ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Галиәсгар Камал – шагыйрь

(Г.Камалның тууына 125 ел тулуга багышланган конференциядәге доклад)

 

Программада минем чыгышым «Галиәсгар Камал — шагыйрь» дип аталган. Аны төзегән вакытта мин мәсьәләгә җиңел караганмын икән. Бүгенге чыгышка әзерләгәндә, атаклы драматургыбыз шигырьләре турында Назыйм Ханзафаров күзәтүләрен, фәкыйрегезнең моннан 25 ел әүвәлге юбилейдагы докладын яңабаштан карап чыкканнан соң мәсьәләнең шактый кыен һәм четрекле булуы күренде. Ул вакытларда без идеологик басымга буйсынып, бу мираска сыйнфый күзлектән чыгып якын килгәнбез. Заманнар кинәттән үзгәреп китте, әдәби мирасны бәяләвебез дә үзгәреш кичерә. Бигрәк тә XX гасыр башындагы революцияләр, гражданнар сугышы чорлары татар әдәбиятын электәге ысуллар белән үлчәүләр бездә әдәбият тарихы фәненең бер урында таптануы булып күренер иде. Ә безнең бүгенге юбиляр әдибебез нәкъ менә шул елларда иҗат итте дә.
Г.Камалның өчтомлы «Әсәрләр»ендә урын алган шигъри текстлардан беренчесе 1905 елның ноябрендә басылса, соңгылары 20 еллар башына карый. Беренче шигырьнең исеме дә символикалы — «Азатлык». Хәер, аннан соңгылары да шул рухта: «Безнең кирәк», «И мөселман, йокламагыл!», «Вакыт җитте…». Беренче рус революциясе еллары татар поэзиясе иҗтимагый тормыштагы вакыйгалар белән үтәли сугарылган иде һәм бу күренеш Камалда да ачык чагылышын тапты. Шунысы да мөһим: ул елларда Камал җурналистлык өлкәсенә тартыла һәм бу нәрсә дә аның шигырьләре эчтәлегенә, поэтикасына басым ясап тора. Аларны Камалның гәзитәчелек эшендә публицистик яңгырашны чагылдыручы жанрларның берсе сыйфатында бәяләргә кирәк. Гомумән, Камалның феноменын тәкъдир иткәндә, аның талантына хас иң беренче хосусыят рәвешендә драматург булуын, икенчесе итеп нәкъ менә журналист-публицистлыгын күрсәтергә кирәк. Аның 1905-1910 еллардагы тезмә әсәрләрендә революция нәтиҗәсендә килеп туган яңа иҗтимагый-сәяси ситуациядән татарларның файдаланырга тиешлегенә басым ясала. Алардагы образ-сурәтләр авторның рухи дөньясының индивидуаль йөзен сурәтләүгә түгел, бәлки бу чорның татарлар өчен аеруча актуаль булган проблемаларын күтәрә. Фикерләр лозунгычыл характерда, публицистик яңгырашлы. Шигырьләрдә татарларны уянырга, белемле булырга, гыйлемле, мәгърифәтле, һөнәрле булырга чакырган өндәмәләр, интонацияләр урын ала. Хәер мондый хәлне без Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Зариф Бәширинең бу еллар поэзиясендә дә күрәбез. Кайчак Г.Камал оригиналь образлар да тудыра. Мисалга «Милләт көймәсе» дигән текстны китерергә мөмкин.

Милләтнең көймәләре астка баткан,
Өстенә биш колачлы боз да каткан.
Бозының очы-чиге һич күренми,
Өстенә тагы аю менеп баскан, —

дип башланып киткән күләмле шигырьнең сәтырларында автор шушы көймә образ-сурәтенең иҗтимагый планда ачылышын тудыра алган, әйтик, Дәрдемәнднең «Корабы»ннан үзгә яңгырашлы, оптимистик, хәрәкәткә чакырган интонацияләр белән сугарган. Хәер шигырь 1906 елның мартында, инкыйлаби хәрәкәтләр кызган айларда языла, ә Дәрдемәнднеке 1908 елда реакция дәвере башлангач чыга, шунлыктан да соңгысында шөбһәле уйлар чагылыш таба. Камал шигыреннән чак кына элегрәк Н.Думави да кораб образына мөрәҗәгать иткән иде, аңарда инде ул мәмләкәт кораблары рәвешен алды, Россиянең ул вакытлардагы аптыраулы хәленә ишарәләде. Миңа калса, киләчәктә XX гасыр башы поэзиясендәге образ-сурәтләр системасы тикшерүгә юнәлтелгән хезмәтләр язылганда, бу көймә-кораб образына мөрәҗәгать ителергә һәм Г.Камал тәҗрибәсе дә анализланырга тиешле.
Бу чорда Г.Камалның тезмә әсәрләре арасында «Мәхбүс шаһзадә» шигыре үзенең шигъри яңгырашы белән аерылыбрак тора. Ул газетада чыкмаган, бәлки 1908 елда «Шигырьләр мәҗмугасы» исемле китаплар сериясенең «беренче китабы»нда дөнья күргән. Беркадәр татар халык иҗатына хас бәет җанры үзенчәлекләренә таянып язылган бу мәнзумәне 1921 елда Г.Ибраһимов «бөтен татар яшьләре тарафыннан ятланган, унбиш еллар буенча телдән, сәхнәдән төшми йөргән бер нәрсә» дип атый. Узган гасыр башы поэзиясендә тоткын-мәхбүс образының чагылышы турында заманында Гали Халит шактый җентекләп язган иде. Г.Камалның бу шигыренә дә әнә шул яктан якын килү соралып тора. Ләкин аның тоткыны гади тоткын түгел, бәлки мәхбүс шаһзадә. Бу образда традиционлык көчле. Автор төрки-татар поэзиясендә күп гасырлар дәвамында сурәтләнеп килгән лирик образны яңартуда, әйтергә кирәк, әдәби телебез яңартыла барган шартларда бер тәҗрибә, уңышлы тәҗрибә ясый. Юкка гына ул сәхнәләргә менмәгән, бәлки җырлангандыр да әле.
Г.Камал безнең күренекле сатиригыбыз, комедиографыбыз. «Йолдыз»да эшләгәндә дә ул җурналистиканың сатирик җанрларына мөрәҗәгать итеп торган. Монда мәкаләләре, рецензияләре, фельетоннары исемнәрен атап тормамдыр. Ачы тәнкыйди рух аның шул чор газеталарда басылган шигырьләрендә дә күренә. «Яшен» сукмасын өчен», «Оренбур — Казан», «Тәкый гаҗәп», «Бәйрәм хәзерлекләре» — әнә шундыйлардан.
Большевиклар хакимияткә килгәч, «Йолдыз» газетасы чыгудан туктый. Ләкин Г.Камалның журналистлык эшчәнлеге тукталмый, ул «Эш» газетасында эшли башлый. Шунысы кызыклы: аның гражданнар сугышы кызган вакытларда язган әсәрләре чәчмә мәкалә яисә фельетон җанрында түгел, бәлки тезмә текст рәвешен алган. Без, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология төркеме хезмәткәрләре, моннан егерме еллар элек аның өченче томын басмага әзерләгән вакытта бу чор вакытлы матбугатыннан бер генә мәкаләсен дә табып ала алмадык. Ә тезмә әсәрләре атна саен диярлек, кайчак көн аралаш чыгып торган. Билгеле инде, «Эш» совет матбугаты, Камал язганнар да советчыл рухта. Ләкин шунысы басым ясап әйтелергә тиешле, аларны автор шигырь дип атамый. 1921 елда бу тезмә әсәрләр, бергә тупланып, «Декламацияләр» исеме белән китап булып басылып чыга. Исеме астында «Җитди, һөҗүви назымнар һәм декламацияләр» дигән искәрмәсе дә бар. Декламацияләрнең күбесе сатирик һәм юмористик характерда. Барлык декламацияләр дә шул чор чынбарлыгын яңа властьләр күзлегеннән чагылдыралар дияргә мөмкин. Татар әдәбиятының совет чорындагы яшәешендәге беренче адымнарын танып белүдә аларның әһәмиятен күрми китмәбездер. Бу назымнарда публицистик үткенлек, көн кадагына сугу, антитезик фикерләү, лозунгычыл интонация өстенлек итә. Автор — актив иҗтимагый позиция тарафдары. Революциягә кадәрге тормышның тискәре якларын бик яхшы белгән Галиәсгар Камал революцияне кабул итте, аның чын азатлык алып килүенә ышанып әлеге декламацияләрне яза торды.
 

(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)




 

Комментарий язарга


*