга була.
Беренче төркемне характерлый торган ситуация мондый: крестьян агай урманда утын кисә. Тавыш. Агай шул тавышка таба китә. Адаша. Бу бәладән котылып, өенә кайтып егыла алса, муллага нәзер садакасы бирмәкче. Агайны шүрәле адаштырып йөргән икән.
Икенче төркем. Агай шүрәле белән бер очрашуында салкын көнне бармакларын өреп җылыта. Икенче очрашуда исә кайнар шулпаны өреп суыта. Бу «кәрамәт»не күреп, мәкер уйлап йөргән шүрәле агай яныннан эзен суыта.
Өченче төркем. Крестьянның утлауга җибәргән аты көн саен өшәнеп кайта. Бер аксакалның киңәше белән ул аның сыртына сумала сылап җибәрә. Иртәгесен ат шүрәлене ябыштырып чабып кайта. Авыл халкы аны күсәк белән кыйнап үтерә (яисә яндыра).
Дүртенче төркем. Егет урманга утынга китә. Шүрәле килеп чыга. Кытыклап үтермәкче. Егет шүрәленең бармагын кыстырып котыла. Үзенең исемен «Былтыр» дип белдерә.
Тукай бу вариантларның барысын да ук булмаса да, һичшиксез, күбесен белгән, һәм шулардан, мәгълүм булганча, соңгысын сайлаган. Ни өчен соңгысын? Бу сорауга җавап бирергә тырышып карыйк.
Беренче төркем шагыйрьнең поэтик уй-фикерен җиткерү өчен ярамый. Чөнки биредә крестьян көчсез һәм сәләтсез итеп күрсәтелгән һәм төп роль дингә һәм мулла кулына бирелгән. Нәтиҗәдә хезмәт кешеләренә хас булган матур сыйфатлар чагылмый калган.
Шагыйрь икенче төркемнән дә баш тарта, чөнки агайның тапкырлыгын күрсәтә торган вакыйга бик кечкенә.
Ә шүрәле ахмак һәм куркак булып күз алдына килеп баса. Димәк, аның белән конфликтка керү халык вәкиленең акылын һәм кыюлыгын күрсәтә алмый.
Өченче төркемгә кергән бер вариантны шагыйрь соңыннан үзе үк 1910 елда сөйләгән лекциясендә әкиятнең бер үрнәге итеп китергән иде. «Шүрәле» поэмасы өчен ул бусын да файдалануны тиеш тапмаган. Ни өчен? Чөнки, беренчедән, бу әкият-легендада халыкның уңай сыйфатларын үзендә гәүдәләндергән үзәк персонаж юк. Аксакал мәсьәләнең бер ягын — халыкның акыллылыгын сиздереп тә, «авыл кешесе» исә пассив кала; икенчедән, бу вариантта кешенең табигать белән конфликты, табигать көчләрен җиңәргә омтылышы җитәрлек тулы чагылмаган. Эш шунда ки, халык шүрәле белән аның үз стихиясендә — урманда түгел, бәлки авылда очраша. Шүрәлене «җиңү» дә исә бернинди геройлык юк, халыкның кыюлыгы, батырлыгы күренми кала.
Дүртенче төркем исә баштагылардан гына түгел, бәлки соңгы вариантлардан да алдарак тора: егет белән шүрәле бәрелеше һәм соңгысының җиңелүе нәкъ менә урманда була.
Әмма соңгы төркемгә кергән вариантларның да кыйммәтләре бер дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, бер вариантта («Халык иҗаты», 1940) шүрәленең егет утынын ярып ятканда килеп чыгуы һәм егетнең шүрәлене алдагач качып китүе турында сөйләнә. К. Насыйриның «Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары» җыентыгына кертелгән вариантта исә егет утын кисә, ә шүрәлене җиңгәч тә, качып китәргә ашыкмый.
Шулай итеп, шүрәле турындагы әкият-легендаларның вариантларын сайлаганда ук инде Тукайның реализмга хас халыкчанлыкка омтылганы күренә. Шагыйрь халыкка хас иң гүзәл сыйфатларны, халыкның усал көчләргә карата килешмәүчәнлеген, ул көчләрне җиңәргә омтылышын күрсәтә торган, ягъни киң гомумиләштерүне эченә алган вариантка тукталган.
Ләкин шул ук вакытта «Шүрәле» поэмасының кыйммәте әкият-легенда вариантларының иң яхшысын сайлауда, бу вариантны шигырь үлчәвенә салып сөйләп чыгуда гына түгел, бәлки аны иҗади эшкәртүдә.
Бу эшкәртү нинди юнәлештә барган соң?
Иң элек Тукай вакыйганы билгеле бер урынга — Кырлай авылы тирәсенә беркетеп куя: «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, «Кырлай» диләр».   Аннары бу авылга характеристика биреп китә:

«Зурмы?» дисәң — зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халыкның экчән суы бик кечкенә, инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел — урта һава.
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Болар нигә кирәк булган? Ник шагыйрь, әкият-легендадагы кебек, билгесез бер урында бара торган вакыйганы гына сөйләп чыкмаган? Бу сорауга җавапны иң әүвәл язма әдәбиятның, әдәби иҗатның асылыннан эзләргә кирәк: бит әдәбият конкретлыкка омтыла, гомумиләштерү белән бергә индивидуальләштерүне таләп итә. Моннан тыш Тукай әкият-легендадагы «саф» фантастик картина урынына көндәлек, табигый, реалистик картина тудыруны максат итеп алган. Кырлайның «алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын» яисә халык бәйрәме— сабан туен телгә алуы да очраклы хәл түгел. Яисә түбәндәге строфа да шуңа ук хезмәт итә:

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Җирне аз-маз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Әкият-легенданы үзгәртеп эшләве тагын табигать күренешләрен тәфсилләп, детальләштереп тасвирлавында да күренә. Бу нәрсә, ягъни җентекләп язылган пейзаж, кыскалык белән аерылып торган әкият-легендалар гына түгел, бәлки, әйтик, тылсымлы әкиятләр өчен дә характерлы түгел. Поэмадагы пейзажда гаять вак детальләргә кадәр шагыйрьнең күзеннән читтә калмаган:

Ак, кызыл,  ал, сап-сары,  зәңгәр, яшелдән чәчкәләр,
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр килеп,
киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Поэмадагы    пейзаж   шул   ук бурычны — вакыйга бара торган фонны конкретлаштыру бурычын үти.
Поэманың сюжетына нигез булып яткан вакыйга түбәндәгечә башлана:

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

Сорау туа:   ни өчен шагыйрь егетне төнлә урманга җибәрә? Моның өчен көн җитмимени?
Бәлки, шагыйрь биредә ситуациянең киеренкелеген, драматизмын көчәйтеп (төнлә шүрәле белән күзгә-күз очрашу уен түгел!), әсәргә беркадәр романтика буявы өстәргә теләгәннәр? Бу да бар, әлбәттә. Ләкин шул гына микән?
Иң элек И. С. Тургеневның «Бирюк» хикәясе хәтергә килә. Анда мужикның яңгырлы төндә урман кисүе һәм каравылчының аны тотуы турында сүз бара.
Такташ шигыренең түбәндәге юллары да искә төшә:

Әхмүш агай бәлки төн йокламый
Качып кына  юкә кискәндер…
(«Урман»),

«Шүрәле» поэмасының язылу тарихы безгә билгеле түгел. Әмма шүрәле турындагы әкият-легендаларны шагыйрь Кырлайда чакта ук ишетеп, шулардай тәэсирләнеп үскән. Замандашларының әйтүенә караганда, ул малайларны шүрәле булып кытыкларга ярата икән. Яисә берәр малайның җилкәсенә атлана икән дә, «мин шүрәле булдым» дип, бик озак төшми икән. Ул Кырлайда чакта өсләренә урман авып торуга карамастан, крестьяннарның төзү материалына да, утынга да аптырауларын шулай ук күреп торган. Ихтимал, качып-посып урман кисү очраклары да аның күзеннән читтә калмагандыр. «Шүрәле» поэмасын иҗат иткәндә, һичшиксез, әнә шул тәэсирләрнең дә роле булган.
Мәсьәләне гадиләштереп аңларга ярамый. Шүрәле образында урман каравылчысы яки лесничий да, алпавыт та күздә тотылмый. Шул ук вакытта бу образны борынгы мифлардагы шүрәле белән тәңгәл кую да дөрес булмас иде. Чынлап та бит борынгы әкиятләрнең, мифларның һәм риваятьләрнең төп мәгънәсе, А. М. Горький әйткәнчә, табигатькә каршы көрәшкә, «…табигатьнең кешеләргә дошман булган стихиячел күренешләренә йогынты ясарга омтылуларына кайтып кала»* (* М. Горький. Әдәбият турында. Таткнигоиздат,   1953,   191—192 битләр.).
Бөек язучының бу фикерләре шүрәле турындагы әкият-легендаларга карата да дөрес. Мондый легендалар борынгы кешенең урманга мөнәсәбәтенең чагылышыннан башка нәрсә түгел. Аларда кеше урман байлыкларыннан файдалануга бәйләнешле кыенлыкларны, күп кенә очракта үлем куркынычы алып килә торган кыенлыкларны җиңү турындагы хыялларын һәм гомумән табигать көчләрен буйсындыру омтылышын әйтеп биргән.
Борынгы риваятьләрнең бу сыйфаты, теге яки бу күләмдә, әлбәттә, Тукай поэмасына да килеп кергән. Әмма поэма кешенең табигать белән көрәше темасы белән генә чикләнми. Аның реализмы тулырак һәм тирәнрәк.
Шүрәле образында табигатьнең кешегә дошман көчләре генә түгел, бәлки социаль көчләр дә, крестьянны хокуксызлыкка, мохтаҗлыкка һәм газапка дучар иткән көчләр дә гәүдәләнгән.
Чынлап та, югарыда күргәнебезчә, поэманың бөтен барышы реалистик планда: Кырлай, аның тирә-ягы, халкы, гореф-гадәтләре. Ниһаять, төп вакыйга башлана, әсәргә шүрәле килеп керә. Игътибарга лаеклы момент: шагыйрь аның кешегә охшаганлыгына басым ясап, «Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе», ди. Шүрәленең үз авызыннан аны талаучылар белән бер рәткә кую да гаять кызыклы:
— Бер дә шикләнмә, егет, син, мин карак-угры түгел;
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Кабатлап әйтәбез, ул лесничий да, боярда түгел. Ул гомумән кешегә дошман көчләрнең бер гәүдәләнеше, һәм бу көчләр табигатькә, генә кайтып калмый. Моңа тәмам ышану өчен югарыда әйтелгәннәргә тагын бер дәлил өстик.
Кырлайның мәһабәт урманын тасвирлагач,   шагыйрь болай ди:

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның,  моны күрсәң, бөтен сауләтләре.
Ачыла  алдында тарихтан театр пәрдәсе:
— Аһ! — дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе?

Татарларның үткәнен   монголларга    һәм    Чыңгызга гына илтеп терәү кебек буржуаз концепциягә бирелүне бер якта калдырып,    табигать    күренешләрен    тасвирлаганда да, әкият чаралары   белән  эш иткәндә   дә шагыйрьнең   бүгенге    көнне,    социаль   чынбарлыкны    күз уңында тотканлыгы күренә. Әйе, шагыйрь татар милләтенең шул вакыттагы хәле, хокуксызлыгы һәм артталыгына ачына. Әмма ул, революцион-демократ буларак, беренче чиратта халык массасының, аеруча крестьяннарның, авыр хәлен йөрәгенә якын ала иде.
Әгәр шулай икән, Кырлайның табигатен җентекләп сурәтләүдә һәм авыл егетенең тәнгә каршы, «ялгызы, бер ат җигеп», урманга китүендә аерым бер мәгънә күрми мөмкин түгел. Шагыйрь гүяки әйтергә тели: әйе, табигать матур, ләкин «мужик»ның аннан ләззәт алырга вакыты юк; табигать бай, әмма крестьян аннан файдалана алмый…
Инде хәзер шүрәле белән егет арасындагы конфликт һәм аның чишелү рәвешен карап үтик.
Шүрәленең портретын биргәндә Тукай кешегә   дошман көчнең шыксызлыгына,   ямьсезлегенә   басым  ясый.

Борны  кәп-кәкре бөгелгәндер  тәмам кармак кеби:
Төз түгел куллар, аяклар да ботак тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел—көндезләре.

Шүрәленең аяк-кулларын ботак-тармакка охшатуга яисә «кармак кеби» дигән чагыштыруга игътибар итик. Әнә шундый борынгы хуҗа булган бу зат «бигүк тугры түгел»!
Егетнең тәфсилле портреты булмаса да, «безнең егет», «безнең утынчы», «яшь егет», «батыр утынчы» дигән сүзләр белән шагыйрь аңа үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Хезмәт процессын тасвирлау исә халыкның хезмәт сөючәнлеген күз алдына бастыра:

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә
Алны,  артны, уңны, сулны белмичә утын кисә.

Егет белән шүрәленең очрашуы һәм алар арасындагы көрәшнең башланып китүе әсәрнең гаҗәп көчле урыннарыннан берсе булып тора. Шагыйрь егетнең ир йөрәкле, кыю кеше булганлыгына басым ясый. Әмма егет, үзе кисә торган утын кебек, хиссез-тойгысыз, катып калган бер кеше түгел. Аңарда да курку тойгысы хас:

Сискәнеп безнең егет катып кала аягүрә,
Аңламастан каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Әмма ул бик тиз бу катып калу хәленнән чыга:

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

Хисләр, кичерешләр никадәр дөрес бирелгән! Башта катып калу, аннары сынап карау, сүзсез көрәш, ниһаять, үз дәрәҗәсен үзе белгән егетнең кыю сүзләре.
Вакыйга дәвам иткән саен утынчы егет образы күркәмләнә, тулылана, зурая бара, ә шүрәле укучы фикерендә һаман кими, түбәнәя бара. Җиңеп чыгуга кадәр үк инде егетнең сүзләрендә Шүрәлегә югартынрактан карау сизелә башлый.

Бүрәнәнең  бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән  нык кына син  тот,  и урман сарыгы!

Соңыннан исә горур рәвештә болай ди:

—Әйтсәм әйтим, син белеп кал,  чын атым—«Былтыр» минем,
Бу егет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем.

Шул ук вакытта егетне «адәмчеккенәм» дип кимсеткән шүрәле аңа «адәм генәм» дип эндәшә башлый, коткаруын сорап ялына, ялвара.
Моннан күренгәнчә, әсәрнең фантастик ситуациясе дә реалистик планда язылган. Көндәлек детальләр һәм картиналарның, психологик кичерешләрнең дөреслеге әнә шуны күрсәтә.
Поэманың шул детальләр, шул картиналарда гәүдәләнгән идея эчтәлегенә килгәндә исә, биредә дә аның реалистик тирәнлеген күрергә мөмкин.
Батыр егет образы, мәсәлән, хезмәт халкына хас иң гүзәл сыйфатларның бергә тупланышы булып тора. Аек акыл, тапкырлык, кыюлык һәм батырлык, — менә ул сыйфатлар. Әмма Тукай халыкта тагын бер бик әһәмиятле сыйфат, аны ахыр чиктә җиңүгә китерәчәк сыйфат күрергә тиеш. Ул—дошманнарга карата килешмәүчәнлек. Безнең егетне шүрәленең күз яшьләре дә, урман байлыкларыннан теләгәнчә файдалану хокукы бирергә вәгъдә итүе дә йомшата алмый. Ахыр чиктә шүрәле үзе үк аның бу сыйфатын танырга мәҗбүр була: «И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең», — ди ул.
Кыскасы, шагыйрь үзе ул турыда уйлаганмы, юкмы, анысы башка мәсьәлә, әмма поэмадан объектив рәвештә чыга торган идея түбәндәгегә    кайтып кала:   хезмәт ияләре дошманнарга каршы рәхимсез көрәш алып барганда гына  бәхеткә  ирешә алачаклар.
Ахыр чиктә бер искәртмә ясап узыйк. Күп кенә әдәбият белгечләре «Шүрәле» поэмасын романтизмның типик әсәре дип саный. Аларның дәлиле бер генә: поэма халык иҗатыннан алынган, фантастик сюжетка корылган. Ләкин, мәгълүм булганча, халык иҗатына мөрәҗәгать итү үзе генә әсәрне романтизм «малы» итмәгән шикелле, фантастика да реализм өчен ят нәрсә түгел.
Югарыда күренгәнчә, поэма баштан ахырга кадәр реалистик «лад»ка корылган: әсәрнең яртысын гади көнкүреш һәм гадәти табигать күренешләре тәшкил итә; икенче яртысындагы фантастик эпизод та реалистик планда тасвир ителгән. Поэмада романтик күтәренкелек урын алган икән, бу табигый хәл: поэзия, шул исәптән реалистик поэзия, гомумән аннан башка була алмый.
«Шүрәле» поэмасы, һичшиксез, реализм әсәре, һәм ул Тукайның икенче чор иҗатында реализм һәм халыкчанлык принципларының өстенлек алганлыгы турында сөйли торган көчле дәлилләрнең берсе булып тора.
1907 елның көз башында Тукай Казанга күчеп килде. Әмма бу күчеш аның тормыш һәм иҗат урынын алыштыру гына түгел иде. Илдә яңа чор — реакция чоры башланган иде. Нәкъ менә шушы авыр чорда шагыйрь иҗат юлының яңа, соңгы этабына аяк басты.

(Чыганак: Нуруллин И. Тукай иҗаты. – Казан: Казан унив. нәшр., 1964. – 112 б.).



Нуруллин И. Тукай иҗаты

Эчтәлек >>>

Беренче тәэсирләр >>>
Мәктәп баскычлары >>>
Таңгы җырлар >>>
Азатлык җырчысы >>>

Комментарий язарга


*