ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Тукай иҗаты: Таңгы җырлар

 Нуруллин И. Тукай иҗаты

Эчтәлек >>>

Беренче тәэсирләр >>>
Мәктәп баскычлары >>>
Таңгы җырлар >>>
Азатлык җырчысы >>>



Таңгы җырлар


1905 елгы революциянең беренче гөрелтесе яңгыраганда, Тукай мәдрәсәдә иде әле. Үзеннән үзе аңлашыла, белемгә, яктылыкка, азатлыкка омтылучы шәкерт, демократик хисләр белән янучы яшь шагыйрь бу революцияне тәбрикләп каршы алды. Ул ашкынулы дәрт белән язарга, революция казанышларын алкышларга кереште, бу казанышлардан файдаланырга чакыра башлады.
Революция яшене сафландырган һаваны сулап хушланган яшь шагыйрьнең бу чордагы, дөресрәге, революциянең беренче чорындагы иҗаты да әле, төрле төстәге корамадан сырылган юрган төсле, күп кенә әдәби тәэсирләрне сиздерә иде. Биредә корама тел белән «югары стильдә» язылган мәдхияләр, касыйдәләр һәм газәлләр дә, «Йосыф Зөләйха», «Бәдәвам» кебек борынгы әсәрләрнең үлчәвенә салып, саф татарча язылган үгет-нәсихәт шигырьләре дә, аз булса да сатира, рус шигыреннән тәрҗемә дә бар. Каләм сынау чоры белән чагыштырганда аерма тик шунда: хәзер инде Тукай аерым шигырь эчендә стиль берлеген бозмый. Шигырь төрек телендә башланса, шундый ук телдә тәмам була корама телдә икән — шул тел буйдан-буйга саклана: татар телендә икән, бу шигырьгә инде чит элементлар керми. Яисә шигырь мәдхия икән; аңа инде сатира элементлары катышмый һ. б.
Тукайның беренче чор иҗаты өчен характерлы төп сыйфат — үгет-нәсихәтчелек, дидактизм. Бу дидактизм кайдан килә соң? Ни өчен ул бу чорда өстенлек итә? Нинди факторлар аны яшәтә?
Бу сорауларга җавап бирү өчен иң элек өстән генә булса да, әдәбиятның тарихына күз ташлап китү кирәк.
Борынгы татар әдәбиятында булсын, XVIII йөз, хәтта XIX йөз әдәбиятында булсын, — үгет-нәсихәтчелек гаять зур урын тотып килде. «Неһҗ-эл-фәрадис»ка мөрәҗәгать итсәк, Мөхәммәдъяр әсәрләрен алып карасак, Утыз Имәни шигырьләрен күздән кичерсәк тә, без аларда дингә нигезләнгән әхлак нормаларын пропагандалау, дин исеменнән вәгәзьләүне күрербез.
XIX гасырның урталарына таба, бигрәк тә икенче яртысында, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашуы белән бәйле рәвештә әдәбиятта дидактизм нигездә дөньяви эчтәлек алып, мәгърифәтчелек идеалларына хезмәт итә башлый.
Тукай, нигездә XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең әсәрләрендә тәрбияләнеп, әдәбиятка килде. Димәк, шагыйрьнең беренче чор иҗатын аңлау өчен XIX гасыр мәгърифәтче язучыларының иҗтимагый, әдәби-эстетик карашлары һәм иҗат принциплары белән танышу тиеш була.
XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең    иҗтимагый карашларында    нигездә    мәгърифәтчелекнең В. И. Ленин тарафыннан  күрсәтелгән өч сыйфаты* (* Крепостное право яки аның калдыкларына дошманлык; мәгърифәт, азатлыкны кайнар рәвештә яклау; беренче чиратта крестьян интересыннан күзәтү һәм крепостное правоны, бетерү бар кеше өчен дә бәхетле тормыш китерер дип ышану (Әсәрләр, Таткнигоиздат, 2 том, 497—498 бб.)).
табылса да, башында Чернышевский торган рус мәгърифәтчелеге белән татар мәгърифәтчелеге арасында принципиаль аерма бар иде. XIX гасырның алдынгы рус мәгърифәтчеләре, революцион-демократлар    булып,    җәмгыятьне    үзгәртүнең төп чарасы итеп крестьян революциясен санадылар. Татар мәгърифәтчеләре исә беренче планга   мәгърифәт чараларын    куйдылар.    Чөнки татарлар яшәгән территорияләрдә феодализм һәм крепостнойлык калдыкларының тамыры аеруча тирәнгә киткән булуы,    экономика һәм культура өлкәсендәге артталык аларның күзен бәйли, игътибарларын икенче якка юнәлтә    иде.    Шуңа күрә алар, татар    мәгърифәтчеләре, татар халкының, аеруча  крестьяннарның,  коточкыч мохтаҗлыкта,    хәерчелектә яшәвенең сәбәбен халыкның мәгърифәттән, культурадан читтә торуында күрделәр. Әгәр бу шулай икән, табигый, җәмгыятьне үзгәртеп коруның төп чарасы, алар фикеренчә, мәгърифәт булып чыга. Конкретрак әйтсәк, мәгърифәт чаралары кешеләрне әхлак ягыннан үзгәртәчәк, нәтиҗәле эшләргә һәм мәгънәле итеп яшәргә   өйрәтәчәк, кешеләр арасында дуслык-туганлык   мөнәсәбәтләре урнаштырачак. Бу исә җәмгыятьнең мәгърифәтчеләр теләгән якка үзгәрүе дигән сүз. Кыскасы, татар мәгърифәтчеләре үзләренең иҗтимагый карашлары белән XVIII гасыр рус мәгърифәтчеләре дәрәҗәсендәрәк торалар иде.
Аларның әдәби-эстетик карашларына килик. Мәгърифәтче язучылар, әдәбият һәм сәнгатьне мәгърифәтнең иң көчле чараларының берсе санап, аңа шул ук бурычны — кешеләрне әхлак ягыннан тәрбияләү һәм мәгърифәтне пропагандалау бурычын йөклиләр иде. «Әхлак рисаләсе»нә язган сүз башында К. Насыйри, мәсәлән, болай ди: «Камил адәмилек (Камил      адәмилек — чын кешелек.) дәхи (Дәхи — тагын.) изге холыклы булмак вә явыз холыктан сакланмак белән хасил булыр»* (* К.   Насыйри.  Сайланма әсәрләр,   1953, 64 бит.).
«Фәвакиһел-җөләсә» китабында ул музыканың ролен болай билгели:. «Фәһемне (Фәһем — уй, фикер.) саф кылыр, зиһенне нечкәртер, табигатьне йомшартыр, мәрхәмәтлене мактатыр, җөбенме (Җөбен — йөрәксез, куркак.) баһадирландырыр, саранны юмартландырыр** (** Шунда ук, 392 бит.)». 3. Бигиев «Гөнаһе кәбаир» романында бу әсәрдән, дөресрәге мәдрәсә хәлен фаш итүнең максатын мәдрәсәләрдә шәкертләрнең әхлакы бозылуны күрсәтеп, уку-укыту тәртипләрен яхшыртырга чакыру, дип билгели. «Гыйбрәт вә мисдак (Мисдак — мисал,  үрнәк.) итеп Габделгафурның хәленә нәзар кыйлсак, сүземезнең хаклыгы мәгълүм вә мөсбәт (Мөсбәт — исбатланган булу.) улыр»*** (*** М.  X. Гайнуллин.    Татар  әдәбияты.   XIX йөз.    Казан, 1957, 526 бит.), — ди ул. Димәк, Габделгафур тарихын язу авторның әхлак төзәтү идеяләрен пропагандалауга буйсындырылган. 3. Һади исә үзенең «Бәхетсез кыз» исемле хикәясен язудан максатын тагын да ачыграк әйтә: «Яман эшләрнең яманлыгы күз алдында күрелгән кеби күренер, укучы егетләр вә кызлар, гыйбрәт алып, начар эшләрдән сакланып, яхшылыкка мәхәббәтләре артыр, холыклары төзәлер (ассызык безнеке. — И. Н.), дип өмид иделер»**** (**** Закир    Һади.    Сайланма әсәрләр.  Казан,  1957, 73 бит.).
Күренә ки, XIX гасыр татар мәгърифәтче язучыларының (3. Һади дә әле — тулысынча алар карашында) әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле турындагы фикерләренең үзәгендә әхлак төзәтү мәсьәләсе тора. А. М. Горький да XVIII гасыр рус әдәбиятындагы шуңар охшаш хәлне күрсәткән иде: «Әдәбиятка педагогик күзлектән карау, аны әхлак төзәтү, кеше тәрбияләү чарасы итеп карау факты холыкларны фаш итә торган комедияне бүтән жанрлардан алга кую һәм Екатерина заманында тәрҗемә һәм оригиналь мәсәлләрнең гаять күп санда чыгып торуы белән раслана»* (А. М. Горький.    История русской   литературы.   М.,    1938.).
Әдәбиятның иҗтимагый ролен бу рәвешле аңлау, табигый, язучыларның иҗат принципларына да йогынты ясарга тиеш иде. Чынлап та, әгәр без XIX йөз әсәрләрен берәм-берәм күздән кичерсәк, аларның үгет-нәсихәтчелек, дидактизм белән характерлы булуын күрербез. Бу дидактизм нидән гыйбарәт соң? Беренчедән, ул кеше образларын ясап чыгаруда («ясап» дибез, чөнки «иҗат» сүзен куллану кыен) күренә. Әгәр уңай персонаж икән, автор кешедә табылырга мөмкин булган барлык яхшы сыйфатларны аңарга тупларга омтыла. Ник шулай? Үрнәк өчен, гыйбрәт өчен. Автор укучыга гүя әйтергә тели: «әнә шуның кебек булыгыз». Мәгърифәтчелек өлгесенә туры китерергә тырышып ясап чыгарылган мондый персонажлар, билгеле, җаннан-каннан мәхрүм булып, авторның идеяләрен укучыга җиткерүче рупор хезмәтен генә үтиләр. «Бичара кыз» пьесасындагы. Җанбай, «Рәдде бичара кыз»дагы Хәлимә, Әхтәм бай, «Гөнаһы Кәбаир»дагы Җиһангир, «Чистай комедиясе»ндәге Әфләтун, Ибраһим, 3. Һадиның «Бәхетле кыз» хикәясендәге Габбас һ. б. әнә шундый персонажлар.
Мәгърифәтче язучыларның тискәре образлары чагыштырмача җанлырак һәм тормышчанрак иде. Әмма биредә дә азмы-күпме схематизм күрергә мөмкин. Автор бу персонажларга кешедә табыла торган барлык әшәке сыйфатларны тупларга тырыша. «Бичара кыз»дагы Җантимер, мәсәлән, надан. Надан гына түгел, аңгыра. Аңгыра гына түгел, эчкече. Эчкече генә түгел, ямьсез. Ни өчен? Биредә дә шул ук максат: укучы мондый персонажлардан гыйбарәт алып, начар гадәтләрдән һәм начар эшләрдән саклансын.
Икенчедән, бу дидактизм әсәрнең нигезендә яткан конфликтның характерында һәм аның чишелү рәвешендә күренә. Чынлап та, XIX йөзнең мәгърифәтчелек идеяләре йогынтысында язылган кайсы гына әсәрен алып карамыйк, һәрберсендә, уңай персонажлар тискәре персонажлар белән конфликтка кереп, көрәш нәтиҗәсендә, кагыйдә буларак, җиңеп чыгалар, тискәреләр, җиңелеп көлкегә калалар. Яхшылык тантана итә, явызлыкка җәза бирелә. «Бичара кыз»да Маһитап белән Җанбай, гасырлардан килә торган гаилә нигезләрең ансат кына җимереп, бәхетле булалар. «Рәдде Бичара кыз»да Закир үз-үзен үтерсә, Хәлимә бай улына кияүгә чыгып, үзен дә, ата-анасын да бәхетле итә. «Комедия Чистайда», «Бәхетле кыз» әсәрләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Хәтта нигездә инде критик реализмның бер үрнәге итеп саналырга хаклы булган «Гөнаһы кәбаир» дә бу тенденциядән азат түгел. Ә бит изүгә корылган җәмгыятьтә яхшы кешеләрнең һәрвакыт өстен чыгып, начар кешеләрнең түбәндә калуы һич тә типик хәл түгел. Әмма язучыларны бу нәрсә аз борчый, чөнки аларның максаты укучыга әхлакый тәрбия бирү, «начар гадәтләрдән сакланып, үзегезне күркәм сыйфатлар белән баетыгыз, юкса фәләннәр кебек көлкегә калырсыз», дип әйтү.
Кыскасы, XIX гасыр татар мәгърифәтчелек әдәбиятында төп нәрсә — фикер әйтү, билгеле бер идея үткәрү. Ә художестволы форма исә, ачы хинның татлы тышчасы кебек, шул идеяне йоттыру өчен бер сылтау, иллюстрация хезмәтен генә үти. Икенче төрле әйткәндә, сәнгать чаралары, художестволы форма алдан уйланган фикер схемасына буйсындырыла, «прокруст ятагына» салына.
XIX йөз мәгърифәтче язучыларының иҗат принциплары поэзиядә ничек гәүдәләнде соң? Мәгърифәтчелек хәрәкәте татар әдәбиятында яңа тип прозаның һәм моңа кадәр бөтенләй булмаган драматургия үрнәкләренең дөньяга килүендә хәлиткеч роль уйнаса да, мәгърифәтчелек идеалларына хезмәт итә торган поэзияне тиз генә тудыра алмады әле. Тик XIX гасырның ахырына, XX гасырның башларына таба гына мәгърифәтчелек эстетик принципларын нигезгә алган поэзия үрнәкләре күренә башлады. Бу поэзия шулай ук чынбарлыкның чагылышы булудан бигрәк, мәгърифәтчелек идеяләрен турыдан-туры сөйләп бирүгә кайтып кала иде. Кешенең җанын, эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын жырлаудан бигрәк, фикер әйтү, вәгазьләү алда тотыла иде. Мисал өчен М. Гафуриның 1903 елда язылган «Яшь гомерем» исемле озын шигыренә тукталып китик. Исеменнән чыгып хөкем иткәндә, шагыйрь җанлы образлар һәм реаль картиналар ярдәмендә лирик героеның яшь гомерен тасвир итәргә тиеш кебек. Ә чынлыкта исә лирик геройның балачагын, үсмер һәм егет чагын «тасвирлау»га бәйле урыннар укуга, аң белемгә, яхшы әхлакка өндәү өчен сылтау гына булып торалар. Мәсәлән, шагыйрь 2-бүлектә яшь гомернең кадере тузында, язып килә дә, кинәт шул уңай белән вәгазьгә керешеп китә:

Форсат булса гыйлем-һөнәр тәхсил кыйлгыл,
Дөнья-ахирәт булыр сиңа хәблүмәтин (Хәблүмәтин — өзелми  торган бау, аркан.).

яисә:

Иҗтиһат итсә бәндә артка  калмас,
Ялкауга бәхет, дәүләт  күзен  салмас.
«Мин фәкыйрь»  дип, иҗтиһатсыз яткан
Дөнья-ахирәт ләззәтенә күрә алмас*.
(* Мәҗит     Гафури. Сайланма  әсәрләр,     I   том.  Таткнигоиздат, 1954, 7—8 бит.)

Әгәр шулай чагыштырырга яраса, дидактик поэзия-шигырьләр, дөресрәге, лирик герой, XIX гасырның югарыда санап үтелгән әсәрләрендәге уңай персонажларны хәтерләтә. Боларда да йөрәк типми, кан йөгерми. Боларда да поэтик чаралар фикер һәм идеянең шәрәлеген каплар-капламас тора торган кием хезмәтен генә үтиләр.
Әйтелгәннәрдән мәгърифәтчелекнең әдәби-эстетик тринциплары татар әдәбиятының үсешенә тоткарлык кына ясаган икән, дигән ялгыш фикер аңлашылмаска тиеш. Киресенчә, мәгърифәтчелек идеяләре, шул идеяләрне үткәрүче язучыларның эстетик принциплары, эстетик идеаллары әдәбиятны динчелек, суфичылык кочагыннан тартып алуы, дөньяга, халыкка якынайту, әдәбиятны иҗтимагый мәсьәләләр белән сугаруы белән реализм һәм халыкчанлык принципларының җиңеп чыгуы өчен юл әрчеде. Әмма бу принциплар билгеле бер этапка җиткәч әдәбиятның реализм һәм халыкчанлыкка таба үсешен тоткарлый башладылар.


{mospagebreak}
2.

XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең иҗтимагый-политик, әдәби-эстетик карашларын һәм иҗат принципларын үзләштергән Тукай 1905 елгы вакыйгаларны революцион демократизм югарылыгына күтәрелмәгән мәгърифәтче булып каршылады. Ул гына да түгел, революция башлангач та әле ул якынча 1906 елның урталарына кадәр үзенең дөньяга, әдәбиятка карашы һәм иҗат методы ярыннан нигездә XIX йөз мәгърифәтчеләре югарылыгында калды. Бу хәл, М. Гафури, Г. Камал һәм башка күп кенә демократик позициядә торучы язучылар белән беррәттән, Тукайның да «…либераль-монархик буржуазия тарафыннан таратыла торган конституцион иллюзияләр»* (* «ВКП(б)    в резолюциях   и    решениях», Госполитиздат, 65  бит.) йогынтысына бирелүенә бәйләнгән иде. Конституцион иллюзияләрнең асылы Дәүләт думасына, бу дума кабул итәчәк һәм гамәлгә кертәчәк конституциягә, яулап алынган азатлыкларның конституция белән беркетеләчәгенә, думаның крестьяннарны җир белән тәэмин итәчәгенә, гомумән, халыкны коллыктан һәм хәерчелектән коткарачагына ышануга кайтып кала.
Уральскида промышленностьның һәм, димәк, чын пролетариатның юк дәрәҗәсендә булуы, феодализм калдыкларының аеруча күбрәк сакланганлыгы, шәһәрнең феодаль көнчыгышка якынлыгы, — болар барысы да конституцион иллюзияләргә уңайлы җирлек булып тора иде. Әнә шул шартларда яшь Тукайның бу иллюзияләр белән мавыгуы табигый иде.
Шагыйрь, әлбәттә, 17 октябрь манифестының революцияне туктатуга юнәлтелгән маневр гына булганлыгын төшенмичә, аны гаять зур шатлык белән каршы ала.

Китте хәсрәт, әләмнәр,
Ирекләнде каләмнәр, —

диде  ул («Хөррият хакында»). Барлык  татарларны бу   манифест   биргән   мөмкинлекләрдән   файдаланырга чакыра башлады:

Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр,
Бу заманда гафилләргә дөнья тартыр;
Бу хөррият — манифест государьдыр, —
Кадерен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
(«Дусларга бер сүз»)

Шулай итеп, манифест игълан ителгәч, озакламый дума да ачылгач, яшь Тукай төп мәсьәлә инде хәл ителгән, яисә хәл ителә һәм ителәчәк дип уйлый. Хәзер инде, аның фикеренчә, халыкны наданлык, караңгылык баткагыннан тартып чыгарырга кирәк. Моның өчен исә уку йортларын яхшыртырга, матбугатны үстерергә, китап бастыру эшен юлга салырга һәм әдәбият-сәнгатьне алга җибәрергә кирәк.
Бу — Тукайның башлангыч иҗтимагый карашы, һәм ул тулаем алганда XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең карашларыннан күп аерылмый. Чынлап та, узган гасыр язучылары да яшәп килүче- политик строй сакланган хәлдә җәмгыятьне мәгърифәт ярдәмендә үзгәртеп кору турында хыялланалар иде. Конституцион иллюзияләр йогынтысына бирелгән Тукай да фактта самодержавие строе тар-мар ителмәгән хәлдә үк халык теләген тормышка ашырып булуына ышанды.
Моннан инде башлангыч әдәби-эстетик карашлары, әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен аңлавы килеп чыга. Халыкны агартуда, халыкны наданлыктан коткаруда, Тукай фикеренчә дә, әдәбият һәм сәнгать беренче скрипканы уйнарга тиеш. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» (1906, апрель) исемле мәкаләсендә ул истән язып егылган милләтне һушына китерү, ягъни алга җибәрү өчен түбәндәге чараларны тәкъдим итә: «Без ул милләткә әдәбият гөлсулары сибик, (ассызык безнеке. — И. Н.) газета мәрвәхәләләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихат вә иттифак сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик».
«Хәзерге хәлемезгә даир» (1906, январь) шигырендә шагыйрь каләмне «хәзерге» шартларда төп этәргеч көч итеп саный. Ә каләм дигәннән ул, әлбәттә, беренче чиратта әдәбиятны күздә тота:

Каләм сәет дорыр руе зәминә
Сәзадыр сурәтенүндә яминә (Каләм — җир   йөзенә   башлык,    уң   кулга    чагыштырырга лаеклы.).
Шул ук фикерне «И, каләм!» шигырендә дә күрәбез: «И, каләм, сәннән кәлер һәм бәхтемез, икъбалемез (Икъбалемез — киләчәгебез.)». Ачык булса кирәк, әлегә Тукай әдәбиятның ролен яшәп килүче иҗтимагый стройны критик сурәтләүдә күрүдән шактый ерак тора. Әдәбиятның бурычы, аныңча, мәгърифәтне пропагандалау, аң-белем һәм культураның файдасын, ә наданлыкның, искелекнең зарарын аңлату. Шул ук «И, каләм!» шигырендә ул, мәсәлән, каләмгә мөрәҗәгать итеп, болай ди:

Яз  тәгаллемнәргә тәргыйп, әйлә тәкъдир кадрене,
Ит  наданлыкларны тәгъриф,  зәһрене яз, гадрене.
(Укырга  чакырып яз,    укуның  кыйммәтен  тәкъдир ит,    наданлыкның, начарлыкның, агу икәнлеген  аңлат.)

Шулай итеп, Тукай әдәбиятның иҗтимагый ролен нигездә XIX йөз мәгърифәтчеләре кебек үк аңлый, һәм бу аны иҗатында шул ук үгет-нәсихәтчелеккә, дидактизмга этәрә.
Билгеле, дидактизм яшь Тукай өчен генә хас күренеш түгел. 1905—1906 елларда әдәбиятта исеме күренгән кайсы гына шагыйрьнең әсәрләренә күз салмыйк, барысында да без үгет-нәсихәтчелекнең ярылып ятканлыгын күрәбез. М. Гафури, Н. Думави, М. Укмасый, 3. Бәшириләр генә түгел, хәтта поэзиядә үзенчәлекле урын тоткан С. Рәмиев тә иҗатының башлангыч чорында дидактизмнан котыла алмады. Аның

Ирләргә дә фарыз  уку, 
Кызларга  да фарыз  уку,
Фарыз эшнең  барсы — уку,
Уку, уку, уку, —

дигән строфаны эченә алган «Уку»  (1907)    исемле шигырен искә төшерү дә җитсә кирәк.
Димәк, беренче рус революциясе дәвамында мәйданга чыккан татар поэзиясенең үгет-нәсихәтчелек, дидактизм белән сугарылган булуы очраклы хәл булмыйча, шул чорның татар иҗтимагый һәм эстетик фикере, әдәбиятының гомуми дәрәҗәсе, поэзиясендәге реализм традицияләренең зәгыйфьлегенә бәйләнгән иде.


{mospagebreak}
3.

Тукайның бу чор иҗатындагы дидактизм барыннан да элек аның күп кенә шигырьләренең турыдан-туры чакыру, өндәү, өйрәтү, үгетләү һәм вагазьләү рәвешендә язылган булуларында күренә. 1906 елның урталарына кадәр матбугатка чыккан 21 шигырьнең унбере— әнә шундыйлар. Бу шигырьләрнең үзенчәлеге шунда: алар чынбарлыкның реаль чагылышы булудан бигрәк, мәгърифәтчелек рухында аңланыла торган эшчәнлеккә чакыруга кайтып калалар. Аларда боерык фигыль формаларының өстенлек итүе, билгеле, очраклы хәл түгел.

Борынгы уйкулларны дөшенүбән улалым надим
(Элек йоклап үткәрүебезне  аңлап, үкеник;)
(«Голүмең бакчасында», 1905).


Улың бу журнала  һәм мөштәриләр
(Бу журналны яздырып алучылар булыгыз.)
(«Чөнанча бездә…»,   1905).

Чугалсын мөштәри кариэләре
(Яздырып алып укучылар күбәйсен.)
(«Шигырь»,   1905).

И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк
(«Дусларга бер сүз», 1905).

Файдаланыйк киңлектән,
Ваз кичик мин — минлектән
(«Иттифак хакында»,   1905).

Сүземә бакыңыз, юллар  ачармын,
Үземә бакмаңыз, үзем  канармын
(«Хәзерге хәлемезгә даир», 1905).

Оялма  бу киемнең тишегеннән
(«Шәкерт яхут бер тәсадеф»,  1906).

Кичмәсен караңгылыкта маһемез һәм  салемез
(Маһемез   һәм   салемез — айларыбыз һәм елларыбыз.)
(«И, каләм!»  1906).

Сорау туарга мөмкин: боерык фигыльне мул куллану, өндәү һәм чакыруны эченә алган һәрбер шигырь дидактик шигырь буламыни? Бит Пушкин, Лермонтов яисә Некрасовта да мондый шигырьләрне табып була. Тукайның җитлеккән чорында да андыйлар бар. Такташ та бу рәвешле шигырьләрдән баш тартмады.
Әйе, бу дөрес. Әмма, беренчедән, андый шигырьләр югарыда саналган шагыйрьләр иҗатында төп тенденция булып тормый. Икенчедән, күп кенә очракта боерык фигыль формалары аларда туры мәгънәсендә кулланылудан бигрәк, билгеле бер поэтик чара булып хезмәт итәләр. Тукайның 1907 елда язылган «Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма» исемле шигырендәге

Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә,
Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә,—

дигән киңәшне кем генә туры мәгънәсендә кабул итәр икән? Өченчедән, реалист шагыйрьләрнең, аеруча совет шагыйрьләренең туры мәгънәсендә аңланыла торган чакырулары да гадәттә тарихи процессның, чынбарлыкның асылына туры килә һәм димәк реалистик характер ала. Мәсәлән, Некрасовның

Поэтом  можешь ты  не   быть,
Но  гражданином  быть обязан, —

дигән атаклы афоризмы чын сәнгатьнең асылын гаять тирән һәм дөрес аңлата. Яисә Ф. Кәримнең бик билгеле сүзләрен алыйк:

Үзең турында уйлама,
Илең турында  уйла,
Илең  турында уйласаң,
Гомерең озын  була.

Социалистик җәмгыять белән аның бер әгъзасы эрасындагы мөнәсәбәт никадәр дөрес чагыла бу юлларда! Тукайның башлангыч чор иҗатында исә бөтенләй бүтән хәл. Чакыру, өндәү, өйрәтү, үгетләү — чыгарма түгел, бәлки кагыйдә. Аннары яшь шагыйрь күздә тоткан бурычлар һәм максатлар ул заманның төп бурычлары, төп максатлары түгел. Төп бурыч ул вакытта, билгеле булганча, самодержавиене аудару һәм җирне халык милкенә әверелдерүгә, ягъни буржуаз-демократик революцияне ахырына кадәр җиткерүгә кайтып кала иде. Тукай исә гомуммәгърифәтчелек бурычларын куюдан ерак китми әле. Бу бәйләнештә аның тәрҗемә итеп эшләгән «Мужик йокысы»н А. Кольцовның «Что ты спишь мужичок?»   шигыре    белән    чагыштыру    кызыклы.
Оригиналда 52 юл булса, тәрҗемәдә инде ул 79 юлга җиткән. Шигырь нәрсә хисабына арткан соң? Беренчедән, Кольцов шигырендәге образларны яшь шагыйрь киңәйтә, тәфсилли, татар крестьяны тормышы өчен характерлы яңа детальләр арттыра; икенчедән, ул яңа тема, яңа мотивларны эченә алган яңа строфалар өсти. Түбәндәге строфалар, мәсәлән, Кольцовта юк:

Тик яткач,  ходаем,
Бирми мал сәбәпсез;
Бишмәтең таланган,
Күлмәгең сәдәпсез.
Үзеңдә ялкаулык,
Хатныңда  аңкаулык.
Кайда  кышка азык,
Ачлыктан  сакларлык.
Син, ялкау, йоклагач,
Янчыгың сай булды.
Мал юк дип зарланма,
Үзеңнән  күр аны;
Чәч иген, җир яхшы —
Алырсың дөньяны.

Күренә ки, яшь Тукай крестьянның авыр материаль хәлен, хәерчелеген аның нәтиҗәле эшли белмәве, иренчәклеге һәм ялкаулыгы белән аңлатмакчы була. Мондый караш исә төбендә хата. Шигырьнең шушы принципиаль кимчелеген заманында беренче булып Ф. Әмирхан күрсәтеп биргән иде: «(«Мал юк дип зарланма, үзеңнән күр аны») дигән шигырьләрнең мәгънәләре берлә Русия җир тарихын вә сәясәтен белгән кешеләр канәгать итмәячәктер»* («Әльислах»,  1908, № 16, 2/11.).
Күргәнебезчә, бу шигырендә әле Тукай, революция башланган булса да, крестьяннарны һич тә революцион көрәшкә түгел, бәлки үз иманасында нәтиҗәле хезмәткә генә чакыра.
А. Кольцов шигыре исә, крестьян революциясе әле бик еракта булуга да карамастан, икенче төрлерәк тәэсир калдыра. Шагыйрь крестьянны мохтаҗлыкка алып килгән сәбәпләргә басым ясамаган. Бу хәл, ихтимал, мужикны булмаганлыгыннандыр, яисә авырулыгыннан яки бүтән сәбәпләрдән киләдер. Кольцов өчен төп нәрсә — крестьянның аянычлы тормышын төгәл һәм тәэсирле детальләр ярдәмендә дөрес итеп сурәтләп бирү. Шигырьнең реализмы да шунда. Тукай исә барлык ярлы крестьяннар өчен типик хәлне тасвирлаудан бигрәк, хезмәт сөймәүче аерым крестьянның хәленә игътибарны юнәлтә, шундыйларны тырышлыкка, эшчәнлеккә чакыра. «Мужик йокысы» шигыренең дидактизмы әнә шунда күренә дә инде.
Тукайның бу чор иҗатында мәдхия жанрының активлашуына да дидактизмның бер күренеше итеп карарга кирәк. Чынлап та бит, алда күреп киткәнебезчә, үрнәк өчен идеал образлар ясап чыгару моралист язучыларга хас нәрсә. XIX гасыр азакларында яисә XX гасыр башында язылган мәдхияләрне дә XIX гасыр татар мәгърифәтче язучыларының әсәрләрендәге әнә шул уңай образларга тиңләштерергә мөмкин булыр иде. Дөрес, мәдхия язу традициясе гасырлардан килә. Борынгы фарсы шагыйрьләре дә, төрек һәм татар шагыйрьләре дә бу жанрга яратып мөрәҗәгать иткәннәр. Ләкин инде XIX гасырның соңгы чирегендә, бигрәк тә 1905 елгы революциянең беренче айларында, мәдхия .жанры иҗти-магый-политик максатларга буйсындырыла. Моның характерлы үрнәген без Тукай иҗатында да күрә алабыз. Мәсәлән, аның бу чордагы, мәдхияләреннән күбесе шул заманда дөньяга килгән газета-журналларны мактауга багышланган. Тагын да әһәмиятлесе шул: яшь Тукай «Хөррият хакында» исеме астында азатлыкка мәдхия яза. Ниһаять, Тукай мәдхияләренең мәгърифәтчелек әдәби-эстетик принциплары белән бәйләнеше тагын мондый нәрсәдә күренә: шагыйрь берәр нәрсәне мактаганда һәрвакыт диярлек вәгазь әйтә, үгетли. Мәсәлән, «Әлгасрелҗәдит» журналын мәдехләү белән бергә ул болай ди:

Берең укып, берең улың сәмига,
(Сәмига — тыңлаучы.)

яки

Сезгә вафадар(1) имеш, талигъ фәләк(2)
Мондый зур нигъмәтләри тәкъдир кәрәк.
((1)    Вафадар — сүзендә торучы, ышанычлы.
(2)    Фәләк — югары бәхет.)
 
«Шигырь» мәдхиясендә    «Нур»    газетасын    мактаудан соң, түбәндәге юллар китерелә:

Габәс (1)  үткәрмәялем маһ вә сали (2),
Тәрәккый идәлем, идеп тәгали.
((1) Габәс — буш, файдасыз.
(2) Маһ    вә   сали — ай һәм еллар.)

Мәдхиянең каршы як полюсы булган сатира исә Тукайның бу чор поэзиясендә әле җәелеп китә алмады. Табигый, манифест игълан ителеп, дума чакыру турында закон чыккач, дөнья яшь шагыйрьгә ал да гөл булып күренә башлады, һәм аның бөтен игътибары революциянең беренче казанышларын данлауга юнәлгән иде. Шулай да бу чорда Тукай «Мөритләр каберстаныннан бер аваз», «Японияне мөселман идәчәк голәма нәрәдә?», «Хатирәи Бакырган» исемле өч сатирик шигырь язды. Бу әсәрләрдә әле, табигый, яшь шагыйрьнең идея-эстетик яктан чикләнгәнлеге бик нык сизелә иде. Тукай сатирасында әле без, әйтик, К. Насыйриның новелла-анекдотларында, 3. Бигиев һәм 3. Һади әсәрләрендә булмаган яңа нәрсә таба алмыйбыз. Ул гына да түгел, начар муллаларны, ялган суфыйларны һәм алдакчы ишаннарны тәнкыйтьләү М. Колый, Г. Утыз-Имәни. Г. Кандалый иҗатларында да очрый инде, К. Насыйриның ялган ишан турындагы новелла-анекдотын, 3. Һадиның «Җиһанша хәзрәт» повестен һәм Тукайның «Мөритләр каберстаныннан бер аваз» шигырен үзара чагыштырып карау кызыклы. Новелла-анекдотта ишан булып танылырга теләгән берәү танышы белән кырга йөрергә чыгар алдыннан бер кызга, җиләк җыеп, үзе күренмичә боларга сузарга куша. Кыз шулай эшли. Ишан исемен күтәрүче кеше исә җиләк алладан килде, дип белдерә* (Сайланма әсәрләр.  Татгосиздат,  1953, 375 бит.). «Җиһанша хәзрәт» повестенда да бер ишанның шуңа охшаш хәйләсе турында хикәя ителә (Коега чебеш үтереп ташлау вакыйгасын хәтерлик).
Тукай да ишаннарны нәкъ шул яктан фаш иткән:

Бу ишанлыклар-фәланнәр бер мәҗүсилек имеш;
Нигезе-аслы   буның ботлан (Ботлан — ялган.) икәндер, белмәдем.
 
Тукайның бу чор сатирасының чикләнгәнлеге объект итеп тик руханиларны, анда да барлык дин әһелләрен түгел, бәлки үз интересын һәрнәрсәдән өстен куя торган надан һәм фанатик руханиларны гына алуында күренә. Ә бит Тукайның иҗаты башланып киткән чорда иҗтимагый стройның йөзен капиталистик мөнәсәбәтләр билгели иде инде. Димәк, буржуаз җәмгыятьнең асылын теге яки бу дәрәҗәдә фаш итә башлагач кына, сатира реализм ягыннан тулырак һәм тирәнрәк була ала иде. Дөрес, яшь шагыйрь «Хатирәи Бакырган» шигырендә татар буржуазиясе тормышын, дөресрәге, байбәтчәләрнең яшәү рәвешләрен сатирик сурәтләү омтылышы ясап карады. Әмма аның игътибары әле мәсьәләнең тик бер ягына — бай балаларының типтереп йөрүләренең зарарын күрсәтүгә генә юнәлгән иде.

Тулган шәһәр чәйханәсе,
Чәйханәсе, мәйханәсе
Җөмлә татар бай баласы,
Бән егъламый, кем егъласын.

«Сайфия» шигыренең «Бай киенгән франт, «шик»ларча халык тиресе белән» дигән юлындагы шикелле, бу күренешнең, ягъни байларның кәеф-сафа сөрүенең социаль-сыйнфый асылын ачып бирүдән яшь шагыйрь бик ерак тора әле. Аны кайгыга салган нәрсә әлегә шул: байбәтчәләр, аң-белем һәм әхлак ягыннан үсеп, милләткә файдалы эшләр эшләү урынына, акчаларын юкка әрәм-шәрәм итеп бетерәләр:

Артык надандыр үзләре,
Журналлар  күрмәс күзләре,
Йоклап үтәр көндезләре, —
Бән егъламый кем егъласын.

Ниһаять, яшь шагыйрьнең мәсәл жанрында җиң сызганып эшләве дә аның башлангыч чор иҗатына дидактизм хас булуы турында сөйли. Мәсәл, билгеле булганча, кайсы жанр белән чагыштырганда да дидактикага күбрәк тартым. А. М. Горькийның югарыда китерелгән сүзләрен искә төшерик. Мәсәлнең киң җәелеп китүен XVIII йөз рус әдәбиятындагы дидактизмның бер күрсәткече итеп.билгеләгән иде ул.
Я. Морадиның әйтүенә караганда, Тукай Уральскида татарча газета һәм журналлар чыга башлаганчыга кадәр үк И. А. Крыловның мәсәлләрен тәрҗемә итә башлаган. Соңыннан исә ул аларны төрек әдәбиятыннан тәрҗемә ителгән берничә мисал белән берлектә, «Әлгасрелҗәдит» журналында бастыра.
Бу мәсәлләргә озак тукталмастан, тик шуны гына әйтергә кирәк: яшь Тукай Крылов мәсәлләрен чәчмә белән тәрҗемә итә, эчтәлекләрен мөмкин кадәр татар тормышына якынайта һәм, күп кенә мәсәлләрнең эчтәлегенә үзенчә мәгънә биреп, үз нәтиҗәсен— «морален» чыгара. Мәсәлләрне сайлауда һәм аларны үзгәртүдә, табигый, Тукайның башлангыч иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашлары чагылган. Уку-укыту, мәгърифәт һәм культура темасы, мәсәлән, аларда гаять зур урын тота. Акылны, аң-белемне һәм булдыклылыкны мактау белән бергә, Тукай прогрессны тоткарлый торган күренешләрне тәнкыйть итә.
Ниһаять, аның мәсәлләрендә, революцион демократизмга күтәрелә алмаган мәгърифәтчеләргә хас булганча, әхлак төзәтү тенденциясе, баена-ярлысына карамыйча изгелеккә, кешелеклелеккә чакыру шулай ук ачык күренеп тора. «Бер гөл» исемле мәсәлнең «нәтиҗә»сендә без, мәсәлән, мондый сүзләрне укыйбыз: «Әй сез, ходай тәкъдире илә зур дәрәҗә алган затлар! Сез кояштан үзегезгә үрнәк алыгыз. Кояш, үзенең яктысы кая гына җитсә дә, андагы яхшыларга, яманнарга бертигез (ассызык безнеке. — И. Н.) яктылык бирәдер һәм ул шул сәбәптән үзенә рәхәт, бәхет, сәгадәт табадыр» (III, 199). Шул ук вакытта күп кенә мәсәлләрендә ул ярлыларга ярдәм итмәүче байларны («Нәүхәчеләр» (Нәүхәчеләр — кычкырып җылаучылар.), «Күл»), яхшылыкка яманлык белән җавап бирүчеләрне («Черки изгелеге»), телдә генә изгелек күрсәтүчеләрне («Мәрхәмәтле төлке») гаепләп чыга.
Шулай итеп, без Тукайның беренче чор иҗаты өчен үгет-нәсихәтчелек, дидактизм характерлы дидек. Соңрак моны шагыйрь үзе дә күрсәтеп үтте. «Уянгач бер эшем» исемле соңгы мәкаләсендә ул, мәсәлән, иҗатының башлангыч чорында язылган күп кенә шигырьләрен «себереп түгә»: «һу, монда чүп-чар! Монда әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар, бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле тәкълитләр, «Шәкерт яхут бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркипләр, тагын шундый кабахәтләр…» (IV, 186). Биредә безнең өчен аеруча кызыклысы — шагыйрьнең “Шәкерт яхут бер тәсадеф” — шигыренә мөнәсәбәте. Ни өчен ул бу шигырьне дә себереп түгә? Идеясе өченме? Юк. Чөнки шагыйрь фәкыйрь шәкертне сәләмәләреннән оялмаска, мохтаҗлык алдында тез чүкмәскә, тырышып укырга чакыра. Гарәп сүзләре белән чуарланган теле өченме? Ихтимал, моның да роле бардыр. Әмма төп сәбәп бу да түгел әле. Беренчедән, шагыйрь мәкаләдә бу шигырьне төрек поэзиясе йогынтысы астында язылган шигырьләр белән беррәттән санап китмәгән; икенчедән, аның яраткан шигырьләре арасында «Пушкинә» кебек тулысы белән төрек телендә язылганнары да бар. Бер генә җавап кала: Тукайга бу шигырьнең баштан-аяк үгет-нәсихәт белән сугарылганлыгы ошамый. Әсәргә карата сүзләр җыелмасы мәгънәсен аңлата торган «тәркип» сүзен куллануы да очраклы түгел. Бу сүзгә синоним булган «назым» Тукай шагыйрь буларак танылган чорда үлчәүгә салынып һәм рифмалар белән ныгытылып та, җаннан, каннан, төгәлрәк әйтсәк — шигърияттән мәхрүм булган тезмә мәгънәсен аңлаткан. Ачык булса кирәк: Тукай мәкаләдә «тәркип» сүзен нәкъ менә «назым» мәгънәсендә куллана һәм «Шәкерт яхуд бер тәсадеф» шигырен чын поэтик әсәр булмыйча, «назым» гына булуы өчен тәнкыйть астына ала.
Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Тукай иҗатының дидактизм һәм үгет-нәсихәтчелек белән сугарылган беренче чорында реализм принципларының җиңеп чыкканлыгы һәм шагыйрьнең критик реализм поэзиясенә басканлыгы турында сөйләп булмый әле.


{mospagebreak}
4.

Халыкчанлык мәсьәләсенә килик. Бу уңай белән дә шуны ук әйтергә мәҗбүр булабыз: Тукай иҗатының беренче чорында халыкчанлык принциплары да тулысынча урнаша алмады. Н. Г. Чернышевский халыкчанлыкның органик берлектә булган ике ягын, ике сыйфатын күрсәтеп, болай дип язган иде: «1) Әдәбиятның теге яки бу нәрсәләргә игътибар итү дәрәҗәсе, бу нәрсәләрнең халык тормышындагы әһәмияте дәрәҗәсе белән билгеләнә… 2) Художестволы әсәрнең формасы бөтенләе белән халыкчан булырга тиеш»* (* «Совет әдәбияты», 1954, № 4, 65 бит.). Ягъни әдәбият халыкчан булсын өчен, ул үзенең эчтәлеге белән халыкның иң төп, иң зур теләк-омтылышларын чагылдырырга, формасы белән халыкның эстетик зәвыкларына җавап бирергә тиеш. Тукайның беренче чор иҗатында исә, күргәнебезчә, халыкчанлыкның бу ике сыйфатын күреп җиткерә алмыйбыз әле. Шигырьләренең эчтәлек ягына килсәк, анда мәгърифәткә чакыру, әхлак төзәтү идеяләре булса да, чорның иң зур бурычы — буржуаз-демократик революцияне ахырына кадәр җиткерү өчен көрәш авазлары әле ишетелми диярлек. Форма ягы да халыкның эстетик зәвыкларыннан шактый ерак тора.
Әдәбиятта халыкчанлыкмы   билгели   торган    иң  беренче, иң элементар таләп, билгеле   булганча,  киң халык массасына    аңлаешлы тел. Тукайның 1906 елның уртасына кадәр дөньяга чыккан 21  шигыренең   исә алтысы гына саф татар телендә язылган. Калган шигырьләренең күпчелеге гарәп-фарсы сүзләрен   күпләп   эченә алган   төрек  телендә,    яисә шуңа    якын.    «И,   каләм!», «Ифтирак (Ифтирак — аерылышу.) соңында»,   “Шагыйрь   вә һатиф (Һатиф — билгесез төштән ишетелгән тавыш, өн.)”,    «Фикер» газетасына гына махсус «түгел», «Гыйшык бу я!», «Пушкинә»,    «Газета   мөрәттипләренә» (Мөрәттип — наборщик.),    «Дәрдмәнд    дәгелмием?» кебекләр    әнә шундыйлардан.    Моннан    башка шигырьләрдә дә аңлауны   кыенлаштыра   торган   гарәп-фарсы-төрек элементы күп урын ала.  Шуны да әйтергә кирәк: Тукайның теле шул ук чорда   матбугатта күренгән башка шагыйрьләрнекенә караганда да чит сүзләр белән күбрәк чуарланган. Әгәр  без 1906 елның урталарына кадәр төрле газеталарда    басылып    чыккан    шигырьләрне күздән кичерсәк,   йөзләгән   шигырь   арасыннан төрек телендә бер генә   шигырь   дә тапмабыз,   катнаш телдә язылганнары да  15—20 дән    артмас.    Хәтта теленең авырлыгы белән  аерылып торган   «Өлфәт»   газетасында чыккан шигырьләрнең   дә күпчелеге  саф татар телендә.    Бу хәл    иң элек Тукай    яшәгән    тирәлек, Уральскидагы шартлар, тышкы тәэсирләр белән   аңлатылса  кирәк. Чынлап та, әнә шул    катнаш телдә язылган 15—20 шигырьнең яртысыннан артыгы «Фикер» газетасы өстенә төшә. Татар культурасы үзәгеннән ерак яшәп, әдәбиятның халыкчанлыгы мәсьәләсен төшенеп өлгермәстән, көнчыгыш, аерым алганда төрек поэзиясенең йогынтысына юлыгу, — менә нәрсә яшь Тукайның беренче чор шигырьләренең телен билгеләде. Төрекчә яза башлавының Габделвәли Әмрулла тәэсирендә булганлыгын шагыйрь үзе дә әйтеп киткән иде.
Тукайның бу чор шигырьләрендәге сурәтләү чараларына, әйтик, эпитет, чагыштыру, тропларга килсәк тә, шул ук хәлне күрербез: алар арасында татар халкының тормыш-көнкүрешеннән алынганнары сирәк очрый. Халыкның сөйләм теленнән килә торган тәгъбирләр, әйләнмәләр, идиомалар, мәкаль һәм әйтемнәр дә гаять аз.
Ниһаять, Тукай шигырьләрнең үлчәү һәм ритмикасы турында. Биредә дә шул ук хәл: аңарда әле көнчыгыш һәм үзенә кадәрге татар поэзиясендә табылмаган бер генә шигъри форма, үлчәү һәм яңгыраш юк. Күпчелек шигырьләрен ул борынгы дини-әхлакый һәм дини-мистик әсәрләр үлчәве белән яза. Мәсәлән, «Хөррият хакында» шигыре «Ярым алма» китабы үлчәве, «Дусларга бер суз», «Яз галәмәтләре» «Йосыф-Зөләйха» үлчәве белән язылган. Соңгысында шагыйрь бу турыда үзе дә әйтеп китә:

Менә, дуслар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,
Йосыф-Ягъкуп китабының көен көйлим.

Мисал өчен «Йосыф-3өләйха»дан бер строфа    китерик.

Йосыф әйдер, я Зөләйха, бәне күргел,
Баек Мисыр газиз бәнвен белгел,
Әгәр бәне эстәр исәң Мисрә кәлгел,
Баек бәне  Мисыр эчрә булгыл имди.

«Яз галәмәтләре» шигыренең дә һәр строфасы   «имди» сүзенә бетеп, һәр юлы 12 шәр иҗектән тора:

Язлар  җитте, карлар эри башладылар,
Толыплылар толыпларын ташладылар,
Киемсезләр иркен  йөри башладылар,
Тунсызларга нурлы көннәр килде имди.

«Иттифак  хакында» шигырендә исә Тукай «Бәдәвам китабы»ның  үлчәвен кулланган.   Чагыштырып  карыйк:

Күк кызыл кан тик булгай,
Таглар һавага очкай,
Йолдызлар йирә төшкәй,
Алла дигел бәдәвам.
Кайчанга  чикле татар
Ошбу уйкуда ятар,
Бер-берсенә ук атар
Иттифаксыз бәдәвам.

Һибәтулла ишанның «Тәндә җаным» шигыре һәм «Бакырган китабы»ндагы бер шигырьнең үлчәвендә язылган «Мөритләр каберстаныннан бер аваз» һәм «Хатирәи Бакырган» шигырьләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин.
Турыдан-туры гаруз кагыйдәләренә җайлаштырып язылганнары да булырга тиеш. Алдагы бүлектә әйтелгәнчә, Тукай гарузны тырышып өйрәнгән һәм, һичшиксез, шигырьләрен язганда гарузга туры китереп язарга тырышкан. «Кечкенә генә бер көйле хикәя» әсәрен ул, мәсәлән, рәмәл (ягъни алты мәртәбә» «фагыйләттен») бәхерендә язган. Моның шулай икәнен беренче бүлекнең соңгы бәете (Ике юллы строфа.) раслый.

Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,
Пишкадәм остазыбызның рухы шат.

Бу юлларга карап без Тукай гарузга мөрәҗәгать итмичә, тик «Кисекбаш китабы»н гына өлге итеп алган дип әйтә алмыйбыз. Чөнки поэманың икенче бүлеген шагыйрь үзе «Бәхре сани», ягъни «Икенче бәхер» дип атаган. Бу исә шул ук рәмәл бәхере, ләкин аның тулысы, кыскартылмаганы. Беренчесе аның 11—11 иҗекле булса, икенчесе исә 12 шәр иҗекне эченә ала.
Инде мондый сорау туа: бөтенләй башка системага карый торган гарәп теленең үзенчәлегенә нигезләнгән гаруз кагыйдәләрен түкми-чәчми төрки поэзиясенә, аерым алганда татар поэзиясенә күчерергә мөмкинме соң? Бу мәсьәлә махсус тикшеренүне таләп иткәнгә, без биредә артык җәелә алмыйбыз. Тик шуны әйтергә кирәк: татар шагыйрьләре гасырлар буе үзләренең шигырьләрен гаруз калыпларына салып язганнар. Г. Кандалыйның Фәрхигә атап язылган шигырендә, мәсәлән, мондый юллар бар:

Фагыйләтен,  фагыйләтен,   фагыйләт,
Сәңа Фәрхи күп сәламнәр камиләт.

Ягъни Кандалый бу әсәрен рәмәл бәхерендә язган була. Аның Сәхипҗамалга адресланган озын шигыренең үлчәвен К. Насыйри «Фәвәкиһел-җөласә»дә һәзәҗ бәхре, дип билгели.

Шуны әйтәсе килә: гарәп шигыре системасын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән татар шигыренә күчерү мөмкин булмаса кирәк. Гаруз бәхерләреннән бик азының гына (башлыча рәмәл һәм һәзәҗ) татар шигырьләрендә кулланылышка керүе очраклы хәл түгел дип уйлыйбыз. Мәгълүм булганча, гарәп шигырь системасы озын һәм кыска иҗекләрнең үзара чиратлашуына, һәр бәетнең (ягъни ике юллык строфаның) билгеле сандагы иҗекләрне эченә алган билгеле сандагы буыннардан торуына нигезләнгән. Татар шагыйрьләре, гарәп гарузының барлык кагыйдәләрен дә җиренә җиткерә алмаган хәлдә, шигырь юлындагы иҗекләр санын бәхерләрдәге иҗек санына туры китерү, бәхерләрдәге буыннарны өлге итеп буыннар ясау, ниһаять ачык һәм ябык иҗекләрнең озынлык ягыннан үзара беркадәр аерылуына нигезләнеп, бәхерләрдәге яңгырашны аз булса да татар шигыренә күчерү рәвешендә гаруздан файдаланганлыгы турында әйтү белән чикләнергә мәҗбүрбез.
Шигырь формалары, поэтик жанрлар ягыннан да Тукай көнчыгыш һәм борынгы татар поэзиясендә эшләнеп килгән традицияләрдән әле бер карыш та читкә китми. Күпчелек шигырьләре аның мәснәви (аа, вв, сс, …) белән язылган. Газетадагы хәреф җыючыларны мактауга багышланган бер касыйда очратабыз («Газета мөрәттипләренә»). Мәхәббәт темасына караган өч газәле дә шушы чорга карый («Ифтирак соңында», «Гыйшык бу я!», «Дәрдемәнд дәгелмием?»).
Шушы килеш, үлчәү һәм ритм, шигырь формалары ягыннан да Тукай әле бу чорда көнчыгыш поэзиясе һәм үзенә кадәр булган татар поэзиясеннән күп ерак китә алмады. Бу уңайдан тагын бер кызык хәлне искәртмичә булмый. Нәкъ шушы чор поэзиясендә татар шигыренең мөмкинлекләрен киңәйтү, аны халыкка якынайту юнәлешендә омтылышлар күренә башлаган иде инде. Кайбер шигырьләрдә без халык җырларының поэтик чараларын, аерым алганда үлчәүләрен куллану очракларын күрәбез. Мәсәлән, 7—8 ле кыска үлчәүдә язылган шигырьләр сирәк булса да күренгәли башлый. Түбәндәге строфа кебек шактый уңышлыларын да табарга мөмкин:

Йитте сабан  туйлары,
Сайрый сабан тургае.
Моңсуланып сызып чыкты
Агым суның буйлары*.
(* М. Укмасый. Юрганыңа карап.., «Азат» газетасы. 1906, № 33.)

Хәер Тукайда да көнчыгыш поэзиясе һәм үзенә кадәрге татар поэзиясе арсеналында булмаган, үлчәү һәм шигъри форма куллануның бер очрагы бар. Бу — аның «Мужик йокысы» шигыре. Чынлап та, яшь шагыйрь нәкъ А. Кольцов шигырендәгечә һәр юлы 6 иҗектән торган строфа куллана. Яңгыраш ягыннан да бу шигырь оригиналга гаять якын. Дөрес, Кольцовтан аермалы буларак, Тукай шигырьне рифмалаштыра** (** А. Кольцов шигыре, кайбер чыгармаларны искә алмаганда, рифмасыз.).
Шулай да беренче һәм икенче строфалары рифмасыз. Калган строфаларның күбесе авсв рәвешендә, нәкъ татар халык җырларындагыча рифмалашкан. Әмма бу Тукайның 1906 ел урталарына кадәрге иҗатында бердән бер очрак, һәм шагыйрь хәтта татар поэзиясенең гомуми торышы белән чагыштырганда да үткәннең шигъри кануннарына ныграк ябышкан иде әле. Ләкин шунысы әһәмиятле: Тукай көнчыгыш поэзиясенең кысасыннан бер карыш читкә чыкмыйча иҗат итсә дә, аның шигырьләрендә озакламый ачылып китәчәк гаять зур талантның барлыгы ачык сизелә иде. Яшь шагыйрьнең Уральскидан ишетелгән авазына Казанда һәм татарлар яшәгән башка урыннарда колак сала башлаулары очраклы хәл түгел иде. Тагын да әһәмиятлесе шул: озакламый Тукай иҗатында борылыш булды, матбугатта күренә башлавына бер ел тулыр-тулмас инде ул нигездә реализм һәм халыкчанлык позициясенә аяк басты һәм күп тә үтми татар халкының иң зур шагыйре булып танылды.
Билгеле, бу сикереш могъҗиза түгел иде. Иҗтимагый-политик, әдәби-эстетик карашларында алга таба адым, рус классик әдәбиятын һәм халык авыз поэтик иҗатын тирәнрәк өйрәнү, — болар барысы да Тукайның беренче чор иҗатындагы уңай якларның, конкретрак әйткәндә, реализм һәм халыкчанлык элементларының бик тиз үсүенә сәбәп булып, аны иҗатын яңа баскычка күтәрделәр.
Ул халыкчанлык   һәм реализм   элементлары   нидән гыйбарәт иде соң?


{mospagebreak}
5.

 

Югарыда әйтелгәнчә, бу чорга караган 21 шигырьнең алтысы саф татар телендә язылган. Ә инде киң халык массасына аңлаешлы булу — халыкчанлыкның элементар бер билгесе ул. Соң бу 6 шигырьне яшь Тукай ни өчен гади һәм аңлаешлы телдә язарга кирәк тапкан? Бу хәл барыннан да элек шигырьнең кемгә, нинди төркемгә, нинди аудиториягә адресланган булуына бәйле. Әгәр шагыйрь үзенең сүзен киң халык массасына җиткерергә тели икән, билгеле, шигырьнең теле аның аңына барып җитәргә тиешлекне яхшы белә. «Хөррият хакында», «Дусларга бер сүз», «Иттифак хакында» кебек шигырьләре нәкъ менә халыкның күпчелегенә атап язылган.

Тигез булды законда
Татар, урыс, япон да,
Ак алъяпкыч, зипун да
Там (Там — тулы.) азатлык алдыя, —

ди шагыйрь. Рус кешесе кия торган зипун белән янәшә куелган «ак алъяпкыч», әлбәттә, татар крестьяны, дворнигы яисә сезонлы эшчесен аңлата. «Иттифак хакында» шигырендә Тукай «Тырышыйк, и «хас вә гам» дип, үзенең укучыларына турыдан-туры эндәшә. Биредә «хас» югары катлауны аңлатса, «гам» исә түбән катлауны, халык массасын белдерә. «Дусларга бер сүз» шигыре турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Шигырьдә мондый юллар бар:

Яхшы булыр  тапшырсак бу дөньяларны
Абразауный егетләргә тәмам имди.

Димәк, шигырь әнә шул «абразауный» егетләрнең үзләреннән бигрәк, интеллигенция җитәкчелеге астында эш итәргә тиешле халыкка юнәлтелгән. Чагыштыру өчен «Хәзерге хәлемезгә даир», «И каләм», «Фикер» газетасына гына махсус түгел» кебек шигырьләрен искә төшерик. Болар нәкъ менә интеллигенциягә адресланган, һәм, табигый, телләре дә чуар «Шәкерт яхуд бер тәсадеф» шигырендә дә теге яки бу дәрәҗәдә белем алган укучы күздә тотыла.
Бу бәйләнештә Тукайның «Мужик йокысы» шигыре аеруча кызыклы. Шигырь турында шагыйрь: «Иң беренче тәрҗемә вә тәхриремдер», — ди (I, 247). Шушы килеш матбугатта чыккан беренче шигырь булуына карамастан, ул чын халык телендә язылган. Ни өчен? Билгеле инде, ул татар крестьянына мөрәҗәгать булып тора.
Икенчедән, Тукайның кайбер шигырьләрендәге аңлаешлы тел сурәтләү объектының үзенчәлегенә дә бәйле. Әйтик, «Мужик йокысы» шигырен төрек телендә язу гаять сәер булыр иде. «Яз галәмәтләре» шигырендә язның көндәлек, гади, прозаик күренешләре тасвир ителә. Түбәндәге строфаны шагыйрь катнаш телдә язса, шулай ук сәер тәэсир калыр иде.

Җиде кат боз астыннан чыгар бака,
Баткакларга,  балчыкларга   бата-бата,
Куе  камыш арасыннан бака-бака:
Бакакака-бакакака, — дияр  имди.

Тукайның сәнгатьчә сиземләве «Кечкенә генә көйле бер хикәя» поэмасындагы көндәлек тормышны, вак сәүдәгәр белән аның хатыны арасындагы мөнәсәбәт һәм алар башыннан кичкән хәлләрне шулай ук аңлаешлы гади телдә язуга этәргән.
Җанлы сөйләм телендәге образлы тәгъбирләр, халык авыз поэтик иҗатындагы сурәтләү чаралары Тукайның башлангыч чор иҗатында да аз булса да очрыйлар. Бу яктан аның әле генә телгә алынган «Кечкенә генә көйле бер хикәя»се аеруча кызыклы. Әсәрдә халык теленнән алынган мәкаль һәм әйтемнәр, идиомалар, чагыштырулар һәм башка төр фразеологик әйләнмәләр гаҗәп күп. «Кара карганы сабын берлән юа», «урман—өем, урыс ирем», «Сафи—муен, Фатыйма апай—баш иде», «юл бирү», «башны бөгү» «яшь түгү» һ. б. Кыскасы, теленең халыкчанлыгы белән бу әсәр Тукайның беренче чор иҗатында аерым урын тота, һәм ул шагыйрьнең алга таба үсешендә шактый зур роль уйнаган булса кирәк.
Инде Тукайның бу чор поэзиясендәге реализм элементларына тукталыйк. Мондый элементлар беренче чиратта аның тасвирый, ягъни теге яки бу күренешне сурәтләү, рәсемләү рәвешендә язылган шигырендә очрый. Мәсәлән, «Шәкерт яхуд бер тәсадеф» шигырендә шагыйрь көндәлек тормыш детальләре кулланып, фәкыйрь шәкертнең образын күз алдына бастыра:

Тишек пима, тишек бишмәт илән ул
Буранлы   көндә  тотмыш  мәктәбә юл.
Ярым  җисме ачылмыш, ялтырыйдыр,
Үзе туңган вә дер-дер калтырыйдыр.
Яба  җиләнне, җилдән качадыр,
Ничә япса да, җил аны ачадыр.

Бу образ хезмәт иясе катлавыннан чыккан яшьләргә уку гаять авыр, дигән фикергә китерми булмый, билгеле. «Мужик йокысы» шигыре дә, авторның әйтергә теләгән фикере нинди булуга карамастан, крестьяннын авыр материаль хәле турында азмы-күпме белешмә бирә. Дөрес, алдагы бүлектә әйтелгәнчә, бу шигырьләрне тулаем алганда реалистик иҗат үрнәге итеп карап булмый әле. Алар баштанаяк үгет-нәсихәтлелек белән сугарылган булып, чынбарлыкның асылын җитәрлек чагылдырмыйлар. 
«Кечкенә генә көйле бер хикәя» шулай ук XIX йөз мәгърифәтчеләренең эстетик принципларында язылган. Алдагы бүлектә поэманың тормышны, дөресрәге, Уральскида яшәгән Сафи һәм Фатыйма исемле кешеләрнең хәл-әхвәлен өйрәнеп язылганлыгы турында әйтелгән иде. Димәк, яшь шагыйрь бу әсәрен чынбарлыкны объектив чагылдыру юнәлешендә язарга омтылган. Әсәрдә без Сафи, Фатыйма һәм аздыручы карчыкның шактый җанлы образлары, алар арасындагы реаль мөнәсәбәтләр белән очрашабыз. Шигъри хикәянең сюжеты нигезендә яткан вакыйга да капиталистик чынбарлык өчен характерлы. Шундый ук ситуацияне без 3. Бигиевнең «Гөнаһы кәбаир» романында һәм Г. Камалның «Өч бәдбәхет» пьесасында күргән идек. Ихтимал, поэма нәкъ шушы әсәрләр йогынтысында барлыкка да килгәндер. Фатыйма турында әйтелгән түбәндәге сүзләр очраклы булмаса кирәк:

Исме керде хикәячек, романлара,
Үткән  хәлен көйләп-көйләп язам, имди.

3. Бигиевне әйтмәгәндә дә, Г. Камал да «Өч бәдбәхет» пьесасын «бик кызык бер роман» дип атаган.
Әлбәттә, хикәядә күп кенә тормышчан образлар һәм картиналар булса да, ул әле зур гомумиләштерү көченә ия түгел. Әсәр башлыча натуралистик планда язылган дисәк тә хата булмас. Әлбәттә, шагыйрь Сафи һәм Фатыйма тормышын белеп яза, дөрес тасвир итә. Ләкин йөзләрчә Сафилар һәм Фатыймалар өчен уртак булган нигез сыйфатлар бу образларда табылмый әле. Менә Сафи. Ул — сәүдәгәр, «тире сатып, йон алып, чыккан теше». Шул ук вакытта ул гаять юаш, тугъры, гадел: «тиргәше юк, сугышы юк, төртеше». Мондый сәүдәгәрнең табыш калдырып, байлыгын арттыра алуына ышану кыен, билгеле. Кыскасы, Сафи сәүдәгәр буларак типик образ түгел. Моңа ышану өчен «Печән базары…» поэмасындагы «сумына туксан тиенне чәлүче» Кисекбашны хәтергә төшерү дә җитә.
Фатыйма образы да киң гомумиләштерүдән мәхрүм. Аның шул хәлгә төшүенә кем гаепле? Поэмадан аңлашылганча — үзе. Ягъни азгынлыгы аркасында ул адәм хуры булып калган. «И, Фатыйма, кызганамын, ник аздың?» ди шагыйрь. Бу уңай белән поэманы Тукайның 1912 елда язылган «Казан вә Кабан арты» шигыре белән чагыштыру кызыклы, чөнки алар арасында турыдан-туры аваздашлык бар. Хикәядә шагыйрь, Фатыймага эндәшеп, болай ди: «И, хатын, чүплеккә төшкән йолдызың». Шигырьдә дә без шуңа охшаш сүзләрне укыйбыз. «Шундый хурлыкта, хәкарәттә, мәхәббәт йолдызы!» Әмма бер үк проблема бу ике әсәрдә ике төрле хәл ителгән: поэмада фәхишәлек юлына баскан Фатыйма үзе гаепле итеп расланса, шигырьдә исә фәхишәлек күренеше капиталистик җәмгыять җимеше итеп күрсәтелә.
Кыскасы, «Кечкенә генә көйле бер хикәя» әсәрендә әле Тукай тормышта күргәнне объектив рәвештә, әмма җитәрлек гомумиләштермичә, тасвир итә. Әсәрнең соңгы строфасы да шуны раслый булса кирәк:

Тагы ниләр күрсәң, шуларны язармын,
Язу язмактан ма гадә (1) юк базарым;
Һич эксексез (2), изарым дигәч, язарым, —
Башланган эш ташланмаса кирәк, имди.
((1)    Ма   гадә — башка.
(2)    Эксексез — кимчелексез, тулысынча.)

Натуралистик планда язылган бу әсәр шул ук вакытта, күргәнебезчә, дидактизм һәм үгет-нәсихәтчелек белән дә сугарылган. Нәкъ XIX йөз мәгърифәтче язучыларындагыча: «Азмагыз, азсагыз, Фатыйма хәленә төшәрсез», — дигән сүзләр әсәрдә булмаса да, һәр строфадан диярлек шул фикерне аңларга мөмкин.
Тукайның бу чор поэзиясендә үгет-нәсихәтчелектән бөтенләй азат булган бер шигыре бар. Бу — «Яз галәмәтләре». Аны реализмның шактый матур үрнәге итеп карарга мөмкин. Беренче карашка, шигырьдә яз күренешләрен натуралистик сурәтләүдән башка нәрсә юк кебек. Ә инде шигырьне җентекли башласак, яз күренешләре арасыннан социаль мәсьәләләрнең баш калкытканын, шагыйрьнең шул турыда уйлануларын күрергә мөмкин. «Ярга чыгып бакылдаша» торган бакалар белән «мантыйк» укыган шәкертләрне параллель кую очрагын гына искә төшерик. Яшь шагыйрь язның бер билгесен сурәтләгәндә, күрәсез, җаен китереп, иске мәдрәсәдәге уку тәртипләренә дә бер ук атып уза.

Толыплылар толыпларын  ташладылар,
Киемсезләр  иркен  йөри башладылар, —

кебек юлларга салынган эчке мәгънәне  дә сизми    мөмкин түгел.
Шигырьнең ахыры да гаять кызыклы:

Дәрьяларда   бозлар ага тау-тау булып,
Һаваларда кошлар оча болыт-болыт.
 
Тау-тау бозларны агыза торган дәрья образында, һичшиксез, революциянең тимер ташкыны да сиземләнә. Шигырьдә дә гади язны гына түгел, бәлки җәмгыятькә Беренче рус революциясе китергән язны чамаларга мөмкин.
Тагын шунысы әһәмиятле: яшь шагыйрь 17-октябрь манифестында билгеләнгән өтек җиңүләрне мактап җырлый торган беренче шигырьләреннән аермалы буларак, «Яз галәмәтләре»ндә ирешелгәннәрнең әле бик тә аз булуын һәм шул юнәлештә әле күп нәрсә эшлисе барлыгын да сизенә. Моны без шигырьнең соңгы ике юлында күрәбез:

И ходаем, фазлың берлә көнне җылыт,
Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди.

Шулай итеп, Тукайның 1906 ел урталарына кадәрге иҗатында реализм һәм халыкчанлык принципларының тулы җиңүе турында сөйләп булмый әле. Шулай да, күргәнебезчә, аларның элементлары бар инде. Дөрес, бу элементларны хәзергә әле Тукайның халыкчанлык һәм реализм турындагы ачык карашының нәтиҗәсе итеп карап булмый. Алар Тукайның табигый таланты, сәнгатьчә сиземләве, халык авыз поэтик иҗатын яхшы белүе һәм рус классик әдәбиятыннан өйрәнү җимеше булып торалар.

 

(Чыганак: Нуруллин И. Тукай иҗаты. – Казан: Казан унив. нәшр., 1964. – 112 б.).



 

Эчтәлек >>>

Беренче тәэсирләр >>>
Мәктәп баскычлары >>>
Таңгы җырлар >>>
Азатлык җырчысы >>>

Комментарий язарга


*