ТАТ РУС ENG

Рәхим Гали Тукай һәм балалар әдәбияты

Гомуми татар әдәбияты өчен Тукайның әһәмияте никадәр зур булса, балалар әдәбияты бабында да шулай ук зур булды.

 

Тукай бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез,татар телендәге балаларга махсус әдәбиятның да башлап тудыручыларыннанхисапланырга тиеш.


Бөтен хәзерге татар шагыйрьләре азмы-күпме Тукайның шәкертләре һәмрухани балалары булганы шикелле, елдан-ел үсеп килә торган татарбалалары да аның шәкертләредер.

 

Тукай — мөгаллим, Тукай — тәрбияче; ун елдан бирле һәрбер төрле яктантәкъдир ителсә дә, әле моңар кадәр аның шушы җәһәтенә кирәгенчәигътибар ителгәне юк иде бугай.

 

Дөрес, Тукай һичбер вакытта рәсми бер мөгаллим, бер мәктәпкә багланганбалалар укытучы булмады. Ләкин алай да аны тәгьлим-тәрбия эшеннәнтәмамән (бөтенләй үк) читтә торган кеше дип карап булмый. Бу юлда аныңшәхси практикасы да юк түгел иде; моны күрү өчен аның Җаекта мәдрәсәдәукыган чагында хосусый рәвештә сабак укытуларын искә төшерү җитә. Бердәвердә хәтта бу аның бердәнбер туенып тора торган кәсебе дә булган иде.

 

Ләкин Тукайга балалар әдәбиятының кирәклеген сиздергән, аны балаларөчен язарга мәҗбүр иткән нәрсә, шиксез, аның укыту практикасыннан дабигрәк, үзенең балалык вакытында алган шәхси тәҗрибәсе иде.

 

Тукайның балалык дәвере ни рәвештә кичкәне һәркемгә мәгълүм. Үзенең«Исемдә калганнар»ында ул аны һәрбер тәрҗемәи хәлчедән матуррак итептасвир итеп калдырды. Чынлап та, бу ямьсез тормышны матур итеп тасвир,күңелсез тормышны күңелле формада язу иде. Бу ятим бала ни күреп үсте?Аның тормышта күргән рәхәте, хозуры нидән гыйбарәт иде? Ул «абыстай»ларкул астында, ысуле кадим мәктәбенең иң иске типтагыларында өстерәлепйөрде. Укыган дәреслекләре «Иман шарты» белән «Бәдәвам»нан гыйбарәт иде.

 

Мәктәптә исә бала өчен шигъриятнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле нәрсә икәнебилгеле. Яшь баланың күңеле хыялга бирелүчән була; һич юк кынаәйберләрдән ул үзенә әллә нинди хыяллар, гаҗәеп галәмнәр ясап чыгара.Мәрхүм үзе әйтмешли: «Ике ат бер тиен, диңгез тубыктан» булган бузаманда әле бала чын күңеленнән ышанып атланган таягын ат, кулындагыкурчагын бала итеп фараз итә ала. Менә шушы дәвердә, яңа мәктәпкә аякбаскан вакытта, баланың күңеле Нәфасәткә (гүзәллеккә), һәрберматурлыкка ифрат сизгер була. Ул кулындагы «Әлифба» яки «Уку китабы»эчендәге гади генә рәсемнәрне тәмам җанландырып күз алдына китерә; андасулар, зәңгәр һавалар, яшел кырлар вә урманнар күрә. Рәсемнәр хакындабу шулай булса, әдәби парчалар хакында тагы да дөресрәк. Рәсем әле улмәгълүм шәкелдә сызыклар белән чикләнгән булса, сүзләр аркылы тасвирителгән манзара һәм вакыйгалар баланың хыялы өчен киң бер мәйданачалар. Анда инде аңар теләгәнчә хыял куәтен эшләтергә ирек бар. Шуныңөчен дә, иң беренче укый белә башлаган көннәрдә дәрес китапларындаукыган берничә генә юллы гына кыйтга (кыска шигырь) вә хикәяләре, садәгенә шигырьләре һәрвакытта баланың күңеленә иң нык сеңеп калганәйберләр була. Моны һәркем үз тәҗрибәсеннән дә белә алыр. Шул уксүзләрне, әлбәттә, баланың беренче мәртәбә үз ирке белән кулына тотыпукыган китаплары, хикәяләр вә шигырьләр хакында да әйтергә мөмкин.Гадәттә, безнең күңелебездә иң тирән эзләр калдырган әсәрләр балавакытыбызда укыган әйберләребез була. Шуңар күрә дә, гареп (Көнбатыш)халыкларының балалары «Робинзон»ны, «Дон Кихот»ны, «Том агай»ныүзләренең иң якын дустлары итеп хисаплыйлар.

 

Тукай исә шундый бер мохиттә тәрбияләнде ки, түгел балаларга махсусәдәбият, хәтта үз вакытына күрә аз-маз баланың рухына вә хыялына азыкбирердәй хикәя вә кыйсса китаплары да аның кулына эләкмәгәндер. Әммааның шигъри табигатендә, бай хыялында никадәр хыялый матурлыкка сусаубулырга тиеш булуы үзеннән-үзе аңлашыла. Шуның өчен дә ул бала чагындахалык хыялыннан туган халык әдәбияты галәменә, шул шүрәлеләр, суаналары галәменә чумды. Китапка язылган әдәбиятның юклыгын ул халыкәдәбияты белән каплады.


Соңыннан Җаекка күчеп, анда мәдрәсәдә үзлегеннән тырышып-тырышыпурысча өйрәнгәндә дә кулында булган урыс «азбука»сын, урыс«хрестоматия»сен ул, шөбһәсез, үзенең татарча укырга өйрәнгәндәкулланган китаплары белән, «Иман шарт»лары вә «Бәдәвам»нар беләнчагыштыргандыр. Урысча бераз аңлый башлагач та укырга ябышып, ахрысындачын күңеленнән гашыйк булганы Пушкинның да хыялаты (хыялыйлыгы) аныңбалаларча тәэсирчән күңеленә ифрат көчле тәэсир ясагандыр.

 

Тукай исә Казанга килгән вакытында дә әле, 21 яшендә булуынакарамастан, рухан чын-чын бер бала иде. Дөресен әйткәндә, җитди вәуйчан бер кеше белән янәшә аның эчендә саф күңелле, садәдил (эчкерсез)бер бала да яши иде. Аның Казан урамнарында малайлар белән кузнауйнаулары, «Ташаякка төшеп «тукта, үчемне алыйм әле» дип карусельдәәйләнүләре үзе шуңар аерым ачык дәлил түгелме? Хәтта, аны белгәнкешеләр хәтерли торганнардыр, Тукайның кыяфәт вә төсе дә бик баласымакиде. Шуңар күрә дә Тукай балалар психологиясен бик яхшы аңлый, аларныңрухларына керә белә иде. Аның балалар өчен язган яки сайлап тәрҗемәиткән шигырьләре безгә шуны аерымачык күрсәтәләр.

 

Тормышта да Тукай балаларны ифрат ярата иде. Үзенең әйтүенчә, «күңеленәбик якын булган» бер бала үлгәч, аның кабер ташына язарга дип язганшушы ягымлы дүрт мисрагы (шигъри юллары) аның балаларны никадәр яратуыначык күрсәтә:

 

Мин хәзер оҗмах түрендә, бер матур хур иркәли,
Мин юанмыймын, елыймын, син түгелсең, дим, әни!
Ай төсендә нурлы Гыйльманнар (җәннәт хезмәтчеләре) миңа ташлый тәти,
Егьлыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти!

 

Ләкин явыз тормышбичара шагыйрьнең үзенә гаилә почмагы төзеп, үз балаларын күрергә ирекбирмәде.

 

Менә шушы сәбәпләр һәммәсе бергә җыелып шагыйрьне балалар әдәбиятынабирелергә сәвекъ иттеләр (юнәлттеләр). Үзенең «Шүрәле»се белән үк индеул балалар дөньясының дикъкатен җәлеп итеп, алар арасында үзенә киң бердаирә укучылар тәэмин иткән иде. Балалар әдәбияты Тукайның ахыркөннәренә чаклы сөеп эшләгән әйберләреннән булды. Балаларга хаслапбагышланган әсәрләр аның әдәби мирасының шактый зур бер кыйсемен(өлешен) тәшкил итәләр. Балалар өчен ул үзлегеннән дә байтак нәрсәләрязды, урысчадан да күп әйберләр тәрҗемә кылды. Аның бу тәҗрибәләре дә,җитди тәрҗемә вә интихаблары (сайланмалары) шикелле үк, үз әсәрләреннәнаергысыз шома була иде; чөнки Тукай оста бер нәзымчы (шигырь язучы)булуы өстенә Мөстәгыйд (булдыклы, оста) бер интихабчы (сайлап алучы) даиде.

 

Балаларны ул һичбер вакыт онытмады; берсеннән-берсе матур китапларныкитап базарына ташлап кына торды. «Энҗе бөртекләре»ндә ул нәсер беләнбик күп мәсәлләр тәрҗемә кылып бирде. «Балалар күңеле» дигән шигырьмәҗмугасендә ул урыс шагыйрьләреннән байтак шигырьләр интихаб итеп(сайлап), ахырына «Кәҗә белән Сарык» әкиятен өстәде. Иттифакый(очраклы) бер журналда күргән мәче хакындагы шигырьне ул «Мияубикә»исемле искиткеч күңелле татарча әсәргә әверелдереп, актыгына үзеннәнбер мәрсия (мәрхүм булган затка багышланган шигырь) дә кушты. Пушкинның«Алтын әтәч»ен ул беркадәр «үзләштереп» тәрҗемә итте. «Юаныч» исемлемәҗмугага (җыентыкка) аның мәшһүр «Су анасы» һәм «Таз малай»ы керделәр.«Күңелле сәхифәләр»дә ул урысчадан алынган әһәмиятсез генә парчаларныгүзәл алмас парәләренә (кисәкләренә) әйләндерде.

 

Тукайның каләме астына нәрсә генә эләкмәсен, асылташ шикелле ялтырый һәм нурлана башлый иде.

 

Соңгы өч китап нәфасәт һәм басу техникасы ягыннан заманасында гынатүгел, хәтта хәзерге вакыт өчен дә үрнәк булырлык нәрсәләр иде. Аларчыгу белән татар телендәге балалар әдәбияты урысларда торган дәрәҗәсенәменеп җитә язган иде; ләкин тәәссефкә (үкенечкә) каршы шул алган юлыбелән дәвам итеп бара алмады.

 

Югарыда саналган чын балалар әдәбияты булган алты китапка без тагынаның мәктәпләр өчен язган «Уку китабы» белән «Әдәбият дәресләре»н дәкушсак, Тукайның балалар дөньясына каратып язган әсәрләренең шактыйозын тезмәсе тәмам була.

 

Тукайга кадәрле бездә балалар өчен атап язылган әдәбият юк хөкемендәиде. Садрый Максудиның юка гына «Робинзон»ына, Радловның «Белек»енәтагын берничә яраклы-яраксыз хикәя вә хикәя җыентыкларын кушсак, татарәдәбиятындагы бармак белән санарлык балаларга махсус китаплар менәшуннан гыйбарәт иде. Шуңар күрә бу юлда Тукайның хезмәте бик вакытлыһәм кирәкле хезмәт булды. Чынлап әйткәндә, татар телендәге балаларәдәбиятына нык нигезне салучы ул иде. Соңыннан шул нигез өстендә «Акюл» журналы үсеп чыкты. Тукай һәм «Ак юл» — менә болар соңгы замангакадәр бездәге балалар әдәбиятының бердәнбер ике терәге булып килделәр.Уку китаплары һәм хрестоматияләр үзләренең иң күп материалларын шул икечишмәдән алдылар.

 

Тукай бигрәк тә мәктәпләр аркылы татар балалары арасында тәгъмим ителде(таралды). Ахырда безнең балаларның Тукай белән якынлыгы шул дәрәҗәгәбарып җитте ки, хәзер инде татар баласы, теле ачыла башлау белән үк,сакаулана-сакаулана Тукай абыйның шигырьләрен көйләп йөри башлый,мәктәптә дә ул, аның әсәрләрен укый-укый, укырга, аның шигырьләренҗырлый-җырлый җырларга өйрәнә. Шуңар күрә инде ул аны олыгайгач таонытмый һәм оныта алмый, саф яшьлек тәэссорате белән күңеленә керепурнашкан Тукайга мәхәббәт инде аның йөрәгендә мәңгегә утырып кала.Киләчәктә дә, шөбһәсез, бу шулай булачак.

 

Менә шуның өчен дә без Тукайны татар балалар әдәбиятының атасы һәм бөтен татар балаларының сөекле остазы дип атыйбыз.

 

(Чыганак: Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык /төз. Раиф Мәрданов, Ирек һадиев. — Казан: Җыен, 2008. — 480 б. —(«Шәхесләребез» сериясе).

«Мәгариф». — 1923.- №3-4. — Б. 9-12. (Текстны басмага әдәбият галиме Лена Гайнанова әзерләде).





Комментарий язарга


*