ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Габдулла Тукайның псевдонимнары

Адвокат, Тукайның яшерен имзасы. «Яңа дәгъва» исемле һөҗүви (сатирик) парча «Уклар» журналында (1906 ел, 3 нче сан) текстның эчтәлегеннән чыгып ясалган шул имза белән чыккан. Анда «Азат» газетасының тукталуы вакытлыча гына булуына өмет (дәгъва) белдерелә. Ул елларда «адвокат» термины урынына «дәгъва вәкиле» сүзе дә кулланылган. Парчаны беренче мәртәбә Тукай тексты сыйфатында Биштомлыкка Рашат Гайнанов урнаштырган. (Г.Тукай. Әсәрләр: 5 томда. — Казан: Тат.кит.нәшр. — I т. -Текст һәм искәрмәләрне Р.Гайнанов хәзерләде. — 1985. — 404 б.; 2 т. — Текст һәм искәрмәләрне Р.Гайнанов хәзерләде. — 1985. — 400 б.; 3 т. — Томны, искәрмә һәм аңлатмаларны Р.Гайнанов хәзерләде. Текстларны хәзерләүдә Л.Гайнанова катнашты. — 1985. — 391 б.; 4 т. — Томны, искәрмә һәм аңлатмаларны Р.Гайнанов хәзерләде. Текстларны Р.Гайнанов, Л.Гайнанова хәзерләделәр. — 1985.    — 351 б.; 5 т. — Томны Р.Гайнанов төзеде, искәрмә һәм аңлатмаларны язды. Текстларны хәзерләүгә Л.Гайнанова катнашты. — 1986.    — 368 б. Моннан соң «Биштомлык» дип кенә күрсәтеләчәк.)

Әсәрләр (Моннан соң теге яки бу имзалы текстларның Биштомлыкта басылу факты гына күрсәтеләчәк.): Биштомлык, 3 т., 163,350 бб.
Әдәбият: Рәмиев 3.3. Габдулла Тукай псевдонимнары // Казан. 1995. № 9-10. 82 б. (бу мәкаләдә Тукай имзалары ачылу тарихы яктыртылып, ахырда шагыйрънең 67 имзасы санап чыгылган иде); шул ук мәкалә/ /Нил Юзеев — шигъри җанлы акыл иясе. Казан: Мастер-Лайн, 2000. 245 б.; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // Казан утлары (Моннан соң: КУ.). 1996. №4. 140 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре. Казан. 2000. 32 бб. («Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмә өчен язылганлыктан, псевдонимнар турындагы бу мәкаләләр ахырында китерелгән «Әдәбият» исемлегендә кабатлаулар еш очравы гаҗәпләндермәстер.)

Айнюк Самакай малае, Тукайның яшерен имзасы. “Шыер” пародиясе «Ялт-йолт» журналында (1912 ел, 37 нче сан) шул имза белән бирелә. Журналист һәм балалар язучысы Фәхрелислам Агиевнең мишәрчәрәк язылган шигыренә пародия рәвешендә иҗат ителгән текстка имзаны да Тукай мишәрчәрәк куйган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кулъязмалар һәм текстология бүлеге  мирасханәсендә (Моннан соң «Г.Ибраһимов исем. институт мирасханәсе» дип кенә күрсәтеләчәк.) Җаектагы Хәсән Самакаев исемле бер танышының истәлеге саклана (9-ф.,4-тасв.,119-эш). Имзага нигез итеп нәкъ менә бу кешенең фамилиясе хезмәт иткән булуы да мөмкин. Пародия беренче мәртәбә Өчтомлыкка (Г.Тукай әсәрләре: 3 томда.- Казан: Яңалиф. — 1 т.— 1929. — 180 б.; 2 т. — 1929. — 190 б.; 3 т.- 1931. — 208 б. Томнарны төзүче — Фатих Сәйфи-Казанлы.) кереш сүзе төшерелеп, «Бәет» дип исемләнеп кертелә. Айнюк Самакай малае имзасы «Дин вә мәгыйшәт» журналында да күренә. «Ялт-йолт» журналының 1913 елгы 56 нчы (20 май) санында чыккан имзасыз «Хәбәрләр урынына» исемле язмада: «Ачык муенлы марҗаларга карагач, тәһарәт бозыламы?» дию «Дин вә мәгыйшәт» аркылы мәсьәлә сораучы Айнюк Самакай малае (чынында, «Дин вә мәгыйшәт» журналының 1913 елгы 4 нче (18 гыйнвар) санында мондый сорауны биргән кеше — Мөхәммәдмөбин әфәнде Ханов — З.Рәмиев), «Ялт-йолт»та бу нечкә мәсьәлә хәл кыйлынган бирле («Ялт-йолт»та үзе белән комган йөртергә тәкъдим ителгән була — З.Рәмиев), яныннан комганын калдырмый йөри башлады»,- диелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 2 т., 210, 375 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3.3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 140 б.; аныкы ук. XX йөз башы. татар әдәбияты… 32 6.

Берничә кешеләрнең үтенече буенча вәкил — Уральск кешесе, Тукайның яшерен имзасы. «Шәһәремездәге зур тамгылы (Зур   тамгылы — бигрәк ачкүзле.) муллаларә бер-ике сүз» дигән, «без» исеменнән язылган публицистик чыгышы «Фикер» газетасында (1906 ел, 21 июль) бу имза белән бирелгән (шунда ук «Уральск кешесе» имзалы мәкаләсе дә бар). Текст беренче тапкыр Беренче дүрттомлыкка (Г.Тукай. Әсәрләр: 4 томда. — Казан: Таткнигоиздат. — 1 т. — 1955. — 282 б.; 2 Т.-1955. — 376 б.; 3 т. — 1955.- 359 б.; 4 б.- 1956. — 288 б. Моннан соң «Беренче дүрттомлык» дин кенә күрсәтеләчәк.) кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 87, 345 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3.3. Тукайның, ачык һәм яшерен имзалары / КУ. 1996. №4. 140 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 32 б.

Бер «Фикер»че, Тукайның яшерен имзасы. «Һәркимиң кәндинчә вардыр ля мәхаль әндишәси» исемле публицистик мәкалә «Фикер» газетасында (1906 ел, 31 август) шул имза белән чыга. Аның Тукайныкы булуын профессор Ибраһим Нуруллин дәлилләп күрсәтте. Аныңча, мондый «дәлилләр түбәндәгеләр: 1) имзасы — «Бер фикерче» (имзаның дөрес язылышы — «Бер «Фикер»че»; «Фикер» газетасына ишарә ясала. — З.Р.). Димәк, Камил Мотыйгый була алмый, чөнки имза «Фикер»не чыгаручылардан берсе дигән мәгънәне аңлата; 2) мәкаләдә «Фикерче», ягъни К.Мотыйгый турында сүзләр бар. Димәк, ул редакциядә эшләүче тарафыннан язылган. Редакциянең бердәнбер даими сотруднигы исә Тукай була; 3) мәкаләнең стиле, үткенлеге Тукай каләмен хәтерләтә. Шагыйрьнең яратып кулланган түбәндәге образы мәкаләдә очрау аның Тукайныкы булуына шик калдырмый: «…Надан шәкерт әфәнде җилкәсенә мунча себеркесе бәйләп очарга башлаган икән». Бер елдан соң басылып чыккан мәкаләсендә шул ук образ: «Алар воздушный шарлар белән очалар, без җилкәләребезгә мунча себеркесе бәйләп, куллар селкеп торабыз» («басылып чыккан мәкалә»се — «Бәйрәм, без вә руслар». 3.Р.). Р.Нәфыйков та бу баш мәкаләне Габдулла Тукайныкы дип саный. Мәкалә беренче мәртәбә Биштомлыкка кергән.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 270, 371 бб.
Әдәб.: Нуруллин И. Тукай иҗаты. Казан,1964. 73 б.; Нафигов Р.И. Тукай и его окружение. Казань, 1986. С. 87; Рәмиев 3.3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 140 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 33 б.

Биик усал, Тукайның яшерен имзасы. «Алай-болай» фельетоны «Фикер» дә (1906 ел, 3 июль) шул имза белән чыга, ә дәвамы газетаның 21 июль санында күренә, анда ул имзасыз китерелә. Чыннан да, мәкалә бик усал итеп язылган. Мәсәлән, Әхмәтҗан Сәйдәшев кабан дуңгызына, Казан хәзрәтләре тычканнарга охшатыла. Текст беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкка урнаштырылган.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 67, 341 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. №4. 140 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 33 б.
 
Гъ. (Габдулладан кыскартма), Тукайның яшерен имзасы. «Кечкенә генә бер көйле хикәя» поэмасы «Фикер»дә (1906 ел, 17 май) шушы имза (криптоним) белән чыга. Аның үзе тарафыннан язылуын Тукай Гыйльметдин Шәрәфкә 1907 елның 5 июлендә язган хатында әйтә. Әсәр беренче мәртәбә Өчтомлыкта Камил Мотыйгыйның истәлекләренә нигезләнеп басылган.
Әсәр: Биштомлык, 1 т., 74, 338 бб.
Эдәб.: Рәмиев 3. Тукайның, ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. №4. 140 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 33 б.

Гъ. Т. Тукайның инициалларыннан ясалган яшерен имза. Бу имза (криптоним) белән «Әльислах» газетасында, «Әлгасрелҗәдид», «Уклар» һәм «Шура» журналларында егермедән артык шигъри һәм чәчмә әсәре басылган. Әлеге вакытлы матбугат органнарында Габдулла Тукаев имзасының еш күренеп торуыннан аларны даими укып баручылар Гъ.Т. имзасының Тукайныкы булуына шикләнмәгәннәрдер дип уйларга кирәк.
Әсәр.: Биштомлык, 1-4 томнар.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. №4. 140 б.; аныкы. ук. XX йөз башы татар әдәбияты, 33 б.


Габдулла Тукаев (Г.Тукаев), Шагыйрьнең туганда кушылган исеменнән (метрикә кенәгәсендә — Габдуллаҗан) һәм фамилиясеннән ясалган әлеге ачык имза белән күпсанлы шигырьләре, публицистик чыгышлары, игъланнары, аңлатмалары һәм искәрмәләре басылган, махсус кәгазьләре (бланклары) булган.. Русчасы — Абдулла Тукаев (вариантлары: А.Тукаев, А.М.Тукаев, А.М.-Г.Тукаев). Исән чагында чыккан күпчелек китапларының авторы итеп Габдулла Тукаев (Г.Тукаев) күрсәтелә.
Тукаев фамилиясенең кайдан килүе әлегәчә билгесез. Ярулла Моради үзенең истәлегендә Уральскида рус-татар мәктәбендә укып йөргәндә Тукайның Гарипов фамилияле булуын, бераздан әтисе язуларын табып чын фамилиясенең Тукаев булуын белеп, «Тукаев» дип яза башлавын хәбәр итә (ләкин Риф Якупов бу фикерне ялган дип саный). 1903 елның 30 июнендә Саҗидә апасына җибәргән хатында да имза — Габдулла бине Мөхәммәтгариф Тукаев. Хөсәен Зәбиров — әнисе Газизәнең дә «кыз чагындагы фамилиясе — Тукаева» булуын язып чыккан иде. Шагыйрь фамилиясенең килеп чыгышы мәсьәләсе Мөхәммәт Мәһдиевне дә кызыксындырды.
Ул бер мәкаләсендә болай ди: «Тукай Габдулла Мөхәммәтгариф улы, һичъюгында Габдулла Гарипов булырга тиеш иде. Ләкин ул үзенең иң беренче публикациясендә үк Габдулла Тукаев дип имза куя. Тукайның нәсел-нәсәбеннән дә, замандашларыннан да бу псевдонимның каян килгәнен әйтеп калдыручы булмаган («Казан артының Балтач төбәгендә җиде буыннарга җиткән «Тукай шәҗәрәсе»нең шагыйрь кардәшләренеке булу ихтималы юк түгел»,— дип яза Марсель Әхмәтҗанов). Тукайның ерак нәселендә дә андый кешенең барлыгы искә алынмый. Каян килгән бу? Габдулла Гарипов аны очраклы рәвештә алмагандыр бит? «Тукай» сүзенең мәгънәсен, бәлки, гарәп-фарсы сүзләреннән чыгып эзләргә кирәктер. Гарәп-фарсы телләренең белгечләре моны ачыкларга ярдәм итәрләр?» Зәкия Рәсүлеваның «Тукай эзләреннән» китабы (1985) фәнни редакторы һәм бит асты төшермәләрен язучы Риф Якупов Тукайның әтисен Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимов дип күрсәтә (12 б.). «Тукаев»ның кайдан килүе, шулай итеп, ачыкланмаган хәлдә кала. З.Рәсүлева китабында Мөхәммәтгарифның бабасының бабасы Туктулы булуы турында Хөсәен Зәбиров сүзләре китерелә (98 б.). Бәлкем, чыннан да, шуннан киләдер. «Тукаев» фамилиясе татарлар арасында шактый еш очрый, ул үз телебез җирлегендә ясалган булса кирәк (әйтик, Тукмөхәммәт — Тукай (?); Камалетдин — Камай, Сираҗетдин — Сирай, Уразмөхәммәт — Уразай, Рамазан — Рамай кебек). Мәсьәләгә Гомәр Саттаров кебек галимнәребез дә игътибар итәләр. Ул «Татар исемнәре ни сөйли?» дигән китабында (Казан: «Раннур», 1998) «Тукай» ялгызлык исеменең килеп чыгышына нисбәтле биш версия китерә (241 б.). Ибраһим Нуруллин, риваятьләргә таянып, шагыйрьнең ерак бабасы Туктаргалинең Тукай дип йөртелгәнен яза. Шагыйрь, Тукай бүләге лауреаты Мөдәррис Әгъләм бер публицистик язмасында, Тукайның «Исемдә калганнар»ына нигезләнеп: «Үз әтисе — Гарифҗан. Шагыйрьнең үз теле белән әйтсәк: «Кушлавыч карьясендә Мөхәммәтҗан исемле мулланың улы булган», — дип белдерә һәм болай дип дәвам итә: «Берничә йөз бала арасыннан Мотыйгулла хәзрәтнең ике балага аерым дәрес бирүе һич тә юкка гына түгелдер. Ә ул ике баланың берсе — булачак Габдулла Тукай (Габдулла Гарифҗанов, икенчесе Габдулла Кариев (Габдулла Хәйруллин)». Бу юлларда дүрт хата җибәрелгән: а) әтисе Гарифҗан түгел, бәлки — Мөхәммәтгариф; б) Мөхәммәтҗан исемле мулла түгел, бәлки Мөхәммәтгалим; в) Гарифҗанов түгел, ә Гарипов (Гарифов) яисә Мөхәммәтгарифов (булырга мөмкин); г) Габдулла Хәйруллин түгел, бәлки Миңлебай Хәйруллин.
Әсәр.: Биштомлык, 1-5 томнар..
Әдәб.: Рәсулева 3. Тукай эзләреннән. Казан, 1985. 96 б.; Әхмәтҗанов М.И. Тукай эзләре буйлап // Эзләнүләр, уйланулар, табышлар. Казан, 1989. 33 б.; Мәһдиев М. XX йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар //КУ. 1973. № 12. 181 б.; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 140 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты. ….33-35 б.; Нуруллин И. Габдулла Тукай. Казан, 1979. 10 б.; Әгъләм М. Тукай ераклашкан заманда // Татарстан. 1998. № 4. 74 б.; Нафигов Р.И. Наш Тукай. С. 76 («В Саратовском архиве могут быть сведения особо важные, может, среди фамилий встретится и фамилия Гарифова или Мухаметгарифова», — дип яза ул, Тукайның рәсми органнарда мондый фамилия белән йөртелү ихтималын истә тотып).


Габдулла Тукай (Г. Тукай; Тукай): Тукайның ачык имзасы. Шагыйрь үзе бу имзаны бик сирәк кулланган. Моңа бер мисал — «Гомер юлына керүчеләргә» шигыренең (1910) соңгы ике юлы: «Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым? //Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?». Аның турында башка авторлар язганда, шагыйрь исән чакта ук бу имза инде телгә кергән була. Ф.Әмирхан Тукаевны Тукай дип кенә беренче мәртәбә Ризван Алушига 1911 елның 3 октябрендә җибәргән хатында атый («… Тукай имзасын куйсаң, һәрбер китапчы с удовольствием бастырыр иде»).
Әсәр.: Биштомлык, 2 т., 127 б.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. № 4. 140-141 бб.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 32 б.

Гөмберррт (өч «р» белән!): Тукайның «Шүрәле» имзасыннан кала иң яратып, иң еш кулланган имзаларыннан. М.Мәһдиев әйткәнчә, ни өчен халыкны Шүрәле булып кытыкламаска, ни өчен берәр кадимчегә гөмберррт итеп китереп сукмаска? Беренче мәртәбә «Тотса мәскәүләр якаң» исемле һөҗүви шигыре «Яшен» журналының 1908 елгы 1 нче (3 август) санында шул имза белән дөнья күрә. Дүрт ай чамасы үткәч, журналның 5 нче (17 декабрь) санында «Словарьдан фал ачу» дигән язмасы да шул ук имза белән тәкъдим ителгән. Журнал укучыларына «Гөмберррт»нең дә кем икәнлеге зур сер булмагандыр, чөнки анда башлыча Тукай кулы уйнаганы ачык күренеп торган. «Яшен»нең 5 нче саны басылып чыккач та (ә андагы «Словарьдан фал ачу» текстында «З.Бәшири хакында: «Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысы» дигән сүз»  дигән юллар бар),  «Чүкеч»  журналының 1909 елгы 65 нче санында укучыларга «Тәгатыэ әфкяр»  исемле язма тәкъдим ителә. Имза куелмаган, ләкин аны Зариф Бәшири язган булырга тиешле. Язманың авторы «Иптәш! Тукай нидән үзенең имзасын Дөмберррт куя башлады икән?» дигән сорау куя да, үзе үк: «Аның берәр сәбәбе бар. Менә ничек, ул әфәнде эчендә әллә нинди хыяллар йөрткән. Мәсәлән, Орынбурга бару шикеллеләр. Бервакыт ул пешми калган да, хыяллары дөмберррт итеп ишелеп төшкән яисә баш авырттырып кайткач яткан караваты дөмберррт итеп ишелеп төшкәндер», — дип җавап бирә, Тукай шәхесенә гаять тупас бәрелеп, имзаның килеп чыгышын үзенчә аңлатырга маташа, иң ярамаганы — яшерен имзаның иясен ача (Бу турыда Р.Нәфыйков та язды (Наш Тукай. С.130).). Хәер, Тукайның моңа әллә ни исе китмәгән булса кирәк (Ф. Әмирхан кебек бу фактка үз мөнәсәбәтен белдереп язып чыкмый.). «Тотса мәскәүләр якаң» шигырен үзенең 1909 елның башында чыккан җыентыгына (Габдулла Тукаев диваны. («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 8 нче дәфтәр»). 3 нче кыйсем. — Казан: «Гасыр» көтепханәсе, 1909 («Теркәү дәфтәре» аша 14 гыйнварда узган).) урнаштырырга омтыла (димәк, бу имзаны ул яшереп тотарга уйламаган да).    Ләкин әсәрнең исеме эчтәлектә аталса да, тексты җыентыкта китерелмәгән (Р.Гайнанов бу турыда: «Моны цензура үткәрмәгән дип аңларга кирәк: Матбугат буенча вакытлы комитет документларында Тукайның бу шигыренә карата  «нежелательно»  дигән сүз очрый» (ТАССР Үзәк дәүләт архивы,  32-фонд,  1-тасвирлама,  235-архив берәмлеге, 6-7 бб.)»,- дип язды (Биштомлык, 1 том, 377 б.).). Соңгы мәртәбә бу имза Клячкин шифаханәсеннән җибәрелгән  «Матбугатыбызның фәсахәт нәмүнәләре»  фельетоны  «Ялт-йолт»  журналының 1913 елгы 53 нче (15 март) санында басылганда кулланыла. Имза күбесенчә «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларындагы парчалар һәм фельетоннары ахырында күренә. Шагыйрь үзе үк чыгарган җыентыкларына кертелү сәбәпле, имза иясе ул заман укучыларына да, һичшиксез, мәгълүм булган.
Әсәр.: Биштомлык.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 35-36 бб.

Догачы: Шүрәле, Тукайның яшерен имзасы. «Яшен» мәрхүм» исемле язмасы «Ялт-йолт» журналында (1910 ел, 2 нче сан) шул имза белән бирелә. Текстта «Ясин» догасы стиленә хас образ-сурәтләр очрый. Язма беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык,4 т.,108,313 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 36 б.

Дугъры, Тукайның яшерен имзасы. «Уклар» журналының 1906 ел, 1 нче (июнь) санында журналның программ мәкаләсе — «Сүз башы» шул имза белән чыккан. Беренче мәртәбә Биштомлыкта басылган. Дугъры — тугъры сүз сөйләүче мәгънәсендә (Тугъры! Тукай).
Әсәр.: Биштомлык, 2 т., 58, 338 б.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ.1996. -№ 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы — татар әдәбияты… 35-36 бб.

Җен, Тукайның яшерен имзасы. «Ишан кәрамәте», «Яңа камустан берничә лөгать» (ахыргы өлеше) исемле һөҗүви парчалар «Уклар» журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында шул имза белән басыла. Беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелеп, Рашат Гайнанов язган искәрмәсендә «Тукай бу псевдонимын «Уклар»да берничә тапкыр куллана» диелгән (чынлыкта, ике тапкыр гына күренә).
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 47, 270 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 144 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 43 б.

Җыючысы: Шүрәле, Тукайның яшерен имзасы. «Халык моңнары» (Казан, 1910) исемле җырлар һәм бәетләр китабы шундый имза белән нәшер ителә. Шул рәвешчә, Шүрәле бу китапның үзе тарафыннан иҗат ителмәгәнлеген, бәлки китаптагы текстларны халыктан җыйганлыгын искәртмәкче була. Беренче мәртәбә Академик басманың II томына кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 47, 270 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары. // КУ. 1996. № 4. 144 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 43 б.
Идарә, Тукайның яшерен имзасы. «Уральск имамнарына ачык хат» һәм «Өлфәт»кә хат» «Фикер» газетасында (1906 ел, 10 июль, 18 август) шул имза белән укучыга тәкъдим ителә (ул заманда идарә сүзе редакция дигәнне дә аңлаткан). Әүвәлге мәртәбә беренчесе — Икенче дүрттомлыкка (Г.Тукай. Әсәрләр: 4 томда. — Казан: Тат.кит.нәшр. — 1 т. — 1975. — 431 б.; 2 т. — 1976. — 400 б.; 3 т. — 1977. — 447 б.; 4 т. — 1977. — 431 б. Моннан соң «Икенче дүрттомлык» дип кенә күрсәтеләчәк.), икенче хат исә — Биштомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 78, 344 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары /  КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 36 б.

Имам хатыйб, Тукайның яшерен имзасы. «Керешү хотбәсе»н укучыларга «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 5 нче (15 май) санында шул имза белән «укыган». Ул фельетонның эчтәлегеннән чыгып куелган: хотбәләрне уку бит имам хатыйблар (муллалар) вазифасына керә. Текст бер елдан «Яшен ташлары» китабына (Шагыйрь үзе исән чакта бу китапның ике кисәге (җөзьэсе) чыга. Беренчесе — ике басмада. Шунысы мөһим, һәрбер басмасында авторы итеп «Шүрәле», нашире итеп «Су анасы» күрсәтелә.) (Казан: «Өмид» матбагасы, 1911) урнаштырылганга күрә, имзаның иясе шагыйрь үзе исән вакытында ук ачылган. — Фельетон беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 114-115, 315 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 140 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты … 36 б.

Имзасыз да Яраретдинов, Тукайның яшерен имзасы. «Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләре» мәкаләсе «Ялт-йолт» журналында (1910 ел, 12 нче сан, 1 сентябрь) шул имза белән күренә. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән.
Әсәр: Биштомлык, 4 т., 128,319 бб.
Әдәб.: Гимадиев У.И. Сила сатирического слова. Казань, 1987. С.269; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары //    КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 37 б.

Имза: Шәп кеше, Тукайның яшерен имзасы. Бу имзаны «Исемнәремез хакында» дигән мәкаләсен «Ялт-йолт» журналында (1911 ел, 23 нче сан) бастырганда куллана. Имзада авторның үз-үзенә беркадәр иронияле карашы да сизелә. Текст «Шүрәле» имзасы белән чыгарылган «Яшен ташлары»ның икенче басмасында очрый, димәк, «Имза: Шәп кеше» имзасының авторлыгын Тукай үзе үк ачкан. Мәкалә беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 192, 325 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның, ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 37 б.

Имза: Фәйләсүфләр, Тукайның яшерен имзасы. «Фәлсәфи сүзләр» исемле сатирик язманың беренче кисәге «Ялт-йолт» журналында (1910 ел, 8 нче сан) шул имза белән басылган (икенче кисәге «Фәйләсүф» имзасы белән). Имза текстның эчтәлегеннән чыгып куелган, шул ук вакытта авторның үз-үзенә иронияле мөнәсәбәте дә ачык сизелеп тора. Текст беренче тапкыр Өчтомлыкка кертелә.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 118-119, 316 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 37 б.

Ишан мөнкире, Тукайның яшерен имзасы. «Уклар» журналында мөхбир уланларә тәнбиһ» исемле шигыренә Биштомлыкның 1 нче томына язган искәрмәсендә (338 б.) Рашат Гайнанов Ишан мөнкире имзасын да Тукай псевдонимы итеп күрсәтә. Ләкин, шуңа да карамастан, Биштомлыкка бу имзалы бер генә әсәр дә кертелмәгән (әлегә табылмаган да кебек).
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 37 б.

Кыйссасел-әнбия Рабгузи, «Назиһи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа» (Мостафаны мактау турында кәйле әсәр бу) исемле сатирик шигырен Тукай шул имза белән «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 37 нче санында укучыларга тәкъдим иткән. Текст беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән. Искәрмә язучы Р.Гайнанов фикеренчә, «моны имза-псевдоним дип тә, Рабгузи китабыннан бер өзек дип тә уйларга мөмкин. Тукай аңлы рәвештә шундый эффект тудыра». Имза текстны Рабгузи әсәрен истә тотып укырга «куша».
Әсәр.: Биштомлык, 2 т., 375 б.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайныц ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 37 б.
 
Кырмыска, Тукайның яшерен имзасы. «Нәрсәдән» исемле шигыре «Яшен» журналының 1908 елгы 5 нче санында шул имза белән чыккан. Шагыйрь үз заманының тискәре күренешләрен бары тик уңай холык-сыйфатларга иялеге белән мәгълүм кырмыска исеменнән тәнкыйтьләүне хуп күргән булса кирәк.
Әсәр.: Биштомлык, 1 том, 297, 387 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 37 б.

Мәкәрҗәдә булучы, Тукайның яшерен имзасы. «Сырой егет» дигән сатирик фельетоны «Фикер» газетасында (1906 ел, 1 октябрь) шул имза белән басыла. Аның Тукайныкы булуы Р.Гайнанов мәкаләсендә әйтелә: «Фикер» газетасында Тукайның «Мәкәрҗәдә булучы» /…/ һ.б. псевдонимнар белән төрле фельетоннары, аннан соң шушы фельетоннарда әйтелгән темаларга карата шигырьләре басыла. Гомумән, зур сатира көченә ия булган, теле, стиле, темасы, эчтәлеге белән Тукайныкы икәнен кычкырып торган әсәрләр байтак». Ләкин шулай да «Сырой егет» фельетоны (Тукайныкы икәне кычкырып торса да) беренче мәртәбә Биштомлыкның 3 нче томында «Беренче өйрәнчек һәм Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр» бүлегендә генә бирелгән. Чынбарлыкта Тукай әле бу вакытта Мәкәрҗәдә (Макарья ярминкәсендә) булып өлгермәгән, имза текстның ышандыру көчен арттыру өчен генә алынган.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 316, 382 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141-142 бб.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 38 б.

Мәхүб прахуты кантуршигы, Тукайның яшерен имзасы. Бу турыда Р. Гайнанов мәкаләсендә әйтелә: «Бу журналда («Уклар»да — З.Рәмиев) Тукай тагын … «Мәхүб прахуты кантуршигы» … һ.б. псевдонимнар белән чыга. Стилистик, текстологик, тематик тикшеренүләр аларның чыннан да Тукайныкы икәнлеген күрсәтте». Монда «Уклар» журналының 1906 елгы 3 нче санында бу имзалы «Тәмугъ бәласе» исемле сатирик парчасы да күз алдында тотыла (бу текст Тукай әсәрләренең бер генә басмасына да кертелмәгән әле).
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 38 б.

Мәҗнүн, Тукайның яшерен имзасы. «Кызык гыйшык» шигыре «Әльислах»та (1908 ел, 17 июнь) шул имза белән бирелә. Ни өчен ачык имзасын кулланмавын Фатих Әмирханга 1908 елның 23 июнендә язган хатында әйтә: «Хатыңызны алдым. «Әльислах»та «Кызык гыйшык» шигырен яраттыңызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә, сөю хакында бер нәрсә язсам, ялган имзалар артына сыгынам» (Зәйтүнә Мәүлүдовага булган мәхәббәте тәэсирендә язылган; мәҗнүн — мәхәббәтендә сәерләнгән, диванага әверелгән кеше). 1908 елның 11 октябрендә автор шигырьне Казанда Купеческое собрание залында (хәзерге: ТЮЗ) ислахчы яшьләрнең әдәби кичәсендә укыганлыктан, яшерен имзаның иясе җәмәгатьчелеккә тиз мәгълүм булган. «Г.Тукаев диваны»нда бар. Әсәр беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 1 т., 229, 374 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 37-38 бб.

Мин язмадым, Тукайның яшерен имзасы. «Гучков» һөҗүви парчасы һәм «Матбугат каһарманнары» дигән фельетоны «Яшен» журналларының 1909 елгы 6 нчы һәм 8 нче саннарында шундый имза белән чыга. Соңгысы «Яшен ташлары»ның икенче басмасында күренә. Икесе дә Академик басмада (Г.Тукай. Академик басма: 2 томда. — Казан: Татар, дәүләт изд-восы. — 1 т. — «Җыентык, аңа язылган сүз башы, сүзлекчә һәм искәрмәләр Агишев Я.Х. һәм Хисмәтуллин Х.Х. иптәшләр тарафыннан эшләнде». — 1943. — 471 6.; 2 т. — 1948. — Төзүче X.Хисмәтуллин. — 567 б. Моннан соң бу икетомлык «Академик басма» дип кенә күрсәтеләчәк.) бар.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 96-98, 310-311 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 38 б.

Мөсафир, Тукайның яшерен имзасы. «Дәхи ниләр күрермез икән?» мәкаләсе «Фикер» газетасында (1906 ел, 15 октябрь) шул имза белән басыла. Текстны табып алып, аны беренче мәртәбә Биштомлыкка урнаштырган Р.Гайнанов, бу имза астында Тукай язуына дәлил сыйфатында «Йолдыз» һәм «Азат халык» газеталарының бергә кушылуына мәкалә авторының каршы булуын әйтә, бу гамәлне Тукай һич тә кичерә алмавын искәртә.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 21 7, 360-361 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары. // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 38 б.

Мөтәрҗим Г.Тукаев, Тукайның ачык имзасы (мөтәрҗим -тәрҗемәче). Иң беренче әсәрләреннән «Мужик йокысы» шигыре «Фикер»дә (1905 ел, 26 ноябрь), «Аю һәм Ссыльный» чәчмә мәсәле әлеге газетаның 1906 елгы 5 ноябрь санында шул имза белән басылган. Беренче текст «Габдулла Тукаев шигырьләре» китабында (1908 ел) ук күренә. Чәчмә мәсәл исә беренче мәртәбә Академик басмага кертелгән. Бу имза шигырь текстын иҗат итүдә яшь шагыйрьнең үз, асыл вазыйфасын дөрес аңлап эш итүен ачык күрсәтә. Гомумән дә, ул әдәби эшчәнлеген 1902-1903 елларда тәрҗемәдән башлап җибәргән иде.
Әсәр.: Биштомлык, 1 т., 31-33, 329-332 б., 3 т., 229-230, 364 б.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 38 б.

Мөхәррир мин түгел, Тукайның яшерен имзасы. «Хикәя язарга теләүче яңа әдипләргә үрнәкләр» «Ялт-йолт»та (1910 ел, 23 нче сан) бу имза белән басыла. Беренче тапкыр Икенче дүрттомлыкка кертелгән (авторы Тукай булуга дәлил китерелмәгән, әмма бу текстта сатира угына эләккән реаль шәхесләр Тукайның башка әсәрләрендә дә «тешләнә»).
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 197-198, 326 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары //  КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 38 б.

Мылтык, Тукайның яшерен имзасы. «Билгесезлектән яңа томга» дигән мәкаләсендә Р.Гайнанов Тукай бу имзаны «Уклар» журналында кулланганлыгын әйтә. Чыннан да, журналның 1906 елгы 4 нче санында (сентябрь) «Җиңел кәсеп турында надан муллалар киңәше» исемле сатирик парча шушы имза белән урнаштырылган (әмма парча шагыйрь әсәрләре тупланмаларына кертелмәгән әле).
Әдәб.: Гайнанов Р. Билгесезлектән — яңа томга // Совет Татарстаны. 1976. 20 май.; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 141 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39 б.
 
Олуг Фәйләсүф, «Фәлсәфә» дигән парчасы «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 14 нче (1 октябрь) санында шул имза белән урнаштырылган. Мондый имза куюга шагыйрьне текстның исеме һәм эчтәлеге этәргән булса кирәк (авторның үз-үзенә иронияле карашы да сизелә). Парча беренче мәртәбә Өчтомлыкта басыла.
Әсәр.: Биштомлык. 4 нче том, 132, 321 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның, ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39 б.

Партия, Тукайның яшерен имзасы. «Уральск хәбәрләре (Шәһәремезнең яшьләре…)»нең ахыры «Фикер» газетасында (1906 ел, 3 декабрь) шул имза белән чыга (башы Ш., ягъни Шүрәле имзасы белән бирелгәнлектән язманың Тукайныкы булуы исән чагында ук ачылган). Тукайның ни өчен мондый имза куллануын текст эчтәлегеннән чыгып аңлатуы кыен. Әсәр беренче мәртәбә Биштомлыкта күренә.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 254, 370 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның, ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39 б.

Салам Торхан, Тукайның яшерен имзасы. «Ир, хатын» һәм «Хатыннарның русча, татарча кушаматлары» дигән әсәрләре «Ялт-йолт» журналында (1911 ел. 27 нче сан) шул имза (Салам Торхан — шул исемдәге татар халык әкияте герое) белән күренә. Беренче мәртәбә Икенче дүрттомлыкка кертелгәннәр, әмма аңлатмалар һәм искәрмәләрдә имзаның нәкъ менә Тукайныкы булуына дәлил булырдай фактлар китерелми. Салам Торхан имзасы «Ялт-йолт» журналының Тукай вафатыннан соң чыккан саннарында да очрый.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 215-216, 328 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның, ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39 б.

Сәгыйд, Тукайның яшерен имзасы. Аны шагыйрь «Йокы» исемле шигырен «Яшен» журналының 1908 елгы 3 нче (30 сентябрь) санында бастырганда кулланган һәм шунда ук «Идарә. Югарыдагы шигырьләрдә, яңлышлык илә, «уку» диясе урыннарда «йокы» дип язылган. Яңадан дөресләп укуыңызны риҗа идәмез. Әгәр дә йокы шулкадәр яхшы эш булса иде, безнең татарлар күптән алга киткән булыр иде» дигән искәрмә биргән. «Яшен ташлары» китабының 1912 елгы («Икенче жөзьэ» — икенче басма) нәшерендә «Сәгыйть Рәмиевтән үзгәртелде» дип искәртелгән. С.Рәмиевнең «Уку» шигыре «Әльислах» газетасының 1907 елгы 3 октябрь (№ 1) санында «Сәгыйд» имзасы белән бирелгән булып, Тукай шигыре шуның текстын файдаланып язылган. Имза шушы фактка ишарәләү өчен генә кулланылган.
Әсәр.: Биштомлык, 1 нче том, 256, 383 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39 б.
 
Сәяхәте көбралар ясаучы Шүрәле, Тукайның яшерен имзасы. «Мәкаләи махсуса»ның икенче кисәгеннән I-V бүлекләре «Ялт-йолт» журналында (1912 ел, 41 нче сан) шул имза белән басылганнар (баштагы өлеше — Хәкыйрь Шүрәле, ахыры Шүрәле имзасы белән). Беренче тапкыр Өчтомлыкка кертелгән. Сәяхәте көбралар ясаучы — иң бөек сәяхәтләрдә йөрүче дигән сүз. Мәкаләдә дә, имза алуда да Тукайның Уфага, Петербургка, тагын Уфага, Троицкига баруларына беркадәр ирония белән каравы сизелеп тора.
Әсәр.: Биштомлык,4 т., 253-255, 336-339 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның, ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39 б.

Сөңге, Тукайның яшерен имзасы. Р. Гайнанов мәкаләсендә бу (һәм кайбер башка) имза белән «Уклар» журналында басылган әсәрләрнең Тукайныкы икәнлеге әйтелә (кара: Мәхүб прахуты кантуршигы). Чынында, журналда бары бер генә текст — «Адәмләр хәйванлардан ни илә аерылалар?» исемле сатирик парча гына бу имза белән басылган (4 нче санда). Сөңге имзалы әсәрләр «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 1, 4 һәм 6 нчы саннарында да очрый («Мөкяләмә», «Тыйбби кәшеф», «Сагыз чәйнәү мәҗлесе»), ләкин берсе дә авторы Тукай булу җәһәтеннән карап тикшерелмәгән әле (һәм, табигый, Тукай әсәрләре җыентыкларына кертелмәгән).
Әдәб.: Гайнанов Рашат. Билгесезлектән — яңа томга // Соц. Татарстан. 1976. 20 май; Рәмиев 3. Тукайның, ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 40 б.

Сөемсез. «Фикер» газетасында һәм «Әлгасрелҗәдид» журналында берничә мәкалә һәм фельетон шул имза белән басылган. М. Надиның «Псевдонимнар сүзлеге»ндә Тукайныкы итеп күрсәтелсә дә, Биштомлыкка кертелмәгәннәр. Фәрит Яхин мәкаләсендә бу имзаның Тукайныкы булуына ышанычлы дәлил (Сөемсез имзалы ««Без ни бетерәбез?», «Эшсезләр тугърысында безгә ни кирәк?» мәкаләләрендә күтәрелгән төп фикерләр белән исә Г.Тукай поэзиясендә очрашабыз», 32 б.) китерелгән.
Әдәб.: Яхин Ф. «Сөемсез» имзасы белән кем язган? // Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. Казан: Г.Ибраһимов исем. институт, 1989. 30-33 бб.; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39 б.

Сөенче Алаев, Тукайның яшерен имзасы. Шагыйрь, драматург һәм тәржемәче Сәгыйть Сүнчәләйнең (фамилиясе — Сүнчәләев) кайбер шигырьләрендә чагылган лирик-идиллик мотивларны, образ-сурәтләрне реаль тормышның үзендәге хәлләр белән кискен каршы куеп язылган «Шигърият һәм нәсер» һөжүви шигырен Тукай «Ялт-йолт»та (1911 ел, 22 нче сан) шул имза белән бастыра. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән. Имза замандашы, дустының ачык имзасына охшатып ясалган. Сүнчәләев фамилиясе нигезендә Сөенечгали ялгызлык исеме ята.
Әсәр.: Биштомлык, 2 т., 176, 366-367 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Габдулла Тукай псевдонимнары // Казан. 1995. № 9-10. 81,82 бб.; аныкы ук. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39-40 бб.

Счет төймәсе, Тукайның яшерен имзасы. «1912 елның онытылганнан калган гына хисабы» укучыга шул имза белән «Ялт-йолт» журналында (1913 ел, 49 нчы сан) тәкъдим ителә. 1911 ел өчен «Былтырның хисабы» Шүрәле имзасы белән журналның 1912 елгы 31 нче санында (1 гыйнвар) басылган, димәк, ел ахырында хисап бирү рәвешендә язу Тукай өчен беркадәр традициягә әверелә башлаган була. Беренче тапкыр Академик басмага кертелгән. Имза текст стиленә, рухына туры китереп сайланган.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 253-255, 336-339 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Габдулла Тукай псевдонимнары // Казан. 1995. № 9-10. 81,82 бб.; аныкы ук. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 39 б.

Т. (Тукаевтан), Тукайның яшерен имзасы. «Күгәрчен» шигырен «Йолдыз» газетасында (1910 ел, 15 август) Тукай шул имза белән чыгара. Бераздан шигырь «Күңел җимешләре» китабына да кертелгәнлектән, ул шагыйрь исән вакытта ук ачылган. Барлык күптомлыкларында да бар.
Әсәр.: Биштомлык, 2 т.,137, 361 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 40 б.

Тәртә башы, Тукайның яшерен имзасы. Рашат Гайнанов мәкаләсендә «Уклар» журналында бу имза белән басылган тугыз әсәрнең барысы да Тукайныкы итеп күрсәтелә. Ләкин андый имзалы әсәрләрдән «Мөхәммәдия» көе» шигыре һәм «Казан хәбәрләре» генә беренче мәртәбә Биштомлыкның төп өлешендә басылды, ә «Идел буендагы шәһәрдә» дигән һөҗүви парча, ни сәбәпледер, бу басманың 3 нче томындагы «Беренче өйрәнчек һәм Тукайныкы булуы ихтимал әсәрләр (1904-1906)» арасына гына урнаштырылган (Р.Гайнанов бу текстның авторы итеп Тукайны саныймы, яисә Тукайныкы булып та, аны өйрәнчек әсәр итеп күрәме — бу очракта аның позициясе ачык түгел). Имзада шагыйрьнең үз-үзенә иронияле карашы сизелә.
Әсәр.: Биштомлык, 1 т., 117, 347-348 бб, 3 т., 219, 308, 361, 380 бб.
Әдәб.: Гайнанов Р. Билгесезлектән — яңа томга // Соц. Татарстан. 1976. 20 май; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 40 б.

Тиктормас, Тукайның яшерен имзасы. «Кызыкка очрау» мәкаләсе «Фикер» газетасында (1906 ел, 19 ноябрь) шул имза белән басыла. Беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкка кертелә. Тиктормас имзасы башка газета сәхифәләрендә дә очрый, ләкин алары Тукайныкы түгел (берничәсе Н.Думавиныкы дигән фикер дә бар). Тиктормас имзалы берәү «Ялт-йолт»ның 1914 елгы 71 нче санында «Тукайда көлү кабилияте» исемле мәкалә бастыра («Иртәгә танышырга тиеш идем, ләкин шул көнне Клячкин шифаханәсенә керде», — ди ул мәкаләсенең бер урынында).
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 233-234, 365 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142 б.; аныкы ук. XX йөз байлы татар әдәбияты… 40 б.

Тиле, Тукайның яшерен имзасы. Шагыйрьнең төрле имзалы һәм имзасыз әсәрләре «Ялт-йолт» журналында, гадәттә, бер-бер артлы бирелә торган булган. Журналның 1910 елгы 2 нче санында да, мәсәлән, шундый хәл белән очрашабыз: башта «Догачы: Шүрәле» имзалы ««Яшен» мәрхүм» мәкаләсе, аннары «Тиле» имзалы «Ихтар» (искәртмә), моның соңында «Шүрәле» имзалы «Авыл җырлары» урнаштырылган. Шагыйрь үзе үк сәркятибе булган журналда ике әсәре арасына башка берәүнең биш-алты юллык кына текстын кертеп җибәрмәс иде. Безнең фикеребезчә, әлеге «Ихтар», һичшиксез, аның каләменнән чыккан. «Тиле» имзасы текстның эчтәлегендәге сүз сөрешеннән чыгып куелган (һәм шунда гына кулланылган булса кирәк).
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 142-143 бб.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 40-41 бб.

«Төрек» гәзитәсеннән татарлар хәленә борыбрак мөтәрҗим Г. Тукаев, Тукайның ачык имзасы. «Җәмгыяте хәйрия» мәкаләсенең баштагы өлеше «Фикер» газетасының 1906 елгы 17 декабрь һәм 31 декабрь саннарында шул имза (бу — Тукайның иң озын — сигез сүздән торган имзасы) белән басыла. Тукай, намуслы публицист буларак, мондый имзаны кулланып, мәкаләдә китерелгән фикерләрнең үзенеке генә түгеллегенә, төрек матбугатыннан тәрҗемә итеп, ләкин татар халкының хәлен искә алып, үзгәртебрәк алынганлыгына басым ясаган. Мәкалә беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 264, 371 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 40 б.

Туңучы, Тукайның яшерен имзасы. «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 32 нче (21 гыйнвар) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган «Мич башы кыйссасы» дигән юлъязмасының тексты эчендәге 12 юллы исемсез шигыре шушы имза белән китерелә. Шигырьне үзе язуы юлъязмадагы түбәндәге юллардан беленә: «Мин быел 29 нчы сентябрьдән үк салкынлыктан зарлана башладым. Шуннан бирле икәнлеге язып ташлаган бәетемнең төбендәге тарихтан (датадан — З.Р.) беленде. Бәет шушы иде». «Шагыйрьне үзенең әсәре артына «Туңучы» имзасын куярга, билгеле, шушы елларда көчәеп киткән авыруы да мәҗбүр иткәндер», — дип яза Зиннур Мансуров. Аның түбәндәге күзәтүләре дә игътибарга лаек:
«Туңучы… Тиктомалдан алынган псевдониммы бу? Инде иҗатына килик. Исәпләүләр күрсәткәнчә, барлык тезмә һәм чәчмә әсәрләренең якынча сигездән бер өлешендә (!) салкынлык образы кулланылган./…/Салкынлык образын шагыйрьнең яшәештәге күптөрле мәсьәләләргә мөнәсәбәтен чагылдыручы үзәк фикердән берничек тә аерып булмый». «Мич башы кыйссасы» беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән.
(«Туңучы» имзасыннан соңгы тарих (дата) — «1911 сәнә, 29 октябрь» дөрес куелмаган булса кирәк, юлъязмада бит 29 сентябрь диелгән. Дөресе — 29 сентябрь (яңа стиль белән 11 октябрьгә туры килә) булырга тиеш. Казанда көзге салкыннар нәкъ менә сентябрь ахырында — октябрьнең беренче яртысында башлана бит. Әгәр 29 октябрь датасын дөрескә чыгарсак, Тукай яңа стиль белән 10 ноябрьдә генә салкынлыктан зарлана башлаган була.)
Әсәр.: Биштомлык, 5 т., 32 б.
Әдәб.: Мансуров Зиннур. «Дүрт ягым гыйсъян уты…» // Татарстан яшьләре. 1986. 10 июнь, 14 июнь; Рәмиев 3. XX йөз башы татар әдәбияты… 41 б.

Түнтәреф, Тукайның яшерен имзасы. «Кушмый ишәк җырлый» дигән сатирик шигыре «Ялт-йолт» журналында (1911 ел, 20 нче сан) шул имза белән басыла. Тукай Ишми ишанның уй-теләкләрен үзеннән сөйләтә. Әсәрнең исемендә үк кем җырлавы (бу юлларның «авторы») билгеле булса да, шагыйрь имзаны Ишми ишан яшәгән авыл исеменә нигезләнеп ясый, әмма аны (авыл исемен) төп-төгәл рәвешендә китерми. Түнтәреф дигәндә, Ишми ишанның демократик карашлы затларга каршы чыгуына — түнтәрүенә дә (Г.Камалның «Ишмиләр — түнтәрәләр» дигән сатирик фельетоны да бар) ишарә ясалган. Текст беренче мәртәбә Икенче дүрттомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 2 т., 159, 363 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 41 б.

«Уклар»ның лөгать мөтәфтише, Тукайның яшерен имзасы. «Сәдәхә» исемле һөҗүви парча «Уклар»да (1906 ел, 6 нчы сан) шул имза белән чыга. Беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгән. Лөгать тәфтише — сүзләргә аңлатма. Парчада надан хәзрәтләрчә бозып әйтелгән «сәдәхә» сүзенең мәгънәсен ничек аңлау турында да әйтелә.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 253, 369 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 41 б.

Уральскидә Габдулла Тукаев, Тукайның ачык имзасы. «Хәзерге халемезә даир» исемле шигыре «Әлгасрелҗәдид» журналының 1906 елгы 1 нче (15 гыйнвар) санында шул имза белән басыла. Текст беренче мәртәбә Икенче дүрттомлыкка кертелгән. Бу имза бер генә тапкыр кулланылган.
Әсәр.: Биштомлык, 1 т., 48, 335 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 41 б.

Уральск кешесе, Тукайның яшерен имзасы. Вакыйгачыл нигезләре бер-берсенә бәйле «Погром» һәм «Хакны белеп инкяр кыйлу» фельетоннары «Фикер» газетасының 1906 елгы 10 июль һәм 21 июль саннарында шул имза белән басылган. Беренче мәртәбә Беренче дүрттомлыкка кертелә. Ачык имза куллануга каршы сәбәпләрнең берсе булып «Погром» текстында «Фикер» шагыйре дип Тукайның үзе дә искә алынуы тора булса кирәк. Ачык имза кулланыла калса, Тукай үз шәхесенә кагылганга күрә чыгыш ясаган кебек аңлашылыр иде.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 75, 85, 343, 345 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

Уральск җәмгыяте хәйриясенең бик усал бер члены, Тукайның яшерен имзасы. «Уральскидә җәмгыяте хәйрия башлануы» фельетоны «Фикер» газетасының 1906 елгы 15 октябрь санында шул имза белән чыга. Фельетонда бериш Уральск хәзрәтләре һәм байларының шәхесенә каты бәрелгәнгә, Тукай үзенең ачык имзасын куюны мәслихәт күрмәгән булса кирәк, «бик усал»лыгын күрсәтүне тиеш тапкан (газетаның бу санында аның дүрт әсәре имзасыз, берсе «Г.Тукаев», берсе «Мөсафир» имзасы белән чыккан). Фельетон беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелә.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 215, 359 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

Фәйләсүф, Тукайның яшерен имзасы. «Фәлсәфи сүзләр»нең икенче кисәге «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 9 нчы (15 июль) санында шул имза белән басыла (баштагы өлеше ахырында «Имза: Фәйләсүфләр» дип куелган). Текст беренче тапкыр Өчтомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык,4 т.,118, 316 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

Феакут, Тукайның яшерен имзасы (ләкин укучылар аның иясе кем булуына тиз төшенгәннәр булырга тиеш). «Фөрьяд» шигыре «Әль-ислах» газетасының 1908 елгы 1 январь (13 нче) санында бу имза белән укучыларга тәкъдим ителгән, шул ук елда «Габдулла Тукаев диваны»нда чыккан. Текст Тукайның барлык күптомлыкларына кертелә.
Феакут — анаграмма, «Тукаеф» сүзен гарәп хәрефләре белән язылышында сулдан уңга укыганда килеп чыга торган хәрефләр тезмәсе. Ул елларда очраган анаграммаларның кайберләре: Фираз — Зариф (Зариф Бәшири, шагыйрь һәм прозаик), Фобикар — Рәкыйбов (Рәкыйб Рәкыйби, журналист, тәрҗемәче), Йәкәнеч — Ченәкәй (Төхфәт Ченәкәй, шагыйрь), Шадлуй — Юлдаш (шагыйрь Кыям Юлдашев ?), Ласуа — Усал (Фуад Туктаров, публицист, сәяси эшлекле).
Әсәр.: Биштомлык, 1 т., 202, 369 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

Хәйләсез. Рашат Гайнанов мәкаләсендә бу имза белән «Уклар» журналында басылган байтак әсәрләрнең дә авторы Тукай булуы әйтелә: «Стилистик, текстологик, тематик тикшеренүләр аларның чыннан да Тукайныкы икәнлеген күрсәтте». Бу имзалы «Әйтәсем килә» дигән сатирик шигырь һәм «Иске заманда татарларның…» дип башланган сатирик парча «Уклар» журналының 1906 елгы 2 нче (июль) санында күренә, ләкин аларның берсе дә басмаларына әле кертелмәгән.
Әдәб.: Гайнанов Р. Билгесезлектән — яңа томга // Соц. Татарстан. 1976. 20 май; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары, // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

Хәкыйрь Шүрәле, Тукайның яшерен имзасы. «Мәкаләи махсуса» очеркының баштагы өлеше «Ялт-йолт» журналында (1912 ел, 40 нчы сан) шул имза белән чыга. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән. «Ялт-йолт» журналының редакторы Әхмәт Урманчиев, Тукай сәфәргә чыгып киткәч журналны чыгару кыенлашу сәбәпле, Тукайны язмавы өчен хурлабрак, аңа үпкә белдеребрәк язган булса кирәк.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 47, 270 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

Хәсрәт, Тукайның яшерен имзасы. «Куркынычлы хәбәр. (Кыямәт)» исемле һөҗүви парча «Уклар» журналының 1906 елгы 5 нче (октябрь) санында шул имза белән басыла. Рашат Гайнанов мәкаләсендә аның Тукайныкы булуы әйтелә. Текст беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 322, 362 бб.
Әдәб.: Гайнанов Р. Билгесезлектән — яңа томга // Соц. Татарстан, 1976. 20 май; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары. // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

«Хәятел-хәйван»нан күчерүче, Тукайның яшерен имзасы. «Төрле хайваннар тугьрысында бераз мәгълүмат» исемле язмасы «Яшен» журналының 1908 елгы 4 нче (5 ноябрь) санында шул имза белән чыккан. Беренче тапкыр Беренче дүрттомлыкка кертелгән. Күчерүче сүзе монда «охшатып язучы» мәгънәсендә кулланыла (хайваннар тормышы турындагы «Хәятел-хайванат» китабы 1900 елда Казанда басылган).
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 74, 303 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

Һөд-һөд, Тукайның яшерен имзасы. «Алырга ашыгыңыз!» һөҗүви парчасы «Уклар»да (1906 ел, 3 нче сан) шул имза белән укучыга тәкъдим ителә. Беренче мәртәбә Академик басмага кертелгән.
Резедә Ганиева бу имза белән Тукайның берничә («некоторые») әсәре басылган дип яза. Тукай әсәрләре басмаларында югарыда исеме аталганы гына урнаштырылып килә.
«Һөд-һөд» (һөдһөд, русча: удод) — әзәрбәйҗан шагыйре Галиәкбәр Сабирның (1862-1911) бик яратып кулланган яшерен имзасы. Һөд-һөд кошы Коръәннең 27 нче («Кырмыскалар») сурәсендә дә телгә алына.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 47, 270 бб.
Әдәб.: Ганиева Резеда. Проблема творческих методов в тюркоязычных литературах начала XX века. Методические указания для студентов по курсу «Литература народов СССР». Казань: Казанский государственный университет, 1973. С. 17; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 144 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 44 б.

Һәйъәте идарә, Тукайның яшерен имзасы. «Фикер» газетасының 1906 елгы 11 август, 11 сентябрь, 1907 елның 18 февраль саннарында «Гүзәл бер хакыйкать», «Алданмаңыз!», «Уральскидә Думага сайлаулар» дигән публицистик чыгышлары шул имза белән бирелә. Барысы да беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгәннәр (ни өчендер, соңгы текст «Тукайныкы булуы ихтимал проза әсәрләре» арасына урнаштырыласы булган).
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 47, 270 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 144 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 44 б.

Чапансыз, Тукайның яшерен имзасы. Рашат Гайнанов фикеренчә, «Уклар» журналында Тукай бу имза белән дә чыгыш ясый. Чыннан да, журналның 2 нче (июль) санындагы «Төрле хәбәрләр»дән берсе — «Оренбург» дип исемләнгәне (текстта хатыннарның йөзен яшерүгә тискәре мөнәсәбәт чагылыш таба) шушы имза белән урнаштырылган. «Оренбург» дигән хәбәр Тукайның бер генә басмасына да кертелмәгән.
Әдәб.: Гайнанов Р. Билгесезлектән — яца томга // Соц. Татарстан. 1976. 20 май; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б:; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 42 б.

Ш. (Шүрәледән), Тукайның яшерен имзасы. Аның белән шагыйрьнең «Фикер» газетасында (1906 ел, 3 декабрь) «Янә «Тәрҗеман»га» һәм «Уральск хәбәрләре (Шәһәребезнең яшьләре…)» исемле мәкаләләре басыла. «Уклар» журналында һәм «Фикер» газетасында «Шүрәле» имзасы белән әледән-әле чыгыш ясап торганлыктан, «Ш.» имзасының «Шүрәле»дән кыскартылып ясалганы укучыларга сер булмаган. Мәкаләләрнең әүвәлгесе Беренче дүрттомлыкка, икенчесе Биштомлыкка беренче мәртәбә кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т.,   237, 254, 366, 370 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайныц ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 43 б.

Шәкерт угы, Тукайның яшерен имзасы. «Ахун хәзрәтләрнең сатылулары», «Тиешсез эш», «Казый кем була?», «Яңа камустан берничә лөгать» дигән һеҗүви парчалар «Уклар» журналының 1906 елгы 3 нче (август) санында шул имза белән басылган. Рашат Гайнанов мәкаләсендә бу имзаны Тукайныкы итеп күрсәтә. Парчаларның барысы да беренче мәртәбә Биштомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 3 т., 158, 160, 161, 183, 350, 354 бб.
Әдәб.: Гайнанов Р. Билгесезлектән — яца томга // Соц. Татарстан. 1976. 20 май; Рәмиев 3. Тукайныц ачык һәм яшерен имзалары, // КУ. 1996. № 4. 143 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 43 б.

Шүрәле, Тукайның бөтен иҗат дәверендә яратып һәм бик еш кулланган яшерен имзасы. Беренче мәртәбә «Фикер» газетасының 1906 елгы 8 май (№ 17) санында   күренә. Хәтта китаплары да, мәсәлән, «Яшен ташлары»ның өч басмасы да, шул имза белән укучылар хозурына тапшырыла.  Фатих Сәйфи-Казанлы Өчтомлыкка язган искәрмәләрдә:  «Аның «Шүрәле» имзасы псевдонимлыктан чыккан иде дип әйтергә ярый, шулай да ул үзе үлгәнче «Шүрәле» исемен ташламый», — дип язды. Тукайның бу имзаны аеруча якын күрүе, аның башка берәүләр тарафыннан да кулланылуына каршы булуы шул чор матбугатында да чагылыш таба. «Ялт-йолт» журналының 1912 елгы 46 нчы (24 ноябрь) санындагы «Идарәдән җаваплар»  бүлегендә бол ай диелгән:  «Кустанайда Шүрәле Г. әфәндегә! «Ялт-йолт»та «Шүрәле» имзасы булгаласа да, аны һәркем үз язуы төбенә куярга хаклы түгел. Хәтта әгәр кәрзинкә төбендә басылган (кәрзинкә төбенә ташланган?!) сезнең мәкалә кебиләргә игътибар булса, «Шүрәле» имзасының 6-7 еллык хуҗасы затыңызны судка бирергә хаклыдыр, бәхетеңез  әле!»   (бу юлларның  авторы да Тукай булырга тиешле). «Тукай үзенең сатирик әсәрләренә «Шүрәле» /…/ дип кул куйган икән, моның, әлбәттә, эчке мәгънәсе бар. Ул шагыйрьне әдәбиятка алып килгән инешләрнең башлангычына ишарә. Ягъни ул халыкча көлә, халыкча чеметә, автор — халыктан», — дип язды М.Мәһдиев.
«Шүрәле» имзалы әсәрләренең саны 80 гә җыела. Алар арасында җитди (!) шигырьләр дә, һөҗүвилары да бар.
Әдәб.: Мәһдиев М. XX йөз башы татар әдәбиятында псевдонимнар // КУ. 1973. № 12. 181 б.; Рәмиев 3. Тукайның ачык һәм яшерен имзалары. // КУ. 1996. №4. 143-144 б.; аныкы ук ХХ йөз башы татар әдәбияты…43 б.

Шүрәле дию белгәйсез, Тукайның яшерен имзасы. «Гыйшык» уты» һөҗүви язмасы «Ялт-йолт» журналының 1910 елгы 9 нчы (1 июль) шул имза белән чыга. Текст «Яшен ташлары» китабында (Беренче җөзьэ, 1911) күренә. Беренче мәртәбә Өчтомлыкка кертелгән.
Әсәр.: Биштомлык, 4 т., 122, 317 бб.
Әдәб.: Рәмиев 3. Тукайныц ачык һәм яшерен имзалары // КУ. 1996. № 4. 144 б.; аныкы ук. XX йөз башы татар әдәбияты… 43 б.
 



(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)





 

Комментарий язарга


*