ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Төрек илендә — Тукай

1993 елның июлендә төрки халыкларның мәдәни тормышына зур йогынты ясаган бер вакыйга булды. Әзәрбәйҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм Төркиянең мәдәният министрлары Алматы шәһәрендә Төрксой оешмасын төзү турындагы килешүгә кул куйдылар. Беркадәр соңрак бу килешүгә Башкортстан, Татарстан һәм Төньяк Кипр вәкилләре дә кушылды.

Төрксой — төрки халыкларның мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү, әдәби мирасын туплау, саклау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга җиткерү, үзара аралашып һәм аңлашып яшәү, төркиләрнең рухи байлыкларын дөньякүләм җәмәгатьчелеккә җиткерү, таныту кебек эш-гамәлләрне төп максат итеп куя. Үзенең эш алымнары һәм юнәлешләре белән Төрксой дөнья халыкларының мәдәниятен пропагандалаучы ЮНЕСКО рухындагы берләшмәгә якын.
Кыска гына вакыт аралыгында — өч ел эчендә Төрксой зур эшләр башкарырга өлгергән: бу халыкларның фольклорына, Нәүрүз бәйрәменә, сәнгатькә, «Манас» эпосының мең еллыгына, Мөхәммәд Фөзүли, Абай Кунанбаев юбилейларына һәм башка мәдәни, әдәби вакыйгаларга багышлап форум, симпозиум, конференцияләр, кичәләр, күргәзмәләр үткәргән. Шунысы куанычлы, Төрксой тулы мөстәкыйльлеккә ирешмәгән Татарстан Җөмһүрияте белән дә хезмәттәшлек итә. Моның ачык чагылышы — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 110 ел тулу юбилеен Төркиядә билгеләп үтү. Ул конференция июнь аенда Әнкарада уздырылды да инде. «Габдулла Тукай аныма топлантысы» дип исемләнгән бу фәнни-теоретик конференция Төрксойның генераль директоры Полад Бүлбүл оглының кереш сүзе белән ачылып китте.
Татар шагыйренең иҗатын төрки халыкларның киләчәк буыннары өчен мәңгеләштерү кирәклеге турында 1910 елда әзәрбәйҗан язучысы, җәмәгать эшлеклесе Нариман Нариманов язып чыккан иде. Гасыр азагында Тукайның 110 еллыгын Әнкарада тантаналы рәвештә үткәрү, һичшиксез, Н.Наримановның изге теләкләрен тормышка ашыру юлында гамәли бер адым һәм олы бер вакыйга булды.
Беренче сүз Татарстаннан килгән кунак, бу язма авторларының берсе, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиевкә бирелде. Ул үз чыгышында Тукайның чордаш татар шагыйрьләре белән бәйләнеше мәсьләләрен яктыртты.
Казан дәүләт университеты профессоры Резеда Ганиева Тукайның төрки халыклар әдәбиятларына йогынтысы турында сөйләгәннән соң, сүз күренекле төрек профессоры, чыгышы белән татар Әхмәт ага Тимергә бирелде. Бу олуг галимнең чыгышы Габдулла Тукай иҗатының профессор Габдрахман Сәгъди хезмәтләрендә, аеруча, аның 1926 елда дөнья күргән «Татар әдәбияты тарихы»нда, ничегрәк бәяләнүен күрсәтүгә багышланды. Аның Габдрахман Сәгъди хезмәтләренә мөрәҗәгать итүе очраклы хәл түгел, билгеле.
Әйе, Тукайның Гете һәм Гейне рухында романтик шигырьләр язуы турында гасыр башында күренекле төрек әдәбиятчысы Фуад Көпрелезадә, аннан соң Җамал Вәлиди, Габдерахман Сәгъдиләр әйткән иде. 70 елларда Тукайның һәм реалист, һәм романтик шагыйрь булуы Г.Халит, Й.Нигъмәтуллина, Р.Ганиева, Н.Лаисов хезмәтләрендә ассызыкланды.
Татар галимнәренә яхшы таныш һәм Казанда еш була торган Мәрмәрә университеты профессоры Надир Дәүләтнең «Татар диаспорасы һәм Тукай» исемле доклады да конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Аныңча, татар халкының тарихи яшәешендә ике изге символ бар. Аларның берсе — Сөембикә манарасы, ә икенчесе — Габдулла Тукай шәхесе һәм иҗаты.
Җәмәгатьчелеккә мәгълүм ки, бүгенге көндә Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзер: Тел, әдәбият һәм сәнгать институты — З.Р.) каршында бер төркем галимнәр шагыйрь турында энциклопедик белешмә-сүзлек төзеп ята. Профессор Надир Дәүләт докладындагы гаҗәеп бай фактик мәгълүмат Тукай энциклопедиясен тагын да тулыландырачак. Шәхси сөйләшүләр вакытында галим Тукай энциклопедиясен төзүдә катнаша алачагын белдерде. Аның докладында китерелгән чыганакларның бер ишесе күренекле милләтпәрвәребез, язучыбыз Гаяз Исхакый исеме белән бәйле. Мөһаҗирлек дәверендә дә әдип Тукай турында уйланган һәм аның иҗаты турында байтак язган икән. Тукайга багышлаган мәкаләләрен табып, җыйнап, тиешле шәрехләүләр белән киләчәктә дөнья күрәчәк Исхакый әсәрләре томнарына кертү сорала.
Конференциядә докладчы сыйфатында шагыйрь Рөстәм Сүлти дә катнашты. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ул, Төркиягә килеп, Измир шәһәрендә танылган төрек әдәбиятчысы Ф.Төрекмән җитәкчелегендә аспирантурада укый, диссертация яза. Бүгенге көндә ул Төрксой оешмасы тәкъдиме белән «Идегәй» дастанын төрекчәгә тәрҗемә итә. Эшен төгәлләп Казанга кайткан тәкъдирдә, Рөстәмнең шигъриятебезгә дә, әдәбият фәне үсешенә дә өлеш кертерлек кабилияте бар.
1994 елда Төркиядә Габдулла Тукайның зур күләмле шигырьләр җыентыгы дөнья күргән иде. Текстлар анда татар һәм төрек телләрендә латин хәрефле басмада бирелгән. 958 битле бу китапны төзүче, төрекчәгә тәрҗемә итүче һәм 112 битле мәкаләнең авторы — төрек галимәсе Фатыйма Озкан. Ул Тукайның тәрҗемәи хәлен дә, мирасын да яхшы өйрәнгән, аның турында мәкаләләр дә бастырган. Конференциядә ясаган докладында ул Тукайны бөтен төрек дөньясының атаклы шагыйре дип атады. Галимә Гаяз Исхакый иҗаты белән дә кызыксына, аның мирасын өйрәнү өлкәсендә дә эш алып бара. Әмма зур тырышлык куеп, бихисап вакыт сарыф итеп, Тукай әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә иткән, гомумән Төркиядә татар әдәбиятын пропагандалаган бу галимә сөекле шагыйребезнең Казанда үткәрелгән 110 еллык бәйрәменә килә алмый калган. Аның фольклорчы ире белән бергәләп Татарстанны — Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый Ватанын күрәсе килә. Бәлки, киләчәктә аның бу теләге тормышка ашар.
Казанда үткәрелгән конференциядә Тукайның ни дәрәҗәдә мәгълүм булуы һәм тәкъдир ителүе турында Мостафа Өнәр сөйләгән иде. Әнкарадагы конференциядә ул «Татарлар һәм Тукай» дигән темага чыгыш ясады, борынгы төрки, кытай, Европа, рус галимнәре хезмәтләренә мөрәҗәгать итеп, «татар» этнонимының мәгънәләрен ачыклады. Алтын Урда дәверендә һәм Россия империясенә буйсынып яшәгән чорда аның ниндирәк трансформация-үзгәреш кичерүенә тукталды, татар халкының тарихын аңлатканда рус авторларының астыртын һәм мәкерле эш йөртүләрен әйтеп, егерменче гасыр башында татар иҗтимагый фикерендә һәм тарих фәнендә барган «без татармы, төрекме?» дигән бәхәсләргә дә кагылды, «татар» этнонимына һәм татарлыкка мөнәсәбәттә Тукайның кайбер шигырьләренә анализ ясады.
Сәлҗүк университеты каршындагы Төркият араштырмалары институты галиме Фазыл Агиш та Габдулла Тукай иҗатын тарихи һәм мәдәни яссылыкта яктыртуга омтылыш ясады. Чыгышы белән татар булган бу галим берничә мәртәбә Казанга килде. Фазыл Агишның эзләнүләрендә Утыз Имәни иҗаты зур урын алып тора, аеруча аны шагыйрьнең дини-суфичылык рухында язылган әсәрләре кызыксындыра.
Йомгаклау сүзе белән Полад Бүлбүл оглы чыгыш ясады. Ул кабат Габдулла Тукай иҗатының бөеклегенә, шагыйрьнең 110 еллыгын Әнкарада билгеләп үтүне төрки халыкларның барысы өчен дә олы вакыйга һәм бәйрәм икәнлеген ассызыклап үтте. Төркиянең дәүләт гимны белән ачылган конференция Тукаебызның «Туган теле»н күмәк җырлау белән тәмамланды. Шул рәвешчә Татарстаннан бик еракта — Төркиянең башкаласы Әнкарада Тукай рухы яңартылды, шагыйрь турындагы фән яңа фактлар һәм теоретик фикерләр белән баетылды.


Мәкалә Р.Ганиева белән берлектә язылды. 1996.

 


(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)



 

Комментарий язарга


*