ТАТ РУС ENG

Шакиров Даян Тукайны кайчан искә алабыз?

Г.Тукай иҗаты ул мәңге сүнмәс иҗат чишмәсе. Шагыйрьнең кыска гына тормыш юлы да, сигез генә еллык иҗаты да фидакарь батырлыкка тиң. Аның иҗатының бөеклеген кайсы гына тарафтан билгеләп – бәяләп карасак та, аны тасвирлау өчен татар телендә сүзләр җитмәс шикелле. Ул – сокландыргыч иҗат.
Дөньякүләм әһәмияткә ия булгантөрле милләт әдипләре Тукайга ияреп иҗат итә. 1917 елда башкорт шагыйре Сәйфи Кудашның “Тукай” шигырендә мондый юллар бар:
“Телсез идек, Тукай безне
телле  итте,
Җырсыз идек,Тукай
безне җырлы итте;
Күгебездә балкып торган
йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә
энҗе сипте”.
Тукай иҗаты гаять күп кырлы. Аның һәр әсәренең Ватанга, туган халкына, табигатькә, хезмәткә чиксез мәхәббәт белән сугарылганын күрәбез.
Шагыйрь иҗатын мәңгеләштерүгә халкыбызның олы әдипләре Әхмәт Фәйзи, Ибраһим Нуруллин, рәссам-сынчы Бакый Урманченың керткән хезмәтләре бәяләп бетергесез.
Хәзер Казанда Тукай музееның төп бинасы ачылганга да 30 елдан артты. Миңа шушы музейда 20 елга якын эшләү бәхете тиде.
Музей чын мәгънәсендә Тукай иҗатын барлык бөеклеге белән халыкка җиткерү, мәгърифәт нуры тарату үзәгенә әверелде. Ул шагыйрь иҗатына табынучылар өчен шигърият Мәккәсенә әйләнде. Җир шарының төрле почмакларыннан, төрле милләт вәкилләре Бөек Тукайга – аның иҗатына килеп баш иде, сокланды. 1996 елда музей өчен бик тә истәлекле вакыйга булды – Президентыбыз М.Ш.Шәймиев белән Россия Президенты Б.Н.Ельцин музейга килделәр. Истәлек китабында һәр ике җитәкченең дә Тукай иҗатыннан алагн тирән тәэсирләре турында язмалар саклана.
Тукай иҗатының тагын бае ягы турында аерым басым ясап әйтәсе килә. Ул- юморист һәм тәнкыйть остасы. Ул үзенең әсәрләрендә гади хезмәт белән көн күрүче, милләтеннән читләшеп, үз мәнфәгатҗләре белән генә яшәүче төрле сорыкортларны, байгураларны, карагруһчыларны, ялагай-куштаннарны, динен-иманын саткан мөртәтләрне яшен утына тота.
Тукайдан соң үткән юлларыбызга әйләнеп карасак,шагыйрьнең сүнмәс иҗади мирасы халкыбызның гына түгел, дөнья халыкларының гомуми мирасына әверелде. Аның әсәрләре 30дан артык дөнья халыкларының телләренә тәрҗемә ителде. Әзәрбәйҗан халык шагыйре Сөләйман Рөстәм 1961 елда болай дип язды:
“Искиткеч талантка ия булган Габдулла Тукайның шигъри мирасы ул бары тик татар шагыйрьләре милке генә түгел, ул барлыктугандаш республикалар шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз. Чыннан да, Тукай иҗаты үзеннән соң килгән әдәбият һәм сәнгатҗ вәкилләре өчен изге иҗат чишмәсенә әверелде. Ләкин соңгы 20-30 ел эчендә татар әдәбияты һәм музыка сәнгате торгынлык кичерә кебек. Шушы елларда шагыйрь иҗатына багышланган бер генә саллы әсәр дә иҗат ителмәде.
Бердә юк дип әйтеп булмый икән. Соңгы елларда җиңелчә пьесалар, 3-4 куплетлы шигырьләр, җырлар язылган. Бүген халык  шагыйреяки халык язучысы титулын йөрткән әдипләребез мине гафу итсеннәр. Безнең бик саллы халык язучыларыбызның күбесе, һөнәрләрен үзгәртеп, сәясәтче-дәүләт эшлеклеләренә әверелде. Дәүләт Советында Ватан халкыбыз турында тирән “кайгыртучанлык” күрсәтеп, татар телен ничек торгызу турында баш ваталар. Аерым әйткәндә, Бөек Тукаебызны юбилееннан-юбилеена, премия шаукымы чыккач кына, “күтәреп” алабыз. “Кыйммәтле” фикерләребезне, матбугат битләрендә саллы мәкаләләр итеп бастырабыз, бик тиз арада анда чабып, монда йөгереп, шагыйрь тормыш юлын фильма төшерәбез. Янәсе, Тукай белән геннар бер, кендекләр дә мәңгегә береккән, аннан башка яшәүне дә күз алдына китерә алмыйлар кебек. Нигә кирәк икейөзлеләнү, башта Тукайга “хезмәт күрсәтергә” кирәк. Изге Тукайның премиясе дә изге.
Иманлы татарның китап шүрлегендә иң зур байлык – Коръән белән Тукай әсәрләре дә булырга тиеш, шул вакытта гына татар телен туган телебез итә алырбыз.


(Чыганак: Ватаным Татарстан, 2006 ел, апрель).


Комментарий язарга


*