ТАТ РУС ENG

Салихов Х. А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе

Эчтәлек

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения >>>

А. Пушкин. «Пророк». «Пәйгамбәр»

А. Пушкин. «Подражания Корану»

«Коръән аятьләренә охшатулар» >>>

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре >>>

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр >>>

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте >>>

Тукай һәм хәзрәтләр >>>

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы? >>>

Об авторе >>>

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан >>>

Литература >>>



 Кереш сүз


…Поэтов, признанных и любимых разными народами, не так уж и много. Пушкин проник в наши души чуть позже, чем Тукай, Гафури, но с тех пор находится в одном ряду с любимыми национальными поэтами. Пушкин, несомненно, внес самый большой вклад в дело сближения русского народа с другими народами.
…Он вдохновляет тебя вечно молодыми, романтическими произведениями, зовет в мир искусства. Видимо, в этом и сила великих поэтов, — они возвышают и очищают душу, освобождая ее от всего поверхностного и незначительного…
Я помню чудное мгновенье… Порой даже отдельные строчки делают человека счастливым на всю жизнь.

Сибгат Хаким


…Барлык халыклар да бер үк дәрәҗәдә хөрмәт иткән шагыйрьләр күп түгел. Пушкин безнең күңелләргә Тукай, Гафурилардан әз генә соңрак керде нәм шуннан бирле халкыбызның яраткан милли шагыйрьләре белән беррәттән йөри. Бүтән халыкларны рус халкы белән дуслаштыруда иң күп хезмәт күрсәткән шагыйрь, һичшиксез, Пушкин!
…Ул сине мәңге яшь, романтик әсәрләре белән рухландыра, сәнгать дөньясына өнди. Олы шагыйрьләрнең, күрәсең, көче дә шунда — күңелне алар ничектер сафландырып җибәрә, син һәртөрле вак-төяктән арынып каласың…
Я помню чудное мгновенье… — Хәтерлим мин гүзәл бер мизгелне… Кешене хәтта шушындый аерым юллар да гомере буена бәхетле итә.

Сибгат Хәким

 
 
 
 
Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам.


Г. Тукай


«Җирдә кылган күркәм гамәл
Буыннардан — буыннарга кала,
Шул гамәле белән җир кешесе
Тарихларга үзенең эзен сала…»
…Каждый из нас —
истории мгновение.
Не исчезай, пожалуйста,
без следа.
Ведь жизнь коротка.
Если след ее глубок,
то и малые года — не беда…»
Русия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Казан шәһәре «Хәтер» мәчетенең имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан тарафыннан язылган ошбу монографиянең кыйммәте шул, автор, ис-лами мәгърифәттә беренчеләрдән булып, бөек рус шагыйре А. Пушкинның, олуг татар әдибе Г. Тукайның иҗатында Коръән-Кәримнең ни дәрәҗә киң чагылуларын төгәл дәлилләр белән күрсәтә алган.
А. Пушкинның «Подражания Корану» дип аталган шигырьләр җыентыгын русчадан татарчага шигъри ысулда тәрҗемә иткән.
X. Салихҗан диннәр, гуманитар вә төгәл фәннәр бергәлегендә, мәктәптә (дәрестә) рухи тәрбия бирүнең, моңа кадәр әле гамәлгә куелмаган яңа методикасын тәкъдим итә.
Бу хезмәт урта мәктәп укучыларына, мәдрәсә шәкертләренә, ислами тәгълиматка ихтирам кылганнарга ярдәмлек әсбап булыр иде дигән теләктә гарәп, кириллица хәрефләре белән язылган.

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы


610 нчы Милади ел Рамазан Шәрифенең Кадер киченнән башлап, 23 ел дәвамында Аллаһу Хак сөбхәнәһү вә Тәгалә Җабраил фәрештә аркылы Үзенең олуг нигъмәте Коръән-Кәримне ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәди Мил Мостафа саллаллаһу галәйһиссалату вәссәламгә иңдерде. Тарих сикәлтәләрендә чагыштырмача аз гына вакыт киңлегендә, Мөхәммәдиең пәйгамбәрлек елларында, элекке мәҗүси җаһили-яттә адашкан, берләре икенчеләренең башларын «ашаган» гарәп кяферләре ничек инде ислам динен кабул иткән? Ни сәбәпле Гарәбстан ярымутравы мөселман дәүләтенә әверелгән?
Пәйгамбәрнең вафатыннан соң йөз ел да үтмәде, Сүрия, Мисыр, Фәләстыйн, Гый-рак, Иран, Кипр җирләрендә ничек ислам дине җәелде? Төньяк Африка, Тунис, Ливия, Алжир, Марокко, Сицилия, Сардиния аша ислам мәгълүматы ничек Кордова, Андалузия, Испания җирләренә барып җитте. Мөселман галимнәренең медицина, астрономия, география, химия, биология, сәнәгать өлкәсендәге ачышларына Аурупада Бруно, Галилей кебек галимнәрне җәберләгән, үтергән католик инквизиторлар аптырашта калды. Көнчыгышта-Әфганстан, Урта Азия, Пакьстан, Индонезия халыкларының күпчелеге Аллаһның берлеген, Мөхәммәдиең хаклыгын танып, ничек мөселман булды?
Менә шушы сорауларга җавапны Европа әдипләре Коръән феноменыннан тапты. Аллаһу Раббымызның нигъмәтен тәрҗемәдә укыган, хакны нахактан аера белергә омтылган бәндәләр күңелендә Изге Китапка итагать, мәрхәмәт уянды. Прогрессив карашлы философлар, әдипләр, Коръәнгә мәхәббәттә булган фикер ияләре Раббымыз нигъмәтен күпләп XX гасырда кабул итте. 20 нче йөзьеллыкка кадәр Коръәннең тәрҗемә омтылышларына киртәләр биниһая күп булды. Изге Китапка, исламга каршы «өргән» этләрдән дә артып китте мөселманның дошманы.
Сәяси, дини, матди, шәхси каршылыклар чолганышында исламга зарар китерү ниятендә тырышкан кяфер руханилар, саташкан галимнәр тарафыннан Коръәннең асыл аяти кәлимәләре бозып тәрҗемә ителде. Бозыклыкның, Коръәнгә хыянәтнең иң әүвәлге мисаллары Кирилл вә Мифодий заманына туры килә. «Толковая Палея», «Начальный свод», «Повесть временных лет», соңрак «Русский хроногроф» дип аталган елъязмалар, ислам зарарына төзелгән ялганнар, уйдырмалар белән мөлдерәмә тулган. «В защиту веры христианской от лжеучения» волхва и еретика Магомета», — дигән памфлетлар берничә гасыр дәвамында Русия чиркәүләрендә буыннардан-буыннарга тәкърарланды. «Слово обличительно… скверного пса Магомета», — дигән ислам пәйгамбәрен хурлау җөмләләрен Казан рухи академия миссионерлары ХVП-ХIХ гасырларда Идел буе, Урал, Себер халыкларын чукындыру елларында кулланды. Гомумән, бу академиянең рухи вә гамәли сәясәте исламга дошманлыкта булды.
Шулай булуга карамастан, Коръәнгә золымлык белән бер үк вакытта Иван Пересветов, бигрәк тә Андрей Курбский язмаларында, Коръәнне тасвирлауда чынбарлык күренешләре дә объектив чагылыш тапкан. ХV-ХVIII гасырларда Литва кенәзлегендә хәрби хезмәттә булган татар мөселман солдатлары өчен Коръән гарәп теленнән белорус теленә тәрҗемә ителде. Бу славян теленә тәрҗемә ителгән иң беренче Коръән булып санала. Русиядә Коръәнне тәрҗемә итү тарихы Петр I патша вакытында башлана. Коръәнне тәрҗемә итү, өйрәнү, халыкларга тарату Петр игътибарында тора. Патша боерыгы белән, Коръәннең Петр Постников тарафыннан французчадан урыс теленә тәрҗемә ителгән нөсхәсе 1716 елда Петербургта басыла. Ислам нигезләрен белмәү, француз телен кирәк дәрәҗәдә аңламау сәбәпле, Постников тәрҗемәсе күп хаталарга дучар булуга карамастан, урыс телендәге Коръәннең беренче тәрҗемәсе итеп кабул ителә.
Коръән тәрҗемәсе тарихында иң олуг вакыйгаларның берсе — Екатерина II нең исламга мөнәсәбәте. Потемкинның, бигрәк тә Суворовның Төркия белән сугышлары Русия файдасына тәмамлангач, Кырым «тынычландырылгач», Әби патша империядәге мөселманнарны вә ислам руханиларын үз ягына «егу» сәясәтен оештыра. Аерым мәктәпләрдә гарәп, фарсы, татар телен укыту гамәлгә керә. Университетларда Коръән тәрҗемәдә өйрәнелә башлый. 1787 елда Коръәннең тулы гарәп текстын Русия Фәннәр академиясе бастырып чыгара.
Коръән тәрҗемәсе, аңлатмалары, басмаларының үзәге булып Казан санала. Монда 1802 елда беренче мөселман типографиясе ачыла. Казанда 1790 елда Михаил Веревкин тәрҗемәсендә урыс телендә Коръән-Кәрим китап булып басылып чыга. Автор тәрҗемәдә Коръән поэзиясенең ни дәрәҗәдә югарылыгын, байлыгын күрсәтә алган. Бу үз нәүбәтендә А. Пушкин калебендә Коръәнгә мәхәббәт чаткыларын уяткан һәм, ниһаять, әдипнең («Коръәнгә ияреп») «Подражание Корану» дип аталган шигъри ысул белән тәрҗемә ителгән тәфсире дөнья күрә. А. Пушкин үз иҗатында Коръәннең 33 сүрәсен куллана.
Ни кызганыч, XIX гасырның 70 нче елларында гарәпчәдән урысчага күчерелгән ике тәрҗемә бер үк вакытта пәйда була. Аның беренчесенең авторы гарәп белгече генерал Д. Богуславский, икенчесенеке — Казан рухи академиясе профессоры Г. Саблуков. Хаклык өчен әйтик. Коръәнне гарәпчәдән төп нөсхә — оригиналдан урыс теленә иң беренче булып тарихта тәрҗемә иткән, шул сәбәп халыкларның — урысларның, татарларның рәхмәтенә лаек булган шәхес  Д.Н. Богуславский.
Ул кем? Пристав — полиция генералы.
Русиядә элек полиция, бүген милиция хезмәтендә булган кешедән карикатура ясап көлеп карау гадәткә кергән. Ә безгә -иманлы бәндәләргә: «Саташкан вә адашкан көлсен!»
Д.Н. Богуславский рухына Раббымызның рәхмәте, гафу-мәгъфирәте ирешсен! — дияргә генә кала. Богуславский тәрҗемәсе төгәллеге, әдәби байлыгы белән бик тә аерылып тора. Вәләкин, генерал, 1878 елда Казанда Саблуков тәрҗемәсенең бастырылганын белгәч, ни кызганыч, үз тәрҗемәсен бастырудан баш тарта. Нәтиҗәдә Коръәннең гарәп теленнән урыс теленә тәрҗемә ителгән беренче нөсхәсенең даны Богуславскийга түгел, Саблуковка күчә. 1861-1863 елларда Казанда Готвальд дигән гарәп теле белгече тарафыннан, Коръән сүзләрен дөрес итеп уку ниятендә, махсус белешмә-үзлек төзелә.
ХIХ-ХХ гасырлар бусагасында танылган урыс галимнәре: И. Крачковский, В. Бартольд, В. Розен һәм башкаларның фидакарьлеге белән ислам, Коръән, Мөхәммәд пәйгамбәр турында саллы язмалар, халык игътибарын җәлеп иткән олпат хезмәтләр нәшер ителә. Казан, Петербург кебек Русиянең сигез шәһәрендә гарәп шрифтында бастыра торган типографияләр эшли.
Алар тарафыннан нәшер ителгән вә халыкка таратылган Коръән китапларының саны биниһая күп булып, хисабы билге ле түгел. Коръән-Кәримне тәрҗемә итүд; үзенә генә хас, махсус статусны академик И. Крачковский били. Аның тәрҗемәсе филологик яктан кире каккысыз төгәл, дөрес. Коръән аяте кәлимәләренә тәңгәл килә.
Бүген, ислам өлкәсендә фәнни тикшеренүләр киң колач җәйгәндә, татар мөселманнар өчен Ногмани тәфсире чагыштырмача яхшылардан санала. Ә инде урыс телен яхшы белгән мөселман кардәшләре-безнең вә ислам диненә хөрмәттә булган-нарыбызның бәгырен гафиллектән уятып уйга салган «Перевод смыслов и комментарий» дип аталган барлык тәфсирләрдән дә «бәһа җитмәс» югары торган Коръән тәфсирен Валерия Иман Порохова язган. Аларга Раббымызның рәхмәтләре ирешсен!
 
Выдающиеся мыслители об исламе и пророке Мухаммаде

Не достичь вам праведности, пока не [научитесь] расходовать из того, чем особо дорожите.
Коран 3:92


Не создал Всевышний ничего благороднее человеческого разума. На тех, кто им пренебрегает, обрушится гнев Божий.
Обращайтесь к людям с речами соответственно их разумению.
Пророк ислама Мухаммад

Коран — это горящий факел, свет которого никогда не угаснет; это океан, глубины которого не постичь человеческой мыслью.
Али ибн Аби Талиб, четвертый халиф

Да притечем и мы ко свету,
И да падет с  туман.
Алексанр Пушкин. «Подражания Корану»

 

Настанет время, я не сомневаюсь в этом, когда <...> имя Магомета [станут произносить] с глубоким уважением. На [него] <...> будут смотреть <...> как на благодетельное существо, одного из тех, кто более всего способствовал осуществлению плана Божественной мудрости для спасения рода человеческого.
Петр Чаадаев

«Мухаммад… рискуя своей жизнью начал призывать к единобожию идолопоклонников… Было бы несправедливо причислять его лишь к выдающимся людям человеческой истории.
Мы обязаны признать <...> пророчество [Мухаммада] и то, что он небесный посланник на Земле.
Карл Маркс

Магометанство мне очень помогло. <... > смотрите на меня как на доброго магометанина, тогда всё будет прекрасно.
Лев Толстой

[Мухаммада] следует назвать Спасителем человечества. <...> Если какая-нибудь религия и имеет шанс властвовать в Англии и Европе следующие сто лет, то эта религия — ислам.
Бернард Шоу

Россия [должна стать] <...> родной всему мусульманскому Востоку <...> и действительно [пойти] <...> во главе мусульманских народов и их цивилизации.
Я верю, что рано или поздно мусульманство, воспитанное Россией, станет во главе умственного развития и цивилизации остального мусульманства.
Исмаил Гаспринский

«Как глупо так и эдак воспевать Свои суждения об этом и о том! Ведь если ислам покорность
означает Богу, Мы все живём, и все умрем в исламе».
В. Гёте

«…Я принял Ислам и каждый день поражался истинности, справедливости, легкости, полезности этой религии.
Я бесконечно благодарен за то, что
Он открыл глаза на Истину».
Жак Ив Кусто

«Мухаммад сказал: «Ищите знания, даже если придется идти в Китай, потому что знания и мудрость — это неотъемлемые части веры».
Роже Гароди

«Проклят тот,   
Кто велений Корана не слышит.
Проклят тот,
Кто учас для молитвы и битв,
Кто для жизни не дышит,
Как бесплодный геджас».
И.А. Бунин
 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения


Мальчик и воин; коммунист и мусульманин; милиционер и имам, заместитель муфтия; сын крестьянина и отец профессора; изгнанный и признанный; простолюдин и академик, Почетный член Академии гуманитарных наук — все это сочетается в судьбе одного человека, аксакала Хариса Салихова.


Встретились мы на улице Рабочей молодежи, у него дома, за круглым столом, на котором аккуратно были разложены листы бумаги и книги. Тут же — написанное им учебное пособие «Краткая история ислама», оригинальные исследования «Кем был Тукай? Убежденным атеистом или праведным мусульманином?», «Пушкин и Коран», имевшие успех в ученом мире.
— Для этого, — говорит Харис абый, — я проанализировал «Подражание Корану», перевел его на татарский и сопоставил со стихами Священной Книги. — Впечатление, доложу, потрясающее!
— К какому выводу вы пришли?
— Александр Сергеевич очень тонко чувствовал дух Корана. И, в силу гения, мог передать свое чувство читателю, что замечательно — христианину. Поистине его поэтический дар — божественный. Рискну предположить, что в царской России Пушкин был «самый мусульманский» поэт.
Коран же как источник вдохновения — неиссякаем. Взять любую сферу человеческой деятельности — искусство, науку. Политики как знамя поднимают его над собой. Хотя, полагаю, такое посягательство на священный источник божественной мудрости есть ни что иное, как его осквернение.
— Откуда вы, Харис Салихович? На татарской земле эпохи социализма не проживал такой хазрат. Во всяком случае, слышно не было.
— Во-первых, возражу: проживал. Не хазрат, но мусульманин, впитавший веру в Бога с молоком матери. Слышно не было, да. Зато сегодня мы имеем возможность познакомиться.
…Родом я из деревни Чутай Балтасинского района. Отец — крестьянин, просвещенный и глубоко верующий человек. Кроме родного и русского языка, хорошо знал арабский, но никогда не кичился этим, даже скрывал свои знания по понятным причинам. Не от всех. Души, открытые для восприятия Слова Божьего, он просвещал — учил, проповедовал ислам всеми доступными ему средствами. Приобщил и меня.
Он «тот, грудь которого Аллах расширил для ислама, и он обладал светом от своего Господа…» Отец был мудрейшим. Я любил его. С появлением отца мир для меня расцветал — солнце сияло, речка синела, лес зеленел, а петухи превращались в жар-птиц. Ель, с которой отец снимал топором кудри, пахла смолой, мороз — арбузом. Он заложил во мне основу мировосприятия и понимания мира. Ребенком я твердо усвоил, что нет Бога, кроме Аллаха, и Мухам-мад — пророк его.
Сокровенное не мешало жизни мирской. Наоборот, помогало разбираться, где злое, где доброе.
Когда началась Отечественная война, отец ушел защищать Родину.
Вернулся раненый. Война продолжалась. Помню, как он провожал на фронт меня, шестнадцатилетнего пацана, без пяти минут солдата. Много тогда собралось народа. Зима. Декабрь. Отвел меня отец в сторону кладбища и говорит: «Здесь наши предки. Не посрами их памяти. Служи честно. Выполняй приказ командира. И моли Аллаха. Не только в трудную минуту — все время моли». Обнял меня единственной рукой. На том и расстались.
Саратов — Харьков — Киев — Львов -Яссы — Плоешти… Балатон — Будапешт-Брно — Братислава — Вена — солдатский путь Хариса.
— Хвала Аллаху, через полгода война закончилась Победой. Повоевать мне досталось немного.
Хотелось учиться. После уничтожения недобитых фашистов и банд на освобожденной территории, по рекомендации командира, я поступил в Харьковское военное пограничное училище. И был на вершине счастья.
Учился с удовольствием. Все получалось. Но через несколько месяцев приболел. Температура подскочила. А тут — тревога! Лыжный марш-бросок на шестьдесят километров. Остаться в казарме я не мог. Скрыл недомогание. Думал, выдержу. Но не прошел полпути — упал. Угодил в санчасть. Перенес осложнение на уши. Слух восстановился. Но было поздно. Меня отчислили.
Жизнь у меня неровная, с резкими перепадами. Подъем, счастливые дни! И вдруг — провал. Кажется, еще чуть-чуть — и коснешься звезды! А тебя так шмякнет, что не вздохнуть.
Направили меня в военный институт-как будто кто зло пошутил — не курсантом, конечно, а в батальон обеспечения. Хозчасть, инвентарь для огневой, спортивной спецподготовки, имитация действий противника, внутренняя служба по учреждению — все это было наше. Конец сороковых — начало пятидесятых годов. Наезжали довольно часто высокопоставленные военные времени Лаврентия Палыча Берии. Что ни визит, то переполох!..
При институте была хорошая библиотека. И я туда заглядывал. Нашел Коран и взял почитать. Ночью я — главный. Читаю, сколько душе угодно!
Но ведь это какой институт и какие времена! Попался. Вызвал командир — отчитал: мракобесием занимаешься. В особый отдел! Коран отобрали — хотели сжечь. Подействовало то, что книжка библиотечная, и я ее тут же сдал… Служба продолжалась. Репрессий по отношению ко мне не было. Но, по доходившим слухам, по намекам из писем, я понял, что отцом «интересуются». Дальше дело не пошло. Бог отвел: я уволился.
Куда идти? Поступил в транспортную милицию Московско-Рязанской железной дороги. Охранял от «посягательств деклассированных элементов» покой граждан, транспорт и перевозку грузов — движимое и недвижимое имущество московского вокзала.
— В Казани служили в Вахитовском отделе?
— Там немного. В основном в Советском, заместителем начальника.
— А орден Красной Звезды с войны?
— Нет, орденом наградили как раз в Советском за бдительность и точный прогноз.Версия,  выстроенная  по  информации,
представленной мной, дала возможность нашим сыщикам обезвредить особо опасных преступников. По иронии судьбы,
преступление было совершено ими на улице автора «вечного романа» Достоевского. Может быть, это было знаком моей просве
тительской работы в будущем.
— Ваш пост не мог занимать человек беспартийный. Как уживались в вас коммунист и мусульманин?
— Я сын своей Родины.

Пушкин, ее великий сын, сказал,

поэтизируя слово Корана:

Но голос: «…О, путник, ты долее спал;

Взгляни: лег ты молод, а старцем восстал;

Уж пальма истлела, а кладез холодный

Иссяк и засохнул в пустыне безводной,

Давно занесенный песками степей;

И кости белеют ослицы твоей».

 

* * *

И чудо в пустыне тогда совершилось:
Минувшее в новой красе оживилось;
И чувствует путник и силу, и радость;
В крови заиграла воскресшая младость.

 

* * *

И с богом он дале пускается в путь.

— Что такое ваххабизм?
— Это не религия и не вера. Это спекуляция на вере, согласно которой вера должна насаждаться любым способом. Но веране насаждается: она дается Аллахом. И не нас в этом убеждать. Мы пережили столько "освободительных войн", «раскрепощении души». Столько раз убедились в бесплодности насилия! «Поистине, те, которые не веровали — все равно им, увещевал ты их или не увещевал, — они не веруют». Верадана Аллахом. Чувством, мыслью и словом к ней отворяется вход.
— Что главное?
— Мир. Согласие. Ислам. Почитание Бога. Он един. Нет Бога, кроме Аллаха! И Мухаммад Пророк Его!

 

Станислав АМБРОСЁНОК
 
Пророк

 


Духовной жаждою томим,
В пустыне мрачной я влачился,-
И шестикрылый серафим
На перепутьи мне явился.

Перстами легкими как сон
Моих зениц коснулся он.
Отверзлись вещие зеницы,
Как у испуганной орлицы.

Моих ушей коснулся он, —
И их наполнил шум и звон:
И внял я неба содроганье,
И горний ангелов полет,
И гад морских подводный ход,
И дольней лозы прозябанье.

И он к устам моим приник,
И вырвал грешный мой язык,
И празднословный и лукавый,
И жало мудрыя змеи
В уста замершие мои
Вложил десницею кровавой.

И он мне грудь рассек мечом,
И сердце трепетное вынул,
И угль, пылающий огнем,
Во грудь отверстую водвинул.

Как труп в пустыне я лежал,
И бога глас ко мне воззвал:
«Восстань, пророк, и виждь, и внемли,
Исполнись волею моей,
И, обходя моря и земли,
Глаголом жги сердца людей».
                                            (1826)

Пәйгамбәр


Кара чүлдә рухи бушлыкта
Тилмереп мин зарыкканда,
Җабраил галәйһиссәлам
Пәйдә булды минем алда.

Йомшак кына төштә кебек
Тидереп алды күзләремә канатын,
Калтыранган бөркет сыман
Ул нишләрен мин карадым.

Хикмәт-серле яңгыравык тавыш
Белән кагылды ул колагыма:
Тетрәнде күкләр, очты фәрештәләр,
Диңгез асты юллар, хәшәрәтләр,
Ишеттем мин барысында аныккына.

Миңа турыдан-туры сыенды ул,
Хәйләлеккә оста булган
Гөнаһлы телемне йолкыды ул.
Беректерде авызыма
Урт тешеннән кызыл канын
Ачып торган елан угын.

Кылыч белән ярып ачты күкрәгемне,
Тартып алды эшләп торган йөрәгемне.
Ялкынланып янып торган күмер утын,
Кадап тыкты хәлсезләнгән җәсәдемә.
Ятамын мин бу бушлыкта вафат кебек,
Ишетелде Хак Тәгалә чакыруы аваз
                                                 булып:
«Әй, пәйгамбәр, күтәрел, чакыр,
Өндә изгелеккә, шулдыр сиңа әмерем,
Диңгезләрне кичеп, җирләр йөреп
әйлән, Хак сүз белән яндыр бәндәләрнең
                                                     бәгърен!»
                                                     (1826)
 
 

Подражания Корану


Посвящено П.А.Осиновой

(отрывки)

 

I

Клянусь четой и нечетой,
Клянусь мечом и правой битвой,
Клянуся утренней звездой,
Клянусь вечернею молитвой:

Нет, не покинул я тебя.
Кого же в сень успокоенья
Я ввел, главу его любя,
И скрыл от зоркого гоненья?

Не я ль в день жажды напоил
Тебя пустынными водами?
Не я ль язык твой одарил
Могучей властью над умами?

Мужайся ж, презирай обман,
Стезею правды бодро следуй,
Люби сирот и мой Коран
Дрожащей твари проповедуй.

III

С небесной книги список дан
Тебе, пророк, не для строптивых;
Спокойно возвещай Коран,
Не понуждая нечестивых!

Почто ж кичится человек?
За то ль, что наг на свет явился,
Что дышит он недолгий век,
Что слаб умрет, как слаб родился?

За то ль, что бог и умертвит
И воскресит его — по воле?
Что с неба дни его хранит
И в радостях и в горькой доле?

За то ль, что дал ему плоды,
И хлеб, и финик, и оливу,
Благословив его труды,
И вертоград, и холм, и ниву?

Но дважды ангел вострубит;
На землю гром небесный грянет:
И брат от брата побежит,
И сын от матери отпрянет.

И все пред бога притекут,
Обезображенные страхом;
И нечестивые падут,
Покрыты пламенем и прахом.

 

IV

 

С тобою древле, о всесильный,
Могучий состязаться мнил,
Безумной гордостью обильный;
Но ты, господь, его смирил.

Ты рек: «Я миру жизнь дарую,
Я смертью землю наказую,
На все подъята длань моя». —

«Я также, — рек он, — жизнь дарую
И также смертью наказую:
С тобою, боже, равен я».

Но смолкла похвальба порока
От слова гнева твоего:
Подъемлю солнце я с востока;
С заката подыми его!

 

V

 

Земля недвижна — неба своды,
Творец, поддержаны тобой,
Да не падут на сушь и воды
И не подавят нас собой.

Зажег ты солнце во вселенной,
Да светит небу и земле,
Как лен, елеем напоенный,
В лампадном светит хрустале.

Творцу молитесь; он могучий:
Он правит ветром; в знойный день
На небо насылает тучи;
Дает земле древесну сень.

Он милосерд: он Магомету
Открыл сияющий Коран,
Да притечем и мы ко свету,
И да падет с очей туман.

 

VII

 

Восстань, боязливый:
В пещере твоей
Святая лампада
До утра горит.

Сердечной молитвой,
Пророк, удали
Печальные мысли,
Лукавые сны!

До утра молитву
Смиренно твори;
Небесную книгу
До утра читай!

 

VIII

 

Торгуя совестью пред бледной нищетою,
Не сыпь своих даров расчетливой рукою:
Щедрота полная угодна небесам.
В день грозного суда, подобно ниве тучной,
О сеятель благополучный,
Сторицею воздаст она твоим трудам.

Но если, пожалев трудов земных стяжанья,
Вручая нищему скупое подаянье,
Сжимаешь ты свою завистливую длань —
Знай: все твои дары, подобно горсти
                                                        пыльной,
Что с камня моет дождь обильный,
Исчезнут — господом отверженная дань.

 

IX

 

И путник усталый на бога роптал:
Он жаждой томился и тени алкал.
В пустыне блуждая три дня и три ночи,
И зноем и пылью тягчимые очи
С тоской безнадежной водил он вокруг,
И кладез под пальмою видит он вдруг.

И к пальме пустынной он бег устремил,
И жадно холодной струей освежил
Горевшие тяжко язык и зеницы,
И лег, и заснул он близ верной ослицы —
И многие годы над ним протекли
По воле владыки небес и земли.

Настал пробужденья для путника час;
Встает он и слышит неведомый глас:
«Давно ли в пустыне заснул ты глубоко?»
И он отвечает: уж солнце высоко
На утреннем небе сияло вчера;
С утра я глубоко проспал до утра.

Но голос: «О путник, ты долее спал;
Взгляни: лег ты молод, а старцем восстал;
Уж пальма истлела, а кладез холодный
Иссяк и засохнул в пустыне безводной,
Давно занесенный песками степей;
И кости белеют ослицы твоей».

И горем объятый мгновенный старик,
Рыдая, дрожащей главою поник…
И чудо в пустыне тогда совершилось:
Минувшее в новой красе оживилось;
Вновь зыблется пальма тенистой главой;
Вновь кладез наполнен прохладой
                                                 и мглой.

И ветхие кости ослицы встают,
И телом оделись, и рев издают;
И чувствует путник и силу и радость;
В крови заиграла воскресшая младость;
Святые восторги наполнили грудь:
И с богом он дале пускается в путь.
                                                         (1824)


Коръән аятьләренә охшатулар


(өзекләр)

 

 

I

 

Ант итәм мин так вә җөп белән,
Ант итәм мин кылыч вә җиһад белән,
Ант итәм мин иртәнге йолдыз белән,
Ант итәм мин икендедә фарыз белән:

Юк, ташламадым мин, бәгърем, сине.
Кемне соң мин юату канатыма салдым,
Мин аны яратып, мәхәббәтем башына
алдым, һәм аяныч золымлыктан саклап калдым?
Мин түгелме соң сусау көндә сиңа
                                                     су бирүче,

Чүл сулары сине сугаручы?
Мин түгелме соң синең телгә илһам өстәп
Акыллар өстеннән кодрәт Хаким булучы?

Батыр бул. Калтыранган мәхлүккә аңлат,
Ялганлыкны тапта, Хак юлдан кыю атла,
Ятимнәрне якла һәм Коръәнгә
Минем мәхәббәтемне сакла!

III

 

Пәйгамбәр, галәмнән вәхи иңде сиңа,
Түгел киребеткән адашканнарга;
Тыныч кына Коръән белән өндә,
Мәҗбүр итмә көфер саташканнарны!

Ни сәбәб соң тәкәбберләнә кеше?
Әллә шәрә, дөньяга килгәнгәме,
Әллә сулышы гасырда кыска булгангамы,
Зәгыйфь туып, зәгыйфьлектә үлгәнгәме?

Әллә Хак Тәгалә вафат иткәнгәме,
Һәм Үз рәхмәте белән терелткәнгәме?
Кем шатлыкларда, әче кайгы язмышларда
аны яклый, Нинди куәт күктән аның көннәрен
                                                           саклый?

Җиләк-җимеш аңа биргәнгәме,
Икмәк, хөрмә, зәйтүнгәме,
Аның хезмәтен хөрмәт кылыр,
Әйләншәһәр, һәм калку, һәм иген кыры?

Тик фәрештә ике тапкыр быргыдан өрер;
Күкрәп җиргә күк селкенер:
Ир туган читкә чабар агасыннан,
һәм угыл бала качар анасыннан.

Кыяфәтен, төсен җуйгач куркудан;
Барысы да Раббымызның хозурына
                                                  агылыр,
Үлекләр белән ялкында капланып,
Имансызлар, саташканнар абыныр.
 

IV

Әүвәледән Синең белән, йә Кодрәт көчем,
Мин изгелектә ярышмак булам,
Тәкәбберлектән акылым җуям,
Ялварамын: «Ярлыка, йә Ил әһә Ходам!»

«Дөньяда җиргә бирәм тереклек,
һәм җәзам булыр үлем,
Тереклекнең дә, үлемнең дә,
Бердәнбер Хуҗасы мин Үзем», — диде Ул.

Шулай ук: «Тормыш — Яшәү бирәм,
Һәм үлем белән җәза кылам», — диде Ул.
Синең белән, Раббым, «Мин тигезлектә»,
Булса иде барлык ният-гамәл
                                  изгелектә!» — дидем мин.

Ачуың чыккан синең сүзеңнән,
Бозыклыкны мактаудан туктап, әйтик:
Күтәрәм мин кояшны көнчыгыштан;
Күтәр аны син көнбатыштан!

V


«Хәрәкәтсез» Җирне — күкләр гөмбәзләрен,
Тотып торган Куәт көче — Син иҗатчы,
Әйе, аумас коры җиргә һәм сулары
Таптый алмас Безне килсә гарасатлары.

Син кояшны яндырдың бу дөньяга,
Әйе, яктырта ул җирдә вә күкләрдә дә,
Җитен мае сыман сугарылып, әйтерсең лә,
Яктырта ул затлы пыяла күк галәмнәрдә дә.

Иҗатчыга баш иегез; Кодрәтле Ул;
Бәгырьләрне куырырдай эссе көндә
Җибәрә Ул болыт вә җилләрен дә;
Бирә җиргә Ул агач вә игеннәрен дә.

Шәфкатьле Ул: Ул Мөхәммәдкә
Ачты балкып торган Коръән,
Агым судай юнәлик без яктылыкка
Һәм күзләрдән качсын томан.

VII


Уян, куркуга талган:
Синең мәгарәңдә
Таң атканда
Изге ут янган.

Калебтән догам белән,
Пәйгамбәр, коткар мине
Наян төшләрдән,
Яман уйлардан!

Тыйнаклыкта, догада бул
Кояш чыкканчы,
Галәм китабын укы
Таң сызылганчы !

VIII

 

«Төсен җуйган фәкыйрьлек алдында
                                        сатып намус,
Мәкер кулың белән санап, мактап сатма
                                         хәрам малың:
Галәмнәрдә барлык юмартлыкка белеп тор
                                          син Хуҗаң барын.
Кыямәтнең дәһшәтле бер көнендә, иген
                                           тулы басу кебек,
Әй, Раббым, рәхим-шәфкать, иминлекне
                                  Син чәчүче, майтаручы,
Һәр бәндәнең хәләл хезмәтенә йөздән
                                    артык итеп кайтаручы».

Әгәр дә, хәрам хезмәт белән дөнья малын
                                                   син ауласаң,
Хөсетләнеп саранлыкта фәкыйрь хакын
                                                    санамасаң,
Мескеннәргә хәләл булган нигъмәтләрне
                                                  кире каксаң,
Шуны бел: бер уч тузан булып очар
                                     җыйган хәрам малың.


IX

 

Алҗыган юлаучы Аллага ялварган:
Юк күләгә. Сусаган ул, хәлдән тайган.
Өч көн һәм өч төн йөргән чүлдә адашкан,
Эссе, тузан, күрми күзләр, ялгыз буранда
                                                       калган.
Киселгән миһер, өзелгән өмет, йөргән
әйләнеп, Ни могҗиза! Пальма. Төбендә кое. Алган
                                                       шәйләнеп.

Йөгергән ул. Коега сыенган.
Эчкән туйганчы. Суында коенган.
Тәмам кипкән тел вә тән хәл алган,
Юлаучы исә ишәген кочып йокыга
                                                    талган…
Җир, күкләр Хуҗасының рәхмәте булган,
Мескеннәр өстеннән аккан күп еллар
Юлаучыларны юксынып бүген кем елар!
Юлаучыга уянырга сәбәп булып «сукты
                                                           сәгате»,
Ни булганын аңлый алмый бетте тәгате.

Шул мизгелдә килде аңа серле бер аваз:
«Кайчан соң син чүлдә тирән йокыга
                                                     талган?»
«Кичәге күктә кояш балкыды иртәнге
таңда. Димәк, кичәге таңнан бүгенгесенә мин
                                              йокыда калган».

Ләкин аваз: «Әй юлаучы, син озак йокладың;
Кара: яттың яшьлектә, тордың картлыкта;
Сусыз ком чүле тәмам корыды,
Кое да салкын, пальма череде.
Буранлы далада юктыр комның артык
                                                               кирәге,
Күренәдер барханнарда ишәгеңнең аксыл
                                                                сөяге».

Хәсрәт алмаш кайгы басканда бабай
Калтыранды, башын асты, үксеп елады
                                                               агай.
Шул мизгелдә ком чүленә могҗиза килде;
Үткәндәге хәтфәлекләр яңадан иңде;
Торды пальма, куаклыклар көрсенеп куйды;
Саф, салкын кое көмеш суларын үзенә
                                                             җыйды.

Әүвәл черегән вә таралган ишәкнең
                                          сөякләре җыела;
Хайван тәненә җан өрә, куәт-хәрәкәт
                                                       тоела;
Ә юлаучы исә көч, аң, шатлыкны сизә;
Каннарының юлларында яңадан туган
                                                  яшьлек гизә;
Изгелектә сугарылган куанычтан күкрәк
тула:
Һәм Аллага тапшырып юлга юлаучы чыга.
                                                                 (1824)

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



{mospagebreak}

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре


Дәвер, заман, гасырлар аша буыннардан-буыннарга мирас булып килгән Алланы Хак сөбхәнәнү вә Тәгаләнең олуг нигъмәте Коръәни-Кәрим XVIII гасырның башында ук инде Аурупа дәүләт-мәмләкәтләре халыкларының милли теленә — француз, инглиз, немец, урыс телләренә дә тәрҗемә ителде.


Халыкларга әле моңа кадәр ниндидер сер-мистика, шөбһә итеп саналган Коръән нигъмәтен өйрәнергә мөмкинлек туды. Тарих сикәлтәләрендә, чагыштырмача аз гына вакыт киңлегендә элек мәҗүсилектә тереклек кылган, хаклыктан авышкан, гамәлдә саташкан кавемнәр, Испания җирләреннән Индонезия мәмләкәтләренә кадәр яшәгән адәмнәр ничек Коръәнгә җәлеп ителделәр дә мөселман булдылар. Менә шушы сөальгә җавап эзләгән Аурупа әдипләре Коръән феноменын тәрҗемәдә аңлады.
Коръәннең үзенә генә хас шигъри прозасында иксез-чиксез нур белән сугарылган аять-кәлимәләрендә нинди олуг илһам барлыгын фәһемләгән Гете, һейне, Байроннар артыннан Александр Пушкин 1824 елда М. Веревкин тәрҗемәсендә Коръәнне укып кына түгел, тулысы белән өйрәнеп чыга. Шагыйрь кальбендә Коръәнгә мәхәббәт белән сугарылган илһам уяна һәм, ниһаять, аның «Коръәнгә ияреп» («Подражание Корану») дип исемләнгән шигъри җыентыгы пәйда була. Менә шуның өчен газиз Тукай XX гасыр башында ук инде «хәзрәти Пушкин» дип аңа олуг ихтирамын кылган. Шуның өчен дә бүген Пушкин иҗаты белән таныш булган, гафиллектән арынган әһле ислам ихлас күңел илән изге ният-догаларын әдипкә юллый. Чөнки әдәбият-сәнгать дөньясында иң беренчеләрдән булып галәмнәр хуҗасы Аллаһы хак сөбхәнәһү Тәгаләнең олуг нигъмәте — Коръәни-Кәримнең 33 сүрәсенең аяти кәлимәләрен кулланып шигъри ысул белән тәфсир кылу бәхет-сәгадәтенә ирешкән бөек илһам иясе Пушкин булды. Бу фикергә дәлилләребезнең дәрәҗәсе кыя тауларга тиңләрлек. Шуларның бәгъзеләрен, исебезгә төшкәннәрен генә булса да, күңелдән кичерик. Аллаһы Раббыл гыйззә «Бәкарә» сүрәсенең мөбарәк 256 нчы аятендә:

«Ләә икрәәһә фиддини…», ягъни ислам динендә көчләү, мәҗбүрләү юк…- диде. Раббымызның ошбу кәлимәсен шигъри юлга салып, А. Пушкин:

 «С небесной книги
             список дан
Тебе, пророк, не для
             строптивых;
Спокойно возвещай
                       Коран,
Не понуждая нечестивых!» —
дип, һәрдаим бәндәгә аңлаешлы итеп тәфсир кылды. Ошбу мәгънәви тәфсирне урысчадан ана телебезгә тәрҗемә итсәк:

«Пәйгамбәр, галәмнән
вәхи иңде сиңа,
Түгел киребеткән
           адашканнарга:
Тыныч кына Коръән
          белән өндә,
Мәҗбүр итмә көфер
        саташканнарны!» —
дигән фикер хак тәрҗемә булыр кебек тоела. Әйе, Коръәндә мәҗбүрләү юк! Ә нәрсә бар? Фәкать өндәү, дәгъвәт, үгет-нәсыйхәт, аңлату, чакыру бар. Раббымызның:

«Үдгү иләә сәбиили Раббикә билхик-мәтивәл — мәүгыйзатил хәсәнәти вәҗәдил-һүм билләти һиә әхсәнү!» (16:125)
Ягъни, ий Мөхәммәд, Раббыңның юлы булган ислам диненә кешеләрне чакыр, Коръән дәлилләре белән өндә, тәэсирле вәгазьләрең белән кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен алар белән тартыш вә көрәш күркәм юл белән! — дигән Коръән-Кәрим аятенә бинаэн А. Пушкинның:

«Восстань, пророк, и
виждъ, и внемли,
Исполнись волею моей,
И, обходя моря и земли,
Глаголом жги сердца людей», —
дип өндәгән юллары татарча шушы яңгырашны табар кебек:

«Әй, пәйгамбәр, күтәрел,
                                    чакыр,
Өндә изгелеккә, шулдыр
                             сиңа әмерем,
Диңгезләрне кичеп,
                 җирләр йөреп әйлән,
Хак сүз белән яндыр
               бәндәләрнең бәгърен».

Аллаһы хак сөбхәнәһү вә Тәгалә үзенең мөбарәк «Әррахмәән» исемен йөрткән шәрифендә: «Әррахмәәнә галләмәл Коръән, халәкәл инсәәнә галәмәһөл бәйәән…» —
 
диде. Ягъни, галәмнәрне, мәхлүкатьне вә адәмне юктан бар кылган, рәхим-шәфкать иясе Аллаһы Раббымыз дөнья вә ахирәткә Коръәни-Кәрим белән нур салды. Адәмнәр хакны нахактан (караңгылыкны яктылыктан) аера белсеннәр өчен, — дигән аятьне, әдип:

«Он (Аллах) милосерд:
Он Мухаммаду
Открыл сияющий Коран,
Да притечем и мы ко свету,
И да падет с очей туман», —

«Шәфкатьле Ул: Ул Мөхәммәдкә
Ачты балкып торган Коръән,
Агым судай юнәлик без яктылыкка
Һәм күзләрдән качсын томан», —

дип рухланган, Аллаһы Раббымызны, аның олуг нигъмәте Коръәни-Кәримне, галәмгә рәхмәт өчен, барлык адәмнәргә пәйгамбәр булып килгән рәсул Мөхәммәд галәйһис-сәламне зурлаган Пушкин иҗатына ничек кенә сокланмыйсың да ничек кенә шагыйрь белән горурланмыйсың!
Җәнабел Хак Тәгалә сүрәне дәвам итеп, бишенче аяте белән:

«Әшшәмсе вәл камәрү бихәсбәән», — «кояш, ай (галәмдәге барча җисем) Раббыгыз тарафыннан чикләнгән мәгълүм хисап белән генә йөрерләр», — дип вәхи иңдерде. Мөхтәрәм җәмәгать, карагыз, нинди хикмәт! Чыннан да, кем генә белми вә нинди генә инсан күрми — вакыт вә иксез-чиксез киңлектә ай, кояш, планеталар, галактикалардагы йолдызлар, бихисап җисемнәр һичкайчан берләре икенчеләренә орынмыйлар, берләре икенчеләрен этәрмиләр, узышмыйлар, һичничек тә егылмыйлар. Вакыт вә киңлектә чикләнгән үлчәү илән тәртипләнгән хәрәкәттә йөриләр! Кояш, ай, барча җисемнәрне бар иткән вә бер тәртипле юнәлешкә салган, галәмдә вә үз күчәрләрендә әйләнергә боерган — беркем дә күрә алмый торган бөек тарту, куәт көченең барлыгын — ул куәт көченең галәмнәр хуҗасы Аллаһы Хак сөбхәнәһү вә Тәгалә икәнлеген фәһемләгән Пушкин:

«Земля недвижна — неба своды,
Творец, поддержаны тобой,
Да не падут на сушь и воды
И не подавят нас собой», —
диде.

Олуг әдипнең ошбу мәгънәви шигъри юлларын ана телебездә әйтергә кыюлык табыйк.

«Хәрәкәтсез» Җирне — күкләр
                                     гөмбәзләрен,
Тотып торган Куәт көче — Син иҗатчы,
Әйе, аумас коры җиргә һәм сулары
Таптый алмас безне килсә гарасатлары».

Бу вакытка кадәр үк инде Англиянең бөек галиме физик Исаак Ньютон тарафыннан ачылган «Дөньякүләм тарту кануны» («Закон всемирного тяготения») әдип җөмләсенә дәлил булып тора.
Дөнья малын яуламак өчен адәмнәрне алдап, фәкыйрьләрнең, мескеннәрнең каннарын суырган комсызларга фани дөнья вә кыямәт газапларын вәгъдә иткән Раббымызның фарызларына, вәҗибләренә пәйгамбәребезнең :

«Адәм баласының корсагын туфрактан башка нәрсә тутырмас», дип әйткән хәдисенә итәгать кылып, шагыйрь:

«Торгуя совестью пред бледной нищетою,
Не сыпь своих даров
                            расчетливой рукою:
Щедрота полная угодна небесам.
В день грозного суда,
                        подобно ниве тучной,
О сеятель благополучный,
Сторицею воздаст она твоим трудам», —
дип, рәнҗетелгәннәрне, кимсетелгәннәрне, көчсезләрне яклады. Бу юлларны түбәндәгечә ирекле тәрҗемәдә тыңласак:
 
«Төсен җуйган фәкыйрьлек алдында
         nbsp;                               сатып намус,
Мәкер кулың белән санап,
                  мактап сатма хәрам малың:
Галәмнәрдә барлык юмартлыкка белеп
                              тор син Хуҗаң барын.
Кыямәтнең дәһшәтле бер көнендә,
                                иген тулы басу кебек,
Әй, Раббым, рәхим-шәфкать, иминлекне
                              Син чәчүче, майтаручы,
Һәр бәндәнең хәләл хезмәтенә йөздән
                              артык итеп кайтаручы», —
дигән кәлимәләр комсызларны гафиллектән уятыр да, уйга салыр кебек.
Пәйгамбәр ислам тәгълиматында иң олуг гөнаһларның да олуглары — ялган ант итмәк икәнлеген өммәтенә әйтеп калдырган. Аңа кадәр Аллаһы Раббыл гыйззә, адәмнең ниндидер максатка ирешү өчен ялган ант итү түгел, хәтта дөрес ант итүенең дә еш кына тиешсез, гөнаһ гамәл икәнлеген Коръәни-Кәримдәге «Бәкарә» сүрәсенең 224 нче аятендә әйткән:
«Вәләә тәҗгалүү Аллаһу гурзатән иләй маинкүм ән тәбәррүү вә тәттәкүә вә тәслихүбәиннәси вә Аллаһы сәмигун галим, -ягъни, и мөэминнәр, антыгызны Аллаһыга сылтау кылмагыз! Аллаһы исеме белән ант итмәгез!» — дип фарыз кылды. Ни өчен? Чөнки Аллаһы исеме белән ант иткән иң беренче зат Иблис иде. Коръән тотып ант итү ислам диненә вә шәригатенә иң олуг хыянәт икәнлеген тоемлаган Александр Пушкин:

«Мужайся ж, презирай обман,
Стезею правды добро следуй,
Люби сирот и мой Коран
Дрожащей твари проповедуй», —
ягъни:
«Батыр бул. Калтыранган мәхлукка аңлат, Ялганлыкны тапта, Хак юлдан кыю атла, Ятимнәрне якла нәм Коръәнгә Минем мәхәббәтемне сакла», — дип, ялганчыларга нәфрәтен, фәкыйрьләргә Раббымызның олуг нигъмәте Коръәни-Кәримгә мәхәббәтен белдерә.
А.С. Пушкинның исламга мәхәббәтенең төп сәбәбе Коръән сүрәләрендәге аяти кәлимәләрнең әдәби телдә язылуында вә тәҗвид моңы белән укылуында. Коръәнгә мөкиббән шагыйрь, ихлас күңел белән иҗтиһад кылып, 1824 елда Изге Китапны тәрҗемәдә өйрәнгән.

«В пещере тайной, в день гоненъя,
Читал я сладостный Коран».

«Золым көндә серле мәгарәдә
Бик дәртләнеп, укыдым мин
Татлы Коръән рәхәтләнеп».

Коръән Кәримнең хикмәтле эчтәлегенең тәэсире белән бергә әдипнең иҗатына шәхсән шәҗәрәсе дә бәйле.
Пушкин бабасының атасы (тарихка «Петр I нең гарәбе» булып кергән) Ганнибал мөселман булган. Пушкинның бик тә борынгы әби-бабалары милади 615 нче елда Мәккә кяферлэренең эзәрлекләүләреннән Эфиопиягә күчкән мөселманнар булырга мөмкин. Ибраһим Ганнибал Эфиопиянең Лагона шәһәрендә туган. 10 яшьлек Ибраһимны Россиянең илчесе, Төркиядә сатып алып, Петр патшага бүләк иткән. Аңа Ибраһим (Абрам) Петрович Ганнибал исемен Петр I биргән. Ганнибаллар буыны Псковтан ерак түгел Петровское авылында яшәгән.

«В деревне, где Петра творец,
Царей, цариц любимый раб

Скрывался прадед мой арап».

«Петр төзегән авылда,
Патша, бикәләрнең сөйгән колы,
Еракларга яшеренгән минем
Бабамның да бабасы — гарәп улы».

Бүген без, иманлы бәндәләр, Коръәни-Кәрим белән сугарылган Александр Пушкин иҗатыннан илһам алабыз. Коръән шәрифнең бихисап күп аять-кәлимәләрен шигъри ысул белән тәфсир кылган әдипкә галәмнәр хуҗасы Аллаһы хак сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхмәтен, гафу-мәгъфирәтен сорыйбыз.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>

 

  Эчтәлек

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения >>>

А. Пушкин. «Пророк». «Пәйгамбәр»

А. Пушкин. «Подражания Корану»

«Коръән аятьләренә охшатулар» >>>

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре >>>

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр >>>

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте >>>

Тукай һәм хәзрәтләр >>>

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы? >>>

Об авторе >>>

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан >>>

Литература >>>



{mospagebreak}

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре


Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов
                      әгәр булса кояш,
Ай кеби, нурны алардан
                 икътибас иткән бу баш.

                                                           Г. Тукай

 

Габдулла Тукайның исламга мөнәсәбәте


Туган тел

И туган тел, и матур тел,
              әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син,
                       туган тел, аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм
                     бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм
                      хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта
              ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган
             шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел, синдә булган
                 иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем нәм
                 әткәм-әнкәмне, Ходам!

Мөхтәрәм Тукаебызның иҗаты буыннарга мирас булып, калебләремезне тетрәндергеч афәт, каршылыклы замана еллары аша безгә дә килеп җитте. Бүген җир йөзендә яшәгән әһле ислам вә башка диндә торган Раббымызның һәр бәндәсе Тукайга үзенең итагате илән ихтирам хисләрен багышлый.
Вәхшилек елларында «дин ул халыклар агуы» дигән хорафат, афәт булып халыклар башына төшкән заманда, 30 меңгә якын дин әһеле Соха тайгаларында, Воркута шахталарында, Балтыйк — Ак диңгез каналларында газапланып үтерелгән вакытта, дистәләгән «тукайчылар» газиз шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшерделәр. Тукайдан башта «демократ»,  аннан «социалист», соңрак имансыз бер «атеист» ясарга омтылып, гәҗит, журнал битләрен нинди генә мәкаләләр белән тутырмадылар. Заман вә түрәләргә ошарга ашкынган «фәнниләрдән» кемнәр генә юка брошюралар, калын китаплар язып, кемнәр генә зур дәрәҗәләр алып, кемнәр генә «атказанмады»?!
«Дини изү белән Тукай көрәш алып барды…», «дини коллыктан саклап торырга маташкан төркемнәрнең тамырын корытырга өндәде Тукай», — дип яздылар берәүләре. «Динчелек, милләтчелек реакциясен», — …«татар җәмгыятен патриархаль феодаль йомыклыкта түндереп, дини йолалар белән каплап, буып торган явыз көчләрне аяусыз фаш итәргә, кырып ташларга чакырды Тукай», — дип яздылар калганнары. Менә кайда ул утыз меңләгән дин әһелләренең: мөгаллим-хәлфәләренең, мөдәррис-муллаларының, имам-хатыйбларының үтерелүләренең, кырып ташлануларының, явызлыкны яклауның идеологик нигезләмәләре!
Бүген, ул хорафат идеология чүплеккә ташланганда, ниһаять, газиз Тукаебызның иҗаты турында дөреслекне әйтер заман килеп җитте.
Тукай ислам динен «тамырыннан корытырга» түгел, «дин әһелләрен кырып ташларга» түгел, ә киресенчә, ислам динен, муллаларны якларга чакырды. Үзенең «Дусларга бер сүз» дигән шигырендә әдип:

«Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,
Дин эшендә башчы итик без аларны…
Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тәрәкъкыйныц күкләренә очмагына;
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына
Кулдан тотып җитәклиләр, белең, имди», — дип язды.
Дөнья тарихында Гете, һейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтовлар Коръән-Кәрим аятьләрен шигъри юлларга салдылар. Пушкин үзенең 9 шигырендә Коръәннең 75 аятен тәфсир кылды. Алар кебек үк, мөхтәрәм Тукаебыз да үз иҗатында бихисап мәртәбәләр Раббымызның олуг нигъмәте Коръән-Кәримгә мөрәҗәгать итә. Бу җөмләдән газиз Габдулла Тукаебызның иҗаты Аллаһу Раббымызның олуг нигъмәте Коръән белән сугарылган дисәк тә нахак булмас. «Дусларга бер сүз», «Тәәссер», «Китап», «Таян Аллага», «Туган тел», «Шиһап хәзрәт», «Кыйтга», «Васыятем», башка бихисап шигырьләре барлык иманлы кешеләргә дәлил булып тора.
Кадер киче якынлашкан мизгелдә Коръәннең «Кадер» исемен йөрткән 97 нче сүрәсен Тукаебызның шигъри ысул белән тәфсир кылуы барчабызны да гафиллектән уята да уйга сала.
Галәмнәр хуҗасы Аллаһу Раббымызның мөбарәк сүрәсендәге:

«Иннәәә әңзәлнәэһү фии Ләйләтил кадр», — ягъни, без Коръәнне чынлыкта Кадер кичәсендә иңдердек, — дигән сүзләрне Тукай:

Бу Кадер кич, елда бер кич, барча
                                 кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич
                    мөэмин күңелләр көзгесе, —
дип тәфсир итә.

«Вамәәә әдэрәәкә мәә Ләйләтүл кадр», — Кадер Раббыгыз каршында иң шәрәфәтле кичәдер, — дигән Аллаһыбыз сүзен Тукай:

Сафланыр ул, пакъләнер,
              бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә
               күк капусы шәүләсе, —
дип яза.


«Ләйләтүлкадри хайром мин әлфи-шәһр», — ул бер кичә үзе мең айдан да изгерәк, — дигән Аллаһу Хак Тәгаләнең сүзе Тукайда:

Шул капугдан күндерербез
                   Тәңребезгә бер теләк:
Бер Кадер киче Тәңре каршында
                   мең айдан да изгерәк.

Нәрсә соң ул мең ай? Мең ай ул 83 ел да 4 ай дигән сүз. Ягъни, бер бәндә үзенең яшәешенең хәерле дәвамында тормышның бер генә дә мәшәкатенә бүленмичә, бертуктаусыз изге гамәл кылса, бу вакыт бер Кадер кичендә кылган изгелеккә бәрабәр.
«Кадер» сүрәсенең мөбарәк 4 нче аятен:

«Тәнәззәлүл мәләәэикәтү вәррүхү фии-һәә биидни Раббиһим мин күлли әмр», — Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр күктән Җир йөзенә Раббымызның әмере белән, — дигән кәлимәсен исебезгә төшерик тә, уйлап алыйк. Дин исламда үлем дигән төшенчә булса да, ул шартлыча. «Үлдең дә беттең» түгел. Асылда «үлем юк». Ә нәрсә бар? Вафат булу бар. Вафат булу — ул тәннән җанның аерылуы. Җан-рухтан аерылган тән гүргә иңдерелә. Тәннән аерылган җан Раббымызның рәхмәтендә галәмгә «җаннар дөньясы»на күтәрелә. Бу фикердән — тән фани-вакытлыча, ә җан бакый-мәңгелек булып чыга.
Җан (рух) вә фәрештәләр галәмнән — «җаннар дөньясы»ннан Җиргә кайтырлар шунда, кайда аларның фани дөньяда вакытлыча яшәгән исән туганнары Кадер кичендә җыелырлар: Өзкөруллаһә зикран кәсиирә, ягъни Аллаһуны олуглап зикер кылырлар. Коръән укырлар. Намазларын, барлык фарыз вәҗибләрен үтәрләр. Аллаһудан ярдәм сорап, ярлыкау өмет итеп, әрвахларын искә алып, арыган кулларын догага күтәрерләр.
Менә шунда Раббымызның әмере белән фәрештәләр вә рухлар иңәр. Ошбу аятьләрнең хаклыгына җан-тән инанган Тукай:

Йон, мамыктай әйләнер җирдә
                                            бу кич әрвах вә рух*

һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер
                                            меңнәр груһ,-
(*Әрвах вә рух — вафат булган кешеләрнең җаннары).
дигән шигъри юллар белән Аллаһ кәлимәләрен мәгънәви тәфсиргә салды.
Җәннабел Хак Сүбһәнәһү вә Тәгалә «Ниса» сүрәсендә:
«Иннәллидинә йәкүлүнә әмьүәләл -йәтәмә зульмән иннәмә йәкүлүнә фии бүтуниһим нәра», — ягъни, золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә карыннарына ут ашарлар, дип залимнәрне кисәтте. Раббымыз тарафыннан Коръән белән тәсдыйкъ ителгән дүрт төрле сәдака бар: зәкят, гошер, фитыр, фидия. Бу сәдакалар — тәгамүммискин. Ягъни, мескеннәр, фәкыйрьләр, тол-ятимнәр хакы булган, үтәү өчен катгый боерылган фарыз, вәҗиб сәдакалар. Аларны тол-ятим, зәгыйфь булмаган кешегә (муллага, абыстайга, мәчеткә) бирү зур гөнаһ, исламга хыянәт икәнлегенә җан-тән рәнҗеш илән хурланган Тукай:
Ул мәләикләр* җыярлар,
                      тол-ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең
                       аһын, каргышларын, —
(*мәләикләр — фәрештәләр)
дип, әүвәлге һәм бүгенге өммәтнең дини, иҗтимагый, сәяси вә икътисадый мәнфәгатьләрен кайгыртмаучы, дөнья малын ау-ламакка омтылган комсыз «ачкүзләргә» нәфрәтен белдерә.
Галәмнәр Хуҗасы Аллаһу Раббуль гыйззә мөбарәк «Кадер» сүрәсенең соңгы йомгаклау, аятендә:

«Сәләмүм һииә хәттә мәтъләгыйль фәҗръ», — ягъни, Кадер кичендә изге гамәл кылган мөэминнәргә фәрештәләр иминлек теләп Аллаһудан сәлам укырлар, дигән кәлимәләрне Мөхәммәдгариф хәзрәтнең газиз угълы Габдуллаҗан Тукаев шигъри калыпка салды да:

Таң сызылганчы йөрерләр,
                  әйтмичә һичбер каләм,
Тик диярләр: «Барча мөэмин,
                   мөселманга сәлам! —
дип, «Кадер кич» дип исемләнгән, мөселман-әһле ислам өчен «бәһа җитмәс кыйбат булган» әсәрен иҗат итте.
Коръән-Кәримне иркен, тулы иттереп мәгънәви шигырьгә салган шагыйрьнең тәфсиле һәр иманлы кешегә дәрес, үгет-нәсыйхәт булып торуына без ихлас күңелдән горурланабыз. Шуңа күрә дә без Раб-бымызның барлыгына, берлегенә, Аның олуг нигъмәте Коръән-Кәримгә, Аллаһымызның фарыз, вәҗибләренә ышанабыз. Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәтенә ияреп, тормышыбызда бәндәчелек белән булган хата вә гөнаһларыбызны Рамазан шәрифнең мөкатдәс Кадер кичәсендә вә аның хәерле дәвамында төзәтергә ашыгабыз.
Шулай булуга карамастан, аерым зыялылар арасында әле бүген дә Тукайның ислам диненә карата мөнәсәбәте бихисап бәхәсләр тудыра. Коммунистик тәгълимат белән сугарылган зыялыларыбыз арасында, ни кызганыч, Тукай «динсез, имансыз» булган, дип, шагыйрьне атеистлаштырырга омтылучылар да бар иде.
Әйтерсең лә, Тукай бу затларның фикерләрен үз заманында ук белгән һәм үзенең «Тәәссер» дип аталган шигырен язып, Раббымызның «Бәни Исраил» исемен йөрткән мөбарәк аятенә бинәэн булып, киләчәктә шөбһәләнүчеләргә әманәт әйтеп калдырган.

«Вә нүнәззилү минәл Коръәни мәә һүә шифааа вә рәхмәтүллил мөэминиин», ягъни, без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, дигән Хак Тәгалә кәлимәсен газиз Тукай мәгънәви тәфсир кылган:

Гомернең иң читен, җайсыз,
                    уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә
                      кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән
                      гаҗаиб сүрә Коръәннән, —
Газаплар мәгънәви бер кул илән
                              алынадыр җаннан.
Оча дилдән* бөтен шик-шөбһәләр,
                     һәм мин җылый башлыйм:
Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә
                            энҗели башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңлем;
              тукыйм иман, булам мөэмин.
Килә рәхәт, җиңеллекләр,
               хәлас булам** авыр йөкдин.
Ходайя! Син тыйган эшләр тәмам
                    әкътаг вә әбтәр***, дим;
Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе Хак!
Аллаһеәкбәр!» — дим.


* Дилдән — күңелдән.
** Хәлас булам — азат булам.
*** Әкътагъ вә әбтәр — кирәксез һәм яраксыз.


Бу юлларны укыгач, Тукайны динсезлектә гаепләргә кем генә кыюлык табар икән?!

Шул ук вакытта, сабыйлык елларыннан башлап, вафатына кадәр әдипнең гомере вә иҗаты фаҗигале, каршылыклы кичерешләр белән сугарылган. Бу кичерешләр ислам диненә вә аның шәригатенә каршы атеист булудан түгел, ә явыз ният илән дөнья малын ауламак өчен гамәлдә-хәрамда саташкан «кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!» кебек «сорыкортларга» каршы булудан гыйбарәт иде.
Менә шушы хорафат ислам алгарышына афәт булып киләчәген моннан 14 гасыр әүвәл фәһемләгән Раббымызның хәбибе Мөхәммәд саллалаһу галәйһис-салату вәссәлам үзенең мөбарәк хәдисендә:

«Өммәтем өчен, Дәҗҗалдан бигрәк, азгын имамнар куркынычлырак», — дип өммәтенә әманәт әйтеп калдырды. «Дәҗҗалны азмы-күпме һәркем белергә вә аның яманлыгыннан сакланырга мөмкин, әмма вә ышанычлы, диндар вә тәкъва исем белән йөрүче явыз имамнарның хакыйкатьләрен тану күп кешеләр өчен мөмкин түгел. Шул сәбәптән боларның өммәт өчен булган зарарлары Дәҗҗал зарарыннан күп мәртәбә артык булуында шөбһә юк» (Риза Фәхретдин).
«Әгәр ислам дине үзенең әһеле кулына керсә, аның иярченнәре иң бәхетле адәмнәр булачак, әһеле кулында булмау бу дин өчен бәла булса, надан шәехләр белән инсафсыз муллаларның бу дингә үзләрен башлык хисап итүләре икенче бәладер. Чөнки бу адәмнәр, үзләрен дин башлыклары дип зан итүләре сәбәпле, ислам динен үзләренең шәхси милекләре рәвешендә тоталар, ачулары килгән вә үзләренә илтифат итмәгән адәмнәрне Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтеннән сөрәләр вә көферлектә гаеплиләр. Бу дин башлыкларының үзләренә карата яхшы фикерләре гаҗәптер. Үзләрен бик галим вә олуг адәмнәр санап, башкаларны түбән күрәләр. Берәр кеше аять вә хәдискә мәгънә бирсә, аның башына кыямәт кубарганнары хәлдә, үз файдалары вә шәхси мәнфәгатьләре өчен аятьләрне, хәдисләрне теләсәләр ничек тәфсир кылалар. Зиһеннәре чуалчык, фикерләре тар булганлыктан, үзләренә мәгълүм булмаган вә аңнары җитмәгән нәрсәләрне динсезлеккә нисбәт бирәләр» (Әхмәд ибн Хәнбәл).
«…Адаштыручы имамнар» шул рәвешчә булалар: бөтен ниятләре халыклар белән җитәкчелек итү, шәригатькә муафыйкъ булмаган юллар белән мал җыю, тышкы күренеш вә күз буяулар белән халыклардан хакыйкый динне яшереп тору, байлар белән фәкыйрьләрне бәрабәр күрмәү, дин башлыгы булуны үзләренең дөньяви максатларына чара итү…» (Риза Фәхретдин).
Г. Тукай заманында гына түгел, бүген дә үз-үзен «ишан» санап өйдән-өйгә йөргән, дәүләт-мәмләкәтләрне гизгән, бик тә кыю, вә ләкин бик тә надан вә комсыз, баш миенең бер ярымшарында «джип», икенчесендә «коттедж» утырган руханилар, ни кызганыч, Казан урамнарында гына түгел, мәчетләрендә дә күренгәли. Моннан бер гасыр әүвәл, әйтерсең лә, бу затларның XXI йөзнең башында булачакларын Тукай сизгән. Менә шул «муллалар»га ачулы пафос белән:
«Күңелдә утлары сүнгән, вә вөҗдан майга капланган: «Әгүзе», дип кенә төшмәс, муенга шайтан атланган. Менә шул чаклы ялкау, шундый хайваннар да руханый! Түбәнлек бу, кабул итмәс үзенә изге рух аны!» — дип шагыйрь катгый тәнкыйден белдерә. Ни өчен? Чөнки бүген Җир йөзендә яшәгән, сан ягыннан миллиард ярымга җиткән, ислами тәгълиматның хаклыгына итагать кылган бәндә «дин эшендә башчы» булган түрәне гаделлек белән сугарылган, бөтен изгелекләрне үзенә җыйган, һәрьяклап төгәл булган камил, галим, әүлия дәрәҗәсендә күзаллый. Ә чынлыкта бу затның камил түгеллеген үзе күргәч, ышанычы югала, кайгы-хәсрәткә уралган күңеле юаныч таба алмый, миһере өзелә. Мөнбәрдә утырган «кибән чалма, кибән баш»тан, мәчеттән бәгырь киселә.
Бүгенге вәзгыятьтә Русиядә вә газиз Татарстаныбызда мөселманнарның мәчетләргә йөрмәвенең сәбәбен аларның исламнан бизүеннән түгел, ә мөәзин, мулла, имам хәзрәт абруеның халык алдында бик тә түбән булуыннан эзләргә кирәк. Бу абруйны күтәрү ниятендә изге, гадел чаралар үткәрү вә шәригать кануннарының тайпылышсыз тормышка ашырылуына җан-тән иҗтиһат кылу иң зарури гамәл икәнлеге көн кебек ачык.
Милләткә, ата-анага, нәсел-нәсәбәгә хаклыкка баруда тугры булып, планета-Җирдә тереклек кылган бер генә җан иясен дә рәнҗетмичә яшәү — ул Аллаһ Раббымызның бәндәгә үтәү өчен боерылган әманәте икәнлегенә Тукай үз иҗатының һәр җөмләсе белән басым ясый. Җәнабел Хак Сүбһәнәһү вә Тәгалә мөбарәк «Әгъраф» сүрәсе белән:
«…фәз-күрууу әлләәәәллаһи вә ләә тәгьсәү фил-әрдый мөфсидин», ягъни, Җир йөзендә Без тереклек кылганнан соң көферлекләр кылып, хыянәтләр белән бозыклык кылмагыз, — дип бәндәгә боера. Димәк, милләтнең йөзенә кызыллык китермә. Шул милләттән әһле ислам-мөселман булган атаң-анаң, нәсел-нәсәбең белән горурлан. Халкыбызның «татар» этнонимы булып тупланганлыгына ихлас горурлык белән сугарылган Тукай:

Күңелем белән сөям
               бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын
                               татарның,
Татар бәхете өчен мин
                       җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә
                     чын татармын, —
дип яза Тукай «татарлыгы» — ул чын демократик милләтчелек. Шагыйрь иҗатыннан шовинистлыкның мыскалын эзләсәң дә, таба алмыйсың. «Милләтне күтәрү» өндәмәсе — ул глобаль таләп. «Гомум халыкны күтәрү» төшенчәсе — ул утопия. Бер милләттән торган татар халкы үзенең гореф-гадәте, аңы, аһәңе, рухи халәте, дөньяга карашы — идеологиясе төрле булу сәбәпле, изгелеккә бөтен татарны бер мәлдә күтәрү мөмкин түгел. Милләтне күтәрергә
телибез икән, татарның аң-әхлак ягыннан алдынгы улларын, кызларын, дин вә фән бергәлегендә прогрессив фикер ияләрен җитештерү, үстерү, күтәрү өчен ихлас тырышу зарур.
Бу — газиз Тукаебызның безгә әйтеп калдырган мөкатдәс әманәтедер.
Милләт вә дин өчен афәт булып килгән, бүген халыкка «муллалар сугышы» атамасы белән кереп барган «татарлык»тан ваз кичүнең ни дәрәҗәдә кирәклеген моннан йөз ел әүвәл фәһемләгән Тукай, үзенең «Хәзерге хәлебезгә карата», — дигән әсәре белән:

«Көнчелек, үчлек белән тулган
                                       татарлык,
Төяп илтеп, Мәкәрҗәдә сатарлык», —

дип ачынып, әйтерсең лә, бүгенге татар рухани затка әйтеп калдырган. Руханиларга гынамы соң! Аларга гына түгел. Юк. «Татарлык»та үчлек, хөсетлек баткагында берләре икенчеләрен еллар буе җәфалау нәфесеннән туймаган, «түрәлектә көн күргән», рухи вә физик яктан исергән кайбер «бәгъзе зыялыларыбыз»ны, Пәйгамбәребезнең мөбарәк сөннәтенә:

«Бер кеше адәмнәрдән оялмаса, Аллаһудан да оялмас», — дигән хәдисенә таянып, шагыйрь:

«Татар халкы арасында хисапсыз
                                   күп зыялылар,
Сирәк ләкин, дөрес әйтсәм, кешелекле
                                           хәялылар.
Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда
                                   бер дә алданма:
«Оялгандыр», — димә яңлыш,
                         «җибәргәндер», — дисәң, әүля. —
кәлимәләре белән аяусыз тәнкыйтьләп бу затлардан көлә кебек. Милләтнең дини вә рухи алгарышына «татарлык»ның аяныч хәвеф булып җәелүенә Тукай борчыла.
Бу «авыру» күренешләрне тәнкыйтьләп кенә чикләнми.
Туган халкының рухи-әхлакый яктан сау-сәламәт яшәешен, мөселманның ислами вә фәнни алгарышын кайгырта.

«Мөселман шул булыр — аның теленнән, вә кулыннан адәмнәр сәламәт булырлар», — диде Пәйгамбәр. Мөселманлыгы төгәл булган кеше җир йөзендә яшәгән бер генә дә булса җан иясенә җәбер, золым вә җәфа кылмас. Бер генә дә инсанны рәнҗетмәс.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>


  Эчтәлек

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения >>>

А. Пушкин. «Пророк». «Пәйгамбәр»

А. Пушкин. «Подражания Корану»

«Коръән аятьләренә охшатулар» >>>

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре >>>

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр >>>

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте >>>

Тукай һәм хәзрәтләр >>>

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы? >>>

Об авторе >>>

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан >>>

Литература >>>



{mospagebreak}
  

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре


Кешелек дөньясының яшәеше, бәндәләр бозылып, яшәеш үзе афәткә килгәндә, җан вә акыл ияләрен җаһиллектән коткару ниятендә Аллаһ Раббуль гыйззә Үзенең мөбарәк сүрәләре белән инсаннарга ант итеп мөрәҗәгать кыла. Бу җөмләдән «Гасыр» һәм «Тин» сүрәләренең мөбарәк аятьләрендә Раббымыз, ант итеп әйтәмен гасырлар белән, йөз еллар белән, көннең икенче күләме — икенде намазы фарызы белән, бәндәләрнең дөньялыклары, ахирәтлекләре хәл кылына торган вакыт белән ант әйтәмен, ди. Ә инде Коръән-Кәримнең «Тин» сүрәсендәге: «Ант итеп әйтәмен инҗир вә зәйтүн агачы белән, Синайда-гы Тур тавы белән», — дигән кәлимәләрен фәһемләсәк, бу сүзләр хәләлне — хәрамнан, хакны нахактан аера белеп, явызлыкны җиңүгә, изгелеккә баруга Хак Тәгаләнең инсаннарга әманәте икәнлеге күренеп тора:

«Ләкаде халәканәл — иңсәәнә фии әхсәни тәкавиим». «Без чынында кешене иң күркәм зат итеп дөньяга китердек». Аллаһ хозурында иң кадерле зат адәм булды. Шулай булуга карамастан, «Тин» сүрәсен дәвам итеп, Раббымыз:

«Сүммә радәденәһү эсфәлә сәфилиин»,
ягъни, арагызда булган имансызларны, залимнәрне, көчсезләр, ятимнәр, мескеннәр, фәкыйрьләр хакын ашаганнарны, угрыларны җәһәннәмнең иң түбәненә ыргытырмын, ди. Тик шул даим бәндәләр генә кайсылары,
 

«Илләлләдиинә әәмәнү вә гәмилүс саалихәти фәләһүм әҗерун гайрү мәмнүүн», ягъни, иман китереп, изге гамәлләр кылсалар, сүз, куәт, хәрәкәт илән вакыт вә киңлектә бер генә дә булса җан иясен рәнҗетмичә, берләре икенчеләрен юатышсалар, аларга фани дөнья вә ахирәттә бетмәс-төкәнмәс әҗер-саваплар булыр, дип Раббымыз ант итеп «Тин» сүрәсе белән вәгъдә кыла.
Бу сүрә иңгәннән соң 10 гасыр вакыт үтеп китте. Урта гасырлар килеп җитте. Ошбу заман феодаль кануннар хөкем сөргәндә, гаять зур каршылыклар белән сугарылган социаль шартларда, Коръән аятьләренең хаклыгына җан-тән инанган, Коръән прозасын беренчеләрдән шигъри ысул белән тәфсир кылган әдип Мөхәммәдьяр була. Шагыйрь:

Кешелекле булсын кеше дигәнең,
Игелекле-галим, гади дигәнең.
Файда китер һәркемгә син гәүнэр күк,
Йә диңгезнең төбендәге җәүһәр күк! —

дип инсаннарны тәкъвалыкка өнди.
Мөхәммәдьярга алмаш булып килгән газиз Тукай, XX йөз башында, кешенең эчке дөньясына Коръән аша үтеп, «Сәрләүхәсез» дип аталган әсәрендә:

Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы,
Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры;
Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә
Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы, —
дип яза.
Тукайның тәкъвалык иҗатын ислами баскычтан фикерләгәндә, әдипнең Коръән аятьләренең һәр кәлимәсенә мөкиббән булганына, биниһая күп сүрәләрнең мәгънәви тәфсирен күңелдән белгәнлегенә, ятим, зәгыйфьләрнең, һәр мизгелдә явызлар золымы илән рәнҗетелгәннәрнең — түбән сыйныфларның авыр хәлләрен шагыйрьнең калеб аша кичерүенә таң каласың!

Мискин адәм! Тыштан уйный,
                                      тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә.
Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел,
Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!
 
Әйтерсең лә, әдип моннан йөз ел элек бу юлларны хәзерге заман вәзгыятендә хөкем сөргән аерым затларга нәсыйхәт кылган Бүген башына хәсрәт төшкән бер сырхау, авыру сәбәпле фәкыйрьлеккә дучар булган мискин, үзенә матди вә рухи ярдәм итә алырлык бер бай затка мөрәҗәгать итсә, аннан: «Это не моя, а твоя проблема», — дигән җавап ала. Кешенең кайгы-хәсрәтенә, шатлыгы-сәгадәтенә битараф, бәндә рәнҗетелешенә ваемсыз булган зат кеше түгел, «дебил» була. Шуның өчен дә инде Тукай: «һич кайгысыз кеше булса -адәм түгел!» — дип хәсрәттә янган мескенне юата, төшенкелеккә түгел, горурлыкка чакыра.

Баш имә — зур син — бу әдна
                           җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! Бик кирәксә
                            баш исен дөнья сиңа!..
Тукайның дини иҗаты ул бөек гуманизм, кешелеклелек идеясе белән сугарылган Коръән аятьләренең гармониясе -аһәңдәшлеге. Тукай әсәрләрендә бәндәнең тәкәбберлегенең, масаюының мыскалы да юк. Ә нәрсә бар? Аллаһуның колы — мөселман булганы өчен куаныч вә сөенечтә сугарылган горурлыгы бар!
«Ий, адәм, мин сине иман әһле итеп дөньяга китердем», — ди Раббымыз. Аның рәхмәте илән дөньяга анадан тума бала, сабыйның әтисе, әнисе вә алгы буыннары кайсы гына милләткә карамасын, нинди генә телдә сөйләшмәсен (японмы, кытаймы, американмы, гарәпме, яһүдме, урысмы, татармы), бала гөнаһсыз иман әһле булып дөньяга килә.

Пакь җаның һәм пакь тәнең —
                барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың,
                йөзләрең ап-ак синең, —
дип әдип, галәмнәрне, барлык тереклек дөньясын вә адәмне юктан бар кылган Аллаһу Раббымызның хаклыгын, баланың анадан тума сафлыгын, гөнаһсызлыгын тәсдыйкъ итә. Адәм өчен фани (вакытлыча) дөньяның киңлегендә, Раббымызның рәхмәте — бала бәгърендә иман нуры саклану сәбәпле, кеше гомер буе шәфкатьле, сәгадәтле була. Бу җөмләдән шагыйрьнең «Бәхетле бала» дигән шигыре искә төшә:

Бәхетле шул баладыр…
Кешеләргә итеп шәфкать,
                    үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми,
                        егылганнарга кул бирсә.

Тукай иҗатына Коръән аша үрмәләгән кәлимәләрнең һәркайсы халыкларны борчыган бихисап сорауларга җавап бирә. Изгелек — Аллаһыдан. Явызлык — иблистән! Әүвәл һәм бүген дә бәндәчелек дөньясында хөкем сөргән явызлыкларның, ата-ана вә баланың имансызлануының сәбәбен Тукай шул чорның золым, вәхшилек чолганышында булган залимнәр йогынтысыннан күрә. Рәсүлүллаһның нәсыйхәтенә:
«Золым итүчелек — Кыямәт көнендә караңгылык (катылык) күрүгә сәбәптер», — дигән хәдисенә мөкиббән Тукай:

«Һай, боларны бер дә сүкмәс,
                     бер дә рәнҗетмәс идем!
Нишлим инде, чарасызмын, —
                   тел тидерткән дөньядыр», —

дип сатирик кәлимә белән тормышта булган кире күренешләргә, гаделсезлеккә миһере киселеп өзгәләнә.

Булды юлда киртәләр,
                     эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне,
                      өстеннәрне яклый алмадым, —
дип нәфрәтләнә.
                                                       («Кыйтга»).

Шул ук вакытта Тукай галәмнәрне, адәмнәрне юктан бар кылган, «Галәмгә Коръән-Кәрим белән нур салган» Аллаһу Хак Сүбхәнәһү вә Тәгалә тарафыннан үзенә бирелгән илһам нигъмәтен инсаннар йөрәгенә җиткерү ниятендә беркемнән дә курыкмый…

Яза күрмә, җитәр, артык, Тукаев,
                             вострок бар бит;
Куярлар астырып дарга,
                    ятып тор бер дә кузгалмый.

Язам, юк, туктамыйм мин һич,
                     алардан бер дә кот чыкмай;
Нидәндер җаннарым бу куркулардан
                           бер дә сызланмай.
                                       («Сорыкортларга»).

Тукай чорында Мәккәгә хаҗ юллары ачыла. Еллар үткән саен изге ният белән хаҗга барган хак хаҗилар арасында аерым «Сорыкортларның» да саны ишәя. Халык теленә «бәдәлчеләр» исеме белән кергән («кеше өчен хаҗ кылучылар») хаҗиларга ияреп Мәккәгә бара. Бу «фәкыйрьләр» Коръән иңгән җирдән балчык-туфрак кисәкчекләрен, вак таш ватыкларын Казанга алып кайтып, изге итеп акчага саталар. Өшкеренү, төшкеренү, бөтиләр язу, тарату белән шөгыльләнәләр. Халык җыеннарында озын-озын догалар укыйлар. Надан халыкны алдалап-юмалап акча җыялар.
Бу ач күзләргә:

Бәдәлчеләр, мәккәчеләр йөри
                        Казан шаулатып;
Бер сөяккә унлап эт бар,
                     чәйнәшәләр даулашып. — дигән Тукай, бүген, мискиннәр хисабына дистәләр мәртәбә хаҗга барып, сату-алуны кәсеп иткән бәдәлче «Казанский абыстайга» нәрсә әйтер идеме икән?!

(Дәвамы киләсе биттә) >>>


 Эчтәлек

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения >>>

А. Пушкин. «Пророк». «Пәйгамбәр»

А. Пушкин. «Подражания Корану»

«Коръән аятьләренә охшатулар» >>>

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре >>>

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр >>>

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте >>>

Тукай һәм хәзрәтләр >>>

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы? >>>

Об авторе >>>

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан >>>

Литература >>>



{mospagebreak}

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр


Габдулла Тукай иҗатында Коръән-Кәрим аяти кәлимәләренең аһәңдәшлеге, аерылмас талның тамырлары кебек уралып, хәтфә каеннарның ботаклары сыман берләре икенчеләренә береккән, дип әйтсәк тә, бу бәяләмә хак булыр. Шагыйрь иҗатында Коръән-Кәримдә бәян ителгән пәйгамбәрләр турындагы вакыйгалар да берләре икенчеләренә табигый уралып бара.

«Үә мәә әрсәлнэ мир-расүлин иллә би-лисәни каумаһи ли-йүбәййинә ләһүм»,
ягъни, без «Пәйгамбәрләрне һәр заманда үз кавемнәреннән җибәрдек, шәригать хөкемнәрен үз телләрендә бәян итсеннәр өчен», — ди Раббымыз.
Дөнья яралтылганнан бирле, Адәм га-ләйһис-сәламнән башлап, Җир йөзенә 25 пәйгамбәр килгән, һәр кавемгә, һәр халыкка үз телләрендә шәригать хөкемнәрен җиткерү өчен, Хак Сүбхәнәһү вә Тәгалә Адәмгә — 10, Шиска — 50, Идрискә — 30, Ибраһимга — 10 сәхифә иңдерә. Давыд га-ләйһис-сәламгә — Зәбүр, Мусага — Тәүрат, Гайсәгә — Инҗил, Мөхәммәд саллаллаһу галәйһис-сәламгә Коръән иңдерелә.
Коръән Кәрим белән тәсдыйк ителгән 25 пәйгамбәрдән бсы Җир йөзендә әле милләтләр барлыкка килгәнче яшәгән халыкларны Исламга — Аллаһуның берлегенә өндәү өчен җибәрелә. 2се — Исмәгыйль вә Мөхәммәд гарәп милләтеннән, 17се милләтләре буенча яһүдләр булып, диннәре -ислам. Мөхәммәд саллаллаһу галәйһис-сәлам үзенә кадәр килгән 24 пәйгамбәрдән аерыламы? Аерма нәрсәдә? Әүвәлге пәйгамбәрләр аерым кавемнәргә, халыкларга, милләтләргә җибәрелә. Ә Мөхәммәд мил Мостафа саллаллаһу галәйһис-салату вәссәлам Җир йөзенә нур булып, барлык адәмнәргә пәйгамбәр итеп күндерелгән Ахырзаман рәсүле.

«Уә мәәә әръсәлнәәкә илләә рахмәтәл-лиль гъаләмин». «Ий, Мөхэммэд, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен, Җир йөзенә пәйгамбәр итеп җибәрдек». Мөхәммәдиең вафатыннан соң 14 гасыр үтте. Шул вакыт эчендә пәйгамбәрләргә генә хас бер генә дә могҗиза булмады. Бер генә дә пәйгамбәр килмәде. Килми. Килмәячәк! Ошбу хакыйкатькә тугры Тукай «Могҗиза»да:

Пәйгамбәрнең вафатыннан соң
                              асла могҗиза булмас:
Ярылмас ай икегә, нәм кара таштан
                                 дөя тугъмас, —
дип, пәйгамбәрләргә генә хас булган хак могҗизага ышанмаган кяферләрне юмор белән гыйбарәләде.
Аллаһу Хак Сүбхәнәһү вә Тәгалә, бәндәләрне һидаяткә-исламга өндәү өчен, Үзе җибәргән пәйгамбәрләренә могҗиза кылу сәләтен биргән. Могҗиза — ул пәйгамбәрләрдән башка беркем дә булдыра алмый торган гамәл, эш һәр могҗизаның асылташы булып мәгънә тора. Мәгънәдән башка бернинди дә могҗиза юк. Әгәр дә бәндә, пәйгамбәрләргә хас булган мәгънәви могҗизаларга түгел, сихерчеләргә, экстрасенсларга, ырымчыларга, багучыларга, күрәзәчеләргә, йолдызнамәләргә һәм шуңа охшаш хорафат хисси тойгыларга бирелсә, ошбу адәм «…шайтан гамәлен кылучыдыр»

Мәгънәви могҗизаны бик үткен, зиһенле, сәламәт акыллы, саф фикерле кешеләр генә аңлый ала. Мөхәммәдкә (г.с.) хас булган киң холык, һиммәтлелек, хак гамәл, һәр эштә ихлас тугрылык, камиллек — болар барысы да мәгънәви могҗизалар. Пәйгамбәргә Аллаһыбыздан бирелгән иң олуг нигъмәт — Илаһи Китап — Коръән-Кәрим! Аннан кала могҗизаларның да могҗизасы — Мигьраҗ.
Раббымыз:
 
«Сүбхәәнәәл-ләдиии әсра би-габдиһи ләйләмминәл — мәсҗидил-Хәрами иләл-мәсҗидил Әкса», ягъни, Үзенең колы Мөхәммәдие Мәккәдәге «Эл Хәрам мәчетеннән, Иерусалимдагы Эл Әкса мәчетенә йөретеп кайтаручы Раббыгызның хаклыгына мактауларыгыз булсын», — ди.
Бу могҗизаны кыска гына итеп әйткәндә, 621 милади елының Рәҗаб аеның 27 нче кичәсендә Мөхәммәдкә, Эл Хәрам мәчетенә Җәбраил фәрештә килә. Мөхәммәд вә Җәбраил, «Пырак» дип аталган канатлы җанварга атланып, яшен тизлегендә Әл Әкса мәчетенә күчәләр. Нур баскычыннан күкнең җиденче катламыннан да югарырак күтәреләләр. Мөхәммәд күкнең Җиде кат яктылык баскычларында дөнья яралтылганнан алып Җир йөзенә килгән пәйгамбәрләр Адәм, Гайсә, Яхья, Йосыф, Идрис, Һарун, Муса, Ибраһим галәйһис-сәламнәр белән сөйләшә. Бихисап күп пәрдәләр аша Аллаһыбыз белән сәламләшә.
Ислами тарихка, мәдәнияткә, Коръән белән бәян ителгән могҗизаларга сабый вакытыннан ук ихласлык кылган Тукай «Мигьраҗ» шигырен:

«Ярты төн булган чагында
                    китте Мәккә ялтырап:
Нур тоташты җиргә күктән,
                  иңде нурдан бер Пырак.
Хазрәти Җәбраил бәшарәт әйләде,
                            дип: «Йа Рәсүл!»
Хак Тәгалә хәзрәте тәгъшинләде
                            бу кич вөсүл», —
дип, Коръәннең 17 нче сүрәсенә нигезләп язган.
Тукай белән бергә, бүген Ислам тәгълиматының хаклыгына җан-тән инанган әһ-ле ислам Мөхәммәд галәйһис-сәламнең Мигьраҗ хатирәсенә итагать кыла. Шушы гаҗәеп күтәрелүгә (Мигъраҗга) иксез-чиксез кодрәт биргән куәт вә шәфкать иясе — Җәнабел Хак Тәгаләгә хәмед-санә, шөкрана, мактауларын, Аның барлык пәйгамбәрләренә Раббымызның рәхмәтен сорап салаватларын багышлый.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>


 Эчтәлек

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения >>>

А. Пушкин. «Пророк». «Пәйгамбәр»

А. Пушкин. «Подражания Корану»

«Коръән аятьләренә охшатулар» >>>

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре >>>

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр >>>

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте >>>

Тукай һәм хәзрәтләр >>>

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы? >>>

Об авторе >>>

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан >>>

Литература >>>



{mospagebreak}

 

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте


Аллаһ Хак Тәгалә «Бәкарә» сүрәсендә:

«Кәнән-нәсү үммәтәү вә хидәтәң фәбәгасә Аллаһун нәбийинә мүбәшширинә вә мүнзиринә үә әнзәлә мәгәһумүл — китәбә бил-хаккый», ягъни, әүвәл кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иде, соңрак төрле диннәргә бүленде. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәрләр күндерде. Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр белән сөендерүче итеп. Янә аларга китап иңдерде, хаклык, кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, — ди.
Аллаһуның Коръән-Кәрим белән тәсдыйкъ ителгән барлык пәйгамбәрләренең дине ислам булган. Алар барысы да Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһуның барлыгы, берлеге, мәңгелеге турында бер тәгълимат, бер вәхи, бертөрле хәбәр, бертөрле китаплар алганнар: «Күллүн әмә-нә билләһи вә мәләәәә-икәтиһии вә кү-түбиһии вә рүсүлиһ», ягъни мөселман шул булыр, кем Аллаһуның берлегенә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә иман китерсә. Чын мөселман шул булыр, кем Мөхәммәдкә кадәр килгән пәйгамбәрләргә вә аларга иңгән Изге Китапларга ышанса. Димәк, Мусага (г.м.) иңдерелгән Библиягә («Иске гаһеднамә»), Даудка иңдерелгән Псаломга, Иисуска иңдерелгән Евангелиегә (Яңа Гаһеднамә) ышанган кеше генә мөселман була.
Вә ләкин ошбу хакыйкатьне күңелебезнең иң мөкатдәс түрендә саклыйк. Мөселман, санап киткән Изге Китапларның беренче нөсхәләренә генә ышана. Әйе, мөселманнар Мусага (Моисей) иңдерелгән Тәүратның, Даудка (Давид) иңдерелгән Зәбүрнең, Гайсәгә (Иисус) иңдерелгән Инҗилнең беренче нөсхәләренең хаклыгына ышана. Ни кызганыч, бу китапларның Раббымыз тарафыннан иңдерелгән беренче нөсхәләре безгә килеп җитмәгән. Тәүратның, Зәбүрнең, Инҗилнең асыл нөсхәләре Иерусалимга — Якын Көнчыгыш мөселман халыкларына каршы безнең эрага кадәр VI-V гасырларда Вавилон варварлары тарафыннан яндырылган. Бүгенге Изге Китаплар соңыннан килгән апостоллар (Петр, Иоанн, Павел, Матфей) — кешеләр тарафыннан язылган, үзгәртелгән.
Раббымызның беркем тарафыннан да үзгәртелмәгән, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә 23 ел дәвамында (610-632 еллар) иңдерелгән олуг нигъмәте — Коръән-Кәрим тулысы белән саф көенчә сакланган. Ошбу хакыйкать турында Тукай беренче мәртәбә Мотыйгулла хәзрәттән ишетә. Схоластика белән томаланган Уральскида Тукай үзенә яктылык эзли. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә Коръән графикасын, тәҗвид хөкемнәрен үзләштерә. Шәкертнең күңелендә әдәби, иҗтимагый фикерләр белән сугарылган илаһи вә Аллаһу Тәгаләнең олуг нигъмәте — Коръән-Кәримгә мәхәббәте уяна. Коръән-Кәримнең ни дәрәҗәдә иксез-чиксез нур икәнлеген, аңа безнең дә мәхәббәтебезнең иксез-чиксезлеген тасвир кылып, изгелеккә өндәгән китапларга олуг хөрмәт белән карап, газиз Тукай «Китап» дигән шигырен яза:
Һич тә күңлем ачылмаслык
эчем пошса,
Үз-үземне күралмыйча,
рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм,
бу башымны
Куялмыйча җанга җылы
ничбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп
алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам
әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә
җитмәгән булса
Хәзер генә сыгылып-сыгылып
елаган яшь, —
Шул вакытта мин кулыма
китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда
җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә
дәрман табам.
 
Шулай, Хак Сүбхәнәһү Тәгаләнең: «Зәә-ликәл китабүләә райбә фиһ һүдәл лил-мүттәкыйн», ягъни «үз бурычларына тугры кешеләргә — мөттәкыйннәргә иңдерелгән, хак юлны күрсәтүче китап Коръән-Кәрим икәнлегенә һич шик юк», — дигән кәлимәсенә таянып, Тукай:

Укып барган һәрбер юлым,
һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче
йолдызым;
Сөйли башлыйм бу дөньяның
ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем,
күзем.
Җиңелләнәм, мәгъсумланам
мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым
шул китапка,
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмет белән карый башлыйм
булачакка, —
дип яза. Бу шигъри юллар белән шагыйрь, «хәсрәт соңра хәсрәт килеп», тәмам башы әйләнгән бәндәнең күңелен кайгыдан арындыру өчен Изге Китаптан дәрман эзли.
Татар поэзиясендә иң беренчеләрдән булып Г. Тукай, ислам тәгълиматы вә шәригате таләп иткәнчә, балаларны сабый чактан ук изгелеккә өндәүдә, дуслыкка, миһербанлылыкка үгетләүдә, әле үзе дә яшь булуга карамастан үрнәк булып торды.
Пәйгамбәребезнең :

«Кечкенәләребезгә мәрхәмәт итмәүчеләр вә олыларыбызның хакларын белмәүчеләр бездән түгел», — дигән хәдисенә мөкиббән булган әдип:

«Әй бәһале, ди кадерле,
эй гөнансыз яшь бала!
Рәхмәте киң аның,
һәрдаим таян син Аллага!
Йә, Ходай, күрсәт, диген,
ошбу җиһанда якты юл;
Ул -рәхимле;
әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!..
 
Кыйл дога, ихлас белән
тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән
тугры юл бар гаршенә!» —
дип сабыйларны Раббымыз кыйбласына өнди.
Балалар язмышы турында уйга калганда Тукай нәниләрнең үзләренә генә хас сөйләү теленә якын булган җөмләләр белән эндәшә.

«Тәти читек, тәти күлмәк, штаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым».
                    («Бәйрәм вә сабыйлык вакты».)
«Хозурыңда гәүнәр яшем түгеп телим,
Кабул әйлә, Раббым,
әле мин бик «нәни».
                                       («Йокы алдыннан».)

Коръән-Кәримдәге мөбарәк аять белән Хак Тәгалә:

«Вә идәә сәәләкә гыйбади ганнии фәин-ни кариибө…» диде.
Ягъни, әгәр бәндәм Миннән сорар булса… Мин аның догасын кабул итәчәкмен, — дигән Раббымыз вәгъдәсенә бинаэн Тукай:
Тамадыр мискинәмнең
тамчы-тамчы күзләреннән яшь.
Карагыз: шул догамы инде
Тәңре каршына бармас?»
җөмләсе белән Раббымыз кәлимәсен куәтли.
Дөньяда иң ләззәтле икмәк — адәм баласының үз кәсебе, үз тырышлыгы белән табылган икмәк икәнлеген фәһемләгән Тукай, «Бай баласы» дип аталган шигъри юлларында «егылмасын» дигән сүз урынына, сабыйларга «түп итмәсен» кәлимәсен куллана. Нәтиҗәдә шигырь комик рәвештә формалаша:
Тот, җаным, тот, аумасын —
түп итмәсен, тот баскычын,
Шунда ядыңнан чыгарма
кассаның да ачкычын.
 
Җәнабел Хак сүбхәнәхү вә Тәгалә:

Үә каалә раббикүмү дугуниии әстәҗиб ләкүм», ягъни, хаҗәтләрегезне сорап, «Миңа дога кылыгыз, — аны кабул итеп, сезгә җавап бирермен», — диде.
Раббымызга җан-тән ихлас тугъры булган Тукай ошбу аятьне «Ана догасы» дип исемләнгән шигыре белән мәгънәви тәфсиргә салды.
«Менә кич. Зур авыл өстендә
чыкты нурлы ай калкып, Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып, Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган Халык йоклый – каты, тәмле вә рәхәт уйкуга* (йокыга) талган. Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк:


Авыл кырыенда бер өйдә фәкать
сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә
ястүеннән соңра бер карчык
 Намазлыкка утырган,
бар җинаннан күцелене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда
үз углын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде
сөйгән газиз углым!
Шагыйрьнең эчке фикер дөньясы ни дәрәҗә Аллаһу Раббымыздан иңгән илһам байлыгы белән сугарылган булса, ул шул дәрәҗә үзенең әйтергә теләгән сүзен-нәсыйхәтен укучы бәгъренә җиткерү сәгадәтенә ирешә ала. Нәсыйхәт ул — өндәү, чакыру, үгетләү. Коръән — Аллаһ сүзе. Аллаһ сүзен аңлап уку — ул үзе барлык мөселманча, ислами тәгълиматка итагать кылган бәндәгә — нәсыйхәт!
Нәсыйхәт кылучы кешенең гыйлеме камил, холкы гүзәл, сүзе төгәл, гамәле хак, үзе саф булу Пәйгамбәрнең өммәтенә сөннәте икәнлеге мөселманга мәгълүм. Холкы дорфа, гамәле бозык, надан кешенең Коръән эчтәлегендәге Аллаһ шәригатен бәндәгә ирештермичә, аңлатмыйча томана укуы һичкайчан да нәсыйхәт булмый. Шулай булгач, укучыга да, тыңлаучыга да савап юк.
 

Г. Тукай:
«Күп яттык без мәдрәсәдә,
Аңламадык бернәрсә дә;
Селкенмәдек, таш төсле без,
Җилбер-җилбер җил бәрсә дә…

…Хуш!Хуш!Хәзрәтләр, без киттек,
Сездән изгелекләр көттек», —

дип хәзрәтләрнең наданлыгына, намуслы, сабыр, мәгърифәткә омтылган шәкертләрнең авыр язмышына чын күңелдән газаплана, борчыла. Тукай үзе дә шәкерт иде. Әдипне аңлау ниятендә без дә бүген бер мизгелдә, XIX гасырның ахыры якынлашкан татар шәкертләре язмышы заманына кайтыйк.
…Мәдрәсә. Стенадагы дүрт почмаклы ак агач тактага буяу белән хәзрәт хәлфә 29 хәреф язган. Шул хәреф исемнәрен әлиф, би, ти, си… — дип шәкертләр көйләп, шаулап укыйлар, күңелгә ятлыйлар. Укып, ятлап арып туйгач тактага язылган хәрефләрне пычак, пыяла кыйпылчыгы белән кыралар. Чөнки, кадим хәлфәнең уйлавынча, «кара тактага акбур белән Коръән хәрефләрен язу — хәрам». Шул хәрефләрне шәкертләр яңадан чиратлашып тактага язалар. Аст, өст хәрәкәләрне куеп, иҗекләп укый-укый күңелләренә биклиләр. Бикләнгән аяти кәлимәләрнең «мәгънәсен белү, тәрҗемәсен өйрәнү, уку, кәгазьгә язу — олугъ гөнаһ!» Фәкать шәригатьне, догаларны ятлау — «савап». Шәригать хөкемнәре турында кешеләрнең мөстәкыйль фикер йөртүләре «хәрам, мөһмәлат-мәгънәсезлек». Шулай кадимчеләр, патша чиновникларының булышлыгында татарлар арасында искелектә, наданлыкта черегән, схоластика белән сугарылган фанатизм тамыр җәя.

«Чәйниләр монда җирәнгеч әллә
нинди мөнмәлат,
Яшь гомерләр мөнмәлат чәйнәп
була монда һәлак.
Мәдрәсә дип, нәрсәдер асрый
агайлар җилкәсе,
Нәкъ эче азган мөрит*, мәҗнүн**
ишаннар хилкасе***.

* Мөрит — наданлыкка юлыккан кеше.
** Мәҗнүн — юләр.
*** Хилка — түгәрәкләнеп утыру.


Шулай «Авыл мәдрәсәсе» дигән әсәре белән Тукай XIX гасырның икенче яртысында халык аңы, мәгърифәте өчен зур афәт килгәнлеген, кадимчеләрнең наданлыкның бер оясы булган схоластик мәдрәсәләрнең мәгънәсез тормышын үзенә генә хас сарказм белән искәртеп кенә калмый, татар мөселман зыялыларына, Коръәнгә бинаэн хәлдә, нишләргә кирәклеген ассызыклый. «Гыймран сүрәсенең 104 нче аяте белән Аллаһу Хак Тәгалә Коръәндә»:

«Вәлтәкүм миңкүм үммәтүийәдегүүнә иләл-хайри вә йәэмүрүүнә бил-мәгрууфи вә йәнһәүнә гәнил-мүңкәри вә үләәә-икә һүмүл — мүфлихүүн», — диде.
Мәгънәви тәфсире: «Үз арагыздан шәригатьне яхшы белгән кешеләр булсын. Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар. Бидгать гамәлләрдән тыярлар. Ошбу җәмәгать сезне һәлак булудан коткарыр».
Әһле исламны наданлык фанатизм баткагыннан коткару максатында XIX гасыр азагында Русия мөселманнары җирлегендә ысулы җәдид исеме белән ислам тарихына кергән дини педагогик юнәлеш барлыкка килә. Җәдидчелек ул мөселманнарның алгарыш рухияте булып, аның башында Шиһап Мәрҗани, Исмәгыйл Гаспралы, Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Һади Максуди, Шәмсетдин Күлтәси, Галимҗан Баруди, Муса Биги, Һади Атласи, Әхмәт Габәши, Гөбәйдулла вә Габдулла Бубилар, Нурзада Насихиләр кебек «милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат булган» имамнар торган. Җәдидчеләрнең тырышлыгы белән татар телендә дини тәгълимат белән бергә физика, география, биология, арифметика, медицина, логика фәннәренең нигезләре мәдрәсәләрдә укытыла. Ысулы җәдид укытуның хәерле нәтиҗәсе булып, «меңнәрчә ислами галим-голәмә вә әдипләр, хакимнәр вә табиблар, йөзләрчә инженер вә астрономнар, географлар вә тарихчылар, хәзерлекле сәясәтчеләр, игенчелек вә сәнәгать белгечләре җитеште», — диде Ш. Күлтәси.
Балаларны нинди ысул белән укыту мәсьәләсендә кадимчеләр белән җәдидчеләр арасында аяусыз тартышлар булган. Кадимчеләр укытуда иске тәртипне яклап җан аткан. Җәдидчелэр мөселманлыкны саклап, дин вә фән гыйлемнәрен бергә үзләштерү ысулына гади, аңлаешлы туры юнәлеш, якты юл тапкан.
«Читтәге бик күп өяздә, күп
авыллар яктыра,
Пар тату йолдыз кеби школ белән
мәктәп тора.
Бу ике дус, берсенә чөнки аларның
берсе тиң,
Бертигез тәгълимнәре дә: берсе — дөнья,
берсе — дин», —
кәлимәләре белән Тукай, диннең вә фәннең бергәлек алгарыш ысулын тапкан җәдидчеләргә ихлас күңел, югары пафос белән мәдхиясен-одасын багышлый. Бу җөмләдән Г. Тукайның замандашы, ислам голәмәләре тарафыннан XX гасырның иң зур ислам галиме дип табылган, төрек милләтенең горурлыгы булып саналган шәхес — Бәдиуззаман Сәид Нурсиның: «Акылның нуры фән гыйлемнәре, вөҗданның зыялыгы дин гыйлемнәре белән яктыртылыр. Икесенең берләшүе белән акылларда һәм күңелләрдә хакыйкать барлыкка килер», — дип әйткән сүзе искә төшә дә, калебне гафиллектән уята, күңелне уйга сала. Уйланырлык шул.
— Әгәр дин гыйлемнәре үзләре генә укытылса, — ди әдип, — фанатизм барлыкка килә; фән гыйлемнәре диннән аерым укытылса, Аллаһу Тәгаләне инкяр итү, иман хакыйкатьләреннән шикләнү һәм атеизм туа.
Инсаннарның узган XX гасырда һәм бүген дә дини фанатизмда баглануы, базар икътисадында диннән аерылган фән, дәүләттән аерылган дин, диннән аерылган мәктәп яшь буынга әхлакый тәрбия бирә алмас хәлгә килде. Хәзерге көн җәмгыятьтә матди байлык чагыштырмача үсте, ә халыкта әхлак түбәнгә тәгәрәде. Моның асыл сәбәбен, башка җитешсезлекләр белән бергә, мәктәпләрдә фән гыйлемнәре генә укытылып, дин гыйлемнәренең кире кагылуыннан икәнлеге күренеп тора. Соңгы елларда «татар исламы» дигән атама барлыкка килде. Җәдидчелек ул татар исламы түгел. Ислам ул һичкайчан да татарныкы булмады, булмый, булмаячак! Ислам ул — Раббымыз дине. Алай булгач, җәдидчеләр ислам динен «татарчалаштырганнар», — дигән сүзләр ахмаклык, мәгънәсезлек белән сугарылган уйдырма-ялган.
Габдулла Тукай XX гасыр башында, ислам диненең безнең җирдә үсеш алу сәбәбен XIX гасыр җәдид мәгърифәтчеләре — дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Каюм Насыйри (1825-1902), Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) хәзрәтләренең фидакарь хезмәтләре белән бәйли.
Ул вакыттагы кадимнәр үзләреннән галимлектә өстен булган бер генә дә булса кешене күрергә теләмәделәр. Ш. Мәрҗанинең китапларын хәрам дип игълан кылып, әйткән нәсыйхәтенә, кылган гамәленә, иҗатына каршы төштеләр. Фанатик муллалар, схоластик ахуннар, надан ишаннар хәсәд-хөседче байлар бергәлегендә Мәрҗанине галим итеп танырга теләмәделәр. Хак сүзләрен кирегә юрадылар. Донослар яздылар. Ике мәртәбә имамлыктан алдылар. «Динне фән белән берләштерә, исламга инануы зәгыйфь», — дип коткылар тараттылар. Шушы гаять аяныч, куркыныч шартларда Ш. Мәрҗани үзенең иҗаты, сүзе, куәте, нәсыйхәте белән халыкны җәдид ысулына өндәүче иң беренче галим булды. Бөек әдипнең хаклыгына җан-тән итагать илән иҗтиһад кылган Тукай, «Шиһап хәзрәт» исемле шигыренең юлларында:
«Һәрбер имам бездә койрык
булган чакта,
Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта, —
Фәлән сәләф фәлән әйткән,
фәлән бул, — дип,
Җанил* мулла әмер боерып торган чакта, —
Чыкты ахыр бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,
Татарда да гыйрфан**уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирим:
ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан
Шиһап хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәна җитмәс
кыйбат хәзрәт.
Чыкты, әлбәт, бу даһига сәфил***
дошман,
Чыккан дошман мәгълүп**** булып
чыкты эштән,
Олуглыкта, өстенлектә Шиһап хәзрәт
Этләр буе җитә алмаслык җиргә
кичкән.
Бер белән тиздән милләт итә
бәйрәм,
Шәрафәтләп, туган көнне бу
мөхтәрәм;
Җисме***** үлек, исме терек бул хәзрәтне
Мәхшәргәчә****** телләр сөйләр, язар
каләм», —

* Җаһил — надан.
** Гыйрфан — аң-белем.
*** Сәфил — түбән.
**** Мәгълүп булып — җиңелеп.
***** Җисеме — гәүдәсе.
****** Мәхшәргәчә — кыямәткә чаклы.


дип, безгә һәм бездән соң киләсе буыннарга нәсыйхәт кылуы.
Шиһап Мәрҗани хәзрәтләре милләтебезнең дини тарихын, әүвәл заманнардан алып, мөселман мәгърифәтен безнең җирдә тасвир кылган галимебез. Бу мөхтәрәм имамыбызны, Шиһабетдин Мәрҗанине — Тукаебызның олуглавы тикмәгә генә түгел. Бүгенге көнебездә дә ислам дөньясында Мәрҗани фикере мөселманнарны гафиллектән уятуга, башка милләтләр, диннәр, дин әһелләре арасында Раббымызның чын бәндәсе булып яшәр өчен олы хезмәт куйган, үрнәк булган хәзрәткә Тукаебыз үз бәһасен шулай итеп, «мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм», — кәлимәсе белән бирә. Шул ук вакытта газиз Тукаебызның:
— «Фәлән сәләф фәлән әйткән,
фәлән бул», — дип
Җанил мулла әмер боерып
торган чакта, —
дигән җөмләсе, әле бүген дә дин дәрьясында булган кимчелекләрне төзәтергә тырышканлык ниятендә туган тәнкыйть дип аңлау хак булыр.
Тукайның аерым сүзләрен ялгыш аңлаучыларга карата әдипнең «Кыйтга» шигырен искә төшереп үтәсе килә:

«Көчләремне мин кара көннәргә
саклый алмадым,
Көннәремнең ничберен дә
чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр,
эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне
яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч —
шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем,
дөньяны пакьли алмадым», —

дисә дә, мәдрәсәдә алган гыйлемен Габдулла Тукай (шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тә имам, мулла, галим иде) гомере буена милләтенә ирештерергә тырышты. Шулай булса да, өметен өзмичә, «керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», дигән вакытында да, шигырьләре белән үзеннән соң булган буыннарга дөрес үгет-нәсыйхәт биреп, бу эшне дәвам иттерүне киңәш кылды. Коръән-Кәримдә-ге, бисмилләәһир-рахмәнир-рәхим:

«Иәәәә әййәтүһәннәфсүл мүтмәзинәһ», ягъни, тик Аллаһуның барлыгына, Пәйгамбәрнең хаклыгына изге нәфес белән инанган мөселманның рухына:
«Синең дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде.
Инде син Аллаһудан разый булган хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайт!» — дигән Коръән кәлимәсен исебезгә төшереп, әдип:

«Кайт, и нәфсе мөтмәиннәм!
Бар, юнәл, кит тәңреңә:
Бирдең аркаңны моңарчы,
инде бир бит әмренә,
Дустларым, кардәшләрем,
сез муллаларга әйтегез:
Бу ике юлны, мине күмгәч,
укырлар кабремә.
Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен,
күреп актык сүзем:
Күр, нә рәсмә тулган
иман берлә Коръән садремә!»
Бу шигъри тәфсир шагыйребезнең ахыр сулышында безгә мирас итеп калдырган васыяте булды. Шуның өчен дә без — гомер дәвам иманлы кешеләр — Тукай шигырьләреннән калебемезгә илһам алабыз, тормышыбызда бәндәчелек белән булган хата һәм гөнаһларыбызны төзәтергә ашыгабыз.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>

Эчтәлек

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения >>>

А. Пушкин. «Пророк». «Пәйгамбәр»

А. Пушкин. «Подражания Корану»

«Коръән аятьләренә охшатулар» >>>

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре >>>

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр >>>

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте >>>

Тукай һәм хәзрәтләр >>>

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы? >>>

Об авторе >>>

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан >>>

Литература >>>



{mospagebreak}

 

Тукай һәм хәзрәтләр


1993 елның апрель ае. Тукай музее директоры Фэрит Яхин мине сөекле шагыйребезнең туган көненә аның җырларын башкарырга чакырды. Тукай музеена хәзрәтләр — Хәбир хәзрәт Яруллин (хәзер мәрхүм инде), Габделхак хәзрәт Саматов, Харис хәзрәт Салихҗан да килгәннәр иде. Алар Тукай рухына багышлап дога кылдылар, аннары аның шигырьләрен укыдылар. Хәзрәтләрнең Тукай шигырьләрен яттан белүенә мин таң калдым. Мин анда үзем ишетмәгән шигырьләр ишеттем. Бигрәк тә «Тәәссер» шигыре ошады, аны җырлыйсым килде. Шагыйрьнең сүзләрен гарәпчәдән кириллицага күчереп Харис хәзрәт язып бирде. Ә көе соңыннан, мөнәҗәткә тартым булып, үземнең күңелемдә туды.
Габделхак хәзрәт тә шигырьләр укыды. «Туган авыл»ны ул чагында тулысынча уку гадәте юк иде, ә ул тулысынча Мөхәммәд пәйгамбәребезгә багышланган юлларны да кертеп укыды.
Хәбир хәзрәт араларында иң өлкәне иде (ул инде шуннан соң озак яшәмәде).
Тирән акыллы кеше икәне әллә каян күренеп тора. Изге кеше дип сөйлиләр иде күргән-белгәннәр. Мин аның янына барып олуг рәхмәтләремне әйттем. Ул: «Тукай шигырьләренең истә калганнарын язып бирермен», — диде. Озак та үтмәде, июнь айларында ул миңа Тукай шигырьләре язылган бер дәфтәр җибәрде. Язуы бик матур. Күпчелеге дини шигырьләр. Анда билгеле булмаган, ләкин Тукайныкы икәне шиксез шигырь дә бар иде. «Әни» дип атала ул.

И әни, бер көн рәхәт күрми үлеп
киткән әни!
Тик яну-ялкын белән тормыш юлын
үткән әни.
Яшь көнемдә төн буенча ак бишекне
тирбәтеп,
Егласам, күз яшьләрем сөрткән,
сөеп үпкән әни.
Мин сине мәңге онытмаска гаһед
бирдем хәзер,
Күң(е)лемә алтын кеби сүзләр тезеп
киткән әни.
Һәр намаз саен Ходайга ялварырмын
мин хәзер,
«Кыл дога, бәбкәм», дип вәгъдә алып
киткән әни.
И, мицга күкрәк сөте белән кушып
шәфкать канын,
Күп өчен кан-яшь түгәрлек аң биреп
киткән әни.
Ул шигырь дә миңа бик ошады. Җырлау теләге туды. Бу дәфтәрне укыганда мин шуны уйладым: элекке заманнарда муллаларны Тукайга каршы кую гадәте бар иде. Әйе, Тукай үз иҗатында булдыксыз муллаларны тәнкыйтьләгән. Әмма безнең төпле, акыллы, менә дигән муллаларыбыз да булган. Минем үземнең әтием дә указсыз мулла булып торган. Озак еллар Мәрҗани мәчете имамы булган Хәбир хәзрәт үз кулы белән язган Тукай шигырьләрен укыгач та, күңелем сөенде. Алар Тукаебызны беләләр, яраталар икән, шуңа шатландым.

Зөһрә Сәхабиева,
Татарстанның халык артисты.


Артта кала бара бик күп еллар…
Күмелмәсме безнең узган юллар?..
Чал тарих ул үзенекен ала
Һәм аңарда безнең эз дә кала…

«Рәсүлүллаһ хәзрәтләре бөтен әһле ислам арасында гыйлем таралуны тели һәм һәрбер мөкәлләф үз кирәген үзе белергә тиеш икәнлеген аңлата иде. Шуңа күрә, «гомум уку» — ислам динендә (дин вә фән бергәлегендә) беренче кагыйдә, дип дәгъва кылырга мөмкин. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, бу беренче кагыйдә бу көнгә кадәр мөселманнар арасында бер генә гасырда һәм бер генә мәмләкәттә дә үтәлмәде һәм гамәлгә куелмады. Моның гөнаһы диндә түгел, бәлки өммәтнең үзендәдер». (Ризаэтдин Фәхретдин. «Җ.К.» : 4).
Ошбу ноктада бер мизгелдә туктап калыйк. Уйлап алыйк. Г. Тукай, Р. Фәхретдиннәр заманыннан әйләнеп, бу мәсьәләдә мөлдерәмә каршылыклар белән тулган бүгенге көн дәрьясына кайтыйк.


(Дәвамы киләсе биттә) >>>

Эчтәлек

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения >>>

А. Пушкин. «Пророк». «Пәйгамбәр»

А. Пушкин. «Подражания Корану»

«Коръән аятьләренә охшатулар» >>>

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре >>>

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр >>>

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте >>>

Тукай һәм хәзрәтләр >>>

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы? >>>

Об авторе >>>

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан >>>

Литература >>>



{mospagebreak}

 

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы?


2006 нчы милади елының хәерле дәвамында илебезнең православ дине җитәкчеләре Русия мәктәпләрендә носари мәдәният гыйлемен балаларга укытучы иң зарури бурыч итеп хөкүмәт алдына куйдылар. Аерым урыс мәктәпләрендә православ мәдәният нигезләрен тәҗрибә рәвешендә укыту гамәлгә керде. Аңлашыла, мәдәниятнең төп максаты — рухи тәрбия. Әхлак — мәдәниятнең умыртка баганасы икәне бәхәссез. Алай булгач, дини мәдәниятлелекнең билгеләмә бурычы — балалар-бәндәләр арасындагы рухи мөнәсәбәтләрнең алгарыш ысулларын табу, камилләштерү. Дини вә мәдәни тәрбия бергәлегендә балаларны әхлаксызлыктан коткару. Дини мәдәниятле кеше шул булыр, кем Аллаһның барлыгына, берлегенә, изге китапларның, пәйгамбәрләрнең, фәрештәләрнең хаклыгына инанган хәлдә, сүз, куәт, хәрәкәт илән берсе икенчесен юатышса, бер генә дә булса җан иясен рәнҗетмәсә. Бу глобаль изгелеккә бару юллары булып мәдәниятнең:
— Раббымызның рәхмәте белән җир йөзенә килгән һәрбарча җан иясен, кешенең гомерен, хокукын саклау; шәхесне мәҗбүрләүдән баш тарту;
— ир, хатын, баланың тигезлеген хөрмәтләү;
— һәр шәхеснең сүзгә, хокукка, уй-фикергә, мәгълүматка булган хокукын яклау;
-Аллаһ диннәре арасындагы мөнәсәбәттә түземлелек, миһербанлылык белән сугарылган толерантлыкка, сабырлыкка омтылып, һәр диннең дә Раббымыз дине икәнлеген,   Аның   рәхмәте   белән   килгәнлеген, шул диндә бәндәнең тигезлеген тану таләпләре тора.
Ни сәбәп соң православ чиркәве бөтен җитдилеге белән носари мәдәният гыйлемен мәктәп балаларына укыту мәсьәләсен күтәрде? Күтәрде шул сәбәп, чөнки XX гасырда Русиядә дини мәдәният, рухи юнәлешнең тамыры корытылды. Барлык милләтләрнең дә рухи сәламәтлегенә, яшьләрнең киләчәктә физик вә әхлакый камиллегенә куркыныч янап афәт килде. Соңгы 10 ел дәвамында Русия гавамында елдан елга бер миллионга якын кеше кими. Шул ук мохиттә «типсә тимер өзәрдәй» урыс, татар, калмык, яһүд, якут хатыннары, тормыш авыр дигән булып, карында бала үтерү өчен абортка чаба. Яшьләрнең җитмеш процентка кадәресе исерткеч эчә. Елдан елга гомум белем бирүче мәктәп балалары арасында наркотиклар белән бәйле җинаятьләр үсә. Мәктәпкә, югары уку йортларына криминал үтеп керде. Дөнья малын ауламакта оятсызланган, нәфескә туя алмаган коррупциядә сугарылган җинаятьчел затларның көфер гамәлләрен күргән, үз фикерләре булган яшьләрнең кайберләре беркемгә дә — хакимияткә дә, сәяси фиркагә дә, дингә дә, мәчет-чиркәүгә дә, мөфти-архиерейга да ышанмый башладылар. Угры Русиядә диннән рәсми аерылган дәүләт, дәүләттән аерылган дин, диннән аерылган мәктәп яшь буынга әхлакый тәрбия бирә алмас хәлгә килделәр. Рухи битарафлыкка тарыган милләтләрнең башына афәт булып генофонды, менталитеты югалу, деградацияләнү куркынычы килеп басты.
Әйтерсең лә бүгенге 21 нче йөзьеллыкта адәмнәр башына афәт булып килгән мәлганәтне (явызлыкны) Александр Пушкин XIX, Габдулла Тукай XX гасырда үзләре кичергәннәр. Бүген безнең буынга афәттән котылу ниятендә мөрәҗәгать итәләр. Исебезгә төшерик.

А. Пушкин:
«Воссело-Рабство грозный Гений
И слава роковая страсть».
                  («Вольность». 1817 год).

Г. Тукай:
«Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә
тулган безнең эч;
Бар начарлыктан, бозыклыктан
гыйбарәт безнең эш.
Шаккатабыз тышкы зиннәтләр,
киемнәргә карап; Җан сатабыз әллә нинди вак
«тиеннәргә» карап.
Керләнә өст-өстенә рух, нич хозур
вөҗданга юк; 
Ни сәбәбтән җир йөзендә тәнгә-мунча,
җанга-юк?!»
                          («Тәләһһеф». 1910 ел).


Шушы куркыныч вә аяныч хәлдән балаларны коткару зарурлыгын аңлаган православ руханилар, мәктәпләрдә яшь буынны тәрбия кылу ниятендә, носари мәдәният нигезләрен үзләштерү ысулын кирәк дип таптылар.
Бу беренче карашка бик тә гади, илебездәге һәр дингә дә ярый булып тоелган, ә асылда эчтәлеге буенча бик тә катлаулы булып чыккан проблеманың хак юл белән чишелешенә өмет итеп, әңгәмәләр, диалоглар, фәнни-гамәли конференцияләр дип аталган сөйләшүләр, очрашулар булып уздылар. Фикер алышуларда Русия чиркәү атакайлары, ислам мәчете мулла-мөфтиләре, иуди синагогасы раввиннары, дистәләгән фирка сәясәтчеләре, берләре икенчеләрен фикердә «егарга» омтылган хәлдә бәхәсләштеләр. Вә ләкин, диннәр мәдәниятен мәктәпләрдә укытуны, практик гамәлгә ашыру буенча бердәм уртак, барча диннәргә дә үтәү өчен уңай-кулай булган гомум карарга килә алмадылар. «Диннәр тарихын языйк, әхлак китапларын басыйк» — дигән булып, берләре икенчеләрен юатышып таралыштылар.

Проблема нәрсәдә?


Русия күп милләтле, күп динле, поликонфессиональ дәүләт. Тулы булмаган мәгълүматларга караганда, илебездәге милләтләрнең саны бер йөзгә җитә. Ә диннәрнең саны бер дистәдән дә артып китә. Барлык диннәрнең дә шәригать таләпләрен онытмыйча, Русия конституциясен вә диннәр турындагы гамәлдәге кануннарны күзалласак, Федерациядә яшәгән бәндә нинди генә милләттән булып, нинди генә телдә сөйләшмәсен, ул Аллаһу Хак сүбхәнәһү Тәгалә хозурында да, конституция вә дәүләт кануннары алдында да тигез. Бер генә дә дин, бер генә дә милләт вә шәхес алда да, артта да, аста да, өстә дә түгел. Алай булгач, православ мәдәнияте нигезләрен урыс мәктәпләрендә укыту кирәклеге барлык кискенлеге белән көн тәртибенә куелган икән, ул чакта ислам мәдәнияте нигезләрен татар мөселман балаларына укыту (дин дәүләттән, мәктәп диннән рәсми аерылган вазгыятьтә булуга карамастан) — катгый үтәлергә тиешле гамәл икәнлеге көн кебек ачык. Русиядә иуди дине мәдәниятен яһүд балаларына, будда дине мәдәниятен калмык балаларына, шул җөмләдән католик, протестант, лютеран, кришнаит, старовер, баптист, индус һәм башка диннәрнең мәдәниятләрен балаларга укыту бу милләтләрнең хокукый бурычлары икәнлеге бәхәссез. Бу мохиттә, әгәр дә һәр дин вә һәр милләт, рухи вә хокукый кануннарга таянып, үз диннәренең мәдәният нигезләрен укытуны таләп итсәләр, Русия хакимнәренә нишләмәк кирәк, дигән сорау килеп баса да, зыялылар, чиновниклар, руханилар: «Каян бу диннәрнең үзләренә генә хас үзенчәлеген вә диннәр мәдәниятен белгән мөгаллимнәрне табыйк, нинди китаплар алыйк, әсбаплар төзик, нинди класслар ачыйк, укытучыларга ничек хезмәт хакы түлик», — дип «баш кашый».
Сорау бар. Җавап юк! «Измә бар. Кирпеч юк!» Ә оппонентлар исә: «Нишләп булмасын, соравы да җавабы да бар», — диләр. «һәр диннең дә үзенә генә хас мәдәнияте бармы? Бар! Бу мәдәниятләр өйрәтүендә Аллаһ Бер булган кебек пәйгамбәрләр, изге китаплар белән бергә фәрештәләр дә бит уртак», — дип алда әйтелгән хак сүзләрне кире кагалар. Әйтәләр: «Барлык дини мәдәниятләр явызлыкка түгел, изгелеккә чакыра. Алай булгач, ислами, иуди, носари диннәрнең мәдәни өйрәтүләрен бергә җыярга да барлык милләтләргә: «Татарга да, урыска да, яһүдкә дә гомум яраклы дин төзергә кирәк», — диләр. Болары «экуменистлар» атамасы белән тарихка кереп бара. «Муллаларын-мөфтиләрен, попларын-архиерейларын, яһүди-раввиннарын җыеп, өч дини мәдәнияттән бер уртак мәдәният ясарга», — дип саташып йөргән затларны теләсәң кайда — теләсәң Мәскәүдә, теләсәң Казанда табасың.
Татар милләтеннән булган язучыбыз Диас Вәлиевнең урыс телендә басылган «Путь к сверхбогу» дигән китабында:
«Галәм, кешелек дөньясы хакына барысына: сары һәм аклар, кызыл һәм каралар, татар һәм урыслар, индус һәм поляклар, яһүдләр һәм кытайлар, Аллага ышанучыларга һәм алласызларга мин Яңа Алла турында тәгълимат бирәм», — дигән язмасыннан әле һаман да кире кайтканы юк. Казан шәһәрендә Аракчино бистәсенең Идел ярында Илдар Ханов исемле татар бина күтәрде. Түбәсенә берьюлы өч дин мәдәниятенең символларын: православ чиркәвенең башнясына — тәре, ислам дине мәчетенең манарасына — ай, яһүди дине синагогасы гөмбәзенең башына — иуди йолдызын куйды. Моңа охшаш исламга гына түгел, православ, иуди диннәренә, аларның мәдәниятләренә хыянәт кылган кешеләрнең пәйдә булуларының афәте шул, бу көферлеккә яшьләрнең бихисап күпләре бирелә. Ошбу хакыйкатьне күңелгә салыйк. Дин ул — идеология. Идеологиянең нигезе — мәдәният, һәр диннең дә үзенә генә хас идеологиясе — мәдәнияте бар. Идеологияләрне кушып булмаган кебек, мәдәниятләр дә кушылмый. Уртак дин кәлимәсе ул — диннәрне бетерү ниятендә барлыкка килгән уйдырма. Монда да ислами фәлсәфәнең бергәлектәге каршылык хөкемнәре хәрәкәт итә.

Диннәр  мәдәниятендә бергәлектәге каршылыклар

…куллүн әәмәнә билләһи вә мәләәә икәтиһи вә күтүбиһи вә рәсүлиһ…
Мөселман шул булыр, кем Аллаһуның Берлегенә, Аның фәрештәләренә, Китапларына, Пәйгамбәрләренә иман китереп инанса.
Татарның, урысның, яһүднең һәм җир йөзендә яшәгән башка йөзләгән милләтнең үзенә генә хас, бу милләткә генә тиң аерым Алласы юк. Аллаһ Ул Бер Үзе галәмнәрнең, Жир планетада тереклек кылган адәмнәрнең Бөек Куәт Көче, Хуҗасы. Бу Бөек Куәт Көче диннәр мәдәниятендә:
исламда — Аллаһ, иудидә — Иегове-Яхве, христианда — Бог исеме белән атала.
Бөек Куәт Көченең мәдәниятләрдә танылуы:
— Дин исламда Аллаһ:
Куль һүәллаһу әхәде. Әйт: Ул Аллаһ бер. Мәңгелек. Ул беркемнән дә тумады. Беркемне дә тудырмады. Аның тиңе булмады.
Ислам динендә җир йөзендә яшәгән барлык милләтләр өчен Алла Бер.
Алла тумады. Беркемне дә тудырмады. Ул беркемнең дә атасы-бабасы түгел. Булмады!
— Дин иудидэ Иегове-Яхве:
(Библия-Тора. Тәүрат. Амос 3,2)
«Ий, Израиль, Җир йөзендәге милләтләрдән мин сине генә таныйм. Мин Бер»… (6.4. «Второзаконие»).
Иуди дине мәдәниятендә — Аллаһ Бер, фәкать Яхве — Аллаһ тарафыннан сайланып алынган яһүд милләте өчен генә.
— Христиан дине мәдәниятендә: Бог — җир йөзендәге тереклек кылган Барлык халыклар — милләтләр өчен Аллаһ-Бог Бер, вә ләкин 3 рәвештә: «Во имя Отца, Сына, святага духа».
Диннәр мәдәниятендә пәйгамбәрләр:
—    Ислам дине Адәм галәйһиссәламнән башлап дәвер, заман, гасырлар аша буыннардан буыннарга Раббымыз тарафыннан җибәрелгән, Библиядә искә алынган, Коръән белән тәсдыйкъ ителгән барлык 25 пәйргамбәрне таный. Алар: Адәм, Идрис,
Нух-Ной, Худ, Салих, Ибраһим-Авраам, Лут-Лот, Исмәгыйль, Исхак-Исаак, Якуб-Иаков, Иусуф-Иосиф, Айюб-Иов, Шөга-иб, Муса-Моисей, Харун-Аарон, Зөлкифел, Давыд-Давид, Сөлэйман-Соломон, Юныс-Иона, Зәкәрия-Захария, Яхъя-Иоан Креститель, Гайсә-Иисус, Мөхәммәд галәйһимус салату вәссәлам.
— Иуди динендә шул ук пәйгамбәрләрдән  икесе — Гайсә-Иисус  вә  Мөхәммәд галәйһиссәлам танылмый.
— Христиан дине шул ук пәйгамбәрләрдән өчесен — Муса-Моисейны, Исмәгыйлне, вә Мөхэммэд галэйһиссэламнең хаклыгын танымый.
Ислам динендә Гайсә-Иисус — Бөек Пәйгамбәр. Вә ләкин, Алла беркемне дә тудырмады. Гайсә Аллаһ Хак Тәгаләнең улы вә Гайсә үзе Аллаһ түгел.
Иисус — Гайсә галәйһиссәламнең мәдәнияте — саф ислам – Аллаһу сүбхәнәһү Тәгаләнең Берлеге иде.

Диннәр мәдәниятендә изге китаплар

Ислам дине дөнья яратылганнан башлап Аллаһ Хак Тәгалә тарафыннан Җабраиль фәрештә аркылы пәйгамбәрләргә иңдерелгән: Адәмгә иңдерелгән 10 сәхифәнең-хәбәрнең; Идрискә иңдерелгән 30 сәхифәнең; Ибраһимга иңдерелгән 10 сәхифәнең; Дауд-Давидка иңдерелгән Зәбүрнең-Псаломның; Муса-Моисейга иңдерелгән Тәүрат «Старый Завет»ның, Иисус-Гайсә галәйһисәсәламгә иңдерелгән Инҗил — «Новый Завет»ның Мөхэммәд галәйһиссәламгә иңдерелгән Коръәннең, — барлык Мөхәммәдкә кадәр килгән изге сәхифәләрнең, изге китапларның беренче, асыл нөсхәләрен, Җабраиль фәрештә аркылы иңдерелгән Библияне — Старый, Новый Заветны таный. Без бу китапларга инанабыз. Вә ләкин, изге китапларның беренче нөсхәләре безгә килеп җитмәде. Бу китаплар Вавилон варварлары Иерусалимга һөҗүм иткәндә безнең эрага кадәр VI-V гасырда һәлак ителгәннәр, яндырылганнар. Яһүдләргә иңдерелгән ветхозавет — иске гаһеднамә китаплары Иерусалимны икенче мәртәбә алган вакытта безнең эраның 70 нче елларында римлеләр-кяферләр тарафыннан һәлакәттә, тармарлыкта юкка чыгарылганнар.
Бүгенге китаплар Гайсәдән соң килгән апостоллар (Павел, Петр, Иоан, Матфей) тарафыннан язылганнар, үзгәртелгәннәр.

Ислами тарихта диннәр яратылышы

Коръән аятьләрен, ислам галимнәренең өйрәтүләрен дәлил итеп алсак, дөнья яратылышыннан, Адәм галәйһиссәламнән башлап җир йөзенә килгән дин – ислам дине икәнлегенә шик юк.   
«Кәнәннәсү үммәтәү вә хидатәң фәбәгъсә Аллаһу нәбийнә мубәшширинә вә мунзиринә вә әнзәлә мәгъаһүмүл китабә билхаккый…»
Ягъни, (әүвәл) кешеләр һәммәсе дә бер дини оешмада — өммәттә — исламда иделәр. Соңрак төрле диннәргә бүленделәр. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәрләрен җибәрде… (Тәфсир-Ногъмани).
«(Ведь некогда) одной общиной* (*Община. 1.Ист. Элек нинди дә булса территориаль берәмлектә халыкның үзидарә оешмасы. 2. Рел. Дини җәмгыять оешмасы) жили люди, и посылал Аллах пророков к ним, чтобы, неся благую весть, могли предостеречь они людей, и с ними книгу истины послал, чтобы рассуждали меж собой то в чем разошлись» (Перевод В. Пороховой).
После Адама каждый последующий пророк нес людям учение о единстве Аллаха, об истинной религии — исламе. У всех пророков был один бог, одна вера — ислам и одна цель — «вести благую весть».
«Он узаконил для вас в религии то, что завещал Пуху (Ною), что открыли Мы тебе и что завещали Ибрахиму (Аврааму), и Мусе (Моисею), и Псе (Иисусу): «Держите прямо веру и не разделяйтесь в ней!» (Коран 42:13). Перевод И. Крачковского.
В переводе с арабского «ислам» означает «покорность». Покорность — это предание себя Аллаху Единому, Единственному Всемогущему Богу — творцу миров, Владыке Судного дня. Вера в ислам выражается словами: «Ләә Иләәхә Илләллах» — «Нет Бога, кроме Аллаха!».
Первобытные люди-народы, по увещеваниям Адама, верили, что Бог один. Он всемогущ. Он создал все и без Его ведома не совершается ничего. Тем более в условиях бесконечных землетрясений и наводнений, изнурительной жары, холода и голода человек вынужден полагаться на Его милость всегда. Эту веру покорности Единому всемогущественному Аллаху несли людям пророки — все 25, которые получали через ангела Джабраиля откровения — послания Аллаха.
Р.S. Ислам зарарына Мәскәүнең кайбер галимнәре тарафыннан ислам дине беренче дин дип түгел, ә өченче дин дип таныла. Имеш башта Иуди дине булган, аңа алмашка христиан дине килгән, ислам иң яшь — өченче дин. Мөхәммәд (язалар: «Магомит», «Махмед», «Мухамет»), имеш, Моисейга иңдерелгән Иске гаһеднамә -«Старый Завет»ның, Иисуска иңдерелгән Яңа гаһеднамә — «Новый Завет»ның каймагын гына җыеп алган да, Коръән язган. Аларның юрауларын тыңласаң, Коръән мөстәкыйль китап түгел, әүвәлге изге китаплардан җыелган Мөхәммәдиең язмасы гына. Ислам Адәм галәйһиссәламнән килгән беренче дин түгел, ә иуди, носари мәдәниятләренең дәвамы гына булып тора, имеш. Бу уйдырманы исламга дошманнар гына түгел, ни кызганыч, Русия мөселман җитәкчеләре дә тәкърарлый. 1995 нче елның 18 августында «Крис» гәзитендә мөфти хәзрәт Таҗетдин: «По Корану, по учению пророка Мухаммада ислам является продолжением христианства…» — дип язып чыкты. Коръәндә, хәдистә, ислами мәдәнияттә мондый … кәлимә юклыгы билгеле. Бу җөмләдән, бүген урыс телендә чыгып килә торган «Диннәр тарихы»ның «Ислам» бүлегендә: «…это было до возникновения ислама…»; «…календарь до распространения ислама…» — дигән тәкърарланмалар булуына исең-акылың китә.

Диннәргә нигез салучылар


Ислам диненә нигез салучы — Аллаһ Хак Тәгалә. Раббымыз Җабраиль фәрештә аркылы Адәм галәйһиссәламгә — 10, Идрискә — 30, Ибраһимга 10 сәхифә-хәбәр иңдергән.
Мөхәммәд ислам диненә нигез салган пәйгамбәр түгел. Ул Ахырзаман пәйгамбәре. Безнең эраның VII гасырында, җаһилияттә, бәндәләрнең яшәеше куркыныч афәткә килгәндә, исламны яңадан күтәрү — кяферләрдән коткару өчен Хак сүбханәһү Тәгалә Мөхәммәдкә Коръән иңдерде. Мөхәммәдиең пәйгамбәрлеге аерым бер ил, халык өчен түгел, барлык җир йөзендә яшәгән бәндәләр өчен.
Үә мәәә әрсәлнәкә илләә рахмәтәллиль гъаләмин. (107).
Галәмгә рәхмәт өчен җир йөзенә нур булып, барлык адәмнәргә (барча халыкларга, милләтләргә, расаларга, кара тәнле африканнарга, сары тәнле кытай-японнарга, ак тәнле татар-урысларга, яһүдләргә, немецләргә, американнарга, испаннарга.., бүген Җирдә тереклек кылган алты миллиардтан да артып киткән Раббымызның колларына) Ахырзаман пәйгамбәре итеп җибәрелгән Мөхәммәди милмостафа галәйһиссалату вәссәләмнең хаклыгына инанган кеше мөселман була.
Ни кызганыч, 400 биттән торган «Диннәр тарихы»нда бер генә дә булса автор Мөхәммәдиең Ахырзаман пәйгамбәре икәнлеген танырга теләмәгән.
Галәмнәр Хуҗасы Аллаһу Раббымыз -Иегове, Җабраиль фәрештә аркылы пәйгамбәрләргә Ибраһим-Авраамга, Муса-Моисейга Аллаһның Берлеген исбат иткән аятьләрне иңдерде. Моның өчен Авраамга 10 сәхифә, Моисейга Тәүрат («Ветхий завет») иңдерелде.

Үәләкад җәәә әкүм Мусә бил-бәййинәти…
Шиксез, Муса Сезгә Аллаһ хөкемнәрен бәян итүче Тәүрат белән килде.
Соңра үтте еллар, яһүддәр Тәүратка: «Ий яһүдләр, сез Аллаһ тарафыннан сайланып алынган кавемнәр», — дип Изге китапка үзгәртмә керттеләр. Иуди дине башланды.
Иисусның дини өйрәтүләре саф ислам «Бер Алла» булуга карамастан, аның иярченнәре бу өйрәтүләрне «христианлык» дип үзгәрттеләр.
«Божественное призвание Иисуса было удостоверено заднем числом, и его отправная точка всё больше и больше отодвигалось назад во времени: сначала это было его крещение (у Марка), потом его рождение (у Матфея и Луки) и, наконец, его предшествование как Слова Божьего (Пролог к Евангелию от Иоанна). Этот процесс в христологии ранней Церкви сейчас широко обсуждается учеными» (А. Пикок. Указ. Соч. С. 325).
 Иисусның вафатыннан соң 16 ел үткәч, бу чама белән безнең эраның 54 нче елыннан башлап, апостол Павел Иисус өйрәтүләренә каршы булган постулатлар уйлап чыгарды һәм Инҗил-Евангелиегә үзгәртүләр кертте:
— «Иисус пәйгамбәр генә түгел, Аллаһның угълы»;
— «Иисус  безнең  гөнаһларыбыз  өчен үлде»;
«Иисусның кичергән газаплары, тилмерүләре (кадаклануы) безнең  коткарылуыбыз өчен булды» («Послания римлянам» 5:12-19);
— Анадан тума бала туганда ук гөнаһлы. Гөнаһтан коткару юлы — баланы агым суда 3 мәртәбә чумдыру-чукындыру;
— «Толларга һәм өйләнмәгәннәргә әйтәм, шулай минем кебек калыгыз, дим» («Послание коринфянам 7:8-9).
Шулай «Яңа гаһеднамә»гә, «Новый Завет»ка, Евангелиегә үзгәртмәләр кертүче Павел булды.
Христиан диненә нигез салучы: «Во имя Отца, Сына и святого духа» кәлимәсен кертүче булып апостол Павел тора. (Майкл X. Харт «Сто великих людей», стр. 55). Шул сәбәп, безнең заман керәшеннәре: «Шөкер Атага, Улга, изге Тынга», — дип чукыналар.
Әйе, без Аллаһ диннәре хозурында бәндә буларак тигез. Шул сәбәп кешеләр арасында түземлелек, миһербанлылык, толерантлык таләпләренә бинаән булып, Аллаһ бәндәләрен дуслыкка, диннәр арасындагы рухи түземлелеккә чакырабыз. Вә ләкин Аллаһ нигъмәте Коръән-Кәрим белән бәян ителгән чиктән узмыйбыз.

Ии, Мөхәммәд, әйт:
Мин табынмыймын сез табынганга (тәрегә, образга, «изге сөякләргә»). Мин табынамын Аллаһка! Сезгә үз динегез. Миңа -үз динем- дип!
Менә шул сәбәп барлык халыкларга уртак дин «ясап» булмаган кебек, диннәр әхлагына уртак әсбап язып булмый!
Мәктәпләрдә диннәр мәдәниятен укыту ул балаларга әхлакый тәрбия кылу ниятендә күтәрелгән, бик тә зарури, изге көн кадагы мәсьәләсе икәнлеге көн кебек ачык.
Мәсьәләнең куелышы хак!
Вә ләкин, ни кызганыч, чишелеше юк!
Диннең мәдәниятен бала бәгыренә сеңдерү өчен, тарихын гына түгел, идеологиясен — рухи өйрәтүләрнең эчтәлеген белергә кирәк.
«Коръәннең бөтен аятьләрен камил аңлар өчен энциклопедик күләмле белемгә ия булырга кирәк. Мондый белемгә күп фәннәр белән шөгыльләнгән кеше генә ирешә ала». (Морис Букеил). Мондый гыйлеме булмаган кеше исламның гына түгел, иуди, христиан диннәренең дә мәдәниятен бала бәгыренә җиткерү бәхетенә ирешә алмый. Энциклопедик укытучылар мәктәпләрдә бик аз. Ярый, бәхәсләшмик. Зур тырышлыклар куйдык. Мөгаллимнәрне әзерләдек. Укыта башладык. Бер мәктәптә бер дистә »( милләттән торган, төрле диннәргә мөкиббән булган балалар аерым классларда үз диннәренең мәдәният нигезләрен үзләштерә. Балалар дуслар.
Габдрахман исемле татар ислам мәдәниятен өйрәнә. Аллаһ Хак Тәгаләнең җир йөзендә яшәгән барлык халыклар өчен Берлегенә, Мөхәммәдиең барлык халыклар өчен Ахырзаман пәйгамбәре икәнлегенә ихлас күңелдән инана.
Авраам — яһүд егете. Иеговеның (Аллаһның) Берлеген, «яһүдләрне сайлап алганын» бәгыренә сала. Иисусның (Гайсәнең) вә Мөхәммәдиең пәйгамбәрлеген, укытучысына ияреп, кире кага.
Иван — рус егете. Православ дине мәдәнияте нигезләрен үзләштерә. Җир йөзендә тереклек кылган бәндәләргә, милләтләргә, расаларга Бөек Куәт Көченең Бог икәнлеген, Аның берлеге өч рәвештә «Во имя Отца, Сына и святага духа», — икәнлеген таный. Мөхәммәдиең Ахырзаман, барлык халыкларга, шул җөмләдән урысларга да, пәйгамбәр булып килгәнлеген инкар итә.
Дәрес тәмамланды. Дуслар очрашты.
Габдрахман: «Алла бер. Мөхәммәд барлык халыкларга Ахырзаман пәйгамбәре, Иисус Алла түгел, пәйгамбәр».
Авраам: «Әйе, бер. Яһүдләргә генә. Иисус вә Мөхәммәд пәйгамбәрләр түгел».
Иван: «Берлектә өч. Иисус безнең Алла, Алла Ата, Алла Рух», — дип фикерләшүләр бәхәскә китте. Бу диннәрнең кайсы дөрес икән дип, аптыраштылар. Ярый әле бәхәсләшеп аптырашсалар! Әгәр дә һәр укучы да үз динен генә хак күреп, бәхәсләшеп сугышсалар! Менә сиңа әхлаклылык! Менә сиңа Ваһаблылык!
Нишләргә?
Дин мәдәниятен мәктәптә түгел, гаиләдә өйрәтергә кирәк! Бу тәкъдимгә оппонент: «Гаиләдә өйрәтеп булмый. Ата-ана
динне белми», — дип фикер-тәкъдимне кире кагалар. Балада әхлак тәрбияләүгә керешү өчен «Фатиха», «Ихлас» сүрәләренең
тәфсирен, аңлатмасын, мәгънәсен белү белән бергә, шушы сүрәләрнең аятьләренә таянып, гомум дини, милли әхлак таләпләрен сабый бала күңеленә җиткереп буламы? Була! Бала үсеп буйга җитеп барган саен, ата-ана үзе дә бала хакы өчен өйрәнеп, Коръәннең башка сүрә, аятьләренә, пәйгамбәр хәдисләренә таянып, йөрәк җимеш газиз балага тәрбия бирә аламы? Ала!
Бу максаттан Русиянең, газиз Татарстаныбызның барлык авыл, шәһәр мәктәпләрендә укытучылар, ата-аналар (ата-ана нинди генә милләттән булып, нинди генә диндә тормасын) вә руханилар, муллалар, архиерейлар, мөгаллимнәр бергәлегендә очрашулар үткәрергә. Бу сөйләшүләрдә авылда мәктәптә, төбәктә олылар вә балаларның әхлаксызлыктан килеп чыккан фаҗигаләрнең, җинаятьләрнең сәбәпләрен ачарга. Шуңа нигезләнеп, өйдә дини әхлак тәрбия чараларын үткәрергә. Ничек?
Православным родителям довести о том, что десять заповедей Всевышнего были посланы потому, что люди грехом и непослушанием заглушили в себе голос совести. Эти 10 заповеди ниспосланные Богом пророку Моисею (Муса галәйһиссәламу) изложены в «Старом завете» — «Исход»:
«…5. Почитай отца твоего и мать твою, чтобы тебе было хорошо и чтобы продлились дни твои на земле.
6.Не убивай.
7.Не прелюбодействуй.
8.Не кради.
9.Не произноси ложного свидетельства.
10.Нежелай плохого никому». Каждый, кто имеет совесть, должен бороться своими страстями:
а)    Чревоугодие,
б)    Блуд,
в)    Среболюбие,
г)     Гнев,
д)    Печаль,
е)    Уныние,
ж)   Тщеславие,
з)    Гордость.
Объяснить: Всевышний дал человеку свободу. Грех есть злоупотребление свободой данный человеку Богом. Грех не является следствием испорченности человека.
Әле санап киткән иске гаһеднамә («Старый Завет») мөселманнарга хак! Шуның өчен гаһеднамәнең:
1.«Я господь Бог твой. Нет у тебя других богов». Бу исламда «Ләә иләһә илләллаһ!»
2.«Не делай себе кумира». Бу «Фатиха»да. («Иәәкәнәгь буду вә…»).
3.«И никакого изображения того, что на небе… Не поклоняйся и не служи им! (Коръәндә «Кәәфирун»).
4.«Не произноси имени Господа напрасно» (Коръән. 2:224).
Бүген яшь буынга әхлакый тәрбия кылу максатында ярдәм әсбап буларак тәкъдим ителгән, 400 ләп биттән торган «Диннәр тарихы», ул дәвер, заман, гасырлар аша безгә килгән «тәре походлары», руханилар, диннәр эчендәге вә диннәр арасындагы бәрелешләр, православ-старовер, православкатоликлар, католик-протестантлар, патша, король, тираннар, мөселманнар-кяферләр, берләре икенчеләрен кире каккан юнәлешләр, өйрәтүләр, горефләр, гадәтләр белән сугарылып бергәлектәге каршылыкларның-пастулатларның җыелмасы. — Мәктәпләрдә диннәр тарихын түгел, диннең мәдәниятен — дин, фән, моң, мәгърифәт бергәлегендә алып барганда гына без әхлакый камил балалар үстерә алабыз.
Социаль афәткә каршы әхлак өчен көрәшнең төп гамәле — дин вә фән бергәлегендә — сүз, дәгъват, үгет-нәсыйхәт вә бу мәсьәләне яхшы белүче мәгърифәтле мөгаллим-укытучы вә дин әһеле. Фәкать шул вакытта гына, кайчан вөҗдан — әхлак эчтәлегеннән торган дин, гакыл-әхлак эчтәлеген хасил кылган фән балаларга аңлатылса, алдыбызда хакыйкать ачылыр. Ни куаныч, Русиядә 40 тан артып киткән дини нәзарәтләргә берләшкән дистә меңгә якын муллаларыбыз, галимнәребез бар. Ни кызганыч, муллаларның күбесе фәнне, галимнәрнең шактый өлеше динне белми. Динне белмәгәннәрнең биниһая күпләре әле һаман исламны дини экстремизм итеп күзаллый. Ә фән нигъмәтләренең эчтәлегенә төшенә алмаган муллалар фанатизм баткаклыгында авырый. Нәтиҗәдә, әхлаксызлык белән көрәшү өчен дин әһеле бүгенге көн таләпләренә бәрабәр фәнни дәлил китерә алмаган кебек, фән әһеле дә дини исбатлауларга мохтаҗ.
Шул сәбәп әхлаксызлыкка каршы глобаль системалы дин вә фән берлегендә аңлату һөҗүме кирәк! Алай булгач, фәнни уку йортларында, Казан төзелеш архитектура университетындагы кебек, фән галимнәре мәчет имамнары бергәлегендә үгет-нәсыйхәт кыла алырлык белгечләр хәзерләү, балаларга дин вә фән бергәлегендә гыйлем бирү — дини, рухи тәрбиягә беренче адым булыр иде.
Бу Платон, Сократ, Аристотель, Ньютон заманнары аша, А. Пушкин, Г. Тукайларны үтеп, бихисап күп каршылыклар белән тулган бүгенге көн Дарьясына кайтыйк.
Укучымның фикере чуалмасын, мәсьәләнең җитдилеге аңлаешлы булсын өчен ассызыклап шуны әйтик. Дин вә фән бергәлегендә мәктәптә балалар укыту ул бер сәгать фән, бер сәгать дин өйрәтү түгел. Ягъни бер дәрес физика, ә икенчесе — «Ләә иләһә илләллаһ…» түгел.
Диннән аерылган дәүләттә, мәктәптән аерылган динне өйрәтү өчен Россиянең Конституциясен үзгәртергә кирәк. Бу һич тә мөмкин түгел. Шулай булгач, дин рәсми рәвештә мәктәптә укытылмаячак. Балага факультатив дин өйрәтү ул — гамәлдә үтәлмәгән, тормышка ашмаган изге теләк-утопия.
Алай булгач нишләргә?
Дөньяви фән (физика, химия, математика, рус, татар теле, әдәбият, тарих, компьютер технологиясе һ.б.) дәресен диннәр гыйлеме белән баетырга!
Ничек? Әйтик, мәктәптә расписание буенча ошбу конкрет класста физика дәресе бара. Тема — Электр. Электр тогы ул нәрсә? -дип куелган сорауга укытучы: «Электр тогы ул — үткәргечтә ирекле электроннарның тәртипләнгән бер юнәлештәге хәрәкәте», — дип, гыйльми билгеләмә бирә.
Шулай булгач, электр тогы ул — «тәртипләнгән хәрәкәт!»
Ә бу хәрәкәт галәмдә ничек? Галәм вә галәмнәрдәге хәрәкәтләрдә нәкъ шулай. Шулай түгелме соң? Планеталар, йолдызлар, ай, кояш — һәрбарлык җисемнәр һичкайчан да берләре икенчеләренә орынмыйлар, берсе генә дә егылмый, берләре икенчеләрен этәрмиләр. Үзләренә бирелгән юнәлештәге тәртипләнгән хәрәкәттә үз күчәрләрендә, орбиталарында әйләнәләр.
Ә нинди куәт көче аларны (ирекле электроннарны-микродөньяда, планеталарны, йолдызларны, күктәге җисемнәрне галактикаларда — макродөньяда) вакыт вә киңлектә бар иткән, бер тәртипләнгән юнәлештә хәрәкәткә салган, орбиталарында вә үз күчәрләрендә әйләнергә мәҗбүр иткән? Ошбу Көч вә Куәтнең бар икәнлеген мөселман галимнәреннән соң Аурупада Англиянең бөек физика галиме Исаак Ньютон фәндә «дөньякүләм тартым» (ягъни, «Закон всемирного тяготения») кануны ачкан. Ә бу куәт-көч үзе нәрсә? Ул куәт көче Аллаһ («бог», «яхве») икәнлегенә гакылы камил булган бер генә дә булса укучының, мөгаллимнең, галимнең шиге юк!
Диннең вә фәннең бергәлеген бер дәрестә бала бәгыренә җиткерү өчен мисаллар физиканың бер темасында гына түгел, барлык фәннәрдә дә биниһая күп.
— Биологиядә кан әйләнеше, сөякләр төзелеше, нерв, ашказаны эшчәнлеге, күзәнәкләр үзгәреше, ишетү, күрү, аң системаларында хаос түгел, хәрәкәтләрнең тәртипләнгән икәнлеге диндә дә, фәндә дә бәхәссез.
—    Телевидение, компьютер технологияләрендә, география, химия, математика, тарих, гуманитар фәннәрдә тәртипләнгән
хәрәкәт кануннары хөкем сөрә.
Проза, поэзиядә дә нәкъ шулай икәнлегенә Аллаһу Раббымызның Коръәнендәге аһәңнәр (тәңгәлләшүләр) А. Пушкин, Г. Тукай иҗатындагы кебек кире каккысыз дәлилләр булып торалар.
Бу дәлилләрнең хаклыгын тәсдыйкъ итү максатында тауларга тиңләрлек китап-әсбаплар язып була. Баланың гына түгел, ата-ананың, әби-бабаның бәгьренә үтәрдәй диннең вә фәннең бергәлегендә дәгъват, үгет-нәсыйхәт, вәгазь илән җәмгыятьне әхлакый таркалыштан коткарып була! Иншәллаһ!
Ошбу изге нияттән автор тарафыннан:
— «Исламның кыскача тарихы», — дип исемләнгән, 1997 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан дәреслеккә ярдәмлек дип танылган китап язылды һәм басылды.
ЮНЕСКО программасы кысаларында «История и основы Ислама в контексте культуры мира», — дип исемләнгән хезмәт нәшер ителде.
«А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре вә бүгенге рухи тәрбиянең җитди бер мәсьәләсе», — дип аталган монография
дә укучым хөкеменә тәкъдим ителә.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>

Эчтәлек

Коръән тәрҗемәсе вә тәфсиренең язмышы 

Коран — неиссякаемый источник вдохновения >>>

А. Пушкин. «Пророк». «Пәйгамбәр»

А. Пушкин. «Подражания Корану»

«Коръән аятьләренә охшатулар» >>>

А. Пушкин иҗатында Коръән аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында ислам аһәңнәре >>>

Г. Тукай иҗатында гомумкешелеклелек аһәңнәре >>>

Шагыйрь әсәрләрендә пәйгамбәрләр >>>

Шагыйрьнең изге китапларга мөнәсәбәте >>>

Тукай һәм хәзрәтләр >>>

Чыннан да, бүген барлык диннәргә дә ярый торган кулай, уртак әсбап язып буламы? >>>

Об авторе >>>

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан >>>

Литература >>>



{mospagebreak}

Об авторе


Салихов Харис Салихович (Харис Салихжан) родился в 1927 году в деревне Чутай Балтасинского района Республики Татарстан.
В годы учебы в общеобразовательной школе в своей деревне от своего отца Салихжана получил уроки учения ислама и арабской графики. Окончив Чутаевскую семилетнюю школу, в 1942-м году поступил в Арское педагогическое училище. В 1944м году ушел на фронт Великой Отечественной войны. Участвовал в боях. За храбрость, стойкость, мужество в борьбе с фашистами награжден орденом Отечественной войны II степени и более 20ю медалями.
В послевоенные годы, работая в правоохранительных органах в г. Москве и Казани, был широко известен, как справедливый и профессиональный юрист. В 1972 году награжден боевым орденом Красной Звезды. Прослужив в органах милиции 32 года, вышел в отставку в звании полковника милиции.
Образование — высшее гуманитарное. Окончил: в 1954 году среднюю школу в г. Москве, в 1962-м году — Высшую политическую школу в г.Нижнем Новгороде, в 1993-м году — Духовное мусульманское медресе имени 1000-летия принятия ислама в г. Казани.
В 1993-1997е годы работал секретарем главного мухтасибата, а затем заместителем председателя Духовного управления мусульман Республики Татарстан. Одновременно в 1993-1997 гг., в течение 5 лет, будучи имам-хатыйбом он возглавил строительство (и вел религиозную службу) соборной мечети «Кул Гали» («Хузайфа»), расположенной в 10-м микрорайоне г. Казани.
Х.С. Салихов в течение 30-ти лет глубоко занимается проблемами теорий познания ислама и шариата, вопросами взаимоотношений ислама с наукой, литературой, моралью, воспитания молодого поколения.
Имеет публикации. Его учебное пособие «Краткая история ислама», выпущенное Министерством образования Республики Татарстан в 1997 году, предназначено для учащихся средних школ и для всех тех, кто интересуется историей и основами ислама. В книге популярно излагается история ислама, дано описание жизни и деятельности пророков от Адама до Мухаммада, изложены события в жизни мусульман в период деятельности пророка, история распространения ислама в России и в Татарстане.
Х.С. Салиховым впервые среди духовных деятелей в 1970-1980-е годы исследованы вопросы отношения великого татарского поэта и мыслителя Габдуллы Тукая к исламу. В своей монографии «Тукай, кто он?» автор изучил и решил споры татар-мусульман о том, кем же является гениальный Тукай — убежденным атеистом или же правоверным мусульманином. Монография обсуждена и опубликована в сборнике материалов научной конференции Академии наук Татарстана, посвященной 110-летию со дня рождения Тукая в 1997 году под общим названием: «Тукай и духовная культура XX века».
В связи с 200-летием со дня рождения великого поэта А.С. Пушкина, Х.С. Салихов в 1999 году написал книгу и выступил перед учеными Академии наук Татарстана, а также по радио, телевидению на тему: «Коран в творчестве поэта». Ценность этой работы в том, что на основе конкретных аятов Корана, автор исследовал стихи Пушкина и перевел их на татарский язык. Книга выпущена Татарским книжным издательством в 2002 году.
Актуальным и необходимым, как для татар, так и для других народов, является книга Хариса Салихжана «Дадим ребенку достойное имя!» В этой работе глубоко проанализированы формы и содержания имен. Объясняются причины, место, время, условия возникновения абсурдных, лишенных здравого смысла названий. Даются рекомендации для наречения детей красивыми, глубокими по смыслу именами. Книга выпущена Духовным управлением мусульман Республики Татарстан, издательством «Иман» в 1997 году. В 2000 году издательством «Идел-Пресс» издана книга Х.С.Салихова «История и основы ислама в контексте культуры мира». Работа выполнена в рамках программы ЮНЕСКО «На пути к культуре мира». Книга пропагандирует общечеловеческие ценности ислама. Автор рассматривает историю возникновения религии ислам в контексте развития мировой цивилизации. Книга представляет большой познавательный интерес для людей всех возрастов и вероисповеданий. Толкование основных постулатов ислама дается на татарском и русском языках.
Народ Татарстана более 30-ти лет знает Хариса Салихова по его многочисленным выступлениям в периодической печати, по радио и телевидению о проблемах и роли религии, науки, литературы, искусства в нравственном возрождении общества.
Кроме того, он многократно участвовал в республиканских и международных научных конференциях, проводимых Академией наук Республики Татарстан, а также Российскими научными учреждениями по вопросам теологии, развития и духовного единения народов.
В настоящее время Харис Салихжан подготовил к изданию фундаментальный труд на татарском, русском языках: «Коранические мотивы в творчестве А. Пушкина, Г. Тукая и проблемы воспитания религиозной культуры детей».
Х.С. Салихов, как обычный труженик и духовный настоятель, отличается исключительной требовательностью к себе и личной скромностью во всем. Он с 2005 года по настоящее время работает имам-хатыйбом мечети «Память» культово-мемориального центра МВД по Республике Татарстан.
Пользуется заслуженным авторитетом и уважением среди населения, деятелей государственного управления, просвещения, искусства, литературы, ученых, мусульманского и православного духовенства Республики Татарстан.
Учитывая заслуги Х.С. Салихова перед наукой, решением общего собрания РАГН от 28 мая 1999 года, протокол № 5, ему присвоено звание почетного члена и академика Российской академии гуманитарных наук.

 

              Ф.М.Султанов,
доктор философских наук,
зам.директора Института истории
им. Ш.Марджани АН РТ

 

 

3 февраля 2008 г., Казань. Культово-мемориальный комплекс МВД РТ посетил шейх Равиль Гайнутдин — председатель Совета муфтиев РФ. Слева направо: Харис Салихжан — иман-хатыйб мечети «Память»; Равиль Гайнутдин — шейх; Асгат Сафаров — министр; Питирим — игумен.

 

 

Харис Салихҗан улы Салихов


Мәгълүм ки, Татарстан мөфтиятенең һәм республика хөкүмәтенең дә Татарстан һәм аның башкаласы Казан җирлеген Россия мөселманнары өчен кече Мәккә дәрәҗәсенә якын үзәк итүдәге эше-өлеше зур булды. Бу эшчәнлектә мәшгульләрнең алгы сафындагылар арасында мөхтәрәм Харис Салихҗан дигән шәхес тә бар.
Дөньяви эшчәнлегендә полковник дәрәҗәсенә җитешкән Харис әфәнде бала чагында да һәм өлкәнлеге чорында да дини тәгълиматка тугрылыклы булды, шул тәгълиматны тормышка кертүдә фидакарь хезмәт итте. Ул, чынлыкта, ислам тәгълиматы һәм исламның дөньяви институтлар белән мөнәсәбәте кануннары буенча иң гыйлемле белгечләрнең берсе.

М. Сәрмәдия.

 

Культово-мемориальный комплекс «Память» МВД по Республике Татарстан

Этот комплекс — знак вечной памяти о погибших в годы Великой Отечественной войны, дань глубокого уважения подвигу павших в борьбе с преступностью — милиционеров, сержантов и офицеров Республики Татарстан.
Здесь на граните — скорбный список сотрудников милиции не вернувшихся с полей сражений, погибших в боях, умерших от ран на огненных дорогах борьбы с бандитами во имя торжества права человека и закона.
Бу «Хәтер» исемен йөрткән гыйбадәт мемориаль комплекс, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның, җинаятьчелек белән көрәш юлларында вакытсыз гомерләре өзелгән, шаһит киткән милиционер, сержант, офицерларның батырлыклары истәлегенә багышланып, исәннәр иганәсенә төзелде. 2007 елның 14 нче ноябрендә ачылды.
Монда кешенең иминлеге, хокукы өчен кяфер бандитлар белән аяусыз көрәштә башын салган милиция каһарманнарының исемнәре, мәңгелеккә хәтер булып, гранит ташларга уелды.
Появление культово-мемориального комплекса «Память» с мечетью и часовней — не прихоть, а закономерное явление. Строительство его продиктовано временем и потребностью верующей части милицейского коллектива МВД по Республике Татарстан к Богу. По воле Всевышнего на добровольные пожертвования работников милиции, под личным патронажем по строительству министра внутренних дел генерала А.А. Сафарова к ноябрю 2007 года комплекс возведён и оформлен.
Работа по строительству велась под руководством главного архитектора проекта Виктора Морозова и начальника ОКСа Владимира Чуева.
На финише — облицовка цоколя, фасада, доводка интерьера проводилась мастерами художественно-производственного предприятия «Софрино» по эскизам архитектора Елены Шиловой и Евгения Сапожникова. Шамаили воспроизведены графиком Владимиром Поповым.
14 ноября 2007 года с участием министра внутренних дел Российской Федерации генерала армии Р.Г. Нургалиева, Президента Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева, министра внутренних дел по Республике Татарстан генерала-лейтенанта милиции А.А. Сафарова, руководителей православного и мусульманского духовенства и личного состава милиции Казанского гарнизона состоялось торжественное открытие культово-мемориального комплекса МВД РТ «Память».
При открытии мемориала среди многих других выступили: имам-хатыйб, почетный член Российской академии гуманитарных наук академик Харис хазрат Салихжан:
«На протяжении веков светлейшие умы религиозных деятелей ислама и православия уделяли большое внимание развитию дружбы народов, укреплению добрососедства, уз братства, взаимообогащению культур, совместному ведению хозяйства, защите от врагов внешних и  внутренних. Во времена мудрейших и просвещённых правителей, государственных деятелей эти тенденции находили полную поддержку. Помним мы разные времена, не только добрые, потому и знаем цену дружбе. Аллах создал людское племя единым, но каждого из нас оригинальным, мы-разные. В основу же объединяющего начала, «цементного раствора», Бог добавил важнейший ингредиент «толерантность» — уважение особенностей сограждан, земляков, гостей, уважение их мировосприятия, образа мышления, миропонимания, естественно — вероисповедания. Дружба — залог единства и процветания жизни. Рознь, нетерпимость и вражда -путь к распаду, войне, смерти. Заблудших учит история. Пренебрегающих истиной и возомнивших себя всемогущими тычет в собственное дерьмо суровая действительность.
Нет отдельного Бога для татар, русских, евреев, для людей других национальностей. На разных языках, в разных конфессиях его называют по-разному, однако Он -един во все времена и для всех народов… Культово-мемориальный комплекс сутью своей отражает это единство. Композиционно объединён он мартирологом — списком наших воинов, погибших при исполнении служебных обязанностей. В сердцах — горячие точки, в граните — золото имён. Об этот монолит разбиваются все досужие мысли о «невозможной близости» зданий мечети и церкви, об «опасности сближения религий». Мне хочется спросить носителей таких «замечательных» идей: «Не давит ли вам интеллект на черепа? И не тесно ли вам на Земле, господа?..» Да будет благословенно имя того, кто построил комплекс, да ниспошлёт ему Аллах благодать!»

Руководитель синодального отдела русской православной церкви Казанской епархии протоирей Виталий:
…У зданий церкви и мечети — мемориальная стена с именами сложивших головы воинов. Она — своеобразный символ единства, залог жизни. Мы разные, но живём в одном доме. Защита его, защита Отечества требует единства сил. И заблуждается тот, кто в этом видит стремление или попытку «смешения религий». Семья тоже объединяет разных людей — родителей, детей — с целью утверждения жизни, продолжения рода. Соответственно — общество, человеческая цивилизация. То есть мы разные, но едины. И духовная доминанта человека, будь то христианин, мусульманин, иудей или буддист, одна — твори добро! Святое исполнение заповедей: «Не убий» и так далее. Ведь оружие само не убивает. Оно обретает силу добра и зла, одухотворённое помыслом и руками владельца. Попало в руки злодея, обуянного дьяволом — стало орудием разбоя или убийства. В руках защитника Родины, слабых и обездоленных — средство обороны, укрощения татя и обуздания ворога… Храм нужен   человеку для   общения   с Богом,   чтобы   не забывал об ответе перед ним.  Пустая голова чревата грехом. Тем более если на ней военный убор, толченый владельцем как символ власти… Пришёл в этот мир и уйдёшь. Какую память оставишь? Память — урок. Добрая — исполнение заповедей, жертвенность, созидание. У разрушителя — недобрая память.


Придавая огромное значение проблемам толерантности, дружбы народов и религиозных конфессии, мемориал за январь-апрель 2008 г. посетили:
— КОРНЕЕВ Вадим Владимирович — министр внутренних дел Республики Калмыкии;
— МИННИХАНОВ Рустам Нургалиевич — премьер-министр Республики Татарстан;
— ФЕДОРОВ Александр Вячеславович — генерал-полковник;
— АНОХИН Виктор Александрович — генерал-майор;
— ВАЛИЕВ Эрнест Абдуллович — заместитель прокурора Российской Федерации;
— ШЕЙХ Равиль Гайнутдин — Председатель Совета муфтиев РФ.
— МУХАМЕТШИН Фарит Хайруллович — Председатель Государственного Совета Республики Татарстан;
— ЗУБОВ Игорь Николаевич — генерал;
— ТАХАУТДИНОВ Шафагат Фахразиевич — генеральный директор «Татнефть».

 
Литература

1. Коран. — Казань, 1989.
2. Коран. Перевод Д. Богуславского.
3. Коран. Перевод И. Крачковского.
4. Коран. Перевод Г. Саблукова.
5. Коран. Перевод смыслов и комментарии В. Пороховой.
6. А.Пушкин. Избранные сочинения в 2-х томах. — Казань: Таткнигоиздат, 1978.
7. Г. Тукай. Произведения в 4-х томах. — Казань: Таткнигоиздат, 1955.
8. «Г. Тукай и духовная культура XXвека». Казань, 1997.
9. Р. Фәхретдин. «Җәвамигуль-кәлим». — Казан: «Рухият», 2005.
10 .«История религий». Коллектив авторов. — Москва, 2007.
11. «Сто великих людей». Майкл Харт. — Москва: «Вече», 2000.
12. «Ветхозаветные пятикнижья Моисеево — книги Бытия, Исход, Левит, Чисел, Второзаконие».
13. «Новозаветные книги. Деяния апостолов. Евангелия».
14. М. Пиотровский. «Коранические сказания». — Москва, 1991.
15. М.Шевченко. «Россия — ислам: от конфронтации к взаимодействию». — Москва, 2007.
16. Ю. Михайлов. «Пора понимать Коран». — Москва: «Ладомир», 2007.
17. «Исламо-христианское    пограничье». — Казань, 1994.


 
(Чыганак: Салихов Х.С. А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе. — Казан: Идел-Пресс, 2008. — 192 б.).




Эчтәлеккә кайтырга >>>

Комментарий язарга


*