ТАТ РУС ENG

Сәхәбиева–Бигичева Зөһрә Хөрмәтле Габделхак хәзрәт ядкәре

 

Безнең буынга да ил тарихындагы, ил язмышындагы төрле борылышларны күрергә туры килде. Узган гасырның 20 нче елларыннан башланып җиде дистә ел буена, ә инде сугышка кадәрге чорда аерым бер катылык, дәһшәт һәм миһербансызлык белән алып барылган диннән ваз кичтерү, динсеэлекне сеңдерү идеологиясе үз эшен эшләгән булып чыкты: күңел күзе сукырайган халык маңгай күзе күргәнгә генә ышанып, дәһрилек чоңгылына чума барды, инде шул чоңгылдан чыгасы да килмичә, ялган идеаллар белән исереп, шул исереклектән (һәм туры мәгънәсендәге исереклектән) рәхәт табып яшәүгә күнде. Дини кыйммәтләрнең аяк астына салып тапталуына әрнеп, сугышта чагында да Коръән аятьләреннән аерылмаган, шул мәхшәрдән исән калуын нәкъ менә ялваруларының Аллаһка барып ирешүеннән күрүче әтием: «Ай-һай, бу халыкны иманга китерергә пәйгамбәр кирәк…» – дип куя иде.
Аллаһның рәхмәте белән, үз өсләренә авыр миссия – милләттәшләренә хак юл күрсәтү вазыйфасын алган кешеләр табылды. Алар затлы нәселләрдән булып, гаиләдә алган дини-рухый тәрбия җебен гомерләре дәвамында өзми саклап килгән асыл затлар иде. Вәгазьләрен тыңлаган, гамәлләрен күргән шундый шәхесләр – Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Вафа хәзрәт Гыйлаҗиев, Харис хәзрәт Салихҗан һәм, әлбәттә инде, Габделхак хәзрәт Саматовлар белән аралашып яшәргә насыйп будцы.
Габделхак хәзрәт гаҗәеп дәрәҗәдә эрудицияле, киң карашлы, тирән белемле, югарыдан карап фикер йөртүче, шул ук вакытта үтә гади кеше иде. Ул кайда гына чыгыш ясамасын – мәчет мөнбәреннәнме, телевидение, радиоданмы, авыл яки шәһәр җыен-мәйданнарындамы – җәмәгатьне үтемле сүзе белән бик тиз яулап ала белде. Хатын-кызга хөрмәт белән каравы турында аерым әйтәсем килә. Бу инде аның югары культурага ия булуын күрсәтә иде. Кайбер тәкәббер динчеләр кебек хатын-кызга шайтанга яки гөнаһ шомлыгына караган кебек карау аның өчен ят, чит, мөмкин булмастай гамәл иде. Габделхак хәзрәт – халык педагогы, психолог иде. Шуңа да күңелендә иман бөртекләре йөрткәннәр аңа ышанды, иярде.
Габдулла Тукай музеендагы бер очрашуны искә алып үтим әле. Гомумән, бу музейда танылган дин әһелләрен чакырып очрашулар уздыру музейның ул чактагы директоры Фәрит Яхинның күркәм эше булды. Шундый мәҗлесләрнең берсен онытасым юк. Анда Габделхак, Харис, Габделхәбир хәзрәтләр катнашты. Безне бит бала чактан: «Тукай хәзрәтләрне тәнкыйтьләгән, дин дошманы булган, шуңа күрә дин әһелләре шагыйрьләрне сөймәгән», – дип өйрәттеләр. Ә монда хәзрәтләр, берсен-берсе алыштырып, Тукай шигырьләрен яттан сөйләп китте! Шунда халык шагыйрьнең әлегәчә укыганым булмаган дини-тәрбияви шигырьләрен ишеттем: «Тәэссер», «Ана илә бала», «Әни», «Ана догасы», «Таян Аллага» һ. б. «Туган авыл» шигырен Габделхак хәзрәт тулысынча, китапларга кертелми калдырылган өлешен дә өстәп укыды. Хәзрәтләр шигырьләргә аңлатма да бирде. Җыелган халык Тукайның кайсы динчеләрне тәнкыйтьләгәнен, кайсыларын зурлаганын аңлап китте. Мин дә шул көнге тәэсирләремне күңелемдә йөртеп, Г.Тукайның хәзрәтләр тарафыннан укылган берничә шигырен көйгә салдым, Габделхак хәзрәт классик һәм милли мәдәнияттән яхшы хәбәрдар кеше иде, әдәбиятны, сәнгатьне яратты, әдәбият-сәнгать әһелләре белән аралашып яшәде. Безнең гаилә белән дә дустанә мөнәсәбәттә торды. Ирем Хәйдәр дә, мин дә аны бик хөрмәт иттек, киңәшләрен тоттык.
Кайбер дини-рухи борынгы әсәрләрне әйрәнеп халык алдына – сәхнәләргә алып чыгып башкарыр алдыннан сүзләренең дөреслеген тикшертер өчен Габделхак хәзрәткә телефоннан шалтыраткан чакларым еш булды. Хәләл җефете Кәүсәрия ханым да һәрвакыт йомшак итеп, яратып хөрмәт белән сөйләште, «Уңайсызлыйм инде, мәшәкатьлим,..» – дип читенсенеп кенә сүз башласам, алар тарафыннан: «Гел шалтыратыгыз, мәшәкатьлим дип уйламагыз», – дигән сүзләр генә ишеттек. Яңа квартирга күчкәннән соң Коръән укырга да Габделхак хәзрәтне чакырдык. Ул безгә квартирыбыз белән котлап иң зур бүләк – Коръән китабы алып килгән иде. Мәҗлестә катнашкан туганнарга, якыннарга абруй иясенең догасын ишеттерү, бергәләп вәгазен тыңлау куанычлы бер вакыйга булып истә калды. Тирән гыйлеме һәм тел байлыгы, сөйләү осталыгы, ипле гәүдә-кул хәрәкәтләре, фәһемле карашы аша «вәгазь» сүзен фәкать тискәре мәгънәдә генә кабул итәргә өйрәнгән ничә буын инсанга Габделхак хәзрәт бу сүзнең чын эчтәлеген төшендерде. Бу вәгазьләр тормыш дөресләре, дөрес тормыш рәвеше аша ахирәткә әзерләнү дәресләре иде. Һәр җөмләсе алтынга тиң иде аның.

 

Зөһрә Сәхәбиева–Бигичева – фольклорчы–җырчы, Татарстанның халык артисты

(Чыганак: «Шура» журналы, №3, 2014)



 

Комментарий язарга


*