ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Тукай — революцион демократ шагыйрь

(Тукай эстетикасы турында мәкаләләр җыентыгыннан)

Татар совет әдәбият белемендә Тукайның иҗтимагый позициясе инде билгеләнде. Ул революцион демократизм позициясендә торучы шагыйрь итеп карала. Ләкин Тукайның революцион демократ буларак формалашуының конкрет барышы мәсьәләсендә фикер башкалыклары бар әле. Күп кенә тикшеренүчеләр шагыйрьнең идея-политик үсешендә бернинди дә борылышлар, сикерешләр күрмиләр, аны революцион демократ дип атау барлык нәрсәне дә аңлата дип уйлыйлар. Ә кайберәүләр Тукай әдәбиятка өлгергән революцион демократ булып килеп керде дип ачыктан-ачык белдерәләр.
Безнең уебызча, Тукайның революцион-демократик карашлары беренче рус революциясенең барышы белән бәйләнешле рәвештә акрынлап формалашты. Тукай революцион-демократик позициягә ныклап аяк басканга чаклы, кыска гына булса да, бер чор үткәрде.
Башта бер нәрсәне ачыклыйк: нәрсә соң ул революцион демократизм, кем ул революцион демократ? Россиядәге революцион демократизмның классик чоры, билгеле булганча, XIX гасырның икенче яртысы. Азатлык хәрәкәтенең пролетар этабы башлангач, илдә революцион демократизмга җирлек калдымы?
В. И. Ленин «Социализм һәм крестьяннар» (1905) исемле мәкаләсендә болай язган иде: «Хәзерге Россиядә революциянең эчтәлеген көрәшүче ике көч түгел, ә төрле һәм бер-берсенә башка булган ике социаль сугыш тутырып тора: берсе аның хәзерге самодержавие-крепостнойлык строе эчендә, икенчесе киләчәк эчендә, инде безнең күз алдыбызда туып килә торган буржуаз-демократик строй эчендә. Берсе — азатлык өчен (буржуаз җәмгыять азатлыгы өчен), демократия өчен, ягъни халык самодержавиесе өчен гомумхалык көрәше, икенчесе — җәмгыятьне социалистик итеп төзү өчен пролетариатның буржуазиягә каршы сыйнфый көрәше»* (* В. И. Ленин.    Әсәрләр,    9 том,    280—281битләр (тәрҗемәсе  «XX  йөз  башында  татар  әдәбияты   (очерклар)» дигән китаптан алынды, 8 бит).).
Беренче социаль сугышның, ягъни буржуаз-демократик революциясенең эчтәлеген тәфсиллерәк төстә Ленин түбәндәгечә    билгели: «Ул күп дигәндә, җирне крестьяннар файдасына өр-яңадан бүлеп бирә,   республика   урнаштыруга кадәр барып, эзлекле һәм   тулы   демократизм үткәрә, авыл тормышыннан гына түгел, бәлки фабрика тормышыннан да азиячел кабала күренешләрен тамыры белән йолкып ташлый…»* (* В. П. Ленин. Әсәрләр, 9 том, 40 бит.).
Күренә ки, XX йөз башында да    революцион-демократик көрәш өчен җирлек киң әле.
Димәк, беренчедән, барлык җирләрне халык милкенә әйләндерү, икенчедән, самодержавиене бәреп төшереп, демократик строй урнаштыру, өченчедән, иҗтимагый тормыштагы, көнкүрештәге һәм идеологиядәге барлык феодализм калдыкларын бетерү өчен көрәшүчеләр революцион демократлар булалар.
Әдәбиятка яңа аяк баскан яшь Тукайның иҗтимагый-политик карашларында әнә шул сыйфатларны, бигрәк тә баштагы ике сыйфатны таба алабызмы? Фактик материал яшь шагыйрьнең әле ул югарылыкка күтәрелеп җитмәгәнлеге турында сөйли.
Тукай XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең идеяләре белән сугарылган килеш әдәбиятка килде. Ә бу мәгърифәтчеләр, билгеле булганча, революцион демократизм югарылыгына күтәрелә алмаганнар иде әле. Алар халык массасының, аеруча крестьяннарның авыр хәлдә, хәерчелектә яшәүләренең сәбәбен мәгърифәттән, культурадан читтә торуда күрделәр һәм халык бәхете өчен көрәшнең төп чарасы итеп мәгърифәтне алга сөрделәр. Тукай да, революция инде башланган булуга карамастан, билгеле бер вакытка кадәр шул ук карашлар дәрәҗәсендә калды. Аңа алгарак китәргә шул вакытта җәелеп киткән конституцион иллюзияләр комачаулады.
Тукай, М. Гафури, Г. Камал һ. б. демократ язучылар кебек үк, 1 октябрь манифестының, конституция вәгъдә итүнең һәм дума чакыруның революцияне туктату өчен патша хөкүмәте тарафыннан ясалган маневр гына булуын аңламыйча, боларны шатланып каршы
алды. «Күрең (Күрегез.) патша хәзрәтен, җуйды халык хәсрәтен» («Иттифак хакында», 1905), — дип чыкты. Манифест китергән «җимешләрдән» файдаланырга чакыра башлады:

Бу хөррият манифест государьдыр,
Кадерен белеп, кирәкләрне сорыйк имди.
(„Дусларга бер сүз», 1905.)

Тукай фикеренчә, халыкны коллыктан һәм хәерчелектән коткару өчен төп эш эшләнгән: азатлык бирелгән, Дума шул азатлыкны ныгытыр, крестьяннарны җир белән тәэмин итәр. Хәзер исә халыкны аң-белемгә, мәгърифәткә өндәргә һәм шул нигездә эш эшләргә һәм яшәргә өйрәтергә генә кала.

Гыйлем белмәс хайваннарга без охшамыйк,
Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк;
Диңгез якасында торып, без сусамыйк, —
Хөрриятнең диңгезләре ташый имди.
(„Дусларга бер сүз»)

1906 елның урталарына кадәр язылган поэтик һәм публицистик әсәрләренең күпчелегендә шул ук мәсьәлә — мәгърифәтчелек мәсьәләсе куела. Бу яктан 1906 елның апрелендә басылып чыккан «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы»* (* Г. Тукай. Академик басма, II том, 1948, 125 бит. («Академик басма» дигәндә һәр урында 1943 һәм 1948 елда чыккан томнары күздә тотыла).) исемле мәкаләсе аеруча характерлы. Милләтне уяту һәм алга җибәрү өчен,— ди Тукай, — без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, газета мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихат вә иттифак (Берләшү, бергәләп эшләү.) сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик».
Мәсьәлә нәкъ XIX йөз татар мәгърифәтчеләрендәгечә куела.
Турыдан-туры крестьян тормышын чагылдыруга багышланган «Мужик йокысы» шигыреннән дә Тукайның революцион демократизм югарылыгына күтәрелеп җитмәгәнлеге күренеп тора. Ул болай ди:

Мал юк дип зарланма,
Үзеңнән-күр аны;
Чәч иген, җир яхшы —
Алырсың дөньяны *.
(* шигырь Кольцов шигыреннән файдаланып язылган. Тукай өсти, үзгәртә. Югарыда китерелгән строфа, мәсәлән, Кольцовта юк. Ул Тукайның үзенеке.)

Димәк, крестьяннарның авыр хәлдә яшәвенең, хәерчелегенең сәбәбе үзләрендә, ягъни аларның «ялкаулыгында», «аңкаулыгында», «булмаганлыгында».
Ләкин Тукайның политик аңы, революция елларына хас булганча, гаять тиз үсте, һәм 1906 елның урталарыннан башлап инче ул цҗтимагый-политик мәсьәләләрне бөтенләй яңача яктырта башлады.
Алыйк җир һәм крестьяннар мәсьәләсен. «Петр бабай хикәяте»* (* «Фикер»,  1906, № 28, 28.) исемле тәрҗемә әсәрендә ул, мәсәлән, помещик белән крестьяннар арасындагы каршылыкны чагылдырып үтә.
«Государственная Думага»* (* «Фикер», 1906, № 39, 22/Х.) шигырендә крестьян мәсьәләсенең кадагы җирсезлектә икәнлеген ачыктан-ачык әйтеп китә:

Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек,  кайда  җир?
Бирәм дидең, вәгъдә бирдең,
Күрсәт җирен? Кайда?  Бир!

1906 елның икенче яртысында Тукайның Россия дәүләт строена карашында да билгеле бер борылыш ясалды. Шул ук «Государственная Думага» шигырендә ул, Думага мөрәҗәгать итеп, болай ди:

Ник куылдың син үзең соң,
Ник кумадың үзләрен?

Ачык булса кирәк, сүз Думаны куып тараткан көчнең, ягъни хөкүмәтнең үзен куарга кирәклек турында бара.
Яшәп килә торган политик тәртипләрне революцион юл белән үзгәртү турындагы идея «Соры кортларга» (1906) шигырендә дә ачык әйтелгән. «Хөрриятә» (1907) шигырендә исә шагыйрь, Россиядәге социаль-политик хәлне тасвирлап, туп-туры болай ди:

Зөбанилар, кылыч, туплар, казак, мылтык, палачларлә (1)
Мохатыз (2) һәр җәһәттән   саг вә сулдан (3), зир вә баладан (4).
((1) Палачлар   белән;  (2) чолганып  алыну, дан, (3) уң һәм сулдан; (4) ас һәм өстән.)

Шулай итеп, 1906 елның икенче яртысында Тукай, самодержавиене аударып, илдә демократик тәртипләр урнаштырмый торып, халыкка чын ирек, крестьяннарга җир алып булмаячак дигән фикергә килә. Ягъни ул революцион демократ булып формалаша. Әнә шул идея, демократик строй өчен көрәш идеясе, аның «Китмибез!» шигырендә аеруча үткен һәм тирән итеп әйтелгән: «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!» Ягъни яшәп килә торган Россия түгел, бәлки шул «зөбанилардан», «кылыч, туплардан», «палачлардан» азат булган демократик Россия.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>

 




{mospagebreak}

Тукайның аз вакыт эчендә зур идея-полптик эволюция кичереп, революцион-демократик позициягә ныклап аяк басуына китергән сәбәпләр нидән гыйбарәт соң?
Бу, беренчедән, 17 октябрь манифестына һәм Беренче дәүләт думасының чакырылуына да карамастан, илдә революциянең дәвам итүе, ә крестьян кузгалышларының хәтта көчәя төшүе; икенчедән, Уральск шәһәрендә барган революцион хәрәкәт һәм яшь шагыйрьнең бу хәрәкәткә тегеләйме, болаймы катнашуы; өченчедән, революцион, аеруча большевистик матбугат (газета мәкаләләре, листовкалар, брошюралар)* (* 1906 елның башында Тукай «Война и Дума» исемле большевистик эчтәлекле брошюраны тәрҗе-лә итеп, шуның бер әчешен «Әльгасрел-җәдит» журналының 4 һәм 5 саннарында бастырып чыгара.). Ниһаять, 1906 елның җәендә Беренче дәүләт думасының куылуы тулып ташырга җиткән савытка соңгы тамчы булып төшә, һәм Тукайның фикерләре тәмам ачылып җитә.
Ләкин Тукай бөтен халыкка ирек, ә крестьяннарга җир бирүнең генә төп мәсьәләне — хезмәт ияләренә шатлыклы, бәхетле һәм мул тормыш тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү өчен җитмәвен аңлый иде. Аның фикеренчә, капитализм тудырган бүре законнарын бетереп, кешеләр арасында дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтләре, ягъни социализм урнаштыру кирәк. «Соры кортларга» шигырендә (1906, июль) үзенең юлын-мәсләген «бөтенләй социаллардай», ягъни социалистларныкы кебек дип атый. «Шартлар»* (1906, ноябрь) (* Академик басма, II том, 144 бит.) исемле фельетонда инде ул чын кешелеклелек һәм гаделлекнең «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча» булмаячагын әйтә.
Ләкин Тукай социалистик җәмгыять төзүнең фән белән исбат ителгән юлын аңлаудан бик ерак тора иде әле. Ул социалистик идеалга ирешү өчен, ирек һәм җир өчен булган революцияне киң мәгърифәтчелек эшләре белән, кушып җибәрү җитә дип уйлады. Ягъни азатлык һәм җир алган халык матбугат һәм мәктәп, әдәбият һәм сәнгатьтән файдаланып, үзен әхлак һәм культура ягыннан күтәрсә, тормыштагы әшәкелекләр акрынлап бетәр, дип ышана иде. «Укымак — дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр»* (* Шунда ук,   136 бит.),—ди Тукай. Театрның ролен турыдан-туры болай билгели: «Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер» («Театр», 1907).
Безнең алдыбызда — мәгърифәтчелек. Ләкин ул XIX йөз татар демократларының мәгърифәтчелеге дә, Тукайның башлангыч иҗат чорындагы үз мәгърифәтчелеге дә түгел инде. Ул — революцион-демократик мәгърифәтчелек.
Менә революция җиңелеп, реакция еллары башланды. Реакция идеология өлкәсенә дә бик нык кагылды. Революциянең юлаучылары, революцион традицияләрдән ваз кичеп, демократиядән читләштеләр һәм халыкка хыянәт юлына бастылар. Әнә шул шартларда Тукай Казанга килде. Ләкин ул, обстановканың уңайлы булмавына карамастан, революцион-демократиядән бер карыш та читкә китмәде. «Көзге җилләр», «Сайфия», «Авыл халкына ни җитми», «Золым» кебек крепостнойлык калдыкларын һәм капитализм күренешләрен тирән чагылдырган әсәрләренең шушы чорда язылуы, югары идарә кешеләренә, административ-политик тәртипләргә һәм либералларга, буржуаз милләтчеләргә каршы юнәлдерелгән сатирасының көчәюе әнә шуны күрсәтә.
Бер момент аеруча кызыклы: Тукай бу елларда халыкның, аерым алганда крестьяннарның, тынып калуына, язмышка буйсынып яшәвенә, пассивлыгына ачына, 1905 елның кабатлануын җаны-тәне белән тели. Менә ул, «Сабыр төбе сары алтын» дигән мәкальне үзгәртеп, болай ди: «Бәрәңге — мужикларның гаять тә сабырлылыгы өчен килеп чыккан сабыр төбе»* (* Академик басма, II том, 371 бит.).
Дингә ябышып ятуның һәм дин башлыклары эшчәнлегенең әнә шул сабырлыкны, пассивлыкны көчәйтүен әйтә: «Кит, китап! Сабыр ит дип әйтмә, ул (ачлык.— И. Н.) халык көчен ашый»* (* Академик басма, II том, 33 бит.), «Көчләү сине сарих: золым иман белән» («Золым»), «хисапсыз әйләгән ихсан (бирү  (яратып, хөрмәтләп).) иманны һәм имананы» («Авыл халкына ни җитми»).
Тукайның дөньяга карашы бу чорда нинди юнәлештә үсте соң?
Зур идея-политик борылыш, сыйфат сикереше күреп булмый, әлбәттә, ләкин фактлар билгеле бер эволюция булганлыгы турында сөйлиләр. Бу эволюция асылда мәгърифәт чараларының тормыштагы ролен аңлау мәсьәләсенә карый.
Революцион демократ Тукайның мәгърифәтчелек иллюзияләре, ягъни мәгърифәт ярдәмендә холыкларны үзгәртү, кешеләр арасында дуслык, туганлык, хезмәттәшлек мөнәсәбәте урнаштыру хыяллары иң элек илнең экономик үсешендәге объектив барышка килеп төртелде. Эш шунда: 1905 елгы революциядән соң капитализмның үсеш темпы бермә-бер артып, бер якта байлык туплау, икенче якта хәерчеләнү, авылда крестьяннарның диференциацияләнү процессын тагын да көчәйтте. Тукай әнә шул хәлне күрми калмады, билгеле:

Куйса монда корткалар төшкән  тешен алтын белән.
Бер телем икмәк, дип, анда назлы   нечкәбил елый.
(“Көзге җилләр», 1911.)
 
Бай киенгән франтшикларча халык тиресе белән,
Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе (Йөзү коралы,  ягъни    пароход.)
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында  ич оҗмах кеби кәйфиясе (Дача.).
(„Сайфия», 1911.)

Барлык мәгърифәтчелек чараларының капитал басымы астына төшүе шулай ук Тукай күзеннән читтә кала алмады:

Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын,
Баюдан башкага күңлен дә салмас.
Сатучылык итә бездә мөхәррир,
Әдип  исме  аңар  таглыр-тагылмас
(„Яшьләр”, 1910.)

«Словарьдан фал ачу» исемле фельетон да бу яктан бик кызыклы: «Фатих Кәрими хакында ачтым, — дип яза Тукай, — «Бер сәүдә фирмасының вәкиле» дигән сүзгә очрадым. Башта бераз ышанмаска да ният кылган идем, соңыннан, аның хәзер үзеннән эш күрмәгәнлеге, бәлки нәширләр (Китап  яки газета басып таратучылар.) әмере илә заказ мәкаләләр язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем»* (* Академик басма, II том, 303 бит.).
Капиталистик мөнәсәбәтләр тамыр җәеп барган бер вакытта мәгърифәтчелек чараларының «әхлак төзәтү», кешеләр арасында чын кешелекле мөнәсәбәт урнаштыру юнәлешендәге нәтиҗәләре, әлбәттә, юк дәрәҗәсендә. Бу нәрсә дә Тукай әсәрләрендә үзенең чагылышын таба башлый. «Бәрәңге вә гыйлем» (1912) шигырендә ул бәрәңгенең халык тормышына авырлык белән генә килеп керүен сөйли дә шигырьне болай тәмам итә:

Син алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем,
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен.

Биредә «башла» сүзе бик характерлы. Чөнки бу сүз 1912 елда әйтелә. Ә бит ул вакытта инде вакытлы матбугатның дөньяга килүенә җиде ел үтеп киткән, милли әдәбият алга зур адым ясаган, уку-укыту эшләре дә шактый уңышларга ирешкән була. «Казан вә Казан арты» (1912) шигырендә тагын да ачыграк әйтелә:

Бер борыл да, әй Казан, син бу Казан артын кара
Нур чәчәсең, бар өязгә, үз өязең кап кара.

«Йолдыз»дан да курка» шигырендә Тукай, мәгърифәтнең барлык чыганакларыннан файдалану түгел, бәлки «гөнаһсыз» гына «Йолдыз» газетасын кулына алырга да курыккан крестьян образын гәүдәләндерә.
Димәк, сүз культура казанышларының киң халык массасына ирешә алмавы турында бара. Башкача булуы да мөмкин түгел: ничек инде «ач авыл, мохтаҗ авыл», «аһ-ваһыннан һич тә бушанмый» торган крестьян культура байлыгыннан тиешенчә файдалана алсын!

(Дәвамы киләсе биттә) >>>




{mospagebreak}

Тукайның иҗтимагый-политик карашларының алга китеше большевистик идеяләр, аерым алганда, X. Ямашев тәэсиренә дә бәйләнгән. Халык шагыйренең большевик X. Ямашевка олы ихтирамы безгә билгеле («Хөрмәтле Хөсәен ядкаре»). Тикшеренүчеләрнең әйтүенә караганда һәм шагыйрьнең үз сүзләреннән («Тагын бер хатирәм») күренгәнчә, Тукай Ямашев белән тыгыз аралашкан. Билгеле, башка мәсьәләләр белән беррәттән, культураның һом мәгърифәт чараларының роле турында да алар арасында сүз булгандыр. Бу очракта «Казан мөхбире» газетасының 1908 ел 18 январь санында басылган «Габдулла фикеренчә тәрәкъкый (Алга китеш, прогресс.)»  исемле фельетон бик кызыклы. Биредә милли культураның үсүенә шатланып, киләчәкне бары шул культураның чәчәк атуына гына баглап караган бер яшь «милләтче» турында сүз бара. Менә «милләтчебез» шәһәрнең эшчеләр яши торган районына килә һәм арыган, әлсерәгән кешеләрнең, завод капкасыннан чыгып, җиргә баткан торакларына кайтуларын һәм башка шундый күңелсез хәлләрне күрә. Нәтиҗәдә ул «Бөтен татар халкының әдәбиятын йөк-йөк китереп, бу завод урамнарына аударганда да, бөтен татар халкының, дөресендә, бөтен дөнья мәктәпләрен бу завод урамнарына китереп куйганда да, бу фәкыйрьләрнең ул әдәбияттан, ул мәктәпләрдән файдалана алмаслыклары, аларның йокларга да, ашарга да вакытлары юклыгы, бәлки бу кадерле затлар берлә файдаланыр өчен, әүвәлдән халыкка икенче төрле дару кирәклеген аңлый. Цензура шартларында автор, әлбәттә, шуннан артыгын әйтә алмаган. Ләкин без нинди дару турында сүз барганлыгын бик яхшы аңлыйбыз. Бу — барлык төр эксплуатацияне юкка чыгарып, культура хәзинәсен халык милкенә әйләндерүче социалистик революция. Эчтәлеге һәм X. Я. имзасы бу мәкаләнең Ямашевныкы булу ихтималы турында сөйли. Ләкин шунысы бәхәссез: мәгърифәт һәм культура турында марксистик карашлар матбугат ашамы, телдәнме Тукайга ирешкән, һәм ул аңа йогынты ясамый калмаган.
Кыскасы, Тукай тормышының барышы һәм революцион социал-демократик идеяләр тәэсирендә мәгърифәтчелек чараларының үзалды торганда гына экономик һәм социаль каршылыкларны, капитализм тудырган әшәкелекләрне бетереп, кешеләр арасында дуслык, туганлык, хезмәттәшлек урнаштыра алмаганлыгын, моның өчен ниндидер куәтлерәк көч кирәклеген аңлый башлый. Ягъни аның дөньяга карашында билгеле бер эволюция була. «Аң» шигырендә ул, мәсәлән, «бишенче» елда күңеле керсез, саф булса да, башы «аңгы-миңге» булганлыгын әйтә дә:

Шул    сәбәптән   дусны     дошманнан    дөрес фәрык (1) итмичә,
Куп саташтырдык рәзил (2)   шайтанны    чын    инсан (3) белән, —
((1) Аеру;  (2) яман, түбән;  (3) кеше.)

ди. Инде 1912 ел җиткәч, ул болай ди:

Үтте инде, дусларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән

«Уянгач бер эшем» (1913) мәкаләсендә дә шагыйрь шуңа охшаш фикер әйтә, ягъни ул үзенең җиде ел иҗат гомерен уяулы-йокылы хәлдә үткәргән дә хәзер генә «мәңге йокламаска дип» уянган.
Тагын бер характерлы факт бу үзгәрешнең, бу эволюциянең нәкъ менә Тукай карашларындагы мәгърифәтчелек иллюзияләренең җимерелә баруыннан гыйбарәт икәнлеге турында сөйли. Без аның 1913 елда язылган «Ике ихтар» исемле заметкасын күздә тотабыз.
«Юбилей мөнәсәбәте белән»* (1913) (* Академик басма,  II том, 390 бит.) дигән фельетонда Тукай, Романовлар нәселенең патшалык итүенә 300 ел тулу уңае белән, хөкүмәттән приют салырга рөхсәт сораучылардан көлә һәм үз симпатиясенең кызлар гимназиясе ачарга йөрүчеләр ягында икәнлеген сиздерә.
Бераз вакыттан соң ул шушы мәкаләсенә каршы әлеге заметканы яза һәм болай ди: «Әле генә үткән 52 нче номердагы баш мәкалә гәрчә минем мәкаләм булса да, хәзер мин андагы мәгънәләрдән шактый читтә торам» (ассызык безнеке. — И. Н.). Фельетонның язылу сәбәбен күрсәтеп, ул дәвам итә: «Моннан ике ай элек миңа, гүя бөтен халык бердән: намаз! дип кычкырган, мин исә сикереп торганмын да, ястүме, ахшаммы — тикшермичә, бер нәрсә укыганмын»* (* Шунда ук, 195 бит.).
Ачык булса кирәк, Тукай приютчылар һәм гимназиячеләр арасындагы ахмак бәхәскә катышуда үзен гаепләве белән приютчыларның гына түгел, бәлки гимназиячеләрнең дә халыкның фикерен төп мәсьәләдән читкә алып китүләрен аңлавын күрсәтә. Тукай хәзер белә: бер түгел, йөз гимназия дә, яшәп килүче тәртипләр сау-сәламәт калганда, хезмәт ияләренә бәхетле тормыш китермәячәк. Заметкада үткәрелгән фикер белән «Габдулла фикеренчә тәрәкъкый» фельетонындагы куелыш арасындагы ошашлыкны күрү кыен түгел.
Шулай итеп, без Тукай иҗтимагый-политик карашларының үсешен күздән кичердек. Кыскача әйткәндә, ул шуңа кайтып кала:
1906 елның урталарына кадәр. Революцион демократизм югарылыгына күтәрелмәгән мәгърифәтчелек.
1906 елның икенче яртысы — 1907. Революцион-демократик мәгърифәтчелек.
1908—1913. Революцион-демократик мәгърифәтчелекнең дә капиталистик чынбарлык алдында көчсезлеген төшенү һәм җәмгыятьне үзгәртеп кору икенче бер куәтлерәк, радикальрәк чарага бәйләнгән икәнлеген сизенә башлау.
Тукай иҗтимагый-политик карашларының үсеше аның әдәби-эстетик карашлары формалашуда һәм үсүдә нинди роль уйнады соң? Бу урында, киң җәелмәстән, мисал өчен әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый роле турындагы фикерләренә генә тукталып китик.
Әгәр яшь Тукай башлангыч чор иҗатында барлык нәрсәнең ачкычы — мәгърифәт дип караган икән, әдәбият һәм сәнгатьнең ролен дә мәгърифәтне пропагандалауда, халыкны, аң-белем белән коралланып, нәтиҗәле хезмәткә һәм культуралы тормышка чакыруда күрергә тиеш иде. Һәм бу шулай булды да. Каләмгә мөрәҗәгать итеп, ул, мәсәлән, болай ди:
 
Укырга чакырып яз, укуның кыйммәтен тәкъдир ит, кадерен  аңлат; Наданлыкның начарлыгын,  агу икәнлеген  аңлат *.
(* «И  каләм!»   (Хәзерге телгә  күчерелгән.)   Г. Тукай. Әсәрләр, дүрт  томда.  I  том,   1955,  220 бит.)

Яисә аның «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы» мәкаләсен искә төшерик. Татар милләтен дә фән, техника, культура ягыннан башка алдынгы милләтләр дәрәҗәсенә күтәрү чараларыннан берсе итеп, Тукай музыка һәм сынлы сәнгатьне телгә ала.
Революцион демократ булып формалашкач исә, Тукай әдәбият һәм сәнгатьнең бурычы мәгърифәткә өндәү генә түгел, бәлки җәмгыятьне үзгәртеп коруда революцион көрәш коралы булуын да күрә башлый. «Соры кортларга» шигырендә ул, мәсәлән:

Яза күрмә, җитәр,  артык,  Тукаев,  вастрок бар  бит;
Куярлар  астырып дарга,    ятып тор бер дә кузгалмай! —

ди. Сорау туа: белемгә, мәгърифәткә өндәгән өчен генә инде бу чорда кемне төрмәгә япсыннар да кемне дарга ассыннар? Димәк, шагыйрь үз поэзиясен яшәп килүче социаль-политик тәртипләргә һөҗүм итүче поэзия итеп карый һәм, гомумән, халыкка хезмәт итәргә чакырылган әдәбият һәм сәнгать шундый булырга тиешлеген сиздерә.
Ләкин әле бу чорда Тукай «холыклар төзәтү» бурычын да әдәбият һәм сәнгать өстеннән төшерми. Театрның әһәмиятен һәм бурычын билгеләп, ул, мәсәлән, болай ди:

Вә ул дарелголүм (Белем, гыйлем  йорты.), дареләдәптер (* Әдәп йорты.),
Холыкларны төзәтмәккә сәбәптер.

Казан чорында инде, бигрәк тә 1912—1913 елларга таба, Тукай әдәбиятның һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен тагын да дөресрәк һәм тирәнрәк аңлый башлады. Аныңча, әдәбият һәм сәнгать тормыш тәртипләрен тамырыннан үзгәртеп корырга сәләтле көчкә (без әйтер идек: социалистик революциягә) хезмәт иткәндә генә үзенең бурычын үти. «Әйе, шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка»* (* Академик басма, II том, 32 бит.) — дигән сүзләре, әлбәттә, очраклы түгел иде. Тукай фикеренчә, әдәбият изгелек, кешелеклелек, гуманлык турындагы абстракт идеяләрне вәгазьләү белән түгел, бәлки чынбарлыкның реаль фактларын, тормыш күренешләрен дөрес чагылдырып, укучыны уйланырга мәҗбүр итәргә, яшәп килүче стройга каршы укучыда актив көрәшкә омтылу тәрбияләргә тиеш.


(Чыганак: Нуруллин И. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).





 

Комментарий язарга


*