ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Тукай һәм Думави: иҗатта аңлашу


Зөфәр Рәми, филология фәннәре кандидаты.




Төгәллеккә, тулылакка дәгъва итмәгән исәпләүләргә караганда, гасыр башы әдәби  хәрәкәтенә шигырь һәм поэмалары белән катнашкан татар шагыйрьләренең гомуми саны ике йөздән арта. Болар арасыннан Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафури кебек классик шагыйрьләребез иҗаты халкыбыз күңелендә искермичә яшәгән, аларның дөньясын борчып, дулкынландырып торган хис-тойгылар, уй-фикерләрнең бүген дә безне битараф калдырмавын яхшы беләбез. Нәҗип Думавиның үзенчәлекле иҗат мирасы турында да шуны әйтергә була. Озак еллар буе аны бәяләүдә өстен чыккан берьяклылык, тенденцизалык, шөкер, соңгы заманнарда шактый дәрәҗәдә кимеп китте. Һәм Думавиның поэзиясендә дә классик шагыйрьләребезгә якынайта торган якларның сәнгати чагылыш күрергә, күзәтергә мөмкин булды.
Әдәбият сөючене Тукайның берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, тәэсирле шигъри әсәрләре генә түгел, аның тормыш юлы да, замандашлары, каләмдәшләре белән нинди мөгамәләдә торуы да кызыксындыра. Бу җәһәттән шуны әйтик: Тукай белән С.Рәмиев, М.Гафури, Дәрдмәнд, С.Сүнчәләй, З.Бәшири арасындагы мөнәсәбәтләр махсус алып, нечкәләп тикшерелмәсә дә, шактый дәрәҗәдә ачыкланган, күп кенә фактик материал фәнни фикерләүгә кертелгән иде. Ә менә бөек шагыйрь белән Думави арасы бөтенләй диярлек тикшерелмәгән. Шушы хәлне истә тотып, мин, Тукайның ачык һәм яшерен имзалары, аноним әсәрләре белән кызыксынган, Думави әсәрләренең бертомлыгын төзүче (проф. Р.Ганиева белән берлектә) кеше буларак, Тукай һәм Думави мәсьәләсе тирәсендә сүз алып барырга җөрьәт иттем.
Алар- замандаш шагыйрьләр. Н.Думави (1883-1933) Тукай белән бер үк елда диярлек, беренче рус инкыйлабы җилләре тәэсирендә шигърият мәйданына килеп керә, яңа гына пәйда булган “Әлфәт”, “Азат”, “Йолдыз”, “Бәянелхак” кебек газеталарда, аеруча “Казан мөхбире”ндә еш басыла. Аның әсәрләре ерак Җаек шәһәрендә чыккан, Тукай яратып эшләгән “Фикер” газетасында һәм “Әлгасрелҗәдит” журналында да күренүе мәгълүм. Болар – иҗтимагый гаделсезлек күренешләрен тасвирлаган “Хөррият булмаса”, “Эч пошса, күңел болгана”, “Мөслимәләргә хитаб” шигырьләре, “Дөнья барышы һәм ислах”, “Кизел”, “Безләр нишлибез?” кебек тирән фикерле мәкаләләре басылып чыкканда, һичшиксез, Тукай кулы аша узганнар. Гомумән дә, ул бу чордан ук яшь татар шагыйрьләре иҗаты белән танышып барган. Моңа без без бер генә дәлил китерәбез. “Әлгасрелҗәдид”нең 1907 елгы 2 нче (15 февраль) санында Тукай Лермонтовның эпиграммасыннан файдаланып язган “Шагыйрьгә” шигырен нәшер итә. Әсәргә автор үзеннән:
Бу сүзләрне язып “Гасрелҗәдит”кә
Итәм тәкъдим Наҗип белән Мәҗиткә,-
дигән ике юллык өсти. Мәҗитнең кем булуы бу журналны укып баручыга яшерен нәрсә түгел: алар- Нәҗип Дуөмави белән Мәҗит Гафурилар. Бу юлларда әлеге ике шагыйрьне якын  итү, иҗат юнәлешләрен куллану чагыла. Тукай, Р.Гайнанов сүзләре белән әйтсәк, каләмдәшләренә шагыйрь булуның үтә җаваплы эш иткәнен әйтергә тели.
Ике айдан соңра “Фикер” газетасында (22 апрель) басылган “Шигырьләребез” дигән мәкаләсендә исә Тукай, аларны ук күз уңында тотып “Безнең 17 октябрьдан соң мәйданга чыккан ике бөек шагыйрьләребез үрнәкне шул мәрхүм Акмулладан алганнар булырга кирәк, чөнки шигырьләрен галибән шул казах бәгре илә язалар”-дип язган. Бу, чыннан да, шулай бит. М.Гафурида да, Н.Думавида да казах әдәбияты һәм фольклоры тәэсире ачык сизелә. Думавиның беренче шигыре “Кыргызларга” (ягъни, хәзергәчә әйтсәк казахларга) дип исемләнгән тексты да ярымказахча язылган.
1908 елда “Яшен” журналы (3 нче сан төп язышучысы — Тукай) Думави иҗатын тулаем сызып ташламаса да, кайбер шсшрлшрендә чагылган җитешсезлекләрне язып чыга. “Наҗип Ломовой шигырьләре” дип атала әлеге сатирик рецензия, авторы – ниндидер Бичура. Шул ук яшерен имзалы автор бераздан, журналның 5 нче санында “Җавап” дигән репликасын да урнаштырган. Бичура боларда “Төн” шигырендәге уңышсыз сүз ясауларны, “Авыру төя” тезмәсендәге натуралистик, шактый тупас сурәтләрне, “Йоклыйлар” әсәрендәге авторның каршылыклы позициясен тәнкыйть итә.
Тукай язганмы аларны, әллә башка кешеме?
“Наҗип Ломовой шигырьләре” рецензиясе Тукай әсәрләренең беренче дүрттомлыгына (1955-1958) кертегән иде. Басманың соңгы томында “Г.Тукай әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның кыскача библиографиясе”нә керештә Мәскүдә Бурнашева “хәзергә билгеле булган псевдонимнары” арасында шушы Бичура имзасын да телгә ала. Шул том чыккан елда ук Рөстәм Башкуров “Нәҗип Ломовой шигырьләре”нең томга кертеленүен “игътибарга лаеклы Факт” дип санаган хәлдә, анда авторлыкларны далилләү булмауны күрепме,рецензиянең Тукайныкы икәнлеген расларга омтыла. Аныңча, төп дәлип-факт – рецензиядә китерелгән өч җырның икесе соңрак, Тукай тарафыннан җыелып, “Халык моңнары” исемендә чыгарылган китабының (1910 ел) “Пешми калган җырларның нәмүнәләре” бүлекчәсендә дә урнаштырылу берсенә (эпиграмма) Тукайның “Халык әдәбияты” лекциясендәге бер җырга бик ошаган Бичура С.Һадинең “Псевдонимнар сүзлеге”ндә дә Тукайлылар рәтендә санала. Ләкин Р.Гайданов төзегән басмаларда бу текст урын алмады(һәм ул читләштерелү сәбәпләрен язып та чыкмады кебек).Кыскасы, Бичура имзасын Тукай имзалары рәтенә йөртер өчен дәлилләр әлеге җитенхерәми шикелле. Н.Юзиев өйрәткәнчә, уйланасы, эзләнәсе бар.Киләчәктә Бичура имзасының Тукайныкы икәнлеге ачылса, шагыйрьнең  Думави иҗатына карашы конкретрак төс алачак. Бу урында тагын бер  кызыклы очрак искә төшә. “Чүкеч” журналының 1909 елгы 73 нче (август) санында “Өй анасы”ның дүртьюлы шигыре бар.  Менә ул:
Салам бит ул хәзер дөрли,
кайчан да булса ут капса;
Аңардан ким түгел Тукай да
һәм абелхәят какса.
Ләкин бик күпкә бармый шул,
салам дөрли дә көл була;
Тукай да күп юанмыйча көчек
Галигә кол була.
“Өй анасы” имзасының иясе Думавиебыз Тукайга ни сәбәпле соң бу сүзләрне әйтергә булган (кычек Гали — Г.Камал)? Минемчә, бичара “Чүкеч”нең секретаре, “мыраулаучы” (Тукай сүзе белән) Зариф Бәширинең йогынтысына бирелү сизелә кебек бу юлларда. Зәрәки авылына мөгаллимлеккә урнашканда да Думави нәкъ менә З.Бәширине алмаштырган бит. Икенчедән, Думави “Яшен”дә чыккан “Бичура” имзалы текстларны да Тукайныкы итеп кабул иткән булырга мөмкин. Тукай Думавиның “Чүкеч”тшге бу сүзләрен ничек кабул иткән – бу турыда бертөрле хәбәр — хәтәр юк.
1910-19111 елларда Тукай  “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” исемле китабын төзеп бастыра. Шул чакта ни рәвешле эш итүе хакында С.Сүнчәләйгә юллаган хатында яза. “С.Р.нең вәзеннәр тугрысында артык лаф сугуына исегез китмәсен. Әле без татарларда теория словесности вә шигырьләре өчен хорей, дектиль-фәләннәр ясалмаган чакта, разән вә гармонияләр төрлечә булса да зарар юк, фәкать мәгънә кирәк, гүзәл ифәдә кирәк. Минем бу көннәрдә генә басылып чыккан “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” китабымны күргәнсездер, бәлки. Мин анда Нәҗип Думавиның “Сугыш”, Бәширинең “Балалар теләге” исемендәге шигырьләрен үзенчә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым” (1911 ел, 1 гыйнвар). Бу сүзләрдән күренә ки, Тукай шактый тупас кыланган Думавига, шулай ук Бәширигә дә ачу саклап, алар язганнар арасыннан уңышлы чыкканнарына күз йому юлына баса басмаган.
Тукайның үлеменнән соң татар матбугаты битләрендә шагыйрьнең иллеләп шигырь-мәрсияләре бихисап мәкалә һәм истәлекләр, тәгъзияләр басылды. Болар арасыннан үзенең үткенлеге, тәнкыйди рухлылыгы белән белән Н.Думавиныкылар да игътибарга лаек. Мәсәлән, “Ялт-йолт”ның 1914 елгы 81 нче (2 октябрь) санында ул, “Яңа стильдә тәнбиһ” (тәнбиһ-искәртү) исемле фельетон белән чыгыш ясап, шагыйрь Җамалетдин Юмаевның “Яшерен мәхәббәт” дигән озын мәкаләсендә “Тукайның мәхбүбәсе булган туташка һөҗүм” ясалуга үзенең нәфрәтен белдерә һәм бу мәсьәләдә “Ил” газетасындагы Гаяз Исхакый фикерләре белән теләктәшлеген әйтә. Җ.Юмаев кебекләргә “тәнбиһ итәр өчен ломовойларча җиңне сызганып, авызларына сугып, тешләрен төшерергә кирәк. Шул вакытта гына алар аңлый алалар”,- дип яза ул, чамадан тыш кызып китеп. Думави Г.Ибраһимовның Тукай турындагы кайбер фикерләренә дә каршы чыккан, Тукайны яклаган. Биредә, форсаттан файдаланып, аның “Ялт-йолт”тагы ике һөҗүви миниатюрасын күчереп китмәкче булам.
1)    Г.Ибраһимовның шәкли әүвәл белән нәтиҗә бирә торган кыяслары (фикри нәтиҗәләре, силлогизмнары – З.Р.):
Дәгъва: Тукаев шагыйрь түгелдер.
Дәлилләр: Чөнки ул китап теле белән яза иде.
Кем дә кем китап теле белән генә язса, ул шагыйрь түгел.
2)    Дәгъва: Мин зур тәнкыйтьчемен.
Дәлилләр: Чөнки татарларның үз күз алынларында бердәнбер Тукаевларын таптап, изеп ташладым.
Кем дә бер-бер халыкның үз күзе алдында милли шагыйрьләрен шулай исә алса, ул әлбәттә, тәнкыйтьче инде.
Нәтиҗә: Бәс, мин дә тәнкыйтьчемен”.
1915-1916 елларда Н.Думави “Йолдыз” газетасында “Бер мөләхазә”, “Аң” журналында “Шәрекътән Гаребкә” мөнәсәбәте белән” дигән мәкаләләрен бастыра. Җамал Вәлиди белән бәхәскә керә. Элек тә реакцион дип саналаган әлеге язмаларга проф. Р.Ганиева тарафыннан яңача бәя бирергә омтылыш ясалганын. (Кара: “Казан утлары”, 1993 ел, 10 нчы сан)  Думавиның Тукай турындагы кызыклы бер фикере әлеге язмада урын алган.
Думави Г.Ибраһимовның Тукайны  бәяләү мәсьәләләренә кайта һәм “ Бик фәнче итеп үзгәргән ул мөхтәрәм затның үлчәмендә халык шагыйре Тукаев нуль булмый калды. Хәлбүки, халыкның үз каршында Тукаев андый үлчәүләргә хәтта сыймаслык зурдыр. Бу яңлышу, бу хата кемдә? Халыктамы, Галимҗандамы? Мин уйлыйм, Галимҗан әфәндедедә. Чөнки ул Тукаевны Гареб (Көнбатыш) шагыйрьләренә карап, гареб аңы белән үлчәде”,- дип яза. Н.Думавиның татар милли әдәбиятының Көнчыгыштан килгән традицияләргә һәм багланышларга да нигезләнеп үсәргә тиешлеге турындагы фикере бүген дә зур әһәмияткә ия.
Югарыда күрдек: Н.Думави бик хаклы рәвештә Тукайны зур шагыйрь, халык шагыйре итеп таныган. 1920 елгы бер язмасында (ул Чистайның “Берлек” газетасында нәшер ителә) бу төшенчә тагын да ачыклана төшкән. Шуннан бер өзек “Тукайның исемен генә түгел, хәтта аның шигырьләреннән һич югында берәр кыйтгасын ишетмәгән кеше татар арасында табылмас. Тукай халык шагыйре иде. Чөнки аның язган шигырьләреннән бик күбесе матбугатта чыгу белән халык тарафыннан һазым ителә бара иде.
Шагыйрьләр язган әсәрләреннән телләре игътибары белән аныкы да моныкы, безнеке дә сезнең дигәндәй йөртелсәләр дә, шагыйрьләр кирәк кайсы телдә язган булсын, үзләренең хиссият вә шигырь кадәресендә һәркемне, һәр халык өчен уртак саналыр. Пушкин, Лермонтов, Некрасовларның шигырьләре безгә ничек рухани азык азык була алса, Тукай вә башка татар шагыйрьләренең дә рус вә башка милләтләргә рухани азык була ала. Ягъни без Тукайны танырга ничек теләсәк, башкалар да аны танырга омтылалар” (һазым ителә-сеңдерелә, кабул ителә).
Кыска гына күзәтүдән күрдек ки, Н.Думави, никадәр генә үзенчәлекле, үз юлын тапкан һәм тоткан шагыйрь булмасын, Тукайның олылыгын таныга, аны милли, һәм гомумкешелек яңгырашына ия булган халык шагыйре итеп санаган.
1986 елның ноябрендә  миңа Сәмәрканд шәһәре янындагы бер авылда Думавиның хатыны Нурльхода апа Тахтамышева белән сөйләшеп утыру насыйп булды. Шул чак ул Думавиның Казанда “Болгар мосафирханәсендә Тукай белән очрашканлыгын, үзенең дә аны читтән генә булса да күреп калуын әйтте.

 

(Чыганак: Ватаным Татарстан, 1997, 25 апрель).



 

Комментарий язарга


*