ТАТ РУС ENG

Рәхим Гәрәй Тукай күзаллаган сурәтләр


Билгеле булганча, Татар ПЕН-үзәге ЮНЕСКО химаясендәге Халыкара язучылар ассоциациясе – ПЕН-клубның региональ оешмасы санала. Безнең үзәк ел саен инглиз телендә татар әдәбияте үрнәкләре тупланган китаплар нәшер итә. Инде татар язучылары әсәрләре антологиясе, әкиятләр һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре җыентыклары, шулай ук берничә язучыбызның аерым китаплары, инглизчәгә тәрҗемә ителеп, басылып чыкты. Бу китаплар дөньяның төрле илләрендәге атаклы китапханәләргә, югары уку йортларына таратыла. Бөтендөнья ПЕН-клубы ел саен берәр илдә үзенең халыкара конгрессын үткәрә. Гадәттә, мондый форумнарга 140лап илнең һәрберсеннән 4-6шар делегат килә. Алар барысы да без чыгарган китаплар белән кызыксына һәм аларны үз илләренә дә алып китә. Шулай итеп, без ел саен татар әдәбияте үрнәкләре тупланган меңгә якын китапны дөнья халыкларына ирештерәбез. Соңгы елларда гына да безнең китаплар Мексикада, Шотландиядә, Германиядә, Финляндиядә, Македониядә, Норвегиядә, Словениядә һәм Австриядә үткәрелгән халыкара конгрессларда таратылды.
2011 елда – Тукай елында Татар ПЕН-үзәге, «Җыен» фонды белән бергәләп, бөек шагыйребезнең өч әсәрен («Шүрәле», «Кәҗә белән Сарык», «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш») татар, урыс, төрек һәм инглиз телләрендә нәшер итте. Китап төсле бизәлештә, яхшы кәгазьдә, югары сыйфатлы итеп басылды.
Китапның баш мөхәррире – Татар ПЕН-үзәге президенты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Разил Вәлиев. Әсәрләрнең төрле телләргә тәрҗемәләренең мөхәррирләре – язучы Әхәт Мушинский (урысча), тәрҗемәче һәм прозаик Фатих Котлы (төрекчә), Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Сөембикә Җиһаншина (инглизчә). Әкиятләргә рәсемнәрне Казан шәһәренең киң билгеле 6 нчы сәнгать мәктәбе укучылары иҗат итте. Мәктәп директоры Наҗия Галләмова һәм рәссам-мөгаллимнәр җитәкчелегендә яшь иҗатчылар Тукай әсәрләренә югары сәнгать кимәлендәге рәсемнәр ясады. .
Татар ПЕН-үзәге һәм «Җыен» фонды Габдулла Тукай әсәрләре тупланган әлеге китапны да дөньяның төрле илләренә таратачак.

 

(Чыганак: «Мәдәни җомга», 2011 ел, 22 апрель).



 

Комментарий язарга


*