ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Кече Укмастан чыккан олы шагыйрь (М.Укмасыйның тууына 120 ел)

Егерменче гасыр башы татар поэзиясен әдәбият галимнәре шактый җентекләп өйрәнделәр шикелле. Соңгы елларда аеруча классик шагыйрьләребез иҗатын хакыйкатькә хилафлык китермичә, теге яки бу төрле идеологик кысаларга кертмичә тикшерүдә уңышлы гына адымнар ясалды. Башка күренекле әдипләребез мирасы да бөтенләй игътибарсыз кала бит дип әйтергә ярамас. Мәсәлән, Нәҗип Думави, Сәгыйть Сүнчәләйләр турында монографияләр, «Яңа заман татар әдәбияты тарихы (XIX—XX гасыр башы)» (русча) нәшер ителде. Шулар арасында поэзиябезгә хәл кадәри өлеш керткән, сәнгати эшләнешләре шактый югары булган шигырь һәм поэмалар язып калдырган каләм ияләре дә бар. Алар иҗаты мисалында тәфсилле тикшеренү үткәрелми тора. Бу көннәрдә тууына 120 ел булган Миргазиз Укмасый әнә шундый шагыйрьләребездән. Хәер, узган гасыр башы әдәбиятына багышланган гомуми хезмәтләрдә телгә алалар аны. Әйтик, Мөхәммәт Гайнуллин әлеге иҗатчы поэтик мирасын җитди игътибарга лаеклы күренеш итеп саный, Гали Халит аның үз шигъри тавышын тапканлыгын әйтә. Мөхәммәт Мәһдиев исә уртакул шагыйрьләргә сафына гына кертмәкче. Шулай да М.Укмасыйның татар поэзиясенә үз исемен язып калдырганлыгы бәхәс тудырмый.

Тик озак еллар бу шагыйрьнең тәрҗемәи хәленнән укучылар да, әдәбиятчы галимнәр дә бихәбәр булдылар. М.Мәһдиев язганча, совет чорында мулла булып торуы, 1931 елда советка каршы кеше рәвешендә хөкемгә тартылуы аркасында да ул «онытылып» торды. Тукайның «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле» дигән сүзләрен бүген дә әле М.Укмасыйга карата әйтеп булмый.
Бу урында шушы нәрсәне истә тотып, аның башыннан кичкәннәр турысында, яңарак табылган мәгълүматларны да өстәп, берничә сүз язып китәргә уйладым.
Әсәрләрен башлыча «Миргазиз Укмасый» пседонимы белән бастырган Миргазиз Габделкаюм угылы Зәбиров ул чакта Лаеш өязенең Бәтке волостена караган Кече Укмас авылында (хәзер Балык Бистәсе районында) туа. Сугыштан соң чыккан китапларда аның туган елын гына күрсәтеп килделәр — 1884. Тууына 110 ел тулган вакытларда ае-көне дә ачыкланды: ул яңа стиль белән 26 июньдә (искечә 14 июнь) туган икән. Әтисе — авылның указлы мулласы Габделкаюм Шаһимөхәммәт улы, тумышы белән Саурышныкы. Әнисе Шәмселбәнат — һәвәскәр тарихчы Мөхәммәтҗан Заитов кызы. Элек кызны К.Насыйри яучылаган була, ләкин Шәмселбәнат аны күңелсез кешегә санап кире җавап биргән (Шәмселбәнат әл-Укмасыйның 1907 елгы «Бәянелхак» газетасында басылган «Тәмугъ газабы» дигән шигыре дә очрады безгә). Миргазиз әнә шундый укымышлы гаиләдә туып үскән.
Бераз әнисеннән сабак алганнан соң Миргазизне атасы Иләбәр авылы мәдрәсәсенә илтеп тапшыра, ике елдан, унбер яшендә — Сатыш мәдрәсәсенә. Боларда укулардан әллә ни мәгънә чыкмаган күрәсең. Ниһаять, атасы, аны Казанга алып килеп, атаклы “Мөхәммәдия”гә урнаштыруны мәгъкуль күрә. Монда инде язуга әһәмият бирәләр, хисап укыталар, контроль көчле, кухнясы да яхшы, кубта су кайнап тора. Шәкертебез һәр фәннән дә яхшы укый.
Җәйләрен, күпчелек татар шәкертләре сыман, М. Укмасый да укуын дәвам иттерү өчен акча юнәтү ягын карарга тиеш булган. Ул Казан пристаненда йөкләр бушата, Акчуриннар фабрикасында постау юа. Казан сабын заводында эшли, казакъ арасына чыгып китаплар сата, мөгаллимлек итә (бер җәйдә, мәсәлән, 110 сум акча алып кайткан), мәҗлестә акыннар белән шигырь әйтешә. Беренче шигъри тезмәләре дә нәкъ менә 1904 елның җәендә казакъ авылында яшәгәндә кәгазьгә теркәлә (китабы 1906 елда чыккан). Алар, гомумән алганда, 19 гасыр поэзиясе традицияләрендә язылып, мәгърифәткә, яманлылыкка, милләтебезнең тарихи үткәненнән гыйбрәт алып яшәргә чакыру белән сугарылган. «Бер хатирә» шигырендә авыл җирендә табигатьтә булып торган үзгәрешләр тәфсилләп сурәтләнсә, «Карьялеккә карау» исемлесендә автор авыл егет һәм кызлары арасындагы ямьсез күренешләрне тәнкыйтьли.
М.Укмасый 1905-1907 елгы Казандагы революцион вакыйгалардан да читтә калмаган. Ул (1905 елда солдатка каралып яраксызга чыгарыла — ак билет ала) Октябрь көннәрендә револьвер тотып тәртип сагында тора, атлы казакъ нагайкасы тәмен татый, яшерен җыелышларда катнашып, X. Ямашев («Сами» псевдонимын да кулланган) белән таныша, гектографта «Изгеч» исемле газета чыгарыша (исемен Укмасый үзе уйлап тапкан, баш клишесе дә аныкы), русча дәресләр ала, прокламацияләр ябыштыра, шәкертләр хәрәкәтендә катнаша, «Казан мөхбире», «Азат» газеталарында мәкаләләр, «Аяныч фәкыйрь», «Көз», «Ничек туар таңыбыз?» һәм башка шигырьләрен бастыра. Бу чор әсәрләрендә милләтебезне тәрәкъкыяткә чакыру зур урын били.
1907 еллардан башлап М. Укмасый укыту эшендә. Пенза ягындагы Кынады авылында яшь һәм кыю мөгаллим муллалар белән каршылыкка керә, һәм, зарарлы фикерләр тарата дип, аңарда тентү уздыралар, укытудан читләштерәләр. Анда чак, соңрак та, Укмасый Тукай белән хат алыша,  «Әл-ислах»та бастырырга ниятләгән язмаларын тугъры Тукайга җибәреп тора. Бераздан Укмасый Уфага барып Диния нәзарәтендә имтихан тота һәм имам хатыйблыкка таныклык ала. Яшь мулла һәм шагыйребезне язмыш яңадан казакъ җиренә алып килә. Биредәге Акмулла шәһәрендә сигез сыйныфлы мәктәптә укыту белән генә канәгатьләнмәстән, ул берара казакъ юристы белән бергәләп гектографта яшерен «Сүркә» гәзитәсен чыгара. Бу вакытларда һәм элегрәк язган шигырьләрен ул Тукайга җибәрә һәм классик шагыйребез «М. Укмасый шигырьләре» исемле китапны корректурасын үзе карап бастырып чыгара. «Сүркә» гәзитәсенең ун саны чыккач та, казакъ иптәшен кулга алалар, шагыйрь үзе исә эзне югалтырга тиеш була һәм, кача-поса Актүбәләр, Самаралар аша Кече Укмасына кайтып, муллалык итә, 80 ләп балага сабак бирә. Яңа мәктәп салып бирәләр, шагыйрь  «Алтын таҗ», «Өмет йолдызым» исемле китаплары өчен алган гонорарны аны җиһазлауга, кирәк-яраклар алуга тота. Сәяси темаларга да сүз алып барганлыгы мәгълүм булгач, авылның хөрмәтле хәзрәте өстеннән донос язып указын алдыралар.   1914 елда Укмасый укыту эшеннән аерыла, җәен Иделдә йөзгән бер пароходта матрос булып, аннары баржа саклаучы булып уздыра. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында аны армиягә алалар (1915 ел, март)   һәм Кострома шәһәрендәге гаскәри частькә җибәрәләр. Ул биредә полковый мулла вазифасын башкарган.
1917 ел җитә. Февраль революциясеннән соң сугыш бетүгә өмет уяна. Казанга Мөселман солдатлары съездына вәкил булып килгән Укмасый Мулланур Вахитовлар белән таныша, аннан Костромага кайткач, солдатларга доклад укый. Октябрьдән соң, Шәһит Әхмәдиев тәкъдиме белән мәгариф эшләрен җайга салу бурычы йөкләтелеп Лаеш өязенә җибәрелгән Укмасый бу якларны чехлар басып алган чакларда авыр хәлдә кала. Туган авылына кайтса да тынычлык булмаган аңа: коммунист булган диләр, акларга тотып бирмәкчеләр. Кулга алыну куркынычын тоеп, ул, авылыннан качып китеп, кызыллар кулындагы Арчага барып чыга. Казанга кайткач, аны тагын мәгариф эшенә тарталар. Берара Казан университетының әдәбият бүлегендә укып йөри, әмма, кызганычка каршы, 1921 елгы ачлык вакытында бу бүлек яшәүдән туктый.
1922 елда әтисе (бераздан әнисе дә) вафат булу сәбәпле авылындагы йортлары хуҗасыз кала һәм Укмасый туган нигезенә кайтырга тиеш була. Биредә ул крестьян хезмәте, белән бергә муллалык вазыйфасын да башкарырга керешә. 1925 елда ул, муллалыктан читләшеп, авыл хуҗалыгы эшләре белән генә көн итә башлый, соңрак берничә ел Урта Азиягә китеп тора, шул заман рак авыруыннан хатыны үлеп китә.
1931 ел Миргазиз Укмасыйга һәм берничә авылдашына зур борчулар алып килгән. Кече Укмаста да коллектив хуҗалык оештырыла. Колхозга кертелми һәм керми калучылар бар. Шуларның берсе — Миргазиз Зәбиров, 1930 елда йортыннан чыгарылган, тавыш бирүдән дә мәхрүм ителгән кеше. Андыйларга, билгеле ки, яңа хөкемдарларның карашы кырысланганнан-кырыслана бара. Аларны тынычлыкта калдырырга ярамый, һәм менә 1931 елның маенда бер төркем (9 кеше) Кече Укмас крестьян агайлары кулга алына һәм тикшерү эшләре башланып китә. Һәрберсенә берсеннән-берсе зур гаепләр өелә, тентүләр уздырыла. 29 августта Казанда ГПУның «өчлеге» М. Укмасыйны (гаебен танымаган) сигез елга лагерьга ябарга дигән карар чыгара, әмма 17 сентябрьдә исә эш яңадан каралып, бу карар шартлы хөкемгә алмаштырыла (реабилитацияләнүе 1989 елда). Бу вакыйгалардан соң инде Миргазиз Укмасыйга туган авылында яшәргә мөмкинлек калмаган. Шуннан чыгып китеп, ул Яшел Үзәндә ФЗӨ мәктәбендә, Норлат урта мәктәбендә укытып йөри, фанера заводында эшли. Соңга таба, ниһаять, аңа Казанга кайтырга да юл ачыла, һәм ул, Бишбалтадагы Олы урамда ярым җимерек фатир табып, аңа ремонт ясап килеп урнаша («Татарлар өчен столярлык китабы» яза). Сугыш башланганда, ул Казан медицина институтында балта остасы булып эшләгән. М. Укмасый 1948 елның 7 августында Түбән Осландагы картлар йортында вафат була.
Югарыда китерелгән мәгълүматлардан аңлашылгандыр: революцияләр, сугышлар, репрессияләр заманында гомер кичергән М. Укмасыйга да язмыш-тәкъдир һәрвакыт диярлек кире ягы белән торган, үзе теләгәнчә яшәргә, сәләтен тулысынча эшкә җигәргә, җәмгыятькә, милләткә хезмәт итәргә зур мөмкинлекләр булмаган. Җитмәсә, хатыны Фатыйма иртә үлеп китә, икенче хатыны (Урысбага авылыннан Хәбирә Сөнгатулла кызы), М.Мәһдиев язуына караганда, аның балаларын яратмый. Өстәвенә, олы кызы Габбаса, медицина институты студенты, яшьли гүр иясе була, кече кызы Ләйлә, Казанны ташлап, Себер тарафына китеп бара (Ләйләнең кызы Нелли язган бер хатка таянып, Мөхәммәт Мәһдиев «Язмышлар» дигән мәкалә язган иде).
М. Укмасый иҗаты 1904 елда башланып китүен әйткән идек. Тиздән ул шагыйрь булып таныла (Тукай белән бер үк чорларда). Аның шигырьләре татар вакытлы матбугатында — «Азат», «Казан мөхбире», «Идел», «Бәянел-хак», «Әхбар», «Сүз» газеталарында, «Яшен», «Ялт-йолт», «Балалар дөньясы» журналында кайберләре «Әүлия», «Мамай», «Моңлы карт», «Карт шагыйрь», «М.», «Фәлән», «Наим», «Бер хадим» дигән яшерен имзалар белән, кайберләре имзасыз еш басылып торган. Бу елларда аның «Хатирә, яки Дустларыма сүзләрем» (1906), «Алданма кызыл алмага» (1907; 1910), «Миргазиз Укмасый шигырьләре» (1909), «М. Укмасый шигырьләре» (1912), «Өмид йолдызым» (1912) исемле шигырь китаплары чыгарганы мәгълүм.
Бер истәлегендә М. Укмасый Тукайга «Минем илһам баш чыгарган арыш басуы эчендә, ташланган һәм әремнәр үскән, кеше йөрми торган юлда» дип яза. Тукай «Син шуңа күрә табигатьне генә җырлыйсың» дип әйткән, имеш. Аның иҗатын бәяләүчеләр дә (мәс., Г. Сәгъди, М. Гайнуллин, И.Нуруллин) Укмасыйның табигать күренешләрен сурәтләгән шигырьләре белән танылуын билгеләп үтәләр. Хәер, әсәрләренең исеме үк моңа ишарә итә: «Көз», «Яз», «Җәй», «Март», «Кич», «Май көнендә», «Кыш», «Игенлек кыр», «Яз башы», «Кояш чыкканда»…
М. Укмасый шигъриятенең мөһим бер үзенчәлеге — татар халык жанрларына хас сурәт һәм детальләрдән, үлчәм һәм ритмикадан иҗади файдалану. Ул халык иҗаты әсәрләрен — җырлар һәм табышмаклар җыйнау һәм бастырып чыгару эше белән дә яратып шөгыльләнде (мәсәлән, «Көйләр тарихы вә җырлар» дигән җыентыклары биш кисәк-киләп булып басылган).
Башта аның әсәрләрендә тормыш күренешләрен, иҗтимагый яшәештәге хәлләрне, милләт язмышына караган кичерешләрне тасвирлау, шигъри хикәяләү рәвешендә чагылдыру күренеп торса, 1908 еллардан соң аның сәнгатьчә фикерләвендә лириклык сизелерлек арта, тирәнәя, мәхәббәт хисләре урын ала.
Әдәбиятның башка жанрларына караган әсәрләре дә бар М.Укмасыйның. 1906 елларда ул Фатих Халидинең «Мең дә бер сәхәр»енә ияреп «Гапсаттар хикәясе»н яза, революциядән соң исә «Тәхет өчен көрәш», «Ил хәяты» хикәяләрен, «Саҗидә хәяты» исемле роман иҗат итә, «Гасырлар эзеннән» дигән поэма яза башлый. Болар барысы да дөньяга чыкмый кала һәм эзсез югала. 1917 елның 17 сентябрендә Казанда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куелган «Хәлифәлек өчен сугыш» исемле өч пәрдәле фаҗиганең (трагедиянең) дә авторы — М. Укмасый. «Ислам дәүләтләре тарихына караган» (Һәнүз Мәхмүтов язуынча) бу әсәрнең дә тексты сакланмаган бугай. Балалар тәрбиясенә гаид (караган) «Зыя» дигән матур хикәясе генә 1917 елда «Сөембикә» журналында басылган.
М. Укмасыйның ижат мирасы хакында сүз чыккач, тагын бер нәрсәне әйтеп китик: ул К. Насыйри, Г. Тукай, Ф. Әмирханнар турында истәлекләр язып, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, мәгърифәтебез тарихына кагылышлы күп кенә әһәмиятле вакыйга һәм фактларны онытылудан, ззсез югалудан саклап калды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар төркемендә Миргазиз Укмасыйның күләмле автобиографик язмасы саклана. Аның ахырында соңгы җөмлә — язылу вакыты да күрсәтелгән: 1941 елның 3 сентябре.
Шунысы күңелне борчый: бүгенге әдәбият сөючегә бу күренекле шагыйребезнең иҗат мирасы аз таныш. Татарстан китап нәшриятында «Сайланма әсәрләр»е (төзүчесе — М.Рәҗәпова, кереш сүзе — М.Гайнуллинныкы; 1958) басылганнан соң да инде 46 ел узып киткән. Хәер, аңа да әдипнең нибары 50 шигыре һәм ике истәлеге кертелгән иде. Ә күпмесе татар вакытлы матбугаты битләрендә бер тапкыр басылган көе игътибардан читтә кала бирә, мәкаләләре бөтенләй искә алынмый, укылмый, өйрәнелми (хәтта фотосурәте дә соңгы елларда гына табылды). М.Укмасый иҗат мирасын ныклап тикшерәсе, әсәрләренең тулы басмасын әзерлисе иде лә…

 

2004

 
(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)



 

Комментарий язарга


*