ТАТ РУС ENG

Шәйхелисламов Заһир Тукай замандашларыннан Шакир Мөхәммәдъяров

Юрист, журналист, педагог Шакир Зариф улы Мөхәммәдъяров 1883 елның 7 гыйнварында Оренбург губернасының Орск шәһәрендә ярлы гаиләдә туа. Әтисе Кукмара волосте Чүрчиле авылыннан чыккан крестьян була. Ш.Мөхәммәдьяров 1958 елның 7 декабрендә шагыйрь Төхфәт Ченәкәйгә юллаган хатында («Мирас», 1992, № 9): «… әти-әниләр Казан хәерчеләре иде», — дип яза. Алар Орскига килеп төпләнгәч әнисе шәл бәйләп, йон-мамык эрләп, әтисе шәм коеп гомер иткәннәр. Билгеле, тормышлары авыр була.  1896 елда әтисе вафат булгач, 12 яшьлек ятим Шакирга казах арасында укытып, мулдакә булып йөрергә дә туры килә. Ул вакытта рәсми рәвештә татарларга казах арасына килеп укытып йөрү рөхсәт ителмәгән.  1898 елда әнисе аны яңа метод белән укыта  торган мәдрәсәгә бирә. Бу эшкә меценат Гани бай Хөсәенов акча кызганмаган. Укуга сәләтле Шакир Евтушевский китабындагы мәсьәләләрне тиз һәм дөрес чишеп, башкаларны хәйран калдыра. Измаил Борнаев дигән сәүдәгәр аны үз акчасына 3 еллык рус мәктәбенә укырга бирә. Шакир бер кышта бу мәктәпне дә «отлично»га тәмамлап чыга. Алга таба укыр иде — акчасы юк. Шул ук Измаил Борнаев аны үзенең мануфактура кибетенә йомышчы итеп ала. Шакир бик тиз арада приказчиклар арасына керә, хуҗа газеталар алырга җибәргәндә, форсаттан файдаланып туйганчы рус газеталары укый, русча өйрәнә. Егетнең күңеле гел яңалыкка, белемгә омтыла. Ул 1901 елда Оренбургка килеп, кыргыз укытучылар мәктәбе укытучысыннан дәресләр алып имтиханнарга хәзерләнә һәм көз   көне   Казанга   килә.   Анда  ул  «Татарская  учительская   школа»га  Гафур Коләхмәтовның туганы Әбделмән Коләхмәтов белән бергә керү имтиханнары тапшыра һәм укырга кабул ителә. Мәктәпне  1905 елда тәмамлагач, аны рус классына икенче укытучы итеп билгелиләр. Мәгълүм булганча, 1905 ел – Русиядә революцион күтәрелеш еллары.  Ул баш-аягы белән революция эшенә чума. Дуслары   белән   прокламацияләр  тәрҗемә  итеп  Ключников  типографиясендә бастыра,   урамда   полиция   белән   булган   бәрелешләрдә   катнашып,   аларны коралсызландырып,   революцион   группалар   төзүдә   булышып   йөри.   Шушы эшләре  өчен   кулга  алына.   Әйтергә  кирәк,   «Татарская  учительская  школа» укучылары 1905 елгы вакыйгаларда иң актив катнашучылардан булалар. 1907 елны   Шакир   үзенең   укучылары   Мамлиев   һәм   Бикчуриннарның   хыянәте аркасында «Болгар»  номерларында икенче тапкыр кулга алына һәм яшерен күзәтү астына алынып,  Казаннан  чыгарып җибәрелә. Авыр реакция еллары булуга   карамастан,   ул   экстерн   тәртибендә   гимназия   программасы   буенча имтихан тотып, 1909 елда Петербург университетының хокук факультетына укырга керә. Авыр чакларында аңа анда Оренбург якташлык җәмгыяте материаль яктан ярдәм күрсәтә. Үзе дә «Таң йолдызы», «Таң мәҗмугасы», «Тавыш» кебек сул юнәлештәге газеталарга язышып тора. 1913 елда Петербург университетын тәмамласа да, сәяси ышанычсызлар исемлегендә торганга, патша хөкүмәте аны үз белгечлеге буенча эшкә алмый, диплом да бирми. Шул елны Ялта янында дәваланганда Дерскоеда аны жандарм Думбадзе кулга ала. Ш.Мөхәммәдъяровны этап буенча туган җиренә озаталар. Аңа Ялта — Севастополь — Тула — Самара — Оренбург төрмәләрендә булырга туры килә. Рождество алдыннан Оренбургка китерәләр. Аннан соң ул җәяү 240 чакрым юл үтеп Орскига кайта, исправник Михайловтан документлар алып, кире Оренбургка килә. Шушында «Алпавытлар заманы һәм крестьяннар азатлыгы» дигән брошюра яза. Ул «Вакыт» нәшриятында басылып та чыга. Шунысы кызык, хәтта совет чорында да (1929) «Мәгариф» журналында бу китапның янәдән басылуын сораганнар. Моннан тыш аның «Сәүдә законнары» һәм «Мәхкәмә эшләре» кебек популяр характердагы китаплары да басыла.
1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башланып, политик режим йомшара төшкәч, Ш.Мөхәммәдъяров Мәскәү университетында дәүләт имтиханнары тапшыра һәм 1915 елда югары белем турында таныклык ала. Дипломы булса да, Уфага кайткач, аны суд органнарына эшкә алмыйлар, Юстиция министрлыгы рөхсәт бирми. Шуңа күрә ул югары дәрәҗәле «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә хокук дәресләре алып бара, газеталарда языша.
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында Ш.Мөхәммәдъяров Дәүләт Думасының мөселман фракциясе бюросында эшли. Аннан соң Минск фронтында (тылда Молодечно земство оешмасында) казахларның эшче партиясе начальнигы була. Октябрь революциясеннән соң, 1919 елда аңа Пленбеж идарәсе тарафыннан төрек   әсирләрен   Кырымга   Кара   диңгез   портларына   озату   эше   йөкләнә. Гражданнар сугышы  аркасында юллар  киселү  сәбәпле шунда кала,  Кырым татарларының  «Кырым  көньяк  яры  тәмәке  үстерүчеләр  союзы»  кооператив берләшмәсендә идарә әгъзасы булып эшли. Аклар килгәндә төрек паспорты белән яшәргә мәҗбүр була. Совет власте урнашкач, андагы коммунистлар аны җаваплы эшләргә куялар. Ул юристконсульт, кооперативларда идарә әгъзасы, «Яклаучылар коллегиясе»ндә адвокат булып та эшли. Аннан соң Урта Азиягә килә, Фрунзе шәһәрендә «Терлекчелек союзы»нда инструктор булып, Нарын, Каракүл районнарында колхозлар төзеп йөри. 1930 елда Ташкентка күчә. 1941 елда читтән  торып  Урта Азия дәүләт университетының (САГУ)  география факультетын тәмамлый. «Югары милиция мәктәбе»ндә география һәм җинаять кодекслары укыта, милиция капитаны дәрәҗәсен ала. II группа инвалид булып аннан чыккач, 1948-1951 еллар арасында ул Ташкент юридик институтында өлкән укытучы булып хезмәт итә, төрле курсларда укыта. Эшләү дәверендә күп санда  юридик һәм сәяси матбугатны русчадан үзбәк теленә тәрҗемә итә. Ш.Мөхәммәдъяров намуслы хезмәте өчен Үзбәкстан ССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, башка истәлекле бүләкләргә дә лаек була. 1949 елда ул пенсиягә чыга һәм 1967 елда Ташкентта вафат була.
Менә шулай кызыклы, бай тормыш юлы узган Шакир Мөхәммәдъяров — Тукайны 1907 еллардан башлап иң якын белүчеләрдән берсе. Ул аның иҗатын чын йөрәктән яратып, эченә үтеп кергән, аңлаган укучылардан. Үзе дә татар мәдәниятен үстерүгә шактый өлеш керткән шәхес. Ш.Мөхәммәдъяров «Ш.Җәмиров» дигән псевдоним белән Казанда беренче спектакльләрдә катнаша. А.П.Чеховның «Предложение» исемле әсәреннән файдаланып «Кыз сорау» дигән комедия иҗат итә. Бу комедия – революциягә кадәр татар сәхнәләрендә шактый еш куелган әсәрләрнең берсе. Тукай 1912 елда Петербургка килгәндә, Шакир университет студенты була. Ул авыру һәм бөек Тукайның күңелен күтәрү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Тукай яшәгән номерга медицина профессоры Александр Робертович Польне алып килә. Докторга күрсәткәне өчен соңыннан Тукай да Шакирны хөрмәт белән кат-кат искә ала торган булган. Мәсәлән, 1912 елның 12 маенда Уфадан Петербургка дусты Кәбир Бәкергә язган хатында Тукай Шакир Мөхәммәдъяровка «пәйгамбәр» төсле кешесе өчен (ягъни, доктор Поль өчен) аеруча рәхмәтен белдерә.
Мәскәүдә 1917 елның октябрендә татар яшьләренең «Ташкын» исемле музыка һәм драма түгәрәге оеша. Түгәрәк 1918 елның 15 апрелендә Габдулла Тукайның вафатына 5 ел тулу мөнәсәбәте белән искә алу кичәсе үткәрә, анда яшь юрист Шакир Мөхәммәдъяров чыгыш ясый. Шул ук елны бу доклад «Тукай кем?» исеме астында китап булып басылып чыга [1]. 22 генә битлек, бик сирәк очрый торган бу китап халык шагыйре Тукай иҗатына һәм тормышына карата шактый квалификацияле бәя бирүе белән дә кызыклы.
Шакир Мөхәммәдъяров Тукай шигырьләрен яттан белгән. Аның иҗаты турында күп язган; күп мәртәбәләр докладлар белән чыгыш ясаган. Югарыда телгә алынган «Тукай кем?» исемле доклады — шул чыгышларыннан берсе. Ул докладында татар милләте, мәдәнияте тарихында соңгы 10-15 елның әһәмияте һәм шул дәвернең каһарманнары арасында иң бөекләреннән Тукайның бөеклеген күрсәтә. Докладчы Тукай иҗатын халкыбыз тарихы белән бәйли, әдәбият галиме югарылыгында җентекле күзәтүләр ясый. Фикерен шагыйрьнең әсәрләреннән күп санлы өзекләр китереп дәлилли. Шакир Мөхәммәдъяров 1918 елда ук Тукайның халык улы булуына басым ясый, шул вакытта ук «Тукай кем?» дигән сорауга объектив бәяләп җавабын да бирә.
Бу докладның текстын мәрхүм әдәбият галиме, профессор М.Гайнуллин бераз кыскартып, машинкада бастырып, 1958 елның 27 февралендә «Совет әдәбияты» журналына тәкъдим иткән булган. Тик ул, ни сәбәпледер, басылмыйча калган.
Ш.Мөхәммәдъяров 1905 елгы революциядән соңгы 10-15 еллык гомерне күздән кичереп, Тукайның халыкныкы булуы турында болай ди:
«Менә татар милләте шулай каһарманча уздырган 10-15 елында шундый бөек ирләр җиткерде ки, алар гомер буйларына үз халкы, үз милләте хакында гына уйлап, залимнәргә, өстеннәргә буйсынмый, гомер буйларына «ак кирәк дип, пакь кирәк» дип көрәшәләр. Шуның белән дә әле үзләреннән риза түгелләр, «керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым» дип, үләр сәгатьләрендә кайгыралар. Дөнья, табигый, бик зур, аның пычрагы да меңәр еллар буенча җыелган. Аны бер фәрештәгә генә кыска гына мәдәттә аңлап бетерү мөмкин түгел; ләкин Тукай үзе пычранмады, ул икенче кеше хакында әйткән сүзен без аның хакында камил ышаныч белән әйтә алабыз:
Үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән!
Тукай  мескен  милләте  өчен  янып,   күп  михнәтләр  чигеп,  ялгызлыкта, тәрбиясез, караусыз «Китап» көтепханәсенә 40 сумга экспедиторлык итеп, үләр елларында да газетада язышып, әсәрләренең күбесен сәүдәгәр нәширләргә мәңге бастыру хакын 30 сумга сатып, юклыкта, мохтаҗлыкта вафат була. Ләкин Тукайның, үзе кебек фәкыйрь, Тукайны тудырган анасы — милләт Тукайның кадерен белмәде түгел, белде, гомере барында ук белде. Тукай күзгә күренмәслек йолдыз түгел иде шул, аның яктысы күзләрне чагылдырмаслык түгел иде. Тукай 1906 елда ук:

Күңел берлән сөям бәхтен татарның.
Күрергә җанлылык вакытын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын;
Татар бит мин, үзем дә чын татармын, —

дигән көненнән алып, аны һәрбер укымышлы татар үзенең милли шагыйре, милли хәл тәрҗеманы итеп таный башлады, дөрес, ул аңар ярдәм итмәде, аны тәкъдир итәрлек кешеләр үзләре дә милләтне күңел белән генә сөя алырлыклар иде. Ул аны — зәгыйфь, ярлы малай, Урал шәһәрендә хәреф җыючы дип та белми, бәлки шигырьләрендә балкыган гали рухы аны безгә бик зур кеше, 18 яшьлек шәкертчек түгел, бәлки 40-50 яшьлек, ачык тәҗрибәле, милләте хакында уйлап чәче агарган ага итеп таныттыра иде. Нишлисең, шундый куәтле җанның шундый зәгыйфь тәндә урнашканлыгын каян аңлыйсың?
Аның тар гына форматта басылган рисаләләре, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга таралып, һәркемнең кулында йөзәр булды. Шулай, Тукай вафатына кадәр дә милли шагыйрь булып танылган иде [1: 21-22].

 

Әдәбият һәм чыганаклар
1. Мөхәммәдъяров Ш. Тукай кем?/ Ш.Мөхәммәдъяров. — Мәскәү: Шәрекъ, 1918. — 22 б.

 (Чыганак: Әдәби мирас һәм текстология (мәкаләләр җыентыгы). – Казан, 2008. – 164 б.).



Комментарий язарга


*