ТАТ РУС ENG

Сафина Нәҗибә Чигенүнең соңгы чиге

Еш кына миннән: «Тукай турында ни уйлыйсың?» — дип сорыйлар. Тукай турында бик күп уйлыйм, чөнки аның безгә килеп ирешкән һәр фикере мине яңа уй-фикергә этәрә. Андый сүз, җөмләләр эчендә гаять зур энергетика, пәйгамбәрләрчә алдан күрүчәнлек, баш миенең аналитик көче сизелә. Болай язган кешедә җанның җилгәрү вә җилгәргәндә коелганнарның әрнүен дә тою сәләте һәм шулар өстенә, адәми затның җиргә ник килүен аңлавы, җирдә яши белү сәләте дә бар. Әгәр дә кеше җирдә яшәүнең, Вакытның кадерен белми икән, ул иҗат итә алмый, бигрәк тә гуманитар өлкәдә, әдәбиятта. Габдулла Тукай кыска гына иҗат гомерендә исә милләтенә олы әдәби мирас калдырган.
Тукай акылы, Тукай җаны җирдә яшәү мәгънәсен бик тиз аңлап алган, шуңа күрә дә санны яшәтүне беренчел итеп куймаган да. Ул аны махсус эшләмәгән дә. Табигатьтән бирелгән эчке тоемлау аны шушы җанны бөтен килеш мәңгелеккә илтеп ялгау юнәлешендә хәрәкәт иттергән. Шул рәвешчә, сан җанга түгел, ә җан санга хуҗа булып алган. Сан. Аның табигате һәркемдә уртак, Тукайда да, Пушкинда да, депутатта да, депутат булмаган затта да, ә менә җан, рух мәсьәләсе һәрберсендә башка. Иң сәере һәм аңлашылмаганы да шул — тәмлерәк, затлырак ашап, яхшырак киенеп, шәп шартларда яшәгәннәрнең рухлары бәрәңге-ипи ашап, ярым ач-ялангач көн күргәннәрнекеннән түбәнрәк була да куя. Юкса «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» дигән мәкальдә яшәп килә, ә физик яктан камил булмаган күпме затлар дөньякүләм бөек ачышлар ясап, кешелекне камилләштерергә хезмәт итә. Бу хакта уйланудан туктамый дөнья. Рәхмәт төшкере, Азат Ахунов (Гап-гади Тукай». «Идел», № 4, 2009 ел) һәм Октябрь Кадыйров «Мифы вокруг Тукая» («Звезда Поволжья», № 24 (475) 25 июня — 1 июля 2009 года) язмалары шул хакта уйлануларымны күпмедер конкретлаштырырга этәрде кебек.
«Яхшырак яши алган булыр иде Тукай…» — ди бит Ахунов. Әйе, мин дә шулай уйлыйм: яши алган булыр иде, әмма яхшырак яшәмәгән.
Чын иҗатчы, чын шагыйрь белән яхшырак яшәү мөмкинлеген сайлаучылар арасында төп аерма да шул гына: берсе сайлый, икенчесе сайламый. Никме? Бәлки шагыйрь бу хакта үзе уйламыйдыр да, бары эчке тоемлавы белән генә эшлидер. Телисеңме, теләмисеңме, яхшы яшәү хакына кеше үзенең физик кына түгел, рухи көчен дә түгәргә дучар ителә. Еш кына бу сарыф ителгән көч кешене рухи блокада шартларына куя. Ә инде андый шартларда күңел вә фикер хөрлеген паралич суга. Аяк-куллар да бар — йөри алмыйлар, ми, йөрәк тә урынында — уйламый, тоймыйлар, хисләр канатланмый. Җирдән сөйрәлеп кенә йөргән уй-хис, ул инде планетар күләм уй-хис түгел, ягьни җан суверенитетың булса гына, син башкаларны хөррияткә өнди аласың. Шулай булса гына, халык сине үзенеке итеп таный.
Габдулла Тукай җан суверенитетын саклый алган гасырлар шәхесе! Әйе, кечкенә, Апуш кына булгандыр. Аңа да адәми затларга хас кимчелекләр хас булгандыр. Җир кешесе фәрештә була алмый шул, ашаган-эчкәндер, йоклаган-торган, уйнаган-көлгәндер һәм… бик көчле сөйгәндер. Әйе, бик көчле мәхәббәт утында янгандыр шагыйрь, чөнки җиргә кешене дә, иҗатны да тудыручы мәхәббәт! Олы саф мәхәббәте булгандыр шагыйрьнең, әмма шул яшәеше, иҗат кояшы булган саф мәхәббәтен дә җир тузанында пычратырга теләмәгәндер дә, аны рух күгенә күтәреп, саф килеш саклап кала алгандыр. «Дыр»түгел, минем нәкь шулай дип раслыйсым килә, чөнки мәхәббәт утында мизгел генә янмадым бугай мин.
Әйе, Тукайны изгән тарих көпчәге. Өшеткән, ач-ялангач, ятим иткән, авыруга сабыштырган һәм Тукай милләтенең дә шушы халәттә икәнен күреп алган. Тукайның әрнүенә милләт җаны әрнүе дә кушылгач, ул әрнү тарих көпчәгеннән күп тапкырлар биегрәк күтәрелеп, үз заманыннан да биегрәк күтәрелгән.
Кечкенә Апуш. Андый яшәештә әллә ни үсеп тә, симереп тә булмыйдыр. Азат Ахунов Тукайны «Шварценеггер»итеп сурәтләүчеләр хакында да әйтә. Дөресен беләсе, аңлыйсы килә аның. Мин Азат Ахуновны аңлыйм: аңларга, белергә омтылудан да олырак омтылыш бармыни фән кешесе өчен? Галимлекнең төп шарты бу! Тик Азат Ахунов нормаль вә реаль кеше. Фән өчен монысы төп шарт. Әлегә олы шагыйрьләргә хас әверелеш, икенче яссылыкка күчә алу (перевооплощение) хакында әйтүчеләрне ишеткәнем юк шикелле. Бар икән. Рабит Батулланың үзенең якташы Мөдәррис Әгъләм турында гаҗәпләнеп, сәерсенеп: «Мөдәррис Әгъләм сәхнәгә күтәрелсә, зурая, алып гәүдәле ир булып шигырь укый. Аның кечкенә коштай җиңел гәүдәле Мөдәррис икәнен бөтенләй онытасың», — дип сөйләгәне бар. Чынлап та, зур, баһадир, Шварценеггер булып күренә Мөдәррис галәмгә вә гавамга җанын ачканда. Җаны ачык кеше, гомумән, кечкенә була алмый. Ул инде үзенең җанын дөньяга ача алуы белән үк олы, беләсегез килсә, бөек! Тукай турындагы мифлар аның нәкь менә шушындый халәттәге мизгелләренә нигезләнгән дип саныйм мин.
…Җанны ачу җиңел түгел. Җанымны кешеләргә ачарга куркып һай озак газапландым мин. Ә инде чынлап ярату һәм аны башкаларга сиздермәс өчен җанымны кырык кат пәрдә артына яшереп яшәгәнемне әле генә әйтә алам. Яшеренә-яшеренә, хаталарга чумуларым башкалар язмышына да тәэсир итми калгандыр дисезме? Таныйм — гөнаһлы мин.
—    Ни хакына? — диярсез.
—    Хикмәт шунда — шагыйрьләргә бирелгән эчке энергия шигьрият аша халкына хезмәт итә алса гына, шагыйрь милләт җанындагы ялкынны киләчәккә шигърияттә күчерә алса гына, җирдә яшәвен, үз билгеләнешен аклаган дигән сүз.  Менә  нәкь  шуңа  омтылганда,  шагыйрь үз санын иркәләүдән үзен мәхрүм итә. Җитми аның хәле җанын да, санын да тигез яшәтергә. Җанны яшәтү дә, күтәрү дә аның хәленнән  килә,   чөнки  җан  күренеп  тормый.   Әгәр  дә шагыйрьнең саны да җаны кадәр биеклеккә күтәрелсә, аны атып төшерергә теләүчеләр биниһая күп булыр иде.
Оча алмас иде шагыйрь җаны. Шагыйрьнең җан очышы — мәңгелеккә очыш ул. Мәңгелеккә очыш артыннан депутатлар иномаркаларында, хәтта персональ очкычларында да җитә алмыйлар… Бу очыш — мәңгелеккә очыш! Болай оча алучыларны мәңгелек кешесе дип атыйлар. Күптән билгеле, әдәбият бердәм халык йөрәгендә оя корса гына, канатларын киң җәя ала. Милләт җаны — чын шигърият оясы. Оясыз кош баласы язмышын күз алдына китерә аласыздыр. Тукай милләте җанында оя тапкан, канат чыгарган, милләт күгенә, җан галәменә күтәрелә алган, ә аннан инде аны беркем дә бәреп төшерә алмый. Андый биеклеккә күтәрелә ала торган техника да, сәяси көч тә, рухи көч тә юк. Әнә шундый анти-рухны булдыру өчен, кызганыч, бар дөньясында тарткалашу бара.
Заманында бенгаль әдәбиятын да юкка чыгарганнар. Инглиз теле, укыту системасы, әдәбияты хакимлек иткән. Тик милли тел, әдәбиятның юклыгы милләт өчен үлем икәнен аңлап алган затлар кабат әлифбадан башлап, милли телне, әдәбиятны торгызырга алынганнар. Шушы процессны күздән кичерәм дә, шул хәлгә төшеп җитү кирәк микәнни, дип өзгәләнәм. Тарих чүплегеннән кайту еш кына мөмкин хәл түгел. Үз-үзеңнән китү генә тиз, ә кайтулар озак. Татарстан Язучылар берлегенең соңгы съездында Китапны, Язучылар берлеген мәдәниятнең башка өлкәләре белән тигезләп куярга омтылыш үзен нык сиздерде. Бу күтәрелүгә түгел, төшүгә, тарих төпкеленә тәгәрәүгә тиң адым.
Бүгенге Татарстан җитәкчелеге шушы хакыйкатьне исәпкә алмый, изге Китап миссиясен түбән тәгәрәтмәкче. Юк, мәдәният кенә түгел ул Китап! Китап — дөнья, кеше җанына ачкыч! Китап ярдәмендә дөньяны гизәргә дә, тарих тәҗрибәсен киләчәккә күчерергә дә, эстетик ләззәт алырга дә, кешелек өчен иң мөһим гамәл — тәрбия кылырга да, үткән буыннарның җанын тыңларга да мөмкин. Чын талант ияләре шул эшне башкару хакына башка барлык җир ләззәтләреннән дә баш тартырга, хаталанырга, гөнаһларга батарга мөмкиннәр. Шулай итәләр дә, чөнки алар да кеше генә. Бу затлар эшли алганны башка халәттәгеләр эшли алмый икән, боларның хет җирдә җан савытларын гына тотып торыр шартларын булдыруда булышырга мөмкиндер бит?!
Нурихан Фәттах атлы проза гение үз йортының һәр такта-бүрәнәсен үзе тапкан, һәр кадагын үзе каккан. Бу шәхеснең вакыты башка бик күпләрнекеннән күпкә кыйммәтрәк торган югыйсә! Ул Вакыт милләт кадәр миләтне киләчәгенә илтеп ялгар өчен кирәгрәк түгел идемени? Шул гади генә санны яшәтү шартлары да булмаган әдипнең тарих көпчәге әйләнешеннән чыгарга вакыты юк һәм ул үзен аннан чыгарга тиеш дип санамый, хокукы юк дип саный, бәрелә-сугыла әйләнә дә әйләнә. Кеше булу сәбәпле, ярата, яр да таба ул. Кайдадыр күпне таләп иткән ярлар да төшеп кала, иҗат итү мөмкинлекләрен урларга тырышканнары да. Шагыйрь «бозык» аты ала. Тик белсеннәр, аларның берсен генә дә җаныннан түгеп калдыра алмый шагыйрь. Алар әрнүе белән дә яшәргә дучар була. Тукайны әле чирле, әле хатын-кыз җәмгыятеннән качкан, тагы әллә ничекләр гаепләргә тырышалар. Тагы бераз яшәсә, Тукаебыз да татыр иде бу газапларны, вакыты, гомере генә җитмәгән түгелмени!
…Авыр яшәгән, җиңелрәк яши алыр иде… Йөген ташласа, ат та барасы җиренә җиңелрәк тә, тизрәк тә барып җитәр иде. Максат — шул йөкне алып барып җиткерү — халкы, милләте җанындагы ялкынны киләчәккә күчерү! Менә шушы юлда эттән дә күбәя дошманнар, каралып бетә шагыйрь, дөньясы гына агармый, сафланмый… Бүген дә шул.
Әле шунысын да әйтергә мөмкиннәр: Пушкин, Лев Толстой байлыкта яшәгәннәр, иҗат өчен авыр тормыш төп шарт түгелдер. И җәмәгать, очканда җир түмгәкләренә бәрелмисең ул, аның матди авырлыкларына игьтибар итмәскә көче җитә әдипнең, ә менә рухи авырлыклар, милләт халәте язучы өчен төп катализатор да, иң олы фаҗига да. Милләт шатлыгы, уңышы, күтәрелеше дә катализатор иҗатчы өчен. Яңарыш чорындагы иҗатта нинди очыш! Нинди очыш бит!!! Р.Тагор: «Вакыт узган саен теге яки бу әдәби әсәр ялгыш бәяләнергә мөмкин; вакыт зәвыкларны да, омтылышларны да, әхлакны да үзгәртә һәм без бүген данга күмгән әсәрләрне киләчәк әдәпсез, ямьсез дип, кире кагарга мөмкин», — ди. Без моны бүген үз күзләребез белән күреп торабыз. Совет чоры язучыларының күпме әсәрләре үзкыйммәтен югалтты. Әмма ул әсәрләрне язган шәхесләр туган телен аклау-үстерүдә үз билгеләнешләрен үтәделәр. Заманнарны заманнарга ялгау өчен, халык җанын шулкадәр дә тулы канлы итеп сурәтләргә кирәк ки, һәр заманда гына түгел, яшәешнең һәр даирәсендә язучы-шагыйрь булып, ул фәкать хакыйкатькә генә хезмәт итәргә тиеш. Фәкать хакыйкать алдында тезләнгән, баш игән әдип кенә чын әдип. Хакыйкатькә генә хезмәт итәргә тиешле затларны бүксә хакына эшләтергә азапланган заманда тереклек иткән булабыз. Әллә элегрәк Россия татар әдәбияты, мәгърифәте, мәдәниятенә сәмән биреп торганмы? Тукайны да аның милләте, байлары яшәткән. Әллә бүген берәр язучы «Болгар» кебек кунакханә бүлмәсен алып ел буе иҗат белән шөгыльләнә аламы? Бүген байлар да акчасын рухи байлыкны ишәйтүгә юнәлтми инде… Ул «Болгар» кунакханәсен Корбан бәйрәменә каршы төндә халыктан качып җимерүне мин милләттән Тукай өчен тарихи үч алу дип аңладым. Безгә дә, Тукайга да бер үк вакытта бара бит һөҗүм. Аның пәйгамбәрлеген, милләтенә мәхәббәтен, милләтнең аңа булган мәхәббәтен дивар җимерү гөрзие белән генә юкка чыгару мөмкин түгеллеген аңламыйлар фанилык кына җаннар.
Килер бер көн, шундый зат пәйда булыр һәм «Болгар» кунакханәсен кабат торгызып куяр. Әмма ишеткәнегез бардыр: көнбатышның алдынгы илләрендә энтиклык искиткеч югары бәяләнә. Энтик, ягъни беренчел төзелеп, кабаттан төзекләндерелмәгән, реставрацияләнмәгән хәлдәге корылма. Аларда яшәгәннәрнең рухлары исән дип санала һәм андый йортларда яшәү аерым әһәмияткә, югары эчтәлеккә ия. Серле, ямьле, гамьле яшәү. Әллә без башка матдәдәнме? Әллә ата-ана нигезе безнең өчен изге түгелме дә гомер буе үзенең тылсымлы көче белән безне тартып тормыймы? Әллә Бауман урамындагы Матбугат йорты безнең өчен сер тулы түгелме дә, без аны изгедән санамыйбызмы?
Галимнәр, әдипләрдән сер качса, яшәүнең кызыгы кими. Әнә шул энтиклыкны югалта баруыбызга әрни милләт, язучы халкы. Рус баскынлыгы мәңгелек түгел. Сәяси, иҗтимагый, һәм дини карашлар тагын мең тапкыр үзгәрергә мөмкин. Үзенең ыгы-зыгы бизгәге белән җәмгыятьнең мөһим мәсьәләләрен арткы планга этәргән вакыйга-гамәлләр бернинди эзсез юк булачаклар. Әмма безнең бар уй-хис, шатлык-кайгыларыбызны дөньяга сөйләргә сәләтле Туган телебезне саклап калдыручыларны тарих үз тәхетенә күтәрәчәк!
Мин фән кандидаты, доктор булмасам да, бу ике галимнең Тукай шәхесен ике аспектттан торып, ике яссылыкта, ике төрле халәтенә игьтибар иткәннәр дигән фикергә килдем. Икесе дә таный, таный һәм яклый, ярата. Тукайның кечкенә хата-кимчелекләрен дә гафу итәсе килми, күрәсең, Азат Ахуновның. Булмаган зат турында әкияте дә, уйдырмасы да, мифы да чыкмый ул. Кеше булган кешедә һәр кешенең эше бар, кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар, ди халык. Татар тарих төбенә төшә барган саен, сәбәпләрен аңларга тырышып, Тукай шәхесендә тагы да тирәнрәк казыналар икән, бу фәнни закончалык кына. Алтынны күпме тирәндә ятса да, казып алалар бит. Тукаебыз — Туган телебез күгәрмәсен. Мин руслар шикелле үк үз телемне үстерүне, бар дөньяга чыгаруны максат итеп куймыйм икән, шагыйрь булуымнан ни мәгънә калыр? Шөкер, җил түгел, дөнья күчәре әкрен генә милләт кыйбласына борылырга тора. Туган телне гамәлдән чыгаруга юнәлтелгән бер генә карар, боерык, чара белән дә бер генә язучы да, бер генә галим дә, бер генә иманлы татар да килешми. Тулы бер милләт җанындагы мондый каршылыкны империя сәясәте дә күтәреп бара алмас. Авасы килмәсә, ул хатасын төзәтергә тиеш. Өстәвенә, телсез калырга дучар ителгән төркиләр без генә түгел бит. Алар җанындагы каршылыкны кая куясың?
Әйе, халык үз телендә генә чәчәк ата ала һәм милләтенә җимешен җыйдырса гына, киләчәге бар дигән сүз. Ә бүген галим-голәмә, хәтта язучылар да, әйтерсең, милләтне телсез калдыру проблемасыннан игьтибарны читкә юнәлтү өчен, тарих тырнагы астындагы көнкүреш пычрагында казынып яталар. «Звезда Поволжья» газетасын укыган саен, бүре булып улап җибәрәсе килә. Элек алай, бүген болай, элек басып алган, бүген тулы канлы хуҗа, элек дошман, бүген дус — кая мантыйк-логика… Бүген минем туган телемә — Тукай теленә кем богау сала, кем кисәргә боерык биргән, аннан да явызрак дошман юк минем өчен! Күпме куштанланырга, күпме ялагайланырга, икейөзләнергә буладыр тагы!
Рус телен бетерергә боерык бирүчеләргә руслар ниндирәк мөнәсәбәттә булыр иде икән? Әллә «без сезне яратабыз!» — дип кочаклап үбәр иделәрме?
Тукай! Аның туган теле — татар теле! Иң зур тарихи миссиясен үтәгән шагыйрь шәхесенең юк-бар гөнаһларын күперткәнче, алдыбызга агулы тау булып баскан, үлем упкыны булып яткан туган телебезгә янаган мәсьәләне чишү юлларын, чараларын эзлик.
…Тукай нинди хәлдә дә үзенең шагыйрь миссиясен үтәгән. Ә безнең, бүгенге язучы-шагыйрьләрнең миссияләре шул ук түгелмени? Чигенүнең соңгы чигенә килеп җиттек. Инде Тукайның олылыгын «фән ярдәмендә» инкяр итәргә дә маташмаска иде.

(Чыганак:  Идел, №10, 2009)



Комментарий язарга


*