ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Тукай иҗаты

Нуруллин И. Тукай иҗаты

Эчтәлек >>>

Беренче тәэсирләр >>>
Мәктәп баскычлары >>>
Таңгы җырлар >>>
Азатлык җырчысы >>>



Беренче тәэсирләр

«Талант трагедиясе» исемле мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимов болай дип язды: «Тукаев асыл яратылышы белән, чын алтынга әверелә алу кабилияте бар бер матдә иде»* (* «Йолдыз» газетасы,  1914, 2/IV.). Әйе, дөрес сүзләр. Ә соң бу матдә алтынга әверелә алдымы? Әгәр алтын дигәннән «коеп куйган поэт»не, матур сүзләр төзүдән башканы белмәгән саф шагыйрьне күздә тотсак, билгеле, әлеге сорауга тискәре җавап бирергә мәҗбүр булачакбыз. Әгәр инде «халык ни уйлый, ни хис кыла»** (** Г.  Ибраһимов.    Татар     шагыйрьләре. Оренбург, 1913, 75 бит.), шуны халыкның үзенә кайтарып бирә, халык белән бергә кайгыра, бергә шатлана, халыкны уянырга, аны үз хокукын якларга өнди торган шагыйрьне алтын дип белсәк, югарыдагы сорауга уңай җавап бирергә тиеш булырбыз. Дистәләрчә шагыйрьләр онытылып та, Тукайның әле һаман да йөрәкләрдә яшәве, шигърият дөньясында яңадан яңа алтыннар, яңадан-яңа җәүһәрләр барлыкка килеп тә, Тукайның яңара гына баруы әнә шуны күрсәтсә кирәк.
Дөрес, зурлыгы ягыннан Тукай Гёте дә, Пушкин да түгел. Ләкин бу әле Тукай талантлы шагыйрьләр рәтенә баса алмады, татар мохиты, татар тормышы Тукайдагы талант очкынын сүндерде, дигән нәтиҗәгә нигез бирми. Киресенчә, Тукайны 1905 елгы революция давылында хәрәкәткә килгән татар халкы тудырды. Әлбәттә, татар халкының экономика һәм культура ягыннан артталыгы әнә шул очкыннан кабынган ялкынны чикләде, аңа тагын да югарырак үрләргә ирек бирмәде. 1905 елга кадәр татар телендә кул яссуы зурлык газетаның да чыга алмавын искә төшерү дә татар әдәбиятының үсеп, җыелеп китүе өчен булган мөмкинлекнең ни кадәр чикләнгән булганлыгын чамалау өчен җитсә кирәк.
Кыскасы, Тукайның тормыш юлы ни чаклы авыр, ямьсез күңелсез булмасын, ул бу юлны үтеп, халык шагыйре, трибун шагыйрь булып формалашты. Әгәр аның юлына сандугачлы гөлләр генә тезелгән булса, кем белә, әдәбият тарихында хәзерге Тукай торыр иде микән…

 

1.

 

Тукайның үзен-үзе белә башлаган вакытында алган беренче тәэсире үк ачы күз яше белән бәйләнгән, дисәк тә хата булмас.
Менә Сасна авылы. Анасын күмәргә алып китәләр. Атасыннан биш айлык булып калган баланың соңгы шатлыгы, соңгы таянычы да җимерелә. Менә ул яланаяк, яланбаш хәлендә үкереп җылый-җылый капка астыннан чыга да: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!»— дип мәетне күтәреп баручылар артыннан йөгерә.
Инде ул ятим, бөтенләй ятим… Кулдан кулга, кешедән кешегә күчеп йөрүләр тагын башлана.
Анасы ягыннан бабасы Зиннәтулла мулланың күп балалы гаиләсендә артык кашык булып бераз вакыт Гомер кичергәч, мохтаҗлык һәм үги әбинең кырын каравы анны биредән дә кысрыклап чыгара.   
Кайсы елда була соң бу? Бабасының күрше авылларда соранып, гаиләсен тукландыруын искә алсак, моны 1891 нче ачлык ел дип әйтә алабыз. Әнә шул елда Габдулланы асрарга бирү нияте белән Казанга алып китәләр.
Ямщик Печән базарына туктый да, «Асрарга бала бирәм, кем ала?» дип кычкыра-кычкыра Габдуллага «ата-ана» эзли… Әнә шул килеш Габдулла Яна бистәдә яшәүче һөнәрче һәм вак сәүдәгәр Мөхәммәтвәли гаиләсенә килеп керә.
Казанда үткәргән ике ел Тукай тормышының чагыштырмача якты һәм бәхетле бер кисәге булып тора. Ул биредә ачлык тырнагыннан ычкыну гына түгел, бәлки, азмы-күпме ата-ана иркәләвен дә күргән. Моннан тыш тагын биек-биек йортлар, чуар киемле халык белән тулы урамнар, ярминкә һәм базарлар, трамвай һәм әйләнмә кәмитләр булачак шагыйрьнең йөрәгендә һәм зиһенендә шактый тирән эз калдырган.
Түбәндәге факт кызыклы. «Исемдә калганнардан күренгәнчә, «әнисе» Газизә Габдулланы берничә мәртәбә Ташаяк ярминкәсенә алып барган. Малай яшьтәшләренең кәмиттә әйләнүләренә кызыгып кайта икән. Истәлекләрнең берсендә Тукайның Уральскидан Казанга килгәч, ярминкәгә барып балалар белән берлектә кәмит әйләнүе турында языла. Моныц сәбәбен сорагач, «Балачакның үчен чыгарам» дип әйткән икән.
Иң әһәмиятлесе шул: Казанда яшәгән дәверендә Габдулла шәһәр һөнәрчесе, шәһәр эшчесе, гомумән шәһәр ярлылары тормышыннан башлангыч тәэсир ала. Байларның мул һәм тук тормышларын күреп чагыштырырга туры килгәнгә, хезмәт ияләренең авыр тормышы үзенең шыксызлыгы белән сизгер һәм хискә бай баланың күңеленә, һичшиксез, тагын да тирәнрәк сеңеп калган. «Исемдә калганнар» автобиографик очергында без мондый юлларны укыйбыз: «Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда, яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде. Мин байлар йорт эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем»* (* Габдулла Тукай. Әсәрләр. Дүрт томда. 4-том, Таткнигоиздат, 1956, 5 бит. Китапта Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать иткәндә, шушы басманың томы һәм бит саны гына күрсәтеләчәк.).
Габдулланың Казандагы бәхете озын гомерле булмый. Мөхәммәтвәли һәм Газизә, икесе бердән авырып киткәч һәм баланың язмышы өчен борчылып, Габдулланы яңадан бабасына кайтарып җибәрәләр.
Инде котылдык дигән ышаныч тәмам урнашып беткән бер вакытта Габдулланың бусаганы яңадан атлап керүе, белгеле, аяз көнне яшен суккан кебек була, һәм «әби» кичекмәстән баланы яңадан кая булса да олактыру өчен урын эзли башлый. Тиздән җае килеп чыга. Менә без Габдулланы Яна Кырлай авылы крестьяны Сәгъди гаиләсендә күрәбез.



{mospagebreak}

2.

Тукайның Кырлай тормышы аның без белгән шагыйрь, ягъни революцион-демократ шагыйрь булып формалашуы өчен гаять зур әһәмияткә ия булып тора. Тукай үзе дә соңыннан, «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным» (IV, 22), дип белдерде. Булачак шагыйрь Кырлайда мәктәп бусагасын атлап керә, укырга-язарга өйрәнә, дини-әхлакый гына булса да, әдәбият җимешләреннән авыз итә. Биредә ул хезмәт халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хәзинәсеннән булган җырлар һәм әкиятләр белән азыклана. Ниһаять, иң әһәмиятлесе: ул бу авылда крестьяннарның аянычлы язмышы, хәерчелек һәм хокуксызлык белән таныша. Таныша гына түгел, җилкәсендә татып, йөрәге аша кичерә. Соңыннан туган якларына, аеруча Кырлай авылына үзенең иң гүзәл әсәрләрен багышлавы очраклы хәл булмаса кирәк. «Туган җиремә» шигырендә Тукай мондый юлларны язды:

Аерылып китсәм дә   синнән гомремнең таңында  мин,
И Казан арты,  сиңа! Кайттым сөеп тагын да мин.

Кырлай авылы Татарстанның бай табигатьле гүзәл бер почмагына утырган. «Шүрәле» поэмасында шагыйрь Кырлайның тирә-ягын менә ничек сурәтли:

Бик хозур!  Рәт-рәт тора гаскәр кеби  чыршы-нарат,
Төпләрендә  ятканым бар хәл җыеп күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә  аллы-гөлле гөлләр,  ганҗәләр.

Биредә шигъри уйланма юк дисәк тә, ялгышмабыз. Кырлай тирәсе чыннан да шундый. Нарат урманының мәһабәтлеге, болын һәм яланнарның гүзәллеге, төсләр һәм исләр гармониясе, — болар барысы да, әлбәттә, зирәк һәм сәләтле баланың күңелендә гүзәллек тойгысының уянуына сабәп булган.
Габдулла килгән вакытта Сәгъдинең ике җиткән кыздан башка балалары булмый. Шагыйрьнең истәлекләренә караганда, Сәгъди — ярлы крестьян. Торагы — «коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә, салам түбәле өй…» (IV, 16). Гаилә, ипи һәм бәрәңге ашап, көчкә генә очны очка ялгап барган. Хәтта үз икмәге җитмәгәч, Сәгъдигә сатып алырга да туры килә икән. Габдулланы алырга килгән Бадригә әйткән сүзләрен хәтерлик: «Ярар, менә без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3—4 ел ашатып торыйк та, хәзер эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп җибәрик, имеш» (IV, 23).
Билгеле  инде, Кырлайда кулаклар да, уртача хуҗалыклар да, үзләренең кечкенә иманаларын эшкәртергә хәлләреннән килмәүче ярлылар да булган. Сәгъдинең күршесе Гайнулла, мәсәлән, недоимка түләү өчен икмәген урылмаган килеш үк сатып җибәрә икән. «Җирсез дә, икмәксез дә нишләрсең?» дигән сорауга ул: «Камчы ашамас өчен, иманам өстендәге күкне дә сатар идем», дигән* (* Г. Тукай.    Стихи,  поэмы, сказки.  Татгосиздат,   1951,  3 бит.).
Күзәтүчән һәм төптән уйлый торган Габдулла яшь булса да, һичшиксез, олыларның күрше алпавытның явызлыгы, авыл кулакларының шәфкатьсезлеге, җирсезлек һәм салымнарның авырлыгы турындагы сүзләрен күңеленә сеңдерә килгән. Крестьян хезмәтенең ачысын үзе дә татый башлау, бу сүзләрне, билгеле, аның йөрәгенә тагын да якын иткән, ярлыларга теләктәшлек, байларга ачу хисләре әнә шул килеш акрынлап бөреләнә башлаган.
Җиде яшь тулыр-тулмас Габдулланы абыстайга укырга бирәләр. Биредә алырга мөмкин булган «гыйлемнең» дәрәҗәсен чамалар өчен, шул заман авыл мәдрәсәсенең гомуми торышына күз салып китик. Демократик әдәбиятның икенче бер вәкиле М. Гафури беркадәр арурак саналган шундый мәдрәсә турында түбәндәгеләрне яза: «Бер үк яшьтәге балалар төрлесе төрле китап укыйлар. Ике—өч ел укып та язу танымаганнары бик күп… Уку «Иман шарт»ыннан башлана, «Һәфтияк» «Коръән», «Ахры заман»… Шулай китә. Сарыф, нәхү укыганнар сирәк. «Шәрхе мулла» һәм «Мохтасар» укыганнар хәлфә санала башлый. Хисап, җәгърәфия кеби фәннәрнең исемнәрен белгән кеше дә юк»** (** Мәҗит Гафури.  Сайланма  әсәрләр. Татгосиздат,    1953, 27 бит.). Моннан күренгәнчә, мәдрәсәләрдә укыла торган «фәннәр»нең эчтәлеге дин һәм шәригать «гыйлеменә», укыту «методикасы» ятлауга кайтып кала. Программа, балаларны классларга бүлү, имтихан, — берсе дә юк. Билгеле, мондый мәктәптә дөнья өчен кирәкле белем алу түгел, укырга-язарга өйрәнү дә гаять авыр эш булган. Шул ук М. Гафури бу турыда болай ди: «Берничә ел мәктәпкә йөреп тә иҗек таный алмый, «Һәфтияк» укудан үтә алмый, мәктәпне ташлап чыгучыларның проценты 70—80 гә җитә торгандыр дип уйлыйм*** (*** Шунда ук, 13 бит.)».
Габдулла исә укуының беренче елында мондый мәдрәсәнең дә ишек төбендә генә булып, үзе дә яза белми торган надан хатыннан «гыйлем» ала башлый. Тумыштан булган сәләте ярдәмгә килсә дә, ул бу кышта әле гарәп хәрефләрен ятлаудан һәм «Иман шарты»ннан уза алмый.
Икенче елны Габдулла мәдрәсәгә күчеп, мулланың үзеннән дәрес ала башлый. «Һәфтияк»не бик тиз җиңеп чыгып, «Бәдәвам» һәм «Кисекбаш»ны «өйрәнергә» керешә. «Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга туры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар» (IV, 21), — ди ул бу турыда.
Әнә шушы килеш Габдулла иң элек дини-әхлакый әдәбият белән таныша. Алда саналганнарга тагын Таҗетдин Ялчыголның «Рисәләи Газизә»сен, Аллаһъяр суфиның «Сөбателгаҗизин»ен өстәргә кирәк. Тукайның Кырлайда укыган китаплары нигездә әнә шулар.
Дини-әхлакый әдәбиятның асылы нидән гыйбарәт соң? «Бәдәвам» китабы, мәсәлән, җиңел аңлаешлы телдә шигырь белән язылган булып, аның киң таралуы да шуның белән аңлатылса кирәк. Автор дин-шәригать кушканнарны тулысы белән җиренә җиткерергә чакыра, фани дөнья эшләре белән күп мавыкмаска, үзеңне теге дөньяга әзерләргә өнди. Ачык буяуларда кыямәт көн, оҗмах һәм тәмугь тасвир ителә. Чын мөселман булып гомер иткән кешеләргә җәннәт рәхәтләре вәгъдә ителә, дин кушканны үтәмәүчеләр тәмугъ газаплары белән куркытыла.
Эчтәлеге белән «Рисаләи Газизә»дә «Бәдәвам»га якын тора. Ул «Сөбателгаҗизин»гә шәрех рәвешендә чәчмә белән язылган. Автор «Сөбателгаҗизин»нән теге яки бу өзекне күчереп ала да үзенчә аның мәгънәсен аңлата, яисә озын-озын мәхакәмәләргә бирелә, еш кына мисал өчен дини эчтәлекле риваятьләр китерә.
«Кисекбаш» китабы исә — дини-фанастик сюжетлы поэма. Биредә шагыйрь Мөхәммәт пәйгамбәр һәм аның гаскәр башлыгы Галигә дан җырлый.
Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, бу әсәрләр тегеләйме, болаймы ислам динен мактауга, халык аңында аны ныгытуга юнәлдерелгәннәр. Әлбәттә, алар бүтән эчтәлекле китапларның барлыгын башына да китерә алмаган Габдуллага көчле тәэсир ясаганнар, укырга күнектергәннәр, китапка, әдәбиятка мәхәббәт уятканнар.



{mospagebreak}
Ләкин Тукайның халык шагыйре булып формалашуында хәлиткеч роль уйнаган фактор халык авыз поэтик иҗаты була. «Мин кечкенәдән үк җырчы идем,— дип язды ул. — Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем» (II, 274).
Халыкның җыр һәм көйләренә булган мәхәббәте, барыннан да элек, әлбәттә, сабый вакытыннан ятим калып, ана иркәләвенә мохтаҗлыгы белән бәйләнешле булган. Моң тулы халык җырлары, табигый, аның эчке кичерешләренә аваздаш булып, ул еш кына җыр тыңлаудан һәм үзе җырлаудан юаныч тапкан. Ә җыр һәм әкият тыңлау мөмкинлекләре Кырлай шартларында җитәрлек була. Читән буйларында яисә аулак өйләрдә яңгыраган такмаклар һәм шаян җырлар, ямщикларның озын һәм сагышлы көйләре, рекрутларның гармон моңына кушылган моң-зарлары, — барысы да Габдулланың йөрәгенә һәм зиһененә сеңеп, файдалы эш эшләгәннәр: аның эстетик зәвыгын тәрбияләгәннәр, фантазиясен үстергәннәр, күңелендә бай һәм матур халык теленә мәхәббәт, уятканнар. Шагыйрь үзе дә бу турыда әйтеп китә. «Кечкенәдән үк күңелендә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды» (П, 274).
Әкиятләр турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Горькийның «…Фольклорга пессимизм бөтенләй ят нәрсә…», чөнки «…коллектив үзенең үлемсезлеген гүяки аңлый һәм үзенә дошман булган барлык көчләрне җиңәчәгенә ышана»* (* М. Горький әдәбият турында. Таткнигоиздат, 1953, 197— 198 б.), дигән фикере иң элек, әлбәттә, әкияткә карый. Чынлап та, әкият каһарманнары, халык вәкиле булып, үз бәхетләре өчен көрәштә һәрвакыт җиңеп чыгалар. Габдулла Кырлайда, һичшиксез, бик күп әкият ишеткән. Ихтимал, үзе дә сөйләгәндер. Истәлекләрдә Тукайның Уральскида чакта кечерәк шәкертләргә әкият сөйләргә яратканлыгы турында әйтелә** (** Тукай турында замандашлары. Татарстан китап нәшрияты, 1960, 52 бит.).
Бу әкиятләрне ул, һичшиксез, Уральскига караганда әкияткә баерак Кырлайдан отып киткән. Бәлки «Шүрәле» әкиятенең сюжетын да иң элек ул Кырлайда ишеткәндер. Поэмадагы вакыйганың Кырлай урманында баруы очраклы булмаса кирәк, һәрхәлдә шунсы бәхәссез: халыкның мәкаль һәм әйтемнәрдә, җыр һәм бәетләрдә чагылган акылы, куәте һәм җиңүгә ышанычы Габдулланың аңында тирән уелып калган. Соңыннан «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул» (II, 263) рәвешен алган атаклы фикернең орлыгы беренче башлап, һичшиксез, Кырлайда салынган.
Халык авыз-поэтик иҗаты катып калган бер нәрсә түгел.» Бер өлеше үлә, онытыла, яңалары туа, үзгәрә, яңара, яхшыра бара. Бу процесс, әлбәттә, Тукай күз алдында булган. Халык иҗаты турындагы лекциясендә ул, мәсәлән, болай ди: «…безнең халык— шигырь вә җыр-бәетләр чыгарырга бик маил (Маил — һәвәсле, яратучан.) халык. Чү, аз гына бер нәрсә «шылт!» иттеме — инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга» (II, 263). Кырлайда да шул ук хәл. Бу сүзләр, бик ихтимал, барыннан да элек нәкъ менә Кырлай мисалын күздә тотып әйтелгәннәрдер.
Гади егетләр һәм кызларның җыр һәм бәет чыгарганлыкларын күреп, Габдуллада да шундый омтылыш туган дип уйларга мөмкин. Бу юнәлештә тәҗрибә дә ясап караган булырга тиеш. Кырлай мәдрәсәсендә бергә укыган Хәким Нигъмәтҗанев, мәсәлән, Габдулланың ул вакытта ук җырлар һәм бәетләр чыгаруы турында әйтә* (* Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Татгосиздат, 1948, 192 бит (бу китап моннан соң «Юбилей җыентыгы» дип аталачак).
Шулай итеп, без Габдулланы әдәбиятка якынайткан, үзенә дә сиздермичә, табигый талантын уята барып, иҗат эшенә этәргән ике факторны күреп үттек: берсе— дини-әхлакый әдәбият, икенчесе — халык иҗаты. Әдәбиятның күп кенә яктан бер-берсенә капма-каршы булган бу ике төре хәзергә тыныч кына, бер-берсенә комачауламый гына Габдулланың күңелендә яшәп киләләр. Ул дини эчтәлекле китапларны укый тора, халыкның җыр һәм әкиятләрен тыңлый тора. Әдәби иҗатның — бу ике төре арасында ниндидер бәйләнеш барлыгы хәзергә әле баланың күңеленә дә килеп карамый.
Инде менә китапка басылган җырларны, бәетләрне күргәч, «Бәдәвам»га гына түгел, хәтта «Таһир-3өһрә»гә дә охшамаган мәхәббәт шигырьләрен укыгач, Габдулланың ничек гаҗәпләнгәнлеген күз алдына китерү кыен түгел.
Эш болай була. Габдулланың Уральскидагы апасы (атасының сеңлесе) Газизә энесенең кеше кулында яшәгәнен ишеткәч, үз янына алдырырга карар иткән. Аның үтенече буенча Кушлавычтан Бәдретдин дигән кеше Кырлайга килә һәм Сәгъди белән Зөһрә апаның ризасызлыгына карамыйча, суд белән куркытып, Габдулланы алып китә. Шушы килеш Габдулла яңадан туган авылына әйләнеп кайтып, Бәдретдин өендә айга якын тора, хәтта мәдрәсәгә дә йөри.
Булачак шагыйрьнең язмышында шактый зур роль уйнаган вакыйга нәкъ менә Кушлавычта, Бәдри өендә булган. Бу турыда Тукай үзе болай яза. «Кич белән китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһел-җөләсә» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыгындагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать мин Кырлайда чакта да тик «Газизә» вә «Сөбателгаҗизин»нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм вә китапта шундый сүзләр дә була микәнни? — дип, үземә сөаль бирә идем» (IV, 24).
К. Насыйриның «Фәвакиһел-җөләсә» (1884) исемле китабы кырык рауза — бүлектән торып, һәр бүлектә теге яки бу мораль-әхлак һәм көнкүреш мәсьәләләре яктыртыла һәм мисал итеп хикәя-анекдотлар китерелә. Соңгы, 40 бүлегендә, күп санда татар халык җырлары, бәетләр, мәкальләр һәм табышмаклар тупланган.
Халык иҗаты үрнәкләрен җыеп чыгару үзе генә дә зур эш булыр иде. Әмма К. Насыйри, моның белән генә чикләнмичә, җыр һәм бәетләрне эчтәлек һәм форма ягыннан анализлау омтылышы да ясаган. Шунысы әһәмиятле: ул халык поэзиясенең идея-художество сыйфатына югары бәя биргән. Бер җырга карата, мәсәлән, ул болай ди: «…Моннан артык бәләгатьле шигырь ниндәен кирәк»* (* «Фәвәкиһел-җөләсә», 555 бит.). Җырлардан тыш, китапка тагын «Чәй бәете» һәм «Уңмаган килен» бәете кертелгән. Соңгысы турында К. Насыйри болай дип яза: «Бу бәет һәм яхшы кагыйдәле тәсныйф кыйлынган бәеттәндер, вәзене мөфагыйлен фәгулендер. Бәдәвам көе шикелледер»** (** Шунда ук, 579 бит.).
Ниһаять, 40-раузада Г. Кандалыйның Сәхипҗамал, Фәрхи һәм Бәдига исемле кызларга адресланган шигъри хатлары да бар. К. Насыйри бу әсәрләрнең үлчәвен билгели һәм аларның тел, стиль, сәнгатьлелек ягыннан югары торганлыгын әйтеп үтә.
Билгеле, 600 битле китапны баштан ахырына чаклы укып чыгарга Габдулланың вакыты да, мөмкинлеге дә булмаган. Китапны актара башлап, ул, күрәсең, шигырьләргә юлыккан да кызыксынып укый башлаган, укыган саен гаҗәпләнә барган.
Аны гаҗәпләндергән нәрсә иң әүвәл шул: мондагы шигырьләр элек укылган тезмә әсәрләргә бер дә охшамаганнар. Аларда уңмаган киленнең көндәлек тормышы тасвирлана. «Түбән» сүзләр дә бар анда, Кандалый шигырьләрендә исә мәхәббәткә караган «оят сүзләр» дә бар. Шунысын әйтергә кирәк: Габдулла бу шигырьләргә һәм бәетләргә гаҗәпләнә, бары гаҗәпләнә генә, әмма кире какмый. Хәтта, киресенчә, «актыктагы шигырьләрен бик яратып (ассызык безнеке. — И. Н.) укыйм вә аңларга тырышам» (III, 24), ди ул.
Кыскасы, Кандалый шигырьләрендәге һәм бәетләрдәге яңалык, саф татар теле һәм көндәлек тормыш, Габдуллага аңлаешлы гади күренешләр сокландыра аны.
Китапка урнаштырылган җырларга килгәндә, алар, һичшиксез, Габдуллага яңа дөнья ачкан кебек булалар. Моңарчы ул халык җырларын аларның әһәмияте, кирәклеге турында уйламастан ярата иде. Язма әдәбият белән җырлар арасында ниндидер бәйләнеш булуны башына да китерә алмый иде. Ә биредә исә ниндидер Гайнетдин яисә Миңлебайлар, Фатыйма яисә Мәрьямнәр тарафыннан чыгарылган җырларны китапка басканнар. Бу шигырьләр бик тә бәләгатьле (Бәлагатьле — җитлеккән, житем.), дигәннәр хәтта. Ә китапны Габдулла ялган сүзләр язылу ихтималы булмаган изге нәрсә итеп санарга күнеккән.
Шушы килеш «Фәвакиһел-җөләсә» китабы халык иҗатын Габдулла күзендә бик югары күтәрә, аның кирәклеген һәм әһәмиятен аңларга этәргеч ясый.
1895 елның кыш кергән чаклары. Бәдри Габдулланы Казанга алып килә. Мөхәммәтвәли белән Газизә көтмәгәндә аны очратып, үзләренә кунарга алып китәләр, еллар буе җыелган наз һәм иркәләрен Габдуллага түгеп, яңадан Бәдригә тапшыралар.
Башта  Габдулланы Җаекка алып китәсе кеше Алтыбиш Сапыйны, аннары аның эшләре беткәнне көтеп, Казанда ике атнага якын вакыт үтә. Бу вакыт эчендә Габдулла, билгеле, Казан урамнарында йөргәндер, Казан турындагы элекке хатирәләрен яңарткандыр.
Ниһаять, Габдулла тирән чанага утырып, Җаек ягына юнәлә. Анда исә булачак шагыйрьнең тормышында яңа дәвер башлана иде…
 
(Чыганак: Нуруллин И. Тукай иҗаты. – Казан: Казан унив. нәшр., 1964. – 112 б.)



 Нуруллин И. Тукай иҗаты

Эчтәлек >>>

Беренче тәэсирләр >>>
Мәктәп баскычлары >>>
Таңгы җырлар >>>
Азатлык җырчысы >>>

Комментарий язарга


*