ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр «Сөй гомерне, сөй халыкны…»

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре халкыбыз күңеленә мәңгелеккә кереп урнашкан. Шигъри сүзе радио һәм телевизион тапшыруларда, әдәби һәм музыкаль кичәләрдә яңгырый, китапларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып тора, мәктәпләрдә, вузларда өйрәнелә. Туган көнендә генә түгел, әледән-әле без аның тирән эчтәлекле әсәрләрен укып яисә тыңлап, яисә хәтеребездә яңартып күңелләрне сафландырабыз. Тукай шигырьләреннән аерым юллар исә канатлы сүз рәвешен алып та яшиләр. Шулардай аеруча актив кулланыла торганы — минемчә, «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын». Менә ничәмә-ничә еллар инде ул, мәсәлән, «Идел» һәм «Сөембикә» журналларының һәр санында, иң алгы битендә, аларның мәсләк-юнәлешенә ишарә итә торган шигарь-лозунг сыйфатында чыгып килә. Бу сүзләр белән башланган дүртьюллык та публицистик яки фәнни чыгышларда һаман саен урын ала, артистларыбыз башкаруында яңгырый. Әйтергә кирәк, бу канатлы сүз һәм ул кергән шигырь чыннан да тирән эчтәлекле, адәм баласын үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртмыйча, газиз халкы омтылышлары белән яшәргә чакыра. Аларның шулай телдән төшми йөрүе һич тә гаҗәпләндерми.

Ләкин шунысы бар: бу канатлы сүзнең һәм шигыренең иҗатчысы Тукай түгел бит! Моннан тугыз еллар элек бу турыда язып та чыккан идек. Әмма безнең дәлилләребез искә-санга алынмады кебек. Шунлыктан тагын бер мәртәбә сүз алырга туры килә.
Әйдәгез башта әлеге дүртъюллыкны искә төшерик:

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә булмасын,
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң «вак» диген, Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.
 
Бу юллар шагыйрь исән чакта басылмаган. Тукай томнарына ул 40 нчы еллардан башлап, беренче артисткабыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская истәлекләренә нигезләнеп кертелә. 1908-1909 елларда артисткага, спектакльдән соң өенә кайткан чагында, кадимчеләр һөҗүм иткән була һәм бу вакыйганы ул Тукайга сөйли. Тукай шул чак әлеге дүртъюллыкны укып, артисткабызны тынычландырган, имеш.
Моннан берничә еллар элек миңа күренекле татар шагыйре, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй иҗатын өйрәнергә туры килде һәм шул вакыт аның 1912 елда «Йолдыз» газетасында басылган «Яшә!» исемле шигыренә юлыктым. Бүген радио тыңлаучыларны унике юллы бу шигырьнең соңгы дүртъюллыгы белән генә таныштырырга уйлыйм. Менә ул:

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй ходаның дөньясын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын,
Киң күңелле бул! Чыда, мыскыл ишетсәң — «вак!» диген! Таптасыннар, хурласыннар! — тик җаның хурланмасын!

Ишеткәнсездер, Сүнчәләй шигыренең бу өлеше Тукайныкы белән бөтенләй диярлек туры килә. Нәрсә бу, ни өчен туры килә? Сүнчәләй Тукайдан алып бастырганмы, урлаганмы? Һич тә алай түгел. Тукай белән аралашкан, хатлар алышкан Сүнчәләй, иптәшенең мондый шигыре барлыгын белгән булса, бу юлларны үз әсәре текстына кертер идеме икән? Кулланганда да, ул үзенеке түгеллеген сиздерер, аларны куш җәяләр эчендә, яисә Тукайныкы икәнлеген ачыктан-ачык әйтеп бастырыр иде. Шунысын да истә тотыйк, Сүнчәләй шигыре Казанда, Тукай әле исән вакытта басылган, димәк, аны Тукай укымый уздыру ихтималы юк. Әйе, күрәләтә Тукай шигырен үзләштерергә алынмас Сүнчәләй. Кыскасы, әлеге дүртьюллыкны, «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» сүзләрен һич тә Тукай язмаган, аларның авторы — Сүнчәләй!
Сүнчәләй шигыреннән өзекне Тукайныкы итеп йөртү, китапларда, матбугат органнарында Тукайныкы итеп бастыру, сәхнәләрдә укудан ваз кичәргә кирәк дип саныйм мин. Әйдәгез, күренекле шагыйребез, репрессияләр корбаны Сәгыйть Сүнчәләйнең якты истәлегенә тап төшермик, рухын рәнҗетмик.

 

2000


(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)




 

Комментарий язарга


*