ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Тукай замандашы, Тукай «иркәсе» (Зыя Ярмәки)

(1912 елгы бер шигырендә З.Ярмәки болай дип язган иде:
Кер вә таплардан агардым мин хәзер бер кош кеби,
Ялтырарга уйлыймын күктә матур йолдыз кеби;
Күп авырлыкларга, әнкәй, түзде бәбкәң җилкәсе –
Шул ачы яшьләр, әни, итте Тукай иркәсе.)


Егерменче гасыр башы әдәби мирасын, аеруча җәүһәргә тиң әсәрләрен татар җәмәгатьчелегенә, әдәбият сөючеләргә кайтару буенча башкарылган эш-гамәлләр, бер караганда, шактый гына булып күренә. Тик шулай да бу дәвернең шигъри хәзинәсе инде тулысынча барланган, объектив бәясен алган дияргә иртә әле. Йөздән артык шагыйребезнең, чын шигырь язучыларыбызның каләменнән чыккан тезмә әсәрләр әдәбиятчы галимнәребезнең игътибарыннан читтә кала килә, укучыларга җиткерелми.
Зыя Ярмәки дә әдәби мирасы шундыйрак язмышка очраган әдипләребездән. Заманында (1966 елда), бик күптән дисәк тә ярый, Абдулла Гомәрев тарафыннан төзелеп, профессор Мөхәммәт Гайнуллинның кереш сүзе һәм аның ук мөхәррирлегендә Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Ак каен» исемле китабы 61 шигырьне эченә ала. Боларның да кырыгы гына 1917 елга тикле язылганнардан. Йөз еллык юбилеена да яңартылган басмасы чыгарылмады. 110 еллык юбилее да тын гына үтеп китте. Әдәбият тарихчылары да З.Ярмәкинең иҗат юлын махсус алып тикшерергә ашыкмыйлар әле.
Егерменче гасыр башы татар лирик поэзиясенең күләмле җыентыгын (аны антология дияргә дә ярыйдыр кебек) төзүче буларак, ошбу юллар авторына күпләгән татар шагыйрьләре әсәрләре арасында Зыя Ярмәкинекеләре белән дә танышырга, азмы-күпме тормыш һәм иҗат юлын өйрәнергә туры килгән иде.
Әхмәтзыя — әдипнең метрика дәфтәрендә теркәлгән исеме шундый. Туу (1887 ел, 21 гыйнвар) урыны — Самара губернасының Богырыслан өязендәге Иске Ярмәк исемле татар авылы (хәзерге Самара өлкәсенең Келәүле районына керә). Бу гүзәл табигатьле төбәк татар әдәбиятына Г.Халикъ-Садри, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим кебек күренекле әдипләрне бирде, Габделҗәббар Кандалый, Хәдичә Сөнгатьзадәләр (Шаммасова) дә элеккеге Самара губернасыннан бит.
Иске Ярмәк, шагыйрь үзе дә язуынча, табигатьнең гаять матур, әкияти почмагына урнашкан: өч яклап Сок елгасы белән уратып алынган, ә бер тарафта — урманлы Юкәле тау. Иртә-кичләрен сайрап, «чырр иттереп җанга җайлы тавыш салган» сандугачлары дисеңме, Сок суында балык тотулар, сулышлар капканчы коену-йөзүләр, «су өстеннән җәлпәк таш атулар», авылның сабан туйлары, атлар саклап болынында кунулар дисеңме — болар барысы да Зыя Ярмәкинең хис дөньясын табигатькә бик тә якынайткан, аны табигать җырчысы, табигать матурлыгына сизгер иҗатчы итеп тәрбияләгән. Атаклы шагыйребез Сәйфи Кудаш юкка гына аны «матурлык җырчысы» дип атамады лабаса.
Зыя Ярмәкинең нәсел башы Казан артындагы Сасна авылына (хәзерге Балтач районында) барып тоташа. ХУШ гасырда булса кирәк, чукындыру афәтеннән качып, бу авылның Габделҗәлил атлы татары, өч ир баласын ияртеп, Иске Ярмәк тирәсенә килеп чыга. Балаларының берсе — Габденнасыйры, үсеп җитеп, бераздан бу авылның имамы булып хезмәт итә башлый. Анысының улы — Галәветдиннән туган Шәйхетдин — Зыя Ярмәкинең (фамилиясе — Насыйров) әтисе була да инде. Шәйхетдин дә озак еллар буе авыл имамы вазифасын башкарган. Әхмәтзыя исә — аның ишле — сигез балалы гаиләсендә алтынчы бала.
Әхмәтзыя, башта үз авылларының мәхәллә мәктәбендә сабак ала, аны тәмамлагач, заманасында әтисе, соңрак агалары да укыган Чистай мәдрәсәсенә озаталар. Яңа башланып киткән XX гасыр җилләре үзгәрешләр, реформалар, инкыйлаби күтәрелешләр ягына исә. Шәкерт халкы да, уянып, мәдрәсәләрдә яңа заманга яраклырак итеп укытуны таләп итә башлыйлар. Чистай мәдрәсәсеннән мондый хәрәкәткә кушылган алты шәкертне куып та чыгаралар. З.Ярмәки шул арның берсе була. Туган ягына кайтырга мәҗбүр булып, ул ике ел якындагы Камышлы авылында балалар укыту белән шөгыльләнә. Чистайда алган белеме белән канәгатьләнмәгән З.Ярмәки Уфа шәһәренә юнәлә. Ә монда Зыя Камали җитәкләгән, дан-шөһрәте шактый еракларга таралган «Галия» мәдрәсәсе эшләп ята. Ул өйдән, гаиләсеннән бернинди дә ярдәм алмыйча укый, җәйләрен башка аңлы татар шәкертләре кебек, казакъ арасына чыгып балаларга сабак бирә, билгеле ки, кышлык сәрмая туплый.
З.Ярмәки лирик шагыйрь булып 1912-1913 елларда таныла. Эстәрлетамак, Уфа һәм Оренбург шәһәрләре татар матбагаларында аның дүрт китабы — «Күрсәтәм», «Тойгыларым», «Яшьлек дәртләре», «Әдәбият гөлләре» басыла. «Шура», «Вакыт», «Тормыш», «Аң» кебек газета һәм журнал битләрендә дә чыгыш ясый. Әсәрләре Галимҗан Ибраһимов, Мөхетдин Корбангалиевләр төзегән уку китапларында, төрле дәреслекләрдә дә урын ала.
З.Ярмәки шигърияткә килеп кергән чор — 1905-1907 елларда өстен чыккан публицистик ялкын, риторик пафос инде сизелерлек кимеп барган, кешенең, шәхеснең катлаулы рухи дөньясын, хис-кичерешләрен сурәтләүгә игътибар шактый дәрәҗәдә арта төшкән замана. Аның-әсәрләрендә дә радикальлек — иҗтимагый га^целсезлекләргә нәфрәтләнеп, үтә бер кискенлек белән каршы чыгу, байлык һәм ярлылыкны антитеза рәвешендә сурәтләү күзгә бәрелеп тормый. Әмма бу сүзебездән яшь шагыйрь тирә-юньдәге хәлләргә битараф булган икән дип аңлашылмасын. «Теләнче», «Замана голәмаларына», «Ялганлыйлар» кебек шигырьләрендә таш күңелләргә, «милләтеннән мал җыеп корсакны» тутыручыларга карата З.Ярмәкинең нинди позициядә торуы, демократлыгы, гади халыкны яклавы ачык гәүдәләнгән. Шагыйрьнең мондый шигырьләре, әйтергә кирәк, бүгенге заманга да аваздаш. Шагыйрь чынбарлыкны, мохитне романтикларча, идеал яктылыгына куеп карый, лирик геройларның рухи дөньясын дулкынландырган саф хисләрне, теләк-омтылышларны җырлап чыга.
Зыя Ярмәки иҗатында, профессор Мөхәммәт Гайнуллин язганча, сөю-мәхәббәт лирикасы да зур урын алып тора. «Яшьлек дәртләре» дигән китабы исә бөтенләе белән интим хисләрне чагылдырган әсәрләрдән гыйбарәт.
Октябрьдән соңгы матбугатта З.Ярмәкинең исеме бөтенләй диярлек күренми. Болганчык чынбарлыкта үз-үзен табалмыйча тынып калганмы ул, әллә моңа башка бер җитди сәбәп булганмы? Истәлекләреннән күренгәнчә, Октябрьгә кадәр беркадәр вакыт, әтисе Шәйхетдин муллалыгын ташлагач, ул үз авылларында мулла булып тора. Һәм бу нәрсә бераздан аңа зур комачаулык ясый: яңа хакимият ияләренең басымы астында аңа матбугатта юл бикләнә, мәҗбүри рәвештә диярлек иҗаттан читләштерелә. 1918 елда Богырыслан укытучылар хәзерләү курсларында укытучы булып эшли, чехлар килгәч, качып ятарга да мәҗбүр була. З.Ярмәкинең 1931 ел сентябреннән соңгы гомере  Үзбәкстан Республикасы белән бәйләнгән (Н.Думави, З.Бәшири, З. Сәгыйдә, Г. Сәгдиләрне дә сыендыралар үзбәкләр, тугандаш халыклар, рәхмәт аларга!). 1935 елдан 1953 елгача, пенсиягә чыкканчы, ул Ферганә өлкәсенең Ташлык район советында җаваплы секретар һәм бүлек мөдире булып эшләгән.
Матбугатта чыгыш ясау мөмкинлеге чикле булуга карамастан, 20-30 елларда да, соңрак та үзе болай иҗатка омтылган З.Ярмәки. 1924 елда “Авыл күренешләре” дигән поэма язып, аны Мәскәүдәге СССР халыклары Үзәк нәшриятенә җибәреп тә карый, ләкин кулъязма кире әйләнеп ката. Шул ук чорда “Тормыш сызыклары”, ә 1949 елда “Ай кызы Зөһрә” поэмалары иҗат ителә, 1947 елдан соң шактый гына лирик шигырьләр дә языла.
Күп гасырлык әдәби-мәдәни мирасыбызны барлаганда, З.Ярмәки иҗаты да игътибардан читтә торып калмасын иде.

 

1997

(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)



 

Комментарий язарга


*