ТАТ РУС ENG

Рәхим Гәрәй Тукай туып, йөз ел үткән иде

Моннан чирек гасыр элек, бөек Тукаебызның тууына 100 ел тулып килгән елларда әле мин Мәскәүдә, Русия Язучылар берлеге идарәсенең Идел буе һәм Урал төбәге төрки әдәбиятләре комиссиясе сәркәтибе булып эшли идем. Бу вакытта инде безнең Кол Галинең тууына 800, «Кыйссаи Йосыф» әсәренең язылуына 750 ел тулу бәйрәмен Берләшкән Милләтләр Оешмасының ЮНЕСКО календарена кертеп, бөтендөнья күләмендә үткәрү тәҗрибәбез бар иде. Шуңа күрә без – Русия Язучылар берлегенең оештыру эшләре секретаре Анатолий Волков (ул безнең татар әдәбиятенө бик күп игелекләр кылган кеше) белән Тукай юбилеена хәзерлек эшләрен берничә ел алдан башладык – 1982 елның 2 июлендә ук шагыйрьнең 100 еллыгын халыкара календарьга кертүне сорап, СССРның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе рәисе урынбасары Ю.Кашлевка хат яздык. Кашлев шул айда ук безнең үтенечнең Парижга, ЮНЕСКО секретариатына җибәрелүен һәм календарьның 1985 елның икенче яртысында төзелеп бетәчәген хәбәр итте.
1985 елның 1 октябрендә ЮНЕСКО «1986-1987 елларда бөек шәхесләр һәм тарихи вакыйгаларның еллыкларын бәйрәм итү» календарен раслады. Календарьның 1986 елга караган бүлегенең бишенче бите Г. Тукай исеме белән ачыла, анда бөек шагыйрь турында түбәндәге мәгълүмат бирелгән иде: «26 апрель. Габдулла Тукай. Реалистик яңа татар әдәбиятенә һәм хәзерге әдәби татар теленә нигез салган татар халык шагыйре, публицист. Тууына 100 ел тулган көн. СССР.»
Без календарьны алу белән, бөек шагыйрь юбилеен дөньяның төрле илләрендә үткәрүдә файдалану өчен Парижга Г.Тукай турында мәгълүматлар юлладык. Анда күренекле дәүләт эшлеклесе, галим һәм язучы Мансур Хәсәновның Тукай тормышы һәм иҗаты турындагы әтрафлы мәкаләсе, шагыйрьнең фото һәм рәссамнар эшләгән портретлары, үзе исән чакта һәм аннан соңгы чорда чыккан китап тышлыкларының фото-күчермәләре, дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителгән әсәрләре, шулай Тукайның сүзләренә җырлана торган атаклы «Әллүки», «Тәфтиләү», «Зиләйлүк», ул яраткан «Кара урман» җырлары, композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты һәм Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасы язылган магнит тасмалары бар иде.
Тукай юбилееның халыкар календарьга кертелүеан СССРда бик зурлап уткәрергә мөмкинлек бирде. Календарь килүгә, Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисе Сергей Михалков Анатолий Волков белән мине бүлмәсенә чакырып кертте дә, бөтенсоюз юбилей комиссиясе состав проектын әзерләргә кушты. Комиссия рәисе итеп СССР Язучылар берлегенең беренче секретаре, КПСС Үзәк комитеты әгъзасы, ике мәртәбә Социалистик Хезмәт Герое язучы Георгий Марковны сәркәтибе итеп «татарин»ны ягъни мине тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте.
Озакламый СССР Язучылар берлеге идарәсе юбилей комиссиясе составын раслаган карар чыгарды. Комиссия СССРның атаклы язучылары Егор Исаев, Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим, Алим Кешоков, Михаил Дудин, Евгений Евтушенко, Олҗас Сөләйманов, Сильва Капутикян, Давыд Көгелтинов, Максим Танк, Мөэммин Каноат, Николай Доризо, Михаил Львов һәм берничә татар язучысы кертелде.
Юбилей комиссиясе СССР да Тукай бәйрәмен 1986 елның апреленнән алып октябренә кадәр уткәрергә тәкъдим итте. Шушы 7 ай эчендә Советлар Союзының бөтен төбәкләрендә дә диярлек Тукайга багышланган кичәләр, фәнни конференцияләр, күргәзмәләр, матбугат чыгышлары оештырылды. Бу чараларның барысында да диярлек татар язучылары да катнашты. Әйтик, «Правда» гәзитендә – Ренат Харис, «Советская культура»да – Равил Фәйзуллин, «Литературная газета»да – Нил Юзиев, «Советская Россия»дә – Гариф Ахунов, «Труд» гәзитендә – Равил Бохараев, «Литературная Россия»дә Сибгат Хәким мәкаләләре дөнья күрде. 1986 елның 26 апрелендә Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Тукайның 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә булды. Анда СССРдагы һәм Русия Федерациясендәге төрки халыклар вәкилләре һәм башка тугандаш халыклар кунаклары катнашты.
Шул ук елның 15 октябрендә Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы залында Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булды. Монысын оештыру инде башлыча минем өскә төште. Колонналы залны кичәгә әзерләү, афиша һәм чакыру билетлары бастырып тарату, кичә президиумы составы проектын төзү, аларны, каршы алып, билгеләнгән урыннарга утырту, кичәнең сценариен язу, тантаналы өлештә чыгыш ясаучыларны әзерләү, республикалардан һәм Казаннан килгән кунакларны каршы алып, кунакханәләргә урнаштыру, аларны кайту ягына авиа һәм тимер юл билетлары белән тәэмин итү – болар барысы да мин башкарырга тиешле эшләр иде. Ул көнне Мәскәүгә бер Казаннан гына да рәсми делегация һәм әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясаучы 249 кеше килде. Тукай кичәсенә, Колонналы залны шыплап тутырып, Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез җыелды.
Кичәне юбилей комиссиясе рәисе Георгий Марков ачты. Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы доклад белән ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары Мансур Хәсәнов чыкты. Тантаналы өлештә РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Сергей Михалков, татар әдәбиятенең якын дусты, бөек Тукаебыз иҗатына олы хөрмәт белән караган атаклы шагыйрь Олҗас Сөләйманов һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Туфан Миңнуллин чыгыш ясады.
Концерт өлешен исә Татарстанның күренекле артистлары Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Ирина Хәкимова, Юрий Борисенко, Зилә Сөнгатуллина, Георгий Ибушев, Илдус Әхмәтҗанов, Римма Ибраһимова, Татарстан дәүләт симфоник оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казан дәүләт мәдәният институтының халык уен кораллары оркестры чыгышлары бизәде. Тамашачылар аларның һәрберсен алкышларга күмде.
Бу кичәнең президиумында мин дә бар идем. Без һәм залдагы тамашачылар Олҗас Сөләйманов чыгышын аеруча яратып тыңладык. Мин аның гаҗәеп тәэсирле чыгышын, татар халкына, бөек Тукаебызга карата әйткән ялкынлы сүзләрен әсәрләнеп тыңладым. Кичә тәмамлангач, Татарстан оештырган кичке аш мәҗлесендә мин шагыйрь янына килеп, аңа олы рәхмәтемне белдердем. Шул сөйләшүдә Олҗас яз көне, нәкъ Тукай туган апрель азагында Казанда булуы һәм Иделнең ташыган чагын күреп гаҗәпләнүе турында сөйләде, үзенең дала кешесе буларак, Идел кебек бөек елганың тагын да киңәеп ташуыннан нык тәэсирләнүен һәм күңеленнән генә бу ташуны Габдулла Тукай иҗаты белән чагыштыруын әйтте. Мин аңа, бәлки, бу турыда шигырь язарга кирәктер, дигәнрәк тәкъдим ясадым. Ул кинәт дәртләнеп китте һәм бу хакта һичшиксез шигырь язачагын әйтте.
Юбилейга багышланган кичке табын төнгәчә сузылды. СССРның атаклы шәхесләре бөек Тукаебыз хөрмәтенә ялкынлы, матур сүзләр әйтте. Мәҗлес азагында Олҗас минем кулга ике битле кулъязма тоттырды. Анда кулдан гына «В Казани – разлив» дигән шигырь язылган иде. Баксаң, ул аны мәҗлес барганда язып утырган икән…
…Тукайның тууына 125 ел тулган 2011 ел Татарстан Президенты Указы белән «Тукай елы» дип игълан ителде. Указны гәзиттә күрүгә, мин архивымнан 1986 елда бөек шагыйребезнең 100 еллыгын бөтенсоюз дәрәҗәсендә үткәрүне оештыруга кагылышлы эш кәгазьләре тупланган папкамны алып, актара башладым. Дәүләт һәм җәмәгать эшләре өлкәсендә «тәҗрибәле бюрократ» буларак, мин бу юбилейга катнашы булган бөтен кәгазьләрне бөртекләп җыеп куйганмын икән (бу истәлегемне язарга да әнә шул папка ярдәм итте). Папка эченнән шагыйрь Олҗас Сөләймановның 1986 елның 15 октябрь кичендә (дөресрәге, төнендә) язган «В Казани – разлив» дигән шигырьнең кулъязмасы да килеп чыкты. Мин аны икенче көнне үк, ягъни шул елның 16 октябрендә кулъязма рәвешендә генә татарчага тәрҗемә итеп тә куйганмын икән.
Мин Олҗас Сөләймановның әлеге шигырен матбугатка бирүгә «Тукай елы»ннан да уңайлы форсат булмас, дип уйлыйм һәм аның татарчага тәрҗемәмне тәкъдим итәм.

 

 

Олҗас СӨЛӘЙМАНОВ

 Казанда язгы ташу

Күчмәләрнең азимуты белән,
Тарих сызып куйган картада, –
Мин донорның сары кан юлыннан
Агам иске кала каныдай.

Мин бурычлы, еллар аша, далам,
Зур тауларны түбәнсетмичә
күтәрергә сине…
Ә калага
Учны куям: йә әйт, әйтче, йә,

Нинди минем язмыш?
Эссе көндә
Старшина йоклыйдыр арып.
Тып-тын…
Шунда кинәт Идел үзе
Кычкыргандай була шар ярып.

Мин шат елга яры буйлап чабам,
Чирәм буйлап чабам….
Мин беләм:
Бу калага, бу Иделгә мәңге
Кушыламын язгы су белән.

1986, 6 октябрь





(Чыганак: “Мәдәни җомга, 22 апрель, 2011 ел)




 

Комментарий язарга


*