ТАТ РУС ENG

Сәгъди Габдрахман Тукай

Татар лирикасы романтизм юлында һәм көчле бер милли рухта Тукай шигырьләре аркылы киңлек тапты. Башка берничә татар шагыйрьләре шикелле үк, үзенең шагыйрьлек баскычын бик түбәннән башлаган, ләкин соңыннан бик тиз ачылган, тиз үсеп өлгергән бу шагыйрь беренче адымнарында ук анатолий (госманлы) романтизмы; «Мөхәммәдия», «Бакырган» тәэсире астында «чуар телле» бер романтик булып мәйданга атылган иде. Тиз вакыт эчендә «чуар тел»дән аерылып, чын татар телендә бер-беренә каршы төрле фикер, хис дулкыннары эчендә көчле романтик шагыйрь булып үсеп китте.

Тукай башта ук динче, милләтче булып чыккан иде. Ләкин әле аның «милләт»е ул вакытта татар түгел, бөтен «әһле ислам», «ислам милләте» иде. Аның 1907 елгача булган дәверендәге шигырьләре аркылы әнә шул юлда «ислам» һәм «милләт» кайгысы белән яну гайрәте чәчелә, «һәр тараф мөселманнары» белән бергә торып, аларның «бәхете сиаһ» (кара бәхетләре) өчен аһ ора:

Бакма һич кәс хатеринә, милләтең дәрденә бак!
Бәддога — явыз догая һәр заман асма колак,
Һәр тараф мөслимләри бер-бер иләрләр аһ вә аһ!
Нә сәбәбле кәлди безгә бәйлә бер бәхте сияһ?

(«Каләм» дигән шигыреннән)

Шул ук рух белән муллаларга, ишаннарга да каты һөҗүм башлады:

Сез, әй чалмаланлар, безне моңа дик иттеңез игъфал
Вә шәхсиле дә тәгълиме сәрасәр иттеңез иһмал.
Итеп мәсҗедләре базар, гавамә саттыңыз әгъмәл
Сатып гукъбәи дөньяйа, хакыйкать улдыгыз бәкъкал.

***

Милләте вәйран идән ишан икәндер, белмәдем,
Ул ишанлар милләтә дошман икәндер, белмәдем, —

мисаллары шул һөҗүмнең нәтиҗәләре иде.

1907 елдан башлап инде ул татар милләтчелеге баскычына күчә:

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым татар булса да;

Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык, ук атар булса да.

(«Бер татар шагыйренең сүзләре»).

Дин, милләт сүзен татар милләте мәгънәсенә күчереп, үзен шул «милләт»нең куркусыз, көчле бер көрәшче шагыйре булуын җырлый башлый.

Уңга, сулга аумыйм, һаман алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә
Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам,

— дип, шул юлда зур гайрәт күрсәтә.

1905 ел революциясенең ялкыны белән күтәрелеп, «милләт» кайгысы белән шаулап йөреп тә, соңыннан реакция тәэсире белән сүнә, сүтелә башлаган «милләтчеләр» Тукайның фикер-хислөрен икенче якка сикертеп алалар. Ул, гүя, вак буржуазия социалистлары сафына төшеп, милләтчеләрдән көлә һәм, гүя, милли хәрәкәттән өмет өзеп, аннан кул селтәргә омтылып карагандай була:

Татар халкы, син үләргә мәхкүм инде,
Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде;
Тыпырчынма, терелмисең, юл өстендә
Ятма аунап, үзеңне үзең күм инде.
Милләтчеләр фәкать сине алдый гына,
Дигән булып: «Җанланасың син тиз менә».
Алданма син, калган акчаң өчен алар,
Укыйлар ич баш очыңда ясин гына.
Алданмыйча, газиз башың кабергә керт,
Милләтчеләр барчасы да эшсез шәкерт.
Алар өчен барыбер: син, теләсәң, бет!
Алданма син, шәкерт алар, шәкерт, шәкерт!

(1908 елда язган «Милләтчеләр» шигыреннән).

Шул рәвешчә, 1908 елда милләтчеләрдән кул селтәгән Тукай 10нчы елда инде милләтчеләрдән социалистлык рухы белән көлеп түгел, бәлки милли рухта һәм милли кайгы астында өметсезләнү тәэсире белән, «Яшьләр» дигән шигырендә болай язды:

Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас,
Сүнә яшьләрдә ут кабыныр-кабынмас.
Кичә якты вә милли бер күңелдән
Бүген тычкан утыдай нур табылмас.

***

Шулай, яшьләр дә юлда күрсә алтын
Баюдан башкага күңелен дә салмас;
Тотып милләт ливасын юлга чыктык,
«Бу куллар мәңге дип, җиргә салынмас!»
Егылдык без, ике-өч чакырым да китми;
Егетләр! Бездә көч юк, — ахры, булмас!

– дип, милли пессимизм моңнарын җырлый башлады. Аның бу юлдагы пессимистлыгы шул ук елда язылган «Өзелгән өмид»ендә:

Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,
Барысы корган, бер генә юк җанлысы, яфраклысы,-

дигән мисрагы белән үзенә үк каратылып, ачык тасвир ителде. Тукай 1909 елда ук «мең җан бирергә урыны бар» булган «гали матлаб»лы «югарылык белән типкән вә селкенгән», «тумыштан гарше әгьляларга җилкенгән күңел»енең «югары» төп ноктасы «раббы», «илаһ» — «тәңре» булганын үзенең:

Инкыйсар ит гадәтеңчә, ян, күңел, сызлан, күңел;
Күп сөекледер бүтәннән Тәңрегә сынган күңел, —

дип башлаган  «Күңел» дигән шигыре аркылы җилкенеп күрсәткән иде.

Әмма шул ук елда ул:

Кайт, и нәфсе мотмәиннәм, бар, юнәл, кит, Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмеренә.

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтегез:
Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар каберемә.

Әһле тәфкир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:
Күр, нәрәсмә тулган иман берлә Коръән садремә, —

дигән васыяте белән ул инде башта үзе сүккән муллаларга таба әйләнгәнен, алар кәгъбәсенә үк карап, «иман»лы (бу сүзнең дини мәгънәсе белән), «Коръән»ле булганын; тәмам Тәңресенә кайтып, тәүбәгә килгәнен шаулатып шигырь чет белән игълан кылды.

Менә бу хәл шагыйрьнең рәсми рәвештә һәм катгый рәвештә дингә, мөселманчылыкка кайтып утыруы, сулышып шул рух белән ала башлавы иде. 1910 елда инде ул:

Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңелем кошы,
Шад яратса да җиһанга, ят яраткан раббысы, —

дип, үзенең дөньядан бизүен, пессимистлыгын да «раббы» ның хөкеменнән күреп, шуннан җан юанычы тапты.

Соңыннан, аның шагыйрьлеге көчәйгән саен, аның шул гали ноктасы «раббы» булганы һаман башка шигырьләре аркылы ачылганнан ачыла барды. Соңгы шигырьләре һәммәсе дә 1908 елда:

Итмә үз тормышны, тап башка җиһан, башка хәят!
Дөньяның бу шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят, —

дигән мисраглары белән билгеләнгән ноктасына карап омтылуының нәтиҗәсе, шул юлда кайнаучы пессимист бер йөрәкнең тибүләрен тасвирчы булып әйләнделәр. Иң ахыр да, үләреннән бер ел элек:

Зур җаным сөйми җиһанны, чөнки бар дөнья фәна,
Анда тормакка һәвәслек берлә ваклар мөбәтәлә, —

дип, «җан»ы дөньядан, гүя, һаман суырыла, “раббы”сына кайтуга юнәлә бара иде. Үләр елында (13 нче ел, 12 гыйнвар) язган «Хәстә күңеле» дигән шигырендә үзендәге шәхси кызганычлыкны да үтеп: бөтен «ислам» дөньясының хәле белән юанмакчы булды. Тагы 1906 еллардагы үзенең исламчылыгына кайтып карады. Ләкин анда да җанына җылы бер нәрсә таба алмыйча:

Юк нәҗат, фикерем чөерсәм дә, үземнән үзгәгә,
Козгын ислам гәүдәсендә, кәгъбәсендә пот күрәм,
— дип, актыккы мөселманлык күз яшен түкте.

Менә шушы югарыдагы тикшерүләр безгә Тукайның фикри кузгалышын: 1) динчелек, исламчылык белән башлап, 2) шуннан татар милләтчелегенә, аннан соң 3) милләтчелектән, милләтчеләрдән йөз дүндерү сызыгына каерылып, милли һәм дини өметсезлеккә төшеп алуын, иң соңыннан янә 4) реакция чагында бөтен 100 проценты белән дингә, “Алла”га, милләтчелеккә кайтып, бөтен шигырьләренең динчелек белән сугарылганын күрсәтәләр; хәтта ул соңыннан әвәлге кебек, шаяру юлы белән булса да, муллаларга тел тидерүдән дә тукталды. Тукай лирикасындагы фикри үсү һәм үсү баскычлары әнә шулай иде.

1905 ел революциясе белән кузгалган социализм хәрәкәтләре тәэсире белән Тукай башта байларга, буржуазиягә дә бик каты һәм ачы тел белән ташланган, аларга каршы:

Аристократ соры кортлар, калын корсак, кечек башлар,
Ашыйлар соң, бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!

***

Ашар безне дә бу корсак, басар тиз без болай торсак,
Ая корсак, вая корсак, җиһанны капладың вай-вай!

***

Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак,
Тотып ярсак, боларны без, заман үткәрми — картаймай.

Ярыйк, дустлар, ярыйк — дим, чөнки безнең бәхетебез шунда
Шулар йоткан безнең икъбалемезне бер дә кызганмай.

Җитәр инде, җитәр инде, давайте сызганыйк җиңне,
Салып ташлыйк киемне, һич өмет юк, җиңне сызганмай.

***

Язам, юк туктамыйм мин һич, алардан бер дә кот чыкмай;
Нидәндер җаннарым бу куркулардан бер дә сызланмай.

Чебен җанымны чын юлда бирәм мең кәррә, кызганмыйм,
Минем чөн мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай,-

дип, һөҗүм ясаган иде. Бу аның, үзе әйтмешли, чынлап та “мәсләге бөтенләй социаллардай” булганын күрсәтә иде. Шуңа аның «Тавыш» гәзите хакында язганы да кушылган иде. Ләкин реакция катылыгы аның каләмен дә бу юлда артык сүз сөйләүдән тыеп, аны моннан тәүбә иттерде. 1907-08 елда исә,   байларга  каршы,  югарыдагы  «Сорыкортлар»да күрсәтелгәнчә, бер көрәшне тәмам ташлап, бу яктан да тирән бер пессимизмга төште; «Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма»сы белән 1907 елда ук капитал көченнән курыккан, «Тиздән дарга» менеп асылуга хәзерләнә башлаган, шулай ук «Тәгалә»сенә хитап итеп, «Алтынга» (хәзерге тел белән капиталга) каршы теләккә генә тотынган иде.

Яратырга ярый кышны, вә ләкин зәмһәрире бар,
Киемсез калтырап торган мәсакине, фәкыйре бар.

Яратырга ярый җәйне, матур ул, анда зур ямь бар,
Вә ләкин таш бинасы юк, фәкыйрьләргә җәһәннәм бар, —
дип, өметсезлек белән зарлануга әйләнде. Моның өчен ул ахырда:

Яратырга ярый дөнья; матур кырлар, матур таулар:
Яратмыйм мин вәләкин һич: сәбәп шул: ибне адәм бар, —

дип, хәтта бөтен адәмнәрдән, аларның көрәшләреннән кул селтәүгә дә мәҗбүр булды. Шуның белән бергә, ярлыларга, теләнчеләргә шәфкать юлында «Нәсыйхәт»ләр сөйли башлады.

Тукай 12нче елларда инде, хәтта 1905 елда татарның социализм хәрәкәтләрен мәгънәсез табып,  аларның «аңгы-миңке баш белән» эшләнгән эш булганын яза башлады. Шушы елда «Аң» журналы турында язган шигырендә:

Булса да ул чакта бездә керсез иман, саф күңел,
Күз һаман булды эренле, йөз дә саф һәм пакь түгел.

Шул сәбәпле дустыны, дошманыны дөрес фәрекъ итмичә,
Күп саташтырдык рәзил шайтанны чын инса белән, —

дигәннән соң:

Үтте инде, дусларым, ул үткән эш ни булса ул,
Инде эшлик саф ачык күзләр белән, чын «Аң» белән, —

дип, татар буржуазиясе хәрәкәтенә өндәде. Шул ук елда язылган «Татар яшьләре» дә аның шул ук рухта иде. Ул монда:

Дикъкатә лаек хәзерге көн татарның яшьләре,
Аңламак, белмәк мәгърифәт хикмәт белән.

***

Күк булып күкрәү һавада, хөр яшәү тавышлары,
Ялтырар изге көрәшнең ханҗәре, алмаслары.

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,
Без аның бик зур фәхерле чын бриллиант кашлары!

— дип, татар буржуазиясенең киләчәктә өмет ителгән «хакыйкый аурупеист»ларча булган галәбәсенә өметләнеп алган иде. Ләкин аның бу өмете дә үләр алдындагы өметсезлегеннән коткара алмады. Ул һаман пессимист булып дөньядан үтте.

Тукай болай буржуазиягә якты бите белән әйләнгән булса да, буржуазиянең кайбер тармаклары (мәсәлән, оренбурглылар) килешә алмыйча, алар белән бәргәләшеп тә барды.

Тукай лирикасына бөтен мөндәриҗәсе, тел-өслүбе, рухы ягыннан гомумән карап хөкем йөрткәндә, ул, шөбһәсез, төбендә татар либераль буржуазиясенең кыйбласына караган: аның рухы белән нык сугарылган иҗатлар булдылар. Бу яктан, бу юлдагы беренче романтик халык шагыйре дә ул булып чыкты. Тукай лирикаларында күренгән төп хосусият – аларның тиз сизүчән бер йөрәкнең, тиз аулап алучы бер «ми»нең җимеше булып тууларын дадыр. Вакытында татар иҗтимагый тормышының һәммә почмакларына, һәммә иҗтимагый яңгыравыкларына чакырыла белү — менә бу хәл Тукайның аерым бер сыйфаты. Икенче бер хосусият исә, аның башка бәгъзе шагыйрьләр шикелле соңга калмыйча, бәлки булган вакыйга һәм хәлләрне, җәмгыятьтәге билгеле бер настроениене шунда ук эләктереп алып, шуларны тизлек белән җиңел, матур татар телендә шигырь калыпларына сала баруында күренде.

Бигрәк тә реакция вакытында халыкта гына түгел, бәлки элеккеге «кызыл яшьләрдә» уянган динлелек, милләтчелекне яклау, шуны соңгы бөтен шигырьләрендә оста тел белән матур иттереп бирә белү һәм шул ягы белән динчелек, милләтчелек идеологиясенең шигырьдә тулы бер тәгъбирчесе була алу — менә бу як үзенең бөтен тулылыгы белән Тукайда табыла иде. Ул чынлап та җәмгыять эчендә туган (дин, милләт, миллият фикере, искедән, вакыты белән милләтчелектән көлү кебек) фикер, хис, зәвыкларны бик тиз аулап алып, шуларны тизлек белән, шул җәмгыять кешеләренең яше, карты аңларлык бер рәвештә, сәнгатьчә бик матур иттереп шигырь теленә күчерә белде. Шулай ук бөтен шушы фикер, хис дулкыннарына муәфыйк иң уйгын сүзләр, тәгъбирләр таба алуда да ул вакытында зур бер осталык күрсәтте.

Тукай, чыннан да, идеолог бер лирик иде. Ул үзенең шигырьләре аркылы татар либераль буржуазиясенең дини, милли идеологиясенә ачык бер система биреште. Шул юлда әдәбиятның оештыручылык хезмәте дә Тукай шигырьләрендә бик ачык сизелде. Татар дөньясында аның кадәр дини-милли кайгыларны яңа замана киеменә киендереп, матурлап, аның шикелле таратучы булмады. Мондый тойгыларны соңыннан үзләре белән көрәшеп җиңү өчен күп заманнар, күп көч сорый торган бер рәвештә татар дөньясына таратышып, җәеп җибәрешүдә аның шигырьләре, көче, үтеме ягыннан, аерым урын алдылар. Бу фикерләр, бу тойгыларның мәктәп почмакларында нык оя коруларында да аның шигырьләренең тәэсире аз булмады, шул шигырьләр аркылы мәктәп балаларының бөтен йөрәкләренә, бөтен тамырларына дини-милли рух үткәрелде.

Октябрьдән әүвәлге 10 ел эчендә татар әдәбият дөньясында Тукай лирикаларының хезмәте, тәэсире әнә шул рәвештә иде. Аның лирикалары аркылы татар массасына әнә шундый тәрбия бирелде. Тукай идеологиясе, рухи салынышы, әдәби агымы ягыннан караганда, ул түбәндәгечә иде:

1.  Тукай, тәбган, татарның иң көчле бер сентименталист романтик йөрәк шагыйре. Шуның өстенә ул бу бабта татарлар өчен классик бер шагыйрь. Анда икенче дәрәҗә реалистлык та юк түгел.

Йөрәк шигырьләрендә (лирикада) иң күзәтелгән нәрсә: самимият, ягъни чын күңелдән булу, эчтән кайнап чыгу. Йөрәк шигырьләренең чынлыгы-хакыйкате дә шунда. Тукайда менә бу хосусият төгәл мәгънәсе белән бар. Шуның белән бергә андагы бу самимият табигыйлек белән дә башкалардан күп аерым тора. Тагы бу бар: «бәгъзе шагыйрьләребез кебек, Тукай эффект кешесе түгел, эмоция кешесе. Ул шашмый, сабырлык белән уйлап кына ташый, котырынмый, тилерми, ләкин һич өзлексез дулкынлана».

2. Тукайның бөтен шигырьләрендә аның үзлеге (шәхсияте, ягъни Тукайлыгы) бик ачык күренеп бара. Хосусән, әдәбиятта романтизм агымының бердәнбер таныган төп кануны да шушы ноктадыр.

3.  Тукайның тел вә өслүбендәге аһәң, вәзен, кафия дә — гышкы вәзен, коры тышкы сызык, ясалма бер аһәң генә түгел, бәлки бу анда рухтан — ми вә йөрәктән туган эчке вә гирән бер хосусият. Ягъни бу андагы тәсаурлар, фикер, хис вә хыяллар арасындагы эчке рухи бер сыйфат. Аның фикер вә хисләре шулай оешканнар. Әнә шушы хосусият Тукайның тел вә өслүбендә гәүдәләнгән.

4.  Тукай хыялга бай һәм аның хыялы, хисе вә фикере кебек, уйнак хыял. Тукай — тиз сизүчән һәм нечкә хисле бер шагыйрь. Ул, Дәрдемәнд кебек, фикер шагыйре түгел, хис шагыйре. Шулай булса да, аның хисләре фикер карамагы астында, матур вә нәзек кыяфәттә гәүдәләнәләр. Дәрдемәндтә фикерләр йомшак хисләр белән бизәкләндерелгән булса, Тукайда хисләр фикергә чыланган була.

5.  Тукай шаян вә уйнаклы бер фикергә, шук, тынгысыз юмор хискә малик. Шуның белән бергә, аның күз яшендә көлке, көлкесендә күз яше бар. Ачуында мәрхәмәт, ләгънәтендә шәфкать бар.

6.  Тукайның йөрәкчелеге, ягъни хисе, кузгалып киткәндә, халыкча табигый нигездә ага.

7.  Ул тезмәдә заманында татарга яңа, садә әдәби бер тел ипләүчеләрнең алгы сафында барды. Анда чәчмәдә дә садәлек күрәбез.

8.   Тукай татар әдәбиятында беренче мәртәбә шигъри һоҗү ишеген ачып, шуңа ачык, киң юл ясады. Чын әдәби һоҗүнең безгә дөрес үрнәген күрсәтте.
Инде Тукайга аның шагыйрьлеге, сәнгатьчелеге ягыннан тукталып үтик.

Тукай сүз сәнгатендә татарның классик шагыйрьләреннән иде. Ул әйтергә теләгән фикерен, тасвир игәргә уйлаган хисләрен, ачык аңлаешлы, үтемле итү белән бергә, матур язды. Татар теленең киңлеген, матурлыгын ачты. Фикер, хисләрне аңлатуда иң уйгын сүзләрне, матур, үткен тәгъбирләрне таба алды.

Һәрхәлдә, ул үзенең тасвирларында һаман сәнгатькяр, һаман көчле талантлы татар шагыйрьләренең берсе – классик бер шагыйрь булды.  Шулай ук тыгыз мәгънәле,  фикер, өслүбтә бик икътисадлы бер шагыйрь иде.

Тукайның сәнгатьчелеген, көчле шагыйрь икәнен күрсәтәтә торган шигырьләре күп. Шуның өчен алардан бу урында ми сал китереп бетерү мөмкин түгел, шулай да без Тукайның сәнгатьче, көчле, оста бер шагыйрь икәнен күрсәтә торган лирикасыннан берничәсен түбәндә атап үтәбез: «Бер тагар шагыйренең сүзләре», «Утырышу», «Гашыйк», «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты», «Чын белән ялган», «Күңел», «Вакты гаҗезем»,   «Тәрәддед  вә  шөбһә»,   «Сөбханалла»,   «Милләтчеләр», «Мигъраҗ», «…кә», «Өзелгән өмид», «Дөньяда торыйммы дип киңәшләшкән дустыма», “Алтынга каршы” «Өмет»,   «Шагыйрь»,   «Кызык   гыйшык»,   “Бер   рәсемгә”, «Эштән чыгарылган татар кызына», «Сәрләүхәсез», «Ачы тәҗрибә авазы», «Үкенеч», «Күңел йолдызы», «Буран», «Ка зан вә Кабан арты», «Хөрмәтле Хөсәен ядкаре», «Шиһаб хәзрәт», «Тәмсил», «Кыйтга», «Ислахчыларга», «Үз-үземә». «Теләнче»,   «Мөбарәк тәсбих  өзелде»,  «Үтенеч»,   «Читен хәл», «Дошманнар», «Кичке теләк», «Ваксынмыйм», «Сагыныр вакытлар», «Көзге җилләр», «Авыл мәдрәсәсе», «Дин вә гавам», «Мөхәрриргә» вә башкалар. Аның сүз сәнгатьчек икәнен ачык күрсәтә торган әсәрләреннән озынраклары «Шүрәле»се белән «Печән базары» (яисә «Яңа Кисекбаш»м) булды. Ул боларның икесендә дә халык әкиятләреннән матур бер шигырь ләүхәсе (картинасы) тудырды.

Фәкать вәзен,  өслүб мәсьәләсендә Тукай үзеннән  бөтенләй оригиналь яңа бер сызык сала алмады. Аның бу турыдагы хезмәте искеләрне матурлап эшләвендә, халык вәзеннәрен киң иттереп татар шигырендә татбикында булды. Ул, бердән, ана теле, чыгтай, кыпчак әдәбиятындагы вәзеннәрне татар теле рухына каратып эшләгән. Яисә шуларны бармак саны, иҗек саны вәзененә әйләндергән булса, икенчедән, халык вәзененнән Зиләйлүк, тәфтиләү, әллүки көйла ренә килә торган вәзеннәр белән 5, 7 иҗекләрне кулланып китте. Иске төрек әдәбият вәзеннәреннән аның кулланганы 11, 12, 15, 16 иҗеклегә килә торганнары булды.

Заманында Сәгыйт Рәми кебек, ул вәзеннәргә һәм ул фикерләргә, идеологияләргә сыя алмый торган, яисә шулардан чыгарга теләгән шагыйрьләр аның турында: «Ул иске Кисекбаш, Бакырган һәм Йосыф китапларын гына яңа төрлеләтеп, аларга соңгы мода сүзләрдән кушымталар гына калдырып китте” дип тә язып үттеләр («Ил», 23 сан, 1914 ел, С.Рәми мәкаләсе).

Тукай русчадан һәм татар халык әдәбиятыннан файдаланып балалар, мәктәп, уку китаплары өчен дә теле, тасвиры ягыннан күп кенә матур шигырьләр бирде. Шулай итеп, бу яктан аның татар әдәбиятының балалар, башлангыч мәктәпләр өчен булган бүлемен тудырышуда да зур хезмәте булды. Бәлки тезмәдә моның матур сукмакларын ул салды. Ләкин бу шигырьләренең күп өлеше тәмам дини-милли рух булып   («Аллаһы Тәгалә»,  «Ана догасы»,  «Туган  тел»,  «Ана илә бала» кебекләр), яшүсмерләрне «Алла», “фәрештә”, «дога» кебек нәрсәләргә багълыйлар, балалар йөрәгенә шул рухны нык өрәләр иде. Шуның өчен аның андый шигырьләре кыска гомерле булып, хәзер инде аларның мәктәп балалары өчен үзләренең рухы, мөндәриҗәләре бераз өлешендә теле ягыннан да яраксыз булып калдылар.

Тукай тәрҗемә турында, бигрәк тә русчадан һәм башка телдә ячучы шагыйрьләрдән файдаланып язуда артык бер осталык күрсәтте. Чынлап та, «анда шундый бер куәт бар ки, ул мәгънәне эне рус шәкел вә стиленнән тамчысын калдырмыйча,  кысып аерып ала да, аны гаять нәфис вә табигый бер шәкелдә татарча, Тукайча иттереп безнең күз алдыбызга утыртып куя» (Җамал Вәлиди. «Тукаев мәҗмугасы»на язган мөкаддимәсеннән). Җ. Вәлиди Тукайны «тәкълид итә-итә иҗат кылды», аның “иҗаты һәрвакыт тәкълид нигезенә бина кылынган”, ул «үзенең моһарәтене иҗадда түгел, тәкълидтә күрсәтте, мәрхүм тәкълид ителми торган бер мөкаллид иде» дип күрсәтә.

Заманындагы татар шагыйрьләренә түгел, бәлки рус шагырьләренә һәм иске төрек әдәбиятына, шулай ук халык әкиятләре, халык легендаларына тәкълид һәм шулардан файдалану, үрнәк алу мәгънәсе белән бу сүзләр әсасән дөрес булыр. Ләкин моңа шуны кушарга кирәк, һәр шагыйрьнең төп маясы башта, әлбәттә, тәкълид була. Иҗат шуннан соң, шуның үзлекләндерелгән бер җимеше булып мәйданга килә. Бу — асыл иҗатның беренче баскычы. Оста тәкълидче оста иҗатчы да була ала. Фәкать башка шагыйрьләребез шикелле үк, Тукайга да үзенең наданлыгы, мәгьлүматсызлыгы аңа күп зарар итте.

Тукайның тик үзеннән, һичкемгә тәкълидсез вә иярмичә язган шигырьләреннән җитди шигырьләре җиде йөз мисрагълар чамасы (655-675 арасында) бар. Димәк, болар урта кулда кырык биш битләр чамасы бер китап була. Шундый шигырьләреннән һөҗвиләре 1000 (мең) мисрагълар чамасында булып, 55-60 битләр зурлыгында (урта кулда) бер китап буладыр.

Тукайның русча вә төрекчәдән файдаланып, яки шуларга тәкълид һәм шулардай тәрҗемә вә икътибас кылып, үзгәртеп яисә шуларның тәэсире белән язган шигырьләре барысы 1000 мисрагьтан артыграк. Бусы үзе, димәк, 50 битләр чама сында бер китап булып чыга.

Тукай күбрәк Пушкин һәм Лермонтовтан файдаланган, икътибас кылган яки тәрҗемә иткән. Толстой, Майков, Плещеев, Федоров, Крылов, Бурининнардан да икътибас вә тәрҗемәләре байтак бар («Җәйге таң» Федоровтан мөкътәбос, «Япон хикәясе» Бурининнан тәрҗемәдер). Гете белән Шиллердан, Байроннан, Шекспирдан да файдаланган. Ләкин болардан аз алган. Позняковтан, Бальмонттан да файдаланган. Ивановтан да файдалануы бар.

Югарыдагы шагыйрьләрнең шигырьләреннән тәрҗемә вә икътибасларын Тукай шигырьләренең башына күбесен үзе әйтеп, язып куйган. Тукайның бөтен әсәрләре 456 бит кадәр.

Тукайның «Пар ат» шигыре Лермонтовның «Тройка»сының тәэсире белән язылган. «Тәэссере» Лермонтовка тәкълид нәтиҗәсе булып туган.

«Алдандым» янә шуңа тәкълид белән язылган. «Хур кызына» — Лермонтовтан зәгыйфь бер тәрҗемәсе (үзе әйтүе буенча, төрекләргә тәкълид вакытында), «Мәхбүс» Пушкиннан алынган, «Шагыйрьгә» Лермонтовтан үзгәртелгән, «Исемдә» русчадан, «Газаптан соң» Майковтан мөкътәбәс, «Бишектәге бала» Лермонтовтан, «Җәйге таң» Федоровтан мөкътәбәс. «Япун хикәясе» Бурининнан, «Вәгазь» Лермонтовтан, «Кемнән ярдәм эзләргә?» Майковтан тәрҗемә. «Шатлык вә хәсрәт» Плещеевтан, «Соңра» Лермонтовтан үзгәртелгән. «Төлке һәм йөзем җимеше» Крыловтан, «Теләү бетте» Пушкиннан мөкътәбәс. «Китап» бераз гынасы русчадан. «Киңәш» Позняковтан үзгәртелгән, «…га» Лермонтовтан мөкътәбәс, «Сөткә төшкән тычкан» бер Америка гәзитәсеннән. «Кемне сөяргә кирәк?» Пушкиннан, «Мужик йокысы» Кольцовтан тәрҗемә вә икътибас. «Төш» Гетедан, «Гөнаһ» Бальмонттан үзгәртелгән, «Кадер кич» сүрәи Кадердән, «Тәүбә вә истигъфар» Пушкиннан үзгәртелгән. «Монафикъка» русчадан. «Мәҗлес» Пушкиннан. «Өч хакыйкать» Майковтан. «Хатыннар хөррияте» Сатириконнан, «Мулланың зары» «Мулла Насретдин»нән. «Вөҗдан хөррияте» Будильниктан. «Өйләнү түгел сөйләнү» Ивановтан. «Күгәрчен», «Иссез чәчәк» русчадан. «Яз хәбәре» русчадан. «Эшкә өндәү» Плещеевтан. «Елның дүрт фасылы» русчадан. Барысы 40 лап шигырь.

(Чыганак: Габдрахман Сәгъди: фәнни-биографик җыентык. Төзүчеләр Д.Заһидуллина, Ч.Гыйлаҗева. — Казан: Җыен, 2008. — 416 6. («Шәхесләребез» сериясе)).



Комментарий язарга


*