ТАТ РУС ENG

Рамазанова Дөрия Г.Тукай әсәрләренең тел үзенчәлекләре бүген дә актуаль

 
Теге яки бу язучының тел-стиль үзенчәлекләрен тикшерү телебезнең үсеш-үзгәрешен, функциональ мөмкинлекләрен өйрәнергә ярдәм итә, язучы яшәгән чорны, шул чорга хас телне өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Диалектизмнар язучылар тарафыннан төрле максатларда файдаланыла: әдәби телдә теге яки бу төшенчәне белдерергә сүз булмаса, әсәрдә тасвирлана торган вакыйгаларда җирле колоритны чагылдыру өчен (моның классик үрнәге итеп Г.Бәшировның «Намус», «Җидегән чишмә» һәм «Туган ягым – яшел бишек» әсәрләрен күрсәтеп була), персонажларның образларын тирәнрәк һәм үтемлерәк итеп ачу өчен (аеруча ачык мисал итеп шул ук «Намус» романын, Г.Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», «Сүнмәс утлар» романнарын, башка күп кенә әсәрләрне күрсәтеп үтәргә мөмкин), ниһаять, язучының үз диалекты да аның әсәрләрендә чагылыш табарга мөмкин.
Атап үткән моментларның беренчесе – теге яки бу төшенчәнең атамасы әдәби телебездә урын ала алмавына төрле сәбәпләре булырга мөмкин. Биредә, бу мәсьәләне махсус өйрәнү максаты куелмаса да, аның бер-ике ягын кыскача гына күрсәтеп үтми булмый. Соңгы елларда туган телебезнең торышы, аны көн тәртибенә кую мәсьәләләре аеруча активлашты. Шушы уңайдан татар халкының милли үзенчәлекләре, матди һәм рухи мәдәнияте белән бәйле төшенчәләрнең әле һаман да сүзлекләрдә урын алып җитә алмавы ачыкланды. Диалектологларның, кәсеп-һөнәр лексикасын өйрәнүчеләрнең хезмәтләрен исәпкә алмаганда, бу мәсьәләләр белән махсус шөгыльләнүчеләр күренми әле.
Төп мәүзугыбызга кире кайтсак, диалектизмнарны әдәби әсәрләрдә куллануда төрле язучы төрлечә эш итә. Г.Тукайның 1955-56 елларда чыгарылган 4 томлык сайланма әсәрләрен махсус укып чыгу атаклы әдибебезнең тел мәсьәләсенә бик җитди мөнәсәбәттә булуын күрсәтте.
Г.Тукай әсәрләрендә диалектизмнар чагыштырмача аз очрый. Без аларны, тел белемендә кабул ителгәнчә, фонетик, морфологик, лексик төркемнәргә бүлеп карыйбыз (беренче цифр томны, икенчесе мисал алынган битне белдерә).
Чын диалекталь фонетик күренешләрдән йозрык (IV, 92) – әд. йодрык, иңгүче (II, 205) –иңүче, исеңгә (I, 95) – исеңә, нәселеңгә (I, 86) – нәселеңә, өстеңгә (I, 89) — өстеңә кебек очракларны күрсәтергә кирәк. Билгеле булганча, ике сузык арасындагы с авазының яңгыраулашуы казан арты, бигрәк тә мамадыш, һәм тагын минзәлә сөйләшләрендә, билгеле бер төркем сүзләрдә (изән – әд. идән, казак – кадак, Изел – Идел, йозрык – йодрык, Бәзертдин – Бәдертдин) шактый даими характердагы күренеш. ң авазы янында г авазы әйтелү дә Г.Тукайның туган сөйләшендә, ягъни хәзерге Дөбъяз, Әтнә, Арча, Биектау төбәкләрендә, актив күзәтелә торган үзенчәлекләрнең берсе.
Әдәби телдәге -ый/-и(й) дифтонгы урынына аның киң вариантын (бараем, киләем, белмәем) куллану Г.Тукайның, нигездә башлангыч иҗатында күзәтелә: язаем (I, 25) – әд. языйм, ниндәй (I, 26) – нинди, түзмәерди (I, 27) – түзми иде, ниләем (I, 29) – ни эшләйем, булмаенча (III, 89) – булмыйча һ.б. Шунысы характерлы, мондый күренеш татар теленең урта һәм себер диалектларына хас, ләкин ул урта диалектның перифериядәге (мәсәлән,    Урал төбәгендәге, Киров өлкәсе һәм Удмуртиядәге), яисә теге яки бу сәбәпләр аркасында үз эчендә генә үсеш-үзгәреш кичерә торган керәшен, касыйм сөйләшләрендә генә сакланып килә, ә Казан артында һәм Тау ягында таралган урта диалект сөйләшләрендә, мишәр диалектында бу кушымча хәзерге әдәби телдәге вариантта әйтелә.
Бер төркем сүзләр Г.Тукай әсәрләрендә борынгырак әйтелештә кулланылганнар: күләнкә (II, 240, 244) – күләгә, маңлай – әд. маңгай, зынҗыр – әд. чылбыр (ә кытай телендә җын-җыр), дәмир юл – тимер юл, уйку – йокы һ.б.
Г.Тукай әсәрләрендә морфология өлкәсенә караган диалектизмнар да күзәтелә. Мәсәлән, алмашлыкларның юнәлеш килеше даими рәвештә аңгар — әд. аңа, моңгар — моңа, шуңгар — шуңа формасында кулланыла. Билгеле булганча, -гар/-гәр кушымчасы борынгы күренеш булып санала, ул татар теленең урта диалектында, аеруча Дөбъяз, Әтнә төбәкләрендә, керәшен, бастан, нурлат сөйләшләрендә бар.
Әсәрләрдә тагын урта диалект сөйләшләренә хас булган кайсысы – әд. кайсы, ауганчыга кадәр – әд. ауганчы, торганымда – әд. торганда (чагышт.: шулай ук мамадыш, пермь сөйләшләрендә һәм тубыл-иртыш, бараба диалектларында), күрем – әд. күрермен, язарым – язармын кебек күренешләрне, җирле сөйләшләрдә генә сакланып калган мисале, мисле (I, 148, 208) чагыштыру бәйлекләрне һ.б. күрсәтергә мөмкин.
«„3аманымызның әдип вә мөхәррирләренә гаид» мәкаләсенә гаид» әсәрендә кәчәрез -күчәрбез, бөерез (бөегербез) – күтәрелербез формалары теркәлгән. Аларның тубыл-иртыш, бараба һәм том диалектларындагы барырыс – барырсыз, күрәрс < күрәрсес < күрерсез формалары белән зур охшашлыгы бар. Җирле сөйләшләрдәге мондый янәшәлекләр татар теле һәм аның әдәби төре тарихларын өйрәнгәндә һичшиксез искә алынырга тиеш.
Г.Тукай әсәрләрендә ул алмашлыгының у, шул алмашлыгының шу вариантлары теркәлгән. Шундый ук вариантлар хәзерге көндә татар теленең борынгылыкны үзендә аеруча нык саклап килә торган пермь, нократ, златоуст, тепекәй сөйләшләрендә, себер диалектларында һәм күп кенә төрки телләрдә дә яшәп килә.
Билгеле булганча, татар теленең урта диалектына, караган нурлат, минзәлә, тау ягы керәшеннәре һ.б. сөйләшләрендә -малы/-мәле  сыйфат фигыле таралган, ә казан арты
сөйләшләрендә ул күзәтелми. Әмма бу форма Г.Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорда әле кулланылышта булган булса кирәк, чөнки шагыйрьнең Әхмәт Урманчиевка язган хатында (IV, 219) һәм башка кайбер әсәрләрендә тырышмалы (әд. тырышасы, тырышырга кирәк мәгънәсендә) кебек очраклар теркәлгән.
Өченче төркем диалектизмнарны Г.Тукай әсәрләрендә кулланылган диалекталь сүзләр тәшкил итәләр. Бу төркемгә күптөрлелек хас.
Диалекталь сүзләрнең күпчелеге гади тормыш-көнкүрешкә карый, Г.Тукай иҗатында алар төрле жанрдагы әсәрләрдә, шулай да күбесенчә халык җырлары көлтәләрендә табыла: чабын (II, 15, 279) – әд. чабынлык, бүз тургай (II, 325) (камышлы сөйләшендә бастургай –бүдәнә, бистургай – тургай, касыйм сөйләшендә бустыр’ай – тургай, күрәсең, элек бу сүз киңрәк ареалда таралган булган), ызба (IV, 138,195) – өй, йорт, хәстәлек (IV, 155) – чир, хәстә төсле (II, 47) – авыру төсле, хәтем (1,178) – коръән (аеруча мишәр һәм себер диалектларында таралган), хәстә ятып (II, 337) – чирләп ятып, кортка (III, 85) – карчык, аңкаулык (I, 4) – аңгыралык, ахмаклык, зипун (I, 6) – эш алъяпкычы, пашча (IV, 102) – патша, кәпәч (II, 224) – түбәтәй (аеруча себер диалектларында киң таралган), кәкре калфак (I, 37) – сөйләшләрдә хәзер дә беләләр; әмиркан читек (I, 98) – байлар гына кия торган читек, пима (I, 13) – киез итек, чабатаңның сиксән сигез серкәсе (I, 167) – яшь кызларга, яшь киленнәргә кешелеккә кияргә чабатаның йөзен нәфисрәк юкәләр белән төрлечә бизәп ясый торган булганнар һ.б.
Күргәнебезчә, бутөркемдә мишәр диалектына хас сүзләр дә (ызба, зипун, аңкау, хәстә һәм аның нигезендә ясалган тәгъбирләр һ.б., бүрек сүзенең бүрке, күрек сүзенең күрке (II, 283, 323) вариантларында, ягъни мишәрчә кулланылуы) күзәтелә. Шулай итеп, Л.Т.Мәхмүтова һәм Н.Б.Борһановаларның казан арты сөйләшләрендә йомышлы татарларның (башта алар мишәрләрдән генә торганнар) эзе калган булу турындагы фикерләре XIX йөз азагы – XX йөз башындагы җирле сөйләш материаллары белән раслана.
Әйтеп үткәнебезчә, җирле сөйләшләрдә борынгы тел күренешләре дә сакланып килүчән була. Г.Тукай әсәрләрендә мондый типтагы борынгы сүзләр табыла: әл-аяк (1, 20) – кул-аяк, чук (I, 21, 42; III, 22) – күп, эл (III, 24) – кул, инү (I, 207) – төшү һ.б. Фәндә билгеле булганча, «кул» мәгънәсендә кыпчак телләрендә кул, угыз телләрендә әл сүзе кулланылган, ә безнең борынгы болгар бабаларыбыз телендә угыз теленә хас үзенчәлекләр күп булган дип исәпләнә. Әл сүзенең ил варианты пермь сөйләшендәге иләсә (бияләй) сүзенең тамырында сакланып калган, чуваш, якут кебек борынгы күренешләргә бай булган башка төрки телләрдә дә бар.
Г.Тукай әсәрләрен өйрәнү, хәзерге әдәби телдә кулланылышы чикле булган, яисә аерым сөйләшләрдә генә сакланып калган сүзләрнең XIX йөз азагы – XX йөз башында шактый актив һәм киң мәгънәле булган булуын күрсәтә. Мәсәлән, чигү ярдәмче фигыле, газап чигү гыйбарәсеннән кала, тагын гамь чигү (1,40), зәхмәт чигү (1, 88; III, 65) тезмә сүзләрендә дә кулланыла. Сөрү фигыле белән тагын рәхәт сөрү (II, 57) – әд. рәхәт чигү тәгъбире дә ясала алган. 60нчы елларында пермь сөйләшеннән хәттин ашкан – искиткеч, гаҗәеп сүзен язып алып кайткан идек. Г.Тукайда исә аның хәттән тыш (III, 78) чиктән тыш, хәттеңнән ашкан (I, 197) – чиктән ашкан, хәтденнән ашкан (I, 46), хәттән дә, чиктән дә тыш (IV, 121) – чиктән тыш вариантлары теркәлгән. Бу сүзнең дә тарихы кызыклы: ул гарәпчә «чик» мәгънәсендәге хәд(дә) сүзеннән, аның нигезендә чикләнүне белдерә торган хәтле, кадәр бәйлекләре, хәтта кисәкчәсе ясалган. Минзәлә сөйләшендәге ихата сүзе (өй һәм хәтә, ягъни өй чиге) – койма, ишек алды, йорт урыны мәгънәләрен белдерә.
Шулай итеп, язучы әсәрләрендәге диалекталь күренешләрне барлап өйрәнү, теге яки бу язучының телен тикшерү өчен генә түгел, гомумән телебезнең тарихын, үсеш-үзгәреш юлларын һәм кануннарын ачыклау өчен дә гаять әһәмиятле.
Бөек әдибебез Г.Тукай мирасы тематик яктан гаҗәп бай, иҗади алымнары һәм жанрлары да искиткеч күптөрле. Ул балалар күңеленең, кешеләрнең күңел сазын, иң нечкә йөрәк кылларын ничек кенә тибрәтмәгән. Аның шигырьләрендәге тирән фәһем безнең өчен һаман да тирән, һаман да өр-яңа яклары белән ачыла килә. Лирик иҗат белән бергә, Г.Тукай төрле сәяси, икътисади, тарихи мәсьәләләрне дә кузгаткан, татар халкын уятырга, аның дөньяга карашын киңәйтергә, аңын үстерергә, мәгълүматлы-мәгърифәтле итәргә тырышкан. Язучыга фәнни мәкаләләрен язганда тәрҗемә эше дә башкарырга туры килгән. Аның оригиналь тәрҗемәләренә, сүзне сайлый яки ясый белүенә тукталып үтми мөмкин түгел. Мәсәлән, биредә ягуларның берничәсен генә китереп үтәбез.
Кают ләүкәсе (IV, 142) – пароходтагы йоклау урыны, әдәби урын сүзенә конкурент була алырлык дип әйтәсе килә.
Көлке матбугат (IV, 107) – юмористик матбугат күздә тотылса кирәк; үлчәү (II, 307) –үлчәм (размер); йөргеч (ходовой) товар (III, 77) – хәзер: үтемле; отышханә (III, 107) – казино, чапкыр тормыш (IV, 88) – чаба-йөгерә, тиз уза торган тормыш (Г.Тукай аны бер сүз белән белдерә алган), алмаштыру васитасы – средство обмена (товара) (III, 78) – алмаштыру чарасы, татар телендә бу мәгънәдә хәзергә кадәр нигездә рус «средство» сүзе кулланыла; көлдергечлек роле – комедийная роль (III, 216) – хәзергә кадәр уңышлы татарчасы юк; чарлак (III, 227; II, 211) – балкон (себер татарларында җырлана торган «Тәфтиләү» җырында да шулай ук) һ.б.
Шулай итеп, туган телен яраткан һәм яхшы белгән Г.Тукай яңа сүзләр ясауда уңышлы гына мисаллар калдырган һәм алар бүген дә галимнәрнең игътибарын җәлеп итә.
Тагын бер төркем диалектизмнар татар язма әдәби теле белән бәйле. Билгеле булганча, Г.Тукай иске татар язма әдәби теленең хәзерге татар әдәби теленә күчеше тәмамланып килгән үзенчәлекле чорда иҗат иткән. Диалектологларның тикшеренүләре исә татар теленең язма әдәби теле һәм җирле сөйләшләре арасында тыгыз бәйләнеш булуын күрсәтте. Әлбәттә, бу бәйләнеш язучыларның әсәрләрендә дә чагылыш таба. XIX йөз азагында – XX йөз башында иҗат иткән күп кенә әдипләребез башта иске татар язма әдәби теле элементларын шактый күп кулланалар, тора-бара исә аларның теле борынгы күренешләрдән, халыкка авыр аңлашыла торган гарәп-фарсы алынмаларыннан арыналар. Мәсәлән, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Камал һәм башка күп кенә язучыларның иҗат теле моны ачык күрсәтеп тора. Шушы ук хәл Г.Тукай иҗатына да хас.
Безнең күзәтүләргә караганда, Г.Тукай теленең халыклашуы аеруча көчле темплар белән бара һәм тиздән аның әсәрләрендә иске татар язма әдәби теленең күпчелек үзенчәлекләре күзәтелми башлый.
Шул ук вакытта мәсьәләнең икенче ягы да бар. Татар халкы, борын-борыннан мәгърифәтле халык буларак, китапны бик үз иткән, беркайчан да аннан аерылмаган. Бу турыда бер генә фактны китереп узабыз. Пугачев явында баш күтәргән татар крестьяннардан сорау алу беркетмәләрендә аларның биштәрендә нәрсәләр булуы турындагы мәгълүматлар да теркәлгән: һәрберсендә дә нинди дә булса бер китап булган. Шуңа күрә җирле сөйләшләре – бездә, аеруча татарлар яши торган җирләрнең чикләрендәрәк формалашкан сөйләшләрдә, әле хәзер дә иске татар язма теле белән уртак күренешләрнең яшәп килүе табигый.
Күпсанлы җитди тикшеренүләр күрсәтүенчә, иске татар язма әдәби теле Идел буе ареалында формалашкан һәм бу процесста җирле төрки кабиләләрнең, икенче төрле әйтсәк, безнең бабаларыбызның теле дә зур роль уйнаган. Шулай итеп, татар теле формалашу барышында аның язма һәм җирле төрләре үзара тәэсир итешкәннәр. Г.Тукай иҗатында аеруча актив чагылган һәм иске татар язма әдәби тел һәм сөйләшләр белән уртак булган күренешләр менә шушы тарихи процесслар белән дә аңлатыла алалар.
Шундыйлардан кайберләренә тукталабыз. Сүз тамырындагы борынгы г авазының саклануы Г.Тукай әсәрләрендә шактый системалы төстә, бу күренеш сөйләшләрдә, нигездә, сирәк күзәтелә: тугмас (I,159) – тумас, тугды (1,8) – туды, тугмыш (IV, 91) – туган, сыгмас (I, 159) – сыймас, тугры (III, 290; IV, 91, 194) – тугры, ягъни тугрылыклы (туры сүзе русча прямой һ.б. мәгънәләрдә); үгрәнү (III, 286), соңгы чор әсәрләрендә инде өйрәнү (IV, 191); сыгныр (II, 114) – сыеныр, угры (II, 215) – хәзер искергән булып санала; сыгыр (II, 312) – сыер, олуг (IV, 89) – олы һ.б.ш.
Иске әдәби телдә дә, җирле сөйләшләрдә һәм Г.Тукай әсәрләрендә дә исә теркәгеченең фигыль формаларына ияреп килүе үзенчәлекле: тыңладисәң (II, 21) – әд. тынласаң, калдыйсәң (II, 24) – калсаң, тапдисәм (II, 29) – тапсам, беттисә (II, 34) бетсә, киптисә (I, 206) – кипсә, яздымсә (I, 18) – язсам, үләрсәм (I, 41) – үлсәм һ.б. Мондый күренеш «Кыйссаи Йосыф»тан башлап актив кулланышта булган, хәзер ул перифериядәге, аеруча Урал тирәсе сөйләшләрендә актив кулланыла.
Фигыльнең -мак/-мәк (бармак, кылмак була), -ың (белен – әд. белегез) –макка/-мәккә (йөзмәккә), -мая (III, 19) (ачылмая, чәкелмәя) һәм башка борынгы формалары да Г.Тукайның иҗатында әле күзәтеләләр, аның теленең күпмаксатлыгына, тирән һәм бай мәгънәлегенә, эмоциональ-экспрессив яктан да төрлелегенә хезмәт итәләр.
Телебезнең үсеш-үзгәреше, формалашуы процессында фигыльләрдәге зат кушымчалары соңрак һәм зат алмашлыклары нигезендә ясалганнар (мәсәлән, нократ сөйләшендә әле дә киләмин – әд. киләмен, барыпсин – баргансың дип сөйлиләр, ягъни зат кушымчаларының тарихи чыганак формасы сакланып килә). Шундыйлардан тагын сорау кисәкчәсенең урыны ныгып җитмәгән булуын күрсәтергә кирәк. Язма истәлекләрдә ул 2 зат кушымчаларыннан алда килә торган булган:
Йүсеф әйдүр: «сез бәни сатармусез,
Хәсрәт-Уөрбәт мәйданенә атармусез?
(«Кыйссаи Йосыф»)
Төхфәи Мәрданнән, У.Имәнидән һ.б.лардан мондый мисалларны күп китерергә мөмкин. Бу күренеш Г.Тукайда да чагылыш тапкан: күрәмсең (I, 90) – күрәсеңме, беләмсең (I, 198, 213) – беләсеңме, беләмсез (II, 66) – беләсезме, күрәмсез (II, 88) – күрәсезме һ.б. Мондый үзенчәлек татар теленең барлык диалектларында да теге яки бу дәрәҗәдә саклана, халык сөйләшләренең борынгы татар язма әдәби теле белән зур уртаклыгы булуын раслый торган мөһим факт булып тора.
Бер төркем гарәп-фарсы алынмалары, элек актив булсалар да, хәзерге татар язма әдәби телдә кулланыштан төшкәннәр, ә җирле сөйләшләребездә исә һаман да яшәешләрен дәвам итәләр. Шуларның Г.Тукай әсәрләрендә теркәлгәннәрен күрсәтеп үтик: гуаһлык (II, 174) – шаһитлык, ялган гуаһлык (III, 51) – ялган шаһитлык (бу сүзнең күwә, куwа вариантлары татар теленең тубыл-иртыш, бараба диалектларында «шаһит» мәгънәсендә хәзер дә яшәп килә);
Һәнүз (I, 54, 102, 107, 126, 157) – бер дә, һич тә, бәхер (I, 40, 69, 153) – диңгез (татар язма ядкярләрендә актив булган, хәзерге көндә пермь сөйләшендә «бака» мәгънәсендәге бәхерниса, ягъни диңгез хатыны сүзендә сакланып калган); әшкяра (III, 22) – ачык (пермь сөйләшендә эшкәрә булу кызык булу, көлкегә калу, себер диалектлары сөйләшләрендә эшкәрә ачык, ачыктан-ачык, ягъни чыганак телдәгечә); шәрик (III, 48) – иптәш, бергә эшләүче (сөйләшләрдә «сабакташ», «дус» мәгънәләрендә; бу сүз әдәби телебезгә дә яңадан кереп килә булса кирәк) һ.б.
Шулай итеп, бөек әдибебез, милләтебезнең былбылы Г.Тукай әсәрләренең телендәге җирле үзенчәлекләргә кыскача гына күзәтү ясау да аның бай мирасының әлегә кул тимәгән сәхифәләре бар икәнен күрсәтә. Әдибебезнең иҗаты, фикер-фәһем тирәнлеге генә түгел, шуларны белдерә торган сүзләр һәм формаларның күптөрлелеге белән дә гаять бай һәм зур кызыксыну уята.

 

Дөрия Бәйрәм кызы Рамазанова – күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында баш фәнни хезмәткәр. Татар диалектологиясе һәм лексикологиясенә караган хезмәтләр авторы.

(Чыганак: “ФӘн һәм ТЕЛ” журналы, 2010 ел, №1)




 

Комментарий язарга


*