ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Тукай иҗаты: Мәктәп баскычлары

Нуруллин И. Тукай иҗаты

Эчтәлек >>>

Беренче тәэсирләр >>>
Мәктәп баскычлары >>>
Таңгы җырлар >>>
Азатлык җырчысы >>>



 Мәктәп баскычлары

 

1.

Уральскида шактый бай сәүдәгәрләрдән саналган җизнәсе Галиәсгар өендә Габдуллага мөнәсәбәт башта начар булмый. Галиәсгар белән Газизәнең Гобәйдулла исемле уллары Габдулла килер алдыннан үлгән* (* К. Мотыйгый үзенең истәлекләрендә  Галиәсгарның улы Габдулла килгәч үлде, дип раслый. Ләкин бу хата. Олы Газизәнең энесен искә төшереп үз янына алдыруы да нәкъ   менә   Гобәйдулланың үлүе белән бәйләнгән булса кирәк. Күп кенә бүтән истәлекләрдә   дә К. Мотыйгый белдерүенең киресе әйтелә.), җитеп килә торган кызларыннан башка балалары юк. Өстәвенә йомшак күңелле, туган җанлы кече Газизә апасының (ата бер, ана башка) да җизнәсендә яшәве Габдулла өчен күп уңайлык тудыра.
Ләкин Габдулланың Уральскидагы бәхете дә озакка сузылмый. Ул килеп, бер ел узгач, Галиәсгар үз ягыннан Мөхәммәтгали һәм Фәйрүзә исемле ике бала алып кайта. Өч ятимне барысын бергә аскы катка, хезмәтчеләр янына урнаштыралар. Бу игътибарга лаеклы әһәмиятле момент. Бит Габдулланың моңарчы булган тормышы гади кешеләр, хезмәт ияләре кулында үткән иде. Бай сәүдәгәрнең тәрбиясенә алынган булса да, күренә ки, фактта аның Уральскидагы тормышы да шул ук эздән китә.
Габдулланың Уральскида укый башлавы турында истәлекләрдә төрлечә әйтелгән. Берәүләр Габдулланы башта Мотыйгыя мәдрәсәсе каршындагы рус классына, икенчеләр исә мәдрәсәнең үзенә биргәннәр дип раслыйлар. Чынлыкта исә Тукай, башта мәдрәсәдә укый башлаган.
Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе Уральскида иң яхшы мәдрәсә булып саналса да, гадәттәге дини-схоластик уку йортларыннан күп аерылмый. Моңа ышану өчен Габдулланың бу мәдрәсәдәге «сабакларына» бер күз төшерү дә җитә. «Төрки»не инде үзләштергән бала буларак, ул надан һәм эчкече хәлфә Фәтхетдии кул астында коръән, «Кырык хәдис», «Шырутыссала» китапларын укудан башлый. Аннары «Тәгълиммессала» «Кодури» китапларына керешә. Моннан соң ул, Сиражетдин хәлфәгә күчеп, гарәп сарыфы һәм нәхүен өйрәнә башлый. Моннан күренгәнчә, «программа»да, нәхү һәм сарыфмы искә алмаганда, дөньяви фәннәр бөтенләй юк. 1909 елдагы бер хатында Тукай бу турыда тирән ачыну белән түбәндәгечә язды: «Мәдрәсәдәге караңгы һәм ямьсез тормышлар күз алдына килеп, кайвакытларда кәефне җибәргәли. Безнең яшь гомеребезне бушка тәләф иткәне өчен мәдрәсәсенә, бөтен шундагы схоластикасына ләгънәт укыйм»* (* «Совет әдәбияты», 1936, № 7.).
Мәдрәсәдә өйрәтелә торган белемнең эчтәлегенә карамастан, Габдулла бирелеп укыган. Яктылыкка, белемгә, яңага омтылучы яшүсмер мәдрәсә «багажын»да, билгеле, тиешле юнәлештә файдалана белгән. Гарәп, фарсы һәм төрек телләрен өйрәнүе, мәсәлән, аңа шушы телдәге әдәбият белән танышырга мөмкинлек бирә.
Габдулла «программа»га керә торган китаплар белән генә чикләнмәгән, әлбәттә. Кырлайда чакта ук уянган китап сөю Уральскида көчәя бара. Ул кулына ни эләксә, шуны укый. Апасы Газизәнең әйтүенә караганда, Габдулла «Бакырган», «Мөхәммәдия» кебек дини китаплар укыган. Бу, әлбәттә, баштарак булырга тиеш. Чөнки Газизә бер ел гына энесе белән бер түбә астында яшәп кала: аны озакламый кияүгә бирәләр. Тугыз яшьләрендә үк «Фәвакиһел-җөласә» аша дөньявый эчтәлекле әсәрләрне яратып өлгергән Габдулла алда телгә алынган китаплар белән генә дә канәгатьләнмәгән булырга тиеш. Ул эзләнгән һәм, һичшиксез, кирәкле китапларны таба алган, Мотыйгулла хәзрәтнең бай китапханәсе ана аеруча күп нәрсә бирә. Мотыйгулла мулла фанатизмнан азат, үз заманы өчен шактый алдынгы карашлы кеше була.
Мотыйгулла хәзрәт, яшүсмер Тукайның сәләтен, белемгә омтылуын һәм  кайчандыр   үзенең    Гариф мулла белән шәрик булуын   искә алып,  Габдуллага   үз китапханәсеннән файдаланырга тулы мөмкинлек биргән.
«Бакырган» һәм «Мөхәммәдия»ләрдән тыш, Габдулла нәрсә укыган соң? Я. Моради истәлегендә* (* Я. Моради.    Тукаев  Уральскида. Астрахань,  1914. ).
 Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» пьесасын зур кызыксыну белән укыганлыгы әйтелә. Хәтта ул шәкертләр алдында шушы пьесадагы яучы карчык ролен уйнап та күрсәтә икән. Сүз арасында шуны да искә төшерик: Г. Камалны драматургиягә этәргән әсәрләрнең дә берсе нәкъ шушы пьеса була** (Галиәсгар     Камал.        Әсәрләр,     2-том,    Татгосиздат, 264 бит.). К. Насыйриның «Фәвакиһел-җөләсә» китабына яңадан әйләнеп кайтып, Габдулла аны тулысынча укып чыккандыр дип уйлый алабыз. Бөек мәгърифәтченең бүтән китаплары да аның күзеннән читтә калмаганнар, билгеле.
Тукайның 3. Бигиев иҗатына мөнәсәбәте дә  кызыклы. Без аның «Мәрхүм Мөхәммәтзаһир әфәндегә» исемле шигырен   беләбез.    «Төшемдә күргәннәрем»    исемле фельетонында ул  3. Бигиевның басылмый    ята торган әсәрләренең язмышы   өчен борчылып, «Ах, әдәбият бәһарымызның иң әүвәлге чәчкәләре!    Ник алай кояш төшмәгән җирдә    яталар икән?»   ди.    Дөрес,    шигырь    дә, -фельетон да 1908 елда гына    язылган.    Әмма Тукайның 3. Бигиев романнары    белән Уральскида   чакта  ук, әйтергә мөмкин, 1905 елга  кадәр   үк, таныш    булганлыгы турында уйларга   нигез бар.    Беренчедән,  Мотыйгулла хәзрәтнең китапханәсендә бу язучының әсәрләре булмаган дип уйлау кыен; икенчедән, истәлекләрдә бу турыда кайбер белешмәләр очрый.   Мәрхүм язучы һәм әдәбият галиме М. Гали, кулъязма истәлекләргә нигезләнеп, болай дип язган иде: «Тукайның мәдрәсәдә вакытта татар әдәбиятыннан күбрәк укыган нәрсәләре Каюм Насыйри, Заһир Бигиев, Фатих Халиди әсәрләре, шигырьдән Кандалый, Ибәтулла ишан,    Муллаәхмәт Уразай    һәм  Акмулла шигырьләре булган»*** (*** Юбилей җыентыгы, 182.).
Биредә XIX гасырның беренче яртысында иҗат иткән суфи шагыйрь Һибәтулла Салихов исеме дә телгә алына. Димәк, яшь Тукай суфичылык поэзиясе белән дә кызыксынган. «Шигырьләремез» (III, 143) исемле мәкаләсеннән күренгәнчә, ул Г. Утыз Имәни шигырьләрен дә укыган. Шәмсетдин суфи, Гали Чокрый шигырьләренә дә, ихтимал, кулы-күзе җиткәндер.
Ләкин яшүсмер чагында ук инде ул бу поэзиядән артык тәм табалмаган булырга тиеш. XIX гасыр мәгърифәтчеләренең әсәрләре, күрәсең, Габдулланың зәвыгын үзгәртә барган, аның күңелендә дини әхлакый һәм суфичылык әдәбиятына урын калдырмый башлаган. Иҗадының бөтен дәвамында бер генә тапкыр да әлеге шагыйрьләргә уңай бәя бирмәве очраклы хәл булмаса кирәк. «Шигырьләремез» (1907) мәкаләсендә ул Аллаһъяр суфи һәм Г. Утыз Имәни иҗатларының халыктан ерак торганлыгы турында ачыктан-ачык әйтә. Суфи шагыйрьләрнең шигъриятенә еш кына пародия язуы да, билгеле, очраклы хәл түгел.
Моннан тыш Тукай олы буын мәгърифәтчеләрдән кала, Г. Камал һәм М. Гафури кебек, икенче буын мәгърифәтчеләрнең башлангыч әсәрләре белән дә яхшы таныш булган. «Галиасгәр әфәнде Камалның X еллык юбилее» исемле мәкаләсендә ул болай ди: «Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытларымда ук мәхәббәт орлыкларым чәчелгән иде» (IV, 79). Биредә, әлбәттә, «Бәхетсез егет» (1-вариант) һәм «Өч бәдбәхет» драмалары күздә тотыла.
Шулай итеп, мәдрәсә әдәбиятка илтә торган күп кенә ишекләрнең ачылуына сәбәп була. Мәдрәсә каршындагы рус классы исә булачак шагыйрьнең иҗатында хәлиткеч рольне уйнаган тагын бер өлкәгә — бөек рус әдәбиятына ишек ачты. Габдулла биредә Оренбург учительская школасын бетереп чыккан Әхмәтша Сираҗетдинов җитәкчелегендә русча укырга-язарга өйрәнә, арифметика һәм географиядән дәресләр ала, рус әдәбияты белән таныша.
Класска йөрүенең беренче елында ук, календарь форматындагы русча китаплар алып кайтып, кичләрен укый иде, диелә истәлекләрдә. Нинди китаплар болар, әйтү кыен. Әмма ул укыган китаплар арасында башлангыч мәктәпләр өчен чыгарылган уку китаплары, һичшиксез, булган. Тукайның балалар өчен тәрҗемә итеп яисә файдаланып язылган шигырьләренең әнә шундый китаплардан алынуы очраклы хәл түгел. Мондый җыентыкларда күп кенә башка рус шагйырьләренең шигырьләреннән тыш, Крылов, Пушкин, Лермонтов, Некрасов кебек классикларның әсәрләре дә урын алган. Шушы уку китаплары һәм Әхмәтша учительнең сөйләгәннәре, әлбәттә, Габдуллада рус әдәбияты белән   тирәнрәк  танышу теләген  тудыра.  Табигый,   беренче чиратта аның игътибарын Пушкин тарткан. 1899 елда, ягъни Габдулла әле рус   классында   укып йөргән   вакытта,   Пушкинның тууына йөз ел тулу көнен  бәйрәм итү дә, билгеле, яшүсмер Тукайның Пушкин иҗаты белән кызыксынуын көчәйткән* (* Бу турыда Җ. Вәзиеваның   «Г. Тукайның   Уральск  чоры турында» исемле мәкаләсен карагыз.    «Совет әдәбияты»,    1961, 4-сан.). Шул ук елларда  ул Лермонтов  иҗаты белән дә кызыксына башлый, чөнки бу ике шагыйрьне бер-берсеннән    аерып    йөртү    кыен.   15—16 яшьләрендә үк Габдулла бу ике бөек шагыйрь   иҗаты   белән бик нык мавыга башлап, аларны ярыйсы ук белгән дип уйларга мөмкин. Г. Кариев    бу турыда    болай яза:    «Мин алар мәдрәсәсенә барган вакытта рус китапларыннан ике калын кенәгә күрә идем, ул   Лермонтовның  һәм Пушкинның мәҗмугаи асәре икән: моны    соңыннан   белдем»** (** Тукай турында замандашлары, 57 бит.).
Шагыйрь үзе дә берничә ел үткәч,    «Пушкина»    исемле шигырендә   «Кыйраәт  әйләдем,   әзбәрләдем  бән җөмлә асарең» дип язды. Ягъни: «Укыдым,   ятладым   мин барлык әсәрләреңне».
Соңыннан азатлык идеяләре белән сугарылган шигъриятенең формалашуында гаять зур роль уйнаган рус классик әдәбияты белән таныша башлавы әнә шулай була.
Уральскига килеп биш ел үткәч, җизнәсе Галиәсгар үлеп китә, һәм Габдулла, мәдрәсәгә күчеп, үз көнен үзе күрә башлый. Күп кенә ярлы шәкертләр үзләрен материаль яктан тәэмин итү өчен гадәттә үлек күмүгә йөриләр, коръән хәтем итәләр, җәйләрен исә казакълар арасына балалар укытып яисә Мәкәрҗә ярминкәсендә официантлык итеп акча зшли торган булалар. Габдулла исә бу юлны сайламаган. Аның килере Мотыйгулла хәзрәтнең метрикә дәфтәрен тутыру, вакыт-вакыт аның өчен китап күчерү, шәкертләргә адрес язып бирү һәм кайбер шәкертләрне укырга-язарга өйрәтүдән җыела. Бер вакытларны ул түбән классларда мөгаллимлек тә иткән, хәтта берничә ай мәдрәсәдә сторож да булып торган.
Шулай да Габдулла    мохтаҗлыкта яши.    1902 елда язган бер хатында ул «Быел   укырга   акчабыз  юк иде» (IV, 203), ди. «Габдулла әфәнде,—дип яза Г. Кариев,— мәдрәсәдә вакытта гаять фәкыйрьлек белән гомер кичерде»* (Тукай турында замандашлары, 56 бит.). Я. Моради исә, ихтимал, беркадәр арттырып, түбәндәгечә яза: «Тукай җәен мәдрәсәдә бик фәкыйрьлек белән тора торган булган, ашарга-эчәргә һичбер нәрсәсе юк вакытлары да булган. Мәдрәсәгә ерак түгел генә Чаган исемле бер суга барып, кармак салып, кечкенә балыклар тотып, шуны көлгә күмеп ашап йөри торган булган»** (Тукаев Уральскида. Астрахань,  1913, 9 бит.).
Шулай итеп, Тукайның бөтен тормышы — балачагы, үсмер чагы, яшьлеге — халык арасында, халык эчендә кайнап үтә. Ачлык-ялангачлык, әр-хур, кимсетелү аныа даими юлдашлары була. Тормышның ачысын-төчесен ул хезмәт ияләре белән берлектә татып, бергә кайгыра, бергә шатлана. Кыскасы, Тукай — чын мәгънәсендә халык улы. Әнә шуңа күрә дә халыкның кайгы-шатлыкларын, теләк-омтылышларын, хыял һәм идеалларын җырлау белән аның шагыйрь буларак теле ачылды.



{mospagebreak}

 

2.

Тукайның халык шагыйре булып китүендә хәлиткеч роль уйнаган факторларның тагын берсенә — халык авыз поэтик иҗаты һәм аңа Тукайның мөнәсәбәте мәсьәләсенә тукталыйк.
Уральскига килгәнче үк Габдуллада халык җырларына һәм әкиятләренә карата мәхәббәт уянган, дигән идек. Уральскида исә бу мәхәббәт халык иҗатына карата аңлы мөнәсәбәткә әверелеп китә. Х1Х гасырның икенче яртысында татар халык иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшенең көчәя баруы да биредә зур роль уйнаган булырга тиеш. Бу вакытта фольклор фәненә татар галимнәре дә зур өлеш кертә башлыйлар. 1852—1856 елларда Г. Ваһаповның «Русско-татарская азбука», ә 1875 елда «Самоучитель для русских по-татарски и для татар по«русски» исемле китаплары басылып чыга. Бу китапларның ахырларында, табышмак һәм мәкальләрдән тыш, 38 татар халык җыры урнаштырылган. Шул ук авторның 1869 елда чыккан «Җырулар» исемле җыентыгы аеруча әһәмиятле: аңа 300 гә якын җыр кертелгән.
С.  Кукляшевның   «Татарская   хрестоматия»   китабында (1859) 95 мәкаль бар.
Бу өлкәдә К. Насыйри аеруча зур эшчәнлек күрсәтте. Еллык календарьларында ул татар халык иҗаты үрнәкләрен биреп бара. «Кырык бакча» җыентыгында 296 мәкаль, 116 җыр һәм берничә бәет урнаштырылган. «Фәвакиһел-җөләсә» турында югарыда әйтелгәнч иде инде.
Боларга тагын X. Фәезхановның «Хикәят вә мәкаләт» (1890) һәм Т. Яхинның «Дәфгылькәсәл мин әссаби вә сабият» (1902) китапларын өстәргә кирәк. Аларда да халык иҗаты әсәрләрен шактый күп табарга мөмкин.
Ачык мәгълүматлар булмаса да, шушы китапларның һәрхәлдә күбесен Габдулла укыган дип уйларга мөмкин. Чынлап та, Әхмәтша Сираҗетдинов кулында Ваһапов һәм Кукляшев китаплары булмагандыр дип уйлау кыен, К.Насыйри әсәрләре турында инде әйтәсе дә юк.
Мондый китапларны уку булачак шагыйрьгә нәрсә биргән соң?
Беренчедән, алар Габдулланың «репертуарын» яңадан яңа җырлар белән баетканнар. Эш шунда: сабый вакытыннан ук көйгә, җырга мәхәббәт баглаган Габдулла Уральскида татар халык көйләрен бөтен нечкәлекләре белән җиренә җиткереп башкаручы җырчы булып таныла. «Халык әдәбияты» дип аталган лекциясенең керешендә ул үзе бу турыда болай ди: «Мәдрәсәдә хәлфәләр, кече атна кичләрдә, бер кадак симәнке, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самовар артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем» (П,274).
Икенчедән, алда әйтелгәнчә, Габдулланың халык иҗаты белән кызыксынуы арта барып, акрынлап аңлы мөнәсәбәткә әверелә. Баштарак аңарда, әлбәттә, җырчылык вазыйфасын яхшы башкару максатыннан мөмкин кадәр күбрәк җыр белү омтылышы гына туган. Ә күп җыр белү аның карашында зур дәрәҗә саналган. Апасы Газизәгә ул, мәсәлән, бераз гына мактанып, «Апай, минем белмәгән җырым юк»* (* Тукай турында замандашлары, 43 бит.) дип әйтә икән. Истәлекләренең берсендә шагыйрьнең Казанга килгәч, бер иптәшенә әйткән түбәндәге сүзләре дә бар: «…Мин татарча җырларны байтак белән һәм, белемемне арттыра барып (ассызык безнеке. — И. Н.), иптәшләр арасында җырчылыкта беренче урынны тота идем»* (* «Аң» журналы, 1914, № 7, 141 бит.).
Күп санда җыр белү, билгеле, аларны язып алуга бәйләнгән. Габдулла да, һичшиксез, һәрбер ишеткән яисә китаптан укыган җырларын дәфтәргә терки башлаган. Әлбәттә, башта күңелгә беркетү өчен. Ә инде хрестоматияләр һәм халык иҗаты җыентыклары белән күпләп танышкач** (** Габдулла ул вакытта рус телендәге жир җыентыкларын да күргәләгән булса кирәк. «Шагыйрьләремез» мәкаләсендә моңа ишарә бар.), җырларны бастырып чыгару фикеренә дә килгән булырга тиеш.
Өченчедән, халык иҗаты әсәрләре белән кызыксыну, фольклор җыентыклары белән танышу, халык җырларын башкару, аларны җыю һәм өйрәнү,—болар барысы да булачак шагыйрьнең эстетик зәвыгын тәрбияләүгә, шигъри сәләтен үстерүгә хезмәт иткән, аны мөстәкыйль иҗатка этәргән. Ш. Каюмов, Габдулланың җырларны үзгәртеп, үзеннән өстәп җырларга яратканлыгы турында әйтә. Мәсәлән, булачак шагыйрь:

Җилбер-җилбер  йөргән  чакта, җил ачадыр куйнымны,
Күңелсез чакта җырласам, җыр ачадыр күңелемне,

дигән җырга мондый рефрен куша торган булган: «Хөрмәтле мәхбүбәм, сине төшемдә күрәмен — синең өчен җаным фида, күрмичә тора алмыймын»*** (*** Тукай турында  замандашлары, 53 бит.).
Шул ук истәлектә Габдулла оештырган җырдан мондый өзек китерелә:

Скрипкам  тари-тари, тари булса да  ярый,
Безгә кызлар ләкмәс инде, карчык булса да  ярый.
Челтәрле  күпер, сиксән такта,
Кемнәр  йөри  икәнләй,
Гирарай,   гирарай, һай бу чакта
Сулкылдап ук җылыйдыр ла,
Гирарай,  гирарай, һай, кочакта.

Каюмов тагын Габдулланың, үз тирәсенә вак шәкертләрне җыеп, әкият сөйләргә яратканлыгы турында яза. Шунысы кызыклы: биредә дә яшүсмер Тукай иҗат куша торган булган: «Ул тасвирлы итеп, кешеләрне, диюләрне, табигатьне, җәнлекләрне, кошларны, матурын матурлап, ямьсезен ямьсезләп, җанландырып сөйли… Аның әкиятләрендә җырлар, шигырьләр, бәетләр дә була»* (* Тукай турында  замандашлары, 52 бит.).



{mospagebreak}
3.

Шулай итеп, дини-әхлакый әдәбият, дини-мистик поэзия, көнчыгыш, аерым алганда — гарәп, фарсы, төрек поэзиясе; XIX гасыр татар мәгърифәтчелек әдәбияты, рус классик поэзиясе һәм халык авыз поэтик иҗаты — болар барысы бергә Тукай шигъриятенең бөреләнеп, чәчәк атуына мөмкинлек тудырган туфрак, һава һәм яңгыр хезмәтен үтәделәр. Шушы факторлар тудырган мөмкинлекнең чынбарлыкка әверелүенә китергән, ягъни Габдулланы кулына каләм алырга мәҗбүр иткән этәргеч нидән гыйбарәт иде соң?
Иң элек Мирхәйдәр Чулпаный исемле шагыйрь-мулланың йогынтысын әйтергә кирәк. Чулпаный кайчандыр «Мотыйгыя»дә укып, авылга мулла булып киткән, ниндидер политик эш өчен төрмәдә дә утырып чыккан. Ел саен ул Мотыйгыягә килеп, озак-озак торып китә икән. Габдулла мәдрәсәгә күчеп киткәч, алар якыннан аралаша башлыйлар». «Бергә утырганда һәрвакыт мин аларның:

Хәрәп итте бези, һай, бу җәһаләт,
Нәләр яптый  безә, һай, бу сәфаләт,

дигән шигырьне   бергәләп   көйләп    утыруларын    ишетә идем»** (Юбилей җыентыгы.  194 бит.), — дип яза К. Мотыйгый.
Чулпаный гарәп гарузын яхшы белгән һәм бу турыда Габдуллага да сөйли торган булган. Ихтимал, Габдуллада гаруз белән кызыксыну иң элек шушы Чулпаный белән аралашудан тугандыр. Мәдрәсә программасында бу фән булмаганга, яшь шагыйрь Мотыйгулла хәзрәтнең үзеннән гаруз буенча аерым дәрес алу фикеренә килә. «Тукай, — дип яза Я. Моради, — «Мотыйгулла хәзрәттән гыйльме гаруз өйрәнү арзусын һаман сөйләп йөрде»*** (***«Тукаев Уральскида», 20 бит.). Булачак шагыйрь шушы теләген өлешчә тормышка да ашырган. Мотыйгулла хәзрәтнең әйтүенә караганда, «…гарәпнең ун, уналты төрле шигырь вәзеннәрен, тәкътигъларын кыскача гына укып, мәдхәле шигырьгә (Мәдхәле    шигырь — шигырьгә кереш.)  юл тапкан иде»* (* «Вакыт»  газетасы,   1914, 2/II.).
Шулай итеп, Чулпаный белән танышкач, Габдулла бу шагыйрьнең ниндидер аерым «камырдан» ясалмаганлыгын күрә һәм үзенең дә шигырь яза алачагына төшенә. Гарузны өйрәнергә керешүе дә, димәк, очраклы хәл түгел, бәлки каләмгә тотыну теләгенә бәйләнгән булган.
Озак та үтми яшь Тукайның иҗат юлына керү омтылышын көчәйткән һәм аны канатландырган тагын бер вакыйга була. Биредә төрек эмигранты яшь шагыйрь Габделвәли Әмрулланың Уральскига килек чыгуы һәм Тукай белән аның арасында якын мөнәсәбәт урнашу күздә тотыла. Г. Кариев истәлегеннән күренгәнчә, бу кеше мәдрәсәдә 1902—1903 елларда торып киткән.
Истәлекләрнең берсендә Тукайның Әмруллага карата әйткән түбәндәге сүзләре китерелә: «Үзе гали табигатьле, бик күп француз әдәбияты укыган, төрекчә байтак язган шигырьләре дә бар. Кәмал (Намикъ Кәмал — атаклы төрек шагыйре һәм драматургы.), Габделхак Хәмит вә башка мәшһүр төрек шагыйрьләренең шигырьләрен бик күбесен күңелдән белә һәм күп вакыт шуларны укып йөри иде… Менә шул кеше башлап минем күземне ачты… Башта минем төрекчә яза башлавым да Габделвәли әфәнде тәэсире белән булды»** (** «Аң» журналы, 1914, 7 сан.).
Әмрулла уналты яшьлек Тукайны күп кенә француз романнарының эчтәлеге белән таныштырган, төрек шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләгән. Ихтимал, үз шигырьләрен дә укыгандыр. Поэтик иҗат, шигырьнең ничек язылуы турында да кайбер белешмәләр биргән дип уйларга кирәк.
Ниһаять, Тукайны әдәбиятка этеп керткән сәбәпләр турында сөйләгәндә Камил Мотыйгыйның роле турында әйтми китү гаделсезлек булыр иде.
Тукайның К. Мотыйгыйга каршы юнәлдерелгән тәнкыйть фикерләреннән һәм башка кайбер фактлардан чыгып, күп еллар буе инде бу кеше шагыйрьгә каршы куела, реакция лагерена кертелә килде.
К. Мотыйгыйга кагылышлы материалларны күздән кичергәч, аның, шәхес буларак күп кенә кимчелекләренә дә карамастан, тулаем алганда прогрессив карашлы кеше булганлыгы аңлашыла. Барыннан да әһәмиятлесе шул: Тукай кулына каләм алуы һәм әдәбият дөньясына кереп китүе белән билгеле күләмдә шушы затка бурычлы.
Мәгълүм ки, үзендә художниклык мөмкинлеге асраган шәхес кулына каләм алу фикеренә килсен өчен, тирә-ягында азмы-күпме әдәби атмосфера булу кирәк. Уральскида әнә шундый атмосфера тудыручы кешеләрнең иң күренеклесе нәкъ менә К. Мотыйгый була.
1905 елгы революциядән берничә ел элек үк мәдрәсә каршында «гыйльми мәҗлес»ләр оештыручы кеше кем? К. Мотыйгый. «Мәгариф» исемендә кулъязма газета чыгаруның инициаторы кем? К. Мотыйгый. «Әльгасрелҗәдит» исемендә кулъязма журнал чыгара башлаучы? Мотыйгый. Димәк, авылдан аермасы зур булмаган ерак Уральскида беренче татар журналының чыга башлавы, «Фикер» һәм «Уклар»ның да беренчеләрдән булып дөньяга килүе очраклы хәл түгел.
К. Мотыйгый, оештыручылык эшчәнлегеннән тыш, язучылык белән дә шөгыльләнгән. 1905 елгы революция алды елларында аның «Моназара» һәм «Бәхетле Мәрьям» исемле ике әдәби әсәре басылып чыга. К. Мотыйгый шул ук Уральскидагы әдәби көчләрне барлау, аларның язмаларын дөньяга чыгаруга да күп көч куйган булса кирәк. «Вакыйга» дип исемләнгән китап — әнә шуның бер мисалы. Ул бу китапка Минһаҗетдин Гайнетдинов дигән кешенең бәетләрен туплап чыгарган, авторы турында биографик белешмә биргән.
Камил Мотыйгыйның якыннан торып катнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән әдәби атмосфера, аерым алганда әлеге «гыйльми мәҗлесләр». «Мәгариф» газетасы. «Әлгасрелҗәдит» журналы (кулъязма) һәм Мотыйгый белән тыгыз аралашу, билгеле, яшүсмер Габдуллада язу дәрте уяткан, аның талантының хәрәкәткә килүенә этәргеч биргән. Чынлап та, истәлекләрдән күренгәнчә, булачак шагыйрь «гыйльми мәҗлес»ләрнең, һәм кулъязма газета-журналларның үзәгендә торган. 1901 — 1902 елларда ук инде ул мәдрәсәнең танылган шагыйре һәм әдибе булып саналган. Газетада чыккан мәкаләләрнең берсендә автор аны «Мәдрәсәи Мотыйгыя әдибе Габдулла Тукаев» дип атый* (* Юбилей җыентыгы,   196 бит.).
К. Мотыйгый тарафыннан язылган әдәби әсәрләр дә Тукай күзеннән читтә калмаган булса кирәк. Аларның Тукай катнашы белән язылганлыгын расларлык фактик материал юк. Әмма бу әсәрләрдәге аерым урыннар белән шагыйрьнең соңгырак шигырьләре арасындагы охшашлык төрле ихтималларга урын калдыра. «Моназара» язмасында, мәсәлән, бер карт хәзрәтнең портреты болай бирелгән: «Чалма бүрке бик очлы күренә, кибәнгә охшап торадыр»* (* «Моназара».   Оренбург,   Кәримевләр басмасы,   1904, 5  бит.). Тукайның «Ишан» шигырен хәтерлик. Яисә түбәндәге юллар кызыклы: «Дүрт ел иҗек укып, әлифбаны ядтин укып, Тәкый гаҗәп кебек мөбарәк китапларны көйләп-көйләп, андин ертык, мондин тишек туплары бар, дигән»** (** Шунда ук, 27 бит.). Әнә шул «андин ертык, мондин тишек туйларым бар»ны без Тукайның «Казанга кайтыш» исемле автобиографиясендә дә очратабыз.
Мин биредә Тукай ул тәгъбирләрне К. Мотыйгыйдан алган дип тә, һәм, киресенчә, Мотыйгыйга биргәндер дип тә расларга җыйнмыйм. Тик шунысы әһәмиятле: телгә алынган әсәрләрне булачак шагыйрь кулъязма хәлендә укыган, үзенең фикерләрен әйткән, ихтимал, ара-тирә каләм дә тыккандыр, дип уйларга нигез бар.
Шулай итеп, дини-әхлакый әдәбият, халык авыз поэтик иҗаты, XIX гасыр мәгърифәтчеләренең әсәрләре, көнчыгыш һәм рус әдәбияты йогынтысында әзерләнгән мөмкинлек, Уральскидагы әдәби атмосферага эләгеп, чынбарлыкка әверелә. Тукай кулына каләм ала.



{mospagebreak}

4.

Хәзер инде «мәдрәсә әдибе Габдулла Тукаев»ның шигырь өлкәсендәге беренче тәҗрибәләренә тукталып китик. Истәлекләрдән күренгәнчә, Тукай беренче әсәре белән матбугатка чыкканчы ук күп кенә шигырь язган. Ләкин аның бу шигырьләре кулъязма хәлендә дә, башкача да сакланмаган булып, аерым өзекләр рәвешендә генә замандашларының хәтерләрендә калган.
Югарыда без Тукййның шагыйрь булып формалашуына йогынты ясаган әдәби факторларның гаять төрле һәм еш кына бер-берсенә капма-каршы булганлыгын күреп үткән идек. Шушы төрлелек, табигый, яшь Тукайның беренче тәҗрибәләренә дә үзенең мөһерен суккан. Истәлекләрдә китерелгән шигырь өзекләрендә без халык җырларының да, көнчыгыш, аеруча төрек поэзиясенең дә, иске татар поэзиясенең дә, XIX йөз мәгърифәтчелек әдәбиятының да эзләрен табабыз.
Тукайның каләм сынау чорындагы шигырьләрендә үзәк тема, әлбәттә, уку, гыйлем, мәгърифәт, һәм бу тема төрле жанрларда, төрле рәвештә һәм төрле шигъри алымнар ярдәмендә яктыртыла. Иң элек күзгә ташланып торган нәрсә шул: яшь Тукай поэзиянең ике тармагына, әгәр шулай әйтергә яраса, ике котыбына — мәдхия һәм сатирага тартымлык күрсәтә.
Көнчыгыш, аерым алганда фарсы һәм төрек поэзиясендә, шулай ук борынгы татар поэзиясендә мәдхия һәм касыйдә шактый зур урын тота, һәм алар, кагыйдә буларак, «югары» стильдә, ягъни чагыштыру, эпитет, метафора һәм башка сурәтләү чаралары белән чиктән ашып тутырылган купшы һәм чуар телдә язылалар иде. Гипербола куллану, мактау объектын югары күтәрү өчен шагыйрьнең күңел байлыгында булган чараларны максималь эшкә җигү шулай ук бу жанрларның аерылмас сыйфаты булып тора.
Әнә шул традициянең йогынтысын Тукайның беренче тәҗрибәләрендә дә күрергә мөмкин. Мисал өчен анын үзе белән бергә укыган Сафа  Байтирәковка багышланган шигыренә тукталыйк. Шигырь болай башлана:

Әхмәтсафа  әфәнде, Фазыйл, әдиптер кәнде,
Каләме мөгыйне милләт, Миръаты хактыр бәнде  (I, 244).

Сафа Байтирәков, беркадәр күзе ачылган шәкерт булудан тыш, әлбәттә, башкалардан әлләни күп аерылмаган. Әмма яшь шагыйрь аны күкләргә күтәреп мактый. Байтирәков — фазыйль, ягъни һәрьяктан килгән, ул ук — әдип, милләт хезмәтчесе. Аның мәкаләләре — дөреслек көзгесе. Моннан соңгы строфада шагыйрь хәтта болай дип белдерә: «Фамилиясе Байтирәк, мисле дөньяда сирәк».
Ни өчен шулай? Җавап бик гади: мәдхия һәм касыйда жанрларының гасырлардан килә торган традициясе шуны таләп итә.
Китерелгән строфаның теленә килгәндә, биредә дә без мәдхия стиленә хас сыйфатны күрәбез. Строфада бер генә татар сүзе дә юк, сүз сайлаганда да шул «югары стиль»гә омтылу күренеп тора. Мәкалә түгел — «бәнд», «дөрес мәкалә түгел — «хәкыйкать көзгесе» («миръаты хак»). Ләкин кызык хәл: шигырьдә түбәндәге юллар да бар:

Мондый әдипләр күбәйсә,
Сынар  ишан тешләре,
Теше сынгач онытылыр
Пылау һәм бәлешләре.

Бу строфаның лексик составы да, сурәтләү чаралары да мәдхия традициясенә каршы килә, һәм ул сатирага карый. Хәер, ул эчтәлеге белән дә сатира. Димәк, шигырьдә мәдхия белән сатира бергә кушылган.
Ләкин бу хәлне әле без һич тә көнчыгыш поэзиясе кануннарын аңлы рәвештә җимерү дип карарга тиеш түгелбез. Бу әле шул поэтика кагыйдәләрен җитәрлек үзләштермәүдән генә килә. Тукайның соңгырак мәдхияләрендә мондый хәлнең очрамавы бу фикернең дөреслеген расласа кирәк.
Тукайның, К. Мотыйгый әйтүенчә, 1904 елда язылган тагын бер шигыре кызыклы* (*Юбилей җыентыгы,  195 бит.). Бу шигырь мәдрәсәнең яңа караучысы Вәлиулла Хәмидуллинга багышланган. Тукай Хәмидуллинны, аның тырышлыгы аркасында төзекләнгән мәдрәсә бинасын үзенең хыял хәзинәсендә булган барлык чараларны кулланып мактый.

Тасвир итте мәдрәсәи гүя бер гәүһәр фашан
Паклыгы, гүзәллеге вирә оҗмахтан  нишан (Нишан — билге, галәмәт.).
«Мотыйгия» мәдрәсәсенең бинасы беркадәр яхшыртылган тәкъдирдә дә, шәкертләрне туберкулез кочагына этәрә торган типик татар мәдрәсәләреннән күп аерылмаган дип уйларга кирәк. Шулай да, Тукай бу мәдрәсәне матурлыгы ягыннан кыйммәтле ташка, яшәү шартлары ягыннан җәннәткә охшата.
Бераздан һәм эчтәлек, һәм тел-сурәтләү, хәтта улчәү һәм ритм ягыннан да, шигырь бөтенләй икенче төс ала. Чөнки мәдрәсәнең элекке караучысы Мортаза Гобәйдуллинга каршы юнәлтелгән сатира башлана:

Дияр иде  (мәдрәсә.—И. Н.),  Мортаза    бай,    Мортаза бай,
Нигә саран  булдың шулай,
Нигә алдың син мине карамагач,
Үз малың үзеңә ярамагач?

Соңга таба шигырь тагын үзгәрә, чөнки шагыйрь яңадан Вәлиулла Хәмидуллинга әйләнеп кайта:

Чыкты аңсыздан  Хәмидуллин Вәли,  
Тәгъмир (1) итте баляда мәзкүрәи (2) һ. б.
((1)    Тәгъмир — төзәтү, яңарту.
(2)    Мәзкүрәи — югарыда телгә алынган.)

Тукайның беренче шигъри тәҗрибәләрендә сатира шактый зур урын тота. Күргәнебезчә, ул хәтта аның мәдхияләренә дә өлеш булып кергән. Дөрес, аның сатирик шигырьләре дә, мәдхияләре кебек үк, әле киң гомумиләштерүдән мәхрүм булып, аерым кешеләргә һәм аерым күренешләргә каршы юнәлтелгән. Шулай булса да, аның сатира өлкәсендә каләм сыный башлавы иҗатының алга таба үсеше, критик реализмының формалашуында мәдхияләренә караганда зуррак әһәмияткә ия булып тора. Беренчедән, аның сатирик шигырьләре «түбән» стильдә, халыкка аңлаешлы гади телдә язылганнар. Димәк, шушы беренче шигырьләрен язганда алган күнекмә, үсә барып, киләчәктә үзенә кадәр булган тел традицияләрен ташлап, алга адым ясарга мөмкинлек биргән. Икенчедән, сатира үзенең табигате белән үк яшь шагыйрьне реаль чынбарлыкка игътибар белән карарга, шушы чынбарлыктан тема гына түгел, бәлки поэтик чараларны да эзләргә мәҗбүр итә.
Истәлекләрдә Тукайның Нури хәлфәдән көлеп язылган бер шигыре сакланып калган. Ул 1902 яисә 1903 елда язылган булса кирәк. Шунысы әһәмиятле: шигырьдә укучыга аңлаешсыз бер генә сүз дә юк. Түбәндәге строфаны гына карыйк:

Нурый да тугъры.
Кыйшык  торбадан  
Төтеннәр  тугъры
Чыкса, дусларым (I, 244).

Хәлфәне характерлый торган деталь, күрәсез, тормышның үзеннән, дөресрәге «морҗасы кыек булса да, төтене туры чыга» дигән әйтемнән алынган.
Шул ук елларда язылган икенче бер шигыре дә гаять кызыклы. Шигырьдә Мортаза бай улының   туе тасвир ителә. Яшь шагыйрь үтергеч ирония белән менә ничек яза:

Итчеләр, тиречеләр бик күп иде,
Ит исе, тире исе аңкый иде.
Таз Сабир, сучы Шакир, күктәк Галим
Чакырылган Мөрсәлим һәм Мөстәкыйм
(I,  243)

Сәүдәгәрләр катлавын тышкы яктан тасвирлау белән генә чикләнмичә, бер урында ул шактый уңышлы итеп бу катлауның социаль асылын да ачып бирә:

Бар да сөйли кайда нәрсә  алганын,
Бу базарда күпме табыш калганын.
Шул кадәр туйдым тире, ит исенә,
Валлаһелгазим, икенче бармамын.

Шулай итеп, сатирик шигырьләр язу яшь шагыйрьдә кешеләрне һәм әйберләрне даими күзәтү гадәте тәрбияли, тормыш күренешләре турында уйланырга, аларның асылына үтеп керүгә этәрә.
Сатира объектын һәрьяклап өйрәнү Тукайның гадәтенә кергәнлеген раслый торган тагын бер факт китерик. Апасы Газизә үзенең истәлегендә болай ди: «Зурая төшкәч язган шигырьләрен миңа килеп укый иде. Миңа иң беренче укыган шигыре — Сафи абзый белән Фатыйма апа турында иде. Ул шигырен укыгач, мин: «Моны син чыгардыңмы, әллә Камил чыгардымы?» дидем. «Аларның тормышын Камил кайдан белсен, мин яздым. Мин аларга барып йөри идем ич», диде»* (Тукай   турында  замандашлары, 44 бит.).
Мәгълүм булганча, «Фикер» газетасының 1906 ел,  17 май санында басылып чыккан «Кечкенә генә бер көйле хикәя»дә нәкъ менә Сафи белән Фатыйма    тарихы    турында сүз бара. Димәк, Газизә апасы телгә алган «шигырь» шушы поэма була. Кайчан язылган соң ул?  1906 яисә 1905 елдамы? Алай дисәң, бу әсәр — Габдулланың Газизәгә билгеле булган беренче шигыре. Габдулла исә, истәлекләрдән күренгәнчә,  1902 елда ук шигырьләр яза башлаган.  Димәк, Сафи һәм Фатыйма турындагы шигырь 1905 да, 1906 ла түгел, бәлки элегрәк язылган булырга тиеш. Газизә апасы «зурая төшкәч» дигән, хәтта Габдулланың авторлыгын шик белдергән. Димәк, әсәр Габдулла әдәби иҗат эшенә ныклап    керешкәнче, һәрхәлдә шигырьләрен матбугатка чыгара башлаганчы ук, дөньяга килгән. Соң кайчан? 1903 елга кадәр языла алмаган ул, билгеле. Чөнки Газизәнең К. Мотыйгыйны телгә алуы өчен соңгысының Уральскида булуы кирәк. К. Мотыйгый исә, 1899—1903 елларда Истамбул һәм Каһирәдә укып йөреп, 1903 елның җәендә генә Уральскига кайта. Шушы фактлардан чыгып хөкем иткәндә, Газизә Зәбирова истәлегендә телгә алынган «шигырь»нең язылу вакыты якынча 1903 ел дип билгеләргә мөмкин. «Кечкенә генә бер көйле хикәя» поэмасы исә — шушы шигырьнең яңадан эшләнгән, киңәйтелгән һәм яхшыртылган варианты дип уйларга кирәк. Әсәрнең басылу датасы (17/V, 1906 ел) әнә шуны күрсәтә. Әгәр яшь шагыйрь бу шигырен үзгәртүсез-нисез бастырса, билгеле, «Фикер» газетасы чыга башлау көненнән соң биш ай ярым көтеп тормас иде.
Югарыда Габдулланың халык авыз иҗатына мөнәсәбәте һәм бу иҗатның Тукай шигъри сәшәтенең ачылуындагы роле турында шактый сөйләнелгән иде. Халык иҗаты традицияләре Тукайның беренче шигъри тәҗрибәләрендә чагыламы соң? Әлбәттә, чагыла. Нури хәлфә турындагы шигырьдәге морҗа һәм төтен детален хәтерлик. «Кечкенә генә бер көйле хикәя» поэмасында күпләп урын алган идиомалар, үзгәртелгән мәкаль һәм әйтемнәр, халык җырлары өчен хас поэтик чаралар шулай ук яшь шагыйрьнең халык иҗатыннан киң файдаланганлыгы турында сөйлиләр. Чынлап та, барысы ук булмаса да, поэманың беренче вариантында бу элементларның күбесе кулланылган булырга тиеш.
Тукайның башлангыч шигъри тәҗрибәләрендә халык җырлары үлчәвен файдалану очраклары да бар. Байтирәковка багышланган шигырьнең үлчәве, мәсәлән, шундый. Ярулла мәэзин кызларына мөрәҗәгать итеп язылган шигырьнең үлчәве дә җырлардагыча: 8—7, 8—7.

Укыгыз, кызлар, укыгыз!
Күп хәлләрне белегез!
Остабикәләрне ташлап,
Мәктәпләргә керегез.

Шулай итеп, Тукайның каләм сынау чорында язылган өйрәнчек шигырьләрендә без көнчыгыш поэзиясенең гасырлар буенча эшләнеп килгән поэтика кагыйдәләреннән читкә китүне дә, халыкчанлык элементларын да күрдек. Ләкин болар әле һич тә поэзиянең асылы роле, халыкчанлык һәм реализм турында аңлы фикер йөртүнең нәтиҗәсе түгел. Бу мәсьәләләр турында Тукай әле соңрак фикер йөртәчәк һәм аның әдәби-эстетик карашлары поэзиясен алга таба үстерә торган факторларның берсе булып әвереләчәк.

(Чыганак: Нуруллин И. Тукай иҗаты. – Казан: Казан унив. нәшр., 1964. – 112 б.).



 

Нуруллин И. Тукай иҗаты

Эчтәлек >>>

Беренче тәэсирләр >>>
Мәктәп баскычлары >>>
Таңгы җырлар >>>
Азатлык җырчысы >>>

 

Комментарий язарга


*