ТАТ РУС ENG

Солтанова Әлфирә Без — Тукайлы халык

Әлфирә Солтанова,
Татарстанның Лениногорск Үзәк китапханәсе
милли бүлегенең әйдәп баручы
китапханәчесе



 

(Г.Тукай исемендәге Лениногорск Үзәк китапханәсе эш тәҗрибәсеннән)


 

Лениногорск Үзәк китапханәсе Габдулла Тукай исемен 1972 елдан башлап йөртә. Бу исә бөек татар шагыйренең иҗатын өйрәнүгә һәм пропагандалауга аеруча игътибар бирүне бурыч итеп куя. Үзәк китапханәнең һәрбер бүлеге укучыларны Г.Тукай иҗаты һәм тормышы белән таныштыруга үз өлешен кертә.
Г.Тукай турындагы мәгълүматларны Үзәк китапханә фойесында ук күрергә мөмкин. «Татар әдәбиятының кояшы. Солнце татарской поэзии» дигән даими күргәзмә-витринада Тукай китаплары куелган.
Аның янындагы күп битле мәгълүмати такта Татарстандагы Тукай музейлары турында сөйли. Китапханәгә кергән кешене Г.Тукай бюсты каршы ала.
Ачык ишекләр көннәрендә, экскурсияләр вакытында Үзәк китапханәдә сакланучы Г.Тукай китапларына, аның турындагы материалларга еш мөрәҗәгать ителә. Аның әсәрләрендәге геройлар еш кына укучылар алдына чыгалар.
Абонемент бүлегендә Г.Тукай әсәрләреннән, аның турындагы китаплардан оештырылган «Бөек татар шагыйре Г.Тукай. Великий татарский поэт Г.Тукай» дигән әдәби почмак урнашкан. Аның янында еш кына «Моңлы саз чыңнары», «Поэт свободы и правды» кебек әңгәмәләр уздырыла.
Үзәк китапханәнең музыка залы Г.Тукай иҗатын музыка белән бәйләнештә пропагандалый. Тукай сүзләренә язылган җырлар җыентыклары, пластинкалары шагыйрь иҗатын башка яктан ачарга ярдәм итәләр. Музыка залының аппаратурасы укучыларга бер үк вакытта 10 төрле программа тыңларга мөмкинлек бирә.
Бүлекнең белешмә-библиографик аппараты да фондны төрле яктан ачарга ярдәм итә. Сүз авторына, әсәр исеменә, композиторга төзелгән картотекалар, алфавит һәм система буенча оештырылган каталоглар, электрон каталог бүлекнең китап фондын һәм аудиоматериаллар фондын тулырак кулланырга мөмкинлек бирәләр. Г.Тукай иҗаты белән кызыксынган һәркем үзенең соравына җавап таба ала диярлек. Ләкин шуны да әйтү кирәк: Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар белән аудиокассеталар, дисклар, шагыйрь тормышы турында видеокассеталар кирәклеге сизелә. Чөнки хәзерге көнгә булган пластинкалар гына укучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый.
Г.Тукай иҗаты турында «Тукай һәм музыка», «Духовное наследие Тукая» дигән китап күргәзмәләре, әңгәмәләр, музыкаль композицияләр оештырыла.
Шулай итеп, Үзәк китапханәгә аяк баскан кеше Г.Тукай турында әдәби яктан да, музыкаль яктан да мәгълүматлар ала.
1994 елда Үзәк китапханәдә туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият бүлеге ачылды. Татар әдәбияты белән эшләү, аны пропагандалау бу бүлеккә йөкләнде. Шуның өчен Г.Тукай иҗатын укучыларга җиткерү — милли әдәбият бүлеге эшчәнлегеңдә төп юнәлешләренең берсе булып тора.
Бүгенге көндә Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге шәһәр мәдәният сараенда урнашкан. Үзәк китапханәдән аерым бинада булганга, халык аны «Милли китапханә» дип йөртә.
Шәһәребезнең Тукай урамы — үзәк урамнарның берсе. Биредә Нефть музее, мәдәният сарае, колоннада, үзәк фонтан, кибетләр һәм башка дәүләт оешмалары урнашкан. Урамның урта өлешендә, «Милли китапханә» каршында, Г.Тукай һәйкәле тора. Ул 2000 елның сентябрендә ачылды. Проектның авторлары — Казан скульпторы В.И.Рогожин, Россия һәм Татарстан архитекторлар берлеге әгъзасы, Россия дизайнерлары берлеге әгъзасы Ф.Ф.Сәйфуллин. Шагыйрьнең бюстын һәм аны әйләндереп алган балюстраны эшләүдә «Татнефтебитум» нефть-газ чыгару оешмасы коллективы да өлеш кертте.
Г.Тукай һәйкәле шәһәрнең мәдәни урыннарының берсе булып санала. Биредә төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Мәсәлән, шәһәр көннәре, туган тел көннәре, шигърият бәйрәмнәре. Шәһәр халкы, яңа өйләнешүче яшь парлар Тукай һәйкәленә еш кына чәчәкләр куялар. 
Бу һәйкәл гади һәйкәл генә түгел. Без аны «Тавышлыландырылган һәйкәл» дип йөртәбез. Чөнки «Милли китапханәдә» эшләүче радиоүзәк аша, һәйкәл янындагы тавыш көчәйткечләр ярдәмендә, радиотапшырулар биреп була. Бу мөмкинлектән без, «Милли китапханә» хезмәткәрләре, бик актив файдаланабыз. Тапшырулар ике телдә алып барыла.
Радиотапшырулар вакытында Лениногорск халкы шәһәр яңалыклары, әдәбият тормышы, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләренең иҗаты белән таныша, Г.Тукай шигырьләрен тыңлый ала.
Шәһәребезнең олы кунакларын сәламләп, төбәгебез белән таныштырган вакытта, Тукай һәйкәле янында бөек шагыйрь шигырьләре дә яңгырый.
Г.Тукай һәйкәле яны апрель аенда аеруча гөрләп тора. Монда Тукай атналыгы кысаларында Г.Тукайның тормышы, иҗаты турыңда әңгәмәләр үткәрәбез, аның шигырьләре укыла, җырлары башкарыла, чәчәкләр куела.
26 апрель көнне — Г.Тукайның туган көнендә — биредә шәһәр күләмеңдәге шигърият бәйрәме үтә. Һәйкәл янына якташ шагыйрьләр, язучылар, сәнгать әһелләре, укучылар, шәһәр кешеләре җыела. Бу бәйрәм төбәгебезнең әдәби һәм мәдәни тормышында әһәмиятле традицион вакыйга булып тора. Монда төрле әдәби конкурсларга, беренче каләм тибрәтүчеләр иҗатына нәтиҗәләр ясала, җиңүчеләр билгеләнә. Бу бәйрәмнәрне «Милли китапханә», җирле «Чишмә» иҗат берләшмәсе, мәдәният сарае бергәләшеп уздырабыз.
Тукай рухының халык күңелендә нык урнашканлыгын шигърият бәйрәмнәре дәлилләп тора. Һәйкәл янында Тукай шигырьләре генә түгел, аңа багышлап язылган шигырьләр дә укыла. Шигърият сөючеләр Тукайны хөрмәтләү хисләрен үзләре язган әсәрләрендә чагылдыралар. Мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә, әдәбиятка тарта торган чараларның берсе булып тора.
Әлбәттә, Г.Тукай иҗаты белән эшләү апрель ае белән генә чикләнми. Бу эш даими алып барыла.
Укучыларның кызыксынуларын, сорауларын канәгатләндерү өчен «Милли китапханә»дә ел буена Г.Тукай турындагы мәгълүмат электрон картотекада тупланып бара.
Шулай ук Г.Тукай исемендәге бүләк лауреатлары турында да картотека алып барыла.
Әйтергә кирәк, «Милли китапханә» фонды Г.Тукай тормышы, иҗаты турындагы сорауларга тулысынча җавап бирерлек мөмкинлеккә ия. Тукай иҗат иткән әсәрләр, аның турындагы китаплар «Тукай бөек ул, моңлы ул, шагыйрь ул» дигән әдәби почмакка тупланган. 
Г.Тукай иҗаты, тормышы белән таныштыру максатында «Милли китапханә»дә барлык яшьтәге укучылар өчен дә төрле чаралар үткәрәбез, кызыклы эш алымнары кулланабыз.
Тукай шигырьләре, әкиятләре белән сабыйлар балалар бакчасына йөргән чактан ук таныша башлыйлар. Алар белән «Бәйрәм бездә, бәйрәм бездә…», «Мин сөйлим анам телемдә» кебек балалар иртәләре, «Тукай йөргән җирләрдә» дип аталган читтән торып сәяхәтләр, «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән тәрбия сәгатьләре уздырабыз.
Мәктәп балалары белән шигърият сәгатьләре, Тукай дәресләре, уен-викториналар, «Тукай дөньясына сәяхәт»ләр, «Иң татлы тел — туган тел» кебек әдәби-музыкаль кичәләр, әңгәмәләр үткәрәбез. 
Яшьләр һәм өлкәннәр белән «Тукай рухы — халык күңелендә», «Әйтелмәгән мәхәббәт» исемле әңгәмәләр, радиотапшырулар, кичәләр оештырыла. 
Һәрбер әдәби чарага «Моңлы саз чыңнары», «Мин бәхетле бәндә», «Күңелле сәхифәләр», «Бәрәкәтле мирас» кебек китап күргәзмәләре куябыз, аларга күзәтү ясыйбыз. Әдәби материал театральләштерелгән күренешләр, әсәрләрдәге геройлар чыгышы белән төрлеләндерелә, баетыла.
Балалар белән дә, олылар белән дә уздырылган чаралар бик кызыклы һәм күңелле үтә. Шуның өчен дә Тукай әсәрләре даими укыла.
«Милли китапханә»дә Г.Тукай иҗатын татар телендә генә түгел, рус телендә дә пропагандалау алып барыла. Шагыйрь әсәрләренең тәрҗемә басмалары, аның турындагы русча китаплар укучылар сорауларын канәгатьләндерерлек.
«Звезда по имени Тукай», «Тукай велик и вечен», «Бессмертное наследие Тукая» кебек әңгәмәләрдә, әдәби-музыкаль кичәләрдә укучыларны шагыйрь иҗаты, тормышы белән таныштырабыз.
Үзәк китапханәнең Г.Тукай исемен йөртүе китапханә хезмәткәрләре өчен зур җаваплылык өсти, алар алдына өстәмә бурычлар куя. Бу исемне аклар өчен шагыйрь иҗатын пропагандалауда яңа алымнар табарга тырышабыз, әдәби чараларны камилләштерү өстендә даими эшлибез.
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә Г.Тукайга багышлап үткәргән массакүләм чараларын үзенең Интернет-сәхифәсендә дә чагылдыра. 

 

Р.Хөрәмшина  Китапханәчегә

Алсу Гәрәева  Габдулла Тукай китаплары

Гүзәлия Гыйбадуллина Тукай рухы яши безнең күңелләрдә

Әлфирә Солтанова Без — Тукайлы халык

Н.Әхмәтҗанова, З.Дәминова  «Сагына сине, сагына Кырлаең»  

(Чыганак: Габдулла Тукай: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 120 ел тулуга багышланган методик ярдәмлек / Татарстан Респ. Милли к-ханәсе; Төз. Р.Р. Хөрәмшина. — Казан: Милли китап, 2005. — 30 б.)



Комментарий язарга


*